Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 март , 10:45

Светлана МӨХƏММƏДИЕВА. Ышаныч. Хикəя (2)

– Миннəн юрист чыкмады. Хыялларыгызны аклый алмадым. Гафу итегез мине! – Чү, улым, чү! Тормыш без телəгəнчə генə бармый шул ул. Көтмəгəндə тез астына китереп суга торган гадəте бар аның. Барган юллар кайсыбер чакта без телəгəн  җирлəргə алып чыкмый. Андый чакта борылып, юлны башлаган җиргə кире кайта белергə кирəк. Сиңа əле егерме алты гына! Тормыш башлана гына, улым! Башка чарасын табарбыз.

Светлана МӨХƏММƏДИЕВА. Ышаныч. Хикəя (2)
Светлана МӨХƏММƏДИЕВА. Ышаныч. Хикəя (2)

(Ахыры.)

Оныттылар микəн аны туган ягында? Əти-əнисенең хатлары килеп торды, шылтыратып тордылар, кайт, диделəр
бит. Əмма ничеклəр кайтып кермəк кирəк? Əти-əни, мине
укудан кудылар, бернинди магистратурада белем алмыйм,
фатирдан куып чыгардылар, дисенме? Ояты бит ни тора...
Озак уйланып утыра торгач, ни булса булыр, бер кайтып китим дип, касса ягына атлады. Билетлар бар. Төнге
дүрттə шул якка тагын рейс бар икəн. Билетка акчаны каян
аласы? Сəгать ничə булды соң əле? Кулындагы сəгатькə
күз салды. Сəгать! Мəскəүгə озатканда əтисе бүлəк иткəн
командир сəгате! Яхшы гына хакка сатып булыр аны!
Һəрхəлдə, бер яклык билет хакы гына тора инде ул. Якындагы ломбардка барып карарга кирəк. Акчасы булгач та,
сəгатен кире алачак! Əти бүлəге бит – болай гына сату ярамый. Əмма башка чара юк. Билгеле, ломбардта сəгатьне
алдылар алуын, əмма Гомəр көткəн хакка түгел, ə күпкə
арзанрак. Нишлəтəсең? Башка чарасы булган кеше ломбардка əйберен китерми. Билетлык җитəме – җитə! Хəтта
вак-төяклек тə кала икəн əле.
Поездга билет алынган. Күптəн инде кесəдə ята. Сəгать
төнге дүртне генə көтəсе калды. Көтүлəре авыр икəн ул.
Ничəмə кат, əллə билетны кире кайтарыйм микəн, дип тə
уйлады, хəтта, урыныннан торып, касса ягына да атлады,
əмма кире кайтармады. Кайтара алмады. Шушы штамп сугылган кəгазь кисəге бик тə кадерле иде аңа. Ул аны сак
кына кесəсенə сала, тагын бер алып карый, яңадан салып куя...
Игълан бирүченең тавышы янə яңгырады. Гомəр чемоданын тартып платформага китте. Вагонга кереп урнашу
белəн, йокыга талды. Вакыт соң иде шул.


4
Юлда вакыт тиз үтəр кебек иде, əмма киресенчə булып
чыкты. Уйлар барган саен артты гына. Күңелдəге борчу
хисе дə тирəнəя барды.
Кич җитте. Иртəгə кичен ул инде Казанда булыр.
– Эхем, спускайтесь к нам. Чаю не хотите? – дигəн тавышка Гомəр сискəнеп китте. Аның урыны өстə иде. Плацкартта
əллə ни иркенлəп булмый шул, иң мөһиме күршелəреңнең
яхшы булуы. Өлкəн яшьтəге ирле-хатынлы парның аңа
беренчегə дəшүлəре иде. Бу сүзлəрне ишетүгə, Гомəр урыныннан сикереп төште дə үзе дə бу тик лем вакыт эндəшми
баруына бераз кыенсынгандай:
– Гумар, – дип, ир кешегə кулын сузды.
– Татарин? В Казань? – дип сорады ул, Гомəрнең сəламен
алып.
– Да, татарин. В Казань.
– Татарча аңлыйсыңмы соң, Гомəр? – диде, елмая төшеп,
ханым.
– Аңлыйм, апа, аңлыйм, əлбəттə! – дип җавап кайтарды
Гомəр.
Туган телдə күптəн инде менə шулай кара-каршы утырып, күзгə-күз сөйлəшкəне юк иде. Туган тел авазлары
сагынудан өшегəн йөрəгенə шифа бирүче майдай ятты.
Күзлəре дымланды.
– Бик яхшы. Карале, Сəвия, үзебезнең егет икəн – татар!
Минем исемем – Гадел була.
Сəвия ханым белəн Гадел абый Мəскəүдəге кызларыннан кайтып барышлары икəн. Үзлəре Казанныкы. Кəефлəре
бик яхшы иде аларның. Кызларын күреп, атнадан артык
кунак булганнар. Тəэссоратлары белəн уртаклашып, балаларча куанып, үзлəренең Мəскəүгə сəяхəте турында озынозак итеп, бер-берсен бүлə-бүлə сөйлəде алар.
Гомəрнең эче жу итеп китте. Аның да бит менə шушылай итеп əти-əнисен кадер-хөрмəттə йөртəсе иде! Алар
əллə моңа лаек түгелме? Əти-əнигə күп кирəкме əллə?
Баласының аякка басып, кеше булуын күрə алса – шул
җиткəн. Əнə бит кызлары белəн ничек горурлана юлдашлары!
Гафу итегез, əткəй, əнкəй! Ышанычыгызны аклый алмады сезнең Гомəрегез. Гафу итə күрегез!


5
Казанга кайтып төшү белəн Гомəр автобус вокзалына юл
тотты. Авылга кайтарып җиткерəсе автобусны озак көтəсе
түгел иде. Юл чатыннан тагын унбиш чакрым керəсе бар.
Берəр машина тотасы булыр. Зур юл өсте – машина булмый тормады. Берсе туктап, Гомəрне авылга чаклы алып
барырга риза булды.
Туган җиргə көз үз сулышын өреп өлгергəн. Каеннары
гына ни тора соң! Гомəрнең хəтеренə кайчандыр укылган
шигырь юллары килеп төште: “Бер җирдə юк андый каеннар...” Юк шул, юк! Ни генə дисəң дə, авылда туып-үскəн, иң
матур балачак, үсмер чакларын шунда үткəргəн кешенең
күңеленнəн авыл беркайчан да чыгып бетми. Туган җир –
һəр кешенең йөрəгенең иң түрендə, əткəй белəн əнкəсе янында.
Туган йорт. Əнə ул яп-якында. Күренеп үк тора. Бусаганы
атлап керергəме, юкмы? Гомəр инде елга буена ук җиткəн
иде. Туган йорты белəн аның арасы – басмадан үтеп, бер
ун адым чамасы. Гомəр шулчак туктап калды.
Көязе елгасы. Кемнəрнең генə серлəрен сакламый
икəн бу челтерəп аккан елга? Кемнəрнең аһ-зарлары,
күз яшьлəре, бетмəс-төкəнмəс яшьлек газаплары? Шуңа
күрəдер дə ул үзе дə уйчан, тын. Əүвəлгечə ташып, ашкынып акмый ул. Күпне ишеткəнгəдер инде – тирəн тетрəнү
хисе катыш уйларына чумган. Гомəр яр буендагы яшел
чирəмгə утырды. Кесəсендə калган тəмəкесен чыгарып, кабызды. Үпкəсенə кергəн төтен əйтерсең лə аның күңел газапларын баса. Ул ныграк-ныграк сулыш ала, еш-еш тарта
башлады, куллары тəмəкесен, тота алмыйча, төшереп
җибəрде. Бугазга төер утырды – түзмəде: ул калтыранып
еларга тотынды.
Җирдəге кылганнарны таптый-таптый, тəгəрəп-тəгəрəп,
туйганчы елады ул. Торып утырды, тагын бер тəмəкесен
ка бызды. Шулвакыт су буена төшеп баручы бер шəүлəне
күреп калды. Иңбашларына көянтəлəрен салган. Бу – хатын-кыз шəүлəсе иде. Кем кичке якта суга төшə икəн? Əле
аның бер кешене дə күрəсе килми иде, авылдашларының
үзен дə күрүен телəмəде ул. Тыныч кына утырсаң, бəлки,
искə алмас дип, бераз кулбашларын җыя төшеп, тынып калды.
Яшь ханым басмага килеп җитте, иелеп су алды.
Шул вакытны яулыгы арасыннан бер чəч бөтеркəсе
ап-ак йөзенə төште. Юк, булмас! Бу бит – Мəрьям! Нəкъ
төшендə күргəнчə, лəкин ул гади генə күлмəктə, авыл хатын-кызларыдай яулыгын артка бəйлəп куйган. Менə ул –
якында гына, Көязедəн иелеп су ала. Тураеп, көянтəсен
иңбашларына салды, чилəклəрен күтəрəм дигəндə, карашы аргы ярга төште. Ул бераз куркынган кыяфəттə артка
чигенеп куйды да, тиз генə:
– Кем бар? – дип сорады.
Гомəр ни дип əйтергə дə белмəде.
– Гомəр диимме соң? Гомəр? Синме бу?
– Əйе, мин, Мəрьям.
– Нишлəп монда утырасың? – Гафу...
– Юк, юк, берни түгел. Гафу үтенмə, – диде Гомəр, ашыгып, аны тынычландырырга телəгəндəй.
– Кайчан кайттың? – дип, соравын төзəтергə ашыкты каушап калган Мəрьям.
– Əле генə. Кайтып барышым. Менə арып киттем,
бераз хəл җыеп алырга дип туктаган идем, – дип, Гомəр,
тəгəрмəчле чемоданын тартып, басмага килде.
– Алай икəн. Ничек соң... Мəскəү?
– Урынында. Көязебашка җитми инде! – диде Гомəр,
чилəклəрне күтəрешергə ярдəм итмəкче булып.
– Юк, кирəкми. Үзеңнең дə чемоданың авыр. Рəхмəт, –
диде, ашыгып, Мəрьям.
– Килешми. Ярдəм итим. Мин бит ихластан.
– Чынлап. Кирəкми! – дип, Мəрьям үзенекендə нык торды.
Урнашкан тынлыктан кыенсынгандай, икесе дə басманы чыгып, авыл юлына таба ашыктылар. Гомəр, үзе дə
сизмəстəн, ныклы карар кылган кеше сыман, тизрəк өенə
атлый башлады. Болай сүзсез бару килешми, дигəн уй
икесенең дə башыннан үтсə дə, берсе дə беренче булып
сүз башларга базнат итми иде. Гомəр шулчак, бу уңайсыз
тынлыкны дəвам итмəскə булып:
– Сездə коры икəн, – дип, сүзне һава торышы турында
сөйлəшүгə бормакчы булды.
– Əйе шул, бу җəй əллə ни коры килде. Менə кыяр-кишергə
сибəргə дə су җиткереп булмый. Елгадан ташыйбыз, – дип,
аның сүзен хуплады Мəрьям. Гомəрнең башыннан, димəк,
авылда тора, дигəн уй үтте, лəкин шундук, ə бəлки, ярдəм
итəргə генə кайткандыр, дигəн шик тə килеп керде. Хəер,
аңа ни инде. Кайда торса да, бер түгелмени?
– Сездə əллə яңгырлар? – дип сорады Мəрьям.
– Əйе шул. Яңгырлар.
– Яңгыр əйбəт инде ул.
– Гел түгел. Чамасы белəн генə яуганда əйбəт.
Шулай сөйлəшə-сөйлəшə, Мəрьямнəрнең өйлəре янына
да җиттелəр.
– Ярый, хуш, Гомəр! Хəния апага сəлам əйт. Улларын
күптəн көтəлəр инде. Шатланырлар, – дип, Мəрьям капка
ягына борылды.
– Рəхмəт, рəхмəт. Хуш, Мəрьям!
Капкадан бер шук кына өч-дүрт яшьлəр тирəсендəге
малай йөгереп чыкты да:
– Əни, əни, мин дə сибешəм! – дип, Мəрьямгə ияреп,
алар икəүлəшеп кереп китте.


6
Кояш Бəллү тау артына батып бара. Маллар да күптəн
кайткан инде. Мулла кичке азан əйтə. Аның моңы бар
авылга яңгырый. Авыл, кичке эшлəрен бетереп, йокларга
ятарга җыена.
Малае үзенə охшаган. Бəхетле Мəрьям! Гомəрсез дə
бəхетле булган. Гомəр генə Мəрьямсез бəхетле була алмады. Юк, ул Мəрьямне һич кенə дə гаеплəми. Берүк, бəхетле
була күрсен. Шулай яхшырак та, Гомəр белəн ул ни күрер
иде? Мəрьям күбрəккə һəм яхшыракка лаек, һичшиксез!
Аннары, ул бит яшьлек мавыгуы гына. Җиде ел үтте! Балалыктан чыгып бетмəгəн яшүсмер чакта кем генə хат
язышмаган да, кем генə шул шуклыкларны мəхəббəт дип
белмəгəн?
Күптəн көтəлəр, диде Мəрьям. Туган йорт. Əнə теге тимер
капка артында – аның газизлəре. Керде. Этлəре өрергə тотынды. Танымады.
– Чү, чү, Акбай!
Эт аның саен ныграк өрде. Йорттан аның əнкəсе килеп
чыкты.
– Балам! Гомəр!
– Əни!
Əнкəсе, кулларын җəеп, Гомəргə таба ташланды. Кочаклап үпте, күз яшьлəрен тыя алмады. Гомəр дə инде елап
җибəрəм дигəндə тыелып калды. Əнкəсе алдында еларга ярамый. Җиде ел эчендə шулай үзгəрер икəн кеше!
Əнкəсе картайган. Чəчлəре дə агара төшкəн, маңгаенда
җыерчыклар хасил булган. Күзлəре генə һаман шул ук
якты, куллары шундый ук йомшак. Əйе, Гомəр игелекле
балалардан булмады, лəкин ул – аналарның иң яхшысы,
монсында Гомəр бер генə мизгелгə дə шиклəнми иде.
– Балам, кайттыңмы?! – дип сорады Хəния ханым,
яшьлəрен яулык очы белəн сөртə-сөртə.
Шулчак йорт болдырында Гомəрнең əтисе күренде.
– Гомəр? Улым? – дип, ир бераз аптырап калды.
– Исəнме, əти!
– Һай, улым кайткан! Тот бер егетлəр кулын! – дип,
əүвəлгечə шаяртып, Гомəргə кулын сузды. Тегесе шап иттереп сукты. Атасы Гомəрнең күзлəренə бер тутырып карады да, улын кысып кочты. – Ник озак кайтмадың, улым?
– Килеп чыкмады, əти.
– Һай, җаныем, ник малайны кертми торасың? Уз, улым,
уз! Өйгə үтик, əтисе! – дип, Хəния ханым кабаланырга тотынды. Бергəлəшеп йортка үттелəр.
– Сөйлə, улым. Ни хəллəрең бар? – диде əтисе, табын
янына утырып.
– Чү инде, əтисе, бала ерак юлдан кайткан, ачтыр. Бимазалама. Улым, ник кисəтеп куймадың? Алдан əзерлəнеп,
мунча ягып, бəлеш салып торыр идем. Əтиең каршы алыр
иде, – дип, əнисе өстəлгə əйбер тезə-тезə кабаланды.
– Əни...
– Аша, аша, балам. Ачсыңдыр. Өстəлдə булганнарның
барысын да капкалаштыра тор. Хəзер берəр нəрсə
хəзерлим. Хəзер! – дип өтəлəнде ана кеше.
– Ну, Гомəр, сөйлə. Ничек хəллəрең? Укулар ничек? Эштə
ни хəллəрең бар? Озаккамы?
– Бөтенлəйгə, əти. Əти, мине күптəн инде кудылар. Укудан да, эштəн дə. Каршы килмəсəгез – мин монда калыр
идем. Үзебездə берəр эш табып булмасмы, – дип, Гомəр
əйтеп салды. Əйтүе булды – йөрəгеннəн таш таулары
төшкəндəй булды.
Хəния ханымның кулыннан тəлинкəсе идəнгə төшеп
китеп, чəлпəрəмə килде.
– Ай, Аллаһым! – дип, ул яндагы урындыкка гөп итеп
утырды.
– Туктале, Гомəр. Нишлəп болай булды соң əле? Ник
безгə хəбəр итмəдең? – диде əтисе, бераз һушка килгəннəн соң.
– Əти, сез каршы түгелсездер бит?
– Бу ни дигəн сүз инде, улым! Нишлəп каршы булыйк ди
инде! Нилəр булганын сөйлəргə телəмисең, алай булгач...
Сөйлəмисең икəн – үз ихтыярың. Димəк, шулай яхшырак –
үзең белəсең. Иң мөһиме, улым, яшерен-батырын түгел,
шуны əйт əле: башкаларга зыяның тимəгəндер бит?
– Юк, ахрысы, – диде Гомəр. – Сезгə генə...
– Юк сүз сөйлəмə, Гомəр! Безгə синең нинди зыяның
тисен ди!
– Миннəн юрист чыкмады. Хыялларыгызны аклый алмадым. Гафу итегез мине!
– Чү, улым, чү! Тормыш без телəгəнчə генə бармый шул
ул. Көтмəгəндə тез астына китереп суга торган гадəте бар
аның. Барган юллар кайсыбер чакта без телəгəн җирлəргə
алып чыкмый. Андый чакта борылып, юлны башлаган
җиргə кире кайта белергə кирəк. Сиңа əле егерме алты
гына! Тормыш башлана гына, улым! Башка чарасын табарбыз.
– Шулай дисеңме, əткəй? Димəк, əле барысы да югалмаган?
– Əлбəттə юк! Башка уку йортлары аз түгел! Телəсəң –
укып чыгарсың. Борыныңны төшермə, капитан! Əнə,
Мəрьям узган көз авариядə ирен югалтып та, ялгыз Əмире
белəн калса да, боегып төшми! Эшлəргə дə, читтəн торып
укырга да, улын үстерергə дə вакытын җиткерə! Бер
абынсаң, кире тор да яңадан атлый башла! Җиңел түгел
ул дөнья, җиңел түгел!
Мəрьям! Аның да иңнəренə нинди газаплар төшкəн икəн!
Их, Гомəр! Үз кайгыңны гына уйлап, кешенекен күрми дə
башлагансың!
...Аңладылар бит! Кичерделəр бит! Гомəрне əти-əнисе
кичерде! Бу көнне ул шундый озак көткəн иде, əмма булачагына ышанычын тəмам җуйган иде инде. Җитте бит бу
көн! Җитте!
Авыл өстен кичке шəфəкъ каплады. Авыл йортларында
утлар сүнде. Көязебаштагы бары тик ике йортта гына ут
яна. Бу – Гомəрлəрнең һəм Мəрьямнəрнең йортлары иде.

И. Нигъмәтҗанов рәсеме.

Светлана МӨХƏММƏДИЕВА. Ышаныч. Хикəя (2)
Светлана МӨХƏММƏДИЕВА. Ышаныч. Хикəя (2)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас