(Дәвамы.)
Рəфил башына күсəк белəн тондырылган кешедəй,
идəндə аунап ятучыларга карап торды. Бу тере мəетлəр
белəн нəрсə кылырга? Аларга ничек ярдəм итəргə соң?
Эшне нəрсəдəн башларга кирəклеген аңлый да, күз ал-
дына китерə дə алмады. Хəниянең бармагын селкеп:
"Улым, ут белəн шаярасың шикелле. Авызыңнан сасы
аңкый. Кызлар ошатып җиткермəс бит. Тəмəкеңне таш-
ла. Студент булсаң да мəртəбə түгел..." – дигəн сүзлəре,
əле теге явыз бəндə ябып җиткерми чыгып киткəн
ишектəн кабатлангандай тоелды. Ул чакта ананың ал-
тынга тиң сүзлəренə көлеп карады шул. Имеш, "тəмəке
тартып кем үлгəн, бала вакыттан көйрəткəннəр дə йөзгə
кадəр яши..." Чөнки үзе тəмəкене су урынына "эчə" иде.
Əтисе Əхəт озын бармагына янаса да шул чакта, бəлки,
егет төтен боркытудан, авызын сасытудан баш тарткан
булыр иде. Юк, əтисе йорттагы мəшəкатьлəргə, тəрбия
мəсьəлəлəренə бик үк кысылып бармады. Ул бөтен
күңеле, йөрəге белəн колхозның сəясəтен үстерүгə
бирелгəн иде. Тəмəкегə килгəндə инде, хəтта төннəрен
дə татлы йокысын бүлеп, ихатада йөткерə-йөткерə па-
пиросын көйрəтер иде. Авылның кайбер əче теллелəре
шулай дип тə җибəрə: "Партком күкрəгенə запас итеп
шул кадəр төтен йоткандыр ки, үлгəч танавы тишегеннəн
өч тəүлек буе төтен күтəрелер. Җаны чыкмагандыр дип,
җирли алмый интегерлəр, валлаһи. Тəмəке буенча биш
еллык планын вакытыннан алда өч елда үти". Фермага
килсə, сөйлəшкəндə җаен чыгарып: "Сөт планы, Əхəт
абый, тəмəке көйрəтү түгел шул, көч салырга кирəк", –
дип, савучылар уфтанышып та алалар иде. Болары сүз
уңаенда гына. Əхəт абый ихлас күңелле адəм иде. Кол-
хоз рəисе эш кешелəренə каты бəрелə калса, соңыннан
ул шуны йомшартырга тырышты. Авыр туфрагы җиңел
булсын...
Рəфилнең башында уйлар ташкыны. Бу төбəккə килеп
юлыгуына үкенде. Авылында гына яшəп яткан булса,
малае да мондый фаҗигагə тарымас иде. Сүз дə юк, Ил-
дусны эшеннəн куачаклар. Ə артабан? Килен? Җитмəсə
аны авырлы дигəн иделəр. Димəк, тагын бер җан иясе
һəм җаваплылык артачак.
Рəфил улына иелде. Əллə ут яктысы бозып күрсəтə,
əллə чынлап та Илдусның йөзе мəетнеке кебек соры-
зəңгəр төстə. Авыз читенə, бите буйлап сызык – тəүге
тирəн җыерчык сузылып үткəн. Күзлəре яртылаш ачык.
Йоклаганда тере кешенең күзлəре ничек инде йомыл-
маска тиеш? Янына сузылып ятып, улының күкрəгенə
колагын терəде. Əле кайчан гына шушы кеше нəни бəби
иде. Рəфил чирəмгə чалкан төшеп аны югары чөя дə
шаркылдап көлгəн баласын тотып ала иде. Шуннан ма-
лай əтисенең күкрəге өстендə сикерергə тотына. Гомер
истəн чыкмас минутлар! Чү, йөрəге чак сизелерлек итеп
лепелди түгелме! Нəрсə эшлəп лепелдəмəскə тиеш, ди,
яшь кешенең йөрəге озак тибəргə, аны озак яшəтергə
тиеш тə. Якты дөньяның нинди рəхəтен күрергə, тор-
мыш белəн лəззəтлəнергə өлгергəн ул. Əле кайчан гына
мендəр өстендə авызын ерып, ике тешен күрсəтеп ята
иде. Əле кайчан гына тəпи баскан иде, атлап киткəн иде.
Укырга төшкəч икегə икене дөрес кушканы өчен тəүге
бишлесен алып кайткан иде... Бүген шул баласы бер
нəрсə тоймый, белми, аңламый идəнгə тəгəрəгəн. Киле-
не? Ул да наркоманмы? Əллə моңа кадəр бер-берсенə
укол кадашып яшəгəннəрме? Аның əти-əнисе, ягъни
кода, кодагый кая караган? Туйдан соң алар да бала-
ларга килеп ничек яшəүлəре белəн кызыксынмаган-
нармы? Ваемсызлыкмы, əллə аңлы рəвештə фаҗигагə
юл куюмы? Өйдəге җиһазларын кемнəрдер урлаганмы,
əллə сатып җибəргəннəрме, əллə "пакетик"ларга ал-
маштырганнармы?..
Рəфил битенə учын тидерде. Бəй, елый икəн лəбаса.
Ияге дə юеш. Ни хəл кылырга соң? Бу баткакны ничек
итеп ерып чыгарга? Бəлки, табибларга мөрəҗəгать
итəргəдер. Алар арасында якташлар да байтак булырга
тиеш. Шушы зəхмəттəн котылу юлын кайсылары белə
икəн соң? Бу əллə берəр төрле җəзамы? Əгəр шулай
икəн – нəрсə өчен? Беркемгə карата да бер кайчан да
начарлык, хөсетлек эшлəнелмəде кебек…
Бурыч? Баягы бəндə, бурычыңны түлə, дип җикерə.
Бурычка малае батканмы? Ничə сум? Квартирадан
мəхрүм итү, кызларны юк итү белəн яный…
Шəһəрне шаулатып ясаган туйдан соң бер тапкыр
да очрашып сөйлəшмəгəн, хəтта телефон аша да хəл
белешмəгəн кодасына шылтыратырга карар кылды
Рəфил.
– Сөйлəп тормыйм, нигə икəнлеген килгəч күрерсең, –
дип, сүзен кыска тотты.
Сүзнең күңелсез булачагын сизенепме, кода тиз
үк килеп тə җитте. Хатынын да ияртергə онытмаган.
Исəнлəшеп, кул бирешеп тə тормадылар. Кызның əтисе
идəндə яткан балаларга иелеп күз салып та тормый,
аларны урап үтте дə хатынына җикерде.
– Синең тəрбия! Синең мəктəп! Лəззəтлəн! Кисəттемме!
Ничəмə тапкырлар!
Кодагыеның битарафлыгына Рəфил аптырады.
Əйтерсең, алдында сөекле баласы түгел, ə чит бер ал-
каш ир ята. Ул тирə-ягына күз йөртеп алды да, утырыр
нəрсə күрмəгəч, тəрəзə тупсасына терəлде.
– Хəзер юк-бар хакында бəхəс корыр мəл түгел, кон-
крет чаралар күрергə кирəк, – дип, Рəфил кодасына бо-
рылды. – Болай ни…
– Конкретмы, конкреты шул буладыр, балконны ачарга
да ыргытырга. Болары белəн бергə кодагыеңны да. Əллə
кабаттан адəм рəтенə керерлəр дип өметлəнəсеңме?
Тəүге күренеш түгел дə. Əнə теге дивана! – Хатынына
төртеп күрсəтте. – Төп җинаятьче ул! Яшерде, яклашты.
Янəсе, əлеге яшьлəрнең барысы да шундый. Логикасы-
на кара син наданның. Янəсе, шаярыр шаярыр да тук-
тар. Кара, юньсез, əнə ничек туктаган! – Идəндə бераз
тапанды да Рəфилгə борылды. – Синең малай да энə
белəн күптəн шөгыльлəнгəн икəн. Ярый, бүгенге сүз бу
хакта барырга тиеш түгел. Файдасыз. Вакыт югалту. –
Идəнгə карады. – Болай ташлап китеп булмый. Даны ни
тора! Позоры, дим. Хəзер үк больницага шылтыратам.
Килеп алсыннар. "Кома" дилəрме, "шок " дилəрме, юк,
"ломка" шикелле. Наркоманнар телендə дип əйтүем.
Мəҗбүри дəваларга! Хəбəр таралмасын. Башкача чара
белмим...
Килен белəн дə эш болайга əйлəнгəч, Хəния тəмам
үзгəрде. Бер ноктага текəлеп, сəгатьлəр буе утыра.
Ашарга пешерү түгел, хəтта əзер ашка үрелергə дə
оныта башлады. Эшеннəн дə китəргə туры килде. Хəния
моңарчы страховка буенча агент булып эшлəп йөри
иде. Əйткəндəй, кешелəр белəн аралашуыннан бик
канəгать, ямь таба иде.
* * *
Заманында Рəфил белəн Хəниянең тəүге тапкыр оч-
рашуы көтмəстəн килеп чыкты.
Рəфил, гомумəн, оялчан егет иде. Хəтта аны
яшьтəшлəре дəртсезлектə гаеплəде. Кайберлəре, "ал-
лага да муллага да юк", дип көлə иде. Чөнки институтта
оештырылган чараларга, кичəлəргə йөрергə дə яратма-
ды. Кайда инде ул берəр кызны театрга йə кинога ча-
кыру.
Курсташлары:
– Əйдə киттек университетка! Анда кызлар оясы, –
дисə:
– Барыгыз, бара торыгыз. Ул кадəр күп булгач шулар-
дан берəрсе миңа да артып калыр əле, – дип, ярым ша-
яртып җаваплар иде.
Өченче курсны тəмамлагач, Рəфилне практика-
га җибəрделəр. Район чит булса да туган авылыннан
егерме чакрым тирəсе генə иде. Ул барачак колхоз ре-
спубликада билгеле хуҗалык. Сөтчелек комплексына
республикада тиңнəр юк. Сарыкчылыкка да ныклап игъ-
тибар ителгəн. Басучылыкка килгəндə инде, иң югары
уңыш монда үстерелеп алына. Яшелчə бакчасы да бар.
Алдынгылыкның төп серлəренең берсе исə, мөгаен,
хуҗалыкны байтак еллар буе җитəклəгəн колхоз рəисе
Байбуринның ир азаматы булуындадыр. Бу кеше башка
күп җитəкчелəр кебек куркып та, акча жəллəп ваксынып
та тормаган, сайланып куелганның икенче көненнəн үк
дигəндəй капитал төзелешлəргə, искергəн техниканы
яңартырга җиң сызганып тотынган. Үзлəренə йорт са-
лучыларга материал, транспорт биреп ярдəмлəшкəн.
Шуңа да авыллардагы өйлəр коеп куйган шикелле,
картлар əйтмешли, балкып, көлеп торалар. Авыллар
арасында комташ юллар, шундый ук юллар фермалар-
га, складларга, ремонт мастерскоена, машина-трактор
ихаталарына сузылган. Һəр трактор, һəр автомашина,
һəр комбайнга – икешəр механизатор, шофер. Малчы-
лыкта да шушыдый ук күренеш. Хезмəт хакын түлəүгə
килгəндə исə, иң югарысы – Байбуринда.
Җитəкченең тырышлыгы игътибардан читтə калмады,
əлбəттə, дəүлəтнең зур бүлəклəрен тапшырырга биш
еллыкларның нəтиҗəлəрен көтеп тормадылар: указлар-
да, карарларда аның фамилиясе еш күренде. Лəкин ул
орден-медальлəрен төрле җыелышларга, пленумнарга,
депутат буларак сессия утырышларына барып йөргəндə
тезеп такмый торган иде.
– Нигə бик тыйнакланасың? – дип кызыксынучыларга:
– Картайгач күз күрер əле, – дип кенə җаваплады.
Байбурин практикант егетне җылы каршылады.
– Алга атлаган саен эшлəр катлаулана бара. Шулай
тиеш тə. Баш экономистыбызга яшь өстəлə баруы шəп
түгел түгеллеккə дип əйтүем. Җиңеңне сызганып, шул
абыеңа ярдəм ит əле? Аена алтмыш сум эш хакы, бер
капчык он бирербез. Студентка ярап куяр, – диде.
Мондый юмартлык Рəфил өчен көтелмəгəн хəл бул-
ды, əлбəттə. Чөнки андый-мондый бер төрле дə өмете
дə, уе да юк иде. Яшəп торырга практикант егетне
Бибекəй исемле ялгыз карчыкка урнаштырдылар.
– Яшь кеше төнгə калып йөрер. Ашаргасын җылытып
изаланырмын. Килештермəс, – дип, каршы килеп тə ка-
раган. Лəкин Байбурин.
– Əгəр дə андый егет булса, сине борчып та, йөдəтеп тə
тормас идек. Тəртибенə бишле куям, җиңгə. Бəрəңгесен,
кишерен, кəбестəсен, чөгендерен бирербез. Көн саен
булмаса да, итен дə арттырырбыз. Зур булмаса да,
кунакханəбез дə бар барлыкка, тик ул егеткə йоклап чы-
гарга гына түгел бит. Аңа безнең колхозда берничə ай
яшəргə туры килəчəк, – дип күндергəн.
Рəфилгə конторада эш урыны итеп аерым өстəл
бирделəр. Ул башка хезмəткəрлəр кебек иртə белəн
колхоз идарəсенə килə һəм, өйдə мəшəкать булмаган-
лыктан, барысыннан да соңлап кайтырга чыга. Телəге
шул: форсаттан файдаланып, килəчəктəге професси-
ональ эшенə ныклап төшенү, өйрəнү. Институттагы
укытучыларының берсе: "Теория диплом өчен, ə прак-
тика хезмəт кенəгəсе өчен", – дигəн иде.
Егетнең тырышлыгын күреп торган баш экономист
хезмəтенең ярты мəшəкатен студентка аудара, бөтен
делоларны җиренə җиткереп алып баруын, отчетлар
төзүен талəп итə, хəтта идарəдəн вакыт-вакыт югалып
тора башлады. Шуңа карамастан, берчак ял көнендə
ялга кайтып ярты көнгə соңлап килгəне өчен Рəфилгə
җикеренергə тотынды.
– Эш алайга китə икəн, абый, иртəгəдəн болай итик,
син эштə минем ничə сəгать булуымны теркə, мин синең
ничек тир түгүеңне яза барам. Тик үпкəлəштəн булма-
сын. Килештек?
– Серкəң су күтəрми икəн, егет. Шаярдым гына.
Шаяру башкача кабатланмады. Егет исə өстəлендə
папкаларның артуына, күп мəсьəлəлəрне үзе генə
хəл итəргə алынуына куана иде. Ул гынамы, бух-
галтерия, бөтен тармак белгечлəре турыдан-туры
Рəфилгə мөрəжəгать итə, хəтта район авыл хуҗалыгы
идарəсеннəн дə аңа шылтыраталар: мəгълүматлар со-
рыйлар, киңəшлəшəлəр.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.