Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 февраль , 12:44

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (2)

Хатынга əйтсəң, чəчлəре үрə торыр. Җитеш тормыш. Балалар. Берне биш итеп яшəргə тырышканда эшсез калыргамы? Хəниясе, һичшиксез, тиз генə шушыларны тезеп китəчəк. Эштəн-эшкə күчеп йөрүчелəрне җаны сөйми.

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (2)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Рəфил иртəгə үк гариза язачак. Эшен ташлап кына
калмыйча, авылыннан ук чыгып китəчəк. Ил күлəмендə
куба башлаган буталчыкларны, башбаштаклыкларны
аңларлык түгел. Тарала икəн, таралсын, кыйратыла
икəн, кыйратылсын, җимерелсен... Кабара, үсə бар-
ган яман шешне дəваларга телəүче юк. Көннəрнең
берсендə шул яман шешнең шартлавы ихтимал...
Авыл йоклый. Əлегə барысы да үз урынында сыман.
Берүк шулай дəвам итə күрсен дə бит... Рəфилнең тын
урамда озаграк торасы килə иде. Хəтта ерактарак кал-
ган гармун моңы, егетлəр җыры чак кына ишетелгəндəй
булды. Элекке еллардагы кебек гармун тартып, җырлап
йөрсəлəр икəн дə бит. Һəр заманның үз моңы дигəндəй,
əле клуб ачылса, аз-маз гына яшь-җилкенчəк җыелып,
магнитофоннан акырган музыкага боргаланалар да та-
ралалар. Өстəвенə, күплəре исерек. Ни галəмəт, сыра
эчү гадəткə кереп бара.
Тик ничек кенə булмасын, авыл газиз, якын, авыл
сине аңлый, чөнки син – аның баласы. Авырлыкларга
юлыксаң, һəркем ярдəм кулы сузар төсле.
Урамның ике ягына тезелешкəн өйлəр арасын-
да Рəфиллəр тəрəзəсендə генə ут яна. Нəрсəдер
сизенгəндəй, Хəниясе, пəрдəне тартып, тышка күз сал-
ды. Көтəдер. Янган йөрəккə салкында җиңелрəк тоелса
да, адашкан кешедəй күпме йөрергə мөмкин, капкаңны
ачып керми чараң юк.
Тик менə һич көтмəгəндə килеп ябырылган хəбəреңне
кемгə сөйлəргə, күңелсез хəлеңне кем белəн уртакла-
шырга соң? Əти-əни дə исəн түгел, бəлки, алар аңлар
иде. Хатынга əйтсəң, чəчлəре үрə торыр. Җитеш тор-
мыш. Балалар. Берне биш итеп яшəргə тырышканда
эшсез калыргамы? Хəниясе, һичшиксез, тиз генə шушы-
ларны тезеп китəчəк. Эштəн-эшкə күчеп йөрүчелəрне
җаны сөйми.
Хəния йөгертеп өстəлгə аш китереп куйган иде, Рəфил
утырырга, кулына кашык алырга ашыкмады. Тəмəке
тартырга чыгып китте.
Ə нигə соң бу кадəр пошынырга? "Дүрт саның төгəл
булса, балам, юк-бар хакында уйлап та бирмə", – ди
торган иде əнисе мəрхүмə. – Эт өрə тора, бүре йөри
бирə. Укытуым чорында əллə күпме шыр дивана дирек-
торларга туры киленде. Аларны очыра тордылар, ə без,
гади укытучылар, "ыһ" та итми пенсия яшен тутыргач та
эшлəп йөрдек".
Əлеге сүзлəрен əнисе нинди уңайдан ни өчен
əйткəндер, Рəфил хəтерлəми, чөнки улы сүз башлама-
ган иде шикелле. Ə-ə, кемдер, укып кайту белəн əтисе
ярдəмендə кəнсəлəргə оялады, дигəн хəбəр таратырга
азапланган иде. Лəкин бу хəбəргə игътибар итүчелəр
табылмады. "Оялады" сүзен шаяруга бордылар. Ə инде
бүген килеп кергəн өчəү белəн шаяру каралмаган. Болар
бер каныкса, аларның тырнагыннан тиз генə ычкыныр-
мын димə. "Баш бирмəгəн" ничəмə кешене, бюро каршы-
сына бастырып, иманнарын укыттылар. Шундыйларның
кайберсе, эзəрлеклəүлəргə түзə алмыйча, хəтта башын
алып районнан ук чыгып китте.
Əгəр дə балалары булмаса, Рəфил дə күп уйлап тор-
мас, иртəгə үк шул соңгылар юлын сайлар иде. Өлкəне
Илдуска – унике, кызы Лилиягə – өч, ə Лəйсəнгə нибары
ике генə яшь бит.
Бəй, Сургут шəһəреннəн кайнеше Фəүзи кунакка кайт-
кан лабаса! Себер хакында мактанырга ярата. Ə нишлəп
аның сүзлəренə игътибар ителмəгəн? Ярты Себер та-
тар, башкорт белəн тулган дип, күкрəк сукты түгелме
соң! Газиз башны алып, бəлки, шул тарафларга чыгып
китəргə кирəктер? Чын бəхет, бəлки, шунда табылыр?
Тəүге мəлдə барып төртелер урын бар. Өйгə керергə дə
шул хакта киңəшлəшергə кирəктер. Бəлки, анда авыл
хуҗалыгы предприятиелəре бөтенлəй юктыр. Чөнки
тайгада, тундрада нинди иген үссен, ди. Нефтьчелəргə
барыр. Икътисадчы бит.
Юк, юк, əлегə сабырсызланырга кирəкми. Илəнмəгəн,
сугылмаган, дигəндəй, йə хəбəр генə таралып куяр...
Кереп яткач, Рəфил үзен караватта түгел, ə нинди-
дер ташлыкта аунагандай тойды. Күңелендə уйлар ча-
бышты, башында төрле күренешлəр буталды. Бу нинди
зəхмəтле көн, төн булды соң əле? Хəтта авыл каршы-
сындагы җəен – кылганлы, кышын бала чакта хəлдəн
тайганчы чанада, чаңгыда шуып рəхəтлəнгəн калкулык,
ерымнарда үскəн вак имəннəр, ташбаш, кармакка сирəк-
мирəк кенə капкан бармак буе гына алабуга, чабак ба-
лыклары йөзгəн тар гына Инеш күз алдына килде. Мон-
нан өч-дүрт чакрым гына өстəрəк башланган инешнең
атамасы да юк. Телгə Инеш булып кына кергəн. Мал-
ларга су якын дипме икəн, сөтчелек комплексын аңа
якын гына төзеделəр. Калкулыктан соң тигезлек – иген
басуы җəелə...
Бөтен бу хəтер түрендəге күренешлəр гомерлеккə
аерылып калыр кебек күңелне кыра, сызлата. Алар,
əлбəттə, беркайчан да онытылмас, сагындырыр... Туган
өенең түрендə ятса да, Рəфил үзен əллə кайдагы та-
рафларга барып юлыккандай тоеп əрнеде. Хəтта, тама-
гын кычыттырып, яшь төере килеп утырды. Сəбəпсезгə
җебеп төшүенə гарьлəнеп, авыр көрсенде...
Иртəн торгач, сүз юктан сүз булсын дигəндəй,
Фəүзидəн читлəтеп кенə Төмəн, Ханты-Манси тарафла-
ры, Себер нефтьчелəренең хəле, тормышы хакында со-
раша башлады. Тик нинди генə сорау бирмəсен, кайне-
ше: "Ул хакта сөйлəгəн идем бит инде", – дип, тик утыра.
Нефтеюганск, Мегион, Нижневартовск шəһəрлəре
Ханты – Манси автономияле округында калкып чыккан-
нар икəн. Ə инде Сургут дигəне моннан дүрт йөз еллап
элек урыслар Себерне яулап ала башлаганда барлык-
ка килгəн. Тора-бара мəҗүси
остяклар христиан хантка, ə мəҗүси вогуллар христи-
ан мансига əверелгəннəр.
– Бик төпченсəң, җизни, əйдə, атна-ун көнгə ял ал
да үз күзлəрең белəн күреп кайт. Вахта ысулы белəн
очучы нефтьчелəрнең самолетына да элəгергə була.
Тəвəккəллə.
– Юкка котыртып утырма, Фəүзи, җизнəңне елына бер
тапкыр булса да кирəк-ярак алырга Уфага җибəрергə дə
əмəл юк. Аны кəнсəлəрдəге утыргычына беркетеп куй-
ганнар.
Эш мəсьəлəсенə килгəндə исə, Себердə һəркем үз
урынын таба ала икəн. Дөрес, Фəүзи нефтьчелəрдə шо-
фер булып кына эшли, ə дөнья хəллəре хакында ару
гына белə, аңлап сөйли, хəбəрдар. Хəтта: "Əгəр, җизни,
берəр дустың ул тарафларга барып чыгарга уйлый
икəн, рəхим итсен. Кулдан килгəнчə ярдəмлəшермен",
– дип ычкындырды.
– Əгəр үземə юл төшеп куйса?
– Кунаккамы?
– Бөтенлəйгə була калса?
– Сиңа монда да шəп. Əлегечə əйткəндə, комфортно.
Колхоз хуҗаларының берсесең. Апам да эшлəп йөри.
Илдус укый, ике кыз – балалар бакчасында. Мал-туар
асрыйсыз. Тагын нəрсə җитми?
– Дөнья бозыла башлады, кайнеш. Барысы да тара-
лыр, юкка чыгар төсле. Югарыда утыручылар битараф
кебек.
– Һаман лəчтит сатасызмыни əле?! – дип сөйлəнə-
сөйлəнə өйгə Хəния керде. – Байгутлин абый туктап кит-
те. Бик ачулы төсле. "Хəзер үк Рəфил идарəгə барсын!
Кичə кич, понимаешь, район җитəкчелəрен оскорбить
иткəн", – ди. Кемнəр килгəн иде? Нəрсə булды?
Рəфил дəшмичə кулын гына селтəде дə ишеккə
юнəлде.
Идарəдəн озак тормый урап кайтты. Иренең йөзе
төссезлəнүен күреп, Хəниянең йөрəге жу итте.
Җитəкчелəрнең кайсысына каты бəрелгəн, нəрсə
җитмəгəн тагы?.. Күңелсез хəбəр ишетүеннəн шөрлəп,
сорау бирүдəн тыелды. Чөнки иренең кичə артык соң
кайтуы, нəрсəсендер онытып калдыргандай, ашап та
тормый ихатага чыгып китүе, төнлə уфтануы, энесеннəн,
гомер булмаганча, Себер хакында төпченүе күңеленə
шик салган иде.
– Нəрсə дə нəрсə, – дип ачуланып җаваплады ул бер
сəгать элек бирелгəн сорауга. Тузган чəчен тарау түгел,
хəтта учы белəн генə булса да сыпырмавы кəефенең
яман кырылуына ишарə ясый иде. – Нəрсə имеш, гари-
за бирдем.
– Нинди гариза?
– Эшне ташладым. Менə шул! Җыенысына адəм
рəтле бер баш булмаса да, алар гына акыллы. Акыра-
лар да җикерəлəр. Тормышны яңарталар, имеш, дөнья
тоткалары!
Рəфилнең ябык йөзе кызарган, иреннəре күгəргəн, ə
зур күзлəре тонып калган.
– Син нəрсə, Рəфил, болай кызганың юк иде лəбаса,
акылыңа кил!
– Еш кызу гадəтем булса, əллə кайчан язган булыр
идем ул гаризаны. Бетте-китте. Бу хакта бүтəнчə сүз
кузгату юк. Башым исəн булса, гаилəмнең тамагын туй-
дырырга кулымнан килер əле. Фəүзи! Фəүзи, дим! Син
кайда?
– Тыңлыйм, җизни, – дип, кайнеше кухнядан чыкты.
– Кунактан кайчан китəсең? дип сорау килешеп бетми
бетүен, ə шулай да Себереңə кайчан җыенасың?
– Өч көннəн, җизни, эш урынымда булырга тиешмен.
Əни янына сугылып чыгам да...
– Бик мəслихəт, бергə китəрбез.
– Бу нинди хəл? Син нəрсə? Ə без?!
– Борчылма, хатын, барып əйбəт кенə урнашсам, сез-
не тиз үк яныма алырмын.
– Ə Илдус?
– Себердə дə мəктəплəр бардыр. Урысча тиз өйрəнер.
– Җиде кат үлчəргə кушалар түгелме? Сабыр бул!
Шулчак капка төбенə Байгутлин автомобиле килеп
туктады.
– Өзеп əйткəн идем бит инде, нигə тагын килеп
йөрергə?! – дип үртəлде Рəфил, тəрəзəгə карап.
– Барыгыз да өйдə икəн, – дип сөйлəнде колхоз рəисе,
ишектəн керə-керə. – Кунак та бар шикелле. Кем була-
сыз, энекəш?
– Хəния апамның бертуган энесе.
– Димəк, Рəфилнең кайнеше. Димəк, ят кеше түгел.
Давай, Рəфил Əхəтович, эшкə. Бала-чага булмыйк.
Ярты юлда калдырып китəр идеңме? Уналты яшьлек
кызлар кебек үпкəлəргəме?
– Юк, Байгутлин абый, бу үпкəлəү түгел. Күпме еллар
эшлəү дəверендə сүзгə килешкəнебез булдымы?
– Шуңа аптырыйм да. Ə инде тегелəрнең тупаслыгына
килгəндə, төкереп бир. Əллə мин алардан аз кыерсы-
тылганмы?! Нахакка, гаепсезгə... И-и туганкай, əйтсəм
əйтим инде: муенга элмəк кияргə арканга үрелгəн ча-
клар да булды. Ə син, хан кызыдай, бер бəрелештə үк
кылтайгансың. Əйдə, əйдə киттек конторага. Тегелəр
чəйнəгəн подрядлар хакында ныклап уйлашыйк.
– Булмый торган хəл. Ничек инде формаль рəвештə
генə исəплəнгəн, дөньяда юк подрядчыларга, производ-
ствода экономия ясадылар дип, ялган документ төзе дə
премия яз? Ни өчен? Нинди акча түлəргə? Тирлəрен
түгеп, хəлəл көчлəрен салып эшлəгəн кешелəр ни дияр?
Юк, юк кына! Намус кайда?!
– Уйлашыйк, дим. Бер башка караганда икəү яхшырак
бит.
– Аларга ни, районда фəлəн коллектив, фəлəн гаилə
подряды бар дип, Уфа каршысында яхшатланырга
кирəк. Əллə авыл хуҗалыгын алга җибəрү хакында уй-
лыйлармы? Юк, буш сүз сөйлəүдəн арына ал-
мыйлар. Югарыдан бер ахмак төчкергəнгə, картлар
əйтмешли, ярхəмикалла, дияргəме? Булмый. Себергə
конвой астында юлланганчы үз аягым белəн китəм.
Дөнья күз алдында бутала башлады. Икътисадчы була-
рак тоям: болай салулыйбыз икəн, азагы – упкын.
– Син бөтенлəй инде. Унөч ел дəвамында җыеп килгəн
сүзлəреңне əйтеп салдың. Сине вакыт-вакыт кытыклап
торырга кирəк булган икəн. Кем əйтмешли, парыңны чы-
гарып, дим. Əле килеп, бөтенлəй бетереп ташладың.
– Рəфил əйткəн иде диярсез, Байгутлин абый, өстəн
җимерə башлау астан кимерүгə караганда куркыныч-
рак. Уйланудан файда аз. Төпле анализ ясарга вакыт.
Алтмыш ел дəвамында корган, ныгыткан, үстергəн
колхозның күз ачып йомганчы юкка чыгуы ихтимал. Ə
авыл кешелəре? Алар нəрсə эшлəргə тиеш? Аларның
язмышы өчен кем җавап бирəчəк? Инде адəм рəтле яши
башладык дигəндə генə...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (2)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (2)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас