Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 февраль , 18:04

Марат КӘБИРОВ. Киллер. Повесть (5)

Зифа балтасын күтәрде дә көч белән үтерүченең чәкәненә чапты. – Аяклар кирәкми сиңа… Үтерүче ябынып яткан простыняның аскы өлеше канга батты. Ләкин саңгырау гына ыңгырашудан гайре бер тавыш та ишетелмәде. Бу Зифаның канын гына кыздырды, димәк, үтерүченең газаплануы тиешле дәрәҗәдә түгел. Ул баягы урынга тагын чапты, юрган ертылды, тирә-якка кан сиптерде. Өзелгән аякның берсе дөпелдәп, идәнгә төшеп китте.

Марат КӘБИРОВ. Киллер. Повесть (5)
Марат КӘБИРОВ. Киллер. Повесть (5)

Пациент янына ул төшке аш узып, беркадәр вакыт үткәч, «йокы сәгате»ндә керде. Шәфкать туташы нәрсәдер язып утыра иде, табиб аңа кул хәрәкәте белән генә эшен дәвам итәргә кушып, карават янына узды. Ята… Бер хәрәкәт тә ясамый, әмма күзләре йомык түгел. Зифа гадәттәгечә тыныч тавыш белән хәлен сорагач, сизелер-сизелмәс кенә башын кагып куйды.

– Хәзер ми күзәнәкләре өчен бераз күнекмәләр ясап алырбыз. – Зифа читтәрәк торган утыргычның берсен карават янына шудырды да кулындагы катыргы карточкаларны шунда куйды. – Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез анда нәрсә төшерелгәнен әйтерсез. Аңлашыламы?

Пациент беркадәр аның күзенә төбәлеп торды да баш каккандай итте. Табиб аңа шелтәле караш ташлады:

– Ым-ишарә кирәкми, барсын да сүз белән әйтәбез. Аңлашыламы?

– Әй-йе… – дип сыгып чыгарды авыру. Читтән караганда, бу гамәлнең аңа авырлык белән бирелүе күренеп тора иде.

– Яхшы. – Зифа Саматовна иң өстә яткан катыргыны алды: – Бу нәрсә?

Пациент бер мәлгә сурәткә карап тынып торды, аннан соң бөтен бит мускулларын киеренкеләндереп, авызын очлатты:

– Ү-ү-ге-ез…

«Нейрологопедны да чакырырга кирәк булган, – дип уйлады Зифа. – Аның янында сүзләрне бик җиңел әйтә иде.» Һәм икенче сурәтне күрсәтеп, сораулы караш ташлады.

– Каз, – дип җавап бирде авыру.

– Маладис, ә монысы?

– Ку-у-ян.

Беркадәр авырлык белән әйтелсә дә, монысы да матур гына килеп чыкты. Шул рәвешле тагын берничә сурәтне күрсәткәч, доктор принтердан чыгарылган кәгазьне кулына алды:

– Ә монысы кем?

Пациент рәсемгә карап катып калды. Тик йөзендә бер мускул да селкенмәде, күзләрендә бернинди үзгәреш тә сизелмәде. Ул бу сурәтне күрә, тик нәрсә дип атарга гына белми сыман. Шулай да Зифа аның сулышы беркадәр ешаеп китүен тоймый калмады. Бәлки, киеренкелек белән җавап эзләүдән генәдер?

– Е-е-г-ге-ет…

Тавышы беркадәр карлыккан шикелле тоелды. Бу пациентның дулкынлануыннан да, башка сәбәптән дә булырга мөмкин иде. «Шайтан алгыры! – дип уйлады Зифа. – Ул берни дә сиздермәде. Яки бу кеше аңа чынлап та таныш түгел, яки баш мие эшчәнлеге зәгыйфь…»

– Пистолет тоткан егет, – Зифаның тавышы хөкем карары сыман яңгырады, тик пациентның моңа исе китмәде.

Ул тагын берничә сурәт күрсәтте. Пациент аларга үз җаенча җавап бирде.

– Арыдыңмы? – Пациент бу юлы баш кына какты. Зифа сәгатенә карап алды да карточкаларны җыеп, ишеккә юнәлде. – Ял ит. Әйбәтләнәсең син. Маладис.

Бүлектә кемнеңдер хәле начараеп китәргә, яки «ашыгыч ярдәм» белән килгән авыруларга кичектергесез операция кирәк булырга мөмкин. Кизү торган табиб әнә шундый мизгелләрдә алыштыргысыз була. Ул яки тиешле белгечне өеннән чакыртып китертә, яки үзе операциягә алына. Ә калган вакытларда, хәлләр чагыштырмача тыныч булганда, ял итә. Авырулар кизү торган шәфкать туташлары карамагында кала.

Зифа Саматовна да көн ахырына арыганлык тойды, бераз ял итеп, ә иң яхшысы – йоклап алырга кирәк иде. Тик ул башта Холтер аппаратын китерттерде. Һәм компьютерга тоташтырып, аның нәтиҗәләрен тикшерде.

Пациентның йөрәге әйбәт иде. Соклангыч дәрәҗәдә. Ләкин Пистолет Тоткан Егетнең фотосын күргәннән соң, аның йөрәге бик ашыгып, ярсып тибә башлаган һәм бары тик кичке процедуралар вакытында тынычландыргыч укол биргәч кенә, нормага кайткан. Бу инде мәсьәлә иде. Беренчедән, пациентның чынлап та киллер икәненә тамчы да шик калмады – тыштан берни сиздермәсә дә, үз фотосын күргәч, тынычлыгы югалды… Икенчедән, аның табиблар белән уйнавы, симулянт икәне хак булып чыкты. Үз халәтен шул дәрәҗәдә контрольдә тота алу иң сәламәт кешеләрнең дә кулыннан килмәскә мөмкин. Ә бу хисләрен дә, тән күзәнәкләрен дә йөгәнли белә. Бу кеше инде кызганыч түгел, ә куркыныч иде.

Уйлар тынгысыз, ә тойгылар ничек кенә үткен булмасын, беркадәр ял итәргә кирәк иде. Зифа Саматовна өстәл тартмасындагы даруларны актарып, бер таблетка алып эчте дә урын җәйде. Табиблар китеп өлгергәнче, беркадәр черем итеп алырга кирәк. Калганын күз күрер…

 

9

 

Төнге больница коридоры караңгы, палаталарның ябылып бетмәгән ишегеннән кемнеңдер гырылдавы, сызгыртып тын алуы, кемнәрнеңдер ара-тирә җиңелчә ыңгырашып куюлары да шушы караңгылыкка кушылып, тирә-якка шом өсти. Зифа үзе дә шушы тынчу-шомлы караңгылыкта эрегән, аның коточкыч бер өлешенә әверелгән һәм бернәрсәдән дә курыкмый, нәфрәттән башка бернинди хис тә кичерми иде. Көндезләрен атлап барганда, дөп-дөп итеп туфли тавышлары ишетелсә, әле ул бер тавыш та чыгармый, хәтта аяклары да җиргә тими, ә йөзеп баргандай тоела. Бәлки, ул чынлап та йөзәдер… Әллә ничә еллар буена күңелендә кайнаган үч алу теләге, нәфрәт хисләре, югалту һәм ятимлек ачылары куерып, матди халәткә кергәндер дә хәзер Зифаны күтәреп алып барадыр сыман иде.

Ул кулындагы балтаны ныграк кысыптотты. Ит чабучыларныкы шикелле яссы итеп эшләнгән озын саплы үткен балта иде бу. Йөзенә чиртеп карады – «чең»ләгән тавышы бөтен коридорга таралып озак кына яңгырап торды. Үзе сатып алмады аны, бүлмәсендә кем калдырып киткәндер – монысы да, бәлки, югарыдан җибәрелгән бер билгедер. Җәзалау ысулы ничек булырга тиешлеге турындагы кисәтүдер.

Коридорда ят тавышлар ишетелмәде. Шәфкать туташларының бер ише йоклый, йокламаганнары башын өстәлгә кадап, аңгы-миңге утырадыр. Утырсыннар, авырулар тынычсызлана башласа, шундук сикереп торып эшкә тотына алар. Зифаның да күңеле тыныч иде. Анда бер тамчы курку да, кылачак эшенең барлык кануннарны җимерерлек икәнен уйлап чиркану да, бернәрсә дә юк. Шатлык бар. Гомер буе көткән бәхетеңә ирешкән, гомер буе атлаган максатыңа җиткән кеше куанычы. Канәгатьләнү хисе, ләззәт тойгысы бар. Шуңа, ахры, ул үзен атлап түгел, ә йөзеп баргандай сизә.

Мең тапкырлар ачып кергән ишек ул килеп җитүгә бер тавыш-тын чыгармыйча үзеннән-үзе ачылды. Монысы да күкләр әмере белән эшләнде бугай. Шәфкать туташы монда юк иде, йомыш белән кайдадыр чыкканмы, башка палатага кереп киткәнме шунда. Ярый, бик яхшы. Зифа ишекне эчтән бикләп куйды да карават янына килде.

Үтерүче одеялга төренеп, йомарланып яткан. Сулышы тигез, димәк, йоклый. Йоклый… «Мин күпме төннәремне әткәм-әнкәм, сеңлем өчен кайгырып, керфек тә какмый үткәрдем, – дип уйлады ул. – Ә бу йоклый… Бер гөнаһ кылмаган изгеләр шикелле татлы мышнап, изрәп йоклый…» Һәм балта түтәсе белән аркасына төртте:

– Уян, кабахәт! Ни җаның белән йоклап ятасың?..

Үтерүче селкенеп тә карамады. Бу Зифаның ачуын гына чыгарды.

– Син үләргә тиешле кеше идең, – диде ул хөкем карары укыган тавыш белән. – Мин сине үлемнән алып калдым. Тормышка кайтардым. Мин! Сине! Әткәм-әнкәмне, бердәнбер сеңлемне тартып алып, мине гомерлеккә япа-ялгыз һәм бәхетсез итеп калдырган бәндәне…

Үтерүче бер хәрәкәт тә ясамады, бер тавыш та чыгармады. Ләкин Зифа аның уянганын белә иде. Хәлсез авыруга салышып ятса да, бу бәндә барысын да аңлый, ишетә, хәрәкәтләнә. Һәм ул зур ихтыяр көченә ия, сәгатьләр буена хәрәкәтсез торырга да сәләтле. Ләкин ул ишетә, аңлый һәм борчыла ала… Холтер аппараты шуны раслады.

– Нәфрәтем чиксез булса да, мин сиңа авыр хәлгә юлыгып, хастаханәгә кергән гадәти авыру, бәхетсезлеккә тарыган кеше итеп карарга тырыштым. Сине дәвалаган һәр мизгелем үз-үзем белән көрәшүдән, нәфрәтемне җиңәргә тырышудан торды. Һәм мин җиңдем. Ә син…

Сөйләгән саен Зифа ярсый барды, күңеле тулды, күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Тик ул дәвам итте:

– Ә син үзеңнең кемлегеңне сиздермәс өчен башы эшләми, сөйләшә белми торган авыруга салышып яттың. Үзеңә гомер биргән, аякка бастырган кешеләрне алдарга тырыштың… – Зифа балтасын күтәрде дә көч белән үтерүченең чәкәненә чапты. – Аяклар кирәкми сиңа…

Үтерүче ябынып яткан простыняның аскы өлеше канга батты. Ләкин саңгырау гына ыңгырашудан гайре бер тавыш та ишетелмәде. Бу Зифаның канын гына кыздырды, димәк, үтерүченең газаплануы тиешле дәрәҗәдә түгел. Ул баягы урынга тагын чапты, юрган ертылды, тирә-якка кан сиптерде. Өзелгән аякның берсе дөпелдәп, идәнгә төшеп китте. Әмма үтерүче элеккечә ыңгырашудан узмады. Бер мәлгә Зифа гаҗәпләнүдән катып калды. Юк… Акырырга, авыртудан тартышырга, акылын җуеп тыпырчынырга тиеш иде бит. Авыртудан туган шок шулай тәэсир итәме әллә кешегә?.. Тик икенче мизгелгә ул ерткычка әйләнде һәм үз-үзен белештермичә чапкаларга тотынды. Инде күзенә ак-кара күренмәде, кайсы җир эләгә – шунда бәрде. Күзләреннән яшь акты, ак халаты тулысынча диярлек канга манчылып бетте, тик хатын моңа игътибар итмәде, балта белән тураклавын белде. Бераздан тукталып калды:

– Үзең дә яшәү белән үлем арасында калып, шулкадәр авырлыклар кичергәч, мин синең азрак булса да, чистарынуыңны, кешелек сыйфаты алуыңны көткән идем. Тик син үзгәрмәдең, фәкать үзе турында гына уйлый ала торган кабахәт килеш калдың. Син – үтерүче һәм үлемең дә үтерүченеке кебек булырга тиеш.

Зифа аның башын каплап торган юрганны ачып җибәрде һәм катып калды. Бу аның пациенты түгел иде. Үтерүченең караватында бөтенләй бүтән кеше ята. Хатын-кыз… Зифа аны танымады һәм абайлабрак карар өчен күзен томалаган яшьләрне сөртеп алды. Ә кем икәнен аңлагач, башына суккандай катып калды. Бераздан коты алынып кычкырып җибәрде:

– Ә-ән-ни-и! Әнием!..

Канга баткан караватта аның әнисе ята иде. Зифа калтыранып кычкырды. Әлеге мизгел аның өчен аңлаешсыз да, куркыныч та, үкенечле дә… Шушы дәрәҗәдәге хисләрне аның гомер эченә бер тапкыр да кичергәне юк һәм Зифа бу басымга чыдый алмас, менә-менә шартлар кебек иде.

– Кызым… – Әнисе торып басты. Аның бер җәрәхәте дә юк, өстендәге туй күлмәгенә охшабрак торган киемнән нур бөркелә иде. –Кызым минем…

– Әни… – Әнисе торып баскач, Зифа беркадәр тынычланып калды. – Әни, синме бу? Үзеңме бу?

Хатын колачларын җәеп, әнисенә ташланды, әмма кочаклый алмады, куллары бушлыкны гына телеп үтте. Артына борылып караганда, әнисе инде аз гына читтәрәк басып тора иде.

– Тынычлан, балам, – диде ул җанны эретерлек тавыш белән. – Күңелеңдә рәнҗеш уты йөртмә, ул ут синең үзеңне генә яндырачак. Рәнҗеш-нәфрәтләреңне оныт, үч алу теләген жуй – күңелеңне чистарт. Шул чагында үзең дә газаплардан арынырсың, җаның якты тормышны кабул итәргә әзер булыр.

– Тик ул бит сезне…

– Кызым, без монда өчебез дә бик бәхетле… Үч алма безнең өчен, үзең өчен яшә.

– Тик мин бәхетле түгел…

Әнисе сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды:

– Син мине ишетәсеңме, балам? Күңелеңне чистарт… – Ул Зифаның чәчләреннән сыйпады. – Менә шулай… Хәзер бар да үтәр… Син олы йөрәкле бала. Горурланам, кызым, синең белән. Моннан соң да…

Әнисе нурга әверелеп, бүлмәне бер очып әйләнеп чыкты да тәрәзә төбендә туктап катып калды. Зифа күзләрен ачты. Тәрәзә төбендәге нур шул килеш иде. Ул әлеге хәлләрнең өнме, төшме, тормышмы, могҗизамы икәнен аңлап бетмәстән сак кына эндәште:

– Әни?

Тәрәзә төбендәге нур бер хәрәкәтсез калды. Зифа торып, шул якка атлады һәм моның тыштан төшкән кояш нуры икәнен аңлады. Өстәлдәге графиннан су салып эчте. Әле күргәннәре төш булды бит. Йа Ходай! Зифаның тамагына төер тыгылды. Һәм ул хәлсезләнеп, караватына ауды да үксеп еларга тотынды.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас