Лашпор-лошпыр йөзәргә тотынды. Ә Рәгыйдә? Ул! Ул! Ул да суга кергән инде. Ул да бу якка таба килә! Йөзми әле, ул якта бит яр сөзәк, су сай. Атлап килә Рәгыйдә. Әмма тынычланып бетмәгән, ярсуы кимеп өлгермәгән язгы су аны кирәкмәгән якка, аска таба өстери. Ильяс исә дулкын Рәгыйдәне агыза күрмәсен дип, аның саен ашыга. Ашыгудан һәм су салкынлыгыннан тыны куырыла, йөрәге кысыла. Шуның белән бергә йөрәкне сагыну, күрергә ашкыну телгәли, туктатырга чамалый. Әмма иң авыры инде артта – яр буендагы чоңгыл инде узылган. Уртада су күкрәк турысыннан гына, ә теге табарак хәтта билдән генә. Һәм менә максат якында гына, бәхеткә кул сузасы гына калды. Кул сузасы да кочып аласы!
Кулларын сузды Ильяс һәм кочаклап алды бәхетен! Йөрәгенең нәкъ түренә сеңдергәнче кысты Рәгыйдәнең салкыннан калтырап торган изге гәүдәсен. Калтырый-калтырый Рәгыйдә үзе дә Ильясның җилкәләреннән, аркаларыннан кочты, башын сыйпады, битләрен, иреннәрен сөйде. Ильяс нишләсә, шуны кабатлады. Читтә, яр буенда кешеләр бармы-юкмы, исләренә кертерлек, аңларлык хәлдә түгел иде алар. Читтән караганда нинди тиле, акылга сыймаслык манзара – ике кеше, ир кеше белән хатын-кыз елганын, ташуы тынып та өлгермәгән елганың нәкъ уртасында, яшел киңлекнең, илнең нәкъ уртасында беркемне күрмичә, һичкемнән тартынмыйча, яшел киңлектән, илдән, халыктан, ниһаять, кояштан оялмыйча, бер-берсенә чатырдап ябышкан хәлдә басып торалар!
Икесе дә чын дерелдәү белән дерелди, тешләре тешкә тими – сүз әйтер хәлләре калмаган инде. Шул килеш нидер әйтмәкче, нәрсәнедер аңлатмакчы Рәгыйдә:
– Син… син… ул… ул… аңламый калдым… мин гаепле, гаепле түгел, түгел… син… ул…
Ярый әле башка чак кына зиһен очкыны ялтырап керә язды, исенә төште Ильясның – ярга, ярга чыгарга кирәк бит!
Рәгыйдәнең нәрсәдер лебердәвенә колак салмастан, ул аны аръякка, өянке ягына таба җитәкли китте. Күзгә бернәрсә күренми – ак-кара юк, бары тик өянке генә бар – бердәнбер маяк. Бары тик шул маякны гына шәйләгән Ильяс һаман калтырый, шыңшый һәм теле ачылып кына килгән сабый мисалында леберди биргән Рәгыйдәсен су читенә, ниһаять, китереп җиткерде. Шулай ук җитәкләгән хәлдә өянке төбенә китереп утыртты.
Шул чакта гына ул үзләре янында Сәрия белән Юлдыбаевның шулай ук нишләргә белмичә ахыруларын, аптырауларын, йөдәгән булуларын абайлады.
Житмәсә, Рәгыйдә яңадан торып басты да бер үк вакытта көләргә һәм еларга кереште. Ильяс аны тагын кочаклап юатырга азапланды – күзләрен, битләрен сөртте. Юлдыбай исә ниндидер каты- каты сүзләр әйтә-әйтә кычкыра, кизәнә, яный. Ләкин кем генә ул сүзләрне ишетер, аңлар дәрәҗәдә булды икән? Ихтимал, Сәриядер. Ул бер заман чарылдап җибәргәч, ике ирнең икесе берьюлы чайкалып, артка чигенеп куйды.
– Туңдырып үтерәсез бит! Икегез дә күздән югалыгыз! Хәзер аның киемнәрен алыштырырга кирәк. Жылытырга. Югалыгыз! Үзем, үзем карыйм Рәгыйдәне, китегез!
Бая гына (бая? Бәлки танышканнан бирледер?) бер-берсен сүзсез һәм сүзләрнең иң ачылары белән каһәрләгән ике ир, кинәт айныгандай шым калгач, Сәрия адәмчәрәк итеп өстәде:
– Барыгыз, өегезгә кайтыгыз. Син дә, Марат.
Марат янавын дәвам итте:
– Китәм бит, чынлап китәм.
– Чынлап кит.
Шул сүздән соң, үпкәләгән төсле капыл борылып, Юлдыбай биек ярга илткән үзән сукмагыннан китеп тә барды. Ильяс, суга кереп, яңадан шапыр-шопыр атларга, аннары йөзәргә кереште. Үзен белештермичә, ярга чыгып капланды. Сулуы капкан иде. Чак кына җан әсәре кергәч, күтәрелеп, яр өстенә үрмәләде. Менде ярга. Ярга менеп утыргач караса, аргы якта әле Сәрия белән Рәгыйдә һаман нәрсә хакындадыр сатулаша, бәхәсләшә иде. Сәрия – әни, Рәгыйдә сабый ролендә. Әйтерсең – сәхнәдә! Әллә сәхнә белән чын тормышның аермасы шул хәтле генәме?
Сәрия Рәгыйдәгә үз киемнәрен кидергән. Үзе эчке күлмәк өстенә плащ кимәкче иде, нидер исенә төшеп, тукталды һәм плащны да Рәгыйдәгә көчләп кидерергә тиеш тапты. Рәгыйдәнеке булырга тиешле кыска куртканы үзе киде. Тез башына җитеп бетмәгән курткадан кызның шәрә ботлары күренгәч, Рәгыйдәнең иң эчтән дә коры киемнәр кигәнен чамаларга мөмкин иде. Ялангач тәнгәчә чишенеп киенгән кызлар, ниһаять, китешли Ильяс торган якка борылып карарлык көч таптылар. Хәтта Сәрия кул болгады. Рәгыйдә еламсырап кычкырды гына:
– Хуш, Ильяс абый! Ачуланма! Ильяс! Хуш!
– Исән бул, Рәгыйдә! Мин сине онытмам! Онытмам!
Бу исә чынлап та хушлашу, гомерлеккә хушлашу иде.
Рәгыйдәнең суга сикерергә мәҗбүр итәрлек дәрәҗәдә әйтәсе килгән сүзе нинди булды икән? «Теге чакта, бик мөмкин вакытта, син бүре була алмадың, шуңа күрә мин шакал ризыгы булдым», диясе килдеме икән? Ләкин ул аны әйтә алмый китте. Ә Ильяс аңлады.
Бөтен булганы менә шул. Ильясның театр белән бәйләнеше, «артистлыгы» бары тик шушылардан гыйбарәт.
Җәй үтте. Ул җәйдән соң икенче язда сугыш бетеп дөнья тынычлана язгач, һәм тагын бер кыш узгач, Дүртөйле театрын таратканнар, дигән хәбәр килде. Бу халык кайгысы иде, халык телен, аның мәдәниятен кысрыклау галәмәтләренең бер мисалы иде. Әмма, Ильяс күзәтүенчә, халык үзе кайгыру түгел, бу хакта уйлап та бирмәде, хисенә түгел, исенә дә кертмәде.
«Гаделсезлеккә юл куелмасын!» – дигән баш белән хат язып, авылдагы барлык өйләргә кереп, Ильяс шуңа кул куюларын сорап йөрсә дә, кул куючы табылмады. Кем аңламыйча, кем, әлеге дә баягы, моны Ильясның чираттагы шаяруына юрап, кул гына селтәделәр. Үз имзасы белән генә Уфага җибәргән хатына җавап та килмәде. Гаҗәпме? Гаҗәпме? Уйлый төшсәң, һич тә гаҗәп түгел…
Ильяс өчен, билгеле инде, тагын бер шәхси фаҗига иде бу. Театрны югалту Рәгыйдәне югалту белән бер булды.
Авыл өйләренең берсенә дә телефон куелмаган. Әмма тәкый гаҗәп, гыйбрәтле хәбәрләр, һич арттыру түгел, шәһәрдәгедән тизрәк һәм ераграк тарала анда. Ипидер шулай. Кем тарата, ничек тарата? Халык үзе монысын «чыбыксыз телефон» дип исәпли. Һич ватылмый, бозылмый торган шундый телефон бар авылда.
Шактый соңгарып булса да берсеннән-берсе үкенечле, аяныч
хәбәрләр Ильяска да килеп ирешә тордылар.
Дүртөйле театры таралгач, Манчаровский белән Рәгыйдәне Уфа театрына чакырганнар. Манчаровский киткән, ә Рәгыйдәне Юлдыбаев җибәрмәгән. Рәгыйдә театрсыз яши аламы инде? Сәхнәне ул читлектәге кош мисалында сагынгандыр, бичара. Талпынып-талпынып та оча алмагач, канатлары салынгандыр.
Язгы ташкын тынып та бетмәгән елга суына киемле килеш сикергәнче үк, шашкан дигән хәбәр йөргән иде бит. Акылдан язу белән язмауның аермасы әлләни түгел икән. Үзенә ишеттермәсәләр дә, ул вакыйгадан соң Ильясны да «Ычкынганрак ул» – дип, шактый озак чәйнәделәр. Ә Рәгыйдә хакындагы гайбәт тагын да ямьсезрәк, аяусызрак иде. Нәкъ менә шулардан соң Бәһрәмияне шайтан икенче кабат алмаштырды да инде. Жанына усаллык, шәфкатьсезлек, миһырбансызлык тулып, үзенекен дә, Ильясның да җанын агулау кәсебенә кереште.
Юлдыбаев үзенең туган авылына клуб мөдире итеп җибәрелгәч, шул авыл китапханәсендә эшли башлаган Рәгыйдә бик каты чирләп киткән икән. Хәбәрләр аны һич кызганмый – диваналык чире, диләр, хыялыйга әйләнгән, имеш. Монысы – Бәһрәмия туглый торган пүчтәк хәбәр, яла. Икенче төрле әйткәндә, Ильяс Рәгыйдәне бөтен кешегә караганда ныграк белә. Театрсыз яши алмаганга боегудан башланган өметсезлек чире – иң төп сәбәп. Бүтәне – үпкәгә салкын тидерү дигәне, барыбер шуңа бәйле – яшәргә теләк беткәннән.
Шулай бик каты чирләгәч, Марат Юлдыбаев аны район больницасына алып киткән. Ильяс монысын да күз алдына җиңел китерә ала. Ашыгудан түгел (Марат кеше кызгана белми ул), бары тик усаллыктан, кайбер тойгылары һәм гамәлләре өчен Рәгыйдәне гафу итеп бетерә алмаганлыктан аның усаллыгы шулай ук чиргә, явызлыкка әйләнгән. Явызлык күп очракта кешенең үз башына була. Юлдыбай очрагы нәкъ шуның мисалы.
Ачуын һәм ярсуын басарга тырышып, куа ул атны. Кычкыра, дилбегәне атның авызы ертылганчы тарткалый. Дилбегә тарткалап кына җан ачысы басылмаганлыктан, чыбык белән, таяк белән кыйный.
Юлда Рәгыйдә аның хәерсез хәрәкәтләрен күрсә, сизсә дә, ирен акылга өндәрлек хәлдә түгел бит. «Нишлисең, ник шул хәтле ашкынасың?» – дигәнне ыңгырашу аркылы гына аңлатырга азаплана. Юлдыбаймы инде ымга игътибар итәр кеше. Аңа төшендерер өчен маңгаена сугып әйтү генә таман. Колагына да элми ул Рәгыйдәнең ризасызлыгын. Ашыктыра, куа бирә атны.
Шулай чаба торгач, таулы урынга җителә. Хәтерли Ильяс ул төшне, ким дигәндә бер чакрым җир – таулы юл. Таулы юлдан төшеп күпергә җиттем дигәндә генә каршыга автомобиль килеп чыга. Күпер төбе бит инде – ике якта биек юлдан читкә авып, арба-чанамы, машинамы аска тәгәрәмәсен өчен, кырык-илле метр арага ике яклап баганалар тезелгән. Менә нинди җирдә каршына килә машина. Машинадан өреккән ат кинәт бөтен көченә чаба башлый – ыргый, сикерә. Ат чаба, аңа каршы машина чаба. Машина гүелдәп узса да, ат тынычлана алмыйча, дулавын белә. Бер мәлне баганага килеп бәрелә дә, чана авып та төшә. Рәгыйдә җиргә егылып та кала. Юлдыбайның эш тагын да хәтәррәк – дилбегәгә эләккән ул. Муеныннанмы, ничектер, бүтән җиреннәнме. Шунысы хак, ычкынмый дилбегә. Ат чаба, ә дилбегәдән ычкына алмаган Марат өстерәлепме өстерәлә. Өстерәлә бирешли, юл читендәге баганаларга бәрелә. Ат авылга чабып кергән һәм хәле бетеп тукталган бер төштә карасалар, бәргәләнеп, суелып, канга батып беткән Юлдыбаевның инде җан әсәре калмаган…
Рәгыйдане коткарганнар, больницага салганнар. Әмма ул инде терелерлек булмыйча күпмедер вакыттан соң деньядан барыбер киткән.
Күпмедер генә ай узгач, Манчаровский да алар артыннан ияргән, дигән хәбәр ишетелде,
Бу кешеларне югалткач, Ильяс үзен алардан калышмагандай хис итте. Дөрес, болай ул болай исән сымак йөри, Әмма чынлыкта, ныклап тикшерә калсаң, исәнме икән? Әллә шулай тоела гынамы? Әллә ул да вафатмы күптән?
Һәрхәлдә, театр таралганчы яшәгән Ильяс инде юк, анысы кайдадыр еракта калды, Хәзер яшәп ятканы бүтән Ильястыр ул.
Бу хәлләр булып узганнан соң инде кырык жәй килеп, кырык кыш үтсә дә, алар нәкъ кичәге шикелле бөтен ваклыклары һәм нечнәлекләре белән хәтердә сакланалар.
Менә шул иде бөтен тормыш
Ә калганын яшәүгә исәпләп була микән?
* * *
Ул чактагы күңел ярсулары ярларына кире кайтты, әлбәттә, Ләкин моның белән генә чикләнә алмады шул. Күңел Базы елгасының үзе белән бергә коргаксыды, бергә кипте дисәң, дөресрәк булмагае,
Берничә елдан соң йөрәге, ни хикмәттер, авыл тынлыгында да тынычлык эзли, ялгызлыкка омтыла башлады. Ялгызлык үзе җан газабы. Бер карасаң, ялгызлык сагышы, кара сагыш, муенга чорналып, канның соңгы шатлыкларын агулый. Төннәрендә боздай салкынлыгы белән бергә куенга кереп ята. Бер генә көнгә, бер генә сәгатькә аерылып торса, аерым йокласа икән лә. Аны ничек ташлап калдырырга, ничек котылырга?
Икенчеләй, авылдашлар карашы җанны тырный: «Беләбез, беләбез, таныш җыр:
Сикереп суларга төшәрсең,
Янса яшь йөрәккаең.
Ә син яшь үк булмасаң да мәхәббәтең артыннан биек ярдан чынлап сикердең бит. Үзеңнең бик үк тулы түгеллегең исбат ителсә, фаш ителсә, Рәгыйдәң хыялыйлыгы бар тирә-юньгә тамаша кылынды.
Әйтерсең ки, бөтен дөнья карап, күреп торган! Менә нинди, менә ниләр эшли ул чыбыксыз телефон!
Бәһәрмиянең беренче өянәкләре шунда башланды, Оянәкләрнең башлангыч чорындагы кычкырыш-талашларны искә аласы килми. Булды инде, булды, Ходай ярлыкасын.
Тулаем алганда, күрәләтә мәсхәрәләү, мыскыллау кими төшсә дә, авылдашлар барыбер елмаебрак карый, ә Бәһрәмия, киресенчә, айга бер генә елмая. Шулай узды берничә чәнечкеле-тигәнәкле ел. Берничә елдан олы малай Зәкәрия армиядән йөреп кайткач һәм өйләнгәч, суга сикереп төшкән ярлардан бераз булса да ераклаша төшү өчен, телсез шелтәләрдән, мыскыллы карашлардан котылу өчен, яңа җирдә яңачарак яшәп, Бәһрәмиянең алама гадәтләрен оныттыру нияте белән, ярыйсы ук мәшәкатьле чара уйлап тапты Ильяс.
Базының аръягында, өч чакрым чамасы түбәндәрәк Әшмән авылында Зөлхәбирә җиңгәчәйнең күршесендә генә сугышка хәтле үк хуҗасыз калган бер кечкенә өй Ильнсның үзе кебек үк моңаеп, илгыз гомер сөрә иде, Ильяс шунда күчеп китәргә карар кылды. Бәһрәмияне күндерү тырышлык таләп итмәде. Чөнки өйләнгәч үк яңа өй салып иза чиккәнче, яшьләр иске өйдә үзләре генә яши бирсеннәр. Яңа йортны ашыкмыйча, интекмичә генә салсыннар. Ә карт белән корткага исә картлыкны урман арасында адаштыру җае чыкмасмы.
Шул ниятләр белән күчтеләр.
Чынлап та монда тыныч иде – күренсә, елына бер генә тапкыр күренә автомобиль. Анда да Зөлхәбирә җиңгәчәйнең малайлары кунакка кайткан чакларда гына. Ягъни, һавадан хушбуй исләре генә аңкып тора.
Бәһрәмия, хәерсез, ул һаваны берничә ел гына бозмыйча яши алды. Ашыкмыйча – бәрәңге утыртып, кәҗә-сарык, каз-тавык үрчетеп – көйле генә гомер сөрделәр. Әмма тагын берничә елдан көтелмәгән үзгәреш тәки килеп чыкты бит.
Малай өй салырга әзерләнгән иде. Бүрәнәләрен, җиткелекле итеп, Череккүл урамына буратып та куйган иде. Ләкин башына икенче исәп төшеп, көннәрдән бер көнне ничәмә автомашина һәм трактор белән дөбер-шатыр барча шул бүрәнә-такталарны әти-әнисе янына китереп ташламасынмы. Алты почмаклы, клуб чаклы зур йорт салды Зәкәрия. Карт белән корткага да, үзләренә дә урын җитәрлек.
– Файдасызга гомер әрәм итмәгез әле, балаларга күз-колак булып яшәгез, – дип, эш беткәч, бер рәхәтләнеп көлде олы малай.
Кызлар бу вакытта кайсы кай якка таралышкан иде инде. Атап әйткәндә, калага тайган иделәр.
Шулай итеп, яңа урында да матур гына яшәп киттеләр. Зәкәрия монда да җир җимертеп эшли. Аллага шөкер, тракторчы бит ул. Тимер тәмен белгән кешенең дәрәҗәсе авылда зур. Бәхетле нигез булсын. Әйе. Ә шуннан соң?
Шуннан йорт җиһазлары арта барды. Ә бер мәлне түргә, иң дәрәҗәле урынга шкаф чаклы әрҗә – телевизор дигән әкәмәт менеп кунаклады, мин сиңа әйтим.
Әйткәнгә исәпләнмәсен, тапшыруларның төрлесен карадылар. Олысы, кечесе. Бигрәк тә – кечеләр. Алты яшь кенә тулган иянсәр (ягъни баланың кызы, урысча онычка диләрме?) Рәмзия ияләште – көн-төн дигәндәй, шунда утырыпмы утыра.
– Нәрсә карыйсың? – дигәч:
– Це кепеэсэс, – дип җавап бирә.
Икенче вакыт:
– Бер дә кызык әйбер түгел ләса, сүндереп тораек, – дигәнгә каршы:
– Барыбер карыйм, миңа димәгәе, хет Хрущев сөйләсен, – дип кырт кисте.
Шуннан соң өйдәгеләр эч пошканнан гына телевизор карасалар, үзләре дә: «Барыбер карыйбыз, кирәгем исә, хет гел Хрущев сөйләсен», – дип көлә торган булдылар.
Кызыксыз тапшыруларның зыяны тимәде лә ул. Әйбәтләре харап итте.
Көлкеле спектакльләр караганда, Бәһрәмия:
– Кара син, ифрат килештереп уйнайлар, – дип сокланса да, бер көнне бөтенләй икенче төрле сукаларга кереште, мәгънәсез.
Көтелмәгән хәл: Казаннан «Ак калфак»ны күрсәтәләр. Беренчедән, Ильяс бабагызның башында исән калган егерме-утыз бөртек чәче үрә басса, шул хәлен сиздермәскә тырышып шыпырт кына карап утырса, ниндидер шом тойгандырмы, кара яктан аяк очларына гына басып, Бәһрәмиянең килеп кергән көне. Хәмдия белән Ильясның… Тфу, Хәмдия белән Бакыйның җыр турындагы сөйләшүләренә җиткәч кенә, шашкандай, бу кортка кинәт чәрелдәп кычкырып җибәрмәсенме!
– Ә-ә, сөяркәсен карап утыра икән әле! Ә-ә! Диванаң терелгәнмени? Менә ни өчен шымытырланып утыра икән. Миннән качып! Хыялый чибәре үлмәгән икән. Син мине юри алдаган булгансың. Жир бит, егылып үлгере, алдакчы, хәсис, башың беткере!
Шул сүзләр белән шалт иттереп, телевизорны ычкындырды да дөп-дөп атлап чыгып та китте. Күренгән саен, мин сиңа әйтим, янауларын, рәнҗүләрен туктатып кына да торасы итмәде. Кимерепме кимерде, ашапмы ашады Ильясның колак итен.
Уфф! Бар икән күрәселәр! Булмаган икән – Бәһрәмияңең явызлык чиреннән тәки качып кына котылып булмаган! Бетте баш, гүпчим начар эшләр. Болай булгач, гомерлеккә китте афәт!
Шуннан соң Ильяс хәтта телевизор да карамас булды. Дөньяның барлык яхшылыкларыннан баш тартты.
Өйдән котылып тору нияте белән Базы буендагы пионерлар җәйләвенә каравылчы булып керде. Кич китте, иртән кайтты.
Тагын бер шөгыле бар икән әле бабагызның – ике-өч сарыгы аркасында, җәенә ике-өч мәртәбә авыл көтүен көтәргә туры килә. Мал аз калгач, бу елларда көтүче яллаудан мәгънә юк.
Башка көннәрдә һаман бер төрле: ел фасылларына карап, бакча, ындыр мәшәкатьләре. Абзар-кура, киртә-койма ныгыта тору. Такта- токтаны Зәкәрия, Аллага шөкер, таба! Һич булмаса, бүрәнәдән тактаны үзе яра. Әтисенә иң яраткан шөгыль тәэмин ителә – бигрәк тә койма кою, әрҗәдер-мазардыр ясау килешә аңа. Кул кәкрелеген онытып, көннәр буе шакылдатыр тактаны. Мондый чакта карт үзен яшь кеше сыман итеп, сәхнә коргандагы кебек итеп тоя. Кайдандыр, кайсы почмактандыр, сиздермичә генә, Манчаровский, Рәгыйдә карап тора…
(Ахыры бар.)
Фото: msu.tatarstan.ru