Монысы – җан яшәеше, көл арасындагы соңгы кузларның сизелер-сизелмәс җылылыгы. Яктылыгы түгелдер, куз инде күмергә әйләнгәндер, кара төскә кереп бетә язгандыр. Кабатлап әйткәндә, монысы да күңелдә калганы гына бит.
Ә тышкы якта – икенче күренеш. Өйдәгеләр, авылдагылар, хәтта авылга кунакка кайтып китүчеләр дә Ильяс бабалары хакында сүз чыкканда, еш кына сәеррәк бәя бирәләр: «Яшәп ята инде, бернинди моңсыз, гамьсез, – янәсе. – Алай яшәп йөзгә җитүдән дә кызык юктыр», имеш.
Әлеге дә баягы, чыбыксыз телефон аша бу сүзләр картның үзенә дә ишетелгәли. Рәнҗеми карт: «Дөрес сүзгә җавап юк».
Җитмәсә, шул дөреслеккә Бәһрәмия:
– Чирләгән чакта чәй генә дә ясап эчерми, – дип, бәхәскә һич урын калдырмыйча, мөһер чәпәп куя.
Менә сиңа үзгәреш, һәм менә сиңа Хозыр Ильяс! Аның үзен дә шайтан алмаштырмаган дип хәзергесе вакытта кем әйтә алыр? Ильясы бар да, Хозыры кайда?
Мәгәр без онытып бетермик, шулай да Ильясның кайбер элекке гадәтләре сирәк-мирәк булса да, әле дә ялтырап-ялтырап куйгалый бит.
Бер елны Зөлхәбирә җиңгәчәйнең студент малае Әнис өйләнеп кайткан иде. Яшьләр үзләренең алма-шомырт бакчасындагы эскәмиядәме, караваттамы утыралар икән. Ильясларның чоланы ягыннан кемнеңдер гырлый-гырлый йоклаганы ишетелә. Шундый да тәмле һәм озак итеп көпә-көндез дә йоклап була икән, дип, шарык-шорык көлешә студент кавеме. Берничә сәгатьтән болар янына Ильяс абзыйлары кергәч тә көлүләрен дәвам итәләр:
– Әй, Ильяс абый, йокының кирәген бирдегез, симерттегез йокыны, ә? – диләр. – Гырлавыгыз шундый нәфис.
– Арттырмыйсызмы, балалар?
– Ким дигәндә, ике сәгать, чоландамы, өйалдындамы. Ну шәп тә гырладыгыз.
– Юк, чоланда түгел, өйалдында да түгел.
– Өй артындагы чирәмдә. – Өй артында… җирдә йокладыгызмыни?
– Йокладыгызмы дип ни. Ул мин түгел бит, Зәкәриянең карт дуңгызы бит ул.
Яшьләргә бу – менә дигән мәзәк. Рәхәтләнеп көлделәр. Ильяс үзе чәнти бармак зурлыгы мыегы астыннан көлемсерәп кенә куйды. Аны-моны сөйләшкән арада тузганакка күзе төшеп, карт шуңа игътибар юнәлтте:
– Күр син боларны – җәйге эсседә дә папахаларын салмыйча утыралар.
Моны ишеткәч, студент егет:
– Кара-кара, Ильяс абый, син сәнгать кешесе икән ләбаса! – дигән бәя бирде.
Хәерлегә каршы, дип уйлый Ильяс, Бәһрәмия дә, авылның башка кешеләре дә Ильяс сүзләреннән мондый нәтиҗә чыгара белмиләр. Белсәләр, тагын бер кушаматмы тагарлар, гайбәтме таратырлар иде.
Студентлар белән сөйләшү җиңел икән. Тиз аңладылар. Аңлашкач, карт үзенең хәтта иң яраткан, иң кадерле ядкареннән –кызыл тышлы китабыннан аерылырга ризалашты. Күпмедер елдан соң Казаннан: «Китабыгызны Татарстан Дәүләт музеена тапшырдык. Сугышта яраланган җәрәхәтле китаплар күргәзмәсенә куйдылар», дигән хәбәр киләчәк.
Менә шушындый вак-төяк кызыклар һәм кызыксыз уйлар белән уза көннәр, айлар һәм еллар. Инде гомер узды дисәң дә үпкәли алмассың.
Дөнья әкәм-төкәм тизлеге белән булса да алга бара бугай, һәрхәлдә, үзгәрә тора. Көчле-куәтле кешегә тормышны яңадан көйгә китерергә, канат җилпеп карарга мөмкин, ахрысы, – ат сатып алырга, ат рәхәте күрергә рөхсәт бар. Ләкин инде хәзер кая барасың? Кая китә алсын йорт казы! Көзгә кергәч, канатланган була ул, кыр казлары артыннан китә күрмәсеннәр тагы, дип, курка язган чаклар да була хәтта. Әмма да ләкин кысыр хәсрәт тиз юкка чыга. Яңадан тап-тар ихатага тәпи-тәпи, тәпи-тәпи, сөенә-сөенә кайтып керерләр дә, гүзәл томшыкларын шакылдата-шакылдата, ялгаш суын эчкән булырлар.
Әйтерсең ки, бөтен ләззәтләре шул.
Сигезенче бүлек
(Соңгы җәй)
Ерак нәсел-ыру яшәгән чишмәле ярларга һәм аннан ары елганың Рәгыйдә белән мәңгелеккә аерылышкан урынына күзләре яшьләнгәнче карап, Рәгыйдә хатирәсен саклаган карт өянке жуылдаганны күңеле тулганчы тыңлап, озак, озак басып һәм утырып торды Ильяс. Узган гомернең аккан су икәнен инде ничәнче кабаттыр, үз күзләре белән күреп ышанырга мәҗбүр ул. Әле кайчан гына Базы нинди киң иде дә, хәзер исә, аягыңны салып балакларыңны сызган да, чык та кит аргы ярга. Шулай, аякларны салыр идең, балакларны сызганыр идең дә, шапыр-шопыр чыгып китәр идең. Әмма чыгып ни бар хәзер? Анда сине кем көтә? Үз ярына Рәгыйдә чакырган чактан, япь-яшь җәйдән соң әлеге карт җәйгә килеп җиткәнче кырык ел гомер узган. Яр белән яр, җәй белән җәй арасында кырык ел су аккан. Кырык ел!
Шуннан соң Ильяс карт менә инде кырык беренчегә таба елганың кайчандыр су алкынган коры үзәне буйлап атларга мәҗбүр.
Ач тамагың, тыныч колагың. Карт, төшкелеккә өйгә кайтмыйча, пионерлар җәйләвендә генә тәгам алырга тиеш тапты. Дөресен әйткәндә, тамактан ризык үтә торган көн түгел бит.
Җүләр куалаган Бәһрәмия кырык ел элек кысканга быел кычкырып, үзен дә, картын да адәм мәсхәрәсенә калдырды. Дивана сөяркә, имеш. Күрсәттең инде менә кемнең җүләр икәнлеген, бөтен авылга фаш иттең. Авызыңны шайтан ялаган нәрсә.
Көнләшә, имеш, берәүләр. Яман да кайнар итеп ярата диярсең. Чөрләгән карт тавык! Түш кайнарлыгына түзә алмый. Суынырсың да бер вакыт, һушыңа килгәч, үзеңә үзең хәйран калырсың. Инде суына ук башламадыңмы икән? Картың өйдә юкта чак кына булса да уйлана төшмәдеңме? Ә Ильяска юаныр әйберләр монда, җәйләүдә, табыла торыр. Менә шулай.
Балаларның чыр-чулап төрле уеннар уйнавын, йөгерешүен, сикерешүен, җырлавын, биюен һәм дә башка һөнәрләрен карагач, фикерләр чынлап та үзгәрә төшеп, тәнгә чак кына җан керде шикелле. Ул хәтта янә үзенең ерак яшьлеген күз алдына китереп куйды. Ләкин Ильяс сагынган балалар бу түгел шул. Болар, Ильяс бабаларыннан отып: «Барып кердем бер йортка, утыра анда бер кортка», дип җырламаслар. Болар әнә бөтенләй икенче төрле җыр җырлыйлар. Хәтта әтиләре-әниләре теле белән түгел, урысча. Болар нинди адәмнәр булып чыгар икән? Кешеме, иттән ясалган машинамы? Башка китерерлек түгел. Шулай уйлап, баш чайкый бабалары.
Бабалары алар белән бәйләнешкә кереп карамады түгел. Беренче елларда аралашырга хәтта бик тырышты. Әле узган җәйдә генә, иске гадәт буенча, бер литрлы банканы чүмәкәй тутырып җиләк җыйды да бертөркем балалар янына килде:
– Ягез әле, – дигән булды яшь чагындагыча ук, имеш, шаян кыяфәт белән. – Ягез әле, мальчиклар, йөгерешеп карагыз әле. Алдан килгәнегезгә ике уч тутырып җиләк бирәм.
Малайлар исә аптырап калдылар. Бик нык гаҗәпләнеп:
– Чауа, чауа, – диештеләр. Арадан берсе картның теләген тәрҗемәләп аңлаткач та исләре китмәде: – Шту за глупыс, шту за глупыс, – диешә-диешә, үзләренең тупларын куа-куа ары китеп бардылар.
Авылның үзендә исә йөгерешерлек малайлар гомумән юк. Пенсионерлар авылында сабыйлар тавышы ишетсәң, белеп тор – кемнеңдер улы яки ияннәреме кунакка кайткан дигән сүз.
Бүләк кабул итәрлек балалар аның үз өендә генә инде – әлеге дә баягы ияннәре һәм Бәһрәмия әбиләре. Алар рәхмәт әйтә-әйтә җиләкле чәй эчтеләр.
Бу юлы да Ильяс карт җәйләүнең төп йортына (матур кирпеч йорт – ашханәләре, кунак бүлмәләре, мунчалары – бөтенесе бер түбә астында), әйе, җәйләүнең төп йортына килешли, шундый ук сәер күренешкә тап булды.
Өйдән ерак түгел, ком җәеп ясалган киң сукмак аркылы, ашыкмый-нитми генә, йоннары майланган күндәй елкылдап торган бер тычкан узып бара. Ике-өч метр гына ераклыкта шул тычканны күзәтеп, мәһабәт гәүдәле мәче утыра. Ильясны күргәч, мәче, тәпиләре-тырнаклары белән тычканны эләктергән ишарә ясап, кабат-кабат мыяулап куйды. Шул кадәр ямансу тавыш белән мыяулады, хәтта аңа карау кызганыч иде.
– Мыяу, тотып бир тычканны, тотып бир, мыяу! – Янәсе…
Тиешле кешеләр гафу итсеннәр, иллә мәгәр Ильяс бу җәйләүдәге балаларның күбесен әнә шул тук мәче рәвешле итеп күрә. Бу балалар Дүртөйле театрын ник яптыгыз, дип, моны фаҗига дип кабул итмәячәкләр. Колакларны иркәләп быргы тавышы яңгырыймы? Яңгырый. Ашханәдә ризык туярлыкмы? Туярлык. Эстафета дигән йомышсыз йөгерешләре, әллә нинди эшләр башкарган кебек рапорт бирүләре, туп артыннан акыра-акыра чабулары күңелләрен күтәрәме? Күтәрә. Шулай булгач, сиңа тагын атаң башы кирәкмени? Кирәкми. Шулай дәвам итегез. Эшләнмәгән эшләр өчен зурайгач та рапорт бирә килсеннәр. Иген һәм терлек үстермичә генә, калҗаның иң майлысын эләктерергә өйрәнсеннәр. Өйрәнми калучылар булса, оста итеп урларга, таларга керешсеннәр. Менә шулай.
«Бер әйттем, биш кайттым. Тәүбә, тәүбә. Кая барып чыгарбыз, Ходай белсен».
Димәк, өйгә кайтмыйча тагын булмый.
Бәһрәмия бәлки тынычлангандыр инде. Әйдә, ул да адәм баласы бит – карт ник югалды дип, нишләп кайтмый дип борчылмасын, кайгырмасын.
Бәһрәмия игътибар итсен өчен, махсус рәвештә тамак кыра-кыра кайтып кергән булды. Шулай да өйгә үк узарга кыючылык итә алмады.
Кортка үз гаебен йомшартыр өчен берни булмагандай елмаеп чыгар да чәйгә чакырыр әле дигән өмет белән Ильяс абзар-кура тирәсендә әйләнгәләде. Мәгәр өмете акланмагач, рәнҗүдән һәм Рәгыйдәне моңарчы булмаганча җилкенеп сагынудан туган яңа бер теләк белән югары очка менеп китте.
Фәтхелислам урам як утыргычта авыз киереп иснәп утыра иде. Ильяс күренгәч, йокысы ачылды. Карчык-корчык сыер савып, чәй әзерләп өйгә дәшкәнче, акыл иясе белән тел үткерли торырга исәпләп өлгерде бугай. Иртән күрешкән булуларына карамастан, торып, куш куллап исәнләште. Мәгәр икәүләп яңадан утыргач, гәп хәл-әхвәл сорашудан уза алмыйча интектерде.
Кәмитче даны йөрткән кешенең ык-мык утыруыннан сәерсенгән Фәтхелислам сорауны турыдан тотарга мәҗбүр:
– Кәефең юк димме, Ильяс агай?
– Кәеф табылырые ла ул.
– Ә ни табылмас?
– Ат.
– Ат? – Көтелмәгән сүздән отыры гаҗәпләнгән Фәтхелислам читкәрәк тайпылып куйды. – Әллә синең дә ат алыргамы исәп?
– Исәбе булырые, вакыты бетте, Фәтхелислам.
– Бетте дип, әкәмәт. Атна-ун көн җиткән аңа. Бөтенесе йөз тәңкә кирәк.
– Минем атна көтәргә дә вакыт бетте бит, Фәтхелислам.
– Яле, Ильяс агай, бармакка чабата кайтарып утырма.
– Миңа ат бүген кирәгие шул, Фәтхелислам. Бүген димәсәң, иртәгә.
– Ә-ә, шулай дигән аны, атыңны биреп тор әле диген. Нишләмәк буласың ат белән?
Ильяс сер иде шул дип караса да, Фәтхелисламның кызыксынуын туктата алмады. Дөресен әйтергә туры килде. Фәтхелислам егет кеше, рәхәтләнеп риза булды. Ильяс әллә шул сөенечтән, әллә һаман хатынга рәнҗеше сүрелмәгәнлектән, үз өен узып, туп-туры пионерлар җәйләвенә юнәлде. Төнлә җәйләүне кабат-кабат урап, шулай ук җидегән йолдыз да җиде әйләнеп күк түбәсенә күтәрелгәч, йокыга ятты. Һәм, әйтергә кирәк, сандугачның беренче тавыш калтыратулары белән уянып, уңга-сулга тайпылмыйча, югары очка ашыкты.
Фәтхелислам, рәхмәт төшкере, атны үзе җигеп, печән салып, басу капкасыннан чыгарып ук җибәрде.
– Атны бик йончытмаска кара, Ильяс агай.
– Үз көебезчә булыр, Фәтхелислам. Йә, булды, мең яшә,
– Үзең исән йөр, Ильяс агай, хәерле сәфәр.
Әмма турысын әйтик, сәфәрне хәерле булды дисәк, дөрес үк була алмас иде. Очы-кырые күренмәстәй тоелган, утыз чакрымлы, өч сәгатьлек юл бер мәртәбә: «Аh!» – дип кычкыруга сыйды, Чиксез дигән уйларын җыйсаң, чәнти бармакка чорнарлык фикер чыкмагандыр. Базы буеннан Яубазы дигән кечкенә елгага җиткәч кенә бәләкәч бер мәгънә укмаша язды шикелле. Базы ягында туган кешенең Яубазыга таба ашкынуында Ходайның үз әмере сизелә иде кебек…
Арбадан Ильяс шундый фикер белән төште.
Базы, Яубазы… Бер-берсенең барлыгын белеп аккан ике елга Агыйделдә очрашкач, бер-берсен таныйлар микән? – дип уйлады ул.
Рәгыйдә Ильясның нинди хисләр белән яшәвен белми китте. Ильяс Рәгыйдәнең илаһи зат икәнлеген белеп яшәде. Мәгәр мондый белемнән ни файда? Рәгыйдә уй белән генә барып җитү мөмкин булган ерак фикер иде һәм шулай булып калды бит. Хәзер инде исемнәр генә якынайта: Базы, Яубазы…
Кайдадыр тагы Талбазы бар бугай. Исеме бар, елгасы юк…
Мәгәр өч матур исем бер дә юкка очрашмагандыр, алар бер тамырдан яралган кардәшләрдер. Ерак заманнарда тәкъдир кушуы аркасында гына аерылышканнардыр. Сагынышып яшәгәннәрдер. Алар сагышы Ильяс белән Рәгыйдәгә мирас сыйфатында күчкәндер. Димәк, адәм хисләре – табигатьнең үзеннән.
Барып җитә алмаслык тоелса да, менә җителде бит әле. Рәгыйдә шушында ул, Яубазыдан ерак түгел тын зыяратта. Зыярат эчендәге агачлар шавын, тормыш сулышын ишетеп, тыңлап ятадыр.
Зыяратка йөз метр чамасы җирдә Ильяс атын тугарып арбага бәйләде. Аллага шөкер, печән мул, ашыкмый гына яшел тәмне рәхәтләнеп кетердәтсен Фәтхелисламның сөекле аты. Ильяс бабагыз Рәгыйдә исемле гүзәл кыз каберен табып, йөрәк сүзләрен әйтсен, туйганчы фикер, хис алмашсын.
Шундый ният белән зыярат эченә керде карт. Кабер саен тукталып, кирәк исемне танырга тырышты. Эзләде, озак эзләде. Бер сәгать, ике сәгать эзләде. Таба алмады. Кабер ташларындагы узган гасыр исемнәрен укый алса да, хәзерге заманныкыларын тану кыен иде. Бигрәк тә – яңаракларын. Күбесенең өстендә агач, казыклар гына басып тора. Аларга исемнәр язылган булгандыр, ләкин хәзер эзләр дә калмаган инде.
Иске һәм яңа каберләрне күпме генә төпченеп күздән кичермәсен, якын исемгә тап була алмады. Аптырагач, Юлдыбаев Марат исеме юкмы дип йөренде. Андый юанычны да артык күргән икән Ходай. Әйләнгәләп йөри торгач, картның үз башы әйләнә башлады. Барча уй-хисләрне ачы сөрем күмде. Хәлдән тәмам тайган карт зиһенендә уй түгел, бер генә сүз калды: «Рәгыйдә, аваз бир, – кайда син, Рәгыйдә, Рәгыйдә!»
Бердәнбер сүзне уйда кабатлап, зыярат читенәрәк чыкты. Бу төштә койма бөтенләй җимерелеп юкка чыккан икән. Каберләр вак-вак түмгәкләргә әверелгәннәр. Маллар йөри, димәк. Ә Рәгыйдә? Рәгыйдә дә шулай тапталган булса?
– Рәгыйдә, Рәгыйдә, Рәгыйдә!
Исемне эчтән генә әйткәндәй тоелса да, чынлыкта ул кычкырып уйлаган икән.
– Aһ-ай, әллә шашкан инде Хода бәндәсе?
Барча үкенечләрне мәсхәрәләгәндәй, гыжылдавык тавыш ишетелде. Аның иясе – таяк таянган ак бабай.
– Кемне эзлисең, Аллаһ бәндәсе? Акылыңа зәгыйфьлек килдеме әллә? Нинди Рәгыйдәгә кычкырасың?
– Нинди дип, шуны да белмәскә. Рәгыйдә, атаклы артистка. Шуны эзләвем. Каберен диюем.
– Әртиске дисеңме? Анысы кем соң тагы?
– Соң инде, авылларда театр куеп йөри торган изге җан. Шуны да хәтерләмәскә теге.
– Һеһ, хәтер инде ул – төпсез иләк. Сиксәннән ашкан адәмнән әллә ни көтмә. Үзем дә кортканы көчкә-көчкә табам.
– Соң инде, иманлы халык зыяратны шушы хәлдә тотамы?
– Тота. Элекке түгел бит халык – үңгәрде. Кыямәтне онытты, бер нәстәдә гаме юк, ашарга булсын, эчәргә. Дөнья үзе нык үңгәрде.
Нишлисең бит, шул рәвешле, очы-кырые күренмәстәй тоелган утыз чакрымлык юл бер сәер сүз белән очланды: «Үңгәрде, халык үзе үңгәрде…»
* * *
Юллар очлангач, Ильяска кырлы-урманлы сукмаклар калды. Базы буена илтә торган тын сукмаклар.
Эх, дөнья, дөньялар!..
Узды гомер, узды китте буш арбадай шалтырдап.
Моның өчен кемне гаепләргә?
Үзенме? Бары тик үзен генәме?
Алай дисәң, авылның барча кешеләрен кара – иң шәп яшәде дигән Фәтхелисламны. Нәрсә күрде алар үз гомерләрендә? Үз гомерләрендә Рәгыйдәләре булу мөмкинлеген башларына китерә алмауларын әйтәсе дә юк. Хәтта менә шушы пионерлар җәйләвен каравыллау да теләсә кемгә тия торган бәхет түгел ләбаса! Барысы да – Ильяс та, Фәтхелислам да, бүтәннәр дә заман ни кушса, шуны үтәделәр. Чәчтеләр, урдылар, сугыштылар, үлделәр, ачлыктан җәфаландылар. Шулай булгач, кемне гаепләргә?
Заман, заман гаепле, дип уйлый Ильяс. Безнең гасыр… Егерменче диләрме әле? Әйе, егерменче гасыр алдакчы булып чыкты. Егерменче гасыр безне алдады. Ходай кушып, сезнеке, егерме беренчесе шәп булсын, алдамасын. Ильяс бабагыздан сезгә фатиха менә шул.
Сабый чакта һәм аннан соң нәрсәгәдер омтыла адәм баласы – мәгънәгә, максатка, идеал дигәннәренә. Ильяс та шулайрак яши башлаган иде. Яшьләй үк аны алга чакырды ат, аннары мәхәббәт, гаилә… Аннан? Аннан соң мәхәббәттән көчлерәк тойгы барлыкка килде – Рәгыйдә, Хәмдия, Галиябану… Гомерлек хыял! Дөньяда аны иң авыр чакларда да шул тойгы исән саклады.
Кешеләр аны аңламадылар. Ильяс тел белән әйтеп бирә алмаган изге хисне гади көнкүреш мәхәббәте белән бутадылар. Хакыйкать башкача, бик тә башкача иде бит. Әх, дөнья, әх син, гөнаһлы дөнья! Нишләп син болай Ильяс өчен ят булып чыктың соң әле?
Үзең шундый чиксез киң, бай, матур. Ә кеп-кечкенә адәм баласына үзе теләгәннең чиреген дә бирә алмыйсың…
Әнә бит, нинди күңелле, рәхәт, назлы яфрак шыбырдавына шыксыз, шөкәтсез, мәгънәсез авазлар кушылып колакны рәнҗетә:
– Карга алып киткән аксак чебеш өчен шул чаклы гауга куптаралар димени? Ай-һай да саранлык була икән шул чаклы.
– Эш саранлыкта гына булса икән, – дип, хәтердәге авазга үз тавышы белән җавап бирә Ильяс карт. – Хикмәт һич тә саранлыкта гына түгел, ә саңгыраулыкта, сукырлыкта, җансызлыкта. Җанлы, аңлы кешегә үзе бер кызык лабаса. Карга, карчыга, тилгән чебеш типми торамы? Бу бит тормыш үзе шулай корылганлыкны күрсәтә торган мисал лабаса.
Шулай дип уйлый Ильяс. Уйлыймы? Әллә төш күрәме? Икесе бергә – уй төшкә тоташа. Күктә ала карга пәйда була. Ямаулы карга. Аңа да җир йөзендә бик үк фарт килмәгән. Ходай карганы башка матур бизәкле кошлардан, хәтта кара каргалардан һәм чәүкәләрдән дә соңрак яратканга күрә, кара төс җитми калган аңа. Буявы җитмәгәч, Ходай төрле төсләр – нигездә кара һәм күк төсләрне бер-берсенә өстәп буяган. Шулай барлыкка килгән ала карга, ямаулы карга…
– Каррр, карр, каррр!
Бик тә якыннан ишетелә матур яңгыравыклы аваз. Кыр буендагы иң биек каен башына кунган да, бөтен киңлекне карашына сыйдырган хәлдә, ерак-еракларга ишетелерлек итеп, җаннарга яшәү дәрте өстәп кычкыра ямаулы карга:
– Карр, карр, алда бәхет бар, барр, барр! Карр!
Ләкин ул хәйләкәр. Кай арада үз биеклеген, кыр киңлеген калдырып, авылга килгән дә Ильяс картның күз уңында гына тоткан чебешен эләктереп тә киткән. Әнә ул инде югарыда. Чебеш аның тырнакларында тиберченә. Ә чебеш дигәне… Чебеш дигәне икенче караганда бөтенләй чебеш тә түгел икән. Чебеш дигәнең кеше икән – чибәр, гүзәл хатын-кыз! Кара, ныклабрак кара, күз әчетә дип торма – кара һәм таны! Һәм карый Ильяс, карый, күрә, таный. Аждаһа чаклы ямаулы карга тырнакларында аның иң матур хыялы, гомер максаты, яшәү мәгънәсе тиберченә ләбаса! Ямаулы карга шуны, шуны –Рәгыйдәне, әйе, әйе, Рәгыйдәне күтәреп киткән ләбаса!
Карт бастырылып – арган, талчыккан хәлдә уянып китсә, күзгә инде кояш яктысы төшкән икән. Хәтта җылысы да шактый сизелерлек. Күз алдында – яп-якты дөнья. Шулай да күңелдә – югалту, курку хисе. Югалту авырлыгы уянгач та бик озак басылмый торды.
– Уфф! – дип, күзләрен сыйпады Ильяс карт.
Ул да түгел, якында гына быргы тавышы яңгырады. Шау-шулы, чыр-чулы тормыш дәвам итә дигән сүз.
Җәйләү тирәсен әйләнеп чыккач, Елан таулары дип йөртелгән яшел тау һәм саз сукмаклары аша авылга таба атлап китте.
Җир өстендә япь-яшь җәй тантана итә иде.
Фото: Freepik.com