Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 февраль , 21:19

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (1)

– Нәмәкәй, ишетәсең киләмени? Сөяркәң исемен ишетәсең киләме? Бик тә сагындыңмы, исемен генә булса да ишетәсең киләме? Ишетми генә тор әле, яме.

Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (1)
Әхсән БАЯНОВ. Җәй белән җәй арасы. Повесть (1)

Беренче бүлек

 

(Төш)

Малай төш күрде.

Төшендә, шатлыгыннан кыр яңгыратып көлә-көлә, агач атка атланып чапты. Уянып киткәч караса, агач ат каядыр чабып киткән, югалган иде.

Үсмер егет төш күрде.

Төшендә иярле аргамакка атланып дөнья гизде. Аргамак артык дулап чапканлыктан, ул аннан егылып төште. Уянып киткәч караса, чабышкы чынлап та аны ташлап качкан. Ә үсмер егет, буш кулларын сузып, ычкынган тезгенен кабат эләктерергә азаплана…

Ир-егет төш күрде.

Төшендә чибәр кыз белән болын-кырларда йөрде. Кызга чәчәкләр өзеп бүләк итте, аның белән кочаклашып мәхәббәттә аңлашты. Уянып киткәч ни күрсен, ул үзенең юрганын гына каты итеп кочаклаган икән. Мәхәббәт исә каядыр киткән, юкка чыккан иде.

Кеше еллар буе шушы өч төшен оныта алмыйча яшәде. Хәзер дә, картаймыш көнендә дә: «Гомер әллә бары тик юш килгән төш кенәме соң?» – дигән соравына җавап эзли.

Эзли, таба алмый…

 

Икенче бүлек

 

Җир өстенә июнь килде.

Сабыйлар һәм картлар чоры тантана иткәндә, өйдә тыныч кына кем утыра алсын. Әнә бит сине июньнең нәкъ үзе төсле яшел чебиләр, канатланырга ашыккан каз һәм үрдәк бәбкәләре сөенеп каршылый. Кай арада сагынганнар диген!

– Пип-пип! Пип-пип!

– Чирек-чик-чик, чирек-чик-чик!

Ә син, Ильяс агай, гадәтеңчә: «Чирекләп торасы юк алай, менә бөтенләе белән бирәм» – дигән булып, җим сал, табаларга, ләгәннәргә су өстә, рәхәт чиксеннәр – үзең сәбәпсез шатлыклар тойган шикелле, алар да бәйрәм итсеннәр. Менә шулай. Июнь бик кыска бит ул – кадерен белеп кал. Гомер шикелле, күз ачып йомган арада каядыр китеп тә бара ул. Әле кайчан гына үзең дә яшь-җилкенчәк идең. Хәзер карасаң, ап-ак чәчле, җитмештән узган бабай. Ышанасы гына килми. Һич тә, һич тә килми ышанасы. Ышандырам димәгез дә Ильяс абзагызны. Әйе, кем. Ильяс абзагыз бөтенесен үзе белә. Аның күңеле, җаны картаюга бирешә торган түгел. Шулай булды һәм шулай булып калачак. Моның сәбәбе, бәлки, бәгъзе адәмнәргә билгеле булмаган сере бардыр. Әйе, дөресе шул – абзагыз моны үзе генә белә. Үзе генә белгән истәлекләр, ни сәбәптәндер, нәкъ менә шушы матур җәй көннәрендә, нәкъ кичә булгандай, хәтергә килә. Ильяс абзый әйтерсең ки, бүгенге яшел чирәмгә түгел, ә яшьрәк чактагы җиңел аяклары белән нәзберек хыялларына басып, канатлы кош кебек җилпенә. Һәр адымында яшьлек назын, матурлык йомшаклыгын тоеп атлый. Яшь чирәмне рәнҗетмәслек сак адымнар белән урамга чыга. Чебиләр, бәбкәләр кай арада өйрәнеп җиткән диген, аның артыннан һич калмыйча ияргән көннәре.

– Пип-пип, чирек-чирек!

Кош теле белән әйткәндә: «Сабыр, сабыр, ашыкма, безне дә көт, бергә чыгыйк» – дигән сүзләре» инде бу. Болай әйтмәсләр иде, ләкин шуны шәп төшенгән алар – Ильяс бабалары исән булганда, аларга каты җил-яңгыр тимәячәк. Ямь-яшел, йоп-йомшак җил генә сыйпаячак аларның каурыйланып бетмәгән мамыкларын. Менә шулай.

Ильяс абзагыз, Аллага шөкер, колакка бик каты түгел, күзләре сизгер килеш. Күктән һәм каен башларыннан аңдыган усал кош- кортлардан һич курыкмыйча, шикләнмичә, сөенечләрегезне киметмичә, чирәм буйлап, сибелеп йөрегез. Чемченегез. Рәхәт чигеп калыгыз. Ник дигәндә, җир өстендә – сезнең заман. Ә җәй сезнең күбегез өчен бер генә кабат килә.

Жир өстендә – япь-яшь июнь.

Нәкъ үзегез төсле, сезгә генә атап килгән төсле.

Дөнья буйлап, яшел җил җилферди. Яшел җил Ильяс картның мамыкка тартым чәчләрен сыйпый. Чәчләрен генә түгел, чал сакалын, битен, җилкәләрен, бөтен гәүдәсен сөя.

Урамга ашыгу сәбәпле, сакалы кыркылмыйча калган икән, хәерсез. Ну, ничава, зыян юк. Бәпкә-чебеш болай да читсенми, таный, ярата. Карт үзе дә аларны күздән ычкындырмый саклый. Бичәсе Бәһрәмия кушканга күрә генә дия күрмәгез – үз теләге һәм чебешләр иреге белән. Бу – аның һәр язда, һәр җәйдә кабатлана торган һәм, әйтергә кирәк ки, яратып башкара торган шөгыле. Менә шулай.

Ильяс бабагыз урамның икенче ягына чыгып, улы Зәкәрия трактор белән алып кайткан каен өемнәренә менеп утырды. Монысы шулай ук ел саен, җәйгелектә исә көн саен диярлек кабатлана торган фигыле. Менеп утырыр да, кунычлы галушын салып, каен төсле үк ак оеклардан калыр. Кайчак менә бүгенге кебек, анысын да салыр. Мондый кояшлы, матур көнне кием үзлегеннән шуып төшәргә тора. Дөресе шул.

Ильяс бабай, яланаяк хәлдә, түбәтәйле башына яшькелт эшләпәсен кигән килеш һәм улы Зәкәриядән калган көрән пинжәген җилбәгәй җибәреп, үз бәхетенең никадәр зур икәнлеген карарга,

 күзәтергә кереште. Кирәге бик сирәк чыга торган, болай рәвеш өчен генә дигәндәй тотып чыккан таягын кош-корт шикләнмәслек итеп кенә читкә ыргытты. Жирдә булган бөтен күренеш ул теләгән тәртипкә килде. Күзне чагылдырырлык зәңгәр күк – кояшлы, тыныч. Таныш кояш аңа каш астыннан гына караган булып, елмаеп куя. Яшә, кояш дус, маладис!

Кояш елмаюын тойган урам рәхәтләнеп ята.

Урам – бер генә яклы. Икенче ягы – урман һәм саз. Анда исән калган ике-өч йорт утыра утыруын… Иллә аларның шушындый якты көннәрдә дә чырайлары ачылмый. Сукыр тәрәзәле өйләргә нур уза алмый. Абзар-кураның салам түбәләре – кара-кучкыл. Капка-коймалар, хуҗаларын көтә-көтә арып ауган. Дөньялар! Кая гына илтеп ташлады икән язмыш ул бәндәләрне?! Эзләгән бәхетләрен таптылар микән? Тапсалар да изге, чын, тыныч бәхет түгелдер. Анысы көн кебек ачык.

Ә бит, монда калганнар да исән әле. Әнә бит, Фәтхелислам иптәш үз атын җиккән дә үз арбасына утырып килә. Үз арбасы, мөстәкыйль тормышы. Башта китеп, аннан сагынып кайтканнардан килеш-килбәте һич калышмалы түгел – күк буй төшкән аклы күлмәк, күгелҗем чалбар. Женеси чалбар диләрме? Анысын улы алып кайткан иде. Әйе, шулай да булсын. Ул җенеси чалбар теләсә кемгә сыймый, зифа гәүдәле булу кирәк икән аны кияр өчен. Фәтхелислам иптәшкә сыйган. Димәк, буйсын ыспай аның. Калада булса, алтмыштан узган кеше чучка мисалында симереп, мыш-мыш сулап йөрер иде. Ә Фәтхелислам – егет!

Фәтхелислам, арбасыннан төшеп, ике куллап күреште.

– Ни хәл, абзый. Көтеп буламы кошларны?

– Бик шәп хәлләр, Фәтхелислам. Үзеңнеке ничек соң?

– Синең фатиха белән йөреп яту менә.

– Атлы кеше – канатлы кош. Сезгә карап, минем күңел күккә менә. Рәхмәт. Берәүләр машина дип уф органда, саттың алдың менә дигән чаптарны. Атның кадерен белгәч, шулай инде ул. Бик дөрес. Машина никадәр шәп булмасын, тимер бит ул, яратып булмый аны. Ә ат, ә чаптар бөтенләй бүтән чут. Шулаймы, Фәтхелислам?

– Син мин уйлаганны үземнән дә шәбрәк беләсең, абзый.

– Белмәскә теге. Бәләкәй чакта безнең дә бар иде атлар, колыннары белән дүртәү. Үземә аталган тайны суйгач, атна буе елаганым хәтердә. Ашыгып елаган өчен тәкъдир үч алды – гүпчи җәяүлегә калдык. Менә шунда сынды да инде канатларның берсе. Ә син, лесник булгач, аттан өзелмәдең. Хәзер менә тагын дөньяң бөтен.

– Дөнья үзгәрде бит, абзый. Рөхсәт итә башладылар.

– Яхшыга бара. Егерме беренче гасыр әйбәт булыр, мин шуны әйтәм.

– Син әйткәнчә барса, шәп булырые, абзый. Алдагын белгән юк шул.

– Безгә хәтле дөнья әйбәтрәк булган, бездән соңгысы тагын әйбәт булыр. Шулай була күрсен.

– Дәрвишрәк шул син, абзый. Бездән соңгысына куанасың. Гомер буе кеше бәхетенә куанып яшәдең.

– Егерме беренче гасыр әйбәт булыр, Ильяс абзый әйтә торган иде дип сөйләрсез, яме.

– Бергәләп сөйләшергә язсын, абзый.

– Мине дә ияртергә чамалаган өчен рәхмәт. Иллә йөрәк отпускы сорый, нишләргә икән?

– Ашыкмаска куш, рөхсәт бирмә. На, исән булыйк әле.

– Ярый, Фәтхелислам, атың тартсын, арбаң ватылмасын.

Атлы арбаның таудан тирес күпергә келтердәп төшеп китүен кызыгып һәм рәхәтләнеп карап калды Ильяс карт. «Безгә булмады, узды гомер, буш арбадай шалтырап. Аның каравы яшьләргә килә адәмчә тормыш. Шулай булгач, рәнҗемик. Югарыга карап фикер йөртеп, түбәнгә карап шөкер итик. Егерме беренче гасыр, әйбәт булыр, Аллаһ бирсә».

Шулай уйлап, карт баягы таягын кулына алды. Шуңа таянып, янә каен бүрәнәләр өстенә кунаклады. Дөнья матурлыгы белән янә хозурланып, тыныч рәхәтлеккә талды.

Күзе күргән кешегә бүгенгесе дә ярыйсы бит. Әнә, япь-яшь дөньяны зәп-зәңгәр яктылык балкыткан. Шуны сулап була бит әле. Шуннан да мәхрүм калсаң? Әйе, күп нәрсә кешенең үзеннән дә тора. Ничек исәпләсәң, шулай була ул. Бәхет – ул багана, утыртсаң утыра, аударсаң, ава.

Күк биеклеге – зәңгәр тау. Зәңгәр тау түбәсендә, канатларын чаңгы итеп, тилгән шуа. Шуа-шуа да бер мәлне һава тавыннан аска таба томырыла. «Әх, бәләкәй чакларда без дә шулай оча торган идек тау башыннан», – дип уйлый карт. Иллә, хәерсез, уйны бүлдереп, күз ачып йомган арада тилгән юкка да чыга. Күк яңадан көтә, мөгаен, көтә, чакыра, җилкендерә. Хәтта карт йөрәк кымырҗып, талпынып куя. Иллә нишләмәк кирәк, бәхетнең чиге бар бит. Аяз көнне яшен суккандай, сискәнеп китә карт. Ни бу, нәрсә бу, дип уйлап өлгергәнче, карт күзләр сизгерлегенең чамалы икәнлеген, карт зиһеннең чамадан артык акрын кыймылдавын исбатлап, ниндидер кара-кучкыл нәмәрсә җиргә ялт төште дә нәрсәнедер эләктереп, каен ябалдашлары аркылы очып, юкка да чыкты. 

Ходай орган нәмәрсә, ямаулы карга! Исбулыч! – дип кычкырды бабай һәм, хәл кадәренчә ярсып, каеннарның җәелеп кушылган ябалдашларына таягын тондырды. – Башың беткере, кяфер!

Шул арада капкадан, сул кулы белән биленә таянган, күзләре чагылудан булса кирәк, уң кулын каш өстенә куйган хәлдә, алга таба ким дигәндә ярты метрга кәкерәеп, аксап-туксап Бәһрәмия әби чыкмаса, әле тагын бер хәл иде дә бит, юк, гөнаһ шомлыгы, кортканың күренүе бәлане икеләтә, өчләтә арттырды, көчәйтте. Һич тә көтмәгәндә, кинәт кенә бөтен бер матур дөньяның асты өскә килде.

– Ни булды, ник акырасың? – дип чөрләгән тавыктай чарылдарга кереште кортка.

Итәкләре нәкъ менә чуар тавык канатларыдай тузан өертә иде.

– Ни дип, әнә, ямаулы карга, алды качты аксак чебешне.

– Син үзең ямаулы карга, ачык авыз. Авызыңны карга ояларлык итеп ачып утыргач, нишләп урламасын ди ул. Менә бит ә, күзең тонганмы әллә? Күрәләтә, көпә-көндез бот арасындагы чебешен карга алып очсын инде ә? Чебешне түгел, үзеңне дә алып китәр әле. Адәм гарьлеге, бар икән мондый хикмәт тә. Көзгә хәтле бер чебеш, бер бәбкә калмый икән! Менә күрерсең, мин әйткән ие диярсең. Юньсез, аңгыра, миңгерәү!

– Житте сиңа, чәпчемә, бер аксак чебештән дөнья бетмәс.

– Бетмәс сиңа! Көзгә хәтле дөньяны кортасың, болай булгач. Авыз ачып күккә карап утыргач. Беләм мин сине, ни сәбәптән хыялга сабышып утыруыңны, бик беләм. Бозык җан!

Шушы мәлдә дөнья, әйтерсең, чынлап та җимерелде. Шул сүзне ишетүе булды, Ильяс картның чәчләре үрә торды. Сынына каткандай, өнсез калды. Шактый вакыт калтырап утырганнан соң гына һушына килеп, кычкырып җибәрде:

– Котырган! Шайтан алыштырган нәмәрсә! Телең коргыры? Кабатла, ни дидең?

– Нәмәкәй, ишетәсең киләмени? Сөяркәң исемен ишетәсең киләме? Бик тә сагындыңмы, исемен генә булса да ишетәсең киләме? Ишетми генә тор әле, яме.

Карт тагын аптырап калды. Таягы җиргә авып төшкәч, шуны

кире бастырып куя алмыйча интекте. Бер дә яман ният белән түгел тик нәрсә эшләргә белмәгәннән, каушаганлыктан гына иде таяк белән булышуы. Мәгәр ул барыбер яманлыкка тоташты, бичә зиһенендә фикер тудыру булып, фикер тудыру юлы белән кулына таяк тоттыру булып чыкты. Картның үз гомерендә эшләгән иң зур хатасы бәлки шушы булгандыр.

Кортканың артына әйтерсең ут капты. Биленнән гомере буе алынмаган кулы купты да ялт эләктерде таякны. Күтәреп тә алды. тавык тирәсендә бөтерелгән әтәч кебегрәк, карты тирәсендә бөтерелергә кереште. Житмәсә, икенче кулы белән үзенең коелып бетә язган чәч кәмәшен йолкырга, тарткаларга тиеш тапты. Тавышы исә бөтен авылның колагын ярды мөгаен. Күрше-тирә җыйналып, ни әйтергә белмичә карап торды. Мәгәр кортканың аларны күрер хәле юк иде инде. Сөт савытларына су тутырып менгән Фәтхелислам да читтәрәк тукталды. Ишетмәс җиреңнән ишет менә. Гәрчә бөтенесе күптән таныш сүзләр:

– Карт иблис! Беләм мин синең нишләп авыз ачып, аңгыраланып утырганыңны. Диванаңны сагынып утырасың. Дивана сөяркәңне.

Хатын усаллыгыннан коелып төшкән карт:

– Җитәр, кортка, кеше көлдермә, үзеңнең дивана икәнең күренә бит, – диде. Янәсе, тынычландыра.

Чынында ул утка май гына сипте. Карчык картның таягын тартып алды да, бер кизәнде, ике кизәнде, өченчесендә, дүртенчеендә…– әйдәгез, санаудан туктыйк – картының аркасына ук дөпелдәтә башлады:

– Әле мин диванамы? Инде мин диванамы? Булмый торсын, яме. Бөтен Сысысыр белә – синең сөяркәң дивана икәнне. Яшь чагында ук справкысы барые диваналыкка. Әллә кем белән түгел, шул исәр белән чаштың. Менә шул. Менә шул. Шуны уйлап утырдың, авыз ачып, күккә карап. Ала карга да белә кемнең кем икәнен. Әнә бит Зөлхәбирә җиңгәчәйнекенә тимәде, синекен эләктерде. Ямаулы карга, имеш. Ямаулы каргадан да аңгырарак булгач, нишләп урламасын.

Ниһаять, карчыкның сүз капчыгы бушабрак калды бугай, әллә карты әрепләшмәгәнгә, шул төштә тыйлыкты. Кешеләргә күз ташлады. Якын-тирәдәге карчык-корчык яулыклар белән авызларын каплаган, ир затлары авызларын капкадай киереп ачкан иде. Кемнең ни әйтерен белеп булырга кирәк, Бәһрәмия капыл борылды да сул кулы белән яңадан билен сыйпый-сыйпый, уң кулы белән таякка таянган хәлдә, чарылдый-чорылдый, чөрли-чөрли, капкадан кереп китте. Кергән арада зәһәрлеген сибеп калдыра торды:

– Шул тилене уйлый ул, бер дә әллә кемне түгел. Яшь чагында ук бар иде ыспырафкысы диваналыкка. Монысы шуның аркасында үзе дә шашты. Әллә кемне уйлап түгел, шул дивана аркасында котырды. Хыялыйга сабышты. Бөтен Сысысырга билгеле, бөтен Сысысырга!

Авыл кешесе итәгатьле бит, берсе дә кычкырып көлмәде, мыскыл да итмәде. Картны яклап, карчыкны яманларга да керешмәде.

– Дөнья булгач, савыт-саба шалтырамый тормас, – диешеп таралыштылар. Арбага утырганда Фәтхелислам энекәш Ильяс абзыйсына:

– Егет кешегә андый гына гөнаһлар хәләл, – дигән булып күз кысты һәм, – бирешмә, картлач, – дип өстәгәч, дилбегәсен тартты.

Менә бит нинди мәрхәмәтле безнең авыл халкы. Һич тә бит: «Егет кеше хатыннан кыйнатып тормас», – димәде, бөтенләй икенче төрле итеп әйтте. Чынында егетлекнең чамалы икәнлеге бөтен авылга күптән үк фаш ителгән бит. Акланыр, батыраеп күренер әмәл юк. Шулай бу. Ә менә Фәтхелисламга хатыны түгел, әллә нинди явыз  угырлар да таяк күтәрү димәстән, йодрык та төя алмыйлар. Усал булганга түгел, олпатлыктан, җитдилектән шулай. Ильяс абзыегыз исә, андый ук җитди кеше була алмады. Ихатага кереп, бичәнең котын алып, бөтен йорт-кураны калтыратырга тиешле кеше, авырткан аркасын угалап, сазга баткандай, аякларын кузгата алмыйча, баганадай катты да калды.

Бераздан соң гына, дөнья тынычлангач кына, ихатага кереп качкан кош-кортны яңадан урамга алып чыгарга җөрьәт итмичә, башын игән, кулларын аркасына куйган хәлдә, чишмә буена төшеп китте.

Күңелендә җыйналган әллә нинди рәнҗешле сагыш чишмә суына кушылып китмәсме дигән уй шунда дәште булса кирәк. Шактый җайсыз хәл бит, мондый чакта тамак төбендәге төенне йотып та булмый, күз яше белән дә юып булмый. Әллә кешеләрдән, әллә кояштан, әллә инде үз-үзеңнән оялта. Кояш үзе дә әнә оялды бугай – кашларын җыерып, җимерек каш астыннан карап озатты.

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас