(Дәвамы.)
– Мине тыңла, – диде ул, карлыккан
тамагын кырып. – Əлегə кадəр сиңа
Мемфис кебек көчле боксчылар белəн
очрашырга туры килмəде. Рингка
бөтен уйларыңнан арынып, эче чистартылган кабак кебек буп-буш баш
белəн чык. Бер мизгелгə дə урыныңда
басып калма. Бертуктаусыз əле уңга,
əле сулга сикергəлəп тор. Янына якын
килеп кенə һөҗүм ит. Канатларга кыса
икəн – биленнəн кочаклап ал да, сугарга мөмкинлек бирмə. Син – панчер4! Нокаутка җибəрергə мөмкинлек
килеп чыкса, ике уйлап торма.
Исеңдəме, Владимир Кличко тəбəшəк
кенə американ Лаймон Брюстер белəн
очрашкан иде. Барысы да, хəтта Дон
Кинг та ике метрлы хохолның җиңүенə
шиклəнмəде. Лəкин украин чак исəн
калды. Калганын үзең дə белəсең!
– Бүген Джони белəн очрашырга
тиеш идем лə…
– Тиеш нəрсə күп була ул.
Көндəшлəрне сайлап алмыйлар,
аларны язмыш билгели. Юк-бар белəн
башыңны катырганчы, бар, əзерлəн,
мин сиңа комачауламыйм. Бар!
Сизелеп тора: Əгълəм Вəлитович
нəрсəдер яшерə. Шулай да, Камалны
улы кебек яратса да, балык кебек,
берни дəшми. Нигə микəн? Ничек
кенə булмасын, бүген судья өченче
раундтан соң югарыга Камалның кулын күтəрергə тиеш. Югыйсə, клубка, димəк, бəхет иленə, сукмакны
онытсаң да була. Камал, билгесезлек
томаныннан котылырга тырышкандай,
тукмалып, таушалып беткəн грушаны
дөмбəслəргə кереште. Тəне буйлап
җылылык йөгерде, маңгаеннан тир
бөртеклəре бəреп чыкты, йөрəктибеше
ешайды. Ниһаять, "Кадыймов Камал
белəн Вахитов Нəфискə əзерлəнергə”
дигəн игълан яңгырады. Ул күптəн
əзер иде. Ринг бушагач, авызын чайкатып, каппасын җайлап киде дə, кызыл почмакка чыгып басты.
Каршы яктагы зəңгəр почмакка, аю кебек алпантилпəн атлап, Мемфис менде. Судья
аларның перчаткаларын, чылбырфəлəн такмаганнар микəн дип, муеннарын тикшереп, гонг яңгырагач коры
гына “Бокс!” диде. Əгълəм Вəлитович
"Аллаһ ярдəм бирсен!" дигəндəй, куллары белəн аның җилкəсенə кагылды
да, аска төшеп утырды.
Камал, тренеры өйрəткəнчə, беренче минутта ук Мемфиска якын
килеп, ике куллап һөҗүм итəргə тотынды. Лəкин аның көчен бары тик
җансыз, күн перчаткалар гына татыды.
Аларның хуҗасы үз вакытын көтə иде.
Камалның хəле бетə төшкəч, Мемфис
сул кулын эшкə җикте. Сул джебы5
кызыл футболкалы егетнең əле күз
төбен, əле бавырын, əле корсагын
эзлəп тапты.
Камал, нишлəргə белмичə, ваквак атлап артка чигенде. Мемфис
аны гəүдəсенең бөтен авырлыгы
белəн почмакка китереп кысуы булды, умыртка сөягенең күкрəк турындагы өлеше, борау белəн тишкəндəй
чəнчеп авыртып куйды. Бер мизгелгə
кайда икəнлеген, нəрсə эшлəргə
кирəклеген дə онытты. Əллə шуңа, битен саклаган перчаткалар үзлəреннəнүзе, гер бəйлəнгəндəй авыраеп аска
төште. Кинəт яңагына ялт нəрсəдер
очып кунды. Күз алдында очкыннар
чəчрəде. Ринг, өстə балкыган прожекторлар, “бер, ике, өч...” дип санаган
судья, шаулашкан халык – барысы
да карусель сыман аның тирəсендə
əйлəнергə тотынды. Əйтерсең дə ул –
купшы Яңа ел чыршысы, ə калганнар
– əйлəн-бəйлəн җырлаучы бала-чага.
Беренче раунд тəмамлануын хəбəр
итеп гонг яңгырады. Таба хəтле калай
кисəге, кечкенə чүкеч һəм йокымсыраган малай гына коткарды аны бу
халəттəн. Камал, аягын чак сөйрəп,
почмактагы урындыкка килеп ауды.
Əгълəм Вəлитович, тирлəп-пешкəн
егетнең башына салкын су коеп, битен
юеш тастымал очы белəн сөртте дə:
– Нəрсə эшлисең? Көчлəр нисбəте
синең якта түгеллеген белə торып авызына килеп кердең бит. Тастымалны
ыргытмакчы идем, кире уйладым.
Елгыррак кылан! Телəсəң булдырасың
бит! Əйдə! Барысы да синең кулда! – диде.
Умыртка сөяге сызлавына чак түзеп
утырган Камал ризалык белдереп баш
какты. Янə гонг яңгырады. Өченче раундка хəле калмаячагын сизеп, очрашуны ничек тə тизрəк тəмамларга
кирəклеген аңлаган егет, ыргып
дигəндəй, көндəшенə ташланды.
Аркасы авыртуын басар өчен каппасын шыгырдатып тешлəп, Мемфисны
канатларга китереп кысты да, бавыр
тирəсенə бер-икене кундырды. Тегесе,
сакланырга була бөгелгəн иде, иягенə
апперкот өстəлде. Мəһабəт гəүдə,
киселгəн агач сыман бераз чайкалып
китте. Бер бəрде, ике бəрде елдам
Камал – көндəш һаман аягында калды. Баһадирны кизəнеп сугылган уң
як хук6 кына тезлəнергə мəҗбүр итте.
Халык шаулашырга тотынды:
– Молодец!
– Катыйль!
– Биллəһи, үтерə иде...
– Кем соң ул?
– Болай тəмамланыр дип уйламаган
идем...
Судья саный башлаганчы, рингка
тастымал очып килеп төште. Юк, бу
гади тастымал түгел иде, бу – ак флаг,
җиңү һəм җиңелү билгесе иде. Барын
да аңлаган Камал, ике кулын өскə
күтəреп, каппасын күрсəтеп елмайды
да, Мемфиска торырга ярдəм итте. Уң
як күзе кысыла төшкəн Нəфис, рəхмəт
белдереп, аның кулын кысты. Алар
төшүгə рингка башкалар менде.
– Булдырдың! – дип, Əгълəм
Вəлитович Камалның авырткан аркасыннан какты. – Бар, хəзер ял ит!
Егет, еш сулап, аркасы үтереп
сызлаудан бөгелə төшеп, чишенү
бүлмəсенə атлады. Ни булды микəн?
Умыртка сөягенең беркайчан да болай авыртканы юк иде бит. Иртəгə
таң белəн дəваханəгə барырга кирəк.
Анда нəрсə диярлəр, нинди диагноз
куярлар? “Син бүтəн спортчы түгел,
бүгеннəн перчаткаларыңны кадакка элеп куй!” – дисəлəр, нишлəрсең?
Бəлки, төн эчендə сызланулар басылыр. Ай-һай, бетəргə ошамаган шул.
Əнə бит ничек чəнчə, əнə бит ничек
авырта. Ай-йй-й... Ə бəлки... Эскəмиягə
утырып, тирдəн лычма булган бинтын
чишеп маташканда ишектəн кемдер
килеп керде.
– Чемпионатка юллама кесəңдə,
– диде яңгыравык тавыш. – Торма,
утыр! Хəлең бик мөшкел күренə.
Мондый сюрпризның асылын аңлап
бетмисеңдер. Джонины аз көч түгеп
кенə җиңəр идең. Ə Мемфис белəн ару
гына интегергə, бөтен арсеналыңны
эшкə җигəргə туры килде. Матур
җиңү! Тот бишне! Син тиздəн чемпионатта катнашачаксың. Көтелмəгəн
көндəшеңə тиз арада яраклашырга өйрəнүең үзең өчен хəерле бит.
Əйеме?
Нидəндер кəефе күтəрелгəн
Байморат Байназарович, клуб хуҗасы,
өрəк кебек, шым гына килеп керде һəм
тыныч кына чыгып та китте. Камал,
душ коенып, “ах” та “ух” килеп киенде дə, ачы тир исе аңкыган сумкасын
иңбашына асып, халык өерен ерып,
тышка чыкты.
Рəхəт! Саф һава! Берəм-сəрəм
энҗедəй кар бөртеклəре төшкəли.
Арка да авыртмаса... Иртəгəсе көнне
берчə өметлəнеп, берчə шиклəнеп
көткəн егет, кар өстендə кара эзлəрен
калдырып, тукталышка юнəлде.
* * *
Автобустагы халыкның һəммəсе диярлек аңа таныш иде. Əнə майланган
фуфайкалы, бакыр битле исерек слесарь. Ул бүген дə, янəшəсенə туры
килгəн, гомерендə тəү тапкыр күргəн
хатынга һаман шул бер сүзне сөйли:
– Яратам мин аны! Ышанмыйсыңмыни? Кесəмдə сиксəн сум
акча бар. Тукта, менə монсында да
илле сум күренə. Хəзер төшəм дə, бер
торт белəн чəчкə бəйлəме алып янына керəм. “Мин синсез яши алмыйм!
Əйдə, онытыйк үткəннəрне! Бергə
яшик!” – диям. Ул миңа: “Матурым,
мин дə сине сагынып көттем! Иртəгə
үк күченеп кил!” – дияр. Ярый, пока!
Төскə-башка болай ничава гына
күренсəгез дə, сезнең белəн сафсата
сатарга вакытым да, телəгем дə юк.
Мине җылы фатирда кайнар аш пешереп кайнар куллы хатыным көтə.
Бу слесарь иртəгə дə, берсе көнгə
дə очраткан бер кешесенə шушы ук
сүзлəрне сөйлəячəк. Əнə яше утызның
аръягына чыккан хатын. Алдына ике
баласын утырткан. Кечесе, атылып
чыгардай зəңгəр күзлесе, нəкъ үзе.
Икенчесе, карарагы, елмаерга ашыгып бармаганы, мөгаен, əтисе малаедыр. Күзлəрендə өмет очкыны сүрелə
башлаган, моңсу карашлы, затлы тунлы хатын көн саен балаларын балалар бакчасыннан берүзе алып кайта.
“Техникум” тукталышында озын
буйлы, эшлəпəсен сул якка кырынайтып кигəн, күн плащының изүлəрен
җилбəгəй җибəргəн ир керде. Йөзендə
монгол батырының ачулы карашы катып калган, күз читендəге сөрмəлəре,
битендə гримы юылып бетмəгəн –
мəшһүр актерның өенə кайтып баруы.
“Бар һəм юк” казиносы тукталышында затлы киемле, ара-тирə көмеш
чəчлəре күренгəлəгəн, ару гына салган
иркəй килеп менде. Бу кешене Камал
белми иде. Бу кеше башка дөньядан
иде, ахры. Киеме генə түгел, аның бар
булмышы да сəер. Янəшəсенə кондуктор килеп баскач, ул башка пассажирлар сыман тиеннəр санамады, калын
акча янчыгыннан йөз доллар чыгарып
бирде. Яшел кəгазь кондуктор хатынны да, йокымсыраган халыкны да
сискəндереп җибəрде. Уң як почмакта утырган дүрт егет исə, бер-беренə
карашып, астыртын ымлашып куйды.
Яшел кəгазь болгаучы гаебен аңлады
булса кирəк. Тиз генə, түш кесəсеннəн
йөз сум чыгарып бирде дə: "Сдача
кирəкми! Маяковскийда уятырсыз..."
– дип, билет алып, буш урынга барып
ауды. Əйе, утырмады. Гөрселдəп,
киселгəн имəн кебек сузылып ятты.
Кондуктор бу бəндəне тукталышта
чак уятып төшерде. Арткы ишектəн
теге дүрт егет тə чыкты. Алар биш
катлы йорт ышыгында бахырның
җилкəсеннəн элəктереп алып,
куенын капшадылар, кесəлəрен
əйлəндерделəр.
– Сез кемнəр? Нəрсə кирəк сезгə?
Акчамыни? Җибəрегез! Җибəр яканы!
Минем кем икəн... Ай...
Сибелгəн яшел, ак кəгазьлəрне
җыючылар каршына шулчак Камал
килеп басты, сумкасын җиргə ташлады. Бераздан егетлəр үзлəре теге
иркəй янына авып, кан төкерде. Буйга
тəбəшəк кенə бу егеткə дүртəүлəп тə
каршы тора алмаячакларын аңлагач,
бөгəрлəп тоткан канлы акчаларын
ташлап, бу урыннан тизрəк качуны хуп күрделəр. Ул да түгел, Камал
янəшəсенə ике джип килеп туктады.
Аннан коелган кара киемле егетлəр
Камалны җилтерəтə башлаганнар
иде, айный төшкəн абзый аларны туктатты:
– Йə, йə! Минем коткаручы бит ул.
Хулиганнар əнə теге якка качты. Юк,
артларыннан бармагыз. Кирəклəрен
алдылар инде алар. Ну, бу хəлне ничек аңлатасыз? Кайда йөрисез? Мин
сезгə ни өчен акча түлим?
– Ну, Аскар Гафуанович, сезне
күздəн югалттык. Телефоныгызны да
үзегез белəн алмагансыз, ичмасам...
– Илле мең акчаны оттырып,
вискины күбрəк эчкəнгə мин гаеплеме?
Əллə əзрəк автобуста йөрисе килгəнгə
мин гаеплеме? Сез кемнəр соң? Тəн
сакчыларымы, əллə сарык көтүеме?
– Ну..
– Нуламагыз. Хəзер без бу батыр
белəн өйгə керəбез. Жаннага əйт.
Өстəл əзерлəсен...
– Гафу итегез! Лəкин миңа өйгə кайтырга кирəк! – диде Камал.
– Ярый! Кыстап тормыйм! Мине
кайдан табарга икəнен белəсең. Мə
визитка! Любой вакыт кил. Любой проблеманы хəл итəбез. Атлас! Бар, аны
кая кирəк шунда илтеп куй! Ə, онытканмын да, исемең кем булды соң əле
синең?
– Камал.
– Минеке – Аскар. Ярый, хуш!
Камалны пелəш башлы, руль кадəре
булып җəелгəн йөзле егет подъезд
төбенə кадəр китерде дə, выжылдап
кузгалып та китте.
Сəгать тугыз тула. Арка да
авыртмаса. Эх! Штанга белəн артык
мавыкты, шуңа күрə аркасына авырлык төшкəндер, ахры. Ничек кенə
булса да, яманга юрарга ярамый.
Эшлəнəсе эшлəнгəн, хаталар ясалган. Диагнозны гына көтəсе кала.
Иртəгə барысы да ачыкланачак. Эшкə
хəбəр итəргə дə, юрган астына чумып
йокларга тырышырга кирəк. Төнге
клубта каравылчы булып эшли ул.
Кизүдəше чыгар əле бүгенгə.
* * *
– Хəлегез шəптəн түгел, иптəш
Кадыймов. Чү, ник агарындыгыз?
Мəгез, су йотыгыз. Юк, ул кадəр үк
начар дияргə телəмəгəн идем. Əтиəниегез заводта эшли бит əле, əйеме?
Вəт, шуның өчен генə борчылам... –
дип баш чайкады рентген кəгазен тоткан табиб.
– Аңламыйм?
– Акча кирəк дим... Сине янə кеше
итү өчен бик күп акча кирəк.
_________________
3 Груша – күн снаряд
4 Панчер – көчле сугу сыйфатына ия боксчы
5 Джеб - кулны сузып турыдан сугу
(Дәвамы бар.)