Сыерлар кырдан кайтып фермага якынлашканда, малайлар Ильяс абзыйлары янына йөгерешеп киләләр. Алар беләләр: Ильяс абзыйларының капчыгы яки кесәләре буш булмас. Бигрәк тә июль, август айларында. Әмма бүләк бушка бирелми. Аны аласың килсә, нинди дә булса һөнәр күрсәтергә тиешсең.
– Ягез әле, әнә теге кәкре каен янына барып, миңа таба йөгерешегез. Беренче килгәнгә – куш уч чикләвек.
Ильяс атын тышаулап, кыңгырау тагып, иркенгә җибәргән арада малайлар җан-фәрманга чабышалар. Һәм килеп җитәләр. Беренче килгән малайга ике уч, икенче килгәненә бер, өченчесенә – ярты уч чикләвек эләгә. Кемнәрдер өлешсез кала. Мәгәр, гадәттә, кесә моның белән генә такыраймый. Ярышның башка төрләренә күчәләр.
– Әллә көрәшеп тә күрсәтәсезме? – ди ул яндарак торганнарны кочаклап ук. – Ә?
Жиңүчеләргә баягы кебек үк бүләк мул тия. Табышлы көннәрдә барлык ярышлардан соң чират җырга да җиткәли. Монысына йөрәге җиткән малайлар юк диярлек. Шулай да бик кечкенә сабый бер көнне һич тартынусыз:
– Җырга чикләвек буламы? – дип тешсез авызын ерып хихылдыйсы итте.
– Булмыйча инде, иң күп чикләвек – җырчыга. Әллә җырлап җибәрәсеңме?
Кайда ялындыру, малай җырның иң шәбен үзе генә белгән бер көйгә яңгыратып та җибәрде:
Барып кердем бер йортка,
Утыра анда бер кортка.
Үзе бәрәңге ашый,
Үзе корсагын кашый.
Көләргә дә, еларга белмәссең дигәндәй, малай таныш репертуарны төгәлли язганда гына Ильяс кычкырып көлеп җибәрде:
– Һәйт, менә ичмасам җырчы! Менә рәхмәт. Миннән дә уздырдың егет икәнсең!
Малайның аркасыннан каккалагач, кесәсендәге барлык чикләвекне аның итәгенә селкеп түкте.
Жәй шундый бәйрәмнәр белән бизәлеп узды китте.
Көтү яланнан кергәч, көзге һәм кышкы салкыннарда (элекке мәчет клубка әйләнгәч) шаукымга ияреп кенә түгел, ә чын ихласлы һәм, әйтергә кирәк, кайнар дәрт белән һәвәскәр драма түгәрәгенә йөрде яшь Ильяс.
Клубта атна саен төрле уен һәм бию, җыр кичәләре гөрләп тора.
Җәйге уеннар кыш көне шунда күчте. Дөресен әйткәндә, болары җәйгеләре белән чагыштырганда да күңеллерәк, даимирәк оештырыла икән. Махсус оештыручылар ике яшь кенә кыз – башкалардан киемнәре, кыяфәтләре белән үк аерылып тора. Яңа җыр, яңача бию, яңа уеннар өйрәтүче кызларның һәр икесе заман шатлыклары һәм өметләренең тәгаен рәвеше икәнлеге күктәге ай һәм кояш шикелле ап-ачык булып күренә икән. Син аларның кара ничек киенүләрен! Каян тапканнар диген: икесендә дә чем кара гармун итәк, диңгезчеләрнеке сыман канатлы-яллы блузаларының күкрәкчәләренә көмештәй ялтырап, елкылдап торган төрле калай бизәкләр беркетелгән. Башларында – ул чакта исеме дә билгеле булмаган «беретка» дип аталган күзерексез кипке… Күзерексез шул кипке астыннан җилкә турысынача киселгән, кичке болытлардай кабарган чәчләр… Шул кием һәм кыяфәтләргә өстәлгән чаялык, дәрт, янып торган яшь, матур сихерле, тылсымлы күзләр… Авылдагы озын күлмәк, алъяпкычлы, озын толымлы кызлар арасында алар айдан төшкән Зөһрә, йолдызлардан иңгән фәрештә сыман тоелалар икән. Беренчесе бөтенләй чит кыз, икенчесе әллә таныш инде? Кара, карачы, таныш кына ди сиңа! Күпме бергә йөреп, сөйләшеп, мыскыллашып, биешеп-җырлашып үскән гап-гади авыл кызы лабаса! Нинди төскә кергән әнә – танырлык түгел, танысаң ышанмалы түгел. Күнегелгән исеме белән дә атыйсы килми. Иллә исемсез кеше булмый, эндәшергә, исемен әйтергә туры килә. Кешенең исеме үзе белән туа һәм азаккача аннан аерылмый. Бу кызның да исеме юк түгел, әйе, бар. Кыен булса да әйтергә туры килә, бу кызның исеме… әйе, аның исеме – Бәһрәмия! Клубта уен оештырып йөрүчеләрнең икенчесе дигәнебез менә кем икән ул!
Әйтерсең ки, шушы Череккүлдә бәрәңге ашап, чабата киеп үскән Бәһрәмия түгел, ә бөтенләй ят кыз – сүз кушарга курыкмалы, сузсаң кул җиткесез югары, изге зат! Тагын шунысы гаҗәп: айдан төшкән, йолдыздан иңгән булуларына карамастан, үзләре шундый ягымлы! Тәкәбберлек, һавалану дигәнне бөтенләй белмиләрдер, белсәләр дә ишетеп кенә беләләрдер кебек. Авылның сабан сөреп, җир тырмалап үскән егетләрен, урак урып, чүп утап буй бөккән кызларын иш күреп, җитәкләшеп бәйрәм иткән көннәре. Клуб киңлеген тар итеп, бик тә сирәк очрый торган зәңгәрле-каралы күбәләктәй парә-парә җилпенә- җилпенә очкан көннәре. Тартыныбрак, читтәрәк торучылар янына үзләре килеп, матур сүзләр әйтә-әйтә уенга катнаштыралар. Жырны, уенны үзләре башлыйлар. Яңаларын өйрәтәләр.
Ильяс урман-кырда йөргән арада нихәтле үзгәреш!
Беренче көннәрдә, алар килә башлагач, Ильяс еракка тайпыла, хәтта чыгып ук китә торганга күрә, шулай да җаен китереп, кайчандыр үзе оялчан булган Бәһрәмия инде килеп Ильясны кыюлыкка чакырмас диген син. Бер көнне ул егетнең горурлыгына кагыласы итте:
– Әй, Ильяс абый, шул хәтле мыкый булмасагыз, ялчы хатыннар сыман, – дип, аны кызгануын бөтен клубка игълан сыман, итте, хәерсез.
Кызның сүз кушуына күңеле булып елмаерга тырышкан иде, елмая алмады, үпкәләргә тырышса, үпкәли, рәнҗи алмады Ильяс. Агач бүкән шикелле төз катып авыз ачып торды да тиз арада өенә тыраклады. Кыз хаклы иде. Авылның моңарчы иң кыюсыз, хәтта томана исәпләнгән егетләре дә хәзер әнә килешсез-килбәтсез гәүдәләрен селкетә-селкетә биеп, җырлап йөриләр. Шулай кылана торгач, өс башлары үзгәрә, карарлыкка әйләнә, үзләре ыспайлана, шөкәтлерәк була бара, хәрәкәтләре, сүзләре шомара. Ә Ильяс соң нишли? Әле күптән түгел генә мәйданның үзәге булган Ильяс нишләп көн үзәгеннән читләшә?
Уйлый төшкәч төшенде егет: җәй буе сыерлар белән телсез аңлашып, аның теле ялкауланган икән, һәм бәлки әле зиһене дә. Монысы – бер. Икенчедән, кием ягы хөрт икән: таушалып беткән күк
чалбарын оекбаш балакларына тыгып, чабата кигән. Колакчын иске бүрек, якасыз бишмәтне телгә аласы түгел – ташка үлчим. Менә кайда икән хикмәт. Иртәгедән моның кәсебенә керешү фарыз. Адәм актыгы сыйфатында яшәү – егет эше түгел. Егет икәнсең, егет бул. Һәм Ильяс үзенең егетлеген исбат итәчәк, менә күрерсез. «Исемем Ильяс булмасын, әгәренки заманның шул иң атчаянный ике кызын бөкләп ике кесәмә салмасам!» – дигән шактый ук тыйнак карарга килде егет. Килде дә көтү көтеп алган өч капчык арышны чираттагы базарга алып та китте. Сатты. Акчалы булды. Иллә кием базарда да юк дәрәҗәсендә иде. Булганы исә ошап бетми. Аның күзе төшкән, кулга эләктереп булмасмы диебрәк йөргән бер костюм бар иде барын. Елга аръягының Әшмән дигән авылында җәй саен каникулга кайта торган Исәнбәк исемле студентның шәһәрчә киенә белүенә эчтән генә сокланып йөри иде. Ничектер бер аларга кергәч, игътибар иткән иде Ильяс: түр як бүлмәдә шул костюм эленеп тора. Ул киемнәрне егет нишләп калдырып китте икән дип кызыксынгач, студентның апасы: «Модасы бетте дип калдырды» – дип, бик тә сәер сүз әйткән иде. Моны аңлап җиткермәде Ильяс. Ләкин онытмады. Хәзер менә шуны сатып алмакчы булды ул. Елга инде туңган. Көзгедәй шома боз аркылы чыгып, туп-туры максатына таба атлады. Сукмак дигән нәрсәләрне дә эзләп тормастан. Кар әле җир агартырлык кына яткан иде. Һәм шул рәвешле туп-туры таныш өйгә килеп тә керде.
– Мулла җиңгәчәй, киеп карап булмас микән шул чалбар белән зимнәчтүркене, ә? – дип, оялып кына сорый алды.
Апа кешенең:
– Ние бар аның, ки, алай бик киясең килгәч, – дип, искитмичә әйткән сүзе егетне хәтта гаҗәпсендерде.
Туйдырып бетергән иске киемнәрен салып идәнгә ыргыткач, сак кына тотып, яшел чалбарны, аннары гимнастерканы алып киде.
Исәнбәк гимнастеркалы биленә сары каеш буа, балакларын резинкалы тасмалар белән каптырып, сары сандали кия иде. Үзе сәер, үзе җыйнак. Ильяс та аңа охшарга тырыша. Ак пима белән бу яшел чалбар бигрәк тә килешле күренә ләбаса. Билгә чалбар каешын алып бугач, башы күккә тия язды Ильясның. Күңелендәге соравын кычкырып әйтергә дә куркып, ул студентның апасына текәлеп калды. Түти елмаеп үзе сүз кушмаса, ай-һай, Ильяс костюмны салып, чыгып китүдән башка чара таба алыр иде микән. Ә болай җап-җайлы килеп чыкты. Түти кеше:
– Кала кешесе булдың да куйдың – дигәч, Ильяс үзе дә сизмәстән кычкырып көлеп җибәрде.
– Мулла җиңгәчәй… сорамакчы ием. Әйе. Бу… бу кәчтүм ничә тәңкә тора икән?
– Менә инде, бер дә белмим шул.
– Студент энең күпмегә алганые икән?
– Кышлый бер сарык сатып акчасын җибәргәнием, шуңа алдым дигәние.
– Алайса, безнең бер сарык синеке булсын, ә? Мулла җиңгәчәй, ә?
– Бер дә белмим шул, үзе сатарсың да димәгәние.
– Азсынсаң, бер-ике пот ашлык өстәрмен.
– Нишләп азсыныйм инде. Бәясен белмәгәнемне генә әйтүем. Мулла җиңгәчәй, ә?
– Соң… алай ук кирәк булгач, алырсың инде, алай булгач.
– Рәхмәт, мулла җиңгәчәй, гомер онытмам яхшылыгыңны. Кәчтүм минеке, бер сарык белән ике пот ашлык – синеке. Булсынмы шулай?
– Булсын, булсын, алай бик тә кирәк булгач.
Иске чалбар-күлмәген култыкка кыстырып, иске бишмәт астына ямь-яшел гимнастерка һәм чалбар киеп, түти кире уйламасын өчен ашыга-ашыга, үз авылына элдерде Ильяс. Ә икенче атна базарыннан шундый ук уңыш белән – кара тышлы, өр-яңа тун киеп кайтты. «Менә хәзер айдан һәм йолдыздан иңгән пар кызның икешәр пар күзе шар кебек түгәрәкләнсен әле!» – дип уйлады һәм шул уй белән рәхәтләнеп бер елмайды.
Яңа киемнәрдә күргәч, кемдер гаҗәпләнеп, кемдер сокланып, ә кемдер исә көнләшеп караганга күрә, ияләшә төшсеннәр өчен ул бер-ике атна клубка бармыйча, читтәнрәк урап йөрде. Көндез эш юктан эш тапкан булып, кыяфәтен бөтен авылга күрсәтеп чыкты. «Ну шәп булган, шәп тә килешә икән, пулный студен булгансың», дип тел шартлаткан авылдашлар бер-ике атнадан чынлап та тынычландылар һәм бөтен нәрсә үзенең гадәти җыпкысына кайтты дияргә мөмкин. Ә бер көнне урам уртасында Бәһрәмия:
– И-и-и, Ильяс иптәш, исәнмесез! Нишләп югалдыгыз алай? Клубка күз дә ташламыйсыз. Килегез инде, мәҗбүри килегез, – дип, өс-башка илтифат итмичә генә аны кичәгә чакырды.
Болай кемне генә махсуслап чакыралар дисең? Ильясны чакыралар менә. Димәк, ул анда кирәкле кеше. Әйе. Шул көннән соң клубтагы һәр кичә яңадан Ильясныкы булып китте. Жыр-биюне, уеннарны әйткән кая, анысы, кем, кечкенә әйбер. Ильяс абзагыз спектакль дигән нәрсәне кешеләрнең исләренә төшерде ләбаса. Менә монысы инде ул теләгәнчә, аның холкы кушканча иде. Әйе. Бөтен авыл халкын дигәндәй җыеп, кыш белән яз очрашкан ак һәм җылы көннәрнең берсендә, ниһаять, Зөһрә белән Бәһрәмия җитәкчелегендә илгә атаклы «Галиябану» пьесасын шаулаттылар.
Галиябануны Зөһрә, ә Хәлилне кем уйнады дисез? Дөресе шул – Ильяс энегез башкарып чыкты. Бөтен авыл рәхәтләнеп кул чапты. Спектакльдән соң бөтен авыл Галиябану көен җырлап кайтты. Бөтен авылны гармунлы җыр әйләнде. Ильяс энегезне айдан төшкән Зөһрә белән йолдыздан иңгән Бәһрәмия үзләре култыклап кайтты, мин сиңа әйтим. Шулай култыклашкан хәлдә, бераздан алар җырлы-гармун төркемнән арткарак калып, юк сүзне бар итеп, тыныч кына гәпләшеп атладылар. Зөһрәләр турына җиткәч, аны капкасына хәтле озата килделәр. Зөһрә кичке бозлы карны шыгырдата-шыгырдата ихатасына кереп киткәч, һәм шуннан соң икәүдән икәү генә калгач, нишләптер, телләре әйләнмәс булды. Баягы уен-көлке, шаян сүзләр кинәт җилгә очкандай югалдылар. Урам буена диярлек, бер-берсенә кәррә сүз куша алмыйча интектеләр. Кай арада кая китте бөтен авыл яшьләрен үзенә җәлеп иткән, оештырган, дәртләндергән Бәһрәмия! Кая киткән мәзәкче дигән даны таралган Ильясның җорлыгы? Кая?
Гармун чыңнары, урам көйләре дә тынган инде. Урамда хәзер бер генә тавыш – бозлы кар шыгырдавы.
– Шыгырт-шыгырт, шыгырт…
Ике пар аяк көйле генә атлый, әлбәттә. Шулай булгач әле көрсенергә дә кирәк түгелдер. Аңларга кирәктер ки, мөгаен бу мәлдә ике йөрәк тә бәлки бертигез көй белән, гадәттәгедән көчлерәк һәм ешрак типкәндер. Шулай да… ике чая беръюлы кинәт кенә оялчанга әйләнер дип бая гына аларның кайсы уйлый алган булыр иде икән!
– Шыгырт-шыгырт, шыгырт-шыгырт…
Ильяслар өе артта калды. Арка урамга, тыкрыкка борылдылар. Тар сукмактан аллы-артлы барганда, кар да шыгырдамый башлады шикелле. Чөнки Бәһрәмия әүвәл әкренәеп, соңыннан тукталып ук калды. Өйләренә килеп җитәрәк, үзе телгә килде.
– Син шушында кал инде, йә әткәйләр күрер, дип көлгәнгә тартым ымлык чыгарды. Һәм аннары оялган булып, башын иде.
Хикмәттер, шул сүзләрдән һәм ымлыктан соң Ильяска да җан кергәндәй тоелып, ул да:
– Күрсәләр дә курыкмаска була, – дип, батырая алды.
– Зөһрә күрсә…
Менә сиңа, ишетмәсәң ишет. Мондый сүз ишетермен дип башына китерә алмаган егет кызга текәлеп карады. Ай яктысында кызның күзләрендә шаян очкыннар ялтырап куйды. Кыз сирпегән очкыннар чәчелми-түгелмичә Ильяс йөрәгенә күчтеләр. «Менә ничек! Шаяртыпмы, чынлапмы, көнләшкән була чибәр. Шунысы хак, сөйләшергә җай тудыруы көн кебек ачык».
Җиңел сулап куюың, егет, бик тә урынлы. Инде, шул рәвешле, кызга якын ук килергә, иңенә кул куярга димәстән, кочаклагандай ишарә ясарга җай туды. Форсатны ычкындырма. Менә шулай.
– Нәрсә, Зөһрә куркыныч кешемени?
– Көнләшсә… – Бәһрәмия көлүен тыярга тырышты, ахрысы.
– Көнләшсә, көнләштерергә дә була.
– Кара, нинди батыр егет.
– Син кушсаң, батыраерга да була. Минем кебек ярата белсәң.
– Белмәсәм, өйрәтеп кара.
– Их, Бәһрәмия, Бәһрәмия! Шаяртма, уйнама ут белән, янгын чыгаруың бар.
– Ә мин уйнамыйм.
– Чынлапмы, Бәһрәмия?!
– Кычкырма шул чаклы. Әткәйләр ишетсә…
– Ишетсен әткәңнәр. Бөтен урам ишетсен, бөтен авыл.
– Нәрсәне ишетсеннәр?
– Мин сине яратам. Менә шул сүзне ишетсеннәр. Әйе, Бәһрәмия, яратам, исемеңне дә, үзеңне дә – туганнан бирле!
Соңгы сүз харап итте – кычкырып көлде Бәһрәмия, кәмитче артистның мәхәббәт игълан итүе дә көлкеле килеп чыкты.
– Ясалмарак уйныйсың, артист!
Ильяс мескен кызның шулай ук көлеп әйткән бу сүзләрен үчекләү диебрәк аңлады да сөмсере коелды. Күпмедер торгач уфтанып:
– Ә мин аның белән чынлап сөйләшкән булам тагы, – дип, китәргә җыенды.
– Ильяс!
Ильяс тукталды, кире борылды. Менә шунда Бәһрәмия егетнең иңенә үзе сарылып, аның колагына пышылдап кына диярлек иң еракка яшерелгән серен ачты:
– Мин дә яратам – күптәннән бирле, теге чактагы кичке уеннардан башлап, – диде. – Үзең мине әле генә күргәч тә…
Бәһрәмия пышылдап кына әйткән сүзләр, нинди телефон чыбыклары аша таралгандыр, монысын әйтү кыен, әлбәттә. Шунысы хак, Ильяс белән Бәһрәмия мәхәббәте хакында икенче көнне үк бөтен авыл белә иде инде. Яшьләр ул хәбәрләрне кире кагып азапланмыйча һәм авылны бик көттермичә, зарыктырмыйча гына, кызыл туй ясадылар. Ягъни дисәк, аракысыз һәм артык шауламыйча, бәйрәм уздыралар. Шуннан соң клубка йөрүләр, язгы һәм җәйге көннәрдә йорт-курада эш күбәю аркасында, сирәгәйде. Бәлки башка сәбәп тә булгандыр. Анысы хакында тарих кычкырып сөйләми. Мәгәр моңа карап кына Ильяс артык ук җитдиләнеп китмәде, билгеле, сәеррәк гадәтләреннән, ә Бәһрәмиячә әйтсәк, балалыктан ычкына алмады. Бичәсен ярату, ир булу фактысы аның үзен яшь җилкенчәк сыманрак тотуына комачау итмәде. Утардан сыерларны чыгарганда гадәттәгечә бик кычкырмыйча, илла савымчы кызлар ишетерлек тавыш белән аларга төртмәле җыр калдырып китүен ташламады.
Безне сөйгән кыз юлына
Гөлләр сибә күр, Аллаһ.
Безне сөймәгән кызларга
Теш сызлавы бир, Аллаһ.
Тегеме, бумы сәбәп белән Ильяс абыйлары шаяртмый гына китеп барасы итсә, кайчак кызлар үзләре: «Безне матур тавышыңнан мәхрүм итмә инде, бер генә булса да җырлап кит», – дип ялынудан да тартынмыйлар. Ялындыра торган кеше Ильясмы инде?
– Менә сезгә җырның иң шәбе! – дип, чыбыркысын җилкәсенә сала да башын кыегайта:
Агыйделнең аръягында
Бер энәгә бер сыер.
Йә бәхетсез, йә гомерсез.
Булмасам ярарые.
Өченче, дүртенче… һәм башка көннәрдә дә бетми байлык, һәм бетәсе дә түгел. Шундый чибәр тыңлаучылар булганда, җыр бетә димени. Әнә бит:
– Бигрәк моңлы, бигрәк ямансу да инде җырларың! – дип мактап туймыйлар кызлар Ильяс абыйларын.
Дөрес мактыйлар, Ильяс абзыйлары үзе дә шулайрак фараз кыла. Мәгәр җыр белән генә чикләнсә, Ильяс Ильяс булмас иде. Аның бит башка һөнәрләре дә юк түгел…
(Дәвамы бар.)
Фото Кәрим Тинчурин театры сәхифәсеннән.