Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 март , 17:12

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (14)

Ильяс аның янына ашыкты һәм алар караңгы өйалдында бергә кармалана-кармалана, бер-берсенә «ялгыш» елыша-елыша, өй ишегенә таба атладылар.

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (14)
Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (14)

Бөтен гәүдәсе калтырап куйды Ильясның. Зыяратка аркасы белән борылып, гәүдәсен турайтты, күзләрен, битләрен сыйпады. Аннары, кайтыр якка күпмедер атлагач, күңелендә җыелган яман ачылыкны беркемгә дә юнәлтмичә төкерде дә түбән якка төшеп китте.

Фатирга урнашкач, ул, әйберләрен калдырып, хуҗабикә белән ике-өч кенә сүз алмашып чыгып киткән иде. Хәзер өйдәгеләр төшке ашка, өстәл янына җыелышкан икән. Капкадан узгач тәрәзә аша шуны шәйләде Ильяс. Үзен тыныч халәткә көйләп ишекне ачты. Ачты да, ни булганын тагы абайламыйча, аңышмыйча, ишек төбендә катып калды. Ник?

Ник икәнлеген соңрак төшенде.

Әйе, ишекне ачып керде ул. Исәнләште. Һәм шул арада өстәлнең бирге ягындагы ике кызның берсе – кечерәге аңа шаккатып карап торганны күреп, үзе дә әллә ничек каушап калды.

– Исәнме, кызым! дип, балага, үз кызын күз алдына китереп, күңелендәге бөтен җылылыкны туплап эндәшкән иде, мондый ук җылы мөнәсәбәт күргәне булмагандырмы, әллә чынлап та үз әтисен сагынганга күрәме, кыз аңа авызларын мелт-мелт итеп бераз карап торды да, кычкырып елап җибәрде. Ильяс исә кинәт ташланып, күтәреп алды кызны, каты-каты кочып, иркәләргә кереште.

– Менә бит ул минем кызым, ничек үскән бит ул!

Бала ничек тиз елап җибәргән булса, шундый ук тиз арада чырык-чырык көләргә дә кереште. Шул кадәр ихлас көләргә бары тик сабый гына сәләтледер, сагынган әтисе кочагына алып сөйгәндә генә мөмкин булган чын сөенү белән сөенә беләдер.

– Әти! Әти! – дип, Ильясның җилкәсеннән кочаклап алды бала, аның битләренә үз битен куеп иркәләнде. – Әти кайтты, әти кайтты! Әти!

Өйдәгеләр Ильясның үзеннән һич тә ким аптырамаган, каушамагандыр. Алар да ни әйтергә белмичә, кузгала алмыйча утыра бирделәр.

Ильяс үзе дә баягы ярсуларыннанмы, әлеге көтелмәгән хәлдән, яңа бер җилкенү беләнме, баланы ихлас коча-коча, үбә-үбә, кат-кат иркәләгәннән соң, инде һәр нәрсәнең чиге-чамасы булганны хәтеренә китергәч кенә, кызны әнисенә бирәсе итте. Әнисе кул сузган иде, кыз тагын Ильясның җилкәсеннән кочаклады. Шулай шактый азапланганнан соң гына әни кешенең:

– Булды, кызым, абыйның юынасы бар, йә, җитеп торыр, ул китми әле, – дигәч кенә тынычлана язды.

– Абый түгел, әти! – әнисе тагын телсез калгач, үзе сорау бирде. – Ул китмиме?

– Китмим, китмим. Юынып кына алыйм да… Бергәләп чәй эчәрбез. Булдымы? Менә шулай. Акыллы кыз бит син, үскән кыз.

Кыз, ниһаять, әнисе кулына күчкәч, Ильяска карап шундый матур елмайды, нәкъ менә Ильясның үз кызлары шикелле инде. Кызлары искә төшеп, йөрәге тагын җилкенеп, чәнчеп куйды. «Ә син йөрисең монда хуҗасыз эт сымак!» – дип, эченнән үз-үзен әрләргә тиеш тапты.

Кич, билгеле инде, Ильяс клубка юнәлде. Балаларның әнисе килмәдеме дип күзәткән иде дә, күренмәде. Балалары, бигрәк тә: «Әти кайтты!» – дип сөенгән кызчыгы яныннан китәсе килмәгәндер инде.

Төнлә кайткач, тавышсыз-тынсыз гына ятты һәм иртүк торып бераз капкалагач, баланы уятып бер сөясе килсә дә, кичәге кебек өзгәләнмәсен дип, күз белән генә хушлашуны мәслихәт тапты. Хуҗабикәгә рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләп, тиз генә чыгып китү ягын карады.

Алда – тагын юллар. Ләкин юлларның нык кыскарганлыгы ачыкланды. Шуны бүтәннәргә ничегрәк, җайлырак итеп аңлату чарасын эзләп, берничә көн уйланып йөрде ул.

Бер авылга килгәндә, юлның юешлеген, юл катысының баткакка әйләнә башлаганын күргәч, күңелендә гүяки яңа сөенеч ялтырап китте. Сәбәп бар икән, уйлыйсы да булмаган. Сәбәп – яз. Иң кызыгы – моны кешеләргә аңлатып интегәсе юк. Арбаның бишенче тәгәрмәченнән аерыласы килмичә кем газаплансын! Төште калды ул – беркем сизмәде.

Ильяс шулай гына булыр дип фаразласа да, чынында икенче төслерәк икән. Авылга җитеп, квартираларга таралырга торганда, Манчаровскийны туктатты:

– Яз җитте бит, иптәш Манчаровский, ә?

– Бик әйбәт, хәере белән килсен.

– Авылның үз мәшәкатьләре… Мин китәрмен инде, – дигәч, Манчаровский актан-карадан сүз дәшмәс булды.

«Нәкъ шул – бишенче тәгәрмәч! Даһи фикернең кирәгеннән тиз раслануы гына бу!» – дип уйлап өлгерде Ильяс.

Хәер, монысы аның чираттагы ялгышы иде. Спектакльдән кайтканда башкалардан бераз арткарак калгач, үзенең уйланып йөргәнен җиткерде Манчаровский:

– Шулай инде, Ильяс дус, сәбәбең – тормыш таләбе. Гаиләң кайгырып көтә торгандыр. Дөресен әйткәндә, сине гел бушка эшләтү үзе бер оят. Тамак ялына…

– Әйттем бит, авылда анысы да юк дип.

– Анысы башка эш. Без бит үзенә күрә акча алган булабыз. Фактически әйтсәк, без дә шул тамак ялына йөрибез инде. Бары тик һәвәслек аркасында. Сине, ярый, хуҗалыгың көтә. Безнең ул да юк. Китәсең икән, без каршы түгел. Тик бер уй бар иде.

– Анысы ни?

– Ни дип… Сине озату кичәсе үткәрикме әллә дигән идек. Әгәр син каршы килмәсәң.

– Каршы дип… яхшылыкка каршы киләләр димени.

– Әйбәтрәк бер авылда. Яме?

– Йә соң. Мәшәкатьләнмәсәгез дә ярарые.

– Синең хакка бернинди мәшәкатьтән дә курыкмыйбыз.

 

* * *

Аралары чолан белән аерылган ике өйле йортның берсендә оешты мәҗлес. Өстәлдәге иң хөрмәтле сыйпар бөркелеп торган эре бәрәңге һәм Бөре заводыннан килгән көмешкә. Беренче апрельгә багышланган кечкенә шаяру: тәүге тостка бирелгән эчемлекнең көмешкә икәнен акыллы кешеләр генә сизәчәк, ә бүтәннәргә ул су булып тоелачак, янәсе.

– Яшәсен беренче апрель! Чөмердек!

Кемдер каш җыера, кемдер тыныч, кемдер пырхылдап стаканны шапылдатып өстәлгә куя. Шуларның берсе – Рәгыйдә.

– Нишләп, градусы җитмәдеме, әллә? – дигән була Илһам абыйлары.

– Сизелмәгән кая, Илһам абый. Шундый куәтле, эчеп тә булмый.

– Ә сиңа, Ильяс дус, ничек, шәпме көмешкә?

– Мондый да шәп көмешкәнең бер җирдә, беркайчан булганы юк, хәзер дә юк, булачагы да юк һәм…

– Һәм, һәм…

– Һәм булмасын, кирәге дә юк.

Мәҗлес халкы азмы-күпме көләргә азапланган арада Юлдыбаевның:

– Тапкан шаярыр нәрсә, карт дурак! – дигәне ишетелгәч, аңа борылып карадылар.

Нәтиҗә әзер:

– Сиздегезме, кемнең кем икәне ачыкланды. Инде килеп, акыллы затларга – көмешкә тәмен сизгәннәргә яңа тост тәкъдим итәбез.

Ләкин өстәлдә буш шешәләр генә утырып калган иде. «Бүтән юкмыни?» дип кызыксынды халык.

– Бар, бар, акыллылар өчен табабыз. Бар әле, Сәрия сеңелкәш, теге өйдән алып чык әле. – Кыз кузгалган арада елмайган була үзе. – Әйе. Жәл түгел. Анда өч бидрә тулы. Житмәсә, кое ерак түгел.

Тагын ризасызлык белдергән ымлык. Сәбәбе дә бар – кәефсез чагы Юлдыбаевның – икенче атна инде Рәгыйдә белән квартирга аерым керәләр. Мондый чакта шаяру кыендыр. Гаепкә алмыйк. Бәйрәм дәвам итә бит әле. Әнә, ике шешәне тукмак шикелле тотып, өченчесен күкрәгенә кысып, ишектән Сәрия керде.

– Әйдә, Сәрия. Булды, коя башлагыз.

Вак-төяк сүзләр, шаяртулар. Шулай берничә тост күтәргәннән соң, ниһаять, Манчаровский Ильяска карап елмайды:

– Инде килеп, синең үзеңнең әйтер сүзең юкмы, Ильяс дус?

– Сүз акча түгел, бездә дә булгалый.

Торып басты Ильяс. Чак кына уйланып торгач, сүз чынлап та табылды.

– Әйтәсе килгәнем шул гына, иптәш артистлар. Заман авыр, сезнең эшегез авыр. Иллә сез барыбер бәхетле, озын гомерле. Чөнки дип әйткәндә, үзегез бер генә кеше булып тусагыз да, күп-күп кеше булып яшисез. Берничә гомер кичерәсез дигәнем. Шулай яшәй бирегез. Исән-сау булыгыз. Калганы булыр. Рәхмәт сезгә.

Шулай дип ярты стаканны каплагач, башкалар да аннан калышмады. Мәгәр бөтенесе шома гына төгәлләнергә язмаган икән. Стаканның эченә үк керергә тырышкандай текәлгән Юлдыбаевның:

– Алланың кашка тәкәсе хөрмәтенә эчәргә була, – дигәненә каршы Фәрит:

– Аңларга да була, үзеңнән талантлырак кешеләрдән шулай көнләшәсең инде аны, – дигән иде, тегесе дөбердәп торып басты.

Кыяфәтендә һичнинди яхшылык галәмәте сизелми, корбанына ташланырга җыенган кара кош шикелле канатлары җәелгән иде. Бер, ике секунд… Ул Фәриткә ташланачак…

Шуны сизеп, башкалар да сикереп торды. Күзе булган кешегә: әгәр дә Фәриткә кул күтәрәсе булсаң, безнең белән эш итәчәксең, дигән кисәтүне күрмәслек түгел иде. Берничә минут шулай сүзсез күренеш хасил итеп тора-торгач, ниһаять, Маратның кабарган канат-каурыйлары шиңеп гадәти хәленә кайткач, бөтенесе бергә, дәррәү утырдылар.

Манчаровский гына, үзенең ихтыярын кырыс карашы белән мәҗлес халкына җиткерергә тырышкандай, кузгалмыйча утыра бирде. Башкалар утыргач та, һичбер каушау галәмәте сиздермичә, әйтерсең, баягы телсез, хәрәкәтсез бәрелешне юкка чыгарды, танымады. Хәтта елмая алды Илһам абыйлары.

– Дөрес булды, соңгы тостны, хушлашу тостын шулай аягүрә басып күтәрү югары әдәп билгесе булды. – Һәм шул урында сәхнәдәге кебегрәк итеп көлде. – Рәхмәт, җәмәгать. Инде теләгәнчә бәйрәм итегез – җырлагыз, биегез.

Шулай дип ул урындыгыннан купты һәм Ильяс янына килде:

– Иртәгә тагы безне күрмичә китмәссең бит әле?

– Сезне тагын бер күрмәйчә китү юк. Рәхмәт.

– Шәп. Алайса, иртәгә чаклы. – Аннары борылып башкаларга кул изәде. Иртәгә чаклы.

Рәгыйдә, бер сүзгә дә катнашмыйча, күрше бүлмәгә кереп китте. Яңадан чыкмасмы, саубуллашырга мөмкин булмасмы дип Ильяс озак кына көтсә дә, чыкмады. Инде бәлки йокыга да талгандыр.

Ильяс бернинди ниятсез ихатага чыкты. Баян тавышын һәм соңгы мәртәбә яңгыраган җырларны тыңлый-тыңлый, бер тирәдә хискә талыбрак йөренә торды. Мәҗлес бозыла язу аркасында җырның, музыканың тиешле югарылыкка күтәрелеп җитмәвенә карамастан, төн барыбер күңел кузгатырлык матур иде. Тик шунысы җитешсез –Рәгыйдә тавышы ишетелми. Өстәвенә, җыр көйләре тукталгач, бию көйләре тыңларга җыенган Ильясның бу өмете дә акланмады. Баян тавышы тынды. Озакламый баянлы әрҗәне аркасына аскан Фәрит Солтанов үзе күренде. Чыккач та Ильяс янына килде.

– Ә-ә, син мондамыни әле? Кайтабызмы соң?

– Рәгыйдә белән саубуллашып булмады, Нишләргә белмәйрәк  торуым.

– Теге калай әтәч китсен инде.

– Китә белер микән?

Фәрит җавап кайтарырга өлгергәнче, кызларның Маратны култыклап һәм әйдәләп чыгуын күргәч, икесенең дә эчләренә җылы керде, Бигрәк тә Ильяс, өстеннән тау төшкәндәй, җиңел сулап куйды.

Кызлар Ильясны үзләре кочаклап, өстәл янында әйтелгәннәрне кабатлый төшкәч, киткән чакта кул болгадылар. Шактый исереп олгергән Маратны яңадан култыклап, капкадан чыгып киттеләр, Ильясның исән һәм гарип кулын берьюлы кыскач, Фәрит нык адымнар белән боз бөртекләрен шатырдатып, китеп барды,

Аллага шөкер, шул рәвешле, Рәгыйдә белән хушлашырга туп-тулы мөмкинлек туды, һәм Ильяс яңадан өйгә кереп китте.

Эчкә узды, Рәгыйдә яткан бүлмә ишеге төбенә килеп, нинди дә булса аваз ишетелмәсме дип көтте, Бернинди тавыш әсәре сизелмәде, Гүяки, бүлмәдә беркем юк иде. Ул-бу була күрмәсен тагы.

Күңеленә курку иңгән Ильяс ишек шакыды. Менә шунда куркып кычкырды Рәгыйдә:

– Кем бар анда? – Тавышы еламсыр иде.

– Рәгыйдә, мин ием бу, Ильяс. Хушлашмакчы ием дә…

– Ильяс абый?

Ильяс ишекне ачты:

– Яраймы соң керергә? Әллә үзең чыгасыңмы?

– Кер, кер, Ильяс абый. Мин синнән курыкмыйм.

– Ярай әлсә, – дип Ильяс әчкә узды һәм ишекне сак кына япты.

Бүлмә караңгы булганлыктан, башта Рәгыйдә күзгә күренмичә, аның караватта ятып торганын чамаларга гына мөмкин иде. Шулай да бераздан бүлмә ярыклары аша төшкән зәгыйфь яктылык күзгә чалына башлап, аннары шәүлә рәвешле генә гәүдә барлыкка килде. Юрганын кочаклап, бер карасаң, нәрсә эшләргә белмәгәндәй, икенче карасаң, ым белән үзенә чакыргандай, талпынып куйгандай тоела иде. Ильяс моны үзенчә юрады – баягы күңелсез хәлдән соң тынычланып бетә алмаган,

Берсүзсез күпме торырга мөмкин – телгә килде Ильяс:

– Я, Рәгыйдә, исән бул инде.

– Ничек? Китәсеңмени? – Әйтерсең, беренче кабат ишетә.

– Китәм инде, Рәгыйдә.

– Ашыкма, сабыр ит. Хәзер, мин торыйм әле.

Эчке киемнән генә икәнлеге күренеп, һич югы шәйләнеп тора, тышкы күлмәген кияргә ашыкмый да кебек. Бер кулы белән карават башына тотынган, икенчесе белән чәчләрен учлаган хәлдә нәрсәнедер хәтеренә төшерергә тырышкандай башын ия төшеп тора бирде. Күпмедер вакыттан соң теләгән фикерен исенә төшерде бугай. Әллә нәрсәнедер хәл иттеме? Ихтимал, шунысы дөресрәктер. Менә ул янындагы урындык башыннан күлмәген алып, Ильяска чыгып торырга кушмыйча гына, киде. Аякларына оекбаш һәм шундагы чөйдән алып, өстенә пальто элде дә бер үк гаилә кешесе сыман, бик табигый рәвештә;

– Мин дә һавага чыгып, сулыш алыйм инде, – диде. – Син капка янында мине саклап тор. Теге явыз керә күрмәсен. Бар.

Мондый ышанычны ничек акламыйсың. Чыккач та Ильяс урам якка узды, Күктән төшкән фәрештә үзе дә аннан калышмады Ильяс капканы ачканда, ул инде баскычтан төшеп килә иде. Кулында комган да бар иде шикелле, Күктән төшкән фәрештә өчен монысы гаять тә мәзәк тоелганга, Ильяс ул кадәресен күрмәскә тиеш тапты.

Урамда җан әсәре сизелми. Дөнья тын, Шундый тын. Шау-шу сөя торган кеше булмасаң да, мондый тынлык сине тормыштан бөтенләй аергандай, бөтен галәмдә япа-ялгыз икәнлегеңне тоярга мәҗбүр итә дә, йөрәгең, бөтен күкрәгең әллә ничек җилкенә башлый һәм шул чакта кинәт; «Аһ!» – дип кычкырып җибәрәсең килә. Урамдагы кара-кучкыл бушлыкка карагач, күкрәк уртасында тагын шул сагыш кузгалып өлгерде инде. Мәгәр Рәгыйдә коткарды – аның күтәрмәгә баскан аяк тавышы шыгырдап куйгач, Ильяс үзенең әле бөтенләй үк ялгыз түгеллеген исенә төшерде.

Аяк тавышы тынды. Рәгыйдә Ильясны көтә бугай. Ильяс бәләкәй капканы ачып караса, нәкъ шулай – күтәрмә уртасында басып тора Рәгыйдә. Ильяс аның янына ашыкты һәм алар караңгы өйалдында бергә кармалана-кармалана, бер-берсенә «ялгыш» елыша-елыша, өй ишегенә таба атладылар. Караңгылык Рәгыйдәнең кулына ни тотканын күрмәскә тагын ярдәм итте. Шулай кыштыр-кыштыр эчке ишеккә җиткәч, Ильяс Рәгыйдәгә ялгыш ныграк бәрелеп, аны кочаклабрак куярга мәҗбүр булды да, шуның өчен гафу үтенде. Рәгыйдә исә, ваклыкларга игътибар итмичә, һичбер ымсыз-нисез ишекне ачты.

Ильяс аның өстеннән пальтосын алып, шинеле белән бер чөйгә элде. Аннары бая кешеләргә биер өчен бушаткан иркен урында йөренеп торды. Рәгыйдәнең су шапырдатуын күңелне иркәләгән рәхәтлек белән тыңлап, аның сөртенүен шундый ук җылы хис белән күзәтте. Бу минутларда күзгә бер нәрсә ачык күренмәгән, яшәү үзе үк тукталган сыман тоелган караңгы дөньяда назлы, нәзберек һәм ялгыш кагылсаң коелып төшәргә торган чәчәк таҗы кебек бер җан иясенең, җанлы чәчәк, төнге күбәләкнең хатын-кыз шәүләсе рәвешендә генә булса да янда йөрүе, хәрәкәтләнүе хәзер аны күзәткән икенче затның сугыштан исән кайтуын аклый торган, кешелекне рәнҗеткеч фәкыйрьлектә гомердән баш тартмаска мәҗбүр итә торган бердәнбер сәбәпнең булуы әйтеп аңлата алмаслык ләззәт китерә, күңел тынычлыгы бирә иде. Шушы матурлык, шушы изге җан иясе булганда, кеше дөньядан бизмәс, дөньяда кеше заты исән булыр. Шул исәптән – Ильяс.

Хуш исле салкынлык бөркеп, Рәгыйдә аңа кагылып диярлек бая үзе яткан бүлмәгә узды. Ильяс берничә минут тагын аның тын бүлмәдән ишетелгән кыштырдавын рәхәтләнеп тыңлады. Аның нишләргә белмичә торуын сизгән әүлия эчке яктан:

– Нишләп кермисең, Ильяс абый? – дип, йә Аллаһ, Ильясны үз янына чакырды түгелме соң?

Колакларына ышанмаган Ильяс ишеккә кагылырга җөрьәт итмәгәнлектән, Рәгыйдә үзенең чынлап дәшүен кабат расларга мәҗбүр:

– Әйдә инде, Ильяс абый, нишләп торасың бер ялгызың?

Кыяр-кыймас кына ишек ачып керүенә, каршында – әүлия! Чып-чын фәрештә! Әйе, әйе, һич тә кеше заты түгел, шәүлә генә! Ике кулы белән чәчләрен күтәргән, башын ияр-имәс тора басып! Зифа талның нәкъ үзе. Талның ябалдашы – кабарып, тузгып, күкрәкләргә төшкән чәчләрдер. Юк, алай гына түгел, чәчләр – кабарып бүлмәне каплаган томандыр. Ильяс әнә шул томан эченә кереп, күз күремен һәм аңын ук җуйды бугай. Кергәч тә, адашудан курыккан юлчы сыйфатында тыйлыгып калды. Нәрсәнедер ачыкларга, аңларга тырышуы иде бугай. Ул шулай һуш җуеп торган мизгелдә Рәгыйдә – төп-төз, тәнсез шәүлә – гүяки җилдән чайкалып, тирбәлеп куйды. Аннан соң әкрен генә шуышкан шикелле, җилдә очкан төсле генә Ильяска таба якынлашты. Якынлашты, килеп җитте… Килеп җитте дә… Йә Хода! Ничек ышанасың ди мондый хәлгә?! Ничек моны өндәге хәл дип исәплисең? Әйе, төштә, бары тик төштә, яки хыялда гына була алганча – нәкъ шулай. Әйе, килеп җитте дә Рәгыйдә әтисе кочагына ташланган сабый шикелле, Ильясның җилкәсеннән кочаклап, асылынып калды. Ә Ильяс? Шатлыгы ташудан ихтыяр җуйган Ильяс аңсыз рәвештә сабыйны күтәргән төсле итеп, аны кулына алды. Алды да мөмкин булганча биегрәк күтәреп, селкетеп, тирбәтеп торды. Аннары күкрәгенә кысты.

 

(Дәвамы бар.)

 

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас