(Дәвамы.)
* * *
Юраганы юш килде. Язмыш сынаулары шул чордан ук
башланды. Үги балаларының туганнары бар-барлыкка,
əмма һəркайсының үз тормышы, үз мəшəкате. Очын-очка ялгап көн иткəндə тома ятим кемгə тансык булсын?
Моны аңлаган Рəшидə башлангыч белем алгач та укуын
калдырырга мəҗбүр булды. Өлкəн апа туганнарын карарга тиешлеген аңлады.
Балалар үги анага йомшак мөгамəлəдə булды. Кушканын көтеп тору юк, көчлəреннəн килəме, юкмы – барысын да аткардылар. Үксезнеке үргə кайный, дип, халык
белми əйтмəгəн шул. Хəтфə үлəнгə кояш нуры ничек
кирəк булса, үксез бала шулай ук ана назына мохтаҗ.
Маһирəдəн күзлəрен алмадылар. Кечелəре Əхмəтзəки,
бия тирəли колынчак ышкылып йөргəн кебек, үги əнисе
янында бөтерелде. Шелтə алудан һəммəсе башаяк.
Өчесенə дə мөлаем карашның, җылы сүзнең һава кебек
кирəк чагы.
Язмышта көтелмəгəн борылышлар булгалый. Шундыйларында дүрт аяклы ат та абына торгандыр. Кайсы
юнəлешне сайлый – юлы шунда илтə. Маһирəнең барысын да аек акыл белəн хəл итəргə ниятлəве хак. Тик, ташкынга элəккəн йомычкадай хискə уралган күңел халəте
тормышының астын-өскə китерде…
Мəгъдəннең яраланып кайтуы моңа бер этəргеч
булды. Сабантуй батырына дары исен шактый иснəргə
туры килде. Сугышның коточкыч үлем машинасы булуын үз иңнəрендə тоеп, яраланып кайтты. Кичəге солдатны бригадир итеп тəгаенлəделəр. Эштə бүрəнəнең
юан башыннан үзе күтəреп башламавын белсəлəр дə.
Колхоз эшендə күпчелек хатын-кыз һəм үсмерлəр көч
сала. Югарыдагылар җитəкчелеккə ир-ат җəлеп ителүне
кулай күрде. Кичəге солдатка ышаныч йөзеннəн. Үзе
буйдак, теле телгə йокмас. Үз кадерен белгəн Мəгъдəнгə
күплəр күз алартып маташты. Колхоз крестьяннары җаваплы, эштə куалау кирəк түгел. Мəгъдəн тиз
җайлашты, җитəкчелек алдында барын да хəстəрлəп,
йөгереп торды, үзеннəн түбəннəргə исе китмəде. Мичкə
үрдəн аска тиз тəгəри ул...
Бригадир, көтмəгəндə, игътибарын күбрəк Маһирəгə
бүлə башлады. Мəгъдəнне Сабантуйда тəү тапкыр
күргəндə үк хатын, күзлəре яшел, чəчлəре дулкынланып тора, белəклəренең көчле, кызлар егетлəрнең нəкъ
аның кебеклəрен сөядер, дип уйлаган иде. Ничəмə
хатын-кыз арасында үзенə өстенлек бирүе, тол хатынны
ирексездəн хис дулкынына этəрде. Бик яшь чагындагыча. Танышкан һəр егеттəн бөек хислəр, матур кылыклар
көтте ул. Юлəр. Тик вакытның узуын, өметлəренең
төтен булып һавага таралып барганын аңлагач, димче
тəкъдимен кире какмаган иде. Иялəшə барганда ирен
югалтты. Кайда отыласыңны белеп булса икəн. “Авыл
тулы ялгыз, тол хатын, гашыйк утын татымаган кызлар
шактый. Ə ул мине сайлаган икəн, ник үземə дə адым
ясамаска? Бу юлы димче дə кирəк түгел. Үз телəгемə буйсынам. Тəвəккəллəргə кирəк. Мəгъдəн сөйкемле сөякле,
дип уйлап, Маһирə килəчəген үзе хəл итəргə булды.
Яз – мəшəкатьле чор. Җиде сутый бакчаны казып,
түтəллəрне дəррəү йомшарттылар. Балалары белəн
бергəлəп бəрəңге утырттылар.
Маһирə бергə эшлəгəн иптəшлəре белəн бер нəрсəне
дə уртага салып тикшермəс булды. Үзенə йомылды.
Колхоз эшеннəн кайтмый калган төннəрендə ятимнəр
керфек тə какмый Маһирəне көтте. Тəрəзəдəн-тəрəзəгə
йөреп, тилмереп.
Рəшидə туганнарын тынычландырыр өчен: “Курыкмагыз! Йокламыйк, алай булгач. Əтəч кычкыру белəн таң
ата, яктылык белəн яхшылык килə, ди иде Талибə дəү
əни. Шуңа кадəр көттек исə, əни кайтыр”, – дип юатты.
Капка тавышы. Тик үги əнилəре өйгə кергəч, бу турыда лəм-мим. Балалар сөйлəшеп куелгандай, йоклаганга
салышып юрган астына посты.
Бик салынмаган ишекне ачып кергəндə, төрле уйлар
килде тол хатынның башына. Үзе бу уңайсыз халəтне тиз
вакыт эчендə хəл итəргə исəп тотты. Мəгъдəннең кайнар
кочагыннан баш тартырга исəбе юк. Халык теленə яман
аты керə башлаганчы, катгый карар кирəк.
Маһирə туган авылына кайтып китəргə карар итте. Колхоз бер үк. Əтисеннəн калган өе бар. Ул əлегə буш тора.
Иркенлəп яшəргə була. Ялгыз иргə ялгыз хатын дан.
Ятимнəр үзлəре генə. Калса ни, бəгыремне өзеп тапкан
үз балаларым түгел əле. Миңа үземнең килəчəкне кайгыртырга кирəк, дип фикер йөртте. Балаларның бүген
янə йокысыз бер төн кичерүлəре аңа мəгълүм түгел.
Бүген ул таңда кайтты. Бу юлы җəяүле түгел. Ат
дилбегəсен капкага бəйлəп керде. Керде дə əйберлəрен
капчыкка тутыра башлады. Кием-салым, савыт-саба
барланды. Тораташтай катып, балалар бу хəлне күзəтте.
Зур шəлен җəеп, хатын анда бишмəт, пимасын төенлəп
бəйлəде. Барысын да капка алдында торган ат арбасына чыгарып салды. Үги ана Рəшидəгə ымлап, бакчага чыгарга боерды. Ул əзерлəнгəн арада яланаяк Əхмəтзəки
җəһəт кенə чыгып ычкынды. Берсеннəн-берсе кече балалар инде арт бакчада. Алар мөһим сүз көтте. Маһирə
озын йомычканы бакча буйлап туфракка төртеп чыкканда, төпчек энелəре “балавыз сыгарга” əзер.
– Болай итəбез. Мин үз авылыма кайтып китəм яшəргə.
Ул йортта утыртырга форсат юк. Бəрəңге орлыгы да
бетте, чəчəргə дə соң хəзер. Бу бəрəңге бакчасының яртысы сезнеке, яртысы минеке. Аңладыгызмы? – дип, ул
үги балаларына күз атты.
Ничарадан бичара алар берьюлы баш какты.
Күзлəрендə – бирелмəгəн сорау. Тагын ни əйтер дип, күз
дə йоммый карап торулары.
– Хəзер үстегез инде. Бу көннəн аерым яши башлыйбыз. Сезнең үз көнегез, минем үз көнем. Хушыгыз, – дип,
ул кырт борылды.
Шул мизгелдə Əхмəтзəки килеп аның кулына ябышты:
– Əтəч кычкыргач та кайтмыйсыңмы?
– Тавык кытнаса да, – дип, малайны кулын ычкындырып, хатын капкага таба атлады.
Үги ана артыннан йөгергəн энесен апалары куып
тотып, ике яктан җитəклəде. Елаган малайның бернидə
эше юк. Ул əле əнигə бик мохтаҗ. Үзенə əкият сөйлəргə
ышандырып кына кире өйгə керергə күндерə алдылар.
– Рəшидə түти, сөйлə əле əкиятеңне, – дип, энесе аңа
бакты.
Югалып калган апасы ирексездəн телгə килде:
– Əйтсəң сүз, əйтмəсəң түз. Тыңла! Менə сиңа əкиятнең
шəбе! Борын-борын заманда яшəгəн, ди туганнар. Алар
тату булганга күрə бүрелəр, аюлар бу өйне урап узган, – дип, Рəшидə йомшап киткəн борынын тартып
куйды.
Үзе кыска, үзе кызык булмаган əкияттəн Əхмəтзəкинең
эче пошып китте. Ул, күзлəрен зурайтып, аптырап, апасына бакты:
– Шуннан?
– Əкияттə ахыры һəрчак яхшы була, – диде өлкəн апа,
аклангандай.
Бу əкиятне сеңлесенең дəвам итəренə өметлəнеп,
Рəшидə аңа ымлап карады. Əхмəтзəки дə талəпчəн
тавыш белəн соравын янə яңгыратты:
– Шунна-а-ан?
– Шуннан ни, утырган да шуган. Бу озын əкият. Аны
бергə язачакбыз, – дип, Мəшүдə мышкылдаудан туктап
калды. Яшьлəрен күрсəтми генə ихатага чыгып китте…
* * *
Көянтə-чилəклəрен асып суга килгəн Зиния, Фəния,
Хəйрə чишмə буенда туктап əңгəмə кордылар. Көн кадагында – соңгы яңалык. Мөхəмəдулланың Маһирəне
кияүгə алып ялгышуы. Фəния – чаң сугучы. Ул элек
əйткəн фикерен сызык өстенə алды:
– Басасы килмəгəн казга оя тар, дилəр халыкта.
Борынгыларның сүзе бигрəк дөрес ул. Карт кызның коры-сары булуын элек үк əйткəн идем. Син, Хəйрə түти,
яхшыга юрау кирəк, имеш, дип каршы төштең. Сүз дə
əйттермəдең. Кем хаклы булды инде нəтиҗəдə?
Хəйрə исə гаеплелəрне эзлəүдəн ерак торырга тырышты:
– Ашыккан. Маһирə ул Мəгъдəннең кемлеген белми
əлегə. Чəчəктəн чəчəккə кунучан күбəлəк. Бер бүген генə
килеп үзгəрмəгəндер.
Фəниянең барысын да тиешле урыннарга тезеп куясы
килде:
– Кыскасы, турырак əйт. Өстерəлчек булды һəм булачак. Яшьлəр күңеле җилкенчəк, анауда да монауда.
Сандугачтай сайраса, хатын-кыз, бичара, ышана инде.
Ярата, назлый, имеш, – дип, кистереп əйтеп куйды.
Ə Зиния сабыр гына:
– Ярар, əйттең исə гаепле булуың бар. Маһирəнең дə
бервакыт күзе ачылыр əле. Көне бүген түгелдер, – дип
өстəде.
– Сөймəгəнгə сөйкəлмə. Ялгышкан бу хатын. Кем баласы кемгə хаҗəт булсын юклык заманында? Ятим балалы
йорттан качар өчен бер сəбəп кенə ул Мəгъдəн. Һаман
уратасыз да чуратасыз. Сəбəп өчен генə. Берсүзсез, өч
бала карау тансык түгел, – дип, Фəниянең үз сигезен
сигез итеп калдырасы килде.
Күпме тел чарласаң да, эш эшлəнгəн иде инде.
* * *
Бу мизгелдəн гомер йомгагын үзлəренə генə сүтəргə
калачагын Рəшидə ныклап аңлады. Мөстəкыйль булып
яшəү гаять авыр икəн. Унбиш яшьтə өч гомер өчен
җаваплы хəзер. Аның иңендə өй карау, җылыту, дөнья
көтү. Барына да түзəргə риза. “Аллаһым, безне бар
иткəнсең, берүк хур итмə. Сабырлыкларыбызны сындырма. Тик сеңлем һəм энемне исəн-сау үстерергə
мөмкинлек бир. Ярдəмеңнəн ташлама, берүк”, – дип,
Аллаһыга ялварды ул иртə таңнарда. Əнисе өйрəткəн
догаларны кабатлау аңа көч өстəде сыман.
Җəй – сыйлы чор. Авыл халкы, бу муллыктан файдаланып калды. Иң элек койма-киртə буйларында үскəн
кычыткан, алабута үлəне ашка китте. Ризыкка барырлык башка үлəннəр дə бик ярап торды. Бəлəкəйлəрне
өйдə калдырып, Рəшидə көн саен үзе генə урманга
йөрергə иялəште. Су буенда кыр суганы, урман буенда
күше, кəҗə сакалы, кузгалак, сарана, балтырган, какы.
Төрлесен капчыкка тутырып алып кайтты. Сеңлесе,
энесе урманда адашса, аларны эзлəүче булмас, дип
коты очты. Шуңа күрə алар өйдə, йорт эшлəре белəн
мəшгуль. Җитəр вакыт, туганнарым үскəч, алар да кулалмаш булыр.
Ə җир җилəгенə исə ялгыз йөреп булмый. Унлаган чакрымлык еракка барырга кирəк. Урманда җилəк-җимеш
эзлəп, бүрегə барып таруың ихтимал. Бəласеннəн башаяк. Шуңа сабыр итəргə кирəк. Бер чалт аяз көнне өлкəн
яшьтəге апалар үзен җилəккə чакырды. Алар иярткəч
кенə Рəшидə тəү тапкыр урмандагы җилəк яланын күрде.
Җир җилəгенең матурлыгына ис-акылы китеп торды.
Кулына җилəк тəлгəшен алып:
– Нинди могҗиза бу җилəк! Без сине чəчмəдек, утамадык, су сибеп үстермəдек. Аллаһы Тəгалə сине шулай
балландырып, кызартып пешергəн. Əй, Раббым, синең
куəтең шулкадəр көчле. Рəхмəт инде, – дип, шөкрана
кылып, тəүге җимешне чилəгенə салды.
Искәндәр Нигъмәтҗанов рәсеме.