Торып баскач та, Ильяс тиз үк Рәгыйдә өстендәге карны кагарга кереште, Тегесе исә, елмаюдан, көлүдән көчкә тыелып Ильяска чын якынлык хисләре сирпеп, һич тайпылмыйча, тыныч кына басып торды. Ильяс шикелле үк, мөгаен ул да язмышка, очраклы маҗарага, бигрәк тә хөрмәтле вә гыйззәтле үгезгә ихлас күңелдән рәхмәтләр әйткәндер. Тойгылар сүзгә әйләнә алмаса да, законлы төскә кермәсә, дә, моңа карап кына кичерешнең мәгънәсе һич үзгәрмәгән, кимемәгәндер. Бәлки әле арта гына төшкәндер. Рәгыйдә өчен әйтә алмаса да, Ильяс үзе шуны яхшы төшенде: Ходай үзе насыйп иткән бу вакыйга, ничәмә генә кабат юынса да, Рәгыйдә иреннәренең биттә, муенда, колак яфрагында калган эзләре җуелмаячак, сүрелмәячәк. Бу кайнарлык, бу рәхәтлек, бу бәхет бөтен гомергә җитәчәк. Һәм иң мөһиме, бу хис ир белән хатын-кызга хас талпыну гына түгел. Бу бөтенләй икенче төрле якынлык, изге һәм саф, һичнинди түбәнлеккә чакырмый торган илаһи якынлык…
Бу хиснең исемен хәзергә Ильяс атап әйтә алмый әле. Мөгаен, ул тора-бара гына ачыкланыр. Ләкин моңа карап, хис тирәнлеге һич кимемәс.
Шул уй белән Рәгыйдә өстендәге карны кагып бетергәч, Ильяс үз өстендәге карны каккаларга кереште. Йа Хода! Бәхет һәм рәхәтлек кар эчендә бергә яту белән генә, Рәгыйдә өстен кагу белән генә бетмәгән икән әле! Дәвам итә икән! Инде килеп, Рәгыйдә Ильяс өстендәге карны да кагыша! Монысын ук өмет итә ала идеме әллә Ильяс! Ильяс! Нинди бәхетле йолдыз яралганда тудың икән син? Бу көннән, шушы мизгелләрдән башлап, инде дөньядан китсәң дә һич үкенечле булмас иде. Йа Хода! Бар икән шушындый бәхет тә. Әгәр үгез дуламаса, әгәр чана салуламаса, әгәр йөк аумаса, әгәр мәтәлеп кар куенына чуммасалар, ниһаять, әгәр дә мәгәр Ильяс өеннән чыгарга куркып, боегып ятса, шушындый могҗиза барын белер идемени?! Белми яшәр һәм белмәгән килеш дөньядан китеп барыр иде. Рәхмәт Ходайга (бар бит ул Ходай!), рәхмәт язмышка, рәхмәт Рәгыйдәгә. Рәхмәтнең дә иң зурысы – хөрмәтле үгез дуска! Яшә үгез дус, мең яшә!
Житмәсә, аттан хәтәррәк дулап күрсәткән үгез үзенең тәүфыйклы була алуын күргәзеп тора икән әле. Йөк аугач та шып тукталган, малкай. Кыймшанмый да басып торган көне. Рәхмәт! Инде моннан ары ярты адым атламасаң да хәтер калмас. Чананы Ильяс үзе тартып булса да калган ярты чакрымны узачак һәм йөкне тиешле урынга илтеп җиткерәчәк.
Манчаровскийның, трагик буларак, бөтен кырны, ак чиксезлекне калтыратып көлүеннән, Рәгыйдәнең февраль кояшы сипкән аллы- зәңгәрле нурларга өстәлгән ягымлы, якты карашыннан һәм гөнаһсыз сүзләреннән соң, Ильяс чананы берүзе күтәреп турылады. Үгезне аркасыннан, муеныннан сөеп иркәләде. Рәгыйдәгә булган хисләр ихласлыгы белән сөйде. Мөгаен, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәсе килгәндер, ни булса шул, үгез матур гына кузгалып, күңелле генә барып җитте күрше авылга. Чын дусларча саубуллашканнан
соң, Ильяс үз авылына, Череккүлгә таба юл тотты. Үгез исә, һич көйсезләнмичә, тыныч кына атлап, хәтта кай урыннарда юыртып, Ильясны интектермичә генә алып кайтып җиткерде. Инде Ильяс та үзен ниндидер максатка ирешкән кеше сыман тоеп, күңелендә илаһи бер тынычлык хис итә иде.
Ләкин тынычлык озакка бармады.
Бер-ике көннән соң ук әлеге сәер мизгелне сагыну хисе барлыкка килеп, төннәрне йокысызга диярлек әйләндерде. Мәгънәсе аңлашылмаган яңа хис аны түзә алмаслык дәрәҗәдә ашкындыра, каядыр чакыра, һәм, әйтерсең, Рәгыйдә тавышы белән эндәшә иде.
Алтынчы бүлек
Зур рәхәтлекләр күрермен дип чыкмаса да (бу заманда рәхәткә исәп тотмаслык кына зиһен бар лабаса), юл Ильяс уйлаганнан да хәерсезрәк булып чыкты. Билгеле инде, хәерчегә – җил каршы. Әче февраль җиле белән көрәшеп кара син. Муеныңа, битеңә, үзле карын сылап, күз ачырмас. Күз ачкысыз буран каршылар дип башына китергән идеме ул? Койрыгыңны кысып, җылы өеңдә ятмасаң, шул кирәк сиңа. Мондый көндә рәтле эт тә оясыннан чыкмаска тырыша, әгәр котырмаган булса. Котырса, бүтән чут. Гадәттә, эт буранда котыра. Ильясның хәле шундыйрактыр, күрәсең. Югыйсә, нинди иркен кола-яланда, чиксез бушлыкта аннан башка берәр җан иясе күренер иде лә!
Күзләрен һәм муенын әле бер кулы, әле икенчесе белән, алай да түзмәслек булса, ике куллап бураннан ышыклый-ышыклый, күпме барылды икән? Сыланган карны сөртә-сөртә, күз кабаклары ачыта башлады. Аннан бигрәк – муен. Каһәр суккан җил бүрек белән яка арасында киндер җеп юанлыгы чаклы гына калган ачык җирдән өрепме өрә. Өрә генәме, кисә, пәкесез телә. Пәкесез телгәләгән төшне чәнечкеле кар белән ышкый – тоздан зәһәррәк әрнетә. Түземең төкәнсә, күз-битеңне, муен-җилкәңне ышкый-ышкый сикергәләргә, бөтерелергә кереш. Жилгә Ильяс аркасы белән борылып атлый, хәле бетсә, тукталып тора. Әз генә хәл кергән төсле тоелгач, тагын атлый, тагын борыла һәм күз-битен куш куллары белән каплап үрсәләнә. Үрсәләнә-үрсәләнә, тагын атлый… Әйтерсең, мәҗбүри рәвештә барып җитәргә тиешле ниндидер катгый боерык алган ул. Әйтерсең аны боерыклардан да өстенрәк, барып җитмәсәң гомерең белән хушлашасың дигәндәй янау мәҗбүр итә. Бик тә интеккәч, бик тә үрсәләнгәч, бик тә әрнегәч, һич югы кире борыл да җил аркан кайт та кит азмы-күпме җылы сакланган өеңә. Ләкин юк, анысын Ильяс дивана башына да китерә алмый, атлавын белә.
Ярый әле солдат итекләре исән иде. Кунычларына кар тулып лычма су булса да, катылыгын җуймый, таралып төшми. Юл катысын сиздерерлек дәрәҗәдә кала. Ә юлны юл дип атау анысы бәхәсле нәрсә. Кичәге юл ярты аршынлы кар астында калган. Ярты аршынлы карга бата-бата атлаганда, әгәр аякта чабата булса, мамыкка баскан кебек кенә тоелыр иде. Юлмы, юлсыз кырмы, белә алмас идең. Шулай да кирза итекләр юл катысыннан аерылмаска ярдәм итә. Каядыр барып борының белән карга капланганчы атла.
Атлавын белә анысы Ильяс, белми дисәң, гөнаһлы булырсың. Ләкин шушы рәвешле көч исраф иткәннән соң күпме генә ара үтелде икән?
Базы елгасы аша турыдан олы юлга чыгып, сигез чакрым дип исәпләнгән Ишкар авылына җитте. Ишкарны узгач, җил юнәлеше чак кына үзгәреп, чапрышка әйләнде. Лаяшты дигән авылга җителде. Ниһаять, Әсәнгә җитәрәк, аяклары җирне тоймый башлагач, эченә шом керде. Ял итмичә атлый бирсә, бу авылдан ерак китә алмаячак. Алк кына түгел, бөтен гәүдә сөм тоймаска әйләнсә, үзе да шундый хәлгә керәчәк. Әле кайбер нәрсәләрне аек чамаларлык чакта, азрак ял итү хәерле булмагае.
Шундый уй белән Ильяс Күәш елгасының калтырап торган күперенә менмичә, боз сукмагыннан узды да, авыл башындагы иң беренче өйгә керергә булды.
Капкага таба яңа гына салынган берничә эз күзгә чалынды. Димәк, хуҗалары исән.
Исән кешеләр калдырган эзләргә басып, ачык капка янына килде. Өйдән хәлле генә тавышлар ишетелә. Исән генә түгел, яхшы ук көр күңеллеләр икән әле, дип уйлады Ильяс һәм, җылынып, кибенеп чыгарга гына рөхсәт итәрләр, дигән өмет белән күтәрмә тирәсенә килде. Өскәрәк менеп, өсләрен каккалады. Аннары биштәрен салып күтәрмәгә куйды. Утырып, итекләрен салып какты. Ким дигәндә яртышар кило бозлы кар коелгандыр. Бүреген, шинелен салып селкеде.
Шушы эшләрне башкарганда, өйдән кем дә булса чыгып сүз кушар да өйгә чакырыр бәлки ди өметләнгән иде. Ләкин өмет акланмады. Өмет акланмау кәефкә җайсызрак тәэсир иткәч, Ильяс берара хәрәкәтсез торды. Өйдәге тавышларга игътибар беләнрәк колак салса, ул тавышлар бик үк гадәти түгел икән. Тавышлар артыграк кискен һәм төрлесе төрле югарылыкта. Асылда хатын-кыз тавышлары өстенлек итә: яный, куркыта, ялына. Сирәк ишетелгән ирләр авазы исә тынычландырырга, акыл бирергә тырыша. Яшь тавыш – малайлар тавышы – кемнәрнедер өйдән куа. Әйе, ныклап тыңлагач, сүзләрен ишетеп тә була икән. Кычкырыпмы кычкыра малай:
– Чыгып китегез, кемгә әйтәләр, берегез дә калмагыз, эзегез булмасын!
Менә нинди эзләргә басып кергән икән Ильяс. Дөньяда калмаска тиешле эзләргә. Ниндидер җитди сәбәбе бардыр инде – бер дә юкка яшь җан шушы хәтле ачыргаланмас.
Капчыгын бавыннан тоткан хәлдә, өйалды ишеген каккан булды Ильяс. Ишетмәделәр. Өйалдына рөхсәтсез узды. Өй ишеген каккач, өйдәгеләр беразга сүзсез калсалар да, ишек артында кем барлыгына игътибар сизелмәде. Өйгә дә рөхсәтсез керергә туры килде.
Утыр диюче дә, ни йомыш дип сорарга теләк сиздерүче дә юк иде. Һәр кеше үз эчендәге утны иреннәре белән кысып, күзләр белән генә чәчкәләп, берара тын торды.
Алъяпкычлы, кайчандыр зәңгәрсу төстә булган, хәзер исә шактый таушалган күлмәктән һәм, яулыгын күкрәгенә кысқан апа, Ильяс керүгә «Ah!» дип, чак кына аңа таба омтылып куйды да артка чигенде. Мич алдына килеп, ызбутка таянды. Икенче якта, тәрәзә янындагы эскәмиядә яшь кенә хатын-кыз тезләренә портфель куйган, алдындагы кәгазьләрне һәм көрән төсле карандашын селкеткәләп утыра иде. Икенчесе, аның яныннан торып, ишек төбенә барып басты. Ир кеше исә түрдәге сәкедә утыра бирде. Ә малай? Малай әнисе артына ышыклангандай, казан янында ук тора икән.
Ишектән чак кына сулгарак, почмаккарак тайпылган Ильяска сәке уртасында берүзе утырган ир кеше сүз кушты:
– Сезне кем дип белик? Ильяс аптырабрак калганны сизгәч, өстәмә сорау белән ярдәмгә киләсе итте. – Сугыштан кайтып килешме?
– Юк, яңадан китеп барыш, – дип, нишләптер үчеклисе килебрәк, үзе дә уйламастан ялган сүз ычкындырды Ильяс.
Бер секундтан соң ук үкенсә дә, сүз ычкынган иде инде.
Шул сүз белән ул үзе кергәнче башланган тарткалашуларга яңа көч өстәгән булып чыкты. Ишек төбендәге хатын-кыз шул сүзне эләктереп алды да аның мәгънәсен меңгә төрләндерергә, үстерергә, баетырга кереште.
– Әнә, күрәсезме, кызылармеецны? Кулын карагыз, төзәлеп тә бетмәгән, ә яңадан китеп бара – сугышка! Сезне яклап! Сез исән булсын дип! Коллыкка эләкмәсен дип. Ә сез нишлисез? Ничек ярдәм итәсез фронтка? Ярдәм! Анысын уйлау кая! Үз бурычыгызны түләмисез, изге бурычтан баш тартасыз.
Яшь хатын-кыз шулкадәр рухланып әйтте, Ильяс хәтта кабат сугышка китеп баруына үзе үк ышана язды. Шул хакта кайнарланып белдерү ясарга авыз да ачкан иде. Мәгәр шау-шуның мәгънәсен төшенеп җитмәгәнлектән, хатын-кызның илһамлы телмәрен тагын тыңларга тиеш булды.
– Йә, квитанция яза башлыйбызмы, түлисезме? – дип, хатын каршысындагы портфельле кызга ым какты. – Язсынмы? Тулысынча булмаса, яртысын. Былтыргы недоимканың яртысын. Йә?
Хуҗабикә кулын ызбуттан алып селкеде:
– Их, кызым, кызыкаем. Шуны да аңламагач соң. Каян алыйм ди мин ул акчаны? Кем биргән аны миңа? Кем безгә нәрсә бирә? Кайда ул керем дигәнегез? Гел чыгым гына лабаса! Инде урлашырга кушасызмы? Урларга да юк бит ул акча. Кемнән урлыйм? Әйтегез, чыгам да урлыйм.
– Остарып беткәнсез бурлыкка. Менә ничек? Кеше таламакчы.
– Үзегез котыртмакчы бит. Котыручы гына юк.
– Ә сез котырмагыз, башыгызны эшләтеп карагыз, уйлап карагыз. Сезгә бөтен кешеләр белән беррәттән, ихтирам итеп, кешегә санап, бөтен ил күләмендә салына торган изге налогны салганнар. Бүтәннәр түләгән, ә сез…
– Ярты авыл түләмәгән, каян алсын…
– Ярты авыл өчен җавап биреп маташмагыз, үзегез өчен җавап бирә алмаган көе. Әйтегез, күпмегә языйк квитанцияне?
Хуҗабикә ык-мык итте, ачуын, үртәлүен тыя алмыйча аһылдап куйды да, амин тоткандай битен сыпырып, өнсез калды.
Усал хатын шуннан соң күпме генә илһамланып нотыклар сөйләсә дә, апаның инде телен яздыра алмады. Ахырда исә, өметен тәмам җуйгач һәм талчыккач, түрдә утыручы иргә карады:
– Булмады. Яхшылыкны аңлый торган хатын түгел икән. Инде яманлашырга туры килә. Чутлый башлыйбыз. Шулай бит, иптәш председатель?
– Нишлисең, карагыз.
– Бергәләп карыйбыз, иптәш председатель. Мин налог инспекторы гына, авыл Советы власте – сез. Сезнең җитәкчелектә менә бу апалар илне дошман кулына тапшырмакчы булалар.
Инспектор, әлбәттә, ялгышты, Соңгы сүзләре әнисе артындарак торган малайны алга чыгарга мәҗбүр итте. Малай җилпенеп инспекторның алдына ук килеп басты:
– Син, син үзең дошман! Халык кыраннатып йөрисең. Кулыма корал эләккәч тә мин сине атарга кайтам!
Инспектор мондый кыюлыкны көтмәгәнлектән, баскан җиреннән, егылып китәрдәй булып, чайкалып куйды. Егылмавына ышангач, чак кына көлемсерәгәндәй итте. Тиз арада үзен кулга алып, бөтен булган зәһәрен җыеп, оча-куна таларга кереште:
– Шулаймыни әле? Совет властен ныгытырга тырышкан, фронтка ярдәм итәргә тырышкан кешеләр сезнең дошманмыни? Алайса, син кем булырга җыенасың соң? Солдат булыргамы, бандит булыргамы? Ә? Кем булып чыгасың син? Ә?
– Мин призывник, кулымда менә повестка. Ә син – дошман! Халык дошманы!
– Әйтәм бит, иртәгә сугышка китәргә тора балакаем. Аны юлга әзерлисе бар. Ә сез… сез… – Сүзләренең азагына чыга алмаган апа яулыгы белән авыз-борынын каплап, елап җибәрде. – Солдаткаларга аз-маз ылгут бар ичмасам. Аларга упыска кермиләр. Минем нинди гаебем бар ирем сугышка киткәнче чирләп үлгән өчен? Аның урынына малаем китә. Шулай булгач, солдаткадан кай төшем ким минем?
– Малаең киткәнче салынган налог. Китсен, справка җибәрсен, аннан сезгә дә булыр льгота. Ә искеләрен барыбер түләргә туры киләчәк. Аларыннан котылу юк. Анысы әҗәл белән бер. Белеп тор шуны, чүпрәк баш.
Әнисен хурлау малайны тагын ярсыта төште:
– Син ул чүпрәк баш. Кансыз! Сугыштан исән кайтсаммы! Исән генә кайтыйм, җаныгызны суырам. Беренче булып сине юк итәм, халык дошманын. Сине!
– Куркытма, энем, сугыштан кайткач та син син булып калырсың, без без булып калырбыз. Йә, апа, соңгы кабат сорыйм: язабызмы квитанция?
Апа, әлбәттә, сүз әйтә алмады. Аннан акча өмет иткән беркатлы инспектор уйланыбрак торды-торды да, янә председательгә эндәште:
– Булмады. Башладык. – Шуннан соң зәһәр чәчкән күзләре белән өйнең дүрт стенасын капшап узды. – Бу самовар күпме тора? – Жавап бирүче юк. – Йөз тәңкәдән ким түгел, яз, жәлләмә. Шулай, йөз тәңкә. – Чөйдә эленеп торган тунны алып селкеде. – Менә дигән тун, рәхәтләнеп киярлек.
– Улымныкы. Нәрсә киеп китәр аны талап чыксагыз?
– Анысы безнең кайгы түгел. Күпмедән язабыз. Председатель йөзен җыерып читкә борылды. Ильяска шул гына җитмәгән диярсең. Ул үзенә чират җиткәнен, ниһаять, аңлады. Әгәр өйдәгеләрне яклап тавыш куптарсаң, власть вәкиле ничек карар, дип, нишләргә белмичә кыҗрап кына утырган Ильяс, ниһаять, сикереп торды. Иң башта портфельле кыз каршына килеп басты:
– Кәгазьләреңне җыеп сумкаңа сал. – Кыз уңга карады, сулга бакты. Инспектордан ярдәм көтте. Ләкин инспектордан алдарак боерыкны, онытыла язган солдатлыгын яңартып, чираттагы рольләренең берсенә кереп өлгергән Ильяс бирде. А ну, приказываю, кәгазьләрне – сумкага!
Ходайның хикмәте, приказ тәки приказ булып чыкты, лабаса. Кыз бу юлы беркемнән киңәш көтмәстән, кәгазьләрен җыеп, сумкасына салды да чыкылдатып бикләп тә куйды. Ильяс каршында үрә катты. Ильясның ачуы кимеп, кызга матуррак сүз табарга тиеш булды.
– Әйбәт, шәп. Сиңа хәзер китеп торсаң да була. – Шуннан соң егет янына килеп, аның повесткасын укып карады. – Дөрес, чын. Ә сез, иптәш председатель, данлы Кызыл Армиягә батыр егетләрне шушылай озатасызмыни? Иптәш Сталин сезгә шулай куштымы?
Провокациянең монысы да үз бурычын арттырып үтәде. Инде өйнең иң түрендә җәелеп утырган председатель кинәт сикереп торды. Үрә катмаса да, сабагын укымый килгән баладай, баскан җирендә боргаланырга кереште,
– Иптәш Сталин дип… Шулай куштымы дип… Иптәш Сталин недоимканы түләмәскә закон чыгармаган бит. Нишләтик соң – Райфо требует, болар шул закон нигезендә таләп итә,
– Таләп итми сезнең бу кызларыгыз, талый.
Мич яны ышыгыннан апа да чыгып канат җилпергә җөръәт итте:
– Көпә-көндез талыйлар, Алладан да, Сталиннан да курык- майлар, чисти имансызлар. Упыска кергәннәр. Малайны армиягә озатышасы урында.
– Дөрес апа, каты тор. Ә син, иптәш председатель, колхоз председателенә аңлат – бу егеткә юллык азык әзерләтсен. Уфага хәтле җитәрлек булсын. Булдымы?
– Соң… әйтербез, әйтербез.
– Ә нинди олау белән озатасыз? Кыңгыраулы олаулар бармы? Безне теге мәлдә шулай озатканнар иде, беренче китүдә.
– Соң… Үзең беләсең ләса. Кыңгырау чыңлата торган заманмы? Аннан…
– Нәрсә аннан?
– Бу егет… авылдан бер үзе генә.
– Алайса ярар, кыңгыраусыз түзәрбез. Ишетсен колагыгыз – исән атларның иң хәллесен җиксеннәр. Алдый алмассыз, иртәгә хәтле үзем көтәм ничек озатуыгызны карарга. Миңа барыбер военкоматка. Бергә барырбыз. Сораулар юкмы?
– Юкмы дип… сорау дип… Бар инде ул сорау. Сез кем буласыз соң?
– Менә мин иртәгә баргач военкомга кереп мондагы хәлләрне сөйләп бирермен. Булачак солдатны, булачак солдат анасын ничек җәберләвегезне төшендергән чакта, ул минем кем икәнне яшермичә сезгә дә әйтеп бирер. Ә хәзер – егетне озату хәстәрен күрегез. Сезгә китәргә мөмкин, иптәш председатель.
(Дәвамы бар.)
Freepik.com