* * *
Коралачыкка ул караңгы төшкәч кенә барып җитте. Юл капчыгы асып, клубка солдат шинеленнән килеп кергән кешегә бөтен зал борылып карады, ягъни үз авылларыныкы түгелме, янәсе. Аларны ымсындырмас өчен Ильяс, үзенә игътибар юнәлгәнне сизгәч, кире мәгънә белән баш чайкады һәм кул белән ишарәләп алгач, як-якка үрелгәләп, буш урын эзләде. Капчыгын һәм юеш бүреген шинель итәгенә – тезенә куйгач та сәхнәгә текәлде. Күңеле тынычланды. Әйтерсең, дөньяның барлык мәшәкатьләреннән, шушы фәкыйрь, кешелекне кимсеткеч тормыштан сәхнәгә карап котылырга, матуррак вакыйгаларга кушылырга мөмкин. Житмәсә, әнә Бакый, тере әүлия, Ильясны күреп тә алды. Ильяс шул сөенечтән кул болгагач, тегесе яшертен генә елмаеп куйды. Бөтенесе рәтле булыр, Аллаһ бирса. Бүген әйбәт була алмады, иртәгә, әлбәттә, хәлләр яхшырачак. Шулай бит?
Спектакль беткәч, концерт башланыр алдыннан Ильяс сәхнәгә менде. Юлдыбай әүлия белән, Манчаровский һәм, билгеле инде, Рәгыйдә белән кул кысышканнан соң өлкән артист каршысына яңадан, гаепле кеше сыман, баш иеп килде.
– Менә минем килүемие, сәхнә эшчесе булып. Алырсыз микән?
Манчаровский битендәге буяуларны сөртә-сөртә җитди генә үзенең таныш дәлилләрен хәтергә төшерде – әлеге дә баягы акча мәсьәләсен. Ильяс моны мең ишеткән һәм мең тапкыр кабатлаган лабаса инде:
– Сездән миңа бер тиен дә кирәкми, тик миңа маэмай кебек сезнең артыгыздан ияреп йөрергә генә рөхсәт итегез. Ә сәхнәне мин карармын, нәкъ сез теләгәнчә булыр.
– Соң инде, Ильяс дус, без сезгә ике куллап риза, – дип, кунакны әүлия иптәш якларга тырышты.
Рәгыйдә шулай ук: «Эһе!», – дип баш какты лабаса. Тагы ни кирәк?
Кирәкми. Мәсьәлә хәл ителде. Шул көннән соң Ильяс үзен чын театр кешесе дип хис итте. Дөньядан аңа бүтән нәрсә хаҗәт түгел –бүгеннән башлап, аның күңеле бәхетнең иң югары гөмбәзенә менеп кунаклады.
Гадәти эш башланды – сәхнәне корасың, сүтәсең, чанага төйисең, бушатасың, ташыйсың, тагын корасың, тагын сүтәсең, тагын, тагын… Һәм ары табан яши китәсең. Ә иң рәхәте, иң татлысы шул – сәхнә кырыендагы тәрәзә төбендә, яки шундагы буш урындыкка утырасың да, көннәр, атналар буе спектакль карап, рәтлерәк тормыш белән яши бирәсең. Аннан да мәгънәлерәге һәр сүзе, хәрәкәте, күз керфекләренең һәр тибрәнеше, күзләренең һәр ачылып йомылганы, елмаюы, көлүе, җырлавы, моңаюы белән – Рәгыйдә үзе. Гомергә, мәңгегә шушы хәл дәвам итсә, гомергә, мәңгегә Ильястан да бәхетлерәк кеше булмаячак. Менә ул буран һәм көртләр аралап еллар буе, озын гомере буе шушы ләззәтле сәгатьләргә омтылып килде бит. Килде һәм иреште максатына. Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Нәкъ үзе, билләһи!
Әмма мәңгелек бәхет буламыни? Дөресен әйтик, аның күңел кошы ашкынулы хисләр белән атна буе күкнең иң биек ноктасында кагынудан башлап, әкертен-әкертен түбәнәя, түбәнәя, түбәнәя торды. Иң әүвәл әүлия дигән Юлдыбаевның бик үк әүлия түгеллеге ачыла барып, күңелгә шом сала башлады.
Кайсы авылда иде әле? Түбән Манчарда булса кирәк. Юлдыбаев спектакльгә соңга калып килде. Манчаровский белән Рәгыйдә, сәхнә белән арткы бүлмә ягына, бүлмәнең бер почмагыннан икенче почмагына таба атлый-йөренә арыгач, өстәлгә аяк салындырып, аяк селкетеп утырудан да туйганнар иде инде. Юлдыбай нәрсәдер оныткан, имеш, шуны алырга дип, яңадан фатирына киткән иде. Ильяс ул-бу килеп чыкмадымы дип, эзли барса, Юлдыбайның өйдә эзе дә юк. Каядыр бүтән якка киткән, димәк. Өй борынча эзләргәмени аны шушы зур авылда? Эзләр идең, табар идең дә бәлки… Инде таң әтәче кычкырыр чак җитәр. Бер генә юл – югалган мал үзе кайтып керсә генә.
Ильяс килүгә язган мал чынлап та кайтып кергән һәм киенеп, бизәнеп утыра иде.
Ильяс хәвефле уйлар белән Рәгыйдәнең үртәлеп интегүен күрмәс өчен, үз урынына, сәхнә кырыена чыгып утырды. Көтте. Халык түземлеген җуеп берничә кабат инде кул чапкан иде. Аяклар белән дөберди башлагач, чыкмыйлармы дип, Ильяс сәхнә як ишектән күзләрен алмас булды. Тагын, тагын зарыгып көтте. Рәгыйдәдән бәлки һич тә ким интекмәгәндер, артыграк булмаса. Ниһаять! Күренде Манчаровский. Яшьләрчә җитезлек белән чаршау алдына чыкты. Һәр сүзе саен диярлек кул чабалар. Барлык артистлар исеменнән сәлам тапшыргач, һәр исемне атаганнан соң алкышлар ява торды. Бу борчулы кич шулай да үзенең икенче төрле мисалы белән, сүрелә язган күңелне шактый биеккә күтәрүе белән барыбер матур булып истә калды. Менә хәзер дә бүгенгедәй хәтердә. Ни дисезме? Манчаровскийда хикмәт. Менә ул әсәрдә хәрәкәт итүче каһарманнар белән бергә, башкаручыларны да атап чыккач… Йа Хода, үз колакларына үзе ышана алмады Ильяс. Ләкин ышанасы килә һәм бик теләп ышанды да. Чөнки, ни дисәң дә, төш күрү түгел, өннең үзе лабаса! Әйе, барлык исемнәрне атап чыкканнан соң, башкалардан һич аермыйча, Манчаровский гаять матур яңгырашлы, куәтле тавышы белән, үзенең гаять мәгънәле һәм илаһи авызын тутырып:
– Сәхнә эшчесе – фронттан яраланып кайткан батыр сугышчы Ильяс Баһадиров! – дип, тантаналы рәвештә бөтен залга игълан итте.
Гадәттәгедән һич ким булмаганча шаулап-гөрләп кул чапты халык. Ильястан хәзер дә: «Үз гомереңдә иң бәхетле көнең кайсы көн?» – дип сорасалар, менә шушы көнне, театрның законлы бер әһеле икәнен тою һәм шул тойгыны яклап тамашачыларның кул чабып раслаган көнен атар иде.
Икенче бер күңелле нәрсә – Ильясның баягы борчылуларының да кысыр булып чыгуы. Сәхнәгә аяк басу белән Манчаровский да, Рәгыйдә дә кинәт үзгәрделәр дә куйдылар, гүяки аларны кинәт кенә пәри алмаштырды. Кая ул баягы үртәлү, көю, өзгәләнү. Манчаровский юк, бары тик куәтле мирза гына бар. Рәгыйдә югалды да, аның урынына тәкәббер һәм чибәр Хәмдия пәйда булды. Сәхнәдә бөтенләй башка кешеләр, башка тормыш. Ильяс анда булган һәр хәрәкәт, һәр сүз, һәр ымны күзәтә, күңеленә сеңдерә, йота бара.
Атналар, айлар буе диик. Чөнки Дүртөйлегә кайткач та яңа спектакль әзерләмичә, шушы ук әсәр белән Борай, Яңавыл, һәм Бөре районнарына чыгып китәргә карар иттеләр. Агыйделнең аргы ягына… Ят авылларның һәркайсын хәзер үз рәвешләрендә искә төшереп булмый инде. Барып чыкса да танымас иде. Ә менә аларда булган хәлләр гомернең соңгы мизгелләренәчә нәкъ булган көенчә, бер генә шәрехка да кимемичә күңелдә яши дә яши бирә. Онытылмый торган һәм онытылмаячак иң назлы авазларның берсе Манчаровскийның куәтле тавышы:
– Сәхнә эшчесе – Ильяс Баһадиров!
Авыл саен, һәр кич саен.
Ильяс үзе дә бурычлы булып калмаска тырышты, билгеле. Бер көнне ул Манчаровскийга күрше Әшмән авылыннан Әнис дигән малайның район газетасында басылган бер шигырен биргән иде. Кичәнең концерт өлешендә өлкән артист моңарчы кеше колагы ишетмәгән шул өр яңа шигырьне укып уңыш казанды.
Әнә Манчаровский сәхнәгә чыкты да, алдагы номерны игълан итәр алдыннан төрле хәрәкәтләр ясап, укырга кереште. Юк, икән әле, башта залдагы кешеләргә мөрәҗәгать иткән икән:
– Сезнең авылда Сания исемле, апамы, кызмы бардыр инде?
– Бар, бар, диештеләр, – бөтенесе ике данә!
– Менә бу шигырь аларга махсус атап язылган. «Сания апа» дип атала. Тыңлыйбызмы?
– Тыңлыйбыз, тыңлыйбыз!
Көянтә-чиләк аскан апа кыяфәтен алып укый башлый артист:
Сания апа суга бара, Көянтәсе бизәкле.
Егетләргә күз дә салмый, Шунсы өзә үзәкне.
Берәүләр үз эргәсендәге Санияга төртеп тә өлгерә:
– Сине кайчан карап торган диген! – янәсе.
Шигырь дәвам итә:
Сания апа суга бара, Көянтәсе яшелле.
Егетләрне күрмәс өчен күзен аска яшерде.
Каян килгән тәкәбберлек Аңа шушы кадәрле.
Сания апа суга бара, Көянтәсе зәңгәрле.
Сания апа суга бара, Көянтәсе кәкере.
Егетләргә карый-карый… Узып китте бәкене!
Халык рәхәтләнеп көлде. Манчаровский алкышларга баш ия-ия киләсе номерны игълан итте. Бик тә көйле барды концерт бер атна, ике, өч атна…
Юк, өченче атнада көйле үк була алмады. Бер көнне әүлия дигән Марат Юлдыбаев тагын сынатты.
Манчаровскийның сәхнә арты бүлмәсендә һәм сәхнәдә арлы- бирле йөренүе, Рәгыйдәнең өстәлгә утырып аяк селкетүе, бер төшеп, тагын менеп үрсәләнүе, Ильясның Маратны авыл бетереп эзләве һәм таба алмавы, тагын аптырашка калып аһ орулар… Беренче очракта Ильяс кайтып кергәндә Юлдыбай грим салып утырган булса, бу юлы соңга калып та күренә алмады. Югалды Юлдыбай. Ильяс ишектән керүгә аның янына җыелган булдылар.
– Ничек, киләме? – янәсе. – Таптыңмы?
– Эт белән генә эзлисе калды. Юк.
Сәер ухылдап, Манчаровский артка чигенде. Тагын йөренеп алды да яңадан Рәгыйдә каршына килеп басты.
– Спектакльне отменять итәбез инде. Хәзер чыгам да әйтәм.
– Коточкыч! – Рәгыйдәнең – бу вакытта инде Хәмдиянең чыраенда әйтеп бетергесез әрнү, моң бар иде. Шулкадәр кызганды Ильяс Рәгыйдәне, мөмкин булса, баскан төшендә кинәт Юлдыбайга әверелер иде. Ничек? Ничек Юлдыбаевка әверелергә? Тукта әле, ни өчен Юлдыбаевка әверелүнең кирәге бар? Әгәр дә мәгәр Бакыйга дисәң әле…
– Иптәш Манчаровский, әгәр… әгәр мин әйтәм…
Манчаровский саламга чат ябышкан батып баручы адәм хисе белән Ильяска иелде:
– Йә, йә!
– Мин әйтәм, әллә үзем чыгып карыйммы… сәхнәгә диюем.
Манчаровский аңлый алмыйча интекте, колагына ышана алмыйча газапланды, ык итте, мык итте! Һәм шулай ук-мыктан ары уза алмыйча, тагын йөренеп килде. Рәгыйдә каршына барып, аннан киңәш көтте. Шулкадәр ярдәмгә мохтаҗ иде Манчаровский бу мизгелдә, аның өчен Ильяс җанын бирергә әзер иде. Һәм өлкән артист саламга ябышмыйча булдыра алмады:
– Ничек дидең әле син? Кабатла әле.
– Мин ул рольнең бөтен сүзләрен беләм.
– Их, сүздә генә булса хикмәт!
– Сүз дип… уйнаганым да бар. Күпме инде сезне карап тордым.
Сәхнәне һәм сәхнә артын янә берничә мәртәбә әйләнгәч, Рәгыйдәдән тагын киңәш көтеп, тагын ишетмәгәч, башка артистлар да хәрәкәтсез катып калгач, Манчаровский түзмәде, үзалдына сөйләнгәндәй әйтте:
– Ул бит… ишетмисезмени, Бакыйны мин уйнап карыйм ди, спектакльне өзмик ди. Ишетмисезмени, ә? Колакларыгыз тонганмы? Уйнаганым бар ди, ләбаса, нишләп колак салмыйсыз?
Чигәләрен ышкыды, уйланды, уфтанды, хәл итте – башын югары чөеп, тантаналы рәвештә белдерү ясады:
– Спектакльне өзәргә хакыбыз юк. Игълан итәм, – диде дә, Ильясны җитәкләп, өстәл янына китереп чишендерә дә башлады. Бар, Рәгыйдә, тамашачыны тынычландыра башла. Чыгып нәрсә дә булса сөйлә, бие, укы, җырла. Бездән сигнал булгач, катнашучыларны, башкаручыларны игълан итәрсең…
Рәгыйдә өстәленнән сикереп тә төште, шундый ук тизлек белән сәхнә ягына чыгып та сызды. Читлеккә эләккән песнәк пырылдап очтымыни.
Ни булганын абайлаганчы, Ильяс үзе, Манчаровский тырнакларына эләккән куян мисалында, ни кушса шуны үтәвен белде. Чалбар, күлмәк, түбәтәй киде, билен буды. Ләкин битен буярга керешкәннәр иде, тагын бер коточкыч бәла килеп чыкты. Эш менә нәрсәдә, Ильяска театрны эзли килгәндә, юлда салкын тиеп, уң як битендә бармак башы хәтле шеш чыккан иде. Атна чамасы интеккәннән соң кире Дүртөйлегә кайтып шуны кистергән һәм врач шеш эченә марля тыгып калдырган иде. Имеш, шул калган үлекне үзенә җыя да икенче операция вакытында марляны алганда, чистарып кала. Больницага кабат барганчы, менә нинди мәҗбүрият килеп туды бит әле. Марляның очы биттә күренеп, тырпаеп тора. Мондый йөз белән җитди лирика берләшә алмый – геройлык күренеше, нәфислек тойгысы җилгә оча дигән сүз. Ильяс йолкып карады шул тычкан койрыгы сыман тырпайган марля очын. Күзләреннән ут чәчрәде. Кычкырып җибәрә язды. Кычкырса: «Менә сиңа батыр солдат!» – дип мыскыллап көләчәкләр иде. Ләкин барыбер ниндидер чара күрергә кирәк. Нишләргә? Манчаровскийның зиһене үз урынына кайтты.
– Кайчы да юк ичмасам, – дип, шырпы кабызды. – Хәзер беразга түз.
Тычкан койрыгын ник тартасы иткәндер, тагын сикереп куйды Ильяс. Шушыннан соң бөтен түземлеген җыяр өчен гәүдәсен таштай катырып күзләрен йомды. Манчаровский янып торган шырпыны биткә терәп үк диярлек, марляны яндырырга кереште. Ильяс тешләрен кысты. Тартылуданмы, пешүдәнме – әйтеп аңлата алмаслык авырту яндырып үтте. Ләкин алда – роль, көтүче егеткә әйләнәсе!.. Хыялда яши үк башлаган шул шәүләне ычкындырмас өчен, ул җәзага түзәргә тиеш. Сәнгать җиңел бирелми, корбан сорый. Һәм ул түзде. Бугазга ук тыгылган ыңгырашу авазын кулы белән буып «Эмм!» – дигән ымлыктан башка тавышны чыгармауга иреште. Һәм менә бер вакыт койрык өзелеп чыкты. Әйе, чыгуын чыкты да, авырту да туктала язды. Ләкин көзгегә караган иде, кәефе тагын җимерелде. Марляның төбе калган. Анысын инде яндырып бетермәле түгел. Әлеге дә баягы, Манчаровский бәладән коткарды:
– Зыян юк, кайгырма. Без аны хәзер бик матур миңгә әйләндерәбез. Борын белән күз зуррак булса, отышлырак булыр иде дә… Бигрәк тә – герой өчен. Ну, ярый, болай да әйбәт.
Сөйләнә-сөйләнә ул, ниндидер буяулар алып, битне матурларга, бизәргә кереште. Алар шушы эш белән шөгыльләнгәндә, сәхнә ягыннан Рәгыйдә тавышын ишетерлек хәлгә килгәннәр иде инде. Ул инде җырга ук күчкән. Спектакльдән башланасы кичә концерттан башланды, ягъни. Үзе бер кызык, үзе бер яңалык!
Тиздән сәхнәгә чыгарга тиешле ясалма артистның күңелен күтәрер өчен булса кирәк;
– Син сәхнә кешесе булырга тиеш булгансың, конешно, – дип мактап куйды Манчаровский.
Ә Рәгыйдә җырлый:
Алма сатучылар килгән,
Үлчәүләре бар микән?
Әҗәлгә дару бар диләр,
Мәхәббәткә бар микән.
Ай, һилләү, һилләү, һилләү,
Ай, һилләү, һилләй-ләү.
Дөрес, һилләүләрнең иң кирәк чагы. Жыры да, җырчысы да күптән күренмәгән тансык ризык төсле матур һәм татлы. Буш вакытны тутыру гына түгел, үзенең хаклы урынында яңгырый ул. Рәгыйдә моны аңлый, әлбәттә, һәм һич аптыраусыз халыкның күңелен иркәли:
Алма бөрле, алма бөрле,
Алма чәчәге төрле.
Башкаларга күз дә салмыйм,
Сине күргәннән бирле.
Ай, һилләү, һилләү, һилләү,
Ай, һилләү, һилләй-ләү.
Яшә, Рәгыйдә! Инде максатыңа ирештең, ягъни, коллектив кушкан бурычны шәп үтәдең. Жырны төгәлләмичә тукталсаң да сүз әйтмәсләр хәзер. Инде чын артист сыйфатында профессиональ сәхнәгә беренче мәртәбә чыгасы бәндә үз миссиясен үти башларга әзер. Ул инде сәхнә артында басып тора. Нидер укына. Әлбәттә, әлбәттә, күңелендә еллар буе йөргән, хәзер берничә минуттан ук сүзгә һәм хәрәкәткә әйләнәсе йөрәк кичерешләрен кабатлый ул, Ә син, чибәр, бик теләгәч алай, төгәллә җырны:
Алма турыйм, алма турыйм,
Алманың түгәрәген.
Хәзер ниләр уйлый икән
Мәхәббәт күбәләгем.
Ай, һилләү, һилләү, һилләү,
Ай, һилләү, һилләйләү.
Җыр төгәлләнүгә Манчаровский сәхнәгә яшьләрчә атылып чыкты да кулын читтәнрәк Рәгыйдәгә таба сузып, залга аны тәкъдим итте:
– Рәгыйдә Нәзифуллина!
Рәгыйдә Нәзифуллина, кабат-кабат баш игәннән соң, сәхнә артына очты. Ләкин яңадан чыгып, халыкка күренергә тиеш булды, алкышлар тынмыйча аптыратты. Тагын берничә тапкыр күренгәннән соң гына арткы бүлмәгә узарга мөмкинлек туды. Аңа бераз ял итәргә, сулышын тигезләргә кирәк иде. Әйе, хәзер нишләсә дә ярый аңа. Жан тыныч хәзер – Манчаровский бик тә теләсә, кич буе сүзе бетмәячәк һәм тамашачыны ялкытмаячак. Игълан ителгән спектакльне өзү болай үзе матур күренеш булмаганга күрә генә борчылды бит ул бая. Хәзер исә, рәхәтләнеп йөзә әнә үз стихиясендә. Үзенең кем икәнлегеннән башлап, Дүртөйле колхоз-совхоз театрының биографиясе белән таныштырганнан соң, туп-туры «Ак калфак»ка күчте әнә. Ләкин… Ләкин дип әйтик, артык та нык гадәтләнгәнгә күрәдер, артык илһамланудандыр, бер кечкенә детальне бутабрак җибәрде шул:
– Бакый – театрыбызның талантлы артисты – Марат Юлдыбаев! – дип кычкырды.
Аңа җавап – көчле кул чабулар!
Шуннан соңгы алкышлар – башка артистлар хөрмәтенә яңгырады. Шулай булды. Бүтәнчә, күрәсең, була да алмагандыр. Әнә бит сәхнә эшчесенең дә фамилиясе ишетелми калмады:
– Ильяс Баһадиров!
Көчлеме, түгелме, аны да алкышладылар. Тагын ни кирәк сиңа? Артыгракны өмет итәргә базсаң, эш күрсәт. Менә сиңа Ходаең бирде бит форсат? Бирде. Беренче юлга ярый – Марат Юлдыбаев булып чык сәхнәгә. Ояты аңа булыр. Юлдыбай бүгенгесе көндә ул оятка лаек. Уйлап карасаң, фамилия буталу файдагадыр әле. Ходай бар бит ул! Һәм… башланды!
(Дәвамы бар.)
Freepik.com