(Ахыры.)
* * *
– Мин шылтыраткан идем. “Ашыгыч ярдәм” аша. Менә документлар.
Зинһар тизрәк, кабат өянәк тотканчы!
Кесәдән документларымны алып
өстәлгә куям, янәшәсенә машина ачкычын, канга буялып беткән
безне.
– Монысы нигә?
– Ансыз булмый шул. Берничек тә.
Шулчак доктор килде. Яшь. Башта
ышаныч тудырмаган иде. Беренче
фикеремнең ялгыш булуы ничек
яхшы!
– Чишенегез! Тулысынча.
Әйләнеп чыгып, җөйле урыннарга
кагылып алды да:
– Кайда хезмәт иттегез? – дип сорады.
– Хезмәт... Эшләдем мин. Ярый,
мөһим түгел.
– “Спецназ” дип языйкмы?
– Кирәкми. Язмагыз. Кәгазь түзми
андый сүзләргә.
– Ә монысы ни сәбәпле? – дип,
касык бүсеренә йомшак кына төртте.
– Трофей. Соңгы сәфәр сувениры.
Парашют ачылмый интектерде. Нык
суык иде. Туңган.
– Анаболиклар алганыгыз булдымы?
– Булгалады. Яраланганда. Башка
чара калмагач.
– Монысы без белән кадаган
эзләрдер инде?
– Әйе. Түзәлмәс чиктә.
Шәфкать туташына анализга кан
һәм яра урыныннан проба алырга
кушып, кабат миңа борылды:
– Тикшерү нәтиҗәсен көтеп тормыйча, ни әйтим? Артык куркыныч
түгел. Организмның иммунитеты
көчле. Прививка ясалган булуы да
бик кулай! Шуннан, вакытында килгәнсез! Хәзер, тагын бер ярдәм
кадыйк әле организмга. Берәр атнадан бу бәлане бөтенләй онытырсыз!
Начар төш кебек. Киенегез!
Кушеткадан күтәрелгәндә генә
айнып киткәндәй булдым:
– Рәхмәт Сезгә! Их, бар да Сез
әйткәнчә булса!
– Без әйтергә тиешбез Сезгә
рәхмәтне. Сезнең кебекләргә. Булганыгыз өчен. Ишеткән бар иде
Сезнең хакта. Тик ышанмый идем.
Әкият кебек. Ә әниегез нихәлдә?
Бездән сәләм әйтегез! Яратабыз
без аны!
– Картая. Картая әнием. Яшь тә
бара бит. Еллар үзенекен итә.
– Сәлам әйтегез бездән! Сәламәтлек телибез!
– Рәхмәт! Тагын бер тапкыр.
Киенгәндә әллә ни түгел. Тик
торып берничә адым гына ясавым булды, башым әйләнеп китте,
егыла язып калдым. Чак өлгереп,
тотып калдылар.
– Хәлегез ничек?
– Н-норм-м...
– Сыворотка шулай авыррак инде
ул. Җибәрәсе түгел иде алай тиз
генә.
– Ярый, кайтыйм. Болай да борчыдым төн уртасында. Үз сызлавыкларымны сезнең җилкәгә салып.
– Кайтырсыз-кайтырсыз! Менә,
бер унбиш минутлап сөйләшеп
утырыйк та. Әниегез элегрәк шундый шәп шигырьләр яза иде, район
гәзитендә соңгы вакытта нишләптер
күренми.
– Картая шул әнием. Күрәсең бит.
Мин дә илле бишне үтеп киттем.
– Ә сезнең хакта сөйләгәннәр
чыннан да булган хәлме?
– Белмим мин ни сөйләгәннәрен...
Күз алларымны кабат томан каплап, караңгылыкка чумдым. Кулаякларым камыр кебек йомшарып,
тыңламас булды.
Күзләремне ачканда – кабат кушеткада ята идем. Янәшәмдә ап-ак
фәрештәдәй басып торган шәфкать
туташы дымлы мамык белән битемне сыпыра. Үрелеп, шул кулны
яңагыма кысам.
– Шундый җылы инде.
– Менә, хәзер бар да әйбәт булачак! – Аның күзләрендә энҗе
бөртегедәй тамчы ялтырап китте.
Күтәрелмәкче булган идем дә,
шундук туктаттылар.
– Юк инде! Ашыкмыйбыз бу юлы.
Иң куркынычы үтте, бераз хәл
җыярга гына кирәк. Әллә стационарга ятасызмы соң?
Мин кабат тормакчы булдым,
кабат туктаттылар.
– Сайла, алайса! Берәр ярты
сәгать монда ятасыңмы, әллә стационарга салыйкмы?
– Монда гына.
Ярты сәгать үтүгә тыныч кына
өйгә кыйту ягына табан юл тоткан
идем инде. Юллар буш. Бер генә
машина да юк. Сул якта, алда, калкулыклар артыннан чыгып килүче
кояшның беренче нурлары чагыла.
Кояш күтәрелә. Яңа көн туа. Шуны
күрә алу нинди шатлык!. Әҗәл куркынычы артта калуы.
Куркынычы. Чыннан да куркынычы. Күз алдымда кабат хатирәләр
өермәсе бөтерелә.
* * *
Кабат үзебезнең базага кайтып, инде өч көн үткәннән соң да
без хатирәләр басымы астында
идек әле. Карашлар очрашканда йөрәкләр өзелә. Һәркайсыбыз
һаман да шок хәлендә – андый
хәлне аңлатырлык сүзләр дә юк
хәтта.
– Иртәнге аштан соң унбиш минут
үтүгә ике төркемгә дә зур залга
җыелырга! Әңгәмә 45 минут.
Менә без залда. Бездән тыш
та халык күп, бар офицерлар да
шунда.
– Сез киткәннән соң авыру тагын
тәүлек ярым яшәде.
Әйтелгән һәр сүз безнең йөрәкләргә утлы уклар булып кадала,
җанны өтә. Барыбызны берьюлы
һәм һәркайсыбызны аерым-аерым.
Ә күз алдында – УЛ! Мыегы яңа
беленә генә башлаган, әле
бәхетнең ни икәнен дә татымаган, яшәп тә өлгермәгән егет. Ул
өянәктән аңга сыймас хәлләргә
кереп тартыша, мөмкин дә була алмаган рәвешләргә бөгелә. Бу – без
күргән соңгы мизгелләр. Берничә
минут кына. Аннан соң безне коридорга чыгарганнар иде.
Хәзер менә шул вакыйгаларның
кыскача видеоязмасын карау безнең өчен чираттагы авырлыкка
әверелде. Авыру үсешендә шул
тәүлек ярым эчендә булган иң авыр
мизгелләр чагылдырылган һәм
тавыш. Аның тавышы.
Соңгы минут. Чираттагы, инде
соңгы өянәк. Башта чак сизелерлек
тартышу, аннан көчлерәк, тагын да
көчлерәк, ә аннан инде бөтен тән!
Аңга сыймаслык! Тамак төбеннән
чыккан авыр тавыш әллә нинди
ерткычның үләр алдыннан чыккан
тавышын хәтерләтә. Тән каты җәя
кебек бөгелгәннән-бөгелә бара,
әйтерсең лә гәүдәне җәя итеп, җәя
җебен ниндидер күзгә күренмәгән
җен пәрие тарта.
Гәүдә бөгелде дә шартлап сынды.
Корыган ботак сынгандай...
Умыртка сөяге...
Бар да тынып калды. Туктап калган кадрда шәфкать туташлары
хәрәкәтсез. Экранда пәйда булган саннар үлем мизгелен күрсәтә.
05:32. Авыруның тынычлык тапкан мизгеле. Үземне гөнаһлы
фикеремнән туктата алмадым: “Котылды. Интегүдән”. Үз уемнан үзем
үк курка калдым: мин беренче тапкыр кеше үлеменә шатландым. Аны
котылу итеп кабул итеп...
* * *
Кояш күтәрелә.
Әнә беренче озын нурлар үзләренең җылы, назлы кулларын
миңа суза. Приборлар панелендәге
таблога очраклы карашым төшә:
05:45. Җәйнең кыска төне үтеп тә
китте.
– Уян, оныкчыгым минем! Уян
инде. Кояш бит күптән торды! Син
дә тор. Беренче нурлары белән
кояш бәхет өләшә.
Картыем...
Сискәнеп, уянып китәм. Рульдә
килеш йоклап китә язганмын бит.
– Рәхмәт, картыем! Сакладың.
Шунда ук тормозга басам. Еш коткара ул мине хаталардан. Юлдан
читкә чыгып, әйләнүем дә мөмкин
иде бит.
Туктыйм, тышка чыгам.
– Р-рә-әх-м-мә-әт-т!
Тавышым еракка-еракка китеп,
Базы елгасының текә ярларыннан,
тау буенда тезелеп үскән агачлардан кайтаваз булып кире кайта:
– Р-рә-әх-м-мә-әт-т!
Кайдадыр янәшәмдә генә, куаклар
арасында кошлар тавыш бирде.
Мин уяттыммы әллә? Зинһар, гафу
итегез мине, кошчыкларым, тынычлыгыгызны бозган өчен ачуланмагыз миңа.
Кошлар бит шушы мизгелләрдә
бар дөньяга бәхет тарата! Уяныгыз
сез дә, бәхетегезне йоклап кала
күрмәгез, минем шатлыгымны уртаклашыгыз! Ә мин менә бөтенләй дә
йокламадым бүген.
Шундый тыныч тирә-якта! Шундый
рәхәт. Нинди бәхет бу иртәне, шушы
таңны күрә алу! Ә бит берничә
сәгать элек кенә гомерем беткән
кебек иде, соңгы көннәремне, юк,
сәгатьләремне яши кебек идем.
Кыңгырау шылтырый. Шундый
нәфис итеп. Тыныч кына, чак ишетелерлек итеп. Рәхәт итеп.
Ой! Зуммер икән ләсә! Брелокта!
Күптән ишеткәнем юк иде – соңгы
тапкыр илле биш яшемдә. Минем
“Иридиум”ның өстәмә кыңгыравы.
Спутник аша сөйләшә торган телефон ул. Утыргыч астыннан авыр
гына сумканы чыгарам, трубканы
алам. Нәкъ шулай! Федя шылтырата:
– Юлга чыгам.
– Саумы, дускаем! Шатлык миндә!
– Расланмады әллә?
– Әй-йе!
Еллар белән, бергә үткән утлы
юллар белән, җиңү-югалтулар
белән, уртак ният, уртак кайгылар
белән ябыштырылып ныгыган, яуларда сыналган дуслык. Аннан да
ныклы ни бар дөньяда? Менә ул,
Федя, ул параллель төркемдә иде,
алардан да ике генә кеше калды.
Тагын мин – унбиштән бер. Соңгысы.
Соңгы могикан. Юк та инде, феникс
дияргә кирәк.
Их, бу дөньяның хаксызлыгы!
Күпме кеше имтихан бирә алмады,
авырлыкка түзә алмыйча ташлады, төшеп калдылар. Алар исәндер
бүгенге көндә. Ә бит төркемнәргә иң
яхшылар гына эләкте, һәм... алар
инде юк. Һәркайсы йөзгә торырдайлар.
...Сәгатькә карыйм. Алты тирәсе.
– Син йокламагансыңдыр да
инде?
– Әйе, Федя. Ятам. Кайту белән.
Барлык йокысыз төннәр өчен.
– Гел шулай дисең инде син. Ә
җиде тулдымы – штык кебек!
– Соң шул инде безгә үзгәрергә.
– Я, сөйлә инде ничек булганын?
– Төнен, бик авырайгач, больницага киттем. Ярый барганмын! Узган
прививка әйбәт тәэсир иткән. Тагын – сыворотка. Калганын беләсең.
Берничә кризис булуы мөмкин,
тик анысы инде мөһим түгел. Җиңәрмен. Зинһар өчен, гафу ит инде
борчыганга!
– Гафу үтенгән була. Коньяк синнән!
– “Лезгинка”?
– Әлбәттә! Теге вакытта, Коляның
туган көнендәге кебек.
Их, шул чаклар! Нинди яшь идек
без анда. Күпме иптәшләрем шунда
мәңге яшь булып калды...
Кояш күтәрелә, дөнья уяна. Үләннәрдә, алмаз бөтекләре кебек, юк,
иң кыйммәтле бриллиантлардай
чәчелгән чык тамчылары салават
күперенең бөтен төсләре белән
уйнап, шул нурларда чагыла. Шушы
чык бөртекләренә кагыла алу, шул
дымлы кул белән битеңне сөртү,
чыкның, сафлыкның тәмен тою –
менә шул түгелмени инде бәхет?
Яшәү үзе, сәламәтлек... Кешеләргә
кирәк булу, аларның сине яратуы,
кадерләве – шул түгелмени иң зур
бәхет?
Янымнан машина уза, сәламләп
кул болгыйлар. Сәердер мине
шундый зур телефон белән күрү.
Өстәвенә, антенна белән. Әйтерсең
лә үткәннәрдән, 90нчы еллардан. Ә бит, чыннан да, күңелебез,
җаннарыбыз мәңгелеккә шул елларда калды да.
Һәм без анда мәңге бергә. Барыбыз да. Яшь. Мәңге яшь...
И. Нигъмәтҗанов рәсеме.