* * *
Кортка өянәгенең инде менә дүрт дистә елдан соң да кузгала торуы сәер тоелса да, утыз яшьтәге кешенең гөнаһы сигезенче дистәне ваклаган көннәренәчә килеп җитмәскә тиеш булса да, моңа Ильяс бабагызның һич бер катнашы юк, дисәк, дөреслеккә бераз хилафлык китергән булыр идек. Һәр чирнең сәбәбе була. Сәбәп бу очракта, тайчанмыйча әйтсәк, Ильяс картның үзенә туп-туры карап тора, гәрчә, җитмештән узган карттан утызга җитәр-җитмәслек яшь кеше гаебен түләтү гадел үк булып бетмәсә дә.
Әйе, булмады түгел, булды хәлләр. Менә инде күпме заманнардан соң да онытылырга чамаламагач, гади ялгышлар дип кенә, кул селтәп кенә котылып буламыни алардан. Тагын да дөресрәк әйкәндә, котылырга исәбендә дә юк Ильяс бабагызның. Киресенчә, «котылу» дигәнең үзе ялгыш сүз. Котылу түгел, бераз вакытка аерылып тору да фаҗига булыр иде кебек. Әйе, кем, дөресе шул. Белеп сизенә бичә, ире еллар буе иңгә иң терәлеп яшәсә дә, аркага арка терәп йокласа да, күңеле белән ул әллә кайда еракта, бик тә, бик тә ерак көннәрдә онытылып калды һәм шул көннәр бәхете белән көн күрде. Хәзер дә шул көннәрдә яшәп ята ул. Нишләмәк кирәк, аңа Ходае шулай язган, мөгаен. Әле дә бөтен нәрсә ерак матурлыкларны хәтерләтә. Чишмә таныш һәм бик тә, бик тә кадерле тавышлар китереп челтери, җил җанга якын сүзләрне колак төбендә чыңлата, бөтерелеп җанга керә дә күңелдә тыныч яткан тойгыларны кузгата. Әллә хыял, әллә хатирәләр битләрдән сыйпый, каядыр дәшә, чакыра…
Шул сәбәпле, карт өйгә кайтырга ашыкмый. Әгәр кайтса, Бәһрәмия кортка бер каравы белән үк ул уйларның әсәрен дә калдырмыйча тузгытачак. Чебешенә кул сузган кешегә ташланган тавыктай, канатларын кабартачак. Сүзләрен җыеп бетерә алмассың. Кичкә хәтле бабагыз чишмә һәм елга тирәсендә әйләнер, аннары абзар-курада теге-бу эш табып вакыт уздырыр, эңгер төшкәч кенә, анда да, түр якка узмыйча, алгы бүлмәдәге диванга утырып ял итәр. Төшкелеккә кайтмас. Ач тамагың – тыныч колагың. Менә шулай. Ерак чишмәгә, елга буена килеп утырсаң, колакларың бераз тынып торачак. Бигрәк тә – җаның.
Туктала-туктала, саескан ояларына һәм кошларга карый-карый тау менде карт. Менеп җитте дә, берничә буын җибәреп, куакланып өлгергән һәм инде менә мең тапкырлар әйтелгәнчә, яшел дәрья булып шаулый башлаган иген басуы буйлата атлап китте. Менә ичмасам сәхрә. Рәхәтләнеп сула кыр иркенлеген, рәхәтләнеп эч
җәйнең яшел гүзәллеген. Нәкъ теге чактагыча!..
– Бытбылдык! Бытбылдык!
Яшь аваз, сөенечле, мең өметле, якты, назлы аваз. Һәм карт шул аваз артыннан, сазлы каенлык белән арыш кыры аша сузылган, тапталып та бетмәгән чирәмле юл буйлап, яшьлегенә, гомерлеккә хәтердә калган бәхетләренә таба атлап китте. Юлның бер чаты кыр эченә, игеннәр арасына йөгерә, икенчесе урманга кереп чума. Өченчесе чишмәле ярга китерә. Аларның һәркайсы бер бәйрәмгә – очрашуга алып барачак иде.
Карт чишмәле ярны сайлады.
Бу ярда кайчандыр йорт-кура булган, кешеләр – риваятьләр буенча әйтсәк, Ильяс бабагызның борынгы бабалары яшәгән. Менә бит, каенлык арасында әле дә вак-вак калкулыклар сибелеп ята. Зыярат урыны. Кешеләр сайлый белгән бит дөньяның иң матур җирен: аста елга. Яр астында – үзән буйлата – зур суга кушылырга ашыгып, чишмә чаба. Яр өстендә – өйләр… булган. Тәрәзәләре мөгаен елгага һәм икенче яклап кыйблага, кояшка карагандыр. Елгага һәм кояшка йөз белән карый белгән әнә Ильяс бабагызның бабалары. Бер дә хәзерге бәндәләр кебек елгага арт белән утырмаганнар, матурлыкның ни икәнен белеп, күреп яшәгәннәр. Менә шулай. Карт кайчандыр бабаларының өяңке, тирәкләр үсеп утырган бакча чигенә, яр буена килеп, аякларын салындырып утырды. Яр астындагы бормалы-бормалы чишмә эзенә, үзәнгә, елганың үзенә карап хозурланды. Алар нәкъ менә шушы төштә мәңгелеккә аерылышканнар иде…
– Рәгыйдә, әй, Рәгыйдә! Син кайда? – Жавап юк…
Ләкин хәтер аерылышу фаҗигасен читләтеп узарга тырыша, урау юл эзли. Жан кичәге өнсезлектән бүгенге терелекне өмет итә – ишетергә, ишетелергә, яңгырарга тели. Мөмкин булмаганны көтә – могҗиза көтә, әйтерсең ки, көздән соң җәй кабат кайта ала. Чынлыкта исә ул җәй инде еракта, бик тә еракта калган. Жәй белән җәй арасында – кырык ел!
Ильяс белән аның сөекле кешесе арасында үлчәнмәгән ераклыклар!
Сынады тормыш, кызганмады, уттан алса, суга салды. Кыяга менгезде дә упкынга ыргытты. Хәзер – яр буенда тукталыш. Инде бер нәрсә дә куркыныч түгел кебек.
Имгәнермен дип курыкмыйм
Егылып тау башыннан мин.
Җитәрлек кадәр генә күп
Кыйналган, ватылганмын.
Инде шушы рәвешле, авылдаш шагыйрьнең сүзләрен тулы хокук белән кабатларга мөмкиндер кебек.
Өченче бүлек
Аргы ярда – Череккүл, Ильяс картның туган авылы. Әшмән авылына ул җайсыз хатирәләрдән һәм хатынының өянәгеннән качып китү максаты белән күчкән иде. Ләкин язмаган икән Ходай. Бу авылга бер генә бөртеге дә төшеп калмыйча иярде бәлаләрнең. Иярде кара сакал, куба алмады. Агаргач та хәл үзгәрмәде.
Ә бит Череккүлдә тормыш шундый матур башланган иде!..
Жәйге һәм көзге тыныч кичләрдә елга аръягында Әшмән егетләренең гармун тавышлары ишетелә. Ильясның егет чагы җил белән килгән тылсымлы чыңнарны рәхәтлектән бөгелеп төшәрлек булып тыңлап тора. Мондый чакта аңа дөньяда бүтән бер нәрсәнең дә
кирәге юк – тавышлар тынганчы баскан төшеннән кузгала алмыйча, тораташ итеп сихерләнгәндәй тора да тора ул.
Череккүл егетләре дә төшеп калганнардан түгел. Гармунчылар, җырчылар монда да бар. Ильяс бигрәк тә аларның култыклашып урам әйләнгәннәрен ярата. Жыр артыннан, гармун артыннан ул бала чактан ук ияреп йөрде. Атаклы җырчылар кебек һава яра алмаса да, авызны бик ачмыйча гына ул да тыйнак тавышы белән кушыла торган була.
Гармунчы алдан бара, әледән-әле, култыклашкан егетләргә борылып, арты белән атлый һәм гармунны күккә чөя-чөя, бөтен авылга, бөтен күңелләргә тыелгысыз дәрт сибә. Аның шул дәртләрен башка егетләр күтәреп ала да, күп мәртәбә, бик тә, бик тә күп тапкырга кабатлап, үлчәнмәгән ераклыкларга озата.
Олырак яшьтәгеләр аларны тәрәзәгә капланып карап кала, кайсылары капка төбендә, утыргычта тыңлап утыра. Яшьрәкләр үзләре иярә тора, җыр дәвам итә. Ә сүзләрнең кайсы кемгә багышланганын тиешлеләр аңлый:
Сикереп суларга төшәрсең,
Янса яшь йөрәкләрең.
Урамны бер-ике тапкыр урагач, авылның матур бер төшендә, ялан җирдә кичке уеннар башлана. Монда инде кызлар да була. Жырга кызлар да кушыла. Күп тә үтми, гармун бию көенә күчә. Менә шушында инде күңелендә җыйналган барлык исәпсез һәм сәбәпсез ашкынуларын хәлдән тайганчы түгә Ильясның яшь чагы. Ә түгәрәккә тезелгәннәр кул чаба-чаба такмаклый:
Әткәңнән сине сорармын,
Әнкәңнән дә сорармын.
Сорап-сорап бирмәсәләр,
Килермен дә урлармын.
Монда син түгәрәк ни җырласа, шуңа кушыласың. Түгәрәк кемне тиеш тапса, шул кыз белән уртага чыгып биегәч һәм азакта култыклашып ике кабат бөтерелгәч, яңадан түгәрәккә чыгып басасың.
Күңел ачу, ял итү рәвеше булу белән бергә, уенның тел белән әйтелми торган серлерәк мәгънәсен дә сизәсең. Әгәр үзең күз төшерергә тиешле тиңеңнең кем икәнен ачыклый алмыйча яки якын килергә куркып йөргән булсаң, авылдашларың кемгә игътибар итәргә, аннары күнегә торырга, һәм… бәлки… бәлки чәчләрне бәйләшә торырга кирәклекне бик оста күрсәтеп бирәләр. Ильяска ике генә өй аркылы яшәгән Бәһрәмия дигән чибәр кызны чыгаралар. Мескен бала, әгәр кулыннан җитәкләп чыгармасалар, уртага кереп басарга һич кыючылык итәсе түгел. Кереп баскач та әле Ильяска аркасы белән борыла, анда да оялып, җиргә генә карап тора. Биергә вакыт җиткәч кенә кинәт үзгәреп, кош шикелле җилпенергә керешә. Ильяс шактый гаҗәпләнеп, сокланып, күз дә алмыйча аның тирәсендә очына. Кыяфәтен генә кара син кызның – елга буенда үскән, кәрҗин үрер өчен яраклы нечкә тал чыбыгы диярсең. Ничәмә ел бер урамда буталып йөргәндә ничек күз төшмәгән диген. Кай арада күзгә күренерлек булып үскән! Карап туймаслык икән ләбаса – ак яулыгын аркасына бөтен киңлеге белән төшереп бәйләгән – әйтерсең ки, аккош канатлары – җилпенепме җилпенә. Яулык астыннан узып, тезләргә җиткән пар толым чайкалыпмы чайкала. Ә чулпылары? Чулпыларымы! Нәкъ менә гармун кыңгыравы шикелле күңелгә бәрелә-бәрелә челтери. Бөтен нәрсә җиңел бу чакта – суларга күк- һава җиңел, җыр, көй җиңел, аякларың, кулларың, бөтен гәүдәң җинел – күтәр дә, ал да оч үз тормышыңа, үз киңлегеңә! Дөньяның бер генә кимчелеге бар икән, вакыт чикле икән. Жаның күккә очам дип талпына гына торган бер мизгелдә – кыз белән култыклашып, аның кош булудан бигрәк чын кеше икәнен, беләкләренең шулай ук оялчан, әмма чын тән икәнен тойгач кына, читтәгеләр яңадан кул тотыша. Бу чакта синең яндагы кыздан, исеме белән әйтсәк, Бәһрәмия дигән чибәрдән инде җилләр искән. Чиратың узган – түгәрәктә бүтән пар…
Исеңдә тот – дөнья бу!
Дөрес, исендә тота Ильяс – кичке уеннар кабатлана тора, икенче юлы башка чибәрләр дә туры килә. Уйный торгач исемнәр ишәя – Зәһрия, Маһруй, Шәмсенур, Фәрхенур… Барысы да әйбәт, барысы да чибәр, ләкин барысы да кыяфәтләре белән бер төсле. Һәммәсенә соклана Ильяс атлы егет, ләкин берсен генә аерып: «Менә бу минем тиңем!» дип әйтә алмый. Кызлар өчен мөгаен Ильяс үзе дә күпләрнең берседер, ул да бүтәннәрдән аерылып тормый, аерылса, шул – атна саен яңа чабата киеп чыгуы белән аерыла торгандыр. Чабата ясарга үзе өйрәнде бит.
Әмма ныклабрак карасагыз үзгәлек бөтенләй үк юк түгелдер. Кыяфәт белән димәсәк, гадәт-сәләтләр мәсьәләсендә. Үзгәлек уен таралды дигәндә башланыр. Бу мәлдә Ильяс читкәрәк китәр дә ялгыз каен тирәсендә әйләнә-әйләнә, башкалар өчен ятрак булган такмакларын тезеп китәр:
Язлар, язлар килсәләр,
Яр буйларын ишәләр.
Бер елмайсаң сөя диләр,
Сөйсәң нәрсә эшләрләр.
Бая гына үзләре уйнаган-җырлаган кешеләр тиз арада тамашачыга әйләнәләр. Ильяска шул гына кирәк, такмаклары беткеле түгел, үзенең дә, түгәрәкнең дә күңеле булганчы тезә бирсен әле:
Барып кердем бер йортка,
Утыра анда бер кортка.
Үзе бәрәңге ашый,
Үзе корсагын кашый.
Дистәләрчә такмактан соң бер урында халык төркеме берьюлы хахылдый да кинәт кузгалган Ильяс артыннан ияреп, кайтыр якка атлап, таралыша башлый. Әмма кайтышлый да такмаклар бетеп туктамый, уен-көлке дәвам итә.
Шул чаклардан башлап, Ильяска «артист» кушаматы ябышып калды. Һәм дөресен әйтик, бу кушаматка ул үзе дә һич каршылык күрсәтмәде. Киресенчә, моны ишеткәндә, авызы ерыла гына торган иде. Шулай, дөресе шул. Шаян җыр, такмак аның шатлыгы, бер як канаты иде. Ә икенче канаты – аты… Әле күптән түгел генә сабан туенда беренче булып килгән иде.
Бәләкәйдән үк әтисе янына утырып кунакка барырга, базарга йөрергә ярата иде. Ат эчерергә дигән булып, бер сәбәпсез ат атланып, сәгатьләр буе кыр юллары буйлап чабарга җай таба. Печән төялгән арба-чанага чумып, чалкан ятып, күккә карап барган чакта, күңеле юлның чиксез булуын теләп кайта. Үзенә аталган тайны ияләштерергә тырышып, аны печән белән сыйлый, чишмәгә килгәч, иң әүвәл суны аңа эчертә. Озакламый шул яшь атка атланып йөрер көннәрне сагынып көтә…
Әмма тормыш син дигәнчә генә барса икән лә. Юк шул, алай була алмады. Көннәрдән беркөнне Ильяс белән һич киңәшеп тормастан, тайны суеп, итен базарга илтеп саттылар. Ильяс өйдәгеләр белән атна буе сөйләшә алмыйча башын иеп, кайгырып йөрде. Житмәсә, аның шулай хәсрәткә калуыннан кызык табып, олы була белмәгән кайберәүләр елмаерга, кайгы уртаклашкан булып мыскыл итәргә маташтылар. Болар бөтенесе бергә, үсмер күңелендәге җәрәхәтне тирәнәйтте. Рәнҗеде Ильяс. Жанында ниндидер тойгылар алмашынды, ниндидер хисләр яңармас өчен үлде…
Ләкин соңыннан билгеле булганча, бу хәл, башкалары белән чагыштырганда кысыр кайгы, алдагы бәлаләрнең башы гына булган икән әле.
Авылның иң мәгънәле, иң күңелле, җырлы-моңлы матурлыгы мәңге дәвам иткәндәй тоелса да, Ильяс өчен (бәлки аның өчен генә дә түгелдер) бер заман кояшның яктылыгы бермә-бер кимеде, әйтергә кирәк ки, яртылашка калды. Һич арттыру түгел, шул чакта Ильясның бер канаты инде чынлап каерылды, сынды. Көннәрдән бер көнне, әтисе белән бергәләп, исән калган ике атның икесен дә тезгеннәреннән тотып, авылның уртак утарына үз кулы белән илтеп тапшырды ул…
Ярты гасырдан соң менә замана тагын алмашынды – теләгең булса сатып ал да асра. Яшьрәк булгач, Фәтхелислам алды. Игелеген күрсен. Мәгәр ул авылда бердәнбер атлы кеше булып калыр. Бүтән беркемгә, шул җөмләдән Ильяс картка хәзер чуртымамы ат? Атны бушка биреп тә шатландыра алмыйсың син аны хәзер. Ә теге чакта!
Ул чакта малай кара кайгыга чумган иде. Атасы белән урамнан атсыз атлаганда, һичнәрсә күрмәс булды. Авыл уртасына җиткәч кенә күзләре ачылып киткәндәй тоелды. Ходайның хикмәте, әтисе кулында – йөгән! Әтисе, буш йөгәнне нишләтергә белмәгәндәй, әле кулбашына сала, әле балтырларына бәргәләп, йөгәндәге ак тәңкәләрне чылтырата. Соңгы куанычлар! Шулай да әтисе һич югы шул кысыр куанычны саклап калырга тырышкан бит. Ильясның исә зиһене аңа да җитмәгән, сөекле җирән кашкасын йөгәне-ние белән калдырган иде…
Тәңкәле каеш йөгәнне, әйтерсең, кирәге кабат чыгар әле дип, әти кеше чоланның кул җитмәсрәк бер почмагына элеп куйды. Ләкин малай кулы җитмәс урын буламы. Малай йөгәнне көн саен диярлек бер тотып карый торды, йөгәннең хәтта кирәк чагы да булгалый иде. Жирән кашка, мескенкәй, эшкә җигелмәгән көннәрендә үзе дә сагынып кайта иде. Ильяс иртән торып чыгуга, ихатада бахбай чемченеп йөри! Менә сиңа бәйрәм! Ильяс чоланнан тәңкәле йөгәнне чылтырдатып алып чыгар да, кашканы чишмә буена алып китәр. Ялындырыбрак булса да, ат Ильяс чиләгеннән салкын су чөмерер. Бераздан, ихлас чабып, тагын ихатага кайтып керерләр.
Ат кайта алмаган чакларда, дөресрәге, уртак утардан иреккә чыга алмаган көннәрдә Ильяс аның янына үзе барыр. Кашка, җиңелчә генә кешнәп, баш кагар. Ильяс куш куллап печән сузгач, улактан аерылып, шул печәнне кабар.
Көзгә хәтле матур гына дәвам итте шулай. Әмма бер көнне Ильяс утарга кереп аты янына килсә, кашка, әйтерсең ки, аны, иң ихлас дустын, танымады. Кешнәп кую түгел, борылып та карамады. Утарда бернигә һәм беркемгә илтифат итмәстән, киртә буенда басып тик тора бахыр. Муеннарыннан сыйпагач та исе китмәде.
Ильясның сөмсере коелды. Өйгә кайтып хәлне әтисенә сөйләгәч кенә, атка рәнҗүенең урынсызлыгы ачыкланды. Сәбәп канлы җәрәхәткә бәйле – җирән кашканы печкәннәр икән…
Жәяүлегә калгач бер коелып төшкән булса, дәртле, җитез айгырдан күндәм алашага әйләнгән атның нәкъ үзе шикелле үк, Ильяс та боекты.
Ләкин һич тә гаҗәпләнәсе түгел: арба ватылса утын, үгез үлсә ит, дигәндәй, бригадир дип атала башлаган күрше абзый иртән, я кичтән тәрәзә кагып нинди эшкә барырга кушса, шунда йөрү егет кешегә җитә торган нәрсәме? Дөресен әйтик, җитмәде Ильяска – үзенә аталып туган таен, сабан туенда беренчелекне алган җирән кашкасын – балалык, яшьлек дустын сагына бирде. Нәкъ менә шуңа күрә дә, аты белән бергә булу җае чыккач, җитәкче иптәшләр колхоз сыерларын көткән кешегә яздан көзгә хәтле ат бирәбез, дигәч бигрәк тә үз атын бирергә ризалашкач, Ильяс, ике көтүченең берсе сыйфатында, шул авыр эшне һич җиксенмичә үз өстенә алды. Көннәр буе кырда, урман-болында сөекле аты белән бергә булгач сүнгән теләкләре яңаргандай тоела иде.
Тора-бара эшнең дә кызыгы сизелә башлады. Күзәтсәң, малларның һәркайсының үз гадәтләрен, үз холыкларын күреп була икән. Берсе көтүче игътибар итмәгәнне сизсә, качарга гына тора. Икенчесе көтүчедән, үзенең сакчысы, яклаучысыннан ерак китмәскә тырыша. Еш кына аңа таба муенын сузып мөгри. Төшкелектә елга буена, туплавыкка килгәч, кайберләре тиз арада суга керергә ашыкса, икенчеләре комда кызынырга ярата. Нәкъ менә кешеләр кебек, хуҗалары шикелле. Чынлап та мал хуҗасына охшый икән. Охшамаганы хәрәм малдыр.
(Дәвамы бар.)
Freepik.com