Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 март , 08:42

Айдар ЗӘКИЕВ. Күбәләк канатлы бал корты. Хикәя (1)

Бокс – ул үз көчеңə, юан белəклəреңə, усал йөзеңə таянып кемнедер дөмбəслəү түгел, ə сəнгать. Үз кануннары, үз нечкəлеклəре һəм үз даһилары булган сəнгать. Боксчы булып туарга кирəк. Аларның һəр хəрəкəтенең, гəүдəнең һəр бөгелешесыгылышының үз сере, гадилек артына яшерелгəн хəйлəсе бар.

Айдар ЗӘКИЕВ. Күбәләк канатлы бал корты. Хикәя (1)
Айдар ЗӘКИЕВ. Күбәләк канатлы бал корты. Хикәя (1)

Алар, бер-беренə бəрелə-орына,
салкын җил уңаена, өстəн кара чуар
сыер кебек кенə күренгəн җиргə
якынлашты. Берəүлəр, чатлары сынып, гариплəнеп, иптəшлəренə килеп
бəрелеп, җилдə эреде. Бəхетлелəр,
таҗларын җилгə көйли алганнар гына,
куркыныч сəфəрлəрен дəвам итте.
Бер-берсенең башларына басып, тапап, узып, канатларын сындырышып,
аска ашыктылар. Менə бер кар бөртеге
йотлыгып-йотлыгып сыра чүмерүче
карт сукбайның суыктан зəңгəрлəнеп
беткəн уң кулына килеп төште дə
эреп күздəн югалды. Аның урынында
күзгə күренер-күренмəс юеш тамчы
гына торып калды. Җиһаннан кара
Җирне яулар өчен җибəрелгəн чираттагы алты таҗлы солдатны башка язмыш көтə иде. Ул кечкенə сумка
тоткан бер чибəркəй эшлəпəсенең
түбəсенə кунаклады. Лəкин иртə шатланды. Парашютын вакытсыз җыйды.
Бит очлары алсуланган зəңгəр күз,
эшлəпəсен салып, кар бөртеген аяк
астына бəреп төшерде. Мəхлук, ни
булганын аңлап өлгергəнче, калын
табанлы кышкы ботинка астында коймакка əверелде. Тагы бер кар бөртеге,
күбəлəк сыман талпынып, ниндидер
төк очына килеп кунды. “Адидас” язулы
спорт сумкасын иңенə аскан егетнең
алтмышынчы маршрут тупсасына
мəче кебек ялт сикереп менүе булды,
һава агымы аның чəчендəге кунакны
дымлы асфальтка бəреп тə төшерде.
Зəңгəр куртка, кара башлык, кызылсары чалбар, кроссовка кигəн егетнең
спортчы икəнлеге тəү карашка ук ачык
күренеп тора иде. Соры йон свитеры
аша белəгендəге тростай мускуллар
күренмəсə дə, аның киң кулбашларына
һəркем сокланып карады. Корсаклары
йөкле хатыннарныкы сыман сəленгəн
сыра коллары аңа көнлəшүле караш
ташлады. Компьютер уеннарыннан
башка берни белəн кызыксынмаган
малайларын ничек тəрбиялəргə белми интеккəн замана аналары, аны күрү
белəн, башларына ниндидер якты уй
килеп, елмаешып куйды. Əби-сəби:
“Бу бандит, бəйлəнеп, əйберлəремне
таламасын”, дигəндəй, аның яныннан
күчеп басарга тырышты. Яз чəчəге
кебек балкыган, җиңел генə киенгəн
чибəркəйлəр исə аңардан күзлəрен
ала алмады.
Ул, гадəттəгечə, арткы тəрəзəгə карап басты. Əнə, яшел яулыклы əби,
бурлак кебек, җиргə кадəр бөгелеп,
чанасына сыртлап төялгəн катыргыларны каядыр сөйри. Əнə, башына
Арлекин башлыгы кигəн, ялтыравык
киемле, кыска чал чəчле бер хатын,
үткəн-сүткəн кешелəргə төкрек чəчеп
нидер сөйли. Əнə, ун яшьлəр чамасындагы өч малай, киоск тирəсендə
тəмəке алып бирер кешене сагалап
йөри. Əнə, сыраханəдəн ике ир, камырга əйлəнгəн берəүне урам буена
бүрəнə сыман чыгарып ыргыттылар
да, янə күңел ачарга кереп киттелəр.
Əнə, аркасына яшел биштəрен аскан,
куян бүрек, калошлы пима кигəн,
авылдан килгəн иркəй таушалган
блокнотыннан туганнарының адресын
эзли. Шундый документаль фильм
бара урамда. Бер-бере белəн узышкан машиналарны, чəшке туннарына
төренеп каядыр ашыккан бичəлəрне,
шешə төягəн сукбайларны тəрəзəдəн
күзəтеп барганда, аңа кемдер китереп
төртте. Сыртына кунган черкине куарга
телəгəн арыслан сыман, егет иренеп
кенə борылып карады һəм яргаланган
кулын сузган кондуктор хатынның сораулы карашына тап булды. Камал,
кесəсеннəн тиеннəр алып, җөйлəнгəн
йодрыгын аңа сузды. Акчасын билетка
алмаштырып, янə тəрəзəгə таба борылды.
Əллə йоклап, əллə авырудан
əлсерəп, ялтырап беткəн агач таягына таянып, күзлəрен йомып, чайкалып
барган бабайга да чират җитте.
– Акча! – диде контролер коры
гына.
Тегесе, сискəнеп китеп, түшен капшап, таушалып беткəн документ əсəре
китереп чыгарды.
– Аңладым, сезнең сугыш һəм
хезмəт ветераны икəнегезне дə
аңладым. Ə хəзер акча түлəгез!
– Соң бит, кызым...
– Əйе, сез безнең өчен сугышкансыз,
кан койгансыз, ачка интеккəнсез. Ə
бəлки, сугышмагансыздыр? Мин каян
белим? Ничек исбат итəсез? Дошман
белəн якалашып, кан коеп сугышкан
чын яугирлəр əллə кайчан үлеп бетте
бит ич. Сез, Җиңү көнен поездда, сугышка барган чакта каршылаучылар,
чын сугышчылар күрə алмаган льготалардан файдаланасыз, аларга тиешле машиналарны алып, борын чөеп
йөрисез. Акча түлəгез! Түли алмыйсыз
икəн – килəсе тукталышта ук төшеп
калыгыз! Бу – минем автобус, минем
дөнья! Биредə барысы да минем кануннарга буйсына.
Кешелəр алдында ун сум өчен хурлыкка калуына гарьлəнгəн чал чəчле
карт, дерелдəгəн куллары белəн таягына таянып торып басмачы иде,
кондукторның учына кемдер акча салды. Камал, күзлəре яшьлəнгəн бабайга урынына утырырга ярдəм иткəч, йомарланган йодрыкларын чак йомшартып, янə почмакка барып басты.
Кечкенə батырлык ясаучы шулчак
үзен кемнеңдер наз тулы карашы
өткəнен шəйлəде. Сары чəчле, зəңгəр
күзле, зифа каендай төз буй-сынлы
чибəркəйнең аңардан күзен ала алмаганын сизсə дə, моңа берничек тə игътибар бирмəскə тырышты. Гадəттəгечə
Космонавтлар тукталышында төшеп
калды һəм, уңга борылып, кызыл кирпечле биек йортлар арасына кереп югалды. 


* * *
Бүген “Тайсон” бокс клубы халык
белəн шыгрым тулы. Юк, биредə
бəйрəм дə, сайлаулар да түгел, спаринглар үтə.

Бүген рингта чемпионатта катнашучылар, ягъни клубның данын яклый алырлыклар сайлап алыначак.

Бүген өчəр минутлык өч раундта ел буе, юк, ел буе түгел, гомер буе
үзлəштергəн алымнар эшкə җигелəчəк.
Бүген язмышлар хəл ителəчəк! Ничек
тə сынатмаска, ничек тə сыгылмаска,
сынмаска, сыктамаска кирəк. Моны
барысы да яхшы аңлый. Əнə бит, көчдəрт биреп торсыннар өчен, берəүлəр
– əти-əнисен, берəүлəр сөйгəн кызларын ияртеп алып килгəн. Ə Камал
берүзе. Ул ялгыз бүре кебек. Җиңсə,
шатлыклы яңалык хөрмəтенə əтиəнисе, шифоньер артыннан «Белый
аист» коньягын тартып чыгарып,
рюмка төбенə салып тəмлəрлəр дə,
янə үз урынына куярлар. Ə җиңелсə?
Имгəнсə? Юк, яманга юрарга ярамый.
Ул, гомумəн, юрауларга ышанмый.
Бүген юлын кара карга кисте кисүен.
Кара мəче түгел, кара карга! Ул үтəсе
юлны атлап чыкты да пырхылдап очып та китте.
Спарингларның башланган
мəле генə. Иң җиңел авырлык
категориясендəгелəр рингта берберен дөмбəсли башлаган. Бер тапкыр да танаулары сынмаган

сары томшыклар, рингта ятьмəгə элəккəн балык
кебек əрле-бирле чəбəлəнə. Күренеп
тора, алар алышка психологик яктан
əзерлексез чыккан. Мондыйларҗиңүгə
өмет итə алмый. Судья кисəтүенə карамастан, канлы тастымалын болгап
нидер кычкырган, җебек өйрəнчегенə
ниндидер киңəш бирергə тырышкан,
ишарəлəр ясаган тренер гына җəл.
Тəрбиялəнүчесе куркак булганга, бер
мəртəбə күз алдында очкыннар күренү
белəн тренер өйрəткəн алымнарны гына түгел, үзенең исемен, кайда
нəрсə эшлəп йөргəнен, əлеге вакытта
ярышта катнашканын да онытканга
ул гаепле түгел бит. Гомумəн, беркем
дə гаепле түгел. Бокс – ул үз көчеңə,
юан белəклəреңə, усал йөзеңə таянып
кемнедер дөмбəслəү түгел, ə сəнгать.
Үз кануннары, үз нечкəлеклəре һəм
үз даһилары булган сəнгать. Боксчы
булып туарга кирəк. Аларның һəр
хəрəкəтенең, гəүдəнең һəр бөгелешесыгылышының үз сере, гадилек артына яшерелгəн хəйлəсе бар. Алар,
хəллəрен бетереп тиктомалга урыннарында да сикергəлəми, һөҗүмгə дə уйламыйча ташланмый. Чын боксчылар,
сакланганда да, көндəшенең куллары
арасында, диңгез дулкыннарында чумып йөзгəн дельфиннар кебек кылана.
Гүя яшен тизлегендə очкан йодрыклар
аларның башын урап уза.
Биредə исə, гади шəһəрнең гади
клубында да чын боксчы булырдай
егетлəр күп иде. Бүгенге сынауны үтү
– һəммəсе өчен бер баскыч югарыга
менү иде. Əлеге сынауга барысы да
җентеклəп, Римны алырга əзерлəнгəн
готлар кебек əзерлəнде. Əнə бит,
җөйле кулларына яхшы итеп бинтларын урыйлар, каппаларын1 киеп
карыйлар, көндəшлəрен күз алдына
китереп, һавада селтəнəлəр.
Сабантуйга охшап калган залга
Камал да килеп керде. Зəңгəр спорт
киемле, илле яшьлəр чамасындагы,
какча гəүдəле абзый аны күрү белəн
каршына ашыкты.
– Нигə болай соң? Бар, үлчəн
дə, тиз генə минем янга кил. Син
Мемфис белəн очрашачаксың. Ялгыш
ишетмисең, Мемфис белəн!
Камалның тəне эсселе-суыклы булып китте. Аның хəле багажын өйдə
онытып калдырганы исенə төшкəн
туристныкына охшаш иде. Вəт ичмасам яңалык! Көндəше күптəн билгеле
иде бит. Җирəн Джонины тулысынча өйрəнде, апперкотын2 чарлады.
Димəк, җиде кат тир түгеп ясаган
күнегүлəре заяга киткəн булып чыга
түгелме? Кайсы яклап карасаң да
Мемфис Джони түгел бит. Мемфис –
Мемфис инде. Исеме җисеменə туры
килə. Ул Камалдан ике башка озын.
Сəер! Ничек шундый буй белəн сиксəн
килограмм гынадыр? Бəлки, сөяклəре
кошныкы кебек көпшəктер? Бəлки.
Лəкин аның һич тынгы бирмəгəн озын
сул кулы, кувалда сыман көтмəгəндə
китереп суккан уң кулы боксчыларга
яхшы билгеле. Нишлəргə? Бу сорау
урынсыз. Ничек җиңəргə? Бөтен өмет
ƏгълəмВəлитович биргəн киңəшлəрдə
һəм үзенең үткерлегендə. Ни булса
шул булыр. Артка чигенергə телəге дə,
хокукы да юк.
Камал тиз-тиз генə чишенеп, үлчəүгə
менеп басты. Төп-төгəл сиксəн килограмм. Яхшы! Димəк, тəненең
җиңеллеге аңа хəлен бетермичə,
күбəлəк сыман җиңел, бал корты сыман усал һəм җитез хəрəкəт итəргə,
юнəлешен көтелмəгəнчə үзгəртергə,
көндəшеннəн үткеррəк булырга
мөмкинлек бирəчəк. Шулай итмəсə,
аны бүген җиңелү көтə. Үзен никадəр
оста боксчы итеп санаса да, көч-куəт
ягыннан Мемфис белəн тиңлəшə алмавын аңлый ул. Шортысын, майкасын кигəч, эскəмиягə утырып, кулларына кызыл бинтларын урады,
боксеркасының шнурларын бəйлəде.
Якында гына йə көчле алкышлаулар
яңгырый, йə халык бертавыштан “аһ"
итə. Егет каппасын, шлемын алды
да, иңенə тастымалын салып, язмышы каршына, гладиаторлар алышкан Колизейга охшаш, халык шау-гөр
килгəн, быргылар кычкырткан, барабаннар каккан залга үтте.
Биредə һəммəсе үз эше белəн
мəшгуль иде: йөзлəре караеп чыккан
тренерлар шəкертлəренə төкрек чəчеп
нидер тукый; бите сыдырылып беткəн
бер боксчы, лимон капкан кешедəй
йөз чытып, уң кулын тотып, табиб
каршында утыра; авызын калош авызы кадəр ерган зəңгəр майкалы бер
егет дус-ишлəре колагына "токмач
элеп" маташа; судьялар кызу-кызу
бəхəслəшə; гонг сугучы малай, сул кулында чүкечен əйлəндереп, уң кулындагы сəгатенə карап каткан; тездəн
өстə итəк, елтыр алка тагылган кендек
төймəсе күренерлек топик, озын кара
итек, кыска чəшке тун кигəн, иңенə
алтын чəче сибелгəн чибəр кыз, озын
тырнаклы бармаклары белəн фотоаппаратын кысып, корбанын сагалаган
снайпер сыман, объектив аша рингны
күзəтə.
Камал, халыкны ерып, грушалар3
тезелгəн почмакка таба атлады.
Барып җиттем дигəндə генə, аның
белəген, келəшчə белəнмени, кемдер элəктереп алды. Бу – картайса да
көчен югалтмаган, элек исеме дөньяга
шаулаган тимер куллы Əгълəм
Вəлитович иде.

_________________
1 Каппа – ярыш вакытында саклану максатында өске теш казнасына кидергəн йомшак пластина
2 Апперкот – бокста якыннан торып, йодрык
белəн астан өскə сугу

(Дәвамы бар.)

Айдар ЗӘКИЕВ. Күбәләк канатлы бал корты. Хикәя (1)
Айдар ЗӘКИЕВ. Күбәләк канатлы бал корты. Хикәя (1)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас