Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 февраль , 23:03

Марат КӘБИРОВ. Киллер. Повесть (6)

«Ярый әле кичерешләремә бирелеп, ялгышлык эшләп ташламадым. Ә бит җәзалау һәм үтерү теләге көчле иде. Хәтта укол да әзерләп куйган идем бит…»

Марат КӘБИРОВ. Киллер. Повесть (6)
Марат КӘБИРОВ. Киллер. Повесть (6)

10

 

Әлеге күренешләрнең нибары төш кенә икәнен аңлау да тынычландыра алмады. Шулкадәр аермачык булып кергәнгәме, ул өн шикелле тоелды, кылган гамәлләрең өчен үкенергә, ялгышыңны аңлап әрнергә мәҗбүр итте. Мондый хәлләрнең хәтта төшеңә керүе үзе үк гарьлек булып тоелды. Балта белән бит… Бер хәрәкәтсез яткан кешене… Кем икәнен дә белешеп тормастан… Ләкин ачы тойгылар давылы узгач, күңеле беркадәр тынычланып калды. Хәтта ниндидер шатлык хисе биләп алды. «Ярый, дәваладым әле, – дип сөенде ул. – Ярый әле кичерешләремә бирелеп, ялгышлык эшләп ташламадым. Ә бит җәзалау һәм үтерү теләге көчле иде. Хәтта укол да әзерләп куйган идем бит…»

Зифа төнен авыру янына барырга туры килсә дип әзерләп куйган уколын халат кесәсеннән алды да чүп савыты янына килде, ыргытырга уйлагач тыелып калды. Монда ташларга ярамый инде. Урамга чыккач, чүп савытына бәреп китәр әле. Уколны ул хатын-кыз сумкасының тышкы кесәсенә салды. Тагын су салып эчте. Менә сиңа кизү табиб!

Беркем дә кереп уятмаган, бүгенге төн шулкадәр тыныч узды микәнни? Бәлки, шулайдыр да. Була андый вакытлар. Әлегә бәйрәмнәр дә, шау-шулы вакыйгалар да юк. Ышанмаслык түгел. Гадәттә, бәйрәмнәр, спорт ярышлары вакытында халык күп травма ала, кайчагында чәй эчәрлек тә вакыт калмый, кеше өстенә кеше өелә. Ә бүген…

Кизүгә калуы да, төш күрүе дә яхшы буулды бугай. Югыйсә һаман газапланып, ниятен чынга ашыру турында уйланып йөрер иде әле. Ә бүгенге төше… Әнисен күрде ул… Әнисе аның күңелендәге кабахәт уйларны алып ташлады. «Күңелеңне чистарт. Шул чагында үзең дә якты тормыш белән яши башларсың… Горурланам, кызым, синең белән…» – диде. Әниләрнең тавышын төштә ишетү дә бәхет бит ул. Ә көн саен өндә ишетүчеләр моны аңлый микән? Кадерли микән? Шушы тавыш Зифаны үзгәртте бугай… Чынлап та үзгәртте… Ничек икәнен төгәл генә әйтә алмаса да, ул үзенең үзгәрүен, аз гына башка кешегә әйләнүен үзе дә тоя. Һич югында, аның инде теге бәндәне үтерәсе дә, җәзалыйсы да килми. Яши бирсен, әйдә. Ходай бар ул, үзе хәл итәр. Хәшәрәтләрне җәзага тарттырырга теләп, Ходайга комачаулап йөрергә кирәкми. Үзенең бу уйларыннан Зифа елмаеп куйды.

Кинәт ишек шакыдылар да шәфкать туташы керде:

– Хәерле иртә, Зифа Саматовна! – диде ул күтәренке кәеф белән. – Бүген төн тыныч узды әле. Әллә сез кизү булганга…

– Үзем дә шуны гына уйлап тора идем, – дип елмайды доктор. –Кофе эчеп алабызмы?

– Әйдәгез, мин кайнатып куйдым инде, чакырырга дип кергән идем.

– Рәхмәт, хәзер киләм.

– Яхшы, әзерли торам. – Шәфкать туташы ишеккә җиткәч, кире борылды. – Зифа Саматовна, ә теге билгесез пациентны кая күчердегез сез?

Доктор халатының бер җиңен кигән көйгә катып калды:

– Нинди билгесез пациентны?

– Соң… Сүзнең кем турында барганын табиб үзе дә чамалаган иде инде. Ул халатын кия-кия ишеккә атлады:

– Беркая да күчермәдем…

– Урынында юк бит…

– Ничек юк? Сез нәрсә сөйлисез!

Үтерүче… Юк ла, пациент караватында да, бүлмәдә дә, якын-тирәдә дә юк иде.

– Сез берәр җиргә күчергәнсездер дигән идем, – дип акланды шәфкать туташы. – Сезнең пациент бит…

– Ник хәбәр итмәдегез?

– Уятасым килмәде.

Бүлек мөдире аңа бик яман итеп, нидер әйтергә теләде дә дәшми калды. Ни дип әйтәсең инде? Үзең йоклап яткан көйгә, кешене тиргәп буламыни? Тиз арада бөтен бүлекне аякка бастырдылар. Хастаханәдә дежур торучыларны, вахтёрларны җыйдылар. Әмма беркем берни күрмәгән булып чыкты. Пациент эзсез югалды.

Бүлек, хастаханә генә түгел, гомумән, шәһәр тарихында мондый хәлнең беркайчан да булганы юк. Баш сөягенә операция ясаганнан соң түшәк режимында яткан пациентның юкка чыгуы гадәттән тыш хәл, моңа берничек тә ышанырлык түгел иде. Әлбәттә, «түшәк режимы» дип әйтүнең беркадәр дәрәҗәдә шартлы икәнен Зифа аңлый инде. Мөмкинлекләренең ни дәрәҗәдә икәнен төгәл билгеләү авыр булса да, пациентның озак вакыт буена симулянт  булып, авыр чирлегә салышып ятуына хәзер шик калмады. Әмма шулай кинәт юкка чыгуы беркадәр сәер иде. Ә бу юкка чыгуның нәкъ менә Зифа Саматовна кизү торганда булуы гарьләнергә дә мәҗбүр итте.

Гайре табигый хәлләргә бик шикләнеп караса да, доктор хәтта мистикага да бирелеп алды. «Төш дип уйлаганнарым чынбарлык түгелме? Мин аны чынлап та үтереп, мәетен берәр җиргә яшереп куймадыммы?» – дигән сорауга да җавап эзләргә мәҗбүр булды. Беркемгә дә сиздермәскә тырышып, үзенең киемнәрен барлап чыкты – кан тамчысы яки башка төрле җинаять эзе юкмы дип тикшерде. Үз бүлмәсеннән дә, пациент яткан палатадан да шуңа дәлил булырлык детальләр эзләде. Швабраларны, чиләкләрне, химик препаратларны карап чыкты. Бернинди шикле нәрсә юк. Ахыр чиктә тынычланып калгандай булды. Төш кенә… Әгәр шулкадәр кабахәтлек өндә булса, кешеләр игътибарыннан читтә калмас иде. Идәнгә агып төшкән канны юар өчен генә күпме тырышырга кирәк…

Кичкә кадәр эзләсәләр дә, пациент табылмады. Тик вахтада торучы ирләрнең берсе үзенең киемнәре югалуны хәбәр итте. Монысы була торган хәл, тиешле-тиешсезрәк җирдә торса, бутап алып китүләре дә бар. Шулай да бу вахтёрның гәүдәсе пациентныкы шикеллерәк булуын күргәч, Зифа Саматовна киемне кем алганын аңлагандай булды.

Бер карасаң, артык гаҗәпләнерлеге дә юк бит инде. Үзенең шәхесен ачыклауларын теләмәгән пациент хәле яхшыргач та, ай буена көч җыеп, киләчәккә план корып ята, ял итә. Һәм көннәрнең берендә… Дәвалаучы табиб күрсәткән фоторәсем буенча, ул үзенең эзенә төшүләрен чамалый һәм монда калуның куркыныч икәнен аңлап, тиз арада качып китәргә мәҗбүр була. Ә медицина хезмәткәрләренең берсе дә аны йөри ала дип уйламый, шуңа күңелләре тыныч, караватында чәбәләнеп ятмый икән, борылып та карамыйлар. Бу аның бер өстенлеге. Икенчесе – мондагы авырулар, нигездә, түшәктә генә ятучылар. Аягында булмагач, беркем беркемгә игътибар итми. Ә коридор тыныч һәм ярымкараңгы. Кыскасы, бу бүлектән качарга ниятләгән кеше теләгән вакытында урыныннан торып чыгып китә ала. Бер катлаулыгы да юк. Ә заманында КГБ мәктәбен үтеп, гомер буе җинаятьчелек сукмагында йөргән бәндә өчен – бигрәк тә.

Хастаханә җитәкчелеге бүгенгә беркая да хәбәр итми торырга булды. Әгәр иртәгә дә табылмый икән – монысы инде башка мәсьәлә.

Шул рәвешле анда-монда сугылып, көнозын чабып йөреп, кич җитүгә үз бүлмәсенә кереп кенә утырган иде, ишек шакыдылар.

– Зифа Саматовна кирәк иде, – диде ишектән узган әзмәвер. Иңенә япкан ак халат әбиләрнең ак шәле кебек кенә күренә, ә аягындагы бахилла менә-менә ертылып китәр шикелле. Кыяфәте көлкеле булса да, йөзе кырыс, үзе җитди иде. – Мин бик четерекле бер эш буенча. Тик вакытыгызны күп алмам.

Тавышы да әллә кайдан – үпкә төбеннән чыга торган калын тавыш. Шкаф хәтле гәүдәсенә килешеп тора. Йөзендә хис әсәре чалынмый, күзләрендә нур да чамалы. Мондый кешеләрне дә күргәне бар Зифаның. Ул хәтта аның ниндирәк даирә кешесе булып, нинди йомыш белән килүен дә сизенде. Шулай да ачылырга ашыкмады:

– Әйтеп карагыз.

– Бер яхшы кешегә медицина ярдәме кирәк. Түләү яхшы.

– Алып килдегезме?

– Монда күренергә ярамый аңа.

– Гафу итегез, мин криминал белән шөгыльләнмим.

– Сез мине аңламадыгыз, – дип, аның каршысына килеп басты әзмәвер. – Мин сезгә яхшы түләнә торган эш тәкъдим итәм. Кыска вакытлы эш. Ризалашсагыз, әлбәттә.

– Мин ризалашмыйм.

– Ул чакта без башкача эшләргә мәҗбүр булачакбыз.

Әзмәвернең бу сүзе янау иде. Тик Зифа Саматовна дулкынлануын сиздермәскә тырышты:

– Куркытырга маташучылар җитәрлек монда, – дип елмайды ул. – Яки пациентны монда китерәсез, яки…

– Докторны аның янына илтәбез, – дип бүлдерде әзмәвер. – Без әле бүген тагын очрашырбыз. Хәзергә сау булыгыз.

Ишек төбенә җиткәч, кире борылды:

– Бәлки, барсын да үзара килешеп, тыныч хәл итәрбез?

Зифа дәшмәгәч, чыгып китте.

Фу-у-у… Җинаятьчеләр белән генә маташу җитми иде бүген… Зифа Саматовна инде күпне күргән табиб, мондый тәкъдимнәргә ризалашмауның куркыныч икәнен яхшы аңлый. Ләкин ризалашу тагы да начаррак булырга мөмкин. Бер тапкыр бәйләндеңме, ничек кереп батканыңны да сизми калырсың… һәм мондый сазлыкта юкка чыккан табиблар аның танышлары арасында да бар иде. Тагы шул Артур Илдаровичка барып егылырга туры килә инде...

Кизү торган табиб буларак, иртән үк кайтып китәргә тиеш иде ул. Пациентының югалуы эшне бозды. Хәзер үзен тыны чыгып беткән туп шикелле тойды һәм тизрәк өенә ашыкты. Кайтырга да ятарга… Юк, башта яхшы гына итеп юынып алырга… Ашарга да кирәк инде… Һәм йокларга… Тыныч, тирән, сәламәт йокы кирәк. Шунсыз булмый.

Өстен алыштырып, сумкасын кулына тотуга теге шприц турында исенә төшерде. «Эчендәге препаратны агызып, шприцны чүпкә генә ыргытасы инде. Нәрсәгә дип, сумкада тотарга, урам буйлап чүп савыты эзләп йөрисеңмени?!» – Шул уйлар белән раковина ягына атлаганда, ишек тукылдатып та тормастан полиция тикшерүчесе килеп керде. Зифа кулындагы шприцын пинжәк кесәсенә яшерде.

– Саумысыз, Зифа Саматовна, – диде тикшерүче аны гаепләргә җыенган кыяфәт белән. – Пациентыгыз аякка баскан дип ишеттем. Ә сез аны сөйләшми дигән идегез.

– Сөйләшми иде… Йөрмәде дә.

– Аңлашыла. – Тикшерүче астыртын елмайды. – Очып киткән. Канатланган.

– Айга якын хәйләләшеп яткан ул…

– Симулянт, димәк…– Тикшерүче өстәл артына барып утырды. –Ә бит мәсьәләгә болай да карарга мөмкин. Сез аның чын хәлен яшергәнсез һәм качып китәргә булышкансыз…

– Нәр-сә?!. – Бу кешене пыр туздырып ташлау теләге көчле булса да, тыелып калды. – Кирәк булгач, саклап торырга иде. Ике тапкыр килдегез дә башкача күренмәдегез бит. Ә мин…

– Ни өчен нәкъ менә сез кизү торган чакта юкка чыккан ул? – дип бүлдерде тикшерүче. – Очраклы хәл алай булмый.

– Белмим, анысы сезнең эшегез. Минем эш – дәвалау. Мин аны аякка бастырдым. Ә шәхесен ачыклау, кайда икәнлеген табу – сезнеке. Гафу итегез, мин арыдым, өйгә ашыгам. Ә сез, кем генә булсагыз да, медицина бүлегенә халат һәм бахилла киеп керергә тиеш идегез.

Бүлек мөдире өс киемен эләктерде дә ишеккә юнәлде:

– Сез чыгарга уйлыйсызмы, өстегездән бикләп китимме? – диде ул кузгалырга уйламыйча утырган тикшерүчегә. Теге торып басты да гафу үтенергә ашыкты:

– Гафу итегез, Зифа Саматовна, – диде ул күңел болгатырлык ясалмалылык белән һәм кочаклап алды. – Ләкин…

Табиб аны этеп җибәрде

– Хушыгыз! – дип кистерде ул. – Күземә күренмәгез.

Һәм ишекне бикләгәч, тек-тек басып атлап китте. Ишек төбендә басып калган тикшерүченең телефоннан сөйләшкәне ишетелде: «Пациент табылмады, ә док өенә кайта…» Зифа бер мәлгә тукталып калды. Тикшерүченең янына барып, тиргәп ташлау теләге ялтлап китте. «Нәрсә дип минем хакта исәп-хисап бирә ул?! Ни хакы бар?!» Тик кире борылу хәлен алыр сыман тоелды һәм юлын дәвам итте.

 

(Ахыры бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас