(Дәвамы.)
– Əйдə-əйдə, егет, мах бирмə, килəчəкне кем белə,
бəлки диплом алгач, безнең район колхозларының
берəрсен сайларсың, – дип тə əйткəлилəр.
Дəртлəнеп эшлəп йөргəндə Рəфил күршелəренең
капкасыннан сылу кыз чыкканын шəйлəп калды. Кем
ул? Əлегə кадəр нигə күренмəгəн? Күңелендə сораулар
тууын, урамга яктылык, коймаларга нур өстəлүенə, хис
уянып йөрəгенең тибеше ешаюына аптырады. Кызның
гəүдəсен генə күрергə өлгерде шул. Ə йөзе? Йөзе нинди
икəн? Күзенең койрыгы белəн генə карап та куйды ши-
келле. Йөзе көлəч, күзлəре нурлы булырга тиеш.
Рəфилнең күңеле тəрəзəгə тартылды. Ул, кемнеңдер
күрүеннəн шиклəнеп, пəрдə читеннəн генə капкага күз
салды. Менə-менə капканы ачып шул кыз чыгар, йə кай-
дадыр йөреп кайтып капканы ачып керер кебек тоелды.
Лəкин ул көткəн кеше күренмəде.
Аптырарсың, колхоз идарəсендə дə берничə кызыкай
эшлəп йөри, Рəфил аларга күз күтəреп тə караганы, ша-
ярып булса да сүз дə əйткəне юк. Ə бу?..
Кичен чəй эчеп утырганда Рəфил каршыдагы йортта
кемнəр яшəве хакында Бибекəй карчыктан читлəтеп
кенə сорашып белергə карар кылды. Чөнки теге сылуның
инде ике көн күренмəвенə борчыла ук башлаган иде.
– Əбекəй, күршелəрегез белəн тату яшисез шикелле?
– Иске авыздан яңа сүз дигəндəй, анысы тагын нин-
ди сүз була? Алар белəн бүлешер нəрсəбез дə юк.
Тəртипле кешелəр. Алар безнең авылныкы түгел.
Венерның укуы тəмамлангач, эшкə безгə җибəргəннəр.
Берничə ел элек хатыны белəн килделəр. Алар урыны
буш иде. Фатыйха сугыштан кайтмаган ирен көтте-көтте
дə, бахырым, картаеп бакыйга күчте. Караучысыз калган
өй-каралтылары җимерелə, тарала башлады. Ярый əле
болар килде. Нигезне кабаттан корып җибəрделəр. Ком-
плекс дилəрме, сыер фермасында начальник. Хатыны
төзелештə эшлəгəн икəн. Өч балалары бар. Өченчесе
əле күптəн түгел генə туды. Бала карашырга дип,
сеңлесен китергəннəр. Анысы да бик акыллыга охшаган.
Нəселлəре шундый заттандыр. Ун сыйныфны беткəн
шикелле. Əти мəрхүм: "Күршең хөрт икəн, күченеп кит",
– дип, үзара ызгышып, талашып яшəүчелəргə шундый
киңəш бирə торган иде. Ə син, улым, кичлəрен нигə бер
дə чыгып йөрмисең? Таң сарысына кадəр дип əйтүем
түгел. Ай һавасын гына сулап. Авылыбызда шук ба-
бай була торган иде – аның сүзлəре. Əллə хəзер бик үк
күңелле түгелме икəн?
Авылыбыз зур. Тарихлы. Мин килен булып Аблай
авылыннан төштем. Төшүгə исəплəнсə. Исəплəнсə
дип, шуңа əйтəм, бертуган апаем монда кияүдə иде.
Гыймалетдин җизнəм булдыклы, эшчəн, юньчел кеше
булды. Үсмер чагымда утырмага да килгəлəп йөредем.
Тормышлары нык булды. Ике балалары бар. Гөрлəшеп
яшəп ятканда апаем өченче бəбиен тудырганда ва-
фат булып куйды. Бəби исəн калды. Миңа уналты яшь.
Əтием белəн əнием: "Өч сабыйны ничек ятим итмəк
кирəк", – дип, мине җизнəмə кияүгə бирделəр. Элек за-
манда əти-əни сүзеннəн чыгу каралмаган иде бит. Ятим
калган өч балага əни булырга миннəн башка кемнəр
генə ризалашсын? Аларны кем үз итсен? Өлкəн кызга
– тугыз, миңа уналты яшь. Бергə уйнап йөрерлекбез.
Җитмəсə, өченчесе əни сөтен бер генə тапкыр да татыр-
га өлгермəгəн. Менə шулай килен булып төшəргə язды
миңа. Шул бəлəкəйне төреп алам да авылда яңарак
кына бала тапкан хатыннарга имезергə йөртəм. Нин-
ди матур замана булган, каршы килүче юк. "Тартынып
торма, китерə күр. Апаең мəрхүмə үзе дə бик изгелекле
җан иде", – дип торалар. Бəхетле була алмадым. Үзем
дə дүрт бала тапкач, Гыймалетдинга ялган бəла тагып
алып киттелəр. Юк, алай ук түгел икəн, Уфага йомыш
белəн юлланган иде, шунда тотып алганнар да хөкем
иткəннəр. Атып үтерелгəнлеге бик күп еллар үткəч кенə
билгеле булды. Дүртенче балама нибары яшь ярым гына
иде. Күрдек инде, улым, ай, күрдек. Дөнья төчесен таты-
тырга җəллəде. Бəхетемə, балаларым акыллы булды.
"Халык дошманы көчеклəре", – дип, мəктəптəн куып чы-
гарсалар да, əрсезлəнеп булса да укырга тырыштылар.
Əллə бəлəкəй чакларында читкə тибелүлəре җаннарын
өшетте, үсə тордылар кош балалары кебек ояларын
ташлап китə тордылар. Онытмыйлар, Аллаһка шөкер,
кулларыннан килгəнчə ярдəм итəргə тырышалар. "Озак
яшə, əниебез! Син барда ачып керер капкабыз бар", –
дилəр. Тормышка шөкер итеп яшим. Картайгач кызык
икəн, күктə йөзгəн Ай тула башласа, тəннəр авырта, бу-
ыннар сызлый башлый кебек. Йокы кача. Ə бит яшь ча-
гымда аңа карап озак-озак серлəшə торган идем, шунда
ялгызы гына яшəгəн Зөһрə кебек бəхетсез булмасам
ярар иде, дип тели идем. Хəер, ул заманда минем кебек
кызлар күп булгандыр. Əтием мəрхүм: "Ходайдан җиңел
тормыш, җиңел яшəү генə сорама, аны тырышлыгың
белəн булдыр, ə тəңредəн җиңел үлем бирүен ялвар",
– ди торган иде. Дөрестер дə, озак интегеп, бүтəннəрне
җəфалап бакыйга күчүчелəр дə бихисап… – Бибекəй
карчык суынып беткəн чынаягына үрелде. – Əллə
нəрсəлəр сөйлəп ташладым шикелле. Тыңларлык
кешегə эчеңне бушатсаң, җиңелəеп калгандай тоясың
үзеңне. "Яшь чагыңда уйна да көл, гомеркəйнең үткəне
сизелми дə", – дигəнгə кул гына селти идек, ə ул чын-
лап та шулай икəн. Барысы да кичəгедəй кебек. Гомер
күк пəрдəсен ертып атылган йолдыз кебек кенə. Эх, шул
кыска гына яшəүнең кадерен белмəүчелəр дə бар шул
əле. Гомеркəйнең бер генə көнен дə əрəмгə үткəрергə
ярамый. Ə бит лавка тирəсендə буталып, эчəргə акча
телəнеп йөрүче таза ирлəр, хəтта егетлəр хакында
нəрсə əйтергə? Сүз табарлык түгел. Əйтер хəлем юк,
Гыймалетдин дөньяга һəрчак аек күз белəн карады.
Җаны җəннəттə булсын. Ə син, улым, укуыңны бетергəч
кайда эшлəмəкчесең? Сер булмаса? Əтү, Байбуринга
охшыйсың икəн.
– Ул хакта уйларга иртəрəк əле. Тагын ике ел укыйсым бар.
– Ике ел, имеш. Əй, ике кыш үтте исə, менə сиңа ике
ел. Шуңа кыш димен, кышлар озын. Мичкə ягарга утын,
малларга ашатырга азык күп кирəк. Бəгъзе кешелəр
кара төннəрдə салам урларга бəлəкəй чана сөйрəп
йөрештерəлəр иде, авызымнан өзеп сатып алсам ал-
дым, колхоз эскертлəре тирəсендə уралмадым. Болай
да мөһерлебез. Өлкəн улымны, апам тудырган ма-
лайны, армиягə алмый җəфаладылар. Янəсе, дошман
баласы. Комиссарга елап бардым. Алуларын ялынып
елыйм. Көчкə ризалашты. Егетнең шул чактагы шатла-
нуын күрсəгез икəн, канатлары булса күккə күтəрелер
иде. Икенче елда сугыш чыкты. Соңгы хатында: "Ватан
өчен, Сталин өчен атакага күтəрелəбез", – дип язган иде.
Мəскəү янында һəлак булуы хакында хəбəр алдык…
Балалар шəһəргə алып китмəкче иде, ике аягымның
берсен дə атламаячагымны белдердем. Нигə əле шун-
да кысылышып яшəргə, ди. Монда, ичмасам, һаваны
иснəп, суны эчеп туйгысыз. Гыймалетдин югалгач, урам-
да торып калган идек. Шыгырдап торган өебезне сүтеп
төяп район үзəгенə алып киттелəр. Суд йорты иткəннəр.
Гыймалетдиннең язмышын юллап баргач, шул йортны
күрсəттелəр. Эченə кереп тормадым. Күтəрмəсенə уты-
рып үксеп еладым да кайтып киттем. Кайчандыр җиде
балабыз белəн гөрлəшеп яшəгəн өебезне таптым. Бер-
кемне дə каргамадым. Нəселебездə андый гадəт бул-
мады. Һəркемгə гаебенə карап Ходай үзе хөкем чыгара.
Ярап торыр, улым, əбиеңнең əкияте бетмəс. Ял ит. Баш
эшенə тынычлык кирəк, дилəр. Сугыш елларын искə
төшерəсе дə түгел. И-и-и ул көннəр, бүтəнчə бер вакыт-
та да кабатлана күрмəсен. Һəрчак шуны телəп йөрим.
Уйлап кына карарга кирəк, налог, недоимка, монысы
инде узган елларда бирə алмый калган бурычларын,
түлəтəлəр, заемга мəҗбүри яздырталар, болардан тыш
мал тирелəре дə, сөт, йомырка да, йон да бир. Ə бит
хезмəт көненə граммын да тамызучы юк. Озын кыш буе
сукыр ут яктысында пирчəткə, оекбаш бəйлибез, тəмəке
янчыгы тегəбез, кульяулык чигəбез. Бəрəңгене йока
кына телеп киптерəбез... Фронттагы солдатларга ба-
рысы да кирəк. Сабанга үгезлəрне, сыерларны җиктек,
үзебез җигелдек – колхозның биялəй чаклы җирен дə
кысыр калдырмадык. Аңлап, тырышып эшлəдек, до-
шманны җиңгəч тормыш əйбəтлəнəчəгенə ышанып
яшəдек...
Бибекəй карчыкның сөйлəгəннəрен туктаусыз тыңлар-
га əзер иде Рəфил. Соң, аның каршысында тере тарих
утыра бит. Гади карчыкның изге, саф язмышы заман-
дашларыныкы кебек əрнүле дə, фаҗигале дə…
Бəби карашырга килгəн кызыкайның исеме Хəния
икəн. Рəфил аны капка төбендə түгел, ə кибет янында
очратты.
– Нихəл күрше, эшлəр барамы? – дигəн булды егет.
– Нигə бармаска тиеш, – диде дə китте дə барды Хəния.
Соры күзлəренə кунган елмаюын тик нигəдер тиз үк
сагыш, боегу алмаштырды. Əллə егетнең исəнлəшүен
ошатып җиткермəдеме, əллə шушы авылга килеп бала
карашып ятуына канəгать түгелме? Кеше күңеленең
төбендə нəрсə ятканын, аның нəрсəлəр уйлаганын бе-
леп, аңлап булмыйдыр шул.
Хəния ерак китми кире борылып килде дə кибеткə ке-
реп китте. Күрəсең, берəр нəрсəне алырга оныткандыр.
Чыккач, сүз əйтергə телəпме, Рəфил янында тукталды.
Ул авызын ачарга өлгергəнче, егет:
– Өйдə үк уйлап, исəплəп килергə кирəк иде, – дигəн
булды.
– Дəү əниеңне өйрəт, – дип, күрше кызы мыскыллы
елмайды да, матур гəүдəсен уйнаклатып, үз юлы белəн
атлады.
Шаярган булдым янəсе, пешмəгəн, бəлки ул берəр
җылы сүз əйтергə уйлагандыр? Егет үзен əрлəде.
Уңар юлның сəбəбе дə уң булыр дигəндəй, икен-
че көнне авылга халык мəхəббəтен яуларга өлгергəн
мəшһүр җырчы Илфак Смаков авылга концерт програ-
масы белəн килеп төште.
Төшке ашка кайтырга чыккач, Рəфилгə күршедəге кыз
тап булды. Бу тирəгə берəр йомыш белəн килеп чыккан-
дыр, күрəсең.
– О-о, əллə җизнəңне эзлисеңме? Ул эш азагынарак
отчет белəн килə.
– Эч пошканга болай гына урамга чыккан идем. Авы-
лыма кайтасым килə. Əниемə ярдəм кирəк.
– Бүген клубта концерт.
– Игъланны күрдем. Смаковны радиодан гына
тыңлаганым бар.
– Мин дə кочагы белəн кəгазьлəр күтəреп кайтам да
кичлəрен шулар белəн булам. Киттек клубка!
– Əллə инде! – Кыз җилкəсен сикертте. – Авылыбыз-
га юньле-рəтле юл юклыктан, онытканда бер генə күзгə
күренəлəр шəһəрнекелəр. Апам белəн сөйлəшеп карар-
мын əле. Йə аның да барасы килер. Аның да бит бер-
кайда да чыгып йөргəне юк. Бала ананы бишеккə бəйли,
дилəр бит.
– Шулай икəн, əле йөреп кал.
– Кияүгə чыгарга җыенмыйм əле!
– Җае килгəндə файдаланып калырга кирəк. Бик тə
булмаса, Бибекəй əбине күндерербез. Бала белəн
берничə сəгать утырырга ризалашыр əле.
– Ашыкма, тəүдə апам белəн сөйлəшим.
– Башланырга ярты сəгать калгач, капкагыздан чык.
Билет алып куярмын.
– Апам рөхсəт итсə, клуб янына гына барырмын…
Зал шыгрым тулы. Колхоз җитəкчелəре, белгечлəре
өчен бишенче рəт калдырылган. Шулар арасында
Рəфил белəн Хəния дə утыра.
Җырлый Смаков! Һəр җырыннан соң озакка сузылган
алкышлар!
– Үзе ябык кына, шулкадəр тавыш кайдан хасил була
икəн? Торганы могҗиза! – дип сокланып сөйлəнде арт-
тагы рəтлəрнең берсендə утырган ниндидер хатын-кыз.
Рəфил дə үзенең кайда утырганлыгын онытып,
җырчыны тыңлады. Туган авылында Сəетзада исемле
абый бар. (Хəзер инде ап-ак башлы бабай). Яшьрəк ча-
гында бик матур җырлый иде. Берчак атка менеп, кар-
шы яктагы сырт өстеннəн җырлап барганы күз алдында
уелып калган. Көн кичкə табан иде. Авыл тып-тын. Шуңа
күрəме, моңлы тавышы еракларга тарала. Бүген, имеш,
ул атыннан төшкəн дə сəхнəгə менеп "Җиз кыңгырау
моңнары"н суза. Рəфилнең күзлəре алдында күп ча-
крымнарга сузылган сырт, аның чокырларында үсеп
утырган вак каен, имəн агачлары гына түгел, авылы
урамнары, кыңгыраулы туйлар хасыйл булды. Берчак
һушына килсə, Хəниянең кулын тотып утыра икəн. Кы-
зыкай чак сизелерлек итеп егеткə авыша биргəн.
"Китəр идем яшьлегемнəн
Тик сине алып кына…".
Юк, тəүге мəхəббəтне югалтырга ярамау хакында ша-
гыйрь тикмəгə генə əйтмəгəндер. Ул гомеренең соңгы
минутына кадəр үзең белəн бергə булырга тиештер...
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.