Бишенче бүлек
Бәһрәмия ул кайтуга йорт-кураны исән-аман диярлек саклаган – көтүдән ашыгып кызыл сыер һәм өч-дүрт сарык кайтып керә. Абзарлар элеккечә үк булмаса да, авып төшмәгән, эчке яктан карасаң, төнлә йолдызлар күренсә дә, бераз кул тидерсәң, рәткә керәчәк. Салам белән ябып, яңгыр һәм кар-бураннан ышыкларга мөмкин. Иң җайсызы – малларга кышлык азык әзерләү. Бөгелми торган терсәк-беләзек белән печән чабып булырмы?
Олы малайга ун яшь, ике кыз балага – сигез һәм алты. Алар әлегә бер генә эш башкара: өстәлгә куелган ризыкны үз куллары белән тотып ашый беләләр.
Чүкечне кулга бәйләп, җан ачысы түгеп, чалгыны чүки алды. Озаграк интексә дә, сул кулы белән кайрады. Һәм икенче көнне малаен ияртеп, урманга китте. Чалгы сабына кулны баягыча чүпрәк белән бәйләп куйды. Һәм… Ходай үзең ярдәм ит…
Бер селтәнде, ике, өч… Бөтен җан әчесен эшкә кушып селтәнсә дә, юк, ярдәм итәргә ашыкмады Ходай. Ул теләгәнчә кыланмый чалгы, иярәсе килми зәгыйфь кул артыннан, көчле кулларны гына ихтирам итеп күнеккән ул.
Ярый, шулай да булсын, Әмма Ильяс белән дә шаярырга ярамый. Ул синең җаеңны барыбер табачак. Кул алга чыгарга, сул якка талпынырга теләмәсә, Ильяс үзе икеләтә ныграк борылачак. Менә шушылай. Бер, ике, өч мәртәбә. Шактый күп мәртәбә. Чалгы бер аяк ягыннан икенчесе ягына күчә башлады лабаса. Әйе, үлән ава, покос гадәти булмаганча тар килеп чыга чыгуын да… анысына түзәргә кирәк. Вакыт җитәрлек әле, әзләп-әзләп барыбер җыелачак печән. Покос тарлыгыннан печәннең дәрәҗәсе төшмәс бит. Шулай менә. Ары киттек, чаж-чож, чаж-чож…
Барасы эш – бара. Тәртипме – тәртип. Ә шулай да читтәрәк торган малай ник шаркылдый соң әле анда?
– Әй, син, ник көләсең? Аю биетәләр мәллә?
– Синнән көләм, әти, кыяфәтең… биегән төсле, акробатик номер күрсәткән төсле…
– Һы, тапкан кызык. Биеп тә, акробат дигәнеңчә кыланып та көн күрә кайбер адәмнәр.
– Ачуланма, әти, мин болай гына, кызыктан.
– Менә үзең чаба башларсың, шунда көләрсең, яме.
Чалгы, малай кулына күчкәч тә, әллә ни кыра алмый, билгеле.
– Катырак селтә, катырак, Чалгың чабылган җиргә хәтле үләнне аударып бетерсен. Таррак алдыр, колачың җиткәнчәрәк. Менә шулай, ват, бара бит! Ә син әйтәсең.
Әти кеше бая чама белән ярты сәгать, ә хәзер малае ун-унбиш минут азапланып чапкан печәнгә күз ташлаган иде, ни күрсен бетенесен нибары бишәр метр озынлыктагы ун покос печән чабылган. Күп дигәндә, өч күбә печәндер. Нишләргә? Өмет өзеп өйгә тыракларгамы, әллә әлегәчә интегүне дәвам итәргәме?
Дәвам итәргә. Булган кешенең көрәге утын кисә дигәндәй, дәвам итәргә. Учлап, бөртекләп булса да җыярга печәнне, бүтән юл юк.
Чаж-чож, чаж-чож…
Уфф!
Шулай ярты көн узды.
Чиратлашып чапкан булдылар. Күп дигәндә, биш-алты күбә җыйдылар. Бер чүмәлә печәнгә бер атна вакыт китәчәк. Димәк, хатын белән киңәшләшергә туры килә. Дәвам итәргәме, әллә бүтән җай бармы?
Бәһрәмиянең иркенләп сөйләшергә дә вакыты җитми – ул колхоз печәнен җыярга йөри, төшкелеккә кайткач, гаиләгә аш-су әзерләсе бар, кичкелектә сыер савасы, сепаратка барасы… Болардан тыш, кер юу, өйне адәмчә тоту кебек эшләр, кем әйткәндәй, мәшәкатьләрне тавык чүпләсә дә бетерәсе түгел.
Бүген дә шулай – кырдан кайтып керү белән казанга су салып учак тергезде дә бакчага чыгып, чөгендер яфраклары өзде, берничә бөртек яшь бәрәңге табып, юып, турап, казанга салды. Аклы-каралы он кебек нәрсәдән умач уды. Озакламый, өйгә аш исенә тартым ис таралды. Ире белән малае да кайтып кергәч, өйгә ямь, гаилә күңеленә җылылык керде. Кәеф бераз рәтләнүдән файдаланып, түгәрәк өстәл янында Ильяс, хатынын мактагандай итеп, сүз башлады:
– Без юкта хатыннар печән чабарга өйрәнгән икән.
– Сыер дуласа аттан уздыра. Остарып беттек инде.
Ильяс сүзен ялгый алмыйчарак торды, «остарып беттек» дигәне фикерне бүтән яккарак авыштыра иде. Бәһрәмиянең җырлы, биюле уеннар оештырып йөргән чагы, башына күзерексез кипке, өстенә аллы-яллы һәм канатлы блуза, гармун итәк кигән рәвеше, шул кыяфәттә зал буйлата канатлы коштай бөтерелеп, очынып йөргән чагы хәтергә килде:
Биюченең итәге
Бии-бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии-бии остара.
Җилпенә-җилпенә Бәһрәмия хәзер шулай җырлар дип ничек күз алдына китерергә мөмкин?
Хәзер каршыда бөтенләй бүтән кеше утыра. Чиртсәң кан чыгарга торган алсу бит кояш көйдергән, чор җиле куырган кытыршы, кучкыл чырай белән алмашынган. Беретканы гади чүпрәк яулык алыштырган. Чәчләр дә элекке түгел – шәпле атныкы сыман җилкәгә төшкән кабарынкы ял юкка чыккан, аның урынында нечкә генә бер толым барлыкка килгән. Әйтерсең, эшен генә түгел, кешенең үзен үк алмаштырып куйганнар. Чынлаптыр шулай. Заман безнең яшь гомерне көлгә әйләндерде дә көлен җилләр очырды…
Табын янында бүгенге көн турында, кыенлыкларны ничек җиңеләйтү хакында киңәшмәкче иде, барып чыкмас, ахрысы. Аның уйларын сизгәндәй, Бәһрәмия дә балаларга гына вак-төяк сүз катып, тынып калды. Ул да үз нәүбәтендә, мөгаен, иренең шәп чагын күңеленә китергәндер. Кем белсен.
Тәлинкәләр бушагач, аягүрә баскач кына Ильяс әйтәсе сүзен әйтмичә булдыра алмады:
– Малай белән печән чабып караган идек тә… әллә ни кыйратып булмый әле. Синең урынга печән җыярга… ы-ы… мин чыксам ничек булыр икән? Син монда үз көеңә чаба торсаң.
Бичә көлеп кенә куйды:
– И-и, исең киткән икән. Ние бар аның – миннән башка кем бар. Сыер булып савылабыз, ат булып җигеләбез… – Ярый әле балалар алдында әйтемнең азагын төшереп калдырды. – Чабарбыз чабарбыз. Чалгы көйләүче булганда.
– Алайса, печән җыярга хәзер мин китәм. Анда бераз гәүдә ял иткәч, рольләрне тагын алмашырбыз.
«Роль» дигәнгә бераз гына гаҗәпсенеп куйса да, хатын ул чаклы нык игътибар итмәде, чыраена чыгармады.
– Бар, хатыннар ир төсе күрсен. Эшләгән булып йөр шунда.
Сул кул белән печән җыю да җиңел түгел икән. Әмма, хатыннар аннан артыгын көтмәделәр дә шикелле. Икенче көнне исә кибән куярга вакыт җиткәч, исән калган карт алаша белән чүмәлә тарттыра башлагач, Ильяс инде бернинди ташламасыз да ирлегенә хилафлык китермәслек дәрәҗәдә хокуклы кешегә әверелде. Шулай атна-ун көн үтте. Бәһрәмия печәнне йорт өчен әзерли торды. Кайбер көннәрдә, бик үк юксынмасыннар, телгә кертмәсеннәр өчен, колхоз печәнен җыярга үзе барды, ир, хәл кадәренчә, малай белән бергәләп, чалгы селтәвен дәвам итте. Кипкән печәнне бергәләп бәләкәй арбада ташый тордылар. Абзар артында ярыйсы гына кибән калыккач, эчкә җылы керде. Сыерның җанын саклап була, болай булгач. Сыерлы кеше ачтан үлми ул. Сыерлы кеше – сыйлы кеше. Әйе. Инде көз елавы, кыш улавы да куркытмас. Әмма тулы тынычлык көтү тилелек билгесе булып чыкты. Кышның корсагы уйлаганнан да зуррак икән. Ә алда – кара яз. Һәркем белә моны. Яз көне басуга, чабылмый калган иген кырына чыгып, халык башак җыячак. Кар астында кышлаган ашлыкның афәтен белгән килеш, бәлки әле зыяны тимәс, дигән әлҗеле-мөлҗеле өмет белән (яки, бүген үлүгә караганда иртәгә үлү хәерлерәк дигән уй белән) чиләк-чиләк бодай җыеп кайтачаклар…
Әмма Ильяс башкалардан чак кына аермалы бит. Ильяс авылдагы калдык-постык яшьләрне, дөресрәге, үсмерләрне җыеп, башта сәер еллар учагыннан өтәләнеп чыккан һәм аннан соң сугыш уты-ялкыннары аша узган кызыл тышлы китабындагы пьесаларның берсен сайлап, спектакль әзерләде. Баш рольне башкаручы – Ильяс, режиссер, игъланнар язып таратучы, администратор – Ильяс, тегеннән-моннан табып, үзенә күрә декорация әтмәлләүче сәхнә эшчесе Ильяс. Бу эшләрне аңа беркем йөкләмәгән, беркем хак түләми, ашатмый-эчертми. Ачның күзе икмәктә була дисәк тә, дөрес үк түгел бугай. Сугыштан кайтканнан бирле күргәне юк икмәкне. Ә менә хикмәтсез яши алмый ул. Ачның күзе хикмәттә дә була ала икән.
Якын-тирә авылларны йөреп чыккач, бер әсәрне күрсәтү мөмкинлеге беткәннән соң яңа әсәр әзерләп интеккән арада, уйламаган-көтмәгәндә, хәл кинәт үзгәрмәс, авылга чын артистлар килмәс диген син. Ләкин килде. Элеккечә матур, ашъяулык чаклы кәгазьгә булмаса да, гәзит битенә генә булса да язып, игълан элгәннәр иде. Ильяс үз күзләренә ышанмый торды. Ышангач исә, кичне җиткерә алмыйча газапланды.
– Бичәкәй, бүген клубта – спектакль. Жыена башла.
– Клубка? Котып суыгынамы, катып үләргә?
– Тамаша карарга, кызык күрергә,
– Минем өемдә – үз әртисем, бушлай күрсәтә кәмитне.
– Әллә бармаска итә инде?
– Эш калдырып… Бар, син баргач та җиткән,
Аптырабрак калды Ильяс. Бәһрәмия соңгы елларда нык үзгәргән иде үзгәрүен. Әмма болай ук дип уйламаган иде Ильяс. Бичәсен ул юри шаярта, үчекләргә тырыша дип кенә чамалады. Кайчандыр кешеләрне клубка үзе чакыра, уеннарны үзе оештыра торган, бөтен
клубны очып-бөтерелеп әйләнә торган чая кыз… Хәзер килеп шундый сүз сөйләр дип кем башына килсен? Аны шайтан алмаштырганлыкка ничек ышанмассың хәзер?
Шулай уйлап, Ильяс бик җитди һәм шаярмаска киңәш иткән тавыш белән:
– Ярар, җитте сиңа, җыен, – дип куйды.
Ләкин хатыны:
– Үзеңә җитте! – дип җикергәч, сискәнә куйды.
Үгетне туктатты. Һәм алга куелган каты-котыны капкалагач, сүзсез генә чыгып китте.
Клуб янындагы төркемгә кушылып, юк-бар сөйләшкән арада… чапрыш урамнан таныш гәүдә күренде. Ничәмә ел узуга карамастан, таныды Ильяс. Менә ичмасам кеше! Күпме гомер кичкән, күпме кайгы-җафа чиккән, әмма үзгәрмәгән!
Килеп җитәсен белгән килеш, Ильяс аның каршысына ашыкты.
– Иптәш Манчаровский! Исәнгенәмесез, саумысыз!
Күзләрендәге гаҗәпсенүгә караганда, өлкән артист үз гомерендә бер генә кабат күргән кешене танымады, әлбәттә. Ләкин артык дулкынлану аркасында, Ильяс мондый ваклыкка игътибар итүдән ерак иде.
– Мин – Ильяс. Хәтерлисезме? Ильяс мин. Бер вакыт сәхнәгезне төзәтеп корган идем, – дип, бүреген өскәрәк калкытты.
– Таныйм, нишләп танымаска. Ильяс. Хозыр Ильяс. Әйе шул, сәхнәне бик шәп итеп корган идең.
Ялгышмаган Ильяс – хәтерли бит әнә, онытмаган тәки!
– Рөхсәт итсәгез, бүген дә эшләргә була.
– Шулаймы? – дип, ихлас сөенде карт артист. – Әйдә, дус кеше. Бик зур игелек күрсәткәнең булыр. Миңа димәсәң, сәнгатькә.
– Рәхмәт, иптәш Манчаровский.
– Менә бит нинди кешеләребез бар безнең! – дип, Манчаровский Ильясның иңеннән кочаклап клубка алып керде.
Театрда сәхнә эшчесе юк икән, штатта каралмаган. Шунлыктан бу эшне артистлар үзләре башкара. Манчаровский шул хакта бераз зарланып алды.
– Син бик тә кулай кеше дә бит. Нишлисең.
– Алсагыз, мин ике куллап риза булыр ием. Язга чаклы.
– Әйтәм бит, эш хакы түләп булмый.
– Булмаса соң.
Карт артист колагым ялгыш ишетә диебрәк торганда, сәхнәгә дөбердәп башка артистлар менә башлаганлыктан, сүз өзелеп калды. Һәм Ильяска чүкеч-келәшчә барлап, эшкә керешергә туры килде. Такталар шакылдаткан арада күтәрелеп, ул Рәгыйдәне эзли иде.
Ул түгелме дип, яшьрәк бер-ике кызга бик текәлмичә генә, ләкин тикшеребрәк караудан файда чыкмады. Берсе буй-сыны белән Рәгыйдәгә тартым тоелса да, хәрәкәтләре ят, йөз-чырае белән аннан нык кайтыш иде. Рәгыйдә булса, сәхнәгә әллә кайчан инде җан бөркеп, бөтерелеп йөрер, Ильяска да сүз кушар, көлә-көлә сөйләшер иде. Аннан кире, Рәгыйдәнең йөзе болай авыруга охшашлы ямансу түгел иде. Әллә инде ул юкмы, каядыр киткәнме?
Шунысы хак, килеп җитмәсме дип күпме көтсә дә, кыз берничек тә күзгә чалынмады. Теге чакта баш рольне уйнаган әүлия егетне таный язса да, Ильяс үзе аңа әллә ни игътибар итә алмады. Ильясның бая гына шатлыктан канатланган җаны җилпенмәс булды. Кырылды кәефе. Кәефе кырылу сәбәпле, соңгы кадакларга ул катырак, хәтта ачу беләнрәк сукты. Эш беткәч исә, рәхмәт ишетергә дә теләмәстән, чүкеч-келәшчәне ян тәрәзә төбенә куеп, сүзсез генә сәхнәдән төште.
Клуб яртылаш тулган иде. Колхоз рәисе сәхнәгә менгәч, ким дигәндә ярты сәгатьлек нотык тыңлап утырырга туры килде. Ул сүзен очлар очламас бер мәлдә таныш тавыш – ниһаять, баян тавышы яңгырады. Шул кадәр матур, шул кадәр якын, нәкъ менә Рәгыйдә хатирәсе шикелле назлы, үзәк өзгеч сагышлы тавыш иде ул. Күңелләрне күтәрер өчен махсус уйналган дәртле көйләрдә дә сагыш төсмәрләре ишетелә, тамакка төен булып төйнәлә. Йотып та булмый, күз яшьләре белән юып төшерү дә мөмкин түгел. Елыйсы килә, елап булмый – әллә күздә яшь юк, әллә кешеләрдән оят. Тойгыларның болай төйнәлүе заманның үз галәмәтеме, әллә Рәгыйдә белән күрешү өметенең алдануыннанмы? Әллә бу елларда ифрат та сирәк ишетелгән баян тавышы тетрәттеме җанны? Барысы, барысы бергәдер, бергәдер…
Баян тавышы тынып, бер-ике минут үткәч, пәрдә алдына Манчаровский чыкты. Иң әүвәл Ильясны шаккатырганы шул булды: «Ак калфак» исемле әсәр күрсәтелә икән. Игъланны ничәмә кабат укып, пьеса исеменә күз төшмәгән. Ник диген? Ильяс анда бары тик бер генә сүз – Рәгыйдә исемен генә эзләгән иде. Исемнәр язылмаган иде. Ачуың килмәгәе, ат боты хәтле хәрефләрдән мәгънәле бер сүз җыя алмаган Ильяс. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге. Дөресе шул.
Һәм менә – чираттагы могҗиза – баш рольне… Хәмдияне… кем?.. Ильяс, ышанма, ялгыш әйткәндер Манчаровский. Элекке, күнегелгән гадәт буенча гына, ялгышып кына әйткәндер. Ләкин ничек булса да әйтте бит һәм йөрәк әйтерсең бәхеттән шартлады. Йөрәк тә, зиһен дә юкка чыкты. Шулай да ишетте колаклар. Бөтен халыкка ишетелерлек итеп, игълан итте Манчаровский: – Хәмдия – яшь һәм талантлы артисткабыз Рәгыйдә Нәзифуллина!
Һәм шул җитте. Башка исемнәрне ишетүнең кирәге калмады. Дөресрәге, аларны ишетүдән Ильясның зиһене баш тартты. Спектакль, әйтерсең, бер кешедән гыйбарәт. Манчаровскийның барлык рольләрне һәм башкаручыларны атап, сәхнә артына китүен дә, пәрдә ачылуын да Ильяс сизми калды. Һәм күрде, сәхнәдә – Хәмдия! Һәм шул ук вакытта Рәгыйдә үзе! Базы үзәнендә үскән кызыл тал төсле зифа буйлы, сурәтләрдә генә күрергә мөмкин һәм буяуга бөтенләй мохтаҗ булмаган матур йөз! Әле күкрәгенә, әле җилкәсенә төшеп торган калын толымнар. Аккошныкы сыманрак озынча муен! Үзенең матурлыгын, камиллеген тоюдан килгән ышанычлы, ныклы һәм шул ук вакытта кичке һәм таңгы чишмә чылтыравыннан күчкән яңгыравыклы тавыш! Шундый, шундый якын һәм таныш, гүяки тумыштан таныш! Рәгыйдә, Рәгыйдә үзе! Ә нишләп бая күренмәде икән? Ә юк, бая да күренгән, тик Ильяс аны танымаган гына. Бая сәхнә артында боегып утырган кыз бала Рәгыйдәнең үзе булган лабаса. Ә хәзер ул үз кыяфәтенә кайткан. Баягы Рәгыйдә моннан берничә ел элек очраган Рәгыйдә түгел, хәзерге, менә шушы минуттагы Рәгыйдә дә түгел иде. Хәзер менә чын Рәгыйдә кайтты. Еллар буе Ильяс хыялында яшәгән илаһи зат яңадан каршына чыгып басты һәм үзенең чын барлыгында яши башлады. Дөньяда Рәгыйдә бар, ул сөйләшә, җырлый, көлә, үртәшә, шаяра. Көтүче егетне – әллә Ильяснымы? – сәнгатькә, матурлыкка, биеклеккә, бөеклеккә чакыра, рухландыра, шаштыра. Һәм күңелдә моң, көй, җыр ярала, җыр туа, Рәгыйдәнең үзе кебек үк үлемсез матурлык барлыкка килә.
Көтүче егет юкка гына Бакый исемле түгелдер. Мөгаен, бу исем – үлемсез гашыйк, үлемсез мәхәббәт дигәнне аңлатадыр. Ильяс йөрәгендә тумыштан яшәгән мәхәббәт – матурлыкка соклану шулай аталадыр. Ә матурлыкка гашыйк кеше Марат Юлдыбаев кына түгелдер, һич тә түгелдер, ә бәлки бүтән исем белән йөртелергә тиештер. Бәлки әле Ильяс дип? Ә шулай булса ни гаҗәп?
Ильяс атлы егет көтү көттеме? Көтте. Рәгыйдәне еллар буе күңелендә йөрттеме? Йөртте. Шулай булгач, тагы ни кирәк? Әһә, җыр чыгара алу кирәкме? Менә монда уйланырлык нәрсә бар бугай.
Мәгәр көй бар бит инде, икенчесе кирәк тә түгел ләбаса. Әнә бит, яңгырый көй:
Хәмдиягә сүз әйтмәгез,
Зиһене таралган чагы…
Көйне Бакый дигән егет чыгарган, Ильястан алдарак өлгергән һәм күпләр өчен, шул исәптән Ильяс өчен дә иҗат иткән, аның уйхисләрен дә моң рәвешенә керткән. Моң уртак булгач, аны Ильясныкы дип тә әйтеп була түгелме соң? Әйе, һич тә байлык бүлешәсе юк – күпме кеше күпме генә җырласа, кабатласа да бетәрлек түгел моң. Мәхәббәт тә шулай. Җыр ул мәхәббәтнең яңгырашка ирешкән икенче төрле рәвеше. Ул – үлемсез һәм чиксез.
(Дәвамы бар.)
Freepik.com