Көтелмәгән очрашу
Бакчаларда көзге эшләр тәмамланды.
Җиләк-җимештән кайнат-
малар ясалды, яшелчә-бәрәңгеләр
кышкы базларга урнаштырылды.
Мал-туар, кош-корт күпләп асра-
ган вакытлар инде еракта кал-
ган. Кибетләрдә ни теләсәң шул
бар. Әнә шул да яшәешкә тәэсир
итте. Дөньялар үзгәрде. Олы буын
кешеләрен Интернет серләренә
төшендерү курслары оештырыл-
ды. Зәлиянең дә бу үзгәрешләрдән
читтә каласы килмәде, өйрәнде.
Әнә хәзер буш вакытларын шунда
үткәрә. Матбугат басмаларын укый,
яңалыклар белән таныша. “Сабак-
ташлар” челтәрендә дә теркәлде.
Менә бүген дә, йорт эшләрен бер
җайга салгач, тагын шунда кереп
китте. Керде дә “батты”. Бөтен
кеше шунда, диярсең. Котлашу-
лар, бер-береңә чәчәк-открыткалар
җибәрешүләр дисеңме...
– Хәерле иртә! Ничек йокладың?
– Рәхмәт, Аллаһыга шөкер. Сезгә
дә хәерле иртә, матур көннәр телим!
Шулай һәр иртәне бер-берсенең
хәлләрен белешеп, матур теләкләр
әйтүдән башлыйлар. Араларны те-
лефоннар тоташтыра.
– Таныш исем күргәч, Сезнең
биткә кунакка кереп чыктым, исе-
мегез дә, күз карашыгыз да таныш
кебек тоелды, фамилиягез генә
башка, Сез әллә безнең күрше
авыл Таллыданмы?
– Мин дә Сезне күреп калган
идем. Үзегезне танымасам да,
исем-фамилиягездән Сез, дип
аңладым. Ир-егетләрнең фамилия-
се үзгәрми бит. Әйе, мин нәкъ Сез
әйткән авылдан. Сезнең кодача
Розаның дус кызы. Оныткансыздыр
инде.
– Вәт могҗиза! Мин, балачак,
яшьлек дусларның, мәктәптә бергә
укыганнарның берәрсе очрамасмы,
дип, күпме эзләп карадым, таба
алмадым. Оныткансыздыр, дисез,
киресенчә, еллар үтү белән бала-
чак, яшьлек дуслары ешрак искә
төшә башлый икән ул. Бигрәк тә –
хаклы ялга чыккач. Эшләп йөргәндә
күбрәк дөнья мәшәкате чорнап ала
да, шул дулкыннан чыга алмыйча
бөтереләсең.
Мин Розадан Сезнең адресны
алып, укыган җирегезгә хатлар да
язгалап караган идем, тик җавап
кына булмады. Хатларыма җавап
ала алмагач, башка хат язу кирәкмәс
дип уйладым. Яшем җиткәч армиягә
алдылар. Өч ел хезмәт иттем. Кайт-
кач та Розадан Сезне сораштым
әле. Син дисәм, ярыймы? Ул сине,
еракка эшкә китте, тормышта, диде.
Әле менә ярты гасыр вакыт узгач,
сине табуыма балаларча куанып
утырам. Күңелем тулып китте хәтта.
Бәхетлесеңме? Тормышыңнан канәгатьсеңме?
– Аллаһыга шөкер, бар да әйбәт.
Картларча чөкердәшеп яшәп яткан
көн.
– Чөкердәшеп яшәгәч, бәхетле
дигән сүз инде.
– Син дә үзең турында яз әле!
Үзең әйтмешли, тормышыңнан канәгатьсеңме?
Менә шулай алар хәбәр языша
башлады. Телефоннарын алышты-
лар. Бер-берсен гаиләләре белән
таныштырдылар. Хәтта кунакка ча-
кырыштылар.
Салихның сөйләр сүзләре күп
җыелган иде. Берәүгә дә сөйләми
торган серләрен дә ачты ул Зәлиягә.
– Син сеңлем кебек якын булып
киттең әле, гаеп итмә берүк. Синең
белән табышкач, күзем ачылып
китте, җырлар тыңлыйм, эшкә
кулым бара. Яшьлеккә кайтып
урыйм күңелем белән, – диде.
Зәлия
...Ул чакта август киче иде. Яшьләр
клубтан таралышканда инде
төн уртасы булгандыр. Зәлия дә дус
кызы Роза белән кайтырга чыкты.
Җәйнең үтеп баруы сизелә башла-
ган мәл. Бакчада алмалар коела.
Тәрәзәләр дә күзләрен йомган.
Авыл йоклый. Ә яшьләр клуб эченә
генә сыймаган җыр-моңны урам-
га алып чыккан да таралышырга
ашыкмый иде. Менә гармунда авыл
көен уйнап, югары оч егетләре, кыз-
лары узып китте.
Зәлиянең дус кызы клубка якын
гына тора, ул да кайтып җитте.
Аларга кунакка килгән күрше авыл
егете кыяр-кыймас кына Зәлия
яныннан атлады. Менә капка төбе,
әткәсе ясап куйган эскәмия янын-
да туктап калдылар. Зәлия әллә
салкыннан, әллә оялудан калты-
рап ук китте. Балалыгы да ташла-
маган, аңа бит бары уналты яшь
кенә. Үзе өшеде, ике бите ут кебек
янды. Зәлия Салихны күреп белә,
чөнки бер мәктәптә укыдылар, тик
ул югары сыйныфта иде. Хәзер аңа
унсигездер. Шомырт кара күзле,
уртача буйлы, оялчан гына егет.
Зәлия тизрәк хәйләләшеп өйгә
кереп китүне чамалады. Имеш тә,
аның егете бар. Нинди егет ди, әле
менә беренче тапкыр егетләр белән
сөйләшеп тора бит. Әллә кырыс
булды, әллә уенда егетләр түгел,
уку, белем алу гына иде. Ә менә
бүген Салих белән икәүдән икәү
басып торалар. Ниләр сөйләшкән
булдылар икән инде ул кичне ике
гөнаһсыз авыл баласы? Хәтердән
дә җуелган.
Август үтте. Зәлия Уфага укырга
китте. Ә Салих шоферлар курсы-
на укырга керде. Әнә шуннан ул
Зәлиягә, Розадан адресын алып,
бик матур эчтәлекле хат язды.
– Беләсеңме Салих, синең хатларың
миндә әле дә саклана. Ок-
тябрь бәйрәме белән котлаган
открыткаң да бар.
– Фантастика! Димәк син дә онытмагансың
мине?
– Бик масаеп китмә тагы! Аларның
эчтәлеге миңа бик ошаган иде. Ан-
нары, синең почерк та бик шәп.
– Анысына да рәхмәт! Миңа да
укыт әле берәрсен. Ни язган идем
икән?
– Язам.
“Җилсез көнне җилләр
хасил була,
Сандугачлар талда кагынса;
Һәркем дусларына хатлар яза,
Аны сөйсә, аны сагынса...
СССРдагы халыклар, судагы ба-
лыклар санынча, урактай уралып,
ефәктәй чорналып, энҗе кебек
тезелеп, үзәкләрем өзелеп; бездән
сезләргә, ай-кояштай нурлы
йөзләргә, сердәш күзләргә, кара
кашларга, рөхсәт итегез сәлам
хаты яза башларга. Алма бакча-
сында, яшел чирәмнәр арасында,
алма агачына басып сайраган сан-
дугачларга охшатып йөргән дускаем,
Сезгә Советлар иленең гөл
бакчасындагы ал чәчәкләр санын-
ча булган сәламнәремне иртән
искән назлы җилләр аша озатып
калам.
Исәнмесез, дускаем Зәлия!
Мине үзеңә билгеле булган күрше
авыл егете Салих, дип белерсең.
Бергә укыган дусларыңа миннән
дә сәлам тапшыр, яме.
(Хатның дәвамы тагы да
ике биттә.)
И дускаем, сиңа хатлар яздым,
Кушып кайнар йөрәк хисләрем.
Оныталмыйм, инде оныталмам
Безне очраштырган кичләрне.
Бик күп иде әйтер сүзләрем дә
Хисләремнең сафтин-сафлары.
Әйтәлмәдем, ак кәгазьгә яздым,
Илтеп тапшырыр, дип,
хатларым.
Күрешүләр өмет итеп калам.
Салих. Октябрь 19.. ел”.
– Шәп язганмын икән. Мин бит
гомер буе бер мәми авыз булдым.
Иң беренче озаткан кызым да син
идең. Әйтәсе сүзләремне дә үзеңә
әйтергә кыймадым. Хатка булса да
языйм, дидем. Их, нигә инде җавап
язмаган булдың? Мин бик тә синнән
хат көткән идем.
– Кем белә инде, бәлки, оялган-
мындыр, я уен итеп кенә караган-
мындыр хат язышуны. Бу сорауга
әле дә җавабым юк.
Гомер үтә, еллар агыла
Күңел үткәннәрне сагына.
Әйләнәм дә янә караш ташлыйм
Узган яшьлегемнең ягына.
Тагы көзләр җитте, бакчаларда
Берәм-берәм алма коела.
Көзләр арасында – ярты гасыр –
Бер саплам җеп кебек тоела.
– Зәлия, мин синнән тормышыңнан
канәгатьсеңме, дип сораган
идем. Үзегезгә кунакка баргач,
тормышыгыз белән танышкач,
сүзләреңнең
дөреслегенә тагын
да ныграк төшендем. Безнең тор-
мыш гап-гади. Матди яктан бар
да җитеш. Җыйган дөньябызның
рәхәтен күреп, сөенеп яшәргә дә
яшәргә. Тик бары да без дигәнчә
генә түгел икән.
“Кеше хәлен кеше белми, үз ба-
шына төшмәсә”, дигән әйтем дә
бар бит. Тик мин язмышымнан зар-
ланып йөри торган кеше түгел. Бу
жәлләтә, дип уйлый күрмә берүк.
Якын дус итеп кенә сөйләвем.
Минем ялгышларым баштин ашкан.
Күңел төпкеленә салып куйган-
мын да, шулар белән яшим. Кемгә
сөйлим? Якын туганнарым да юк.
Бер бушанасым килә, бәлки, сиңа
сөйләсәм, җиңелрәк булыр төсле.
Тик каты хөкем чыгарма берүк. Яз-
мышым шулдыр. Хәзер берни дә
үзгәртеп булмый. Нәкъ җырдагыча:
Тормыш елгалары кирегә акмый,
Узган гомеркәйләр әйләнеп
кайтмый...
– Сөйлә, мин аңларга тырышыр-
мын...
Салих
– Бикә бит минем икенче хаты-
ным. Армиядән кайткач, үзебезнең
колхозга шофер булып урнаштым.
Иске машина, төзәтә-төзәтә, майга
батып, бер чалбар алырлык та акча
эшли алмагач, район үзәгенә барып
эшкә кердем. Эш хакы ару гына.
Төрле авыл, районнарга товар та-
шыйм. Әнә шул юлда йөргәндә
күрше район кызы Лизаны очрат-
тым.
Күңелемә ошады. Озакка суз-
мый, өйләндем дә куйдым. Аңа
бары унсигез яшь иде. Үзем район
үзәгенә йөреп эшлим, ара кырык
чакрым, ә Лиза авылда инәй янын-
да. Иртән сәгать биштә китәм, төн
уртасында кайтам.
Яшь чак, кызу чак. Арага кеше
сүзе керде. Үпкәләшүләр китте.
Авылның бер егете гел безнең
капка төбенә килеп, гармунда уйный,
дип, сүз ишеттерделәр. Минем
кытыкка тиде бу сүз. Әле уйлыйм,
теге егетне бер тотып бәргәлисе
булган, шуның белән эш тә бетәр
иде кебек. Алай гына да түгелдер
инде, минем Лизага игътибарым
да җитмәгәндер. Юктан гына гауга
чыкты. Лиза үзләренә кайтып китте.
Әле ярашырбыз, дигән өмет
сүнмәгән иде. Эштән соң авылга
түгел, туры аларга барып йөрдем.
Шулай бер ел ни аерым, ни бергә
түгел яшәлде. Торырга төпле урын
булмагач, үзем эшләгән җиргә алып
килә алмадым.
Әнә шул вакыт юлымда Бикә оч-
рады. Эш урыныбыз да бер тирәдә.
Күзләре ут кебек, үткер, бер бала-
лы тол хатын. Юл уңае, дип, бер-
вакыт аны үзләренең районына,
авылларына да утыртып алып бар-
дым. Кайтышлый Лиза янына тук-
талдым. Лиза мине озата чыкканда,
кабинада утырган Бикәне күрде.
Белмим, ни уйлагандыр. Эштән соң
Лиза янына килергә сүз биреп, юлга
кузгалдым. Юлда кайтканда Бикә
миңа сорау арты сорау яудырды.
Мин беркатлы, ачылып киткәнмен.
Шул көнне ул үзләренә чәй эчәргә
чакырды. Кич, эштән соң икетуган
абыем белән икәү аңа кереп чыгар-
га булдык. Өстәлгә тәмле ризыклар
куйды. Шәраб чыгарды. “Кайда
егыласымны белсәм, салам түшәп
куяр идем”, – дигән бит берәү. Миңа
салам түгел, йомшак түшәк тиде.
Шул килүдән, “рәхәт дөнья шушы
була икән”, дип, Бикә янында кал-
дым. Тәмле азык, йомшак урын,
яшәргә аерым бүлмә. Иртәгәсен
күчеп үк килдем. Лиза янына башка
бармадым.
Соңгы тапкыр судта очраш-
тык. Әйтерсең дә бөтенләй чит,
ят кешеләрбез... Сөйләшү түгел,
Лиза миңа күтәрелеп тә карамады.
Мин дә сүз катмадым. Әллә ничек,
күңелдә бик авыр тойгы калды.
Менә шулай тәмамланды безнең
башланып та өлгермәгән тормыш юлы.
Бикә янында мин үземне фәрештә
куенына кергән кебек тойдым. Нәкъ
бер ел. Уртак кызыбыз – Ләйсәнебез
туды. Ә аннан давыллы-җилле, кар-
лы-бозлы яңгырлы еллары белән
мәшәкатьләр бөтереп алды. Тор-
мыш йомгагы бер чорналып, бер
чуалып алга тәгәрәде.
Гомер үтте. Оныттым дигән Ли-
заны искә төшердем. Бер күреп
сөйләшәсем, хәлен беләсем килде.
Ничәмә еллар аның хакында берни
белешмәдем бит. Ара байтак. Җае
да чыкмады. Әллә Аллаһ Тәгалә
ишетте, очраклы рәвештә бер та-
нышларда Корьән ашында очраш-
тык. Ялгызы килгән иде (соңыннан
белдем, тормыш юлдашы мәрхүм
булган). Унбиш минутлап сөйләшеп
тору бәхете тиде. Күңелем тыныч-
ланды. Төс-кыяфәтенә караганда,
бәхетсезгә охшамаган иде. Бер
кызым барлыгын әйттем. “Ул яктан
мин баерак, минеке өчәү”, – диде.
Лиза
Лиза Салихны көтте, ә ул килмәде.
Килеренә тәмам өметен өзгәч, Лиза
аерылырга гариза язды. Судта әллә
ни сораулар биреп тә тормадылар.
Кул тегермәне кебек, тере бодайны
салдылар да, ярмага әйләндереп,
ярып та чыгардылар. Бетте китте.
Лиза үзен иң бәхетсез бер җан иясе
итеп тойды, йөрәге сулкылдады. Ә
яшәргә кирәк.
Әнисенең бертуган сеңлесе
Лизаны үз канаты астына алды.
Шәһәргә, үзләренә алып, укырга
урнаштырды. Өч ел дигәндә техни-
кум тәмамлап, ул үз районнарына
эшкә кайтып урнашты. Һәркемнең
бәхетсезлеге дә, бәхете дә үзенә
язылган диләр бит. Үзе кебек яралы
язмышлы кешене очратты ул.
Хәбир исемле иде ир. Авырлы ха-
тыны юл фаҗигасендә һәлак бул-
ган. Үзе авариядан соң бер аякка
аксаграк булып калган. Тормыш
кордылар. Бер-бер артлы кызлары
туды. Хәбир озак еллар универмаг
директоры булып хезмәт сала. Ә
Лиза аның кул астында җил-яңгыр
тими эшләп йөри.
Гомер озынлыгын бер саплам
җеп белән чагыштырып була-
дыр. Ә шул кыска гына гомер юлы
күпме хәл-вакыйгаларны үз эченә
җыйган!.. Һәр мизгелнең кояшы да
үзенчә җылыта, җиле дә төрлечә
исә. Җилләр дә гел йомшак кына
иркәләп исми. Җанны өшеткән бу-
раннары, давыллары да бар шул
аның.
Салихны да язмышның давыллы
җилләре урап узмады. Тормышла-
ры җайланып, тыныч кына яшәп ят-
канда Бикәсен югалтты. Авыр, бик
авыр кичерде ул бу югалтуны. Ярый
әле, кызлары кайтып торды. Зәлия
дә һәрдаим хәл белешеп, күңеленә
җылылык бирергә тырышып шыл-
тыратып торды.
Тормыш юлында булган төрле
аңлашылмаучанлыклар чүп кенә
кебек тоела аңа хәзер. Язмыш алга
тагы нинди сынаулар язып куйган-
дыр. Билгесез. Иң курыкканы – ял-
гызлык.
Бикәнең вафатына бер ел үткәч,
башына килгән бер уй миен борау-
лады: Лиза! Башын иеп барса, ни
әйтер? Яшьлек ялгышы өчен гафу
үтенәсе иде. Гафу итмәс шул. Мин
бит аның язмышында бер кара
ямау булдым. Ах уйлар, өметләр...
Нишләргә?
Тәвәккәлләде. Танышлары аша
адресын алды.
Аны берчә аптырап, сораулы караш
белән каршылады Лиза. Пөхтә
генә җыештырылган фатир. Чәй та-
быны әзерләде. Салих сүзне каян
башларга белми утырганда Лиза
өстәлгә альбом китереп куйды.
– Менә монысы – минем тор-
мыш иптәшем, болары – минем
кызларым. Монысы – олы кызым,
Ләйсәнем. Мәскәүдә яшиләр. Ике
кызлары бар.
– Бәй, минем дә кызым Ләйсән
исемле бит. Ике уллары бар.
Фотога карап Салих өнсез калды.
Нәрсә бу, әллә төшме?..
Ләйсән
Унтугыз яшьлек ялгыз хатын,
ә йөрәк астында – бала. Үзе дә
өч яшьтән үги әти янында “ияреп
килгән бала” исеме белән үсте ул.
Аңа ярты яшь булганда, үз әтисе
азып-тузып, күрше авылдагы бер
тол хатынга чыгып киткән. Ул да
әнисенең язмышын кабатлый
түгелме? Шуңа да аның уйлары
баладан котылу турында чуалды.
Моңа әнисе каршы төште: “Тор-
мышка чыгарсың, үзем исән чакта
баланы үзем үстерермен”, – дип
үгетләде.
Вакыты җиткәч, үзе кебек ап-ак
йөзле, Салих кебек чем-кара күзле,
кара кашлы кыз бала дөньяга аваз
салды. Ул тугач, Лизаның күңеленә
ниндидер тынычлык, горурлык
тойгысы урнашкандай булды. Ә
Салихка баласының туганын да,
булганын да белдермәде. Белмәве
хәерлерәк, дип санады.
– Минем Ләйсәнем – ул синең дә
кызың. Мин теге вакытта, авырга ка-
луым хакында әйтермен, дип, сине
көттем, ә син суга төшкән кебек
югалдың. Ул вакытлар, куркыныч
төш кебек, байтак еллар истән чык-
мады. Хәзер бар да үтте инде. Сиңа
үпкә тотмыйм. Тормыш юлдашым
Хәбир белән без бик матур яшәдек.
Юксынам. Синең белән яшәлгән
(шулай атап булса) бер елны төш
дип тә әйтеп булмас, саташу гына
булды ул бугай...
Салих нинди уй-ниятләр белән
килгәнен дә онытты, аңы томаланып
киткәндәй булды. Ишетәселәре,
күрәселәре күп икән әле. Ул берен-
че кабат Бикәгә барган көнен исенә
төшерде. Бергә барган икетуган
абыйсы да инде күптән мәрхүм.
Язмышына сәбәпче булган, әчесе
барлык гомеренә җиткән шәрабны
гаепләргәме? Яшь кенә кыз баланы
хатын итеп алып, аны бәхетле итә
алмавын язмышка сылтаргамы? Ә
Бикә?.. Ул үз тормышын кайгырткан.
Аның ни гаебе? Үзең муенсыз булгач.
Ә үзе бәхетле була алдымы?
Үкенүләр җанын телсә дә, ким-хур
булмаска, сер бирмәскә тырышып
яшәлде. Ярлылыкта ятим үскән
кеше өчен җыйган дөньясы да, тап-
кан малы да сөендерә кебек иде.
Тормыш әнә ничек һәм кайчан ки-
тереп сукты – кулыңнан эш китеп,
картлык якаңа ябышкач. Күңел ты-
нычлыгын алды.
* * *
Их, көз... Табигатьнең уйларга,
моңнарга салган бер мәле. Һәр
көне, хәтта сәгате белән үзгәрүчән
һавасы, төрле төсләргә буял-
ган агач-куаклары, буа-күлләрдә
каңгылдашкан казлары, бакыл-
дашкан үрдәкләре, чылбырга тезелгәндәй
очып узган кыр казлары,
яшен-күкрәүләрсез яңгырлары,
иртәнге салкынча чыклары белән
елның башка мизгелләреннән ае-
рылып тора ул. Инде җәйге кичтә
сайраган чикерткәләр яфрак асты-
на посып йокыга талган, куаклар-
да кош оялары бушап калган, бал
кортлары да, умартаның иң түрендә
җайлап урын алган да, тыныч кына
кышны көтә. Бер битне салкынча
җил сыйпап узса, икенче битне тый-
нак кына елмаеп, көзге кояш сөеп
киткәли. Кояшның саргылт нурла-
рына үрмәкүчләр пәрәвезләрен
сузып куйган. Иртәнге чыклар, шул
пәрәвезләргә кунып, бәллүр кебек
ялтырый, алар моңлы бер көй
чирткәндәй тирбәлеп тора.
Өлкәннәрнең дә гомер итмеше
көзгә охшаш. Юкка гына картлык
чорын гомер көзе белән чагыш-
тырмыйлар. Ләкин кемнәрнедер
картлыгында тынычлык түгел, җил-
давыллар көтә.
– Менә шулай, – дип язды Салих.
– Әлеге вакытта уйларым давыллы
буранда. Ләйсәннең фотосын кулы-
ма алгач та йөрәгем әллә нишләп
китте. Минем бертуган апам Сәлмә
дип торам. Шулкадәр дә охшар икән,
нәкъ аның яшь чагы. Ләйсәнемне,
оныкларымны бер күрү бәхете тисә,
башка берни өмет итмим. Булганы
булган инде. Үкенүдән хәзер файда
юк. Менә шундый хәлләр, дускаем.
Иртән көн җилсез булса да, кичкә
давыллар чыгу ихтималы да бар
икән...
– Әйе-е, Салих, сериаллар читтә
торсын... Алдагысы хәерле булсын,
дип теләргә инде, – дип җаваплады
Зәлия.