Шулай күтәргән килеш, атлар-атламас әйләнгәләп иркәләгәч, караватка китереп утыртты. Үзе аның каршысына чүгәләде. Рәгыйдәнең әле дә тәнсез диярлек йомшак бармаклары ихтыярына буйсынып, башын аның тезләренә куйды, Тәнсез диярлек бармаклар аның чәчләрен тарадылар, Бу рәвеш, бу фигыльләр күпмегә сузылгандыр дөрес, бәхетлеләр өчен вакыт көчен жуя сорасаң бәлки икесенең берсе дә әйтә алмас иде, Әмма мәңгелек берни юк. Рәгыйдә кузгалып куйгач, Ильяс аягүрә басты, Ләкин Рәгыйдәдән күз алмады аның һәр хәрәкәтен, хәрәкәткә ошаган һәр селкенүен күреп, яратып торды, Әйе, менә Рәгыйдә юрганын, ястыктан кайтышрак зурлыктагы мендәрен каккалап, кабартып салды. Аннары, мөгаен елмаеп, һәрхәлдә ишетеләр-ишетелмәс көлеп, йомшак урын-җиргә чумды,
Ильяс түр тәрәзә эргәсендәге почмактагы урындыкка утырып, бераз ял итмәкче иде, Рәгыйдә юрганын күтәрә төште.
– Нишләп анда… тагын бер ялгызың? дип, – тагын өзелеп чыгарлык нәзек тавышы белән көлеп куйды. Моңаерга вакыт күп булыр әле.
Шул чаклы дөрес сүзләргә ничек җавап бирәсең. Бөтенесе алда бит әле, алда…
Соңыннан артык ук үкенмәс өчен, Ильяс ни булса шул, дип, тагын Рәгыйдә каршына, карават янына килеп басты.
– Утыр.
– Урын-җиргәме?
– Булса соң…
Утырды Ильяс рөхсәт белән булгач, гаеп эшмени. Һәм ул бераздан Рәгыйдәнең чәчләрен сыйпарга кереште. Тегесе исә, аның кулларын үзе тотып, үзенең битләрен сыйпаттырды, Гаҗәпме? Гаҗәпнең аръягында! Исең китмәле һәм акылга сыйгысыз,
Шуның белән чикләнсә икән әле, Юк. Рәгыйдә Ильясның ике кулыннан тартып аны иелергә мәҗбүр итте. Үзенең эссе сулышы белән калган азмы-күпме зиһенне өреп таратты, юкка чыгарды. Рәхәтлек ташкынына бирелеп, талган билен турайтыр өчен генә кузгалган иде, шул арада үзе дә сизмәстән, караватка чынлыкта ул инде яткан ук булып чыкты, Ярый әле, артык оялырлык түгел, ни дисәң дә бит әле ул тышкы киемнән – гимнастеркадан һәм чалбардан. Итекләрен генә кай арада салып ыргыткандыр. Яшерен-батырын түгел, шундый хәл иде менә: Рәгыйдә – аның куенында! Актыккы якынлыктан бары тик юрган һәм кием калынлыгы оялчанлык кына аерып тора. Ә тагын да ныклабрак уйласаң, бәлки әле аермый да торгандыр. Әнә бит арада бернинди чик калмады, инде соңгы чикләр җимерелде дияргә мөмкин. Әнә бит бер-берсенә тартылган ике зат чынлыкта инде кушылды, кавыштылар – иреннәр бер-берсен эзләп тапты, Ләкин… Ләкин җимерелде дисәң дә, нәзберек бер хис, сизем рәвешендә, ниндидер бер киртә барыбер калган икән. Бу хис, мөгаен, оялудан көчлерәк. Рәгыйдә хакында әйтә алмаса да, Ильяс моны белә: иреннәр тиешле чиктә шулай ук туктала. Иреннәр бер-берсенә кагылган, иркәләгән, әйе, анысын да әйтик, бер-берсен үз эченә алып, кысып-кысып ләззәт ала да сүз белән әйтеп булмаслык бер чиктә туктала белә. Шуннан арысы гонаһ буладыр… Анысына Ильяс исәп тотмый, андый нәрсә хыялында да юк аның. Ә Рәгыйдәнең? Анысын Ильяс белми, сизми, бәлки сизенгәнен үзенә дә сиздерми, хәлнең алай була алуына ышана алмый. Ышанса да кабул итә алмас иде
Якынлык ләззәтеннән һәм йокыга оюдан дип фаразлый Ильяс, Рәгыйдә әнә ышанмаслык сүзләр тәкърарлый, Аңлата, соңгы чикне узарга рохсәт икәнен аерым ачык белдереп пышылдый:
– Мин Марат белән бүтән беркайчан да бергә булмыйм инде, –ди. – Син дә аны бар дип исәпләмә. Аңладыңмы
– Аңладым, – дигән була Ильяс, ишеткән сүаләренә һаман ышанмаган килеш.
Тагын сүзсез хисләр һәм уртаклашмаган уйлар, Рәгыйдәнең ишарәләр белән аңлаткан тирән мәгънәләре. Әлбәттә, Ильяс кебек кыюсыз кешегә ул мәгънәләрне сүз белән әйтмичә булмый торгандыр. Һәм Рәгыйдә, гүяки йокы аралаш, ераккарак чакыра:
– Сине хәзер бер нәрсә дә чикләми. Вөҗданың тыныч булсын, барысына хакың бар. Син. Син… Әллә син мине яратмыйсыңмы?
– Син ни сөйләйсең, Рәгыйдә?! Синнән дә яраткан кешем юк. Син – минем иң зур хыялым. Яшәвемнең мәгънәсе син. Син булмасаң яшәү үзе кирәк түгел.
– Мин дә шулай, нәкъ синеңчә… Бәхетем, бәхетсезлегем син!
– Син минем кочагымда түгел, җанымда. Сулышыңны сизеп, тәнеңне тоеп, сүзләреңне ишетеп торсам да, чын барлыгың еракта, бик тә еракта. Күктәме син, җирдәме, әйтә дә алмыем. Сине бөтен итеп, чын итеп, мин сәхнәдә генә күрәм. Синең сәхнәдәге чагыңа гына ныклап ышанам. Син минем өчен бер генә исемле түгел. Син минем өчен Рәгыйдә, син – Хәмдия, син – Асылъяр! Менә кем син! Кулга тия торган түгел – акылда, хыялда гына яши торган бөек зат!
– Мин – хатын-кыз, шунысын да онытма.
Иреннәр кайнарлыгы белән расланган ихлас тойгылар, аңлашу, яратышулар күпме дәвам иткәндер, анысын кем белсен. Шундый билгесезлеккә чумып, рәхәтлеккә талып ятканда күпме вакыт узды икән? Бер-берсен икесе ике төрле яраткан бәхетле җаннар бәхеттән арып йокыга талгач, тагын күпме бергә булганнардыр, анысын шулай ук уйларлык дәрәҗәдә булмаганнардыр. Вакытның чикле икәнлеген кояш чыгып аңлатмаса, инде ни дияр идең?!
Ләкин чик бар, кояш бар.
Ильяс күзләрен ачып караса, дөнья инде яп-якты.
Яктылыктан оялганга күрә, сикереп торды да аягына итекләрен элде. Биленә каешын буды. Шуннан соң Рәгыйдәнең уяу килешме, йокы аралашмы елмайган иреннәрен, битен, чәчләрен сыйпады да, бүлмәнең икенче ягына чыгып, китәсе килмичә, тукталып калды. Китсә, бу бит инде бөтенләйгә, мәңгелеккә китү, теге дөньягача очрашмас өчен хушлашу лабаса!
Йөрәк чәнчүенә түзә алмыйча, Ильяс якындагы бер урындыкка чүкте. Һәм… Ах, гөнаһ шомлыгы! Сизмичә калган булып чыкты ла. Ике кешегә бер баш җитмәгән! Хәерсез, кичтән ишекне бикләми яткан булганнар. Дөбердәп килде керде теге явыз… Юлдыбаев!..
– Ә-ә! Шулайдыр дигәнием лә аны. Сизенгәнием. Йокы дөрес бүленгән икән. Саклыйбызмы? Минем байлыкны яман күзләрдән эт булып саклыйбызмы?
Шулай дип бүлмәгә узмакчы иде, Ильяс аның каршысына килеп басты:
– Саклаем, бигрәк тә – синнән. Чәнти бармак белән дә кагыласы булма.
Маратның чыраеннан, әйтерсең, усаллыкны чүпрәк сыман итеп сыдырып төшерделәр. Гаҗәпләнүдән ул хәтта елмаеп, юашлана куйды:
– Кара син моны, кара! Шул кадәр бирелгәнлек! Эт тә хуҗасына шушы хәтле тугры була алмыйдыр. Рәхмәт, дус кеше. Бетте, ачуланма. Мин аңа кагылмыйм, тырнагым белән дә чиртмәм, курыкма. Йә җибәр.
– Саклап торам, тавыш чыгарасы булсаң…
– Әйтәм бит, сүзем генә бар, бер генә сүз.
Ильяс читкәрәк тайпылгач, әкрен генә, сак кына ишек ачып Юлдыбай тәки хатыны янына керүгә иреште. Тавыш чыкмасына ышанып җитмәгәнлектән, Ильяс ишек яныннан ерак китми торды. теләсәң-теләмәсәң, ниндидер кыштырдаган тавышлар ишетелеп куя иде.
Ә бер малне... нәрсә, ничек?.. Карават, карават шыгырдавы. Рәгыйдә уянып, сикереп тордымы әллә? Шулай бугай. Әнә ул:
– Аһ! – дип ыңгырашып куйды.
Маратның «Тшш!» дигән ымлыгыннан соң, гүяки тынычланды.
Тик… бераздан…
Бераздан коточкыч хәл – оятыңнан егыл да үл!
Әйе, әйе, караватның кабахәт шыгырдавын теләсәң-теләмәсән дә ишет. Житмәсә әле, Ильяс исеме телгә алына. Юлдыбай, әлбәттә, аның хакында:
– Ул китте, китте, курыкма! – дип хатынын алдый.
Тегесе аллә чынлап ышана, аллә бүтән сәбәп белән – тавыш чыгармый, тынычлана, тына. Шуннан файдаланган ир жәнлек үз шөгыленең бөтен кайнарлыгын шыгырдык оятсызлыкка әйләндереп гамәлен азагына житкерә, шыңшый, улый, һәм, ниһаять тына.
Ә Ильяс? Ул нишләргә тиеш иде? Нишләде? Ник хатының белән ямьсез йоклыйсың дип, тавыш кубарырга тиеш идеме ул? Шайтан орган, Марат үзе бәйләнергә, Ильясның үзен оялтырга тиеш ләбаса! Ник кешенең хатыны белән ятканын тыңлап торасың дип бәйләнергә хаклы ул. Шуннан? Ильясныңмы хакы юк? Үзе кагылырга курыккан изге затны, әүлиягә тиң Рәгыйдәне, жыр тудыруга сәбәпче була алган Хәмдияне, Асылъярны… тагын, тагын күпме каһарман кызларның барысын берьлы мәсхәрә итү – Ильясның ишек төбендә калганын белгән килеш, юри, үч итеп эшләнгән гамал кабахәтлек түгелмени? Әхлакка хыянәт түгелме?
Жинаять! Кешелек затына хыянәт!
Моның өчен жәза тиеш. Ләкин нинди җәза?
Нинди җәза бирә ала Ильяс? Нәрсә генә кулыннан килә аның?
Бер генә эш килә аның кулыннан. Хәзер, берничә минуттан чыгачак Юлдыбай. Чыккач та, бер сүз әйтмичә генә, үзенең бөгелми торган кулы белән, ярыйсы ук каты йомарлана торган йодрыгы белән әшәке жанның колак төбенә тондырачак. Карар әзер. Әзер карар белән каты-каты басып йөренгән Ильяс, шул рәвешле, Марат белән араны өзәчәк.
Шулай. Чыкты Марат. Чыраенда ачу галәмәте калмаган. Елмая хәтта. Тугарылып калды Ильяс шул кадәр шат йөзгә карап. Йодрык булып төйнәлергә тиешлеген кул бөтенләй онытты. Ләкин якты чырай алдакчы иде. Марат кояштай елмайган килеш:
– Әх, син! Изге жан! – дип, әйтерсең, мәсхәрә итте.
Әйтерсең, нәрсәдер белә. Янәсе, Ильяс булдыра алмаганны адәм төсле бәндәләр әнә ничек җиңел башкаралар!
Баш бетте – хыялдан, изгелектән, матурлыктан берничә генә минут эчендә бер нәрсә дә калмады. Хыялны, изгелекне, матурлыкны берничә минут эчендә изде дә чыкты Юлдыбаев! һәм шулай ук Ильясның кешелеген, ирлеген, намусын таптап, җимереп, кырып, юкка чыгарып китте. Кай арада!
Шуннан соң Рәгыйдә кем булып кала инде?
Ильяс үзе кем?
Бетте, уйларга җай бетте. Уйласаң, харап башың!
Исән чакта юлыңда бул. Болай да артык соңга калдың.
Саубуллаша, имеш. Саубуллаштың менә. Дөньяга күренергә оят.
Кичтән ул Манчаровский белән әле тагын бер кат күрешергә, артистлар төялеп киткәндә озата калырга вәгъдә биргән иде. Вәгъдәдә торыр рәт калмады. Фатирына барып, биштәрле капчыгын асты да, сугыштан кайткандагы кебек, ләкин жиңеп түгел, жиңелеп, бәлки йортсыз-җирсез сукбай мисалында, тагын юлга чыгып китте. Инде ничәнче кабат! Ник тынычлана алмый, догасыз әрвах сыман кубарылып йөри ул? Ник бер җирдә туктала алмый? Өендә, гаиләсендә?
Инде җиткәндер. Ак тәүбә, кара тәүбә. Череккүленнән – туган, үскән, инде менә ил агасы булырга тиешле яшькә җиткән урыннан көннәренең иң соңгысынача купмаячак, кузгалмаячак.
* * *
Дөресен әйтик, авыл Ильяс юклыктан артык зарыкмаган иде. Әллә нинди үзгәрешләр булгандыр дип кайтса, һич сизелерлек түгел – ул киткәндә ничек, кайтканында шулай. Авыл тормышы табигатьнең үзе кебек – әйтерсең, мәңгелек торгынлык. Дөньяның күзгә күренә торган үзгәреше – ел фасылларыдыр. Аерма шул яклап кына күзгә чалынды – киткәндә Ильясны ап-ак кыш озатса, хәзер ямаулы яз каршылады. Күрше-тирәдә дә әллә ни яңалык күзгә ташланмый – үлем-җитем булмаган, Аллага шөкер. Хатын, балалар, мал-туар шулай ук исән. Ягъни дип сөземтә чыгарсак, шул, китеп тордымы Ильяс авылдан, юкмы – авыл өчен барыбер иде. Беркемгә файдасы тимәсә дә, зыяны да тимәгән. Шулай да бер бәләкәй генә аерма бар икән, балалар сагынган иде.
Гадәттә балаларны махсус рәвештә сөюне ясалмалык дип исәпләсә дә, бу юлы исә үзенә охшамаганча эшләде – кулдан төшкәннәренә инде өч-дүрт ел булса да, кыз балаларын кулына аңлы рәвештә алып, гаделлек өчен чиратлап, махсус рәвештә сөйде. Ә малай инде зур. Әтисе кайтып кергәч тә китап-дәфтәрләрен алып ишек төбенә килде дә, бераз вакыт әтисен биленнән кочаклап торгач, мәктәбенә китеп барды.
Ә бичә? Бәһрәмия?
– Ә-ә, язган мал, кайткан икән әле, – дип, якты ук диярлек караш ташлады да үз эшләрен дәвам итте. Билгеле инде, әгәр теләгең булса, өйдә ир-атка да шөгыль табарга була. Димәк ки, тагын китте яшәү арбасы тәгәрәп, гомер-бакый тәгәрәгәнчә.
Өйдәге вак-төяк шөгыльдән тыш, колхоз идарәсе яңа вазифа йөкләде. Фермада җайсызрак икән хәлләр – сыерлар күтәрәмгә кала бара. Ящур дигән үләт кыра малларны. Ачлыгын әйткән дә юк. Әзрәк тәртипкә китерә алмассыңмы, ни дисәң дә хатын-кыздан куәтлерәксең бит әле, эшләп кара, дигәч, күнде Ильяс. Аның өчен бу һич тә ят гамәл түгел, теге елларда көтүче булып мал холкы шактый өйрәнелгән бит. Көтүчелектән мөдирлеккә үрли икән, бик хуп, кеше үсә дигән сүз!
Ләкин аны беркайчан да көтүче дип, хәзер исә «завферма» дип атарга җыенмадылар. Кушаматы һаман искечә кала бирде – «Артиҫт», Элек шаянлыгы, шуклыгы өчен шулай атасалар, хәзер исә чын артистлар белән театр уйнап йөргәне өстәлде.
Тормыш арбасы дидекме? Әйе, тәгәри бирде. Күзгә күренгән үзгәреш – ямаулы яз яшел язга юл биреп, гөрләвекләр шавы яфраклар шыбырдавы белән алмашынды. Жир яшәргәч, болынга төс кергәч, азрак рәтләнмәсләрме дип, Ильяс сыерларны җәйләүгә чыгару мәшәкатен үз өстенә алды.
Шул көннәрдә Дүртөйле колхоз-совхоз театры безнең районга килгән икән, дигән хәбәрләр йөрде. Йөрәге сагыштан ярсып, берничә кабат тагын дөпелдәп куйса да, елның әлеге фасылында малларның каны мәхәббәткә тарткан шикелле, тыелгысыз теләге туса да, үзен тыя белде, теләген йөгәнли алды Ильяс. Башын иеп телен тешләп йөрсә йөрде, мәгәр театр спектакльләр күрсәткән авыллар ягына борылып карамады. Артистлар хәтта ки Череккүлнең үзенә килеп чыккач та мыегын да селкетмәде. Ире нинди бәндәләр белән йөргәнне белер өчен барган Бәһрәмия болай ошатып кайткан уеннарын. Мәгәр бөтен хәбәре:
– Хәйран килештерәләр, – дигәннән ары узмады.
Ильяс исә: «Бик шәп, афәтле болыт читләтеп узды», дип, яңадан тыныч күңел белән үз эшләрен дәвам итте.
Елга буенда көннәр буе чемченеп йөргән малларны саздан да яман баткак ферма утарында яткырып йончытмас өчен, төнгелектә дә болында калдыру мәслихәт күрелде. Колхоз идарәсе ярдәме белән шунда утар сымаграк нәмәрсә әтмәлләделәр. Моның өчен елга буендагы чаукалыкта казыклык-киртәлек агач кистеләр, Ферманың бердәнбер аты белән шул агачларны алырга килгән иде Ильяс. Үлән чемченә торсын дип, атның тезгенен бушайтып, аркалыгын төшергәч, яшь имәннәрне ташый һәм арбага китереп сала башлады. Жилкәсендә күтәреп бер китерде, ике китерде, ә өченче килүендә, Базы ягыннан әллә нинди матур, таныш тавыш колакка чалынгандай тоелып, тынып калды, Тыңлап торды, Әмма атның үлән кетердәтүеннән башка, алгарак кузгалганда арба шыгырдавыннан башка, бүтән ым-шым ишетелмәде. «Артык сагынам, ахрысы, шуңа күрә, колак юкны ишетергә тырыша», – дигән нәтиҗә ясап, яңадан агачлыкка кереп китмәкче иде… тагын! Тагын матур һәм үзәк өзгеч таныш тавыш!
Инде шик юк, колак иҗаты, җан алдануы гына түгел, чын тавыш иде. Шуңа ышанган Ильяс ашыгыч эш төшкәндәй Базы ярына таба йөгерә-атлый төшеп китте. Житте яр буена. Караса, теге якта… Йә Алла, теге якта, йөз, йөз илле метрлы гына арада! Кемнәр диген! Ул – Рәгыйдә! Аның янында – Сәрия. Сәриядән арттарак Юлдыбай бугай. Аргы ярдагы карт өянке төбенә килгәннәр дә шуның күләгәсендә ял итәләр. Ни хакындадыр сөйләшкән, бәхәсләшкән булалар.
Ильяс бирге ярның актык чигенәчә килде дә, шунда, үзе кагарга җыенган казыкларның берсе сыйфатында, катты да калды. Әйе, каккан казык сыман, сихерләнгән сыман, селкенергә дә куркып торды. Аргы ярдан күзләрен аера алмыйча торды. Яшьләнгән күзләрен сөртмәгәнгә күрә, аргы яр гадәттәгедән дә матуррак, яктырак булып, ямь-яшел дулкыннар уйнаган төсле ялтырый, балкый иде. Бу кадәр дә яшь һәм яшел төсләрне, тере дулкыннар уйнавын, җилнең күзгә күренеп дулкынлануын Ильясның үз гомерендә беренче мәртәбә күрүе иде. Шул хәтле тиз үзгәрсә дә үзгәрә икән табигать! Аргы якка карамаганга биш былтыр. Нинди гүзәллектән үзен мәхрүм итеп яшәгән икән Ильяс!
Әйе, аръяк искиткеч ямьле, гүзәл, сихерле – оҗмахның нәкъ үзе. Ә андагы кызлар хур кызларыдыр.
Шулай әсәрләнеп күпме торгандыр, бермәлне аргы ярдагы чыр- чу тынып, Рәгыйдә дә ярга басып, мөгаен, ул да үз күзләренә ышанмыйча һәм күргәнен саташуга юрап, басып торгандыр. Әйе, ул Рәгыйдә! Бүтән кем булсын? Бүтән кем шулай бөтен барлыгы белән, ихлас омтылу белән яши, тоя, кичерә алсын! Ул! Рәгыйдә!
– Рәгыйдә! Рә-гый-дә-ә!
Бер ярдан икенче ярга әнә нинди матур исем яңгырап чыкты бит. Һәм икенче яр да җавапсыз калмады:
– Ильяс абый! Илья-а-ас! Һәм куллар, куш куллар болгап чакыру тиз арада бәйләнешле сүзләргә әйләнде:
– Бу якка, бу якка чык, Ильяс абый!
Мөмкин түгел дигәнне аңлатып Ильяс мескен җилкәләрен җыерган була, ике кулын очмас канатлар итеп җәя – бернишләп булмый, янәсе, су суык, тирән.
– Сикер, Ильяс абый, чык! Көтәм, Ильяс! Бүген китәбез, актык көн! Күрәсең килми әллә? Ильяс!
Мондый чакыруга эчендә җаны булган теләсә нинди туң бәндәнең дә йөрәге эрер иде дә, шушы язгы суга кушылып агар иде. Ә йөрәге бозмы Ильясның? Ташмы? Юк, боз түгел, таш түгел, юк, аның йөрәге – балавыз, эреде, акты. Бетте Ильясның йөрәге, юкка чыкты.
Йөрәкне юкка чыгарган иң зур сәбәп – теге якта суга төшмәкче булып, Сәрия кулыннан ычкына алмый Рәгыйдәнең үрсәләнүе.
– Минем әйтәсе сүзем бар! – Сәриягә борылып, аңа ялвара. Җибәр, Сәрия, җаным! Сәрия!
Бу сүзләрне ишетсә дә аңламаган Ильяс барыбер баскан урынында калырлык түгел иде инде. Аягындагы кирза итекләрне салып атты да сикерде! Алкып аккан, әле җылынып өлгермәгән салкын суга ташланды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com