(Дәвамы.)
Җавап юк. Əлеге сөйлəшү өндə барамы, əллə сата-
шумы?
– Əйдəгез комиссия төзик. Əйдəгез бөтен документ-
ларны тикшерик, – дип, папкалар тутырылган шкафны
ачып ташлады Рəфил. – Нинди буш сүзлəр?
– Син, абзый, хотя карт та түгелсең, филькина
грамоталарыңны учакка ягып җылын…
Кыскасы, ел ярым дигəндə егерме меңнəн артык сыер
малы асралган комплекс ачы җиллəр, койма яңгырлар,
Себер бураннары карамагына тапшырылды. "Ходай
биргəн мал түгел, дəүлəтнеке җəл түгел".
Куш бугазлар исə: "Авыллар үз җаен үзе кайгыртсын",
– дип, кемузардан бакыра. Авыл хуҗалыгы, ташкүмер
чыгару кебек үк, дотациясез яши аламы?! Имеш, Ок-
тябрь ихтилалына кадəр Русия тик шəхси хужалыклар-
дан гына торганлыктан, иген белəн үзен генə түгел,
дөньяны тəэмин иткəн... Ходаем, нинди Русия хакында
сүз бара соң?! Чабаталы, киндер ыштанлы, ачка шеше-
неп салам түбəле өйлəрдə көн иткəн авыл крəстияне
турындамыни?! Ел кырын килсə, губерналары белəн
ачлыктан кырылганнар бит. Эш кораллары! Алары му-
зейларда гына сакланып калган: сука, агачтан үрелгəн
тырма, кəкре урак, тубал-чəчкеч, сызгыра-сызгыра җил
чыгарып, барлы-юклы игенен тазарту...
Рəфилнең туган колхозында тик комбайннар саны
гына да алтмышка җиткəн иде...
Əле яңа гына гөрлəп эшлəгəн сөтчелек комплексын
ниндидер эшкуарның нибары миллион ярым сумга
гына сатып алуын ишеткəч, элеккеге баш экономист
калтыранып куйды. Адəм көлкесе, фатир хакы. Күз
алдына китерерлек, башка сыйдырырлык хəлме бу?!
Ризасызлыгыңны белдереп, инде Себердəн качарга-
мы? Тик кайда? Русиянең җимерелə башламаган поч-
маклары калдымы икəн?..
Барысы да əйбəт иде бит. Мəктəпкə йөрергə тəүдə
кирелəнебрəк булашкан Илдус та сабырланды, уйнарга
дуслар тапты шикелле. Тик юк-юк та, тизрəк җəй җитсен
иде, авылга кайтыр идек, дип сөйлəнеп куя. Сабый гына
түгел, гаилə башлыгының уенда да туган төяк. Хəтта эт
өрүлəре, əтəч кычкырулары да исенə төшə. Чөнки авы-
лындагы əтəчлəр дə сакланыбрак, моңлырак, кемузар-
дан түгел, ə чират саклап аваз салалар сыман. Яшь чак-
та яшьтəшлəре белəн урамны иңлəп җырлап йөрмəсə
дə гармун тавышы йөрəк түреннəн үк урын алган икəн.
Дөрес, соңгы елларда авыл урамнарында җырлап йөрү
модадан чыкты чыгуын, əмма лəкин əтилəрдəн калган
гажəеп матур күренеш күңелгə сеңгəн. Такмакка биюлəр
хакында сөйлəп торасы да түгел. Əле инде алмашка
магнитофон килде. Аның тавышына адəм балалары
маймыл булып кылана. Туган туфрактан аерылгач,
боларның барысы да искə төшə, сагындыра икəн. Зама-
нында шул гүзəллеклəрнең кадерен белеп җиткермəүгə
үкендереп тə куя.
Монда исə, Себернең көнбатыш тарафларына гына
барып юлыгылса да хəтта вакыт аермасы да сизелə.
Кояш, авыр, арыганлык тойгандай, офыкка биегəя ал-
мый, бурычын җиренə җиткерə алмый гына үтəргə ом-
тыла кебек. Əллə шуңамы, мондагы көз, кыш кимендə
бер айга иртəрəк кузгала төсле. Көннəр үтə кыска.
Аз-маз гына яктыруга, караңгылык коела башлый.
Яз соңлагангамы икəн, елгалар кабаланып, котырып
таша. Алар дистəлəгəн чакрымнарга җəелмəсен, яр-
ларын кабаттан тапсын өчендер, мөгаен, төннəр дөм
караңгылыкка чуммый кичке яктылыгын сакларга тырыша.
Урманнарда имəн, каен, юкə, тирəк, карама, чаган ке-
бек агачларны тəмам кысрыклаган чыршы, карагайлар
хөкем сөрə. Аның төбəгендə энəлелəр үсмəгəнгə күрə дə
Рəфилнең күңеленə мəңге яшеллəр хуш килмəде. Алар-
дан һəрчак салкын бəреп тора төсле. Ə инде төньякка
карый күз ташласаң, Ханты-Мансиның яртыдан да күп
өлешен сазлыклар билəгəн киңлеклəрендə тəбəнəк буй-
лы, ярым гарип агачлар гына əрсезлəнеп үсə ала икəн.
Аның каравы, милəш, шомырт, балан, сирень, карлы-
ган, кура җилəге, кызыл көртмəле, кара көртмəле, күк
көртмəле, төньяк каен җилəгенə хөррият икəн. Гөмбəне
исə ятып җыярга була, ди. Шулай сөйлилəр. Тик
Рəфилне боларның берсе генə дə кызыксындырмый.
Хəтта үзара сөйлəшкəндə ала балык, кызыл балык,
тагын да əллə нинди балык, аларның күплеге хакында
бəхəс куптарсалар, бар дип тə белми. Чөнки андыйлар-
ны беркайчан да күргəне дə, тотып караганы да юк. Бу
җəһəттəн Юван дигəн хант ысланган, киптерелгəннəрен
күчтəнəч итеп тə китергəн иде. Алуын алды, əмма лəкин
үзе ашау түгел, өенə дə алып кайтмады. Сыра белəн
эчəрсез дип, шоферларга бирде.
Үз уңаена гына агып яткан һəм каз-үрдəкнең,
мал-туарның сусавын кандырган Инешне аргы ягы
күренмəгəн Обь дəрьясына яисə Иртышка, дулкынла-
нып җəйрəп яткан иген басуларын коры җиллəрдəн са-
клау өчен утыртылган, каеннарны тайга урманнарына
алмаштырып буламы соң?!
Əхəт абый исəн булса, Рəфил, бəлки, туган нигезеннəн
кузгалмас та иде. Əти кеше, мөгаен, кызып бармаска,
сабырланырга, телəсə кемнең сүзенə колак салмаска,
уеннан кире кайтырга киңəш бирер иде. Əнисе дə өч ел
элек кенə ахирəткə күчте шул. Ул да: "Никакуй! Кысып
кына утыр урыныңда! Нəселдə булмаган ул нинди хəл
тагын?!" – дип кычкыра биреп əйтə салыр иде. Тик бүген
килеп боларны уйлаудан фəтва юк. Кем əйтмешли,
нəрсə булса да булды, кияү берне кунды инде.
Социализмны җимереп капитализмга күчəбез, имеш.
Дөресерəге, системасыз дəүлəткə күчмəкчебез. По-
тенциаль дошманнарыбыз күзебезне ачмаса, кол-
хоз, совхозларның, гигант заводлар, фабрикаларның,
җиңелү белмəс армиянең бу очракта иркенлəп яшəргə
комачаулаучы сукыр эчəк, бүсер шикелле икəнлеклəрен
кайдан белер идең?! Демократияне үстерү, ныгыту өчен
аларны һич кичекмəстəн өзеп ташларга кирəк икəн
лəса. "Потенциаллар" кисəтмəсə, аны белергə кайдан
баш җитсен…
Сукыр эчəклəр исемлегенə "Мегионский" совхозын
да кертергə онытмаганнар.
"Мегионский"ның да язмышы шулай хəл ителде.
Рəфилнең гомер юлында бу икенче тондыру бул-
ды. Хəтта ул яңадан аягына торып басарга курыкты.
Һəрхəлдə, хəзер кемгəдер үч итеп поляр утрауга юллан-
мас. Шулаен шулай да ул, ə кая барып бəрелергə? Уп-
кынга очмас өчен нəрсəгəдер тотынуны, эш башлауны
сузарга ярамый. Байтак кешенең урамда торып калуы
минутка да күз алдыннан китми. Рəфил исə андыйлар
арасында яңарак кеше. Кайдадыр башка төрле эшлəр
булуы хакында уена да китерə алмады.
Мул сулылыгы белəн Русиядə үзенə тиң тапмаган
Обька койган кечкенə генə Мегион елгасы тамагында
калкып чыккан шəһəр зур булмаганлыктан, күпчелек
халык бер-берсен яхшы белə, аралашып яши. Каби-
нетта гына утырып эшлəсə дə предприятие, оешма
җитəкчелəре Рəфил белəн якыннан таныш иде. Җыелып
тəмəке көйрəткəндə, бəхəслəшкəндə читтəрəк торган
һəм чегəнгə охшаган, зур күзле "Башкортстан вəкиле",
һəрхəлдə, игътибардан читтə калмый иде. Шунлык-
тан Рəфилгə аптырап, хафаланып озак йөрергə туры
килмəде, аны ТТИ – З (техник-транспорт идарəлеге),
дигəн муниципаль предприятиегə баш бухгалтер урын-
басары итеп эшкə чакырдылар. Соңрак, ишетүенчə,
якташы файдасына шəһəр мэры Чапайхинның тел
кыстыруы беленде. Элеккеге эшендə чагында шул ук
"тəмəжниклəр" авызыннан директорының үзен мактавы
хакында ишеткəне бар иде.
Тагын кемне эзлəргə? Дөрес, финансистлар, эконо-
мистлар аз түгел, тик ышанычлылары юк дəрəҗəсендə.
Бармакларының үз ягына кəкрерəклəрен тиз генə сизə
алмыйсың. Шулай икəн, андыйлардан ераграк тору
хəерле.
Рəфилне эш куркытмый, тик гаделлек булсын. Гадел-
лек гаделлек тə ул, ə менə ГКЧП дигəн галəмəттəн соң ил
башлыгының хəтта бармакларының җитенкерəмəвенə
карамастан, йодрыгы өстəлдə сүзеннəн алда дөпелди
башлады. Əллə заманында Казан шəһəрендə əтисен
НКВДныкылар кулга алганы өчен коммунистлар парти-
ясен генə түгел, тоташ илне туздырырга омтыла. Имеш,
җинаятьче коммунистлар белəн бер сукмактан атларга
намусы каршы. Ни өчен əлеге фикерен, хыялын Сверд-
ловск өлкəсендə эшлəгəндə үк күтəреп чыкмавын яшерə.
Партия өлкə комитетының беренче секретаре чагында,
Кремльгə ярар өчен, Николай икенче атып үтерелгəн
Ипатьев йортын җимерттереп кенə калмый, йортның
эзен дə югалту максатында, нигез өстеннəн асфальт юл
салдыруын онытып, патша кадəр патшаның гомеренə
кул күтəргəннəре өчен кичəге партиядəш иптəшлəренə
лəгънəт укырга тотынды...
Борылыш та үзгəреш, җимерү дə кыйрату дигəндəй,
сигез ел этлəнгəннəн соң Рəфилгə эштəн китəргə туры
килде, чөнки предприятиегə аяк баскан яңа хуҗа үзе
белəн себерке генə элəктермичə, сəнəк тə алырга оныт-
маган. Рəттəн элеп алу, селкеп салу башланды. Гадел-
сезлекне Рəфил күзəтеп тора буламы! Яңа шеф, хəзер
җитəкчелəрне шулай атый башладылар, баш бухгалтер
урынбасарына акаеп карамаса да йөзе адəмчə түгел
иде. Өстəвенə ялагайларның Рəфилне "мактап": "Атып
үтерсəң дə хəрəмлəшергə юл бирə, кул куя торган бəндə
түгел", – дигəн сүзлəре дə учакка бензин өстəгəндер.
Əлеге көндə шəһəрдə бердəнбер стабиль эшлəгəн
"Мегионавтотранспорт" берлəшмəсе генə калгандыр,
мөгаен. Рəфил шунда юлланды. Əйтерсең, аны нинди-
дер серле көч əйдəп йөртə: баш бухгалтер урыны буш
булып чыкты. Һəрчактагыча кабинет ачкычын кулына
тоттырдылар. Тик озаккамы? Төп гыйльлə шунда гына.
Чөнки билгесезлек хөкем сөрə.
Кайчандыр бəхет эзлəп Союздаш республикаларга
китеп, шунда гаилə корган, балалар үстергəн ырыс-
лы тормышлы кешелəр бүген куылып кайта башлады.
Хəтта йорт-мөлкəтлəрен сата алмый ташлап качалар
икəн. Башка сыймаслык, күз алдына китерə алмаслык
күренешлəрне ничек аңларга? Хəтта ата-аналар ба-
лаларын бүлешə алмый фаҗигале хəллəргə юлыга.
Яңадан барлыкка килгəн дəүлəтлəр чиклəрен саклау
өчен гаскəрлəрен булдыра. Якын барып кара! Кичəге
дустың атты үтерде булыр!
Оялары туздырылган, ояларыннан куылган бичара-
лар кайда барып бəрелергə тиеш? Əлбəттə, борынгы
иленə кайта. Тик берəдəклəрне кем көтə, кем кабул итə?
Бəхетсезлеккə юлыкканнар җаннарын ничек асрарга
тиеш соң? Ватан сугышы башлангач, фашистлар тыр-
нагыннан коткару өчен йөзəр меңлəгəн бала-чаганы,
хатын-кызны, карт-корыны илебезнең көнбатышыннан
ерак тылга эвакуациялəгəннəр. Ул хакта Рəфилнең дə
ишеткəне бар. Ленинградтан китерелгəн берничə гаилə
хакында укытучы апа да сөйлəгəн иде. Тик ул бит сугыш
заманында, илнең бер өлешен явыз дошман басып ал-
гач булган хəл. Алар Ленинград блокада боҗрасыннан
котылу белəн шатланышып кире кайтып киткəннəр.
Ə бүгенге бəхетсезлəр кемнəн качкан? Озаккамы?
Гомерлеккəдер! Чөнки элек көн иткəн шəһəрлəренə,
авылларына, кышлакларына кире кайтырга юл бикле.
Эшлəрен югалткан урындагы бəндəлəргə, авырткан
башка тимер таяктай, инде болар килеп өстəлде...
Рəфилнең куанычына, "Автотранспорт"та эшлəр
яхшы тора иде. Предприятиегə "тере" акча явып тора.
Шунлыктан эш хакы мул. Премиядəн дə калынмый.
Инде Ходай чит күзлəрдəн саклый күрсен. Берəр ахмак
табылып дөньяны бутап ташламасын.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.