Рәгыйдә үз гәүдәсеннән үзе оялгандай, ике як битен учлап өстәлгә йомылган. Юлдыбаев баш күтәреп Манчаровскийга эндәште:
– Нәрсә, Илһам абый, сезнең комедиягезнең башымыни бу?
– Комедияме, фаҗигамы – ачыклыйк. – Юлдыбаев сүз әйтмәгәч, тагын сорарга туры килде Манчаровскийга.
Солтанов моның белән риза түгел:
– Бергәләп дип, Илһам абый. Бер пычрак сыер өчен бөтен көтүне гаеплиләр димени?
– Кем пычрак, синме? – Юлдыбаевның күзләреннән кара очкыннар чәчелде. – Ипләбрәк сөйләмәсәң…
– Күрдегезме? Менә шушы инде безнең Юлдыбаев. Беләсезме, ул кайчаннан башлап котырды?
Юлдыбаев йодрыгы сугылганнан өстәл ким дигәндә ике-өч сантиметр сикереп куйгандыр:
– Кем котырган? Синме?
Рәгыйдә, өстәл белән бергә күтәрелеп, аннары җәһәт кенә кызлар артына барып ышыкланасы иткән иде, урындык булмаганлыктан, Фәрит аңа үз урынын калдырды һәм Юлдыбайның нәкъ каршысына килеп утырды. Тырышыбрак үрелсәләр, куллары өстәл аркылы бер-берсенә җитәрлек иде. Шуны күреп, ахрысы, Манчаровский Фәритне дә тәртипкә өндәргә мәҗбүр булды:
– Иптәш Солтанов, үзең дә сүзне үлчәбрәк сөйлә.
– Соң… Дөресен әйтергә ярамаса, бетте. Су каптым.
– Дөресен син әйт, тик адәмчә, тыныч кына. Тыңлыйбыз, Солтанов. Әйдә. Йә…
Солтанов үзен тыныч тотарга тырышып чәчләрен, җилкәләрен сыпырып куйды, Һәм чынлап та, көйле генә сөйләргә кереште. Аны бүлдермәскә кушып, Манчаровский сәхнәнең ике ягындагы ике рәткә куллары белән ишарә ясады:
– Сабыр гына тыңлыйбыз. Булды. Әйдә, Солтанов.
– Солтанов дип… Мин генә түгел, бөтенебез белә бит. Нишләптер куркалар гына, әйтмиләр. …
– Әйдә, син башла, тыңлыйбыз.
– Башла дип… Мин Маратны күптәннән беләм. Ходай аны холыксыз итеп яратса да, элегрәк ул мондый ук түгел иде. Кеше белән сөйләшерлек кенә рәте бар иде. Моңарчы без аның белән хәтта дуслар идек. Беренче көннәреннән үк хәтерлим. Училище бетереп килгәч тә, сез аңа беренче рольне, герой егет ролен бирдегез. Кыяфәте әйбәт, яшьлеге бар, үзегез әйткәндәй. Шулай бит? Тагын ни кирәк? Рәгыйдә белән уйный торгач, үзен нәкъ аның кебек талантлы дип исәпли башлады. Тамашачы мәхәббәтен Рәгыйдә белән тигез бүлеште. Шулай үзенең театрда беренче артист булуына ышанды. Үз көчеңә ышануның артык зыяны юктыр. Хәтерлисездер, без Уфага отчет белән баргач, бөтен спектакльләрне күрсәткәч, кала кешеләре Маратны иң талантлы артистлар рәтенә, сезнең белән, Рәгыйдә белән янәшә куеп мактадылар. Исегездәдер. Газеталарда да шулай язылды. Шул көннәрдә Юлдыбаев үзенең киләчәктә тагын да зуррак дәрәҗәгә ирешергә тиешлеген чамалап, культура-агарту идарәсе кешеләре белән якынлашып, хәмер ярдәме белән ярап, Уфага күчү турысында сүз куештылар. Начальникның: «Нәзифуллина белән син киткәч театрыгыз таралмасмы соң?» – дип соравына Юлдыбай, беләсезме, ничек җавап бирде?» Ул театр барыбер таркалачак, анда бит профессионал режиссер юк», – дип, Илһам абыйны юкка чыгарды. Менә шуннан кайткач масайды Юлдыбай, Үзен монда башкала гастролеры дип хис итә. Аның урыны – өстә, биектә! Күреп торасыз, әле дә шул югарылыкта.
Солтанов өстәл янындагы урындыгы белән уң кырыйдагы рәткә күчте. Тагын тынлык, җайсыз тынлык.
Ильяс, сәхнә биеклегенә карап, Фәрит сүзләрен үз зәвыгы белән чагыштырып, Маратның бөтен килеш-килбәтен күздән кичерде. Кыяфәте, нишләптер, Ильяска ул хәтле шәп тоелмый икән Маратның. Гадәттәгечә әйткәндә, эре торыклы чырай – озынча бит, ярыйсы ук калын иреннәр, шул ук вакытта, зур ук булмаган күзләр. Ямьсез түгел, күпләргә ошый торган, ирләрчә дип исәпләнгән кыяфәт. Буй ягы да уртачадан гына калкурак. Менә шуны башкалардан бер башка озын булуын ул сәләт ягыннан да өстенлек билгесе дип уйлаган, күрәсең…
Тынычлык урнашудан файдаланып, Манчаровский тагын бер яңалык хәбәр итте:
– Сезгә мәгълүм булмаган кадәресе дә бар, иптәшләр. Идарә адресына, безнең театрны бетерүне сорап, рәсми гариза кергән. Аның авторы кем диярсез?
– Улмы әллә?-- дип, сәхнәнең ике ягындагы ике рәт берьюлы өнгә килде. – Шул кадәр дә оятсыз булып чыгамыни?
– Бәяләрне соңрак бирербез. Бәлки бик мөһим дәлилләре бардыр. Иптәш Юлдыбаевның үзен тыңлап карыйк, минемчә. Кешеләр дөрес дип җөпләгәч, Манчаровский Маратка борылды. Әйдә, иптәш Юлдыбаев, сиңа чират җитте. Аңлат безгә. Нәрсәсе белән безнең театрның булуы сиңа комачау итә. Ни өчен аны тарату фарыз – республикадагы бердәнбер татар театрын? Миллион ярым халыкның шуңа нишләп юк хокукы? Партия һәм хөкүмәт авыр сугыш шартларында да халыкны тәрбияләүдә кирәкле эш башкара дип исәпләгән театрның? Ә? Бары тик шушы кирәклек аркасында гына югарыда безнең театрны бетермәү дөрес дип табылды. Бары тик шуның аркасында, Юлдыбаев тәкъдименә хут бирелмәде. Моннан ай чамасы элек кенә булган идем шәһәрдә, хәтерлисездер. Безнең язмышны кыл өстенә куйган кеше менә ул – сезнең каршыгызда. – Ике яктагы ике рәтнең нәфрәтле ымлыкларыннан соң, Манчаровский сүзен төгәлләде. – Аңлат, Юлдыбаев, безнең беләсебез килә.
Чигенер урыны беткән, инде почмакка кысрыкланган җәнлек сыман, Юлдыбаев, көтелмәгән сикерешкә әзерләнеп, бөрешә төште. Ике рәткә җәһәт күз йөгертеп алгач, торып басты да, башта акрынрак, соңыннан кыза барып, менә нинди монолог сөйләп ташлады ул. Аны тын да алмый тыңладылар.
– Үзем өчен генә түгел, сезнең өчен дә тырышам лабаса. Әйе. Мин, намуслы кеше буларак, шуны әйтергә тиешмен. Менә сез тереләй тотып ашарга җыенган кеше, сезнең мәнфәгатьне кайгырта, башыгыз җитсә. Гаҗәп, конешно, ләкин Солтанов дөрес сөйли. Безнең театрның профессиональ дәрәҗәсе һәвәскәрлек кимәленә төшеп җитте, дияргә була. – Юлдыбай сәхнәнең иң алдына – авансценага чыгып, гүяки халыкка мөрәҗәгать итте. – Дөрес түгелме әллә, сез бит, Илһам абый, артист кына, режиссерлык белемегез юк. Үзегез артист, үзегез директор, үзегез конферансье. Кыскартып әйткәндә, йорт казы – очасыз да, тәпиләп тә йөрисез. Әмма ләкин ерак көньякка, ерак максатка барып җитәрлек түгел бит Миннән башка кеше моны сезгә әйтә алмас, эчтән генә уйлап йөрер. – Ике рәткә ике мәртәбә якын килеп, тагын уртага чыкты да күтәренке тавыш белән дәвам итте. – Мин, намуслы кеше буларак, шуны әйтергә тиешмен. Без халыкка чын сәнгатьчә әйтелгән фикерләр җиткерергә тиешбез. Без түбәнгә түгел, югарыга карап эш итәргә, Станиславский югарылыгына, Шекспир биеклегенә карап яшәргә, һич югы тырышырга, уйларга бурычлыбыз. Кара авылны дөнья яктылыгына чакырырга тиешбез. Үзебезнең мич арты кысанлыгыннан чыгарга, кәбәркә психологиясеннән котылырга тырышырга бурычлыбыз. Менә нинди ниятләр, менә нинди хыяллар белән яши бит сез хәзер үк тереләй тотып ашарга җыенган коллегагыз, – Юлдыбай өстәл артындагы урындыкны алгы якка чыгарып, шунда утырды. – Ә чынлыкта нишлибез? Кабатларга мәҗбүрмен, без һәвәскәрлекнең дә түбән һәм зәвыксыз дәрәҗәсенә тәгәри барабыз. Мисаллар кирәк диярсез. Пожалуйста. Театр белеме димәстән, гади грамотасы да җиде класстан артмаган колхозчы, гади бер көтүче безнең сәхнәдә төп рольне башкара ала. – Юлдыбай торып ике кулын күккә сузды. – Бу ни дигән сүз, кадерле иптәшләр? Бу марксизм классикларына каршы килү дигән сүз. Халыкны сәнгать биеклегенә күтәрергә тырышу урынына, аны үз кимәленә төшерү дигән сүз. Гафу итегез, без моның белән ризалаша алмыйбыз, безнең чын сәнгать югарылыгына омтыласыбыз килә. Минем генә түгел, сезнең дә. Кем отылачак – әгәр сезнең барыгыз да академия театрына күчеп, анда яңа иҗади мөмкинлекләр ачылса? Ә? – Тагын рәтләргә мөрәҗәгать. – Беләм, сез патриотлар. Сезгә театрны яшәтергә кирәк. Гафу итегез, чын театр хәзер үк юк инде. Юкны саклый алмаячаксыз. Үзегез хәл итегез. Игътибар белән тыңлаган өчен рәхмәт.
Юлдыбаев сөйләп бетерүгә, Ильяс башта кайнарланып кул чапса, шундый ук дәрт белән идән дөбердәтте. Билгеле инде, бөтен кеше аңа сәерсенеп карап куйды. Шул исәптән – Манчаровский.
– Кул чабуның мәгънәсе дә бармы, Ильяс дус?
– Һы, нишләп булмасын, бар. Юлдыбай, ихлас уйнаса, чын артист та була ала икән. Үзегез күрдегез бит. Болай да шәп уйнаганы югые моңарчы.
– Кызык. Алайса, аяк дөбердәтү… анысы нигә?
– Ә-ә! Анысы сүзләренең мәгънәсенә. Ул, япа-ялгыз агач, бер үзе урман булмакчы. Халыктан качып, пәйгамбәр булмакчы.
– Шактый кызык кеше син, Ильяс дус. Юлдыбаев, ишеттеңме Сиңа аннан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. – Марат мыскыллы елмайды гына. – Гафу ит, Юлдыбай, син театрны бетерү урынына әйе… атап әйтик, яңа режиссер табып, яңа көчләр белән ныгытырга тырышу юлын сайламадың. Бетерү җайлырак булганга күрәме?
– Яңа көчләр табу минем вазифага керми, шуның өчен анысын сезгә калдырам. Карагыз.
– Ансат, бик тә ансат. Йә, иптәшләр, нинди фикергә киләбез?
– Проблеманы хәл иттек – пәрдә төште, театр таралды. Хушыгыз! – Шул сүз белән Фәрит, урындыгыннан кубып, залга сикерде. Һәм Ильяс янына килеп утырды.
Аның үз янына килүеннән файдаланган Ильяс баягы фикерен төгәлләргә җөрьәт итте:
– Мин Юлдыбайның бәхетсезлеге нәрсәдә икәнне төшендем.
Бүтәннәргә ишетелмәслек әйттем дип уйласа да, аны ишеттеләр. Һәм гаҗәпләнүләрен яшермичә, карашларын аңа текәделәр.
– Соң? Ни өчен?
– Ул гади кешеләрне мыскыл итә. Үзен алардан өстен дип белә. Үз героена ниччасный көтүче дип карагач, уены ялган булып чыга. Ә менә бу юлы монологы шул кадәр чын булып ишетелде, ник дигәндә, ихлас сөйләде.
– Аңладыкмы, иптәшләр? – Манчаровскийның чырае көтмәгәндә яктырып китте. – Менә шулай ул, җәмәгать. Көтүче сүзләре!… Ә? Уйлый төшик ләкин. Нинди нәтиҗәгә килербез, вакыт күрсәтер. Ә хәзер ял итегез. Рәхмәт сезгә. Кичкә хәтле исән булыгыз. «Котырган эт»не иртәгә укырбыз.
Пәрдә төште…
Жиденче бүлек
Шул көннән соң «ике Юлдыбайның» берсе дә беркем теленә кереп карамады. Бу хакта шаяру һәм шаярту онытылды шикелле. Хәтердә шулай калган. Ильясның хәтере алдауны белми ул. Мәгәр бу әле, каршылыкның бетүе түгел, бары тик эчкә яшеренүе генә иде. Чөнки ул көннәрдә артист Марат Юлдыбаев белән сәхнә эшчесе Ильяс Баһадиров арасыннан иләмсез олы кара мәче узды.
Әллә Ильяс уйнап күрсәткән Бакыйны иң чын, иң дөрес Бакыйга исәпләп, әллә тәртибе аркасында, иптәшләр арасында Юлдыбаевның абруе бермә-бер кимеде, төште, дисәк тә хаталанмыйбыздыр. Шуны Юлдыбай үзе дә сизеп бугай, кәефе һич күтәрелми, гел чырай сытып йөри башлады. Чырай сытылган саен, кәефе төшкән саен уены начарая, уены начарланган саен кәефе ныграк кырыла. Ике чик бергә тоташканлыктан, Марат, кыршау эчендә чабып каядыр барып җитәргә чамалаган, барып җитмәгәнен сизгән саен чабуын тизләткән һәм, җанфәрманга чаба торгач, тәмам хәлдән тайган тиен кебек, бер көнне шулай ук чыгырыннан чыкмыйча булдыра алмады.
Чираттагы авылларның берсендә Ильяс, көндез клубта сәхнә корганнан соң квартирына кайтып бара иде, урамның нәкъ уртасыннан, дөресрәге, урамның бер ягыннан икенче ягына таба чайкала-чайкала, күзгә күренмәгән спираль сызыклар сыза-сыза, бу килә – Марат Юлдыбай! Аек чагында да бәйләнергә җай эзләгән кеше, хәзер сәрхүш чагында җәнҗал чыгармас дип ничек ышанасың. Очраштыңмы, беттең инде. Якаңнан эләктерәчәк. Бер көнне бит аек хәлендә дә Фәриткә ничек ташланган иде. Урам тар димәсәң дә, кеше күренмәслек киң түгел. Кышкы урам бигрәк тә тар бит инде, ә тагын да бигрәк – кәҗә тәкәләре өчен. Бу исә нәкъ шундый очрак. Кәҗә тәкәсе ролендә калмыйм дисәң, кире борыл да чап. Монысы – куркаклык сыман. Ә курыкмасаң? Бөтен авылга дан китәчәк. Аннан соң күрен син Манчаровский күзенә, Рәгыйдәне әйтеп тә тормастан. Нишләмәк кирәк соң?
Бердәнбер җай шул – Ильяс капыл гына читкә каерылды да урамның иң читенә чыгып, бот төбенә чаклы, мин сиңа әйтим, үз теләге белән көрткә кереп батты. Шунда да әле атлаган була мескен. Тизлеге харап – ун адымга ким дигәндә ун минут узгандыр, чак кына ялганлый төшсәң. Бормалы-бормалы спираль ясап атлаган Марат тизлеге дә шул чамадан артмагандыр, әлбәттә. Жиргә текәлгән килеш, атлавын белә. Әйтерсең ки, Ильясны бөтенләй күрми ул. Гүяки, үз кайгысы үзенә бик җиткән. Иллә мәгәр ара якынаеп, икесе бер турыга җиткәч, нык кына чайкалып, арты белән ава яза-яза, юлның икенче читенә хәтле чигенде дә, мин сиңа әйтим, сөзешер өчен чигенгән тәкәдәй, мөгезләр бәрелешер алдыннан кисәтүен белдерергә тиеш тапты:
– Мин, намуслы кеше буларак, шуны әйтергә тиешмен. Алдан ук кисәтеп куям, мин сине сәхнәгә аяк бастырмыйм, эзең булмасын. Себер китәсең килмәсә, сыпырт үзеңнең сыер-сарыкларың янына. Өметләнмә, барыбер син түгел, мин калачакмын сәхнәдә. Бүген дә чыраеңны күрәсе булмыйм. Белеп тор, бүген дә, иртәгә дә син уйнамаячаксың, мин уйнаячакмын. Мин Бакый, ә син – колхозник несчастный. Мин Марат Юлдыбаев, син түгел, мин! Маташма минем фамилияне урларга. Белеп тор Юлдыбаевның кем икәнен, мин, мин, мин Юлдыбаев!
Артка әлегедән чак кына ныграк чайкалса, карга чумасы иде дә, Ходай коткарды – тигезлеген көч-хәл белән саклап кала алды мескен. Ике кулын йодрыкка төйнәгән хәлдә, җиргә бөтен нәфрәт катылыгы белән баса-баса, ары атлап китте. Узып китте, китте, ниһаять. Ильяс тиз генә такыр җиргә чыгып, нәрсә уйларга белмичә, фатирына таба атлады.
Гаҗәп, исерек кешегә карагач, кинәт күз аллары караңгыланып киткәндәй тоелды. Моңарчы, әйтерсең, Марат түгел, киресенчә, Ильяс исерек булган. Нәкъ үзе, билләһи. Анда-монда сугылып-буталып йөргән. Аңгы-миңге шулай йөргән чакта, менә хәзер кинәт кенә, өстенә бозлы су коелгандай, айныды куйды бичара. Исерек кешенең сүзләре аның өчен шул өскә коелган бозлы су булды. Исерек, ләкин Ходайның үзеннән иңгән хак сүзләр! Эчкән кеше – сабый. Сабый теле белән сөйли хакыйкать. Менә шул Ильяс дус!
Сыерларың, сарыкларың янына сыпыр дидеме? Анысы да гаҗәп түгел. Абзары-курасы, ихатасы, авылы, үз гаиләсе, ниһаять, хәләл бичәсе, малае, чәчкәдәй ике кызы… Ниһаять, үз дөньясы! Барысы, барысы анда бит. Ходай яшәргә кушкан тормышы шунда. Ә монда нәрсә?
Дөрес әйтә Юлдыбай, монда ул -- арбаның бишенче тәгәрмәче. Ильясның монда кирәге – тишекле бер тиен. Монда аны кызганып, үксез баланы рәнҗетмәс өчен, ярдәм итәр өчен, шәфкать йөзеннән, Ходай каршында савап өчен генә сыендырдылар. Менә ничек икән! Шуны, бик тә, бик тә гади мәсьәләне башы әйләндереп чыгара алмаган, хәл итә, чишә белмәгән. Менә ул нинди миңгерәү! Булдыксыз! Үз кешелеген үзе кимсетеп йөргән мәхлүк. Менә кем ул Ильяс! Менә кем булган исерек. Һәм менә ул инде айныды. Аны, эчми исергән дивананы эчеп исергән дивана айнытты. Ак тәүбә, кара тәүбә – Ильяс дустың синең киңәшеңне тотар! Менә шул.
Кеше белән җан-фәрманга усаллашып кычкырышкан сыман калтыранып, кызарып, шундый карарга килде Ильяс. Аны гаиләсе көтә. Аның Ходай биргән урыны шунда.
Иртәгә, иртәгә булмаса -- берсекөнгә! Кешеләргә күренмәс өчен урманга таба илткән тыкрык буйлап китте. Өйләрне узып бераз гына баргач, туктады, алда – зыярат. Тәне эсселе-суыклы булып китте. Фикер булып укмашмаган тойгысы шундыйрак иде: аңа беркая да юл юк, кая гына атласа да, юлы менә шушында китерәчәк – зыяратка.
Югары максатларга юл бикле, кире кит, монда сукыр тыкырык…
(Дәвамы бар.)
Фото: tatar-congress.org