

– Ничә тапкыр әйтергә була сиңа
бер үк нәрсәне? Рульдә чакта
минем игътибарымны читкә борма, дип!
– Кайчан сөйләшмәк кирәк синең
белән тагын? Син бит эш кешесе!
Син бит мәңге бушамаячаксың!
– Күрмисеңмени юлның начар
икәнлеген! Чокыр эчендә чокыр!
Урап та үтәрлек түгел!
Юк, кермәгәч керми икән кешегә.
Таш булсам да түзмәс идем, билләһи.
Берәр нәрсәгә ирешермен, дип
уйлыймы шуның белән? Әмәлгә
калгандай, нәкъ шул мизгелдә каршыда тирән чокыр. Тормоз, кисәк
уңга – тик барыбер соңгарам. Юл
читенә чак сыеп, көчкә узам.
Нәтиҗәсе озак көттермәде: йөз
метр да үтмәдек, машина болганлый башлады, арткы уң тәгәрмәчнең
бәргәләнгәне ишетелде.
– Тәгәрмәч тишелде инде әллә?
Шул гына җитмәгән.
Нәкъ шулай. Нәрсәдер эләккән.
Озак эзләргә туры килмәде, тиз таптым: шөреп-саморез кергән! Кырыйдан бармаска кирәклеген белә идем
дә соң. Юл өстенә төшкән һәр чүп
кисәге, инерция белән дә, үткән машиналар җиле белән дә нәкъ менә
шунда, юл читенә җыела.
Сүтеп алдым да тишек тәгәрмәчне
җан ачуым белән юл тузанына ыргыттым. Шул ук мизгелдә сул кулымны нидер ачыттырып өтеп алды.
Җирдән очып, пыяла кисәге тигән.
– А-а-а!
Ике сантиметрлап зурлыктагы
шешә пыяласы икән. Шактый тирән
кадалган. Үз-үземне җиңеп, кискен
хәрәкәт белән йолкып алам да
читкә ыргытам.
– Ах, зар-раз-за!
Зараза инде, башка ни әйтәсең.
Юл читендә нинди генә пычрак
булмас та, ни генә йокмас: кемдер
төкерә-какыра, икенчесе чүп ташлый, өченчесе тагын нидер. Әнә
кемдер сыра шешәсе ташлаган,
икенчесе ваткан. Ә өченчесе инде
өстеннән үтеп киткән: шешә урынында хәзер йөзләгән кыйпылчык!
Үзебез пычратабыз. Гаепне читтән эзлисе юк.
Әйе, үзебездән башларга кирәк
шул. Әнә, үзем дә бит, аптечкадан
бинт алдым да, төргәген ертып,
кәгазен читкә ыргыттым! Юл читенә!
Алыштыруын-алыштырдым тәгәрмәчне. Тик кан агу әле озак
дәвам итте.
Кичкә температура күтәрелде, кул
шешә башлады. Тагын берничә көн.
Бөтен тәнем уттай яна, башым шаулый, анда меңәрләгән кыңгыраулар
зыңлый, диярсең. Төнге сәгать
икеләр тирәсендә яңа симптом
өстәлде – иң куркынычы. Тәнем тартыша башлады.
Столбняк?! Булмас, димә.
Менә бәла. Күптән спутник аша
шалтыратканым юк иде инде. Ярый
әле автоном-автомат режимда: аккумуляторлары эшли.
– Алло! Федя! Уяттыммы? Гафу ит
инде.
– Кем бу? Төн уртасында.
– Мин бу. Илгиз. Ярый әле табалдым синең номерны.
– Иртәнгәчә түзсәң, ни булган,
күзне йомдым гына. Шундый төшне
бүлдең.
– Кичер, дускаем, кичер мине.
Үләм кебек. Столбняк!
– Нәр-рсә-ә?
– Начар симптомнар. Чыннан да
шулай, күрәсең.
– Ни әйткәнеңне үзең аңлыйсыңмы?
– Аңламасам әйтәс тә идем дә
бәлки. Исеңдәме, Кавказда чакта?..
Шулайрак.
* * *
Күп еллар элек төн уртасында
безне тревога буенча күтәрделәр,
ә дүрт сәгатьтән Грозный янындагы
кыр госпиталендә идек инде.
– Хәзер сез күрәсе авыру –
гомеренең соңгы сәгатьләрен кичерә. Яшәрлек түгел! Алдан ук
кисәтәм: бер сүз дә дәшмәскә, бернинди дә тавыш чыгармаска! Хәтта
чебен очкан тавыш та коточкыч тартышуга китерәчәк. Һәр киләсе өянәк
алдагысыннан көчлерәк булачак.
Аннан инде без кыска гына лекция тыңладык. Тик мин тулы курс
үткәндәй булдым.
Столбняк... Сәбәпчесе. Кыскасы,
столбняк таякчыклары. Ә таякчык
үзе споралар белән үрчи. Шунлыктан, чирнең теләсә кайда булуы
мөмкин. Кечкенә ярадан да, пычрак
керсә, теләсә кем авырырга мөмкин.
Чак кына сыдырылган урынның да,
пычрак эләккән икән – үлемечле
чиргә китерүе мөмкин.
Гадәттә, баштагы берничә көн
тыныч уза – берни сизелми, кутырлаган җирдә эрен генә җыела.
Аннан инде яра тирәсе шешә башлый, ут булып яна, тартыша. Бу –
бактерияләр яулап алган плацдарм.
Һәм ул зурая бара. Бактерияләр
үрчи. Геометрик прогрессия буенча! Ә аннан соң, тагын да начаррак. Көннән-көн үлемгә табан.
Канга эләгүгә, столбняк таякчыклары санаулы минутлар эчендә
бөтен организмга тарала, үзәк
нерв системасын яулый. Шунда иң
куркынычы башлана да инде: тән
мигә буйсынмый башлый, хәрәкәт
тәртибе югала.
Әйе, чирнең тиз агышлы да булуы
мөмкин, әлбәттә. Кайчак бер тәүлек
эчендә.
...Кайдадыр еракта, унлап чакрым
гына бардыр, сыңар шартлау җирне
тетрәтте. Фугас, мөгаен. Сугышучы
яклар икесе дә юлларны еш миналый. Ешрак – саклану өчен. Ә кайчак явызлыктан. Үч алырга! Һәлак
булганнар өчен. Әнә шундый чакта
команда яңгырый да инде: “Саперы – на выезд!” Гел шулай. Кайчак “Урал” машинасы тулып кайта,
дөрес, берни тапмаган чаклар да
булгалый. Бар трофей базага озатыла. Махсус полигонга. Күп җыела.
Ниндие генә юк анда! Бөек Ватан
сугышы елларындагыдан башлап,
иң заманчаларына кадәр! Дөньяның
бар илләренеке дә. Кулдан эшләнгәннәре дә еш очрый. Кайчак,
минаны зарарсызландырып булмаса, урында юк итәргә туры килә. Аеруча – тышсыз ясалганнарын.
Шундый шартлау булгандыр да инде.
Биредә, госпиталь подвалында
җиһазландырылган палатада, аяк
тавышлары да, тышкы ишек шакылдавы да, “300”нче йөкне озатып килүче командирларның кыска
сирәк боерыклары да ишетелми.
Монда бөтенләй тыныч. Диварларга, тавышларны йоту өчен, келәмнәр эленгән.
Тик менә ерактагы шартлау. Аның
җирне селкетүе шушы палатага да
килеп җитте. Без андыйны күрергә
әзер түгел идек. Һәм авыру егетнең
тәне тартыша башлады. Аңга сыймаслык позаларда бөгелеп.
Кеше аңына сыймаслык газап!
Ымлап, доктор барыбызга да
чыгарга кушты. Ике шәфкать туташы алдан ук шприцларга тутырып
әзерләп куелган көчле дарулар
белән ярдәмгә ашыктылар.
Өскә менүебез генә булды – ишек
кабат ачылды:
– Түзә алмыйм-м… мин мондый газап... күрү дә... авы-ы-р-р. –
Йөгереп атылып чыккан шәфкать
туташы, башындагы ак яулыгы
төшеп калганны да сизмичә, почмакка омтылды. Ул үзенең кечкенә
йодрыклары белән стенаны төеп,
елый-елый, башын бәрә:
– Ничек кенә түзмәк кирә-ә-әк?!
Янына баруга телсез калдым.
Япь-яшь кыз. Егермесе бармы-юкмы. Чәчләре ап-ак. Тоташ чал
төшкән.
Без менә минут тирәсе генә булдык – шул да җиткерде! Ә бит алар,
шәфкать туташлары, аның янында
көн-төн кизү тора.
* * *
Андый җәфага кала алмыйм. Дошманыма да күрсәтмәсен!
– Федор, миңа көчле дару кирәк!
Бөтенләй китәр күләмдә. Ичмасам,
төштә. Сизмәм үлгәнемне. Атылып
үләсем килми.
– Башка вариантлар юк, аңлавымча. Күпме вакытым бар? Тәүлек
булса да. Өстәвенә – юл.
– Бу турыда башка беркемгә дә
әйтмәдем, син – беренче. Бар өмет
синдә.
– Иртәгә шылтыратырмын. Юк,
инде – бүген. Таң белән. Табу белән.
Шундук – юлга.
– Түзәргә тырышырмын.
* * *
Көн үтә әле ничек тә. Көндәлек
проблемалар, даими хәрәкәт, ничек
булса, шулай арындыра. Дөрес, бот
итләрен без белән инде сөзгечтәй
итеп тишкәләп бетердем! Иң авыры
төнлә башлана. Таңгача ничек
түзәргә?!
Бераздан, сәгать төнге икеләр
тирәсендә көчле өянәк китереп
сукты. Сул як тоташ тартыша: аяккул, хәтта кабыргалар.
Шик юк. Беттем!
* * *
– Сез “Ашыгыч ярдәм” хезмәтенә
шылтыраттыгыз.
– Әйе. Һәм миңа сезнең ярдәм
кирәк. Миндә столбняк. – Кем
икәнлегемне сөйләп бирдем.
– Үзегезнең ни әйткәнегезне
аңлыйсызмы соң сез?
– Әлбәттә. Бөтен симптомнар да
шул. Инде тартышу түзмәс чиккә
җитеп бара.
– Машина юлга чыга, адресыгыз?
– Үзем киләм. Шулай тизрәк.
Килеп җитәм.
– Алайса туп-туры кабул итү
бүлмәсенә килегез, аларга хәзер үк
хәбәр итәм.
* * *
Спидометр теле уңга омтыла. 120, 140, 150.
Тизрәк! Тагын да тизрәк! Ташбакадай әкрен барам кебек. Инде 160.
Берсе арты икенчесе чакрымнар
артта кала. Их, ничек озак барам
мин! Әле бер, әле икенче җирдәге
тартышкан урыннарга, бернигә карамый,
пассажир утыргычында яткан очлы без белән чәнчеп алам.
Җибәргәндәй итә.
– Ходаем, нигә шулкадәр кырыс
син миңа? Бу җәзалар миңа ни
өчен? Әйе, зур минем гөнаһым! Тик
мин үз теләгем белән бармадым
бит ул сугышка! Әфганына да, Чечняга да, башка кан коешларга да!
Ни өчен? Минем бит Ватан кушудан
читкә тайпылырга хакым юк иде...
О-о-о, ничәмә тапкырлар тоттым мин дошманны прицелымда!
Бугазыма төер тыгыла иде атар
мизгелдә: япь-яшь бит әле ул. Бала
гына. Яшәргә дә яшәргә әле аңа...
Шундый уйлар, аңымнан көчлерәк
булып, бераз өскәрәк атарга мәҗбүр
итә. Баш киеме читкә оча. Мизгел
эчендә үкенәм. Шуннан теге “бала”
каршы ут ача! Минем иптәшләремә
каршы! Һәм мин... нокта куям. Үзем
дә сизмәстән. Төгәл итеп. Нәкъ
маңгаена. Әле генә гомер теләгән
шул баланың. Соңгы ноктасын. Кара
тамга. Төпсез тишек. Кара бушлык.
Нәкъ галәмдәге кебек – шуннан
бөтен барлык юклыкка китә. Тормыш, гомер, яшәү юклыкка китә...
Тәмамлана.
Бала гына килеш, яшәп тә
өлгермичә...
Ничәмә кат үз-үземә антлар
иттем: башка атмам дип, башка ризалашмам дип, башка беркайда да,
беркайчан да дип. Тик кабат приказ,
кабат алга.
Шулай азаккачадырмы?
Чыгу юлы икәү генәдер мөгаен: я
бар да бетә, я кирәкмәс буламын.
Мин? Кирәкмәс? Ә иптәшләрем?
Алар ничек? Минсез? Миннән
башка? Ә аннан? Барыбер бетмәс
бит. Мөмкин түгел бит ул! Кешелек
яралганнан бирле Җирдә сугышсыз
бер көн дә юк бит, ичмасам!
Әгәр үзем һәлак булсам гына инде.
Аһ, ничек яшисе килә. Якты
киләчәкне күрәсе!
Шулчак уң аяк нык итеп тартыша
башлый да, газ педале идәнгә кадәр
үк басыла. Тизлек артканнан-арта, ә
мин аягымны буйсындыра алмыйм.
Шул мизгелдә башка кергән уй коткарып калды:
ачкычны борып, машинаны сүндердем. Туктау белән,
шуышып чыгып, хәрәкәтләр ясарга керешәм. Әкренләп җибәрә. Юк
инде. Болай гына бирешмим мин.
Җиңүләрем алда әле минем! Күп
калмады да инде. Биш чакрымлап.
Җиңәм, җиңәм мин аны!
Барып җитәм!
Менә соңгы светофор. Төнгелеккә
сүндерелгән. Сары уты гына
янып-сүнеп тора. Борылам. Тагын
берничә йөз метр үтсәм!
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында:
1962 елда Илеш районының Дөмәй авылында туган. 1984 елда Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын, читтән торып Томск идарә һәм радиотехника автоматлаштырылган системалары институтын тәмамлый. Беренче шигырьләре 80нче елларда “Комсомольская правда” гәзитендә басыла. “Өйгә озак юл” (“Долгая дорога домой”) повесте 2018 елда “Идел” (Казан) журналында урысча дөнья күрә.
Шул исемдәге үзнәшер китабы (Уфа, 2021) да басылды. Шул ук елда “Тулпар” журналында әсәрнең татарчага тәрҗемәсе (“Озынозак кайту юлы”) басылды. Хәрби темага әсәрләр циклы өстендә эшли. Русия Язучылар берлегенең Достоевский медаленә лаек булды. "Батыр яуда сынала" конкурсы лауреаты.