1
Чүлт тə чүлт яңгыр тамчылый. Бер коеп яуса, үтеп китəр
иде дə бит, юк инде – үч иткəндəй тамчылап кына, азазлап явып тора. Тəмен белгəндəй ява, шуның белəн бергə
күпме кешелəрнең планнарын боза. Мондый чакта кем кая
барырга базнат итсен инде? Бетəм-бетəм, дип ышандырган була да яңадан ныклап яварга тотына. Көнозынына
шулай. Җиле дə ничек кенə сызгырып тора. Бер дə җəйге
көн димəссең. Август башы гына булса да, һава торышы
көзне хəтерлəтə. Ашыга əле быел көз. Əллə табигать тə,
үзенең акылсыз балалары кебек, дөнья куа башлаган
инде? Яңгыр əллə нинди уйлар тудыра икəн. Тəрəзəдəге
тамчылар кебек алар да берсе – эрерəк, мөһимрəк, икенчесе – кечкенəрəк... Лəкин ахыр чиктə алар барысы бергə тоташа.
...Гомəр иске плащына уранып, кулларын сулышы белəн
җылытырга тырышып еш-еш өрə-өрə, подъезд каршында
утыра. Йортның түбəсе дə киңрəк түгел, ичмасам. Таш тупсага җыелган су. Гомəрнең болай да чыланып беткəн аяк
астына ыргылам дип тора. Шуны көтеп утыра ул. Шулай булачагын белəсең, ə туктатырга əмəлең юк. Кулыңны кушырып үз җəзаңны көтеп утыр инде. Бəлки, үтеп китəр, бəлки,
берəр җае табылыр дип, ахыргача өметен җуймый адəм
баласы. Əл дə өмет дигəнең бар əле – югыйсə бу үзгəреп
торган дөньяда ничек яшəмəк кирəк?
Гомəр кулыннан эш килə алмастай егет тə түгел инде.
Хəер, шəһəргə килгəнче түгел иде, хəзер кем белгəн... Үзе
дə буталып бетте.
Ул туган авылыннан киткəннəн бирле азмы-күпме җиде
ел үтте бит инде. Əти-əнисе аңа күпме өметлəр багладылар. Югыйсə, унсигез яшьлек бердəнбер уллары яңа
мəктəпне тəмамлаган килеш зур шəһəр, кала чаклы калага – Мəскəүнең үзенə ышанып җибəрергə базнат итмəслəр
иде. Ышанмаслык та түгел иде шул! Бердəнбер малайлары укуда да, спортта да гел беренче иде. Ул ярышлар,
олимпиадалар дисеңме! Мəктəп кенə түгел, район горурлыгы булды Гомəр. Əти-əнисенең куанычы, шатлыгы иде
ул. Шуңа күрə дə, мəктəпне тəмамлагач, кая укырга барырга дигəн сорау тумады да. Барысы да бертавыштан, акыллы уңган егеткə башкалага юл ачык, дип əйтə тордылар.
Əти-əнисе дə: “Ничек тə акча юнəтербез, стипендия алып
та укысаң, диплом алып чыгарсың, улым”, – дип хупладылар. Ни дисəң дə, Мəскəүдə алган югары белем бүгенге
көндə кирəклерəк. Эшкə урнашканда да җиңелрəк булыр,
аннары, хыял дигəн нəрсə дə бар бит əле дөньяда. Гомəр
үзе дə бик күптəн инде Мəскəү дип саташып йөри иде.
Озак көткəн көн дə килеп җитте. Көязебаш урта мəктəбен
медаль белəн тəмамлаган егетне август ахырларында башкалага озатырга җыелдылар. Көне буе диярлек
аларның йорт ишеклəре ябылмады. Бөтен авыл халкы:
яше дə, карты да, ире дə, хатын-кызы да килə тордылар.
Яшьлəр иптəшлəре белəн күрешеп, бераз гына көнлəшкəн
кыяфəттə, лəкин Гомəр кебек дуслары булганга горурланып, саубуллашып кулларын сузса, өлкəннəр исə үз
киңəшлəрен биреп калырга ашыкты. Хəерле юл телəп,
ак хыялларының тормышка ашуын, зур кеше булгач та,
кечкенə туган авылы – Көязебашны онытмавын телəделəр.
Арадан ике генə кеше аның кулын кысып, кочаклап
түгел, ə бары тик якынрак кына килеп хушлашты. Юк, бу
аның дошманнары (андыйлар Гомəрдə бөтенлəй юк иде,
һəрхəлдə, ул шулай дип уйлый иде), көнлəшкəн яки үпкə
саклаган кешелəр түгел иде, ə хəтта киресенчə... Берсе –
күрше Бибизинə карчык, икенчесе – югары оч Мəрьям,
аңардан бер генə сыйныфка кечерəк кыз. Күрше Бибизинə
карчык аңа хəерле юллар телəп догасын укыды, дисбе
төймəлəрен кат-кат санап, кулларын кушучлап куеп, Ходайга ялварды. Соңгы сүзлəре дə шул булды:
– Гомəр, балакаем, Ходай сине беркайчан да хəтереннəн
чыгармаган кебек, син дə аның турында онытма. Һəрвакыт
аңа рəхмəтлəреңне белдереп, аның барлыгы турында һəм
синең кылганнарыңны күреп торуы турында белеп яшə.
Ходайдан сора. Ул – мəрхəмəтле. Ул сине беркайчан да
ташламас. Авырлыкларны җиңелəйт, дип сорама, аларны
җиңеп чыгарга миңа көч бир, дип ялвар, – диде дə, кулындагы дисбесен Гомəргə тоттырды.
Кайда икəн хəзер ул дисбе?
Озатучылар арасында тагын берсе Мəрьям иде. Мəрьям,
Мəрьям... Шомырт кара күзле, алсуланып торган ап-ак
йөзле, озын кара чəчле, күз явын алып торырлык бер кыз
ул Мəрьям. Озаткан чагында Гомəргə бер генə сүз дə əйтə
алмады. Бары тик кып-кызыл булып янган бит очларын качырырга телəгəндəй муенындагы яулыгын өскəрəк күтəреп
куйды да, машина кузгалыр алдыннан аның кулына бер язу
кисəге тоттырып, үзлəренең өйлəре ягына йөгерде. Гомəр,
билгеле инде, түзмəде, шундук язуны укырга кереште.
Дəфтəр битен ачуы булды – йөрəге шəбрəк тибə башлады.
– Нəрсə, улым, мəхəббəт хатымы əллə? – дип, əтисе дə
шаяртып куйды.
Гомəр бу сүзлəрне əллə ишетмəде, əллə аңламады – ул
тулысынча хатта язылган сүзлəр эченə кереп югалган иде
инде. Ə хат – кош теледəй кыска гына, бары тик: “Гомəр,
мин сине яратам!” дип язылган. Дүрт сүз, ə ниндилəр!
Дүрт сүз, ə бөтен йөрəкне актарып ташлады. Ник иртəрəк
əйтми йөргəн ул аны?! Мəрьямне ул бит инде күптəн ошатып йөри, лəкин кызның аңа карата битараф булуында
шиклəнми иде дə, менə сиңа мə!
Эх, Мəрьям, Мəрьям, кайда син хəзер? Бəлки, кияүгə чыккандыр, бəлки баласы да бардыр, матур гына гаилə корып
ятадыр. Казанга китте, дигəннəр иде бит соңгы алган хатында. Үз тиңен тапкандыр, Мəскəүдəге Гомəрне көтеп
ятмас бит инде! Инде җиде ел вакыт үтте шул. Җиде ел
ул сиңа җиде көн түгел. Пешкəн чиядəй кызны җиде көн дə
ялгыз тотмаслар шул! Гомəр генə ялгышты. Ялган лəззəткə
алданып, тозакка барып элəкте. Беренче мəхəббəтен дə,
əти-əнисен дə, авылдашларын да, туган Көязебашны да,
Ходайны да онытты... Ул аларны алыштырды. Ə нəрсəгə?!
Бүгенгедəй исендə... Ул чакта вокзалга барып җиткəнче
уйланып килде Гомəр. Башта – мең дə бер уй. Йөрəк тə
ешрак тибə. Китəм, дип əйтүлəре ансат булса да, юлга
чыккач, əллə ни генə шул – күңелдəге катгый карарың да,
ныклы телəгең дə чəлпəрəмə килə. Гомəр дə Көязебашның
һəр сукбаен, авылның һəр тыкрыгын, алачыкларын
хəтереннəн кат-кат барлады. Сагынмам, дип уйлаган иде
дə, юк икəн. Ул арада поезд да килеп җитте. Килүче-китүче
рейслар турында хəбəр бирүче хатынның ягымлы тавышы Гомəргə гаять тупас тоелды. Поездга кереп утыргач,
тагын сискəнеп китте. Бугазга төер килеп тыгылды. Җебеп
төшмə, Гомəр, егет кеше бит син! Балавыз сыгар вакыт
түгел – алда Мəскəү! Йөрəк рельслар ритмында тибə. Əле
яңа гына ул газизлəре янында басып тора иде, хəзер инде
бөтенлəй чит бер кешелəр янында. Озаккамы бу аерылышу, тизгəме? Кайчан кайтып булыр? Кыш җитəр, мөгаен. Ə
əле августның соңгы көннəре генə.
Поезд гүелдəп тимер рельслардан алга чаба. Вагон
тəрəзəлəренə эре-эре яңгыр тамчылары камчылый. Тораташтай утырган Гомəрнең битенə салкын су килеп бəрə
башлагач кына ул айнып киткəндəй булды. Кемдер купе
тəрəзəсенең форточкасын ябарга дип үрелде.
...Туган авылга бөтенлəй кайтмаска дигəн карары нык
иде Гомəрнең. Инде җиде ел үткəн, калганы да үтеп китəр.
Тормыш гаять чуар бит ул. Дөньяда ялган бар. Зур ялган
бар. Хислəрне алдау бар, үз-үзеңне алдау бар. Шуның
белəн бергə хəтер дигəн нəрсə бар. Үз-үзеңне алдаудан
коткаручы бердəнбер чара ул хəтер! Аны сызып атып булмый. Гомəр дə элеккелəрне никадəр генə онытырга тырышмасын, бу берничек тə килеп чыкмый иде. Əйтерсең лə
һəр табигать күренеше хатирəлəрне яңартуга булышлык
кына итə. Яңгыры да бит Көязебаштан киткəндəге кебек
өстəн явып тора. Асфальттагы яңгыр гөрлəвеклəре кебек,
ми төпкелендə нык уелып калган хатирəлəр дə үз агышын
эзлəп бимазалый. Яңгыр шəһəр асфальтының пычрагын
ничек юса, хəтер дə бар булган-үткəннəрне чүплəргə тотынды.
2
Зур шəһəр – зур проблемалар. Гомəр кирəк-кирəкмəскə
əти-əнисен борчырга базнат итмəде. “Хəллəр əйбəт, укулар əйбəт”тəн башка сүз чыкмады аңардан. Ничəмə чакрым ераклыктагы газизлəреңнең җанын ник өзгəлəргə?
Аларның анда үзлəренең дə проблемалары җитəрлек.
Үстерделəр, тəрбия бирделəрме – җитте. Хəзер инде син
үз-үзең өчен җаваплы. Ə проблемаларга килгəндə, алар
күп булды. Үзе генə белə. Бүген бу яңгырда үзе кайчандыр яшəгəн подъезд буенда утырмас иде. Түлəмəгəн өчен
бүлмəсеннəн куып чыгардылар аны. Йорт хуҗасының
түземлегенең чиге җитте кебек. Бер сəгать тə торасың
булма, югыйсə милиция чакыртам, дип янады. Бу юлы
инде ул Гомəрнең ялваруларына ышанмады, сүзендə
нык торды. Мəскəү шул бу, авыл түгел! Ул күз яшьлəренə ышанмый.
Акча, акча... Ансыз яшəү юк, аның белəн дə яшəү юк. Аз
булса, начар, күп булса, тагын да начаррак. Ə шулай да,
булмаганыннан булуы хəерлерəк. Шул “шайтан кəгазьлəре”
сине кеше итə! Һəрхəлдə, башка кешелəр янында. Эш акчада түгел, эш принципта дисəлəр – ышанмагыз! Эш – акчада! Ансыз синең башкаларга кирəгең дə, кадерең дə юк.
Кесəлəр буш. Күңел дə буш. Шулай бит ул: акчаң булганда, күңел дə тулы кебек. Син үзеңə генə түгел, башкаларга
да хуҗа кебек. Баш та югарырак күтəрелə, йөрешлəр дə
үзгəрə. Шайтан котырткысы, димə инде! Кесə буш чагында
исə үзеңнең ник туганыңа үкенə башлыйсың. Кешегə түгел,
үзеңə дə үз кадерең калмый. Кызганыч булып яшəүгə караганда, бу дөньяга тумавың хəерле. Бер чемоданыңны
тотып, хəзер утыр инде менə шушында. Кызык икəн, яңа
гына искə алды Гомəр – бөтен əйбере менə шушы зур булмаган чемоданга сыеп беткəн. Бөтен тормышы. Шулай
ук кадерле дип санаган əйберлəре аз микəнни аның?
Күрəсең, шулайдыр.
Ул эскəмиядəн торды, юешлəнеп беткəн җиңнəрен
сыкты. Чемоданын күтəреп, урыныннан кузгалды. Кая барасын ул əлегə үзе дə ачык кына белми иде.
3
Урам буйлап озак кына йөрде ул. Əле бер очка килеп
чыга, əле – икенчесенə. Кая барырга, кемгə эч серлəреңне
сөйлəргə? Аның хəлен аңлаучы булырмы? Хəер, кемгə
кирəге бар аның? Монда һəркемнең үз кайгысы үзəктə.
Бер генə чара кала – вокзал. Бүген шунда кунса, иртəн күз күрер əле.
Берничə минуттан инде Гомəрнең тузып беткəн кедалары көнбагыш тышы белəн чуарланган пычрак вокзал
идəннəре буйлап атлый иде. Кызык, вокзал ул үзе бер
манзара кебек бит. Кемдер ашыга, кемдер тыныч кына үз
рейсын көтеп утыра, кемдер инде бөтенлəй йокыга талган.
Əнə шул йокыга талганнар арасына кереп сыенсаң, тəртип
саклаучылар күзенə чалынмый калуың да бар. Хəер, əллə
бер Гомəр генəме монда шундый? Əнə ич бар аның ише
сукбайлар. Гомəр алар арасында яхшырак киенгəн əле.
Бер аңа гына килеп бəйлəнмəслəр. Аннары – ул бит монда
бер генə төнгə. Иртə белəн таячак! Уйлары кинəт өзелде,
керфеклəре авырайды һəм ул йокыга талды.
Күп вакыт та үтмəде, кемдер килеп аңа төртте. Гомəр
сискəнеп куйды. Чибəр генə ханым иде бу. Туктале,
исемлəп дəшə түгелме соң? Ул аның исемен каян белə? Колагына ишетелəме соң? “Гомəр, Гомəр, тор, нишлəп ятасың
монда?” – ди бит! Туктале, бу бит... бу бит... Мəрьям?!
Нишлəп йөри Мəскəүдə? Ул бу очрашуны мең кат күз алдына китерде, лəкин болай итеп түгел. Һич кенə дə! Бер
үзгəрмəгəн, мəрхəмəтсез еллар аның чибəрлеге алдында
көчсез, ахры. Бары тик тагын да матуррак, инде җитлеккəн
ханымнар төсе кергəн аңа. Шул ук елмаю, шул ук күзлəр,
шул ук чəчлəр, əмма ул аларны элеккедəй туздырмаган, ə
матур итеп өеп, өскə җыеп куйган, бер чəч бөтеркəсе ап-ак
йөзенə дə төшеп тора. Бу аңа шундый килешə! Бит очлары һаман шулай ук алсуланып тора. Нидер сөйли – Гомəр
инде аның сүзлəрен ишетми, ə бары тик аның гүзəллегенə
сокланып утыра. Шулчак ул Гомəрне кулыннан тотты да,
балалардай аны җитəклəп, платформа ягына йөгерə башлады. “Киттек, нишлəп утырасың монда? Киттек, Гомəр!”
Аның яңгыравык тавышы бөтен платформага ишетелеп тора иде.
Шул чакта Гомəр сискəнеп уянды. Керсə дə керер икəн
мондый төш! Каян гына килеп керде əле бу Мəрьям.
Килүче-китүче рейсларны əйтүче ханымның тавышы
яңгырады: “Уважаемые пассажиры! Продолжается посадка на поезд экспресс номер 289 Москва – Казань...”
Йөрəге жу итеп куйды. Туган як турында ишеткəч, кеше
һəрвакыт шулай сискəнеп куя. Туган җирдə гадəти булган вак-төякне читтə генə сизə һəм кадерли башлыйсың.
Əйтик, шул ук үз регионың машиналары үтеп киткəндə...
Якташ бит! Таныш түгел, əмма якташ!
Ни дип кенə бу төш керде дə, ни дип кенə бу рейсны игълан иттелəр? Кайтып бер əйлəнсəң, ничегрəк булыр икəн,
дигəн уйлар керə. Юк, юк, һич тə ярамый! Ни дип кайтып
кермəк кирəк? Мескен хəлдə якыннарыңның күзенə ничек
күренергə? Ни диярлəр алар? Шуның өчен җибəрделəрме
алар Гомəрне Мəскəүгə? Ничəмə кешенең якты хыялларын җимерде бит ул! Яңа дуслар белəн төнге клублар
да йөреп, эчеп, тартып, наркотиклардан алган лəззəт
моның бəрабəренə тора идеме? Эчкечегə əйлəнермен дип
эчмəде, наркоманга əйлəнермен дип тартмады. Барысы да
вакытлыча гына булыр, тормышка бер генə килəбез бит –
барын да татып карарга кирəк, яшь чакта да аны татымагач, кайчан тагын татырга, дип “дəртлəндереп” торучы
“дуслары”ның сүзлəре ялган булып чыкты. Аларга бит
Гомəр белəн күңел ачу түгел, ə югары стипендия алып,
бераз эшлəп тə кəсеп чыгарган Гомəрнең акчасы гына
кирəк булган! Тормыш баскычыннан тəгəрəве җиңел, кире
үрмəлəүлəре, ай-һай, авыр икəн. Биеккə үрмəлəгəндə,
дусларың синең кемлегеңне белсə, түбəнгə тəгəрəгəндə,
син аларның кем икəнлеген аңлыйсың. Шуңа күрə дə
менгəнче ничек төшəсеңне, кергəнче ничек чыгасыңны
уйлап эш итəргə кирəк икəн ул!
Хəзер менə шушы хəлдə ничек кайтып керсен инде ул?
Ничəмə елга югалганын ничек аңлатсын? Нинди сүзлəр табарга, каян көч алырга? Кызганыч булуыңнан онытылуың
хəерле түгелме?!
(Ахыры бар.)
***
Мин, Светлана Фəһим кызы Мөхəммəдиева, 1994 елның 2 мартында Бүздəк районының Əмир авылында туганмын. КФУның татар филологиясе факультетын тəмамладым. Əдəби конкурсларда катнашам. Шəриф Камал премиясе лауреатымын. “Идел” журналы оештырган əдəби түгəрəккə йөрим. Бүгенге көндə Казан шəһəренең Азык-төлек департаментында маркетинг буенча
төп белгеч булып эшлим.