(Ахыры.)
Дəваханəдəн чыккан мизгелдə
Камалның күзе алдыннан бөтен тормыш юлы йөгереп үтте. Күпме тырышлыклар, тренировкалар, дан яулаулар
заяга киттемени? Бəлки, бу язмыш
каһəредер? Күпме боксчыларны нокаутка җибəреп, зур спорттан китəргə
мəҗбүр итте бит ул. Рингта сыны катып
тəгəрəп ятучыларының берсе дə аңа
яхшылык телəмəгəндер, мөгаен. Шул
начар уйлар, яман телəклəр тəэсир
итмəде микəн аңа? Хəзер үзе дə
көндəшлəренең язмышын кабатларга,
бүлмə тулы медальлəре, кубоклары
белəн упкынга тəгəрəргə тиешмени?
Ул нəрсə өчен яшəде соң? Юк! Ятып
калганчы атып калырга, ярдəм сорарга кирəк. Əти-əнисенə əйтеп торуның
бер файдасы да булмаячак. Байморат
Байназарович белеп калса, клубтан
гына түгел, уку йортыннан да очуы
да бар. Нишлəргə? Тукта əле. Теге
чакта, турнирдан соң аның янына бер
бəндə килгəн иде бит. Камалның исем-шəрифлəрен белешкəч: “Кагыйдəсез
сугышта катнашырга телисеңме?”
– дип сорады. Камал ул чакта җавап
бирмəгəн иде. Җирəн мыек сузган визитканы дорфа гына тартып алган иде.
Кая ул визитка? Тəк, бу кесəдə юк, түш
кесəсендə дə күренми. Ə, менə монавы, ахры. Таушалып, бөгəрлəнеп бетсə
дə, саннарын танырга мөмкин. Камал
калтыранган бармаклары белəн кесə
телефонының төймəлəренə баскалады.
– Алло! Мəһди Нəҗибəковичмы?
– Əйе! Ə сез кем буласыз?
– Камал...
– О-о-о! Миңа Камал үзе шалтырата. Безнең тəкъдим турында
уйландыңмы?
– Əйе!
– Бик яхшы! Бүген сəгать дүрттə
“Метрополь” ресторанында көтəм.
– Кагыйдəлəрне тыңла һəм исеңдə
калдыр, – диде төлке күзле, шакмак
күзлекле Нəҗибəкович, көндез очрашкач. – Төп кагыйдə: алыш кемдер
җиңгəнчегə кадəр дəвамитəчəк. Нинди
алымнар белəсең, барын да кулланырга ярый. Катнашкан өчен йөз мең
сум акча алачаксың. Җиңгəн очракта бу сумма күпкə артырга мөмкин.
Көндəшең кем дисеңме? Дагстан егете Гаджи Алиев. Кикбоксинг буенча
Европа чемпионы. Лəкин курыкма, син
аңардан көчлерəк. Так что, яхшылап
əзерлəн! Очрашу ике атнадан.
Камал, рестораннан чыккач, тел
очында торган кофеның ачы тəменнəн
котылырга телəгəндəй, ак карга лач
итеп төкерде. Бу очрашу хакында
Байморат Байназарович та, əти-əнисе
дə, гомумəн, беркем дə белергə тиеш
түгел. Иртəгə берни дə булмагандай эшкə, күнекмəгə барырга кирəк.
Чире турында белеп калсалар, аны,
искергəн əйберне чүп савытына
атып бəргəн кебек, клубтан куачаклар. Ярдəм кулы сузучы табылмас. Берсенең дə, хəтта аның исəбенə
дан казанучыларның да акча түгəсе
килмəячəк. Шуңа күрə гадəттəгечə
күнекмəлəргə йөрергə. Эшне ташларга да, сəламəтлек мөмкинлек биргəндə
залда шөгыльлəнергə. Башка чара юк!
Кызганыч, башка бернинди чара да юк!
Фатирын ачып булашканда кемдер
иңбашына кагылды. Сискəнеп борылган иде – битендə йомшак, кайнар
иреннəр тойды. Өченче катта яшəүче
Динара бит бу.
– Котлыйм! Җиңүең белəн ихлас котлыйм! Бүген кич нишлисең?
– Йоклыйм!
– Əйдə кинога барабыз! Мин билет ал...
– Юк!
Камал кырт кына җавап бирде дə
ишекне шапылдатып япты. Егетлегенə
тап төшерерлек хата ясаганын аңлап,
янə ишекне ачса, анда нəфис хушбуй
исе генə калган иде. Динараны яратмаса да, дөресрəге, яратмаска тырышса да, битараф та түгел иде ул.
Аның саф чишмə чылтыравы кебек
күңелне назлаган ягымлы тавышы,
биленə кадəр сибелгəн чəче, нəрсə
генə кисə дə килешкəн, яшь каенныкыдай гүзəл буй-сыны да үзенə тартып
тора. Егет аны гел уйлап йөрмəсə дə,
кызны күргəн саен йөрəге əллə нишлəп
киткəлəде. Лəкин мəхəббəт алгысытуына бирешмəде. Җанын тимер сейфка биклəп сакларга тырышты. Бүген бу
сейфның йозагы чак ачылмый калды.
Димəк, бу йозак мəңгелек түгел һəм
ул килəчəктə ачылачак. Əмма Камал
мəхəббəт өермəсенə элəгергə тиеш
түгел. Бу өермə, дөресрəге, цунами,
вакыты җиткəч, аны барыбер үз эченə
йолкып алачак. Тик Камалга иртəрəк
əле. Башта карьера, йорт, машина, аннан гына хатын, бала, имин тормыш...
* * *
Каршында басып торган бəндəне беренче тапкыр гына күрүе. Йомры зур
башлы, җирəн сакаллы, бөдрə чəчле,
озынча бөкре танаулы егет, чабышкы
ат сыман, урынында биеп тора. Ул
да Камалны белми. Лəкин алар, берберсен тəү тапкыр гына күрсəлəр дə,
кан дошманнар кебек сугышырга,
кайсыдыр имгəнгəнче, хəле бетеп ауганчы сугышырга тиешлəр. Ни өчен?
Кем өчен? Корсакларын сəлендереп,
кəнтəйлəр кочаклап утырган тук йөзле
акча кортларының күңеле булсын
өченме? Алар тагы да баесын, тагы
да борын чөйсен өченме? Их! Шушы
бəндəлəрнең үзлəрен язгы əтəчтəй
канга туздырып сугыштырасы иде дə
соң! Акча юк. Юк! Аннан, акчасы булса, ул монда басып торыр идеме ул!
Дагстан баһадиры да бу кырыс спортка юкка гына килмəгəндер. Мөгаен,
аңа да, таулар арасында урнашкан
авылындагы туганын дəвалау өчен,
əлеге дə баягы акча кирəктер. Югыйсə,
кемнең тиктомалга авыз-борынын
җимерттерəсе килсен? Бəлки, аны
мəҗбүр иткəннəрдер, кем белсен?
Бүген беркем дə бирешмəячəк,
беркем дə артка чигенмəячəк. Камал
өчен бүгенге алыш – якты килəчəк
ишегенең ачкычы. Лəкин бу ачкычны кулга төшерү өчен, əкияттəге сыман сигез башлы аҗдаһаны җиңəргə
кирəк. Телəгенə ирешерме? Үз көченə
ышанса да, сызлаган умыртка сөяге
сулкылдап-сулкылдап ала. Аркасы
авыртмасамы... Җитте! Башны уйлардан бушатырга вакыт. Ул хəзер
көндəше турында гына уйларга, аны
җиңү юлларын эзлəргə тиеш. Бу
дөньяда – ул һəм көндəше, көндəше
һəм ул гына. Тирə-якта җикеренгəн
кешелəр дə юк, аркасы да
авыртмый, аңа акча да кирəкми. Бары
тик көндəше генə бар. Алар бу дөньяда икəү генə.
Ак күлмəкле судья чыгып, йодрыкларын йомарлаган егетлəргə бер-беренə
ташланырга əмер бирде. Дагсттан
баһадиры аяклары белəн селтəнергə
тотынды. Камалның танау очында
бер-ике тапкыр табан ялтырап калды. Ул читлекнең əле бер, əле икенче
ягына чигенде. Кан күрергə ашкынган
халык сызгырырга, аяк дөбердəтергə
тотынды. Камал, көндəше янə һөҗүм
иткəч, читкə тайпылды да, бар көченə
аның иягенə берне кундырды. Кавказ
егете чайкалып, читлеккə тотынып
торды-торды да акрын гына сузылып
ятты. Камал алга таба атламакчы
иде, аркасы үтереп авыртуга, урынында кадаклангандай катып калды.
Аныңчы көндəше һушына килеп торып басты һəм Камалга сикереп типте. Күзеннəн ут очкыннары чəчелгəн
егет, барып төшеп, хəрəкəтсез калды.
Авыз-борыныннан кан ургылып, түше
буйлап йөгереп келəмгə җəелде.
Алыш көтелмəгəнчə тəмамлануга
Дагстан егетеннəн башка беркем дə
шатланмады. Оештыручылар акчаларын суга салганнарына, көчергəнешле
алыш күрə алмаганнарына пошынды.
– Тор!
– Сугыш!
– Слабак!
– Ну!
– Эй!
– Давай!
Зəңгəр шортылы бер егет ята.
Яралы боланга ыргылырга əзерлəнгəн
ау этлəре кебек ырлаган халыкка игътибар итми. Дөресрəге, игътибар
итəрлек хəле дə, рəте дə юк. Кем соң
ул? Нəрсə эшлəп ята? Эчке əгъзалары
өзелгəн кеше кебек, ник сорау билгесе
рəвешендə бөгəрлəнгəн? Татами7 нинди кызыл тапларга тулган? Чү, кызыл
тап дигəне кан түгелме соң? Кемнең
каны? Шау-гөр килеп акча сипкəн халыкка йонтач, юан кулларын сузып,
туптай йодрыклары белəн күкрəген
төйгəн сакаллы бəндəнекеме? Юк!
Аның алтын тешлəре ялтыраган, колагына кадəр ерылган зур авызлы
йөзеннəн шатлык нурлары сибелə,
өстенə, киң җилкəсенə, манма су булган аркасына акча кары ява.
Аяк астында кымшана да алмыйча
ятучыга гына берни дə кирəкми. Нəрсə
булды соң? Ул бернəрсə дə хəтерлəми.
Нишлəп ята ул? Нигə ята? Үтереп аркасы гына авырта аның. Əйтерсең
дə, умыртка сөяге чəрдəклəнеп, җебе
өзелгəн муенса төймəлəредəй булып
татамига сибелгəн дə, тəне камырга
əйлəнеп, таралып төшкəн. Əйтерсең
дə, умыртка сөяген, бөтен нерв
җеплəрен өзгəлəп суырып алганнар.
Торып карарга кирəк. Кара əле, кулы
тыңламый. Бармак очларын гына чак
кыймылдата ала. Аякларын бөтенлəй
сизми. Алар бармы соң? Əллə аларны өзеп алып, ерткычка əверелгəн халыкка ыргытканнармы? Юк! Əнə бит,
икесе дə исəн-сау. Тик хəрəкəтсез. Ə
бу юлəрлəнгəн халыкка нəрсə кирəк?
Əллə ул аларга берəр нəрсə тиешме?
Җимерек танавыннан кан агудан туктасын иде, ичмасам. Җитте инде, туктарга вакыт. Кешедə биш-алты литр
кан гына була дилəр бит. Ə ул бөтен
татамины канга буяган.
Менə күзе алдында күренеп-күренеп
алган кара нокталар тора-бара зурайдылар. Башта алар ручка очы кебек кечкенə генə иделəр, аннары ун
тиен хəтле булдылар һəм бераздан
биниһая зураеп аның үзен йоттылар.
Ул караңгылык эченə чумды. Ниндидер
тавышлар ишетсə дə, башын як-якка
боргаласада, беряктылыкнурыдакүрə
алмады. Вакыты-вакыты белəн тəне
һавага күтəрелгəндəй, канат кагарга
маташкан коштай тоелды. Бераздан
караңгылык аны тəмам йотты. Һушын
югалта түгелме соң ул? Каядыр аска,
салкын коега төшкəндəй тоела. Аһ,
тукта... Бирешмəскə... Хəлсезлəнгəн
тəнен тыңлатырга тырышса да, зур
диңгез балыгына охшаш караңгылык
аны барыбер кабып йотты.
Ак халатлы кешелəр чыгып, дертмерт калтыранып яткан егетне носилкага салып алып китте. Аны
канəгатьсезлек белдергəн авазлар
озатып калды:
– Трус!
– Җебегəн!
– Ахмак!
Татамига чираттагы гладиаторлар
чыкты.
Камал бер уянганда янында елыйелый үксеп беткəн əти-əнисе утыра
иде. Аскар Гафуановичны, Дагстан егетен, Динараны, Əгълəм Вəлитовичны,
Мемфисны да шəйлəгəн кебек. Менə
аны, аркасы үтереп авырткан килеш
каядыр алып киттелəр. Күзенə дүрт
түгəрəктəн ут яктысы төште, ул йокы
базына чумды. Əллə үлде, əллə чынлап та йоклап китте.
Икенче уянганда бөтенесе дə елмая иде. Əнисенең
шатлыгы эченə сыймый. Динара
чəчəклəрдəн дə матуррак булып балкып утыра. Байморат Байназарович та
артык ачулы түгел. Нəрсə булган аларга? Нигə шатланалар? Ул җиңелде бит.
Җитмəсə, аркасы да имгəнде.
...Умыртка сөягенə операция ясау
өчен зур күлəмдə акча кирəк булуын Камал соңыннан гына белде.
Операция кичектерелсə, калган гомерен
инвалид коляскасында уздырасы булган. Бəхеткə, яхшы кешелəр
ярдəмгə килгəн, Аскар Гафуанович,
хəтта соңгы сугыштагы көндəше
Дагстан егете акчалата ярдəм иткəн.
Төшке аштан соң палатага ак халат
ябынган Байморат Байназарович килеп керде.
– Ну, хəллəр ничек? – диде ул коры гына.
– Үзегез күргəнчə.
– Да-а! Котны алдың бит син. Иң
өметле боксчымны югалта яздым.
– Сез аны инде югалттыгыз
түгелмени?
– Соң син бит ярты елдан янə рингка
чыга алачаксың!
– Ə чемпионат?
– Мемфис барачак. Ə сиңа бер яхшы
хəбəр бар.
– Нинди? Əллə клубтан кумыйсыз?
– Син нəрсə сөйлисең? АКШтагы
коллегаларыма синең алышлар
төшерелгəн тасманы җибəргəн идем.
Караганнар. Ошатканнар. Юк-бар
белəн мавыгып йөргəн чагыңда океан артыннан хəбəр килде. Синең
белəн Дон Кинг үзе кызыксынган. Так
что, безне алда яңа җиңүлəр, баш
əйлəндерерлек карьера, МэдисонСквер-Гарден8 көтə. Менə контракт.
Танышырсың да, моннан чыккач,
имзаңны куеп миңа бирерсең.
* * *
Ул терелеп дəваханəдəн чыкканда тышта кыш хакимлек итə иде.
Бүген дə Суык бабай беркемгə дə
тынгы бирми. Тукталышка килгəндə
һəммəсен биергə əйди. Берсе дə баш
тартмый. Пималар да, затлы ботинкалар да дəррəү тыпырдый башлый.
Камал да тукталышка килеп басты.
Буыннарында хəлсезлек. Бар тəнендə
ниндидер ап-ак бушлык. Элекке
халəткə кайту өчен бихисап тренировкалар кирəк булачак. Элек ул мондый
гына салкыннарга ыжлап та бирми
иде. Хəзер исə салкынның зəһəре
җелеклəренə төшеп бара.
Камал, калтыранып, кулын кесəсенə
тыкты. Сул кесəсендə нинди кəгазь ул?
Ə-ə, контракт ласа. Аны, Байназарович
əйтмешли, «баш əйлəндерерлек»
биеклеклəргə күтəрер тылсымлы билет. Əмма кирəкме соң Камалга ул
биеклеклəр? Кирəкме алтын тауларга илтер билет? Уйларын үзе белəн
биергə кыстаган Кыш бабай бүлде.
Камал тыпырдарга дип аягын күтəргəн
иде генə, 77нче маршрут килеп җитте.
Егет ялт сикереп менде дə, Суык
картка күз кысып, туң шəһəр кочагына юл тотты. Автобус кузгалып китеп
бераз барган иде, ажгырып килгəн
машиналарның тəгəрмəчлəре астына бозлы тəрəзə ярыгыннан вак-вак
кəгазь шəлкеме сибелде.
Кəгазь кисəклəре, кар бөртеклəре
белəн узыша-узыша, бер-беренең
башына басып, кечерəклəрен таптап,
почмакларын җимереп, имгəнə һəм
бəрелə-сугыла җиргə ашыктылар.
Анда аларны нəрсə көтəсен, тормышлары ничек тəмамланасын гына берсе
дə белмəде...
_________________
6 Хук – ян-яктан сугу
7Татами – дзюдо, айкидо белəн шөгыльлəнү өчен келəм
8 Мэдисон-Сквер-Гарден – Нью-Йорктагы данлыклы спорт комплексы