Дөрес, явыз көчләр Бакыйга табигать бүләк иткән хокуктан файдаланырга – яратырга, яшәргә ирек бирмәделәр. Бакый һәлак булды. Ләкин аның кебек меңнәр исән калгандыр… Шул җөмләдән Ильяс… Рәгыйдә калды. Димәк, җыр, мәхәббәт дәвам итә.
Спектакльнең башыннан азагына чаклы Ильяс шушындый өметле газап кичереп утырды. Дөрес, ул үзе бу кичерешләрне сүз белән әйтеп бирә алмас иде. Әмма тойгылары сүзләрдән кайнаррак, тирәнрәк иде. Монысы шулай ук бәхәссездер.
Концерт вакытында газаплар юкка чыгып, әйтергә мөмкиндер, сөенечле хисләр биләп алды күңелне. Баянчыдан башлап, Манчаровскийның үзенә кадәр гел уйнады, шаярды, көлделәр, көлдерделәр. Жанга ял бирмәгән бер генә номер да чыкмады сәхнәгә. Ә иң көчлесе һәм үзәкне өзәрлек нәфисе Рәгыйдә Нәзифуллинаның атаклы тавышы булды. Бер чыгуында җырлады, икенчесендә шигырь укыды кыз. Житмәсә, күрше авыл малае, теге чакта Ильяс костюм сатып алган студентның үзе кебек үк укуга әвәс энесе язган шигырьне укыды. Шигырь күптән түгел район газетасында басылган иде.
Үлчәнмәгән ераклыклар алда,
Дөнья – диңгез, ә син – корабль.
Шул диңгездә батып калмас өчен
Үзеңә тиң иптәш таба бел.
Клубка килгәндә башлары җиргә иелгән кешеләрнең күзләрендә очкыннар кабынды. Гөрләтеп кул чабулары аларның үз хисләрен тану, күрү һәм бәя бирү билгесе түгелмени?
Хушлашырга чыккан артистларны аягүрә басып алкышлаучыларның алгы рәтендә Ильяс тантана итте. Рәгыйдәдән күзләрен алмады. Манчаровскийга, баянчы Солтановка, үзе әүлия дип атаган Юлдыбаевка кул изәде. Ә рәхмәтләрнең иң зурысы Рәгыйдәгә багышланды.
– Булдырдыгыз, рәхмәт! Матур яшәгез, бәхетле булыгыз!
Рәгыйдә белән күзләр берничә кабат очрашты. Рәгыйдә шулай ук аңа үзенең иң якты мәгънәле елмаюларын бүләк итте. Мизгел мәңге онытылмаслык, вакытның узмавын теләрлек иде. Әмма да һәр нәрсәнең азагы була шул.
Концерт тәмам.
Пәрдә ябык.
Ильяс дус! Ябык пәрдә аша күпме карасаң да, баягы тамашаны инде күрә алмассың. Хәер, тамаша инде үзе юк, анда хәзер чын тормыш башланды, ят тормыш… Анысын сиңа күрсәтергә тырышмаслар, бәлки әле яшерергә тырышырлар. Икенче тормыш, Рәгыйдәнең чын тормышы – пәрдә артында… Пәрдә ябык.
Шулай да күрергә тырышу, иң азактан чыгуның файдасы тиде. Ишек төбенә җитәрәк сәхнә баскычыннан кемдер аның исеме белән дәште. Борылып караса, канатлы әүлия – Марат Юлдыбаев. Ишек төбенә йөгерә-атлый килде дә кул биреп исәнләште:
– Сезгә үтенеч бар иде, Ильяс дус.
Ильясның сөенечтән күзләре очкынланып куйды.
– Сез дигәндә, аяк идәндә.
– Әйбәт сүзеңә рәхмәт, Ильяс дус. Мине Манчаровский җибәрде.
– Әйттем бит, кулдан килә торган эш булса…
– Килмәгән кая. Шул. Иртәгә декорацияләрне сүтеп төяшергә булышмассызмы дигән идек.
– Әһе. Бүген ярамыймы?
Аптырабрак куйган әүлиягә сүз әйтер җай калдырмастан Ильяс туп-туры сәхнәгә ашыкты. Күп дигәндә унбиш-егерме минут узгандыр, әйберләр, рәте рәткә яткырылып, өеп тә куелган иде. Бер мәлне күтәрелеп караса, Манчаровский, канатлы әүлия һәм… Рәгыйдә басып тора. Ильясның эше беткәнне махсус көткәннәр, бугай. Ильяс чүкечен куеп өлгергәнче үк Манчаровский аңа баш какты:
– Киттекме, дус кеше?
– Киттек, иптәш Манчаровский.
Шулай дип, Ильяс алар янына килгәч тә өлкән артистның чемоданына үрелгән иде, тегесе:
– Әнә, кызларныкын тот, – дип, Рәгыйдә чемоданына ымлады.
Бу сүздән канатлы әүлия шактый мәгънәле хихылдап куйса, Рәгыйдә, янәсе, ишетмәде, чемоданны үзе алды. Аның кулындагы чемоданга үрелергә Ильяс кыючылык итмәгәнне күргән өлкән артист ярдәмгә килде:
– Ал, ал, кызлар «мә» дигәнне көтмә.
Рәгыйдә исә шулай ук елмаеп, ялындырмыйча, чемоданны үзе сузды. Шуннан канатлы әүлия шаяртырга җай табып, бер дә юктан:
– Үземнең чемодан, кемгә хочу, шуңа дам, – дип көләсе итте.
Әллә бик үк әүлия түгел инде?
Урамга чыктылар. Моннан берничә ел элек очрашкандагы кебек үк авылның төп урамы буйлап атладылар. Әмма быелгы адымнар теге чактагы белән чагыштырганда җир белән күк шикелле. Бернинди җыр, шау-гөр килү юк. Фәрит дигән Солтанов баянын сандыгына ук салып, аркасына аскан. Канатлы әүлия белән Манчаровский гына юк-бар сөйләшкән булалар. Рәгыйдә исә, тагын сүрелде. Сәхнәдәге терелеге, ихтыяры җил белән очты диярсең. Эндәшсәң, кыска гына җавап бирә, эндәшмәсәң – ләм-мим, атлавын белә. Гаҗәп. Ләкин аңлау кыен түгел. Илдәге җил-яңгыр аны гына читләтеп узмагандыр.
Болай үзе нәкъ теге чактагы тәртип кабатланды. Башта Солтанов тыныч йокы теләп кереп калса, аннары – Рәгыйдә. Ләкин. Ләкин бу юлы үзе генә түгел, канатлы әүлия дә тукталды. Һәм Ильястан чемоданны алып, рәхмәт әйтте. Йөрәге жу итте Ильясның. Рәхмәткә җавап та бирә алмыйча, аптырап калды. «Рәгыйдә? Рәгыйдә белән канатлы әүлия? Тәки кушылганнармыни?»
Тавышсыз калган Ильяс әүлия кул сузгач кына һушына килгәндәй булды. Ләкин баскан җиреннән барыбер тиз генә атлап китә алмады. Рәгыйдә үзе дә тыныч йокы теләп капкадан кереп киткәч, Манчаровский тагын нәрсәләрдер әйткәч тә, каккан багана хәлендә тагын күпмедер вакыт торганнан соң гына башына азмы-күпме уй килә башлады.
Йә инде, шуны да чамалый алма инде. Сәхнәдә еллар буе егет белән кыз булып уйна да, уеннан уймак чыкмасын. Ничек итеп шул аһлар, уфлар эзсез узсын, аерылышып, кавышып, сөенешкән һәм газапланган яшьләр бер-берсенә ничек итеп чынлап тартылмасын. Бик тә гади нәрсә ләбаса, уен гадәткә әйләнә.
Нәтиҗә катгый һәм дөрес иде. Шунысын гына төшенәсе калды: рас шулай икән, ике артистның кушылуы бик тә табигый икән, нишләп соң әле Ильясның кәефе кырылды? Нинди нигездә? Ни хакың бар синең моны һуш җуярлык дәрәҗәдә авыр кабул итәргә? Интегергә, авыр суларга – аһылдарга? Дивана! Бүтән сүз юк. Бары тик исәрлек аркасында гына. Бетте китте. Бөтен сәбәп шул гына. Әйе.
Катгый нәтиҗәгә нокта рәвешендә, үз уйларына ул «Тфу!» дип төкерде дә, каты-каты басып, өенә юнәлде. Кар белән аяклар сатулашуы гына бөтен авылга ишетелгәндер. Шул кадәр нык шыгырдады кар, әйтерсең ки, Ильясның беркатлы җүләр булуыннан кычкырып-кычкырып көлә һәм тәкърарлый:
– Шыгырт, шыгырт, шыр чыккан, шыр чыккан җүләр.
Бу җүләрлегеңне Бәһрәмиягә кайтып сөйләсәң, ул ни дияр иде икән?
Берни әйтмәс, уклау гына күтәрер иде.
Шул фикерне җөпләгәндәй таныш шигырь хәтергә килде:
Син минем миләүшәм идең,
Яме идең болынның.
Яши төшкәч, башкаема
Уклау белән тондырдың.
Уклау тәмен чынлап татыганга исәпләп, күңеле бераз тынычлана төшкәч кенә, Ильяс ишек какты. Йокылы-уяулы «Кем бар?» – дигән сорауга гадәттән тыш җылы итеп:
– Мин бу, әнисе, ач! – диде. – Йокыңны бүлдем, ачуланма инде. Болынга ямь биргән миләүшә чакларың бар иде лә ул синең дә, дип өстәмәкче иде, тиешле урында тыйлыга белде. Йә, шуннан соң аны кем дивана дия алсын?
Булдырдың, Ильяс, яшә.
* * *
Кыш көне авыл кешесенең мәшәкате әллә ни күп түгел. Мал-туар кычкыра, каз-тавык күтәрмә төбенә килеп шыгырдый башлагач, аларга җим саласың, хатынга утын кертеп бирәсең, ихата көрисең. Бик уңган булсаң, сыер абзарындагы тиресне көннекен көнгә чыгарып, аяк астына яңа салам саласың. Тагын нинди эш? Бетә дә яза бугай. Дөресен әйтсәк, гадәттә бу эшләр дә Ильяска калмый аларны Бәһрәмия һич авырсынмыйча үзе башкара. Ильяс, теләсә, кояш чыккач та кайгы-хәсрәтсез, рәхәтләнеп йокы симертә ала. Бүген дә шулай кузгалмаска иде исәбе. Ишек шыгырдата-шыгырдата урык-сурык йөргән Бәһрәмия адымнарын йокы аралаш тыңлап, төшкә хәтле аунамакчы иде. Әгәр дә мәгәр кузгатырлык сәбәп чыкмаса. Әмма сәбәп чыкты, хәерсез. Сәбәп йокының бик үк тирән булмавына бәйле булды. Тәгаен әйтсәк, болайрак. Малай мәктәптән бик тә иртә кайткан икән. Көн артык салкын булганга, дәресләрне үткәрмәскә боерык килгән, имеш. Сабак алмыйча, теләсә кая сугылып кайтышлый, малай клуб тирәсендә йөренгән артистлар янында туктап торган. Аптырашка калганнар артистлар. Күрше авылга илтеп куярга тиешле ат чирләгән. Нишләргә белми аһ оралар ди.
Шушы хәбәрне ишетүгә, мин сиңа әйтим, Ильясның йокысы качты куйды. Сикереп торды да, ашыгыч юынып, аннан-моннан капкалап, клуб ягына теркелдәде. Хәбәр хак икән. Артистлар – пошаманда. Ильяс Манчаровский белән идарәгә үзе кереп чыкты. Ат юк. Исән калган ике-өч ат болынга печәнгә киткән. Сөмсере коелган рәис күзләрен яшереп кенә:
– Үгез бар-барын, – дигәч, Манчаровский мәзәксенеп бер Ильяска, икенчеләй рәискә караганлыктан, рәис үз гаебен йомшартырга чамалады, күрәсең. – Болай җиккәләдек инде без аны, – дип, күзләрен тагын өстәлгә текәде.
Манчаровскийның чырае чирле кешенекедәй чытык иде. Шуны күргән Ильясның йөрәге сулкылдап куйды. Ихлас кызганды. Рәгыйдәне күз алдына китерде. Ул да хәзер, мөгаен, кара кайгыга чумгандыр. Аны жәлләп йөрәгенең соңгы тамчы мае сызылып тамгандай булды. Шундый ярдәмсез, җайсыз хәлдә калган кешеләрне ничек авыр хәлдән коткарырга тырышмыйсың ди. Әйе, ничек тә ярдәм итү ягын карарга кирәк.
Шул ният белән ул рәис сүзләрен җөпләргә тиеш тапты.
– Үгез дигәч тә… аны да бит Ходай бар иткән. Үгез дә мал. Нәкъ үзе. Көйләп-чөйләп йөртсәң, тарта ул йөкне.
Азрак тын торганнан соң рәис күзләрен яшермичә генә:
– Әллә тапшырабызмы Ходайга? – дип, Манчаровскийга уйларга мөмкинлек бирде.
Манчаровский шулай ук ашыкмыйча гына әйтте:
– Бүтән һич чара юк икән, нишлисең. Ни әйтсәң дә, юл кешесенең юлда булганы хәерле. Тапшырыйк.
Олаучы табу шулай ук җиңел түгеллеген белгән Ильяс монысын шундук үз өстенә алды. Үгезле чана белән килергә вәгъдә биреп, җәһәт кенә чыгып китте. Жигү әйберләрен, бигрәк тә камытны көч-хәл белән табу һәм әмәлләүне, тагын бүтән мәшәкатьләрне тәфсилләп сөйләүнең кирәге юктыр. Үгезне көйләп-чөйләп кенә, җитәкләп кенә клуб янына тәки китереп җиткерде. Үрәчәле зур чанага азрак печән белән мул гына салам салган иде. Декорация такталары кырылмасынга һәм үгез ачыга калса аңа ныклык бирер өчен шулай тиеш иде. Сәхнә әйберләрен Юлдыбай әүлия һәм баянчы Солтанов төяштеләр. Аннары һәркем чемоданын йөк өстенә куйды. Манчаровский белән Рәгыйдә утырып барырга, калганнар җәяү тәпиләргә килештеләр. Хәерле юл теләп рәис үзе озатып калды. Ләкин аның теләге үгез нияте белән туры килдеме соң? Хикмәт әнә шул сорауга бәйле иде.
Юл кешесенең юлда булганы хәерле, дидек. Дөрес. Мәгәр юлга чыгу үзе үк гүр газабына тиң дигәнгә ышаныргамы, юкмы? Ышанырга туры килә. Чөнки дип әйтик, үгез каядыр барырга, җылы, сөекле, туган абзарыннан аерылырга ашкынып торамы? Күр әнә, баскан җиреннән кыймшанырга да чамаламый. Ачуың бик килсә, рәхәтләнеп арттыр – Ильяс абзагыз аны кузгату өчен үзенең еллар буе туплаган һәм физик, һәм әхлакый запасларының, ким дигәндә, яртысын исраф иткәндер. Дучар булгандыр дисәк, тагын да хаклырак булырбыз. Шулай. Дилбегәне бер тартты Ильяс, үгез койрыгын гына селкеткәләде. Житәкләп кузгатмакчы иде, моның белән дә ризалашмады үгез. Бу мизгелдә чак кына селкенгәндәй тоелса да, барыбер күзгә күренерлек хәрәкәт ясарга теләге сизелмәде.
Йөк өстенә менеп кунаклаган Манчаровский белән Рәгыйдә, мескенкәйләр, түземлекләре төкәнгәч, чанадан төшәсе иттеләр. Шул чакта Рәгыйдә:
– Берәр телем эпи сузсаң, бәлки иярер иде, – дип куйгач, башкалар аңа нык кына сәер караш ташладылар. Акылына зәгыйфьлек килмәгәнме, янәсе.
Мәгәр фикер бик дөрес иде. Моны шәп белгән Ильяс үзенең бөтен кыюлыгын җигеп, чанадан бераз печән йолыкты да аны Рәгыйдәгә сузды:
– Шушыны биреп карагыз әле. Ашаса, алгарак атларсыз, дигән киңәшне бирә алды.
Йа Аллаһ диген, үгез кабул итте сыйны. Чәйнәде, йотты. Ильясның ымын тыңлап алгарак киткән Рәгыйдә артыннан… ышанасызмы, юкмы? Әйе, Рәгыйдә артыннан иярә китте хөрмәтле вә гыйззәтле угезебез. Менә шулай. Авыл башына чыкканчы шул ысул үзен тулысынча аклады. Авылны чыккач, хәтта печәнсез дә Рәгыйдәдән калышмаска тырышып атлады, һәм – никадәр куаныч! – тигез юлга чыккач, Рәгыйдә йөгереп күрсәткәч, аңа ияреп, хәтта юыртып китте. Рәгыйдә арый язып Манчаровский янына, йөк өстенә сикергәч тә байтак ара матур гына атлый белде.
Чакрым чамасы үрле җир узганнан соң, яңадан өч-дүрт чакрым – сөзәк юл, Тәвәккәлләп Ильяс үгезне ашыктыра төшкән иде, үтез юыртып та китте. Монысына ук өметләнмәгән иделәр. Ләкин дөреслеккә кем каршы килсен. Нәкъ шулай булды. Мәгәр бит халык борын-борыннан: сыер дуласа аттан уздыра, дия килгән. Үзегез беләсездер, үгез ир затыннан булса да: барыбер сыер нәселеннән. Шуны истә тотыйк, чөнки хәзер үз күзебез белән күреп халыкның хак әйткәненә ышанырга туры киләчәк. Әйе, бәхәсләшмәскә сүз куешыйк. Хикмәт менә нәрсәдә. Үгезебез бик матур гына юыртып киткәч, пассажирларның кәефе бермә-бер күтәрелде.
– И-их, үгез дус, килде-китте аттан шәбрәк икәнсең ласа! – дип Манчаровский үгезне тагын да үсендерә төште.
Рәгыйдә рәхәтләнеп, кычкырып көлү өстенә күңелендәге иң назлы тойгыларын чәчеп очындыра иде.
– На, на, малкай! Чибәркәй, җитезкәй! На-а!
Үгез әллә чынлап та үсенеп-очынып, кылтаеп китте, әллә аягы чана башындагы аскы аратага бәрелеп үртәлде. Ни булса шул юырту белән генә канәгатьләнмичә, арт санын чөя-чөя, чабарга тотынды. Алданрак җәяүли киткән Юлдыбаев белән Солтанов һәм тагын өч-дүрт артистны куып җиткәч, алар да утырырга теләгән иде, өлгерә алмау сәбәпле, йөгереп карасалар да, утыра алмадылар, Ильяс дилбегәне никадәр нык тартып карамасын, матур-матур сүзләр әйтмәсен, үгез ул сүзләрне койрыгына да элмичә, чабуын белде. Тагын ярты чакрымлап чаптымы, кимрәкме, бермәлне чабуы дулау дигән тизлеккә күчте. Чын мәгънәсендә дулап чабарга кереште үгез. Әйе, чапсын иде әле, түзәр идең анысына. Тизрәк барасы төшкә җитүдән һич зыян күрмәс идең. Мәгәр юл, бигрәк тә кышкы юл тигез генә буламыни. Сикәлтәле җирдә чана гопылдап чокырга төшкән чакта эчеңне тот та кычкыр, бүтән чараң юк. Сикәлтәләрдән, эч айкалулардан да яманрагы юкмы тагы? Бар, Сабыр итегез.
Әйе, кем, Сикәлтәләр өстенә, икеме, өчме метрга җитмәле шомарган, салулы урыннар азмы әллә. Бар алар, күп. Байтагын исән генә узарга да мөмкин булды. Ләкин бит гел син дигәнчә генә булмый. Менә мин сиңа әйтим, шундый бер шомарып беткән, салулы җирдә чана, каткан бозгамы, бүтән нәрсәгә бәрелдеме, авып та китте, пассажирлар мәтәлеп, кар өстенә очты. Ни булганны аңлар дәрәҗәгә килгәндә, манзара менә нинди иде: Манчаровский биш-ун адым артта чалкан ята, ә Рәгыйдә белән Ильяс… бер-берсенә чат ябышкан, мөгаен артык та нык курыкканнан, бер-берсен мөмкин кадәр нык һәм кайнар рәвештә кысышып кочаклашканнар һәм шул хәлдә карга күмелеп диярлек яталар иде. Әйтерсең ки, рәхәткә чумганнар. Яшерүнең файдасы тимәс, дөресен әйтик, Ильяс салкын кар чеметүен тойган хәлдә Рәгыйдәнең аңны томалар дәрәҗәдәге кайнар сулышын, аннары… аннары иреннәр, әйе, шундый саф һәм кайнар иреннәр татлылыгын сизә. Изге якынлыкны Ильясның бите, муены, колак яфрагы тоя. Чынлап, Рәгыйдә чынлап та аның колак яфрагын сабый тешләгәндәй, ярәшү билгесе сыман итеп, кабат-кабат, шаяра-көлә тешләп кар эчендә ауный. Өнме, төшме, шунысы гына бик үк ачык билгеле түгел кебек. Мәгәр аңлашылмас нәрсә булмас. Аңлашылды. Әйе. Боларның ким дигәндә, ике-өч минут шул чәнечкеле салкын һәм әйтеп бетергесез назлы рәхәтлектән аерыласы килми ята икән, Манчаровский шуны үз күзе белән күреп һәм аңлап, сәхнәдәгечә ачы көлүе белән көлгәч кенә, айнырга дучар ителделәр. Ниһаять, салкын кар әченнән, дөресрәге, бер-берсенең рәхәт кочагыннан чыгып, торып басарга мәҗбүр булдылар.
(Дәвамы бар.)
Freepik.com