Гепучыларның акыру-җикеренүеннән дә файда юк, киресенчә, халыкны үчектерделәр генә. Тамаклар тәмам карлыккач, бермәлне уртага авылның Аллаһсызлар башлыгы, партячейка секретаре Фәрхиев кереп басты да ким дигәндә ун-унбиш минутлык нотык сөйләп алды. Мәгънәсе шул: «Дин – ул халык миен агулый торган әфьюн. Бөек Маркс шулай дип әйткән. Без, ягъни аның бөек тәгълиматын тормышка ашыручылар, ленинчылар, сезнең шул әфьюннан исергән башларыгызны дәваларга алындык. Без якты, хөр тормыш төзибез яңа кеше, һәр төрле исереклектән азат кеше тәрбиялибез. Вәгъдә итәбез ки, ант итәбез ки, без сезне мулла коткысыннан коткарачакбыз. Күзләрегез ачылып, акылларыгыз яктыргач, безгә әле рәхмәт әйтерсез. Без – ул сезнең муллагызга алмашка килүчеләр! Без – ленинҷылар, искелеккә бомбалар!»
Теләсәң ышан, теләмәсәң ышанма. Авылның иң мескене, ямаулы ыштан, тишек чабата киеп йөргән малай, авызын ачса үпкәсе күренә торган егет, бүген килеп әнә нинди яңгыравыклы сүзләр сөйли. Ай-һай да тиз үзгәрә бәндә – районга ике-өч мәртәбә киңәшмәләргә барып кайткач та ялкынлы комиссарга әйләнде. Егерме биш ел укыган мулланы алыштырмакчы! Адәм баласын тугач та кулына алган, исем кушкан, гамәл дәфтәренә теркәгән, аннары күңелләргә иман, шәфкать күндерә килгән остазны болай кычкырып кына алмаштырып булырмы икән? Иң зур өстенлеге ярлылык һәм наданлык булган бәндәгә кешеләр киңәш һәм фатиха сорап килерләрме?
Ай-һай, авылдашлар әнә бик тиз тугарылып төшмәде ич әле. Сәер сүзләр яңгырашыннан колаклары катыбрак торса да, бераз суына төшеп, бәхәсне дәвам итте, тарткалаша бирделәр һәм, ниһаять, наганлы кешеләрне йомшарга мәҗбүр иттеләр. Уртак фикер һәм гамәл шундый булды: мулла абзыйны мунча кертеп, сыйлап, арбага күчтәнәчләр төяп, басу капкасын чыкканчы озата бардылар.
Мулла абзыйны кая җибәрүләрен ул чакта белмәсәләр дә, шомланулары хаклы булып чыкты. Күпмедер вакыттан соң коточкыч хәбәр: безнең авылныкын гына түгел, башка муллаларны да җыеп, Себер кышына озатканнар икән. Халыкны дин әфьюныннан, авылны мулладан шул рәвешле азат иттеләр.
Әмма Алласызлар оешмасы башлыгы булып авылны шаулаткан Фәрхиев алмаштыра алдымы соң Закир мулланы? Юк, киресенчә, аннан курыкса курыктылар, ялагайланса ялагайландылар, әмма балаларга исем кушарга аны чакырмадылар, дөнья белән хушлашканда, Фәрхиев кешеләр янында була алмады, дога укымады. Туфрагы җиңел булсын, фин сугышына барып кайткач, каядыр китте дә, эзсез-хәбәрсез югалды Фәрхиев. Кая ул басу капкасынача озатулар!
Китаплар яндырганда, ул иде иң нык шатланып тантана иткән кеше. Халык миен чистартуның янә бер чарасы буларак, еласаң ела шунда дип, остабикәне өеннән мал йортына куып чыгаручыларның да берсе ул иде.
Әйе, ул кабызган учак шәп дөрләде.
Учак яктысы күзләренә төшеп кузгаткандыр, мөгаен - остабикә җимерек куышыннан чыккан да тыныч кына басып тора шунда. Сар- гаеп сулган чыраенда ялкын төсләре уйный. Өстендә – иске-москы, кылкалы бишмәт, төссез шәл. Калтыранган иреннәре кемнәрнедер каргыймы, дога укыймы?
Ильяс төшенгәнчә, догасына ул гомер юлдашының исемен куша иде:
– Инсаннарга сабырлык бир, Аллаһ, инсафлык индер. Закирҗан хәзрәткә ныклык бир, исәнлек бир.
Остабикә сөекле иренең бу вакытта кайда, нинди хәлдә икәнлеген белә идемени? Юктыр, әмма сизгәндер – изге күңелләр, сагынган җаннар бер-берсен ерак аралардан да тоялар ди бит.
Янәсәй дигән зур дәрьяны боз һәм кар каплаган. Карлы һәм бозлы яр буена китереп, мең ярым мулланы анадан-тума чишендереп, әсир гаскәрләр сыйфатында сафларга тезгәннәр. Остабикә шул хәлне күз алдына китерә алдымы икән? Юктыр, әмма күңеле ерак мәхшәрдән авазсыз килгән хәбәрне тоеп шомлангандыр.
Яр буе, елга өсте. Олы-олы бәкеләр тишелгән. Ялангач кешеләрне шул бәкеләргә төшерә торалар. Батмаска һәм агымга бирелмәскә тырышканнарның башларына күсәкләр белән сугып, колгалар белән төртеп, этеп, боз астына озаталар. Чиратлап шулай – мең ярым мулла, мең ярым гомер, мең ярым зиһен, мең ярым якташ, милләттәш, мең ярым иман…
– Инсаннарыңа шәфкать бир, мәрхәмәтле кыл, тәүфыйктан аерма, Ходаем, бер Аллам! Аһ!
Остабикә җан ачысы белән кычкырган бу мизгел Закир мулланың башына күсәк белән сугылган чак түгел иде дип кем әйтә ала?
Нәкъ шушы мәлдә остабикәнең үзенә дә икенче бер катылык өстәлде:
43
– А-ай!
Гарәп хәрефләре белән язылган башка китаплар артыннан утка Коръән һәм Мөхәммәдия китабы очып төшкәч, остабикә күзләрен йомды. Егыла язар хәлдә чайкалып куйгач, сукыр кешедәй кармалана- кармалана, үзенең җимерек куышына таба атлап китте. Бу вакытта аның сөекле ирен Янәсәй дулкыннары үз иркенә алган иде.
Әйтерсең ки, остабикә дә шул ук дулкыннар белән агып китте, күздән югалды. Ильястан башка аны күрүче дә булмады шикелле..
Остабикә күздән югалгач, Ильяс избач күтәрмәсенә борылып караса, ни күрә! Баскычтан бер кочак китап тоткан Бәһрәмия төшеп килә. Аңа хәтта ярдәм итмәкче булып кузгалды шәфкатьле ир. Ләкин тукталды. Тәне эсселе-суыклы булып, чымырдап куйды. Йа Хода, болары – өр-яңа китаплар лабаса! Дин сөременнән чистартабыз дип акланырга да җай юк. Дингә бәйләнеше бөтенләй булмаган, әле күптән түгел генә кайткан китаплар. Аларның ни гаебе? Китап та җинаятьче була ала микәнни?
Жуылдап торган китап тәмугына бер кочак яңа китап ыргыткач, гөнаһлы тузаннардан чистару өчен Бәһрәмия түшләрен, итәкләрен какты, кулларын сыпырып куйды. Китапларның ничек януын күзәтү өчен, ахрысы, бераз тукталып торды. Йа Хода! Чырае иң бәхетле кешеләрнеке төсле алланган. Ялкын шәүләләре аның йөзендә бии, күз- ләрендәге яшел төсләрне балкытып уйный. Иренең үзенә карап торганын сизгәч кенә, җәһәт кузгалып, яңадан өйгә кереп китте ул. Малайлар тагын аның артыннан иярделәр. Димәк, януга хөкем ителгән китаплар бетмәгән булып чыга…
Китапларның нинди икәнлекләрен карыйм дип, учак янына килсә, аларның берсе Ильяска бик тә таныш тоелды. Кызыл тышлы калын китап – пьесалар җыентыгы. Ильяс аны ничәмә тапкыр өенә алып кайткан һәм, бүтән яшьләр белән бергә, күмәк уку вакытында тыңлап утырган, сәхнәдә уйнаган. Ут эчендә – шул китап. Убыр уты аны кимереп, чәйнәп ята инде. Берничә минуттан авызын ялмап куячак. Әгәр ирек куйсаң. Юк, Ильяс түзә алмады. Йөрәк ачыргалануына чыдамыйча утка ташланды. Ут телләре аның бияләен көйдереп, беләзек турын ялап әчеттергәнгә, кинәт читкә тайпылып таяк-фәлән юкмы дип эзләнде. Тапты. Таякны әйбәтрәк тоту өчен бияләйләрен салып кесәсенә тыкты. Аннары җай белән учактан китапны этә-төртә читкә чыгарды. Кар өстендә чыжлаган китапны эләктергән иде, әллә кул пешкәнгә, әллә артык ашыкканга һәм каушаганга, китап, тере сыман, ычкынып, төшеп интектерде. Карга батырып аунаткач кына, ниһаять, тынычланды. Төтенме, пармы чыгып торган гаепсез корбанны, әйтерсең, кадерле җан иясен, кочаклагандай, Ильяс урамга атлыкты. Үзенә кемнәрнеңдер игътибар иткәнен сизеп борылган иде, шуны күрде: аңа чәнечкеле күзләр белән алласызлар башлыгы Фәрхиев текәлгән иде.
Тагын шуны күреп алды Ильяс – избачтан чыккан малайлар кулында ике-өч кенә китап, Бәһрәмия кочагы буш. Янарга хөкем ителгән китаплар беткән булып чыга. Шул зәгыйфь юаныч белән канәгатьләнгән Ильяс, күңеле күтэрелә язып, үз кулына эләккән китапны куенына ук тыкты да, эшне уенга бору өчен, янәсе, малайларның некъ үзләренчә, чатыр-чотыр чабып китте…
Бәһрәмиянең өйгә кайткач беренче әйткәне шул булды:
– Кая куйдың?
– Нәмәне?
– Атаң башын.
– Ә-ә, атаң башын! Бәкегә илтеп ыргыттым. Мин аны бит кызык өчен генә алганыем.
– Көлделәрме соң? Малайлар көлде бит. Житмәгәнме шул?
Хатын «ыһым» дигән ымлык белән мәсхәрәләп куйгач, ир аңа сынагандай текәлеп карады. Бичәнең чыраенда иртәнге матур алсулык сүнгән, күзләрендәге яшел яктылык уңган, яшел һәм ал төсләрне кара-кучкыллык алмаштырган иде. Сөремме, әллә корыммы йогып калган? Әллә яктыртмый торган кара ут шәүләсе төшкән идеме?
Атна буе куркыныч сораулар белән иза чикте хатын. Өйгә тентү кертәсең, үзеңне дә алып китәрләр, имеш. Язмаганны сөйләргә аңа куш. Әмма да Ходай сакланганны саклый бит. Шулай дөрес булыр: Ильяс китапны ят куллар җитмәе урынга яшереп куйды.
Бәһрәмия сиздеме, сизмәгәнгә сабыштымы – янаулары төкәнде. Мәгәр шикләнебрәк карый торган булып калды. Чыраенда, хәрәкәтләрендә салкынлык һәм читләшү галәмәтләре пәйда булды. Сагаю элеккеге якынлыкны юкка чыгарды димәсәң дә, шунысы хактыр күпмедер дәрәҗәдә барыбер сүрелде хисләр. Шул көннәрдән соң Бәһрәмия, кинәт үзгәреп, чәнечкеле, тупас сүзлегә әйләнде: ир белән хатын арасында чәчәткеч төтенле учак пыскып булеа да яна бирде. Аралар ерагайды.
Мәгәр тормыш тукталмый бит, җан биргәнгә юнь бирә, кояш чыга, ай калка, Ильяс исә дөньяны ярата, тормышның ямен, мәгънәсен таба һәм күрә белә ләба генә түгел, башкаларга да күрсәтә ала торган адәм са. Әйе, хәерлегә каршы, алама хәлләрне онытырга ярдәм иткән яңалыклар булмады түгел. Була торды. Хәтта бәйрәмнәр.
Ильяс өчен бәйрәмнең иң олысы шул иде: көңнәрдән бер көнне авылга театр килеп төште артистлар, чып-чын артистлар!
Ике-өч урынга – клуб диварын телгә дә алмастан, янгын алачыгына, каравыл өенә һәм кибеткә, арттыра төшсәк, ашъяулык кадәр игъланнар ябышты. Игъланнарның һәркайсының тап уртасында аяк чаклы таяк төсле хәрефләр белән «Туй» дип язылган иде. Ваграк хәрефләргә күз салсаң, нәфис сүз, интермедия, жыр, бию, дигән сүзләрне уку мөмкин иде. Укый белгәннәр әлбәтт ттә, ярты хәрефне дэ тошереп калдырмыйча кабат-кабат укыдылар, Олырак яшьтәгеләр, латин хәрефен танымаган наданнар тыңлап рәхәтләнде.
Театр килү хәбәрен көндезге савымга килгән кызлар китерде. Көтүне бераз иртәрәк алып кайтуны инәле әлеп-инәлеп сорадылар, Үзенең тычкан коерыгы чаклы гына йомшак һәм яшь мыегын бөтерә куйгач, һәм аннан соң да үз дәрәҗәсен саклап кына ризалашты өлкән көтүче (аның яшь ярдәмчесе дә бар бит әле). Әйе. Саклык белән генә, анда да, янәсе, чигенү өчен җай калдырып кына, вәгъдә бирде:
– Сезнең хакка… чибәрлегегез хакына ничек булса да иртәрәк кузгалырга тырышырбыз, – диде. Һәм мыегын янә бер мәртәбә сыпыргач, – әгәренки Миңлебикмөҳәммәтҗанов иптәш эшне бозарга азапланмаса, – дип өстәде.
…Бәйрәмгә кызлар сораганнан да иртәрәк кайтты көтү. Шул сәбәптәндер Ильясны бу көнне өч кенә малай каршылаады, Ильяс капчык төбендәге бар булган карагатны ярышлар оештырмыйча гына,
учлап-учлап өләште дә, атын тышауламыйча җибәргәч, буш капчыгын җилтерәтеп өенә ашыкты.
Бакча коймасына кадакланган комганны чылтырдата-чылтырдата, пошкыра-пошкыра рәхәтләнгәч, күтәрмәдән аякларын салындырып, аларны кул комганы белән сабынлап юды. Бәһрәмиянең бирнәгә алып килгән иң матур сөлгесе белән сөртенде. Бәһрәмия гәрәбә төсенә кертеп юган идәнгә шап-шоп басып, ак өйгә узды. Иң түр почмактагы чөйдә аның саклап, кадерләп, рәешкә генә кия торган сөекле костюмы көтә. Зәңгәр сызык төшкән ак күлмәген кигәч, гүяки бәхетнең үзенә, ә чынында чалбарга чумды, гимнастерка кигәч, биленә сары каеш буды. Студент егеттән һич калышасы килмәгәнгә, сары сандали алган иде, шуны киеп, сары базар оекбашын резинкалы каптырма белән каптырды. Сары аяк, кара чәч һәм яшел гәүдәле Ильяс урамга чыккач, бәлки аны Бәһрәмия аркасында гына таный алганнардыр. Авылдашларның күзләре түгәрәкләнеп, аннары ныклабрак карагач кына: «Алай икән, син икән әле бу», дигән мәгънә белән елмаялар иде. Авылдашларын шулай гаҗәпләндерә-гаҗәпләндерә клубка узды. Клубның беренче рәтенә Ильясны бу көннек иптәш рәис утыра торган иң дәрәҗәле рәтне сайлап утырды. Исәбе акланды, әлбәттә. Иптәш рәис белән терсәккә терсәк терәп утыру дәрәҗәсенә иреште ул. Башта болай булды. Рәис иптәш бичәсе белән кереп утырган мәлдә Ильяска күзе төшеп, аны көчкә таныганнан соң гына:
– Ә-ә, мин әле сине райком вәкиле дип торам, баерсың әле, танымадым үзеңне, – дип хихылдагач, Ильяс:
– Хәерле кич, иптәш рәис, – дип, шактый зыялы кеше сыман, җитди рәвештә баш какты.
Спектакль башланыр вакыт җитте. Тиздән сәхнә алдына чаршауны аралап тел бистәсе чыгачак та, барча артистлардан чук-чук сәламнәр күндерәчәк. Рольләрне кемнәр башкарганын хәтергә төшерәчәк һәм чаршауны ачачак. Таш сындай катып, сулыш алмыйча ук, мөгаен, Ильяс шул мизгелне көтте. Бичәсе аның хәлен аңлый, билгеле, тиле-миле сораулар белән диңкетми, уң ягындагылар белән генә сүз алмашкалый. Клуб эче гөжелдәвен белә. Спектакльне башларга вакыт икәнен аңлатып, гөрләп кул чаба. Мәгәр нишләптер, тел бистәсенең йодрыктай борыны чаршауны аралап чыгарга ашыкмый. Шуңа күрә, эшнең нәрсәдә икәнен белер өчен рәис сәхнәгә менеп төшәргә булды. Һәм күп тә үтмәстән, төште дә якындагыларга, шул исәптән Ильяска карап:
– Анда декорация ватылган. Төзәтә алмыйча интегәләр әле, –дигән хәбәр җиткерде. – Бераз гына сабыр итик инде.
Ильяска шул сүз җитә калды. Үзе дә сизмәстән:
– Аларга ярдәм итәргә ярамыймы соң? – дип сорады.
– Нишләп ярамасын икән?
Сорауны ниятен хуплау дип кабул иткән Ильяс рәиснең үзеннән һич ким булмаганча җитди кыяфәт белән сәхнәгә менеп тә китте. Арадан бер артист:
– Сезгә кем кирәк, иптәш? – дип сорагач кына, каушый төшеп:
– Декорациягезне төзәтмәкче ием дә…– дип, малайларча борынын тартып куйды. Ильяс чүкеч һәм кул пычкысы сорап алды. Аннары алны-артны карамыйча кисте, юнды, кадаклады. Күп дигәндә, ун-унбиш минуттан соң эшен бетереп баш калкытканда артистларның өлкәнрәге бүлмә тактасын селкетеп:
– Булган бу, – дигәч, Ильяс үз эшен ихлас мактап:
– Жир селкенсә дә кузгалмаячак, – диде.
Мактануны кешеләр ничек кабул итте икән диебрәк, тирә-якка караса, ни күрә: аның эшләгәнен барча артистлар тамаша кылган икән. Төрлесе төрле тарафтан:
– Рәхмәт, рәхмәт, – диештеләр.
Арадан берсе, япь-яшь кыз бала аеруча сөенгән иде шикелле Өлкән артистның:
– Кулың алтын икән, энекәш, безгә син генә җитмисең икән, дип, кулбаштан каккалавын шул кыз елмаеп, җөпләп торганда Ильясның күңеле күккә күтәрелгән иде.
Ильяс сәхнәдән мактаулар бәхетенә коена-коена, түргә эленгән җидегән лампадан да шәбрәк балкып төште.
(Дәвамы бар.)
Freepik.com