Узган язда, әниләр көне алдыннан, мин нәнәем янына авылга кайткан идем. Нәнәемнең өе бик матур җирдә урнашкан.
Иртән уянып, тәрәзәне ачтым. Тышта матур итеп кояш балкый, һава искиткеч саф! Һәм шулчак... ишеттем мин аларны. Сыерчыклар! Агачларда, куакларда сыерчыклар сайрый. Аларның тавышы бөтен ихатаны тутырган. Нәнәем яныма килде дә минем кулымнан тотып: "Бу – сыерчыклар кайткан. Алар безгә яз алып кайткан", – диде.
Без озак тыңладык аларны. Нәнәем сөйләгәнчә, сыерчыклар һәр ел шул ук вакытта кайталар. Аларның сайравы – табигатьнең иң матур бүләге. Ләкин без, шәһәр кешеләре, моны еш онытабыз. Телефоннарга, шау-шуга чумып, табигатьнең моңын ишетмибез.
Мин шунда аңладым: сыерчыклар гына түгел, нәнәйләребез дә, әниләребез дә безгә яз алып кайта. Аларның мәхәббәте, назлы сүзләре безнең күңелләрне җылыта. Тик без аларны тыңлыйбызмы? Аларның йөрәк тавышын ишетәбезме?
Ә бит әниләребезнең, нәнәйләребезнең һәр сүзе – безгә бүләк!
Уфа университетының 4 курс студенты.
Автор фотосы.