Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 февраль , 20:01

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (4)

Герман патшасы ультимат җибәргән икән: һәр авылның һәр өеннән сигезәр пот төтен җыеп җибәрегез дигән. Әгәренки өй борынына сигезәр пот төтен җыеп җибәрмәсәгез сугыш башлыйм дип әйткән ди герман.

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (4)
Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (4)

Сыерлар утары белән янәшә авылның янгынчылар алачыгы урнашкан. Бер ат, мичкәле агач арба еллар буе шунда әзер тора. Аллаһ сакласын, янгынчы Мәхмүткә эш кенә чыга күрмәсен. Әлегечә, гомер буе эшсез интексен. Бер мичкә су алып кайтсын да, икенче көнне түгеп, яңадан алып кайтсын, тагын түксен. Мәхмүт еллар буе шул шөгыль һәм уй белән яшәсә дә, көннәрдән бер көнне Ильяс энесе аңа шулай да башка шөгыль табасы итте. Иртәнге кояш белән бергә уянып, сыерларны чыгарыр алдыннан алачык янындагы арбага утырды да тәмәке төрергә кереште. Янгынчы арба шыгырдап куйганнан гына уянмагач, каты итеп берничә кабат тамак кырды. Шунда гына алачыкның капкасы ачылды һәм күзләрен уа-уа Мәхмүт чыкты.

Кара син аның атлавын – аягына гер асканнармыни. Кыяфәтен, ничек селкенүен кара – аягүрә йоклаган көне. Күзенә Ильяс түгел, дөньяның үзе үк күренми аның. Ә дөньяда нинди матурлык! Кояшның җиргә яп-якты мәхәббәт чәчеп, чын гашыйкларча караган мәле. Барча табигатьнең – агач һәм үләннәрнең, кош-кортларның кояшка рәхмәт әйтә-әйтә елмайган, көлгән һәм иҗтиһат иткән чагы. Шундый ямьнәрне күрмичә, уйлап та бирмичә, үзенең иң шәп көннәрен йоклап үткәрсен, имеш, җир бәндәсе. Бигрәк тә бүтәннәрне гамьсезлеккә бирелмәскә, мәгънәсез йокламаска өндәргә тиешле кеше – янгынчы, иминлек сакчысы йоклап ятсын, имеш. Әнә бит Ильясны күргәч тә бик гаҗәпләнмичә генә, рәхәтләнеп киерелде. Ильяс каты гына итеп тагын бер-ике тапкыр тамак кыргач кына бармак юанлыгы итеп төрелгән тәмәкегә күзе төште. Һәм шунда гына ул җәйге челләдә, йоклаганда да башыннан купмый торган, һичбер төсе булмаган киез эшләпәсен батырыбрак киеп, көтүченең каршысына килеп басты.

– Син нәрсә, иптәш көтүче, пажаркыны яндырмакчы буласың мәллә?

Көтүче иптәш исә ике күзен берьюлы чет-чет йомгалап, башын бер иеп, бер күтәреп, бик тә кайгылы кыяфәт белән уфтанды:

– Пажаркы гына дисәң икән. Их, шулай гына булсачы!

Янгынчы сыңар бармагы белән эшләпәсен күтәреп куйды.

– Кайда, нәмә яна? – дигән сорау белән кулына чаң суга торган тимерен – арба кендеген эләктерде. Ипләп, бик каушама, янгынчы иптәш, башта тыңлап бетер.

– Мыгырдамый гына әйт, ни бар?

– Бар шул. Әйтәм бит, яман хәбәр. Герман ягыннан.

Мәхмүт абзыйның колаклары тагын шөмрәйде: беренче бөтендөнья сугышын кичергән кеше германның нәрсә икәнен белә бит

инде – эшләпәсен бу юлы кире батырып куйды.

– Йә, йә, шуннан ни?

– Шул, Мәхмүт абзый. Герман патшасы ультимат җибәргән икән: һәр авылның һәр өеннән сигезәр пот төтен җыеп җибәрегез дигән. Әгәренки өй борынына сигезәр пот төтен җыеп җибәрмәсәгез сугыш башлыйм дип әйткән ди герман.

– Ә-ә-ә, алай. Һе. – Кинәт кенә уй төшкән башын янгынчы эшләпәсен салып ук кашыйсы итте. – Бик тә гаярь патша ул герман. Булыр аңардан, булыр. Бик җайсыз бит әле – үзең беләсең, җәй көне мичкә сирәк ягыла. Жыялырлар микән шул хәтле төтенне. Сигезәр пот бит, ә? Кышка хәтле көтмәс микән, германны әйтәм. Иптәш көтүче, ә?

– Анысын миннән сорама инде син, германның үзеннән сора.

– Һе, ансат сиңа – сора.

– Мин нишли алам? Шундый хәл, абзый, мин үзем дә шуңа күрә аптырашта калдым да. Күрше Әшмән авылында әнә яртысын җыеп та бетергәннәр ди.

– Бәләкәй авылда җыелыр ул.

– Соң… ярый, син үзең уйла инде, ничек тә җыеп җибәрү ягын карыйк, тизрәк. Күрәләтә сугыш башлатсак, асубы яман булыр.

Ильяс шул сүз белән төргән тәмәкесен таптап, үз юлына китте. Мәгәр ике-өч минут уздымы, юкмы, кинәт яңгыраган чаң тавышыннан сискәнеп, шып тукталды.

Авылда бер дә юкка чаң какмыйлар. Чаң кагуның сәбәбе һәрвакыт бик җитди була – кайчак җыелышка чакыра чаң, кайчак бөтен авыл өчен пешерелә торган аш өлгергәнне белгертә, ә кайчак… Аллаһ сакласын, Ходай күрсәтмәсен, янгын сүндерергә чакыра.

Ник чыңлый бүгенге чаң?

Кояш әле көянтә хәтле генә күтәрелеп килгәндә, күктә, офыкта болытлар кызыллыгы сүнеп тә җитмәгәндә, җыелыш җыярга беркемнең башына килмәс. Бу араларда тегенди-мондый өмә, уртак аш та була алмый. Димәк, бердәнбер сәбәп кала…

Ильяс бик тә ушлы, алай гына түгел, башлы бәндә булса да, андый кеше авылда ул үзе генә дигән сүз түгел. Башкалар да тиз чамалап алды бит әнә: кем чиләк чылтырата, кем бәгүргә сузыла, кем балта, көрәк тота кулына. Һәм чиләк, һәм бәгүр, һәм балта, көрәк, лом тоткан авылдашлар күзләрен ышкый-ышкый, ахылдый-ухылдый, янгын алачыгына таба чаба. Алар артыннан:

– Ут бар, янгын, пажар! – дия-дия малайлар, кызлар йөгерешә.

«Уф, бар икән күрәселәр!» – дигән уй һәм хис белән алар артыннан Ильяс иярә.

Алачык тирәсендә инде шау, гөр: ни бар, кайда ут? Кайда? Ник ашыкмыйсыз, янып бетә бит, бетә авыл! Коп-коры челлә! Тиз, тизрәк! Әй, Мәхмүт, ни карап торасың авыз ачып? Карга сымак? Авызыңа су каптың мәллә?

Колхоз рәисе булган Миңлебикмөхәммәтҗанов янгын сүндерүченең якасына ук ябышкач, тегесе дә – гомер буе баш иеп, алай гынамы, дөресен әйткәндә, юхайланырга күнеккән янгынчы Мәхмүт тә корыч бармаклардан котылыр өчен селтәнеп алырга мәҗбүр:

– Артыңа ут капкан әнә үзеңнекенә! – дип җикерә хәтта. – Сабыр итегез, җыелып бетегез, аннан кире әйтермен.

Ильяс белән берлектә соңга калганнар да килеп җиткәч, чынлап та теле ачылды Мәхмүтнең. Тәүлегенә бер генә мәртәбә дә салынмый торган эшләпәсен салып, шуны сүзләре белән бергә йомарларга- әвәләргә кереште:

– Эш харап, иптәш авылдашлар. – Һәм шул җөмләсе белән тагын гауга кузгатты.

– Ни бар, әйт, тиз! Тиз диләр сиңа!

– Тиз әйтәм, авылдаш иптәшләр. Сүзем шул. Хәбәр килде. Герман дигән безнең дошманыбыз… – Авыл шым булды. – Әйе, шул герман безгә яу белән килмәкче ди…

Авыл авыр сулыш алып куя. Авылның эче жу итә. Өнсез кала авыл, сынына ката. Чөнки германның нәрсә икәнен белә ул. Һәм барча башлар түбән иелә. Бераздан рәис булган Миңлебикмөхәммәтҗанов кына телгә килә ала:

– Кем, Герман килмәкчеме, килә дидеңме? Ачыграк әйт әле.

– Ачыгы шул аның, иптәш авылдашлар, килмәкче ди, яный ди. Әгәр дә мәгәр авылыгыздагы һәр өй башына сигезәр пот төтен җыеп җибәрмәсәгез, сугыш башлыйм дип әйтеп әйтә ди.

Авыл тагын шакката, бермәлгә телен йотып җибәрә. Тораташлар итеп сихерләнгәнмени – селкенә дә алмый, каткан хәлдә тора. Бары тик шактый вакыттан соң гына адәмнәргә зиһен кайтып, тел яңарып, аптырау авазларга әйләнә башлый:

– Төтен!? Ә-ә-ә, төтен диген, ә? Сигез пот! Каян җыеп бетерербез соң аны?

– Югыйсә сугыш белән киләм дип әйтә ди герман.

– Ай-һай, аны нәрсәгә җыярбыз соң, капчыкта торамы соң ул? Югыйсә, герман… шундый явыз ул дошман, сугыш ачам дип әйтә ди бит. Нибүч, җыярга кирәк.

Рәис булган Миңлебикмөхәммәтҗанов Мәхмүтнең әле алдына ук килеп, аның күзләренә текәлеп карый, әле артына чыга. Нәрсәдер аңларга азаплана бичара. Ниһаять, бер заман төпле фикергә килә:

– Син, абзый, әллә йокыдан саташып уяндыңмы?

– Йокыдан? Нинди йокы ди ул? Әллә мине йокы чүлмәге дип белдегезме? Минме әллә йоклый белә торган кеше, уттай челлә вакытында? Әллә мине йоклап кына эпи черетеп ята дисезме? Ә?

– Алайса нишләп тозсыз хәбәр сөйлисең?

– Нинди тоз? Кайчан мин сезгә тоз дидем? Мин бит сезгә татарча, төтен, дип тугылыйм лабаса! Шуны аңламагач, персидәтел башың белән. Һы. Тозсыз, имеш, германның кем икәнен белмәсәгез, җыймагыз төтен. Азабын үзегез күрерсез. Миннән калмады, хәбәрен җиткердем.

Шулай дип ул кай арададыр җигеп өлгергән атын тугарырга кереште. Көләргә дә, еларга да белмәгән кешеләргә карап, шулай да:

– Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга. Ныклап тотынсак, җыеп булыр. Каян килеп кая китмәгән сигез пот төтен, җыярга кирәк. Төтен ул уттан хәерлерәк. Сугыш ул өй яну гына түгел, ил яну дигән сүз. Әшмәндә әнә җыеп бетерә язганнар ди. Без дә калышмыйк, социалистик ярышка чыгыйк. Бүгеннән җыя башлагыз төтенне, актык сүзем шул.

Янгынчының еларга җитешеп кычкыруына каршы, ни хикмәт диген, бөтен авыл бөтен якын-тирәне селкетеп, калтыратып, шаркылдап җибәрде. Йокысы ачылды кешеләрнең. Һәрхәлдә, күзләре ачылды. Егыла-егыла, җиргә утыра-утыра, ауный-ауный рәхәтләнеп көлеште авыл халкы. Әмма Мәхмүткә тел тидерергә ашыкмадылар. Рәис Миңлебикмөхәммәтҗанов кына, кыскартып әйткәндә, Бикмәт кенә Мәхмүт абзыйның җилкәсенә кул куеп, ипләп, бәлки әле иркәләп үк, тыныч сорау бирде:

– Каян ишеттең син бу хәбәрне? Кем авызыннан?

– Кем дип… сүз иясе белән йөримени?

– Шулай да? Мин бит яхшымы-яманмы рәис кеше, үзегез сайлап куйган. Миннән андый гына серне яшерергә ярамый бит. Йә, кем китерде хәбәрне?

– Кем дип… шул инде, бар бит безнең авылның әртисе.

– Ильясмыни? Шулайдыр дигән идем аны, рәтле кеше сөйләмәс мондыйны дигән идем. Нәкъ үзе, билләһи!

Рәис шунда янә кабынып, йодрыкларын төйнәп, Ильясны эзләргә кереште:

– Жанын алам суырып, ысвулычның. Телен йолкыйм артис актыгының, бүтәнчә булдыралмыйм. Кайда ул бытбылдык, кайда? Күрсәтегез!

Рәис артыннан, нәкъ аныңча кабарынып, тагын да дөресрәге, сугышырга җыенган әтәчтәй көдрәеп, Ильясны эзли башладылар – агач араларыннан, келәт артларыннан, утар капкасы ышыгыннан эзләделәр, бөтен якын-тирәне тентеп чыктылар. Бу чакта Ильястан җилләр искән иде. Вакытын бик белеп кенә шылган иде ул. Башына бик вакытлы килгән чираттагы даһи уе аның мөгаен шул булгандыр: «Яшәп ятабыз бит әле матур гына итеп. Иртәгесе көн бүгенгедән гүзәлрәк. Иртәгә тагы ни бирмәс Ходай?»

Ул көнне колхоз көтүе соңгарак калып чыкты.

 

 

Дүртенче бүлек

 

Шуннан соң ферма кызлары атна буе диярлек Ильястан җыр сорап аптыратмадылар, ялынмадылар. Искә төшереп чыркылдашырга әлеге бер үк җай җитә иде. Ул көннәрдә Ильяс, чыбыркы урынына каеш камчы тотып, көтүне алып чыкканда ук ат менә торган булды. Янәсе, әгәр дә мәгәр һөҗүм итүче табылса, камчы әзер, камчы куәте җитмәсә, атның аяклары җитез – яхшымы-яманмы сабан туе чапкагы – куып карагыз.

Чынлыкта исә, камчыга да, ат җитезлегенә дә эш чыкмады, әлбәттә. Беренчедән, колхоз көтүен көтү теләсә кем кулыннан килә торган эш булмаганлыктан, аны эшеннән аерырга ашыкмасалар, икенчедән, ачу дигәннәре көнендә үк көлү белән алмашынган иде бит, үзегез күрдегез. Әйе. Җайсыз хәлдә калган бердәнбер кеше ул янгынчы Мәхмүт булгандыр. Чөнки узганы берсе аны күрүгә:

– Төтен җыям әле, дүрт капчык булды инде – үлчәп алырсың, – дигәндәйрәк сүзләр белән үртәү ягын карады.

Мәхмүтнең бәхәсләшер чамасы юк – коерыгын аяк араларына кыса да алачыгына кереп шыла. Шул ук вакытта кешеләрнең чырае Ильяс өчен дә тиз генә яктырмады. Яшьләр аны күрүгә авыз күтәреп шаркылдашса да, олыраклар, германның нәрсә икәнен белгәннәре сүз белән булмаса, күз белән шелтәлиләр иде. Карашларның мәгънәсен Ильяс шәп күрә: «Дөньяда шаярмый торган әйберләр була. Ут белән сәхнәдә генә уйнарга ярый, анда да бик саклык белән. Ә тормышта бу – җинаять. Бигрәк тә сугыш дигән җинаять куркыныч, бигрәк тә – илгә, дөньяга капкан ут».

Әйтелмәгән шелтәләрне дөрес аңлаган Ильяс үзен зур тырышлык белән тыйнак тотты – артистлыгын гүяки онытты. Билгеле бер мөддәткә чаклы, дип өстик. Шулай эшләсәк, тагын да хаклырак булырбыз.

Никме?

Ник дигәндә, беренчедән, күңеленә шул вакыйгадан соң үкенүгә тартым бер хис йогып калса, аннары исә, иш янына куш дигәндәй, Бәһрәмиягә бәйле икенче бер хәл аны пошаманга салды.

Избач мөдире булган культурник Бәһрәмия чатнама суык, кышкы бер көнне гайре дә табигый хәбәр алып кайтмас диген син. Уку йортында җыйналган китапларның байтак өлешен яндырырга район үзәгеннән исемлек килгән, имеш. Шул күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен Алласызлар оешмасы һәм партячейка башлыгы Фәрхиев дигән адәм Бәһрәмиягә: «Әгәр дә мәгәр тиз арада ул китапларны юк итмәсәң, үзеңнең юкка чыгуың ихтимал», – дип, имән бармагын селки-селки янаган икән. Төнне рәтләп йокламыйча, малайны мәктәпкә озатмыйча, мыштым гына чыгып шылмасынмы бичә. Аның хәерсез йомыш белән китүен сулышыннан ук сизгән Ильяс, шулай ук озак юанмыйча, мал-туарга аз-маз печән-салам салгач һәм малайны уятып мәктәпкә җибәргәч, үзе дә югары очка менеп китте. Шикләнүе рас килде – учакның нәкъ кызган чагы иде.

Ирләр акылы катнашканлыгы әллә каян күренеп тора – хуҗасы үлемгә озатылган ихатадагы җимерек келәттән алагаем бүрәнә ташып өйгәннәр дә, гөрләтеп ут якканнар. Кояш белән ярышкандай, учакның чатыр-чотыр күккә үрләгән көне. Убыр ут теләсә нинди әйберне йотып кына җибәрә. Азык исә мулдан. Бәһрәмиягә чират җитми дә диярлек, мәктәпкә барышлый балалар тукталган да чыр-чу килә – сикерә, йөгерешәләр, янган әйберләрне таяк белән актара-актара утка көч бирәләр. Авыз ачып карап тора-торалар да өйгә кереп китәләр. Йөгерә-чаба йорттан китап ташыйлар. Үрсәләнә-үрсәләнә яна китаплар. Менә кызык, менә ичмасам тантана!

Шул манзарадан Ильяс беравык һушсыз калгандай торды. Ышанырлык күренеш түгел иде бу. Ләкин әкертен-әкертен аның исәнкерәгән миенә аз-маз фикер үтеп керә башлады. Әнә бит яна ут! Күпме кешеләрнең һәм дәверләрнең акыл хезмәте, тәҗрибәсе, киңәшләре, хисләре яна. Үз эчләренә еллар һәм гасырларны җыйган, халык һәм ил тормышын сыйдырган тарих яна. Кешеләрнең киләчәктә алачак белемнәре, өметләре, әдәпләре, хыяллары, язмышлары яна. Авылның Фәрхиев дигән Алласызы биргән боерык аркасында күпме байлык күккә оча!  

Ильяс чамалаганча, сәбәп – бик гади. Сәбәп, икенче төрле әйткәндә, кара көнләшү дип атала. Хикмәтнең төбе шунда дип исәпли Ильяс.

Избач моннан берничә ел элек Закир исемле мулла йортына өйдәш кергән иде. Гыйлем ияләшкән йорт бит, кешеләрнең монда килеп гәзит-журнал укулары, култыкларына китап кыстырып чыгулары табигый хәл иде. Мулла абзый гавамны, шул исәптән Бәһрәмиянең үзен якты чырай белән каршы ала, аңнарына ак нур җыярга теләгән өчен мактый һәм үсендерә. Белемле кеше, янәсе, тәүфыйклы, инсафлы була. Кыргыйлыкка изгелек-игелекне каршы куя белә, тормышта гаделлеккә хезмәт итә. Ләкин ул бик каты ялгышкан икән. Күпмедер вакыттан соң китаплар ярдәме белән, Бәһрәмия катнашы һәм мулла абзый фатихасы белән рухланган хакимият вәкилләре билләренә наган аскан хәлдә килеп керделәр дә мулла абзыйга тиз арада киенергә боерык бирделәр. Бәһрәмия китаплар тулы күрше бүлмәгә кереп шылса һәм, халык үзе әйткәнчә, арты белән генә тын алып утырса, остабикә исә хәлне аңламыйча, өйгә басып керүчеләрне алладан куркырга, тәмуг кисәүләренә әверелмәскә үгетләп ялварды, бичара. Мулла абзый актан-карадан сүз әйтми чыгып киткәч, ботак- чатаклы җикерүләр, тупас аяк тавышлары тынгач исә, өй эче, аның барлык почмаклары тыярга тырышып та тыела алмаган үксү, сулкылдау авазлары белән тулды.

Мулла абзыйны урам буйлата алып барганны күргәч, халык аякка басты. Авыл советы тирәсендә зур төркем җыйналды. Тавыш, гауга. Барча тавышлар мәгънәсе йодрыкларга төйнәлгән: «Мулла абзыйны авылдан йолкып алырга хакыгыз юк. Авылга белем, тәрбия бирә килгән изге затны без сезгә болай җиңел генә биреп җибәрмибез. Кешеләр җанына шәфкать нуры сипкән бердәнбер яктылык чыганагын сүндерергә ирек куймаячакбыз!»

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас