Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 март , 13:39

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (12)

 Бер артистның йодрыгы икенче артистка һич тартынусыз күтәрелә икән, бик тә югары культура галәмәтеме икән бу?

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (12)
Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (12)

Рәгыйдә Хәмдиягә, ә Ильяс… Ильяс? Әйдә, әҗәт рәвешендә булса да кыюрак булыйк, Ильяс Бакыйга әйләнде диик. Тыңлагыз әнә, карагыз, кай җире белән артист түгел? Мирза егетләре алдында баш бөгәргә туры килгәне өчен үзенә дә, ул егетләргә дә тышка бөтен көченә чыга алмаган нәфрәт белән, бары тик Рәгыйдә… юк ла, Хәмдия хакына гына түзеп, алар белән сөйләшә алган хәлдә, Марат Юлдыбаевтан отып алган хәрәкәтләрне, ым вә аһларны ихлас кабатлап, ул хәтта Хәмдияне нык кына гаҗәпләндерде дә бит әле. Рәгыйдә беренче мәлдә нишләптер саграк, гадәттәгедән тыйнаграк уйнаса, соңга таба Юлдыбайны да, сәхнә эшчесе булган Ильяс абыйсын да онытып, бары тик Бакый белән генә сөйләшә һәм аны кимсетә, һәм бераз гына ярата башлады. Соңыннан исә, бөтенләй, бөтенләй бөек хискә бирелеп аның янына ихлас күңел белән килеп йөрәген ачты. Әмма соң иде инде. Бу вакытта Бакый юк, ул инде бу каһәрләнгән тормыштан, үзенә тиң булмаган яр сөю әчесеннән азат иде. Хәмдиянең дә күзләре тормышны беренче кабат үз төсләрендә күреп, кинәт үзгәрде – аның да яшәргә сәләте калмады – үзе баш тарткан мәхәббәте янына килеп, аның өчен җанын бирде.

Кешеләр кичәнең башланган өлешендәгедән дә көчлерәк итеп кул чаптылар. Сәхнә ябылгач, алкышлар тагын да катырак яңгырады. Пәрдәне кабат-кабат ачып ябарга туры килде.

Шунда гына Ильяс үзенең Марат Юлдыбаев дәрәҗәсенә зыян китермәгәнлеген абайлады. «Миңа артык дәгъва белдерә алмый, болай булгач»,– дип күңелен тынычландырырга тырышты. Ә Манчаровскийны күрсәң! Ул нинди дә булса сүз әйтүдән узган иде. Шатлыктан яшьләнгән күзләрен яшермичә туп-туры Ильяс янына килде дә, аны каты итеп кочаклады:

– Рәхмәт, коткардың! Тәки коткардың! Яшә!

Артыгракка өметләнгән Ильяс, Рәгыйдә дә килеп кочаклар, диебрәк көткән иде дә, алай ук булып чыкмады. Матур гына елмайган килеш, үз өстәле яныннан, ерактан гына ул:

– Котлыйм сезне, талантлы дебютант! – дип, аннары, ни өчендер читкә борылып, кием алмаштырырга кереште.

Сәхнәдә нинди сүзне ничек әйткәнен, кайчан кая таба атлаганын, сәхнәгә кайчан кереп кайчан чыкканын Ильяс аң белән түгел, ниндидер инстинкт кебегрәк тойгы белән генә башкаруын шул минутларда гына аңлады, үз хәле аның башына шунда гына тәгаен төсендә килеп җитте. Анысын да озак уйларга туры килмәде. Сәхнә киемнәрен салып, үзенекеләрен кигәч тә аңа Манчаровский икенче почмактан бик ягымлы, үз иткән тавыш белән:

– Сәхнәне бүген сүтеп тормассың, иртәгә өлгерербез, – дип, үзенең яңа артистының иҗади эшен кабул иткәнлеген янә сиздерде.

Монысының да әһәмияте бар иде. Бүген артистлар алдында, бигрәк тә Рәгыйдә янында әйтелде бит бу бик тә матур сүзләр.

– Рәхмәт, иптәш Манчаровский, сезгә рәхмәт.

Көндәлек киемнәр киелеп, чемоданнар ябылгач, артык гәпләшмичә генә һәм урамда да җырлашмыйча, көз көне ерак илләргә китеп барган кошлар кебек тавышсыз-тынсыз гына тезелеп уздылар. Фатирларга гадәттәгедән сүренкерәк теләкләр белән саубуллашып таралыштылар.

Уңышка ирешкән бәхетле дебютант кына ул төннең күп дигәндә чиреген йоклый алгандыр. Калган өлешендә ул күптән түгел генә аңсыз диярлек уйнаган ролен зиһене аша үткәреп, акыл белән баетып, өр-яңадан башкарып ятты.

Ә иртәгәсен? Иртәгәсен ниләр? Алары тагын гомер азагынача онытылмас өчен бөтен ваклыклары һәм нечкәлекләре белән истә калдылар.

Гадәттәге үз эшләрен эшләп, әйберләрне олауга төягәч, Ильяс дөньяга күтәрелеп караса, саубуллашырга колхоз рәисе килгән икән. Артистлар составы тулысы белән аның тирәсендә. Манчаровский белән озак кына сугыш һәм көнкүреш хәлләре хакында гәпләшкәннән соң, ямчы малай үз урынына менеп кунаклагач, беренче булып шул ике җитәкче кул кысышты. Аннары рәис кеше Рәгыйдәгә борылып, күңелендә булган иң матур тойгыларын аңа багышлады. Кулларын кабат-кабат сөйде, чәбәкләде. Шуннан соң күзләре белән эзләнеп сорады:

– Кайда соң әле безнең көтүчебез? – Башкалар эндәшмичәрәк торганга күрә, ачыклыйсы итте. – Иптәш Юлдыбаевны әйтәм. Кайда әле ул?

Аракы парыннан арынып җитмәгән Юлдыбай, уянып киткәндәй булып, гадәттәгедән кыюсызрак аваз бирде:

– Мин монда, иптәш председатель. Рәхмәт сезгә.

– Юк, сезне әйтмим, Юлдыбаевның үзен әйтәм мин.

– Ну, мин бит инде Юлдыбаев.

– Яле, шаяртма иртә таңнан. Кызыксыз шаяртканны яратмыйм мин. Кайда соң әле Бакый, көтүчене әйтәм?

Аңлашылды хикмәт. Рәисебез Ильясны эзли икән. Башкалар, кинәт исләренә төшереп, читтә тыйнак кына басып торган сәхнә эшчесенә текәлделәр:

– Сиңа әйтә иптәш председатель.

Ильяс шуңа ышангач, ялындырмыйча рәис каршына килеп басты:

– Әллә әйтер сүзегез бармы, иптәш рәис?

– Нишләп әле гаепле кеше сымак читтә торасыз? Сезгә мәҗлеснең уртасына менеп утырсагыз да килешә. Рәхмәт, иптәш Юлдыбаев. Шул кадәр килештереп уйнадыгыз, Хәмдия белән икәүләп. Бөтен халыкның күзе сездә булды. Шул хәтле чын, табигый. Сүзләрегез, тавышларыгыз, сәхнәдә атлап йөрүләрегезгә хәтле матур. Бөтен халык сокланды. Үзәкләрне өздегез. Сезгә исәнлек бирсен. Исемегез дә матур, Марат, фамилиягез дә сирәк очрый торган – Юлдыбаев. Гел сәхнә өчен тугансыз икән. Юлларыгыз имин булсын, бәхеткә, уңышларга бай булсын, иптәш Юлдыбаев. Тагын бер кабат рәхмәт сезгә. Исән булыгыз.

Шул сүзләр белән рәис, ике куллап Ильясның кулын кысып, каты-каты итеп селкеде. Аннары сиздерер-сиздермәс кенә көлешеп, авызларын тиз генә яңадан йомган башка артистларга карады:

– Барыгызга да ихлас күңелдән рәхмәт. Корычтай сәламәтлек телибез сезгә. Тагын килегез.

Рәис ике кулын күтәргәч, артистлар чаналарга үрмәләде. Һәркайсының йөзендә тел белән әйтелмәгән шуклык билгеләре чагыла иде. Рәиснең яшертен ымлыкларга бик исе китмәде шикелле. Артист халкы шулай мәзәкчән инде ул дип уйлагандыр.

Киттеләр. Һәм рәис ишетмәслек ара узганнан соң! Менә башланды шау-гөр – шаярту, үртәшү, мыскыллау!

– Әй, Марат!

– Кем тия?

– Мин сиңа әйтмим, чын Маратка әйтәм, Юлдыбаевка.

– Чүрәкәй үрдәк? Тапкан такылдар кызык, дип зәһәрләнде Марат Юлдыбаев.

– Бүген Бакыйны кайсы Юлдыбаев уйнар икән? Кичәге Юлдыбаймы, өченче көнгесеме?

– Өченче көнге Юлдыбай бетте, кичәгесе генә калды, – дип сүзгә кушылды икенчесе.

Бу сүзләр Ильясның йөрәгенә сары май булып ягылалар иде. Мәгәр шаярту озаккарак киткәч, ул Рәгыйдәгә игътибар итте. Аңа ничегрәк тәэсир итә икән бу хикмәт? Авылдан чыкканнан бирле ләм-мим сүз әйтмәвенә караганда, ошамый аңа мондый әвәрә. Һәм шуны шәйләгән Ильясның үз күңеленә дә бераз салкын йөгерде.

Ничә көн узгандыр, бер көнне кич, сәхнә арты бүлмәсендә җыйналгач, һәм спектакль башланырга берничә генә минут вакыт калгач, кичә башланыр алдыннан халыкның түземлеген ныгыту өчен сәхнә артыннан берничә көй уйнарга дип чыгышлый, Солтанов бер анекдот сөйләп ташларга җөръәт итте.

– Жәмәгать! – дип башлады ул сүзен. – Сез беләсезме, ишеттегез микән. Мин ике Юлдыбаевның бәхәсләшүенә тап булдым бит әле. – Артистлар, шул исәптән Ильяс белән Марат үзләре дә колакларын шөмрәйткәч, дәвам итте. – Беренче Марат икенче Маратка зарлана: «Безнең тамашачы халкы бигрәк надан инде, профессионал артистны һәвәскәр артисттан аера алмый. Син профессионал артист түгелдер, һәвәскәр артисттыр дип, шыр чыккан наданлыгын күрсәтеп тора!» – дип үртәлә. Ә икенче Марат аңа җавабында болай ди: «Бер дә исең китмәсен аның өчен, халык уйлап тормый ул. Миңа да шулайрак: син һәвәскәр артист түгелдер, профессионал артисттыр, дип бәйләнәләр», – дип дустын тынычландыра.

Артистлар үзләре дә тамаша карарга бик ярата. Фәрит Солтановның мәзәге исә шундый игътибар казанды ки, бөтенесе бер тавыштан кычкырып көлеп җибәрделәр. Әүлиялыктан шактый ераклашып өлгергән Марат Юлдыбаевның хәтере калыр дип уйлап кына баксыннар икән лә. Бер карасаң, мәрхәмәтсез бит артист халкы. Әмма икенчеләй, тәртипсезлеккә бирелә торган хак җәза да шул иде бугай. Әнә бит файдасы да юк димәслек. Әйтелмәгәнгә исәпләнсен, Маратның соңгы көннәрдә авызына бер грамм көмешкә капканы юк. Шул нигездә, үзендә Фәритнең якасыннан эләктерергә дә хаклымын дип уйлаган, күрәсең. Урыныннан сикереп тә торды, Фәритнең якасыннан тотып җилтерәткәч, аның колак төбенә берне җопып та куйды.

– Анаңны сатыйм, уйлабрак сөйләрсең моннан ары. Башың эшли башлар… сволочь!

Сәхнәгә, изге сәхнәгә чыгар алдыннан шушындый да оятсыз сүгенү ишетермен дип, кем уйласын!

Бүлмә шым булды. Халык күңелен күрә торырга чыгасы Фәрит, кире чигенеп, баянны өстәлгә куйды һәм Юлдыбайга укталса да, яңадан нидер уйлап, нәрсә эшләргә, ни әйтергә белмичә, өстәлгә сөялде. Шундый ук хәрәкәтне Рәгыйдә, Ильяс, хәтта Манчаровский үзе ясап алды. Фәрит тукталгач, алар да тындылар. Ярый әле гауга димәстән, хәтта бәхәс тә купмады. Спектакль башланырга минутлар гына калган. Шул сәбәп кешеләрне, шул исәптән Фәритнең үзен дә акыллырак булырга мәҗбүр итте. Һәм биш-алты минуттан, авызга су кабып, һәркем үз эше белән шөгыльләнә башлады.

 

* * *

Билгеле ки, Ильясның Бакыйга һәм Рәгыйдә Хәмдиясенә мәхәббәте бермә-бер генә түгел, инде икеләтә, өчләтә арткан иде. Гомумән, бу мәхәббәт дөньядагы һичнинди үлчәүләргә сыймый торгандыр. Бакыйдан һәм Рәгыйдә Хәмдиясеннән аерылмас өчен ул теләсә нинди авыр җәзаларга түзәргә әзер иде. Әмма, син дигәнчә генә барса икән лә. Артык күп уйналган спектакльне алмаштырырга кирәклеге, «Ак калфак» урынына бүтән кием кияргә вакыт җиткәнлеге телгә кереп кабатлана торганлыктан, Ильясның кәефе кырыла, йөрәге сулкылдап куя. Мәҗбүри җайсызлыктан котылу мөмкин булмаганга күрә, ул бер көнне үзе өчен кадерле ядькарьгә әйләнгән кызыл тышлы көек китабын капчыктан чыгарырга тиеш булды. Китапны сыйпый-сыйпый гына Манчаровскийга сузды:

– Менә, ифрат шәп пьесалар, теләсә кайсын бүген үк тот та куй.

Манчаровский китапның кыяфәтенә бер гаҗәпләнсә, аны актарып карагач, телсез үк калды. Әле уңай яктан, әле кире яктан битләрен санагандай итте. Утлы кисәү тоткандай, кулыннан кулына күчереп торды. Шул рәвешле, шактый интеккәч кенә, кире Ильясның үзенә бирде.

Аннан соң, шулай ук сүзсез генә килеп, китапны Фәрит Солтанов капшап карады. Аннан соң – башкалар. Китап кире Ильясның үзенә кайткач кына бер кыю сүз әйтерлек кеше табылды, Марат Юлдыбаев.

– Менә нәрсә, иптәш Баһадиров, бу китапны син тиз арада юк ит. Син аны безгә күрсәтмәдең, без күрмәдек. Мин, намуслы кеше буларак, шуны әйттем. Бетте сүзем.

Ильяс берәм-берәм барлык артистларны күздән кичерде. Һәркемнең чырае – көл төсле, күзләр кырыс, иреннәр телне иреккә чыгармаслык дәрәҗәдә кысылган иде. Шул хәлне күргән Ильяс китапны артка яшергәндәй итте дә, Рәгыйдәгә текәлде. Рәгыйдә, шулай ук аптырап, томраеп карады. Димәк, бер генә чара калган: китапны яңадан – капчык төбенә. Тагын берничә елга. Читкәрәк китеп почмакта яткан капчыгын күтәргән иде, Рәгыйдәнең кискен тавышын ишетте:

– Ильяс абый!

– Ә?

– Миңа бүләк ит син аны. Истәлеккә. Мин саклармын. Беркемгә күрсәтмәм. Синдә калса, йә чагарлар.

– Сине… чакмаслармы?

– Барыбер, миңа бир аны, Ильяс абый.

Ильяс мондый куркыныч ядкарьне Рәгыйдәгә бирә аламы инде? Юк, мең мәртәбә юк.

– Хәзергә үземдә калсын, Рәгыйдә. Соңыннан карарбыз.

– Әлсә, тотып карарга рөхсәт ит. – Шулай дип, Ильяс кулыннан китапны алды да, йөгереп тә китте. – Китап – минеке, Ильяс абыйга биреп кенә торган идем.

Хода бәндәсе, нишли бит – китапны кочаклаган да вальс көйли-көйли әйләнә. Башкалар аптырабрак торган арада Марат, сугышырга җыенгандай җилтерәп барды һәм, күз иярмәс тизлек белән эләктереп, җилкәсенә үк күтәрде дә, бар тавышка чарылдавына илтифат итмәстән, хатынын арткы бүлмәгә алып чыгып китте. Көчле куллардан ычкына алмаган Рәгыйдәнең һавада буталган аяклары гына күренеп калды. Бераздан идәннәрне сыгылдыра-сыгылдыра атлап чыкты Юлдыбаев. Чыкты да китапны Ильяс битенә тондырды:

– Үзең сакла кисәвеңне. Зәхмәтеңне тиле хатынга йоктырма, амавыз. – Шул сүздән соң янә сәхнә артына борылып, йодрыгын уйната бирде. – Чүпрәк баш, кибәк баш! Ни көтәсең аннан, дивана тек дивана! Тагын хатыны ягына чыгып китте.

Киңәшмә башлана алмыйча шулай төгәлләнде, репертуар мәсьәләсе ачык килеш калды. Ләкин ул онытылырлык әйбер түгел иде. Чираттагы авыл клубы янында артистлар чаналардан төшүгә, Манчаровскийның ике олау да ишетелерлек арага басып үзенә дикъкать соравы, шул мәсьәләгә бәйле иде.

– Бер генә минутка, иптәшләр. һәм чана тирәсендәгеләр тукталып калганны күргәч, белдерүне әйтеп бетерде, – Бүген көндезге сәгать өчкә клубка җыелыйк әле. Гадәттә, көннең ул вакытында репетицияләр үткәрелә. Әмма, спектакль күптәннән күрсәтелә килгәнлектән һәм шомарган булганлыктан, репетицияләр бу арада онытыла язган иде. Ник чакыра дип фаразлаулар, шикләнүләр булмасын өчен, ахрысы, Манчаровский сүзнең ни хакында барачагын тәгаен әйтергә тиеш тапты:

– Яңа әсәр укыйбыз. «Котырган эт» дигән пьеса.

– Ә котырган эт кайсыбыз?

– Фәрит, син, шаярмыйча түзәлмисең, ә?

– Беләсе килү гаепмени, Илһам абый?

– Гаеп түгел. Шуңа күрә дә әйтеп торам лабаса. «Котырган эт» –мин язган пьеса. Балаларны тәҗрибә хайваны итеп файдаланган фашист врачы турында. Бүгенге көндә актуаль тема. Сезнең белән әсәр хакында киңәшергә кирәк бит. Гаҗәпме шушы?

– Түгел, түгел.

– Жыелабыз?

– Жыелабыз.

Һәм җыелдылар.

Тынлык. Житәкче сүз башларга тиеш. Ләкин ашыгырга нияте сизелми әле. Кулындагы дәфтәрне алмыйча, аны җилпәзә кебегрәк уйнатып торуына дикъкать итсәң, ниндидер четерекле нәрсә барлыгын чамаларга мөмкин иде. Дөресрәге, бу хәрәкәт һәм хәрәкәтсезлек кешеләрне борчулырак дулкынга әзерләү ысулы иде шикелле. Чынлап та, артистлар хәвефлерәк хәбәр көтеп, сагаеп калдылар. Тагын тынлык. Әмма монысы давыл алдыннан була торган тынлыкка тартым иде.

Дәфтәр якындагы урындыкка куелды. Фаразлар, димәк, аклана – сүз пьесага кагылмаячак.

– Әсәрне укыр алдыннан бер мәсьәләне хәл итеп алыйк әле, иптәшләр.

Урындыкларның, күчә төшеп, дөбердәп алуы – тәкъдимнең дәвамын көтү билгеседер. Мизгелне дөрес бәяләгән җитәкче сорауны турыдан-туры куярга мөмкин дип санады:

– Без үзебезнең коллективта тәртип бик тә шәп дип, бөтеннәрсә ал да гөл дип әйтәләбезме?

Башлар иелә, күзләр яшерелә. Гаеплерәк кешеләр чак кына кызара да инде. Дөрес сүзгә җавап юк.

– Бер артистның йодрыгы икенче артистка һич тартынусыз күтәрелә икән, бик тә югары культура галәмәтеме икән бу? Партия һәм хөкүмәтебезнең нинди авыр шартларда да безнең театрга эшләү мөмкинлеге, яшәү мөмкинлеге тудыруына лаеклы җавапны без шулай бирәбезме? Үзебезнең яшәвебезне шулай аклыйбызмы? Үзебез әдәпсез килеш, халыкта әдәп тәрбияләргә җыенабызмы? Үзебез кара булган хәлдә, аны агартырга азапланабызмы? Нинди нәтиҗәләргә, нинди уңышларга исәп тотабыз? Минем шуны беләсем килә. Киләчәктә нишләргә? Кай таба барабыз? Барабызмы, әллә тәгәрибезме? Я? Нишләп эндәшмисез? Мин сездән җавап көтәм, иптәшләр.

Кешеләр, өстәл тирәсеннән читкәрәк утырдылар. Өстәлнең бер ягында Рәгыйдә, икенчесендә Марат Юлдыбаев кына калды. Бу күренешкә караганда, җавапны шушы гаилә бирергә тиеш буладыр кебек. Мәгәр Рәгыйдәнең ни гаебе бар монда?

Шуны белер өчен диярсең, Ильяс залга төшеп, Манчаровскийдан ике-өч урындык кырыйгарак утырды да, шуннан сәхнәдәгеләрне күзәтергә кереште. Жыелышны сәхнәдә үткәрәләр иде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: tinchurinteatr.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас