Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 февраль , 09:25

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (6)

Ни күзлəре белəн күрсен, зал идəнендə улы, килене аунап ята. Кан-фəлəн, муеннарында җеп, каеш күренми шикелле. Нəрсə эшлəргə? "Ашыгыч ярдəм"гə, милициягə хəбəр итəргəме? Юк, кабаланырга ярамый.

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (6)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (6)

(Дәвамы.)

Өйдə Хəния генə иде. Ул хəтта кайгылы хəбəр
ишетүеннəн шөрлəп, улы янына чыкмый кухняда
утырды. Рəфилнең эштəн, һичьюгында кызларының
мəктəптəн тизрəк кайтуларын телəде. Бəлки, улына җен
кагылгандыр? Элгəрге вакытларда җен-пəрилəрдəн кур-
кып тилерү очраклары да булган ди бит. Бəлки баланы
табибларга күрсəтергə, йə берəр имче карчык табарга
кирəктер? Иренə шылтыратырга уйлаган иде, Илдусның
сизенеп калып чыгып йөгерүеннəн курыкты. Ходай са-
класын, йə тəрəзəдəн сикерер. Күзлəре урыныннан куп-
кан бит. Авызы читеннəн селəгəе дə ага иде шикелле.
Бераздан малай үзе торды. Ава-түнə тəрəзə янына
барды. Нигəдер шапылдатып рамга сукты. Шкафларга
тотына-тотына бүлмə ишегенə таба атлады. Кухняга
керде. Күзлəрен тондырып, əнисенə карап катты. Аның
тəнен көзəн җыера, куллары тартыша иде. Бөклəнгəн
терсəклəрен турайта алмый җəфалана кебек. Авызын-
нан селəгəй, танау тишеклəреннəн маңка, күзлəреннəн
яшь ага. Хəтта əнисен дə күрми шикелле.
– Пакетик! Бирегез пакетик?! – дип сөйлəнде Ил-
дус, авызыннан аккан селəгəен кулының сырты белəн
сөртергə булашып. – Укол салыгыз? Зинһар? Үлəм...
– Нинди пакет сөйлисең, балам? – дип, Хəния Илду-
ска якынлашмакчы булган иде, лəкин малаеның:
– Стоп! Кем бу? – дип кычкыруына коты очып катып
калды. Ананың йөзе агарынды, куркуыннан хəтта бит ал-
малары дерелдəде. – Доза кирəк! Бирмəсəгез, үтерəм!
– Хəзер, улым, хəзер, чак кына сабырлан. Хəзер, – дип,
ишекне сакланып кына ачып Хəния, этаж мəйданчыгына
чыкты. Кулын чак күтəреп күрше фатирның звонок
төймəсенə басты. Җавап бирмəделəр. Икенче ишекне
төяргə тотынды.
Ишек ачылуга каршында бозау зурлыгындагы эт
пəйда булды. Бүтəн чакта маэмайдан да шыр җибəргəн
Хəния əлеге җанварны шəйлəмəде дə.
– Əйдə, Хəния. Əллə бер-бер хəл булдымы? Төсең
качкан, – дип каршылады өлкəн яшьлəрдəге бичə.
– Юк, Шəрифəттəй, Рəфилгə шылтыратырга иде.
Нигəдер телефоныбыз кирелəнə.
– Кер, кер, рəхим ит.
Мондагылар барысы да ут күршелəр булып яши.
Шəрифə дигəне нефтьче малаена ияреп Татарстан та-
рафларыннан килгəн.
– Бер генə минутка, Шəрифəттəй.
– Телисең икəн сəгать буе сөйлəш. Əйтсəм əйтим,
күршем Хəния, Илдусыгыз əллə чирлəгəн, əллə кыек
төяп алган, подъезд ишеге янында күтəрелеп карап та
тормый бəрелеп китте. Əллə танымады да, югыйсə, бик
итагатьле бала бит…
Эче янган Хəния əлеге сүзлəрне ишетмəскə,
тыңламаска телəп, телефон аппаратындагы саннарны
җыя башлады.
– Синме, Рəфил? Кайтырга ашык! Туп-туры өйгə. Əйе,
əйе, кеше бар иде. Кемлеген кайткач күрерсең. – Хəния,
телефон трубкасын урынына куярга да онытып, ишеккə
ашыкты.
– Бер чынаяк чəй эчеп алыйкчы, күршем.
– Юк, юк, апа, башка вакытта. Ашым да кайнап утыра.
– Алдашуына гарьлəнеп, үртəлеп чыгып китте.
Керсə, Илдустан җиллəр искəн. Хəтта фатир ишеген
яртылаш ачык калдырган. Нинди хəл бу? Өндəме, əллə
төштə генəме?
Хəния үзе дə аңламастан кычкырып елый башлады.
Яшьлəрен дə сөртмичə бүлмəдəн-бүлмəгə кереп йөрде.
Бу кадəр əрнешүе, бала шикелле үксеп елавы үзен
белгəннəн бирле тəүге тапкыр иде. Нəрсə эшлəгəн аның
улы? Əллə тукмаганнармы? Килен кайда?..
– Юк, юк, балакаем чирле түгел. Тукмамаганнар-
дыр. Эшеннəн арып кайткандыр. Əйе, арыган. Буро-
войлары җəһəннəм астында баткаклыкта, ди бит. Алар
җəфаланган төбəктə хəтта этлəр җигелгəн чаналар-
да да барып чыгучы юк, ди. Черкилəр талавына түзə
алмый төньяк диңгезе тарафларына качкан болан-
нар да булмагач, зəхмəтле җирдə лəпəкəй чебеннəр
нефтьчелəргə ябырыла, аларны талый, аларның канын
эчə икəн. Шулкадəр интегеп тапкан акчасының кадерен
белмəгəч ни… – Нигəдер, ашыгып барып, урам яктагы
тəрəзəне шар ачты. Аста машиналар агыла, кешелəр ка-
балана, бала-чага йөгерешеп уйный… "Сикерəм!" дигəн
коточкыч уй күңелен ярып үтте. "Бишенче каттан егыл-
ган кеше шунда ук үлəме? Əгəр гомерлеккə гариплəнеп
калса? Кемнеңдер күзенə карап тилмереп ятса? Бу кы-
лыгына кешелəр ничек карар? Авылда ялгыз калган бер
карт интегүенə, җəфалануына, чиренə чыдый алмый
үзенə-үзе кул салган иде, гəүдəсен зиратка бəрəңге бак-
чалары артыннан илттелəр. Андыйларның мəетен урам
буйлап алып бару шəригать законнарына сыймый, ди.
Андыйлар тəмуг утын җир өстендə үк тоеп китсен...
Хəниянең белəгенə кемдер тотынгандай булды. Ул
сискəнмəде, дертлəмəде.
– Тимəгез миңа! – дип кычкырып, алга омтылды.
– Син нəрсə? Əллə хыялландыңмы? – дип, Рəфил
хатынын кочаклап алды. Шуннан аны читкə этəреп,
тəрəзəне япты.
Хəния, иренə аптырап, чит кешегə карагандай карап
торды-торды да, үкереп елый башлады.
– Нəрсə булды? Кем килде?
– Кем, кем! Син! Синме?
– Кем килгəн иде? Шылтыраттың бит. Кайт, дип.
– Кемне? Илдусны əйтəсеңме?
– Əле кайда?
– Качты. Тəрəзəдəн сикергəндер. Эзлə.
Рəфил хатынын җитəклəп кухняга алып керде.
– Ачыктырды…
Йокларга яткач та Хəния дер-дер килде. Тиргə бата.
Сикереп тора да тəрəзə янына барып урамны күзəтə.
– Таптыңмы? – дип, Рəфилне селкетə. – Малайны
таптыңмы? Үлгəндер ул. "Пакет", "Доза", ди. Мəет төсе
иде йөзендə. Җен алмаштырган аны. Үзлəренə барып
килик. Тотыйк аны…
Рəфил, нəрсəнедер исенə төшергəндəй, торып зал-
га чыкты. Китаплар тезелгəн шкафны ачып, Виктор
Гюгоның бер томын тартып чыгарды. Ашыгып битлəрен
актара башлады. Артык та нык кирəге чыга калса дип
сакланган ун данə бишəр меңəр сум акча купюраларын-
нан җиллəр искəн иде. Диванга лып итеп утырды. Хəтта
маңгаена салкын тир бəреп чыкты.
– Димəк, шиклəнүлəр бушка булмаган… – Кызлары
бүлмəсенə керде. Сүз юктан сүз булсын дигəндəй: – Укы-
уыгыз ничек бара? – дип сорап куйды. – Мəктəбегезгə
кереп чыгарга һич кенə дə җитешə алмыйм.
– Безнең өчен борчылма, əти. Əни нигə сөйлəшми?
Əллə сиңа ачуланганмы?
– Нигə ачулансын, ди.
– Əллə ничек сəер сыман.
– Менə нəрсə, кызыкайларым, эш буенча ураштырып
килəм. Мин кайтканчы əниегез янында торырсыз. Аның
туган төяге, үзегез белəсез, гүзəл, гаҗəеп матур бит.
Караидел елгасы, авылы тирəсендəге күллəр хакында
сорашыгыз, кызык-кызык хəллəрне, вакыйгаларны да
хəтерлидер əле. Элекке заманнарда хəтта шул тараф-
ларда аккошлар оя корып бала үстергəннəр. – Илдус-
ларга да кереп чыгармын. – Хатыны, сикереп торып,
кофтасына үрелде. – Юк, бичəкəй, үзем генə. Тəүдə
үзем генə. Озак тормам. Шуннан соң иркенлəп уйла-
шырбыз яме…
– Мин дə! – Хəния, ашыгып, халаты өстеннəн
Рəфилнең пинҗəген киде. – Үз күзлəрем белəн күрəсем
килə. Жаннага да əйтергə кирəк. Күзен тондырып кая ка-
рап ята икəн?..
– Өлгерерсең əле. Лилия, Лəйсəн, əниегез янында то-
рып торыгыз.
– Мине сакларга кушасыңмы?! Əллə тилеменме? –
Хəния ярсып еларга тотынды. – Ияртмəскə итə.
Кызлар исə, бернəрсə дə аңламый, аларга карап тик
тордылар.
Шул арада Рəфил:
– Мин җəһəт кенə, – диде дə ишектəн чыгып китте һəм
ачкычны сорап алып ишекне биклəде.
Юл читенə йөгереп килеп, үткенче автомобильлəргə
кулын сузды. Менə замана, элегрəк машиналар сирəгрəк
йөрсə дə араларыннан кемдер барыбер туктый торган
иде. Əле исə юлның яртысына ук чыгып кул болгасаң да
игътибар итмилəр.
– Че, старик, əллə яшəүдəн туйдыңмы?! Кемнедер
бəлагə тарытканчы бар да Обь елгасына сикер, – дип
кычкырды ялтыр башлы егет, автомобиль тəрəзəсеннəн
күзлəрен акайтып. – Бəхетең, шəһəр читендə түгелсең.
– Шул урамга гына? Ерак түгел. Ашыгам. Балалар…
Руль артындагы йомры баш янындагы кара күзлекле
кызга борылды.
– Старик кабалана. Шау-шуга ашыгадыр. Хи-хи-и… –
Кыз эндəшмəде. – Əйдə тиз бул, папаша, соңласаң йə
сөяркəң үпкəлəр. Тиз бул, дим!
Рəфил арткы ишеккə ашыкты.
– Мугамет козел тəки бурычын суза. Кырык штук кына
тапкан, – дип сөйлəнə башлады такырбаш, газга баскач
та, янындагы кызыл иренгə. – Иртəгəсенə килеп ялынып
карасын əле... Калганын тапмаса, кирдык...
Руль артындагының озын тырнаклыга əйткəлəп бар-
ганнарыннан конкрет нəрсəлəр аңлашылмаса да "Му-
гамет", "кырык штук" сүзлəре Рəфилнең йөрəген айкап
алды. Чөнки аның малаен "Мугамет" дип сораганнары
бар. Янəсе , Мөхəммəтов аларча "Мугамет" була тор-
гандыр. "Кырык штук" – китап арасыннан юкка чыккан
илле мең сумның бер өлеше. Сүз шул хакта түгелме?!
Ə инде "кирдык" дигəне, мөгаен, башына җитү, үтереп
ташлау була торгандыр...
Улына барып җитəргə ике йорт калгач Рəфил төшеп
калды. Ике унлык сузган иде, руль артындагы бəндə
авызын ерып:
– Сөртергə катырак бит əле, старик, – дип җирəнеп
карады да газга басты.
Рəфил ашыкмады. Башын яртылаш борып, артына
күз салып атлады. Теге пар йə машинада, йə җəяүлəп
ияреп, күзəтеп килмиме? Ул-бу сизелмəде. "Бəлки юкка
шиклəнəмдер", – дип, үзен тынычландырырга булашты
əти кеше. Балалар уйный торган мəйданчыкны урады.
Подъезд тирəсенə күз салды. Тыныч кебек. Бернəрсə
дə булмагандай ышанычлы адымнар белəн ишеккə
юнəлде. Сак кына өченче катка күтəрелде. Кирəкле
ишекнең яртылаш ачыклыгын күргəч, каушады. Эчкə
колак салды. Ходайга шөкер, шикле тавыш-мазар ише-
телми. Бүлмəлəрдə ут яна. Сакланып кына алга атла-
ды. Лəкин, ул-бу була калса дип, тышкы ишекне ябып
бетермəде. Кем белə, берəрсе пычагын күтəрер дə сиңа
ташланыр…
Ни күзлəре белəн күрсен, зал идəнендə улы, ки-
лене аунап ята. Кан-фəлəн, муеннарында җеп, каеш
күренми шикелле. Нəрсə эшлəргə? "Ашыгыч ярдəм"гə,
милициягə хəбəр итəргəме? Юк, кабаланырга ярамый.
Тəүдə исəнлеклəрен белергə кирəк. Рəфил, тезлəнеп,
икесенең дə пульсларын сəрмəп карады: йөрəклəре
сизелер-сизелмəс кенə тибə. Таламаганнармы? Рəфил
карашы белəн бүлмəне байкады. Өстəл, утыргычлар,
шкаф, келəм, телевизор кайда? Көч-хəл белəн торып,
йокы бүлмəсенə керде. Ике урынлы чит ил караваты
кайда булган? Кухнядагы суыткыч, газ плитəсе?.. Туй-
да бүлəк ителгəн əйберлəрнең барысы да гаип булган.
Коры стеналар гына ласа... Ишекне япты да балалары
янына килеп кабаттан тезлəнде. Нəрсəдер кычкырырга
уйлаган иде, тик дерелдəгəн иреннəреннəн кайнар һава
гына чыкты. Бая исəпкə алмаган икəн, идəндə шприц-
лар ята… Əй, əттəгенəсе, ишек биклəнмəгəн лəбаса,
аны кемдер тибеп ачты да шак-шок басып бүлмəгə үтте.
Рəфил дертлəп башын күтəрде.
– Че! Синме ни, старик! Малаеңмы? Əллə кызыңмы?
– дип, тере мəетлəргə ымлады. – Ишетсен колагың, ста-
рик, бурычларын түлəмəсəң, кирдык!
– Нинди бурыч?
Бəй, бу бит бая автомобилендə китергəн бəндə. Ул
ияге белəн шприцларга ымлады.
– Пакетиклар бар. Шуларны сатышсаң, бераз скидка
ясарбыз.
Рəфил көчкə-көчкə торып басты. Аяк-куллары калты-
рый. Тубыклары бөгелүен һич туктата алмый. Тəгəрəп
китүеннəн курка. Өстəл, утыргычлар юклыктан тотыныр,
сөялер нəрсə дə юк ичмасам.
– Сайла, старик!
– Нəрсə сайларга? – Үзенə текəлеп мыскыллы елмаеп
торучыга аптыраулы караш ташлады Рəфил.
– Башыңны сантыйга салып кыланасың икəн,
бөтенлəй дураклатырбыз. Аңладың?! – Кесəсеннəн вак
кына кəгазъ кисəклəре чыгарды. – Һəркайсысы өчəр
мең сум. Анда алтын төрелгəн.
– Алтын белəн эш иткəнем юк. Банкка илт.
– Мыскылларга уйлыйсыңмы?
– Төшенмим.
– Бик белгəн кешелəреңə генə яшерен рəвештə сат.
– Ияге белəн идəндə ятучыларга ымлады. – Аларга да
бирə аласың, акчалары булса. Килештекме?
– Кем белəндер бутыйсың.
– Яхшылыкны аңларга телəмисең икəн, үзеңə
үпкəлəрсең. – Əлеге бəндə ишеккə борылды. Рəфилгə
карамый гына: – Əгəр дə əлеге очрашуны ментларга
җиткерсəң, əле яшəгəн квартираң да, бəлəкəй кызларың
да юк дип исəплə.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (6)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (6)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас