(Дәвамы.)
– Сүз көрəштермик, Рəфил, əйдə идарə утырышы
җыйыйк.
– Юк, Байгутлин абый, ихтирам иткəнең өчен рəхмəт.
Миңа бернəрсə дə кирəкми. Кичə килеп кергəн түрəлəрне
кабаттан күрмəс өчен китəм. Аларның йөзенə башка-
ча карый алмаячакмын. Хəтта пычрак итеклəрен дə
күтəрмəдə кыра-кыра менгəннəр. Мыскыл итү түгелме?
Кызу канлы икəнлегемне кичəгə кадəр үзем дə белми
йөргəнмен. Кыланышым минем файдага түгеллеген
аңлыйм. Ярый, Байгутлин абый, якын дуслар булып
калыйк. Бигайбə. – Рəфил кулын сузды.
– Кул кысышырга ашыкмыйк əле. – Колхоз рəисе
идəнгə карап торды-торды да башка сүз əйтмичə
чыгып китте.
Хəния, учлары белəн йөзен каплап, үксергə то-
тынды.
– Шундый əйбəт яшəп яткан җирдəн. Ялынып со-
рыйм, кире кайт уйларыңнан!
* * *
Өч көннəн соң Рəфил кайнеше белəн Уфа аэро-
портыннан Нижневартовск шəһəренə очты.
– Бу маршрут буенча күп йөргəнсеңдер, кайнеш,
йə, иллюминатор ягына утырыймчы. Дөньяны юга-
рыдан күзəтим.
Биектəн җиргə караудан бигрəк, йөрəк ялкынын,
пошынуларны басарга телəү иде, əлбəттə. Чөнки
Уфага кадəр автобуста килү дə, аэропорттагы шау-
шу да күңелендə дулаган уйларын баса алмады.
Алдан ныклап уйлап та тормыйча озын юлга чы-
гуы да шомландыра башлады. Армиядə дə хезмəт
итəргə туры килмəгəч, аңа хəтта республика чиген
дə үтəргə туры килмəгəн иде. Əле исə болытлардан
да биеккəрəк күтəрелеп, Себер киңлеклəренə юл-
ланырга тəвəккəллəде...
Самолет көнчыгышка карап күтəрелде. Кояш
уң кулда иде. Болытлар өемен ярып үтелде.
Аларның шулкадəр ак булуына шаккатты Рəфил.
Өслəренə сузылып ят та аунап рəхəтлəн, йə читенə
аякларыңны сəлендереп утыр да җил уңаена йөз дə
йөз. Ə бит астан караганда болытлар болай ук ак
булмый, өстə исə аларны кояш яктырта икəн. Елга
буйларында авыллар. Аларның тирə-ягында шак-
макларга бүленгəн иген басулары. Кара җирлəр
арасында ямь-яшеллəре дə күренə. Болары,
əлбəттə, уҗымнар. Юллар сузылган, юллар борга-
лана. Ниһаять, урманнар, таулар башланды...
– Уңда, читтəрəк – Төмəн шəһəре, – дип сөйлəнде
Фəүзи. – Безнекенə дə ерак калмый.
Бу тирəгə җиткəч, самолет түбəнəйде шикелле,
чөнки шəһəрдəге биек торбаларның төтен бөркүе
ачыграк күренə."Монда, мөгаен, суыграктыр, җылы
күбрəк кирəктер, шуңа күрə мичлəргə ныграк яга-
лардыр", – дип уйлап куйды Рəфил.
Аста галəмəт зур елга пəйда булды. Шуңа җитəрəк
самолет тəмам җиргə якынайды. Колакларга мамык
тыккандай, двигатель тавышы басылгандай тоел-
ды. Стюардесса кызның сүзлəре ишетелде:
– Самолет нефтьчелəр шəһəре Нижневартовски-
га җитте. Экипаж сезнең белəн хушлаша. Чыгарга
чакырганга кадəр урыннарыгызда калыгыз.
Йомшак креслода утырып килсə дə, Рəфил үзен
үлеп арыгандай, бөтен тəненең авыртуын тойды.
Кузгалырга көч тапмады.
Самолет ишегеннəн башны тыгуга йөзгə коры
салкын һава бəрелде. Җирне сылап куйган кар
офыкка авышкан кояш яктысында күзне камаштыра.
Көз күпкə алдан килеп, ноябрь урталарын
хəтерлəтə иде. Хəер, мондагы җəйне нык кыска
дип сөйлилəр. Көзнең, язның нибары ай ярым-ике
айга гына сузылуы дөрестер, күрəсең. Җитмəсə,
зур сөңге очын хəтерлəткəн чыршыларның күплеге
кая килеп юлыгуыңны тагын бер кат исеңə төшерə.
Ə болай карауга урам читлəренə тезелешкəн
йортлар Уфадагылардан бер ягы белəн дə аерылмый.
Шул ук зур каплар, тартмалар, шул ук балконнар.
Урамнарда шундый ук автобуслар, автомобильлəр
йөри. Бер яклары белəн дə аерылмаган кешелəр. Алар
монда да тирə-ягына игътибар итми кабалана, ашыга.
Синең килеп кушылуыңнан өер үзгəрешсез кала. Ачык
урыннардагы җирнең кызгылт төстə булуын гына,
əллə монда кара туфрак очып, юылып бетеп кызыл
балчык кына торып калганмы, дигəн шиклəнү уята. Ə
бит Рəфилнең туган ягындагы җир морҗага утырган
корым шикелле кап-кара. Хəтта читтəн килеп чыккан
бəндəлəр: "Басуларыгызга коры таяк тыксаң да тамыр
җибəрə, яфрак яра, биллəһи газыйм", – дип сокланып,
шул ук вакытта ышанмагандай, бəрəкəтле туфракны
кулларына алалар, уып, иснəп, тикшереп карыйлар кебек.
Бөтен Себер тоташы белəн нефть чире белəн
авырганлыктан, Рəфил, əлбəттə, тəү башлап
нефтьчелəргə юлланды. Идарə начальнигы
каядыр китəргə кабаланса да, килүченең йомышы
барлыгын сизеп, кабинетына кире кереп, кунакка
өстəле каршысындагы кəнəфигə утырырга ымлады.
Тəүдə һөнəре, шуннан колхозының зурлыгы белəн
кызыксынды.
– Чəчүлек җире генə дə сигез мең гектар дисеңме?!
Мондагы бөтен Ханты-Мансига ул кадəр юктыр. Сыер
малы?... – Кабинет хуҗасы Рəфилгə хəйлəкəр карап,
күз кысып алды. – Безнең бəхеткə урынында булса,
бер иптəшкə шалтыратып алыйк əле. – Өстəлендəге
телефон номерын җыя башлады. – Алло, чибəркəй,
шефың үзендəме? Нижнедан Сергей Павлович, дип
əйт. О-о, синме, Чанайхан дус! Миндə бик шəп якташың
утыра. Икътисадчы. Зур колхозда баш белгеч булып
эшлəгəн. Нигə монда килүен үзе сөйлəр. Күпме савым
сыерың? Дүрт меңме! Алсаң, фатир белəн ярдəм итəргə
тырышырбыз. Сөлек кебек ир, тем более икътисадчы,
ничек инде гаилəсез булсын?! Ярый, гуд бай! – Рəфилгə
борылды. – Бəхетең, баш икътисадчы юк икəн. Эш
шуннан гыйбарəт: беренчедəн, мин əле генə Мегион
дигəн шəһəрнең хакимият башлыгына шылтыраттым.
Моннан ерак түгел, шəһəрдə илле меңгə якын гына
кеше яши. Башлык исə – синең якташың – Туймазыдан
шикелле. Икенчедəн, анда дүрт мең баш савым сыеры
асралган сөтчелек комплексы бар. Халыкны сөт, ит
белəн шул предприятие тəэмин итə. Ул комплексны без,
нефтьчелəр, тотабыз. Шулай икəн, хезмəт хакы турында
кайгырасы юк. Вакытында түлəнə. Өченчедəн, юлга əле
үк чык. Уңышлар сиңа. Бəлки, берəр вакыт мине дə
исеңə төшерерсең. – Өстəл читенə беркетелгəн төймəгə
басты. Ишектə секретарь кыз күренде. – Диспетчерга
əйт, менə бу абыеңны "Мегионский" совхозына илтеп
куйсыннар. – Сəгатенə карап алды. – Гафу ит, Рəфил
Əхəтович, киңəшмəгə соңлыйм. Сау булып тор.
Адəмчə каршы алынганнан соң биек чыршылар
да, шуларны үстергəн кызгылт балчыклы җир дə
тəүге күргəндəгечə ят булуларын, кырыслыкларын
югалткандай тоелды Рəфилгə. Əгəр дə Сергей Павлович
шулай җылы каршыламаса, кем белə, бəлки күңел дə
туңган килеш, җылы тапмый калыр иде.
Комплекста тулы тəртип. Дөрес, колхозныкы да ме-
ханикалаштырылган иде. Анда да савуга, тирес түгүгə
кул көче кысылмады, савучылар сəнəк, көрəкне оныта
язды. Ял бүлмəсенə хəтта матрац, мендəр, одеаллар
кайтарылды. Икмəк, чəй, шикəр өстəлдə – бушлай…
Тик соңрак югарыдан аңлый алмаслык күрсəтмəлəр
бирелə башлады. Жəл. Əгəр дə күпме көч, күпме ак-
чалар түгеп сафка кертелгəн корпуслар юкка чыгары-
ла икəн… Уйларга куркыныч. Тагын да шунысы хəтəр,
андый җинаятькə юл куючылар җаваплылыкка тартты-
рылмыйча, күрегез, менə без кем, дип артабан да сыз-
гырып, теш арасыннан гына черт иттереп төкереп йөри
бирүлəре ихтимал. Иң куркынычы шушыдыр, мөгаен.
Штаттагы расписание нигезендə эш хакы аена биш
йөз сум каралган. Колхозныкы белəн чагыштырганда,
ике тапкырдан да күбрəк дигəн сүз. Мəшəкать тə аз,
чөнки сөтчелек тармагы гына. Ə бит колхоздагы эшне
тавык чүплəсə дə бетəрлек түгел. Тагын да шул ягы,
катнашазык, фураж белəн тулысынча тəэмин ителүдəн
тыш нефтьчелəр печəн дə əзерли икəн. Кыскасы,
кинəнеп, йөзеп эшлəргə барлык шартлар бар. Бернинди
үгет-нəсихəтнең кирəге юк, һəркем үз вазифасын телəп
башкара.
"Торак мəсьəлəсен хəл итүне сузмабыз", – дигəн
иделəр, төгəл өч ай үтүгə кулга өч бүлмəле фатирның
ачкычын тоттырдылар. Атнадан соң Рəфил авылына
кайтып гаилəсен алып та килде.
Сөйлəсəң адəм ышанмас, барысы да əкияттəгечə ки-
леп чыкты. Барысы да тиз үк җайга салынды: ике кы-
зыкай балалар бакчасына йөри, тик менə алтынчы сый-
ныфта укыган Илдуска гына җайсызрак килеп чыкты,
чөнки бөтен фəннəр дə тик урыс телендə.
– Күңелсезлəнмə, улым, бер кыенның бер рəхəте
була, дилəр, аның каравы югары уку йортларында бе-
лем алганда җиңелрəккə туры килер. Бала чакта хəтер
дə якшы, – дип, тынычландырырга тырышты əти кеше.
– Җəйге каникулда дəү əниеңə кайтырсың. Фəүзи абыең
автомобиль алмакчы, барыгызны җыеп төяр дə Баш-
кортстанга əллүки...
Лəкин... Лəкин ил өстенə кара болыт ябырылырга,
җил-давыллар кубарга тотынган икəн: Советлар Со-
юзы дип аталган җир шарындагы иң зур, иң гайрəтле,
иң бай дəүлəт күз ачып йомганчы җимерелде.
Империалистларның, фашистларның көче җитмəгəн,
какшата алмаслык, басып керсəлəр адашырлык илне үз
кулыбыз белəн тар-мар иттерделəр. Белоруссия урма-
нында өч исерек бəндə өреп җибəргəн җил, көчле га-
расатка əверелеп, Урал тавы аша сикереп, кара урман-
нарны да үтеп, Ханты-Мансига ук килеп ябырылды.
Колач җəеп тотынуына ел да тулмастан, өстəл ар-
тында килəчəккə план сызып, саннар исəплəп утырган
Рəфилгə шылтыраттылар:
– Артабан мəшəкатьлəнеп тормагыз, нефтьчелəр сез-
не финанслаудан туктый.
– Ничек? Кем боерыгы?
– Үз җаегызны үзегез карагыз. Күрсəтмə югарыдан би-
релде. Ярдəмче хужалыклар гомумəн бетерелə.
– Кем күрсəтмəсе?
– Югарыдан-н…
Шушының белəн сөйлəшү тəмам. Телефон трубкасын
куйдылар.
– Тагын күрсəтмə. Тагын югарыдан. Югарыдагы-
лар нинди законнарга таяна соң?.. – Рəфил ручкасын
өстəлгə ташлады. – Илле мең кеше яшəгəн шəһəрне
туйдырган комплексны?..
Кабинетка директор кергəн икəн.
– Илле мең. Ə ил халкы? Əлегə кадəр бер гаилəдəй
яшəгəн республиканың кешелəре?.. Əйдə, Рəфил, миңа
керик əле...
Комплекска яңа хуҗа килеп төште. Үзе белəн яңа баш
экономистны да элəктергəн. Болар ниндидер арбитраж-
ный суд, банкрот, зур бурычлар хакында сөйлилəр.
– Нинди банкрот? Кем банкрот? Нинди бурычлар?
Кем алдында? Кем баткан? Документлар менə...
(Дәвамы бар.)
Искәндәр Нигъмәтҗанов рәсеме.