Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 февраль , 09:25

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (5)

Ə шулай да туй гөрлəп үтте. Исемлеккə кергəн кунакларның күп булуы сəбəпле шəһəрнең спорт залын алып торырга туры килде. Акчаны ике як та жəллəмəде. Яшьлектə бер генə тапкыр килə торган гүзəл вакыйга гомергə онытылмаслык булырга тиеш.

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (5)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Тик. Тагын "тик"кə барып төртеленə. Нинди сəбəптер
инде, Рəфилне бəхетсезлек сагалап кына тора, үкчəсенə
баса-баса иярə.
Армиядəн исəн-сау йөреп кайтуын көне-төне телəп
торылган Илдусы кочаклашып күрешү белəн кайгы
дəрьясына ташлады. Əйтерсең, дөньяның болай да кай-
нап торуына шул гына җитмəгəн булган...
Егеткə Калининград шəһəрендə хезмəт итəргə туры
килде. Солдат тормышы җиңелдəн булмаса да, хат
язарга вакыт таба. Хəтта еш яза, димəк, ата-анасын,
сеңеллəрен сагына. Тик шунысы, һəр хатында акча
җибəрүлəрен үтенə, талəп итə дияргə була. Соңгы ел-
ларда армиядəге тəртип тə нык какшады, хəрбилəр ара-
сында җинаятьлəр кылу да артты, дезертирлык кылу
ешаюын, солдатлар бергə хезмəт иткəн иптəшлəренə
каршы ут ачуын еш хəбəрли башладылар. Аллаһым,
бердəнбер малаеңның газиз гəүдəсе цинк табутта кайта
күрмəсен. Бəлки, ачлы-туклы яшəтəлəрдер, əллə "карт
солдатлар" кыерсытамы? Ике йөз елга якын элек диңгез
ярына кальга итеп төзелгəн һəм заманында немецча
Кенигсберг исемен йөрткəн ил чигендəге шəһəрдə əллə
нинди зəхмəтлəр бардыр əле…
Бигрəк тə Хəния əрни. Йорт өчен əйбер яисə кием-
салым алырга сүз кузгатылса: "Кирəкми генə! Шул ак-
чаны улыбызга салыйк, аңардан бернəрсəбезне дə
җəллəмик!" – дип тəтелдəп тора.
Малай кеше ике ел рəттəн "сауды". Ярый əле, шөкер,
исəн-аман, буй җиткереп əйлəнеп кайтты. Гəүдəсе дə
нык күренə. Тик йөзе генə элеккеге төсен югалткан –
кара-сары кебек. Бəлки, җəйне юньле-рəтле күрмəгəн
шəһəрне кояш та урап үтə торгандыр.
– Тегендə бурычым калмады. Изгелегегезне кире
кайтару хəзер минем өстə, – дигəн матур сүзлəре
ата-ананың йөрəген эретеп, акча талəп иткəндəге
күңелсезрəк минутларны оныттыра төшсə дə , "тегендə"
сүзе тагын шомландырды. Ничек инде "тегендə"? Анда
бурычы булганмы? Булса, кемгə? Ни өчен?..
Егет урам таптап озак йөрмəве белəн дə куандыр-
ды. Нефть һəм газ идарəлегенə барып, бораулаучы
ярдəмчесе булып эшкə урнашты. Хезмəт хакын да мул
вəгъдə иткəннəр. Иш янына куш булыр. Сеңеллəре дə
берсе икенчесеннəн калышмый үсеп килə.
– Молодец, улыкаебыз! Туеңны да кеше арасында
истə калырлык зурлап ясарбыз. Беренче туй! – диеште
əти-əни.
Илдус дəртле егет булып чыкты. Менəмен дигəн кыз-
ны табып алган. Эшлəвен əлегə беркайда да эшлəми
икəн, чөнки атасы, анасы мохтаҗлык кичерми, ди. Яшь
вакытлар ике килми дигəндəй, əйдə рəхəтлəнеп типте-
реп калсын. Бил бөгəргə балаларга уралгач та өлгерер.
Яраткан кызы мөселман халкыннан түгел түгеллеккə,
əмма хəзер катнаш гаилəлəр белəн дөнья тул-
ган. Əлегə кадəр ул хакта уйлаучылар сирəк очраган-
дыр, тик соңгы вакытта Урта Азиядə миллəт тикшерү
күренешлəре адəм балаларын шаккатырды, уйга сал-
ды. Себердə исə кайдадыр куыласы юк. Иң мөһиме –
тигез мəхəббəт, үзара аңлашып яшəү һəм балалар ту-
дырып үстерү.
Егетнең Жаннага мəхəббəте нык булгандыр, күрəсең,
өйгə куна кайтырга да оныткалый башлады. Элегрəк
сөйлəшергə, уй-планнары белəн уртаклашырга ярату-
чы Илдус эндəшмəс булды. Өйдə чагында, кемнəндер
яшеренергə телəгəндəй, йокы бүлмəсенə ашыгып керə
дə диванга ава. Əллə йоклый, əллə уйлана, белмəссең.
Күплəп акча сорый. Соңыннан кайтарып бирермен,
соңыннан исəплəшербез, ди. Баш катырып йөргəнче
тизрəк өйлəнсен дə куйсын иде. Өйлəнү бер хəл, ə кай-
да яшəрлəр? Гаилəлəрендə Жанна бердəнбер бала
булса да, егет кеше аның өенə барып кермəс бит. Йорт-
ка керүгə исəплəнер. Ə инде мондый күренеш ир-ат
өчен борын-борыннан макталмаган. Булдыксызлар, ата
ялкаулар шөгыле дип каралган.
Фатир алырга? Тик хəзер аны бушка бирмилəр. Де-
мократлар бу өлкəдə дə үзгəрешлəр кертергə өлгерде.
Янəсе, торакны бушлай өлəшү – социализм калдыгы.
Бөтен кешелəрне бер тиң итəргə омтылу. Гафу итмəслек
хата күренеш. Һəркем фатирны тик хəлəл акчасына са-
тып алырга тиеш. Кошлар да үзенə ояны томшыклары
белəн ясый, җəнлеклəр өнне үзе казый! Адəм бала-
ларына əзерне бир, имеш. Бу ялкаулык, җавапсызлык
чыганагы түгелмени?! Кеше бервакытта да яхшылыкны
аңламаган һəм аңламаячак та. Рəхмəтсез, рəхимсез
ул. Аңа чак кына бер нəрсə ошамадымы, хужасына
балта күтəрə. Кулыннан эш килми икəн, чəчрəп китсен,
дөмексен. Капиталистик мораль шул. Русия исə үзенең
яшəү тарихында икенче тапкыр капиталистик система
төзергə омтыла. Җир шарында күпме кеше көн итə,
һəркайсының дөньяга үз карашы бар. Кирəген үзе хəл
итə. Күке чебеше кебек авызын ачып кемнəндер җим
көтеп утырмасын...
Илдусның гына уй-фикерлəрен аңларлык түгел.
Дөньяга битараф кебек. Əйеме, əйе. Юкмы, юк. Башлап
сүз əйтмəс, сорасаң, юнлəп җавап бирмəс. Күзлəре нур-
сыз, йөзе туң.
Ə шулай да туй гөрлəп үтте. Исемлеккə кергəн
кунакларның күп булуы сəбəпле шəһəрнең спорт залын
алып торырга туры килде. Акчаны ике як та жəллəмəде.
Яшьлектə бер генə тапкыр килə торган гүзəл вакыйга
гомергə онытылмаслык булырга тиеш. Шуның кадерен
белеп матур итеп яшəргə дə яшəргə. Телəк шул гына.
Туйда "Əче!" сүзенə караганда "Горько!"сы күбрəк
яңгырады. Һəр кунакның тост əйтеп чəчлəрен бер-
берсенə бүген бəйлəгəн кияү, киленне үбештерəсе
килде. Бу тантанада үзеңне күрсəтеп калу да мөһим
бит əле. Рəфил Мөхəммəтов шəһəр күлəмендə билге-
ле əфəнделəрдəн саналса, киленнең атасының исе-
ме Ханты-Манси тарафларында тукталып калмыйча
Төмəнгə үк барып җиткəн. Аның фикере, сүзе белəн
исəплəшмəүчелəр бу төбəктə юк дəрəҗəсендəдер,
мөгаен.
"Əче!" – дип сөрəнлəү дөресме? – дип уйланып утырды
Рəфил, əлеге сүзне тəүлəп ишеткəн кешедəй. "Тəмле!
дип əйтү дөресрəктер. Гомумəн, кем уйлап тапкан соң
əле тормышка парлашып аяк басучы ике яшь кешене
халык алдында үбештерүне? Мөселманнарда андый
хəлне белүче дə булмагандыр, бу бит кемнəрнеңдер йо-
ласына сукыр рəвештə иярү. Үбешү туй бизəге, имеш.
Ул һəркемнең сере булырга тиеш. Беркемнең дə кысы-
лышы юк. Əллə шушы хакта басып əйтə салыргамы?
Рəфил урыныннан күтəрелде һəм табындагылар-
ны карашы аша үткəрде. Улы белəн килене һаман
үбешəлəр иде əле. Кемдер:
– Игътибар! Төп кода Рəфил Əхəтович! – дип кычкырды.
– Хөрмəтле туганнар, кунаклар! Улыбыз Илдуска, ки-
ленебез Жаннага бичəм Хəния белəн олы бəхет тели-
без. Матур итеп тормыш корып җибəрсеннəр өчен ике
бүлмəле фатир бүлəк итəбез. Менə ачкыч! – дип сүз
əйтүгə:
– Ур-ра-а!
– Горько! Горько!.. сүзлəре яңгыярады.
– Тагын "Горько" – дип мыгырдады ата кеше,
канəгатьсезлеген белдереп.
– Катышма. Телəсə нəрсə кычкырсыннар, – дип иренең
җиңеннəн тартты Хəния. – Син уйлап тапкан сүз түгел.
– Ничек инде кысылма?! Мин кем монда!
– Замана икенче. Əллə ничə төрле миллəт кешелəре
җыелган. Кода, кодагыйга можыт шулай ошыйдыр.
Теге як та буш кул белəн килмəгəн: яшьлəргə зал
һəм йокы бүлмəсе гарнитурлары бүлəк итүлəрен
белдерделəр.
– Горько!..
– Мондый бəхет кемгə тəти!.. Əче!..
Туй тəмам. Җилкəдəн зур бер кыя җимерелеп
төшкəндəй тоелды. Əйдə, яңа фатирда яңа тормыш
башлансын. Амин.
Лəкин яңа тормышка аяк басучылар дөнья көтəргə
ашыкмады. Килен чəеннəн авыз итү дə сузылды. Жанна
эшкə урнашу урынына əнилəрендə яшəүне хуп күрде.
Янəсе, ире эштə, ялгызына күңелсез.
Илдус исə, үз фатирыма барып ачка интегергəме,
дип кенə җибəрə. Өстəвенə, туктаусыз акча давайлый:
бир, бир... Армиясендə ярый инде, түзелде. Əле бит үзе
гаилə башлыгы. Төрле сəбəплəр таба: имеш, эш хакын
тоткарлыйлар, имеш, бурычлары бар...
Мəсьəлəне ачыклау өчен Рəфил бораулау эшлəре
идарəлегенең бухгалтериясенə шылтыратты. Хезмəт
хакларын үз вакытында түли алу алмаулары белəн кы-
зыксынды.
– OOO, AOOларны белмибез, без исə тютелька в
тютельку, ягъни көне-сəгате белəн исəп-хисапны баш-
карып барабыз. Тфү-тфү, күз тидерə күрмəгез, – дип
җавапладылар.
Илдусның хəле аңлашылмый. Өс-башын да яңартмый,
əллə килен акчаны юк-барга туздырамы?
"Яшьлəрнең хəлен якыннанрак белергə бүген бара-
быз, иртəгə барабыз", – дип йөри торгач, байтак вакыт
үтəргə дə өлгергəн. Күрəсең, пошаланмау, минутында
чаң какмау акылга сыймаслык бəлагə китергəн…
Көннəрнең берсендə Илдус үзе килеп керде. Коточкыч
хəлдə. Йөзе аксыл-саргылт. Күзлəре шешенгəн. Тиресе
дə сөяге. Кигəн курткасы да таушалып беткəн, шапка-
сы башында чак элəгеп тора. Ботинкасын салмый гына
түргə үтте дə диванга ауды.

(Дәвамы бар.)

И. Нигъмәтҗанов рәсеме.

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (5)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (5)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас