Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 март , 19:33

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (10)

Минме, сезнеме! Армиядән исән кайтсам, җаныгызны суырам! Кеше талау түгел, сүз әйтәлмәслек итәм. Авызыгызны… авызыгызны с… ссу капкан сыман ача да алмассыз.

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (10)
Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (10)

Бу вакытта баягы зәһәренең әсәре дә калмаган, сарык бәрәненең дә әле сөзәргә өйрәнмәгәне кебек юашланган райфо инспекторы, үзен елмаерга мәҗбүр итте:

–  Ә безгә? Китәргә мөмкинме безгә?

–  Сезгәме? Сезгә! Әйе, сезгә монда килмәскә мөмкин булган. Борынгы заманда недоимщикларның өеннән соңгы әйберләрне талап чыгуларын дәреслекләрдән укый идегез бит? Талаучыларга нәфрәт белән тула иде йөрәкләрегез. Ә үзегез? Патша ялчыларыннан кай төшегез ким? Кай төшегез ким?

–  Соң инде… без закон нигезендә… без чыгарган налог мәллә?

–  Сез егетнең армиягә китәсен белдегез бит?

–  Каян белик без аны?

–  Нишләп белмичә йөрисез?

–  Соң инде…

–  Бер дә соң түгел. Әйе, яхшы чакта сыпырыгыз моннан.

–  Безгә ни, иң җиңеле шул. Жавабын үзегез бирерсез.

Инспектор кызның тагын шулай тырнакларын күрсәтеп куюы армиягә китәсе малайга тагын ошап җитмәде булса кирәк, ул баягыча кайнарлык белән бармак селкеп, инспекторга янарга кереште:

– Минме, сезнеме! Армиядән исән кайтсам, җаныгызны суырам! Кеше талау түгел, сүз әйтәлмәслек итәм. Авызыгызны… авызыгызны с… ссу капкан сыман ача да алмассыз. Инспектор үзе дә, тагын да катырак сүз ишетүдән шүрләп бугай, налог агентына ым какты, тиз генә шылу ягын карады. Председатель алар артыннан иярде. Ильяс тәкъдиме белән хуҗа апа авыл советына хәзер үк барырга тиеш булды –  председательне куып җитү нияте белән ашыгыч киенеп, сәдәпләрен каптыра-каптыра алар артыннан китте. Шәл яулыын урам уртасына җиткәч кенә башына урады. Һич киметми һәм арттырмый әйтәбез ки, шуннан соң бу өйдә төп хуҗа булып Ильяс үзе калды, Егет белән юк-бар сөйләшә-сөйләшә утын әзерләп мичкә яктылар. Мич алдына утырып, өшенгән тәннәрен җылыттылар. Шул арада күзгә күренерлек төенчек белән апа кайтып керде.

–  Әй, рәхмәт төшкерләре, мичкә ягып та җибәргәнсез икән. Балама күмәч пешерергә үзем дә ягармын дигәнием. Бирделәр менә. амбарга барып алдым. Син булмасаң, сорарга да баш җитмәгән булырые. Аллаһка шөкер, тамак туйдырып китәрлек тә, юлда ашарлык та булды. Бирделәр тәки. Булгач ни бирәләр инде ул. Бер генә кешелек таптылар. Бөтен авылга каян җиткерсеннәр. Юк бит, юкны бирәлмәйләр инде ул. Рәхмәт инде сиңа, исемең ничек әле?

– Анысы пүчтәк, апа.

– Кем булсаң да рәхмәтле, игелекле бәндә икәнсең. Урының оҗмахта булыр, Аллаһ бирса. Юл кешесе, арыгансыңдыр, берсәк сөялеп тор.

Түргә, бүрәнә буена иске тун җәйгәч, мендәр салып килде апа;

– Бар, ял итеп ал. Черем итсәң дә була. Чәйгә уятырбыз.

Ильяс оекларын салгач, апа аларны җәһәт кенә мич өстендәге киштәгә элде: – Үзең торуга коп-коры булыр, Аллаһ бирса. Ят. Ильяска нәрсә: «Бар бит дөньяда инсафлы, тәрбияле кешеләр, дип, сәкегә үрмәләргә генә калды. – Кайбер адәмиәр кадерле кунакка да болай ук хөрмәт күрсәтмәсләр иде». – Шундыйрак уйлар уйлап, йоклап та китте. Йокы аралаш малай белән ананың тыныч гәпләшүе, мәктәптән кайткан кыз балаларның ихлас чыркылдашуы, әниләренең исә: «Абый йоклый, шауламагыз», – дип тыя торуын ишетеп яту үзе бер рәхәт һәм татлы иде.

Шундый әйбәт кәеф белән чәй эчтеләр. Төнлә дә йокысыз интегүче булмады шикелле. Әни кеше генә йокладымы, юкмы – монысы гына ачык сизелерлек булмады. Кышкы кояш чыгып көянтә биеқлеге күтәрелгәч, капка төбенә атлы чана да килеп җитте.

Малаен озата чыкканда, аналарга хас булганча, балавыз сыгу, улының юатырга тырышуы – бөтенесе табигый иде. Егет чанага утыргач кына, Ильяс рәхмәтләр әйтеп саубуллашканда, апа, яшьле күзләрен сөртә-сөртә булса да, сәфәрчегә дә игътибар итәргә көч тапты:

– Үзеңә рәхмәт, игелекле бәндә, – диде. Һәм кичәге соравын кабатлады. – Сине кем дип белик соң? Сорасалар кем дип әйтик?

Ильяс дөньяда бер генә кеше булып яшәмәвен, сәхнәдә булмаса да, тормышта барыбер күп рольләр башкарып яшәвен белә, әлбәттә. Бу юлы нинди роль башкарды соң әле ул? Озак уйламастан, үзлегеннән диярлек җавап табылды тагы:

– Мин Хозыр Ильяс булам, апа, – дип, рәхәтләнеп бер көлде дә, чанага менеп, егет белән янәшә, артка карап утырды.

Икесен дә, сугышка китүчеләр сыйфатында, күрше-тирә җыйнаулашып, күзләр сөрткәләп, кул болгап калдылар.

 

* * *

Егеткә киңәшләрне юмарт биреп, куш куллап хушлашкач та, Ильяс, ашыгыч эше бар кеше сыман, театр бинасын эзли китте. Андый бина юк икән. Театрның район культура йортында урнашканлыгын әйттеләр. Ильяска барыбер иде – театр гына булсын, артистлар исән булсын. Барысын да сәламәт хәлдә күрергә ниятләнгән Ильяс культура йортын тиз тапты. Ләкин мона карап аның күңеле күтәрелде дияргә ашыкмыйк. Киресенчә, әллә ничек, шом туды аның күңелендә. Тәбәнәк кенә, озын гына агач йорт. Биек койма аркасында ул үз дәрәҗәсеннән дә тәбәнәгрәк төсле күренә икән. Күпмедер ел ачып каралмаган агач капкалар. Койма ни дә. капка ни – бөтен буйга кар күмгән. Көрт ярып узган ике-өч эз булмаса, ташландык йорт дияр идең. Яшәп тә ята икән культура! Аналарын сатмалы адәмнәр, эчләрендә җаннары бар микән?

Кәефе кырыла язган, ике-өч минут арасында килгәненә үкенә башлаган килеш, шулай да кемдер калдырган эзләргә басып, Ильяс аяклары да капкага таба атладылар. Ян капкадан узды. Жан иясе барлыгы сизелмәде.

Ихата зур гына икән. Койма буйларында озын-озын бүрәнә өемнәре калкып тора. Клубны… әйе, хәтере калмасын, культура йортын сипләп салырга уйлаганнардыр инде. Бүрәнәләр чери төшкәч, бәлки сала да башларлар.

Ихата яклап, тәбәнәк кенә күтәрмә, ишек, «Авыл клубында да ишек икәү була, сәхнә ягы ишеге аерым була. Боларның шунлык та рәтләре юк икән, юньсезләрнең».

Ильяска бер ишек җитә җитүен. Шуннан керә ул. Һәм керде дә. Сул якта касса авызы. Янында ишек. Тавыш ишетелгәнлектән, шул ишекне какты. Касса бүлмәсендә җыештыручы хатын балалары белән яшәп ята икән. Әлеге дә баягы, сәкегә тезелешеп утырганнар. Авыл өйләрендәгедән аерма шул гына, бүлмәсенә бәрабәр – бәләкәй сәке. Хәл-әхвәл белешкәч тә, клуб директорының кайдалыгын сорады. Кергән чакта уң якта ишек күргән иде бит – шунда икән директор бүлмәсе. Бая чамалый алмаганына гаҗәпләнеп, ашыга төшеп, Ильяс шунда китте.

Бүлмәдә бер кыз чут төймәләрен шакылдатып утыра. Хисапчыдыр. Ильясны күргәч тә шакылдатуын озак дәвам итмәкче, имеш. Ильясның кемлеген белми шул әле. Зыян юк, белдерербез.

– Кызым, миңа директорның үзе кирәк иде.

– Директор теге якта.

– Кызның башы сәхнә ишегенә ымлады.

– Анда узарга ярыймы соң?

– Белмим шул.

Бу әле рөхсәт билгесе түгел иде. Әмма дә ялындыра торган заманмыни. Сәхнәгә илткән күтәрмәгә менеп, ишекне кыю гына ачты да эчкә чумды. Караңгы. Пәрдә төшкән. Арткы чаршау янында тәрәзә яктылыгы сизелгәнгә күрә, шунда узган иде, бер-ике урындыктан башка нәрсә күзгә чалынмады. Сәхнәгә чыгып, анда бераз ял итеп торды һәм менә шушында чак кына эченә җан кергәндәй булды аның. Жылылык хәтта аркасы буйлап узды. Әйе, сәхнә ләбаса бу, чын сәхнә! Чынның да ниндие әле – Рәгыйдә йолдызы калыккан сәхнә! Аның тавышлары шушында яңгыраган. Теләсәң әле дә ишетергә мөмкиндер…

– Әй, кем бар анда?

Менә сиңа – көт назлы, нәфис тавыш. Ниндидер тупас, кара аваз. Ләкин чакырылмаган кунак бүтәнгә лаеклы микән? Ильяска бүгенгесе көндә шунысы да ярап торадыр. Һәм ул тавыш килгән якка, залга төшеп китте. Анда идәнгә зур гына чүпрәк җәелгән. Шуңа сурәт төшереп ята икән тупас тавыш иясе.

– Иптәш директор сез буласызмы?

– Мин. Ә сез кем?

Ильяс үзенең исемен белмәгәндәй, тагын икеләнеп калды.

– Мин ни… шул инде, үзең күреп торасың бит – яралы солдат.

– Бик тә кызганыч, яралы солдатлар сез генә түгел.

– Шулай шул. Авыр хәл. Иллә яшәргә кирәк.

– Акыллы сүз.

Әңгәмәнең чамалы икәнен сизенгән директор, пумаласын буяуга манып, киндергә тагын ниндидер сызыклар диикме, төшерә башлады. Ике-өч минут Ильяс ул ясаган сурәтне һәм рәссамның үзен күзәтеп тыныч кына басып торды. Рәссам да аны күпсенмичә, барын-югын сизмичә шөгылен дәвам итте. Шактый вакыттан соң ул, стена буендагы урындыкларның берсенә утырып, сурәтенә карап тын калды. Ильяс ике-өч урындык ара калдырып утырды. Рәссамның сөйләнергә артык ашыкмавы аркасында, сүзне үзе башларга тиеш булды.

– Әле керешли карап аптырадым. Капка төпләрегезне, ишек алларыгызны көрт баскан. Көрәүче юк икән.

– Аның өчен бездә штат каралмаган.

– Аның өчен ник кирәк штат. Көрәк кирәк аңа. Көрәк табып бир син.

Директор Ильяска беренче тапкыр игътибар белән карады:

– Көрәр идеңме?

– Нишләп көрәмәскә?

– Акча каралмаган.

– Һаман акча сезгә… Ә миңа рәхмәт җитә.

– Кызык адәм, ахрысы, син. Чынлап сөйләшә беләсеңме?

– Менә инде, минем формага кара, шинельгә.

– Ә-ә, солдат. Солдат алдаша белми… Әйдә соң, күрсәт сыйфатыңны. Көрәкне табабыз аны.

Шулай дип, директор, Ильясны чакырмый-нитми, ишеккә таба атлады. Шулай. Тышкы якка чыктылар. Директор, булдыра алганча тиз атлап, бәдрәф янындагы такта сарайга керде дә тимер көрәк алып чыкты. Килеп җиткәнен көтмичә, Ильяс аны туктатырга мәҗбүр:

– Агач көрәк юкмыни?

– Әй, агач көрәк! Баш диген. Хәзер карыйм.

Икенче күренүендә кулында агач көрәк иде, анысын Ильяс рәхмәт әйтеп алды. Аны аңлап җиткермәгән егет, ни дияргә белмичә, баскан төшеннән кузгала алмыйча карап калса, солдат исә җан-фәрманга эшкә дә кереште.

Урамның тапталган җиреннән башлап, капка киңлеген алып көрәде. Карның өске өлеше йомшак булса да, аскы өлеше шатырдап тора иде. Кыш башыннан көрәк тимәгән. Мәгънәсезләр! Нинди җан белән түзәләр диген. Директорны әйт, сурәт ясап арган чагында чыгып кулына көрәк алса, иҗаты хутлырак китәр иде ләбаса! Интеллигент, янәсе. Дәрәҗә төшә. Адәм баласы әллә нишли, бозыла. Сугышка чаклы киресенчә, теләсә нинди эш мактаулы иде.

Тимер көрәкнең дә кирәге чыкты. Шакылдата-шакылдата боз ватты. Күтәрмә боздан арынгач һәм көрәкләрне үз урынына илткәч, хуҗалар ишетмәсме дип, биегән сыман сикергәләп, күтәрмә тактасын шакылдатып караса да, тиешле бәндәләр койрыкларын да селкетмәделәр. Ильяс шуннан соң залга керергә мәҗбүр булды. Әйтер хәле юк, бу юлы аны күрүгә пумаласын тиз ташлады да директор, аңа таба үзе килде.

– Йә, ничек?

– Чыгып карыйк. Әйдәгез.

«Карыйк» дигәне үз эшенә сокланасы килү хисе белән бәйләнгән иде. Картинасын ясап бетергәч, директор да үз эшенә кабат-кабат карап торадыр әле. Үзенә күрә һәр эш сурәт бит. Урамда, ихатада әле берничә сәгать элек кенә бөтенләй икенче төрле күренеш иде. Рәссам моны аңлардыр. Әйе, аңлады – рәхмәт. Үзе дә әйтә белде рәхмәтне.

– Шә-ә-әп! Кара, нинди уңган кеше икәнсең. Менә безгә синең кебек кеше шәп булыр иде. Каравылчыбыз ялкау – төнне йоклап үткәрә дә, яктыргач та өенә чаба. Шушыңа тәки җитми кулы.

«Үзегез эшләсәгез дә хәрәм булмас иде», – дигән уен солдат тыярга тиеш тапты. Турыдан-туры үз йомышына күчте.  

– Мин сәхнә эшчесе сыманрак шөгыль табылмасмы дип килгән идем дә… театрга. Алар мине белә.

– Шулаймыни? Син әллә… кем… кем диделәр әле? Әйе, син әллә теге Хозыр Ильясмы?

– Шулайдыр, иптәш Манчаровский кушаматыдыр.

– Хәзер аңлашылды. Кем икән бу сәер адәм дип баш вата идем әле. Аңладым, Хозыр абый, рәхмәт, ихлас күңелдән.

– Мин театрны эзләп килгән ием.

– Алар авылда бит.

– Мин… кайтабыз дип сөйләгәннәрие дә.

– Кайтырлар, озак тормаслар анысы. Ну бит, анда да штат юк, зарплатасыз ничек эшлисез?

– Соң… безгә ни колхозда да түләмәйләр. Ичмасам, яраткан эшеңне эшләү – үзе бәхет.

–Тагы бер кат төшендердең, абый. Шәп. Мин дә изгелеккә яхшылык белән җавап кайтарыйм. Квартир табып бирәм. Алар кайтканны шунда көтәрсең.

Ильяс бүреген рәтләбрәк киде дә, шинель төймәләрен каптыра башлады. Аннары юл капчыгының залда калганы искә төшеп, аны барып алды. Капчык буш диярлек инде. Бичәсе ике-өч көнлек дигән ризык биш-алты бөртек бәрәңге һәм ярты кыерчык алабутамы, нәрсәме икәнен белеп булмый торган ипи кыерчыгыннан гыйбарәт иде. Күңел ныклыгы өчен шул җитә. Ильяс капчыкны бавыннан эләктереп күтәргәч тә, директордан театрның тәгаен кайсы авылда икәнлеген сорады. Моннан унбиш чакрымлы Коралачык дигән авылда икән.

– Караңгы төшкәнче барып җитәргә кирәк. Мин чаптым алайса. Исән булып тор әле, энекәш.

 

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас