Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 февраль , 11:14

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (1)

Җаныңны жəллəми тырышып эшлəп йөргəндə гаепсезгə рəнҗетергə тиешлəрмени?.. Əллə уйга бирелүеннəн, əллə көзге ачы җилдəн калтыранды.

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (1)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (1)

Октябрь. Көзнең уртанчы – күңелсез ае. Бөтен тирə-як
караеп, бушап, җиңелəеп калган. Агачларның җил өзеп
очырырлык яфраклары да юк. Кара басуларда салам
эскертлəре генə серəешеп утыра. Буразна кабыргаларын ачы салкын җил кимерергə булаша. Ичмасам, кар
төшсə, җир йокыга талыр, язын мотор гөрелдəүлəре
купканчы рəхəтлəнеп ял итəр иде. Əле ак тунын кияргə
өлгермəгəн куян, очлы борын төлкенең күреп калуыннан
шөрлəп, төнне көтеп качып ята. Ах, аның тунын караңгы
төшкəч тə шəйлилəр төсле. Нəкъ ул уйлаганча булып
чыкты да – олы юлдан җилдерүче автомобиль борылып керде дə, буразналарда ыргый-сикерə, фаралары
белəн тирə-юньне капшап туп-туры килə башлады. Ут
тасмасы озын колакның кылый күзлəренə кадалып, аны
тəмам каушатты, сукырайтты. Читкə тайпыласы урынга,
якты буразналар буйлап чапты. Инде куып җитеп, изеп
узар дигəндə генə гөрселдəү тавышы яңгырады һəм
куян, һавага чөелеп, туып-үскəн газиз туфрагына лыпылдап барып төште.
– Тагын берне чəпəсəк, барыбызга да бəлешлек чыга!
– дип, кабинадан чыкканнарның берсе кеткелдəп көлде.
– Хатын гына, шул куяның тəмам биздерде дип мыгырдар. Аңа деликатес кайтарасың, пнимаеш, ə ул
үзенекен чəйни, эт ялкавы. Бəй, имансызга мəшəкать
арта бит. Бутерброд ашауга ни җитə аныңча. Бөтен эчең
өзелгəнче йөгергəлəвеңə төкерми дə.
– Əйдəгез, тере булсалар, "Алга"га сугылып китик, –
дип, тегене бүлдерделəр.
– Вəт, əй, халык бозылды, алты тулдымы, идарəдə
җиллəр уйный. Ишектə ат бозавы зурлыгындагы йозак.
– Аттан бозау тумый, ха-ха-ха...
– Горбач əллə нəрсəлəр уйлап ятадыр əле...
Уазикка кереп утырыштылар да шоферга:
– Алга! "Алга"га, – диделəр.
Коллектив, гаилə подряды дип лыкылдыйлар.
Җирлəрне, ферма малларын бүлгəлəргə, техниканы
өлəшергə чамалыйлар, кыскасы, колхозларны таратырга кушалар, хəтта өстəлгə сугып боералар. Ни өчен? Кем
уйлап тапкан мондый дивана, җинаятьчел юлларны?
Тыныч яшəүне пыран-заран китерүне? Нинди законнарга, нормативларга таянып эшлəргə? Бу хакта берəү
дə өзеп кенə əйтми, берəү дə җаваплылыкны үз өстенə
алырга телəми. Тик телдəн генə əмер бирəлəр. Ничек
инде колхоз кадəр колхозны тот та туздыр? 1930нчы
ел башларында əйбəт тормышта яшəргə өметлəнгəн
кешелəр күпмедер дисəтинə җирлəрен, атларын,
мал-туарларын, арба-чаналарын, сука-тырмаларын
берлəштереп, коллектив хуҗалыклар оештырганнар...
Əлеге "Алга" (яшəү чорында əллə ничə исемгə җиткəн)
колхозына караган авылның югары очындагы кырык бер
өйдə яшəүче йөз дə сиксəн бер кеше дə 1931нче елда
шул шаукымга кушылырга карар кыла. Арытаба,

өч колхоз кешелəре, үзара берлəшеп, зур хуҗалык оештырганнар.
Еллар үтү белəн күрше өч авыл исəбенə күмəк
хуҗалык тагы да зурайган. Ныгыган. Заманында төшкə
дə кермəгəн техника биргəннəр. Тулысынча

механикалаштырылган сыер фермасы, егерме биш мең башка
исəплəнгəн дуңгызчылык комплексы, техника ихатасы,
ремонт мастерское, җылы гаражлар... Ə күпме яңа йортлар,

авыл саен мəдəният сарае, мəктəплəр, фельдшер
пунктлары, комташ юллар.
Аларны санау, аларга түгелгəн акча суммаларын
исəплəү өчен счет төймəлəрендə бармакларны озак
биетергə туры килəчəк...
Бүген килеп, барлык шул уртак байлыкны юкка чыгарыргамы?! Моның өчен кем кемгə хокук биргəн?..
Йөрəкне əрнеткəн шушы мəсьəлəлəргə колхозның баш
икътисадчысы үртəлеп утырды. Сəгать кичке ун тулса
да, өенə кайтырын да, ачыгуын да онытты.
Бу нинди хəл? Бетерү, тарату, үзлəштерү турында
ачыктан-ачык дигəндəй сүз бара. "Хосусыйлаштыру"
дигəн ниндидер ят сүз уйлап таптылар. Əллə кемнəр
шулар турында телевизор экранында ярсып-ярсып,
шартлар чиккə җитеп үзара кемузардан бəхəслəшə,
юкны исбатларга, ышандырырга маташа. Халык алдына чыгып

лыгырдарга аларга кемнəр рөхсəт бирə соң?
Бу нинди башбаштаклык?..
Күңеленə килеп тулган борчулы уйлар белəн изаланып утырган

Рəфилнең бүлмəсенə өч кеше килеп
керде. Аларга ияреп, салкын һава ябырылды. Өчесе
дə район җитəкчелəреннəн саналучы əфəнделəр иде.
Алдарак торганы башкарма комитет рəисе Төлкебаев,
аның уң ягынарак басканы партия райкомының икенче
секретаре Габитов, ə инде өченчесе – авыл хуҗалыгы
идарəсе башлыгы Нигъмəтҗанов. Төнлə нинди йомышлары

төште икəн? Юкса, чакырып кына алырга
яраталар. Кул биреп күрешү түгел, баш кагып булса да
исəнлəшмəделəр.
– Əллə утыгызны сүндерми генə кайтып киттегезме
дип уйлаган идек. Утырасың икəн.
– Күреп торасыз, Төлкебаев абый, – дип җаваплады
Рəфил урыныннан кузгалмыйча гына.
– Семейный подрядларга премия бирдегезме?
– Нинди премия? Нəрсə өчен?
– Премияне ни өчен бирəлəр? Əллə шуны да белми
утырасыңмы? Яхшы эшлəгəн өчен, атаң башы!
– Əтигə тел тидермəгез. Аның күрсəткəн хезмəте
сезнекеннəн ким түгелдер. Сугыштан яраланып кайтса
да, җил куып йөрмəде, эшлəде. Өстəвенə, заманында
сезне дə укыткан.
– Заманында, имеш. Əле нинди заманда яшəгəнеңне
əллə онытып җибəрдеңме, энем. Тормышны үзгəртеп
корабыз түгелме? Сорауга җавап бир тəүдə. Премия тараттыгызмы?
– Кемгə? Нəрсə өчен?
– Семейный подрядлар бармы колхозыгызда? Бар
икəн, шуларга – экономия ясаганнары өчен.
– Формаль рəвештə генə, ягъни кəгазьдə генə. Картлар əйтмешли, исəпкə бар, санга юк. Исем өчен. Күз буярга гына.
– Əллə партия тоткан политикага каршысыңмы? Партия күз буярга чакырамы?!
– Габитов абый, əйтсəм əйтим инде: ялгышмасам,
партиянең тоткан юлы сүнеп бетеп бара түгелме соң?
– Син нəрсə, тискəре үгез кебек үзеңнекен каерасың!
Каршыңда əллə бала-чага басып торамы?
– Нигъмəтҗанов абый, акчаны каян алу юлын күрсəт
алайса. Нинди экономия хакында сүз бара соң? Нинди
законга, нинди нормативларга таянырга кушасыз?
– Күзле бүкəндəй утырма. Исəплəгез. Юлына төшегез.
Рəхəткə күчте хəзер идарə күселəре, сəгать алты тулдымы, эт белəн эзлəп тə таба алмассың. Ничек монысы
торып калган əле маяга. Йə хатыны белəн ызгышкандыр да шөрлəп утырадыр...
– Тартып керим əле, – диде дə Рəфил ишеккə табан
атлады.
– Син кая?
Баш икътисадчы башкача эндəшмəде. Ул икенче каттан ашыгып төшкəндə идəнгə сыланып калган
балчык кисəклəренə игътибар итте. Баскычтан хəтта
итеклəрен кыра-кыра күтəрелгəннəр. Кайда инде
ул җыештыручылар хакында уйлау! Əллə басуда
йөргəннəр инде? Шулай уйлап, ул идарəдəн чыгып ук
китте. Сигарет кабызды. Нəрсə уйларга да белмəде
Рəфил. Караңгыда ишек ягына күз ташлаштыргалады,
лəкин тегелəр күренмəде. Димəк, күтəрмəгə үк терəтеп
туктаткан машинага чыгып утырырга ашыкмыйлар. Баш
икътисадчыны мыскыллауны дəвам итəргə уйлыйлардыр. Хəер, Рəфил тиешен əйтте дə инде, аның керүен
көтүдəн ни файда? Башлап кем уйлап чыгарган соң
"өстəмə түлəү" дигəн нəрсəне? Социалистик милеккə
кул сузаргамы? Күз буяуларга бармак аша караргамы,
шуны күрəлəтə якларгамы? Сүзлəрен сүз итү өчен башкаларны хəтта

җинаять юлына бастырырга да тартынмыйлар. Кая таба борыла башлады соң бу дөнья?
Əфəнделəрнең китүен саклап суыкта күпме калтыранырга мөмкин? Бүлмəсенə күтəрелде.
– Арытаба болай эшлəп тə, яшəп тə булмастыр, – дип
сөйлəнде ул, өстəле артына кереп утырырга телəмичə.
– Кара син аны, безне мыскыллый. Аның тəмəке тартканын көтəргə тиешбез. Башкача эшебез юктыр шул.
Норматив, имеш. Илдə тумаган əле кирəкле законнар,
нормативлар. Русиядə үз гомерендə берəр төрле тəртип
булганын ишеткəнең йə күргəнең бармы?! Дипломың ни
пычагыма! Безнең кушканнарны үтə! Шул закон! Шул
норматив сиңа!
– Биргəн күрсəтмəлəрегезне язып, шуңа печать сугып,
кулыма тоттырыгыз.
– Тоттырырбыз əле бик тискəрелəнсəң. Кая тəгəрибез
соң, ə? Бер малай безне өйрəтə, гарьлəнеп үлəрсең!
Сталин кирəк.
– Ярый, сау булып торыгыз. Хатыным авырып тора
иде. Кичке ашка да кайтмаганмын.
– Син, энем, уйлап сөйлəшəсеңме, əллə уйнап кынамы? Безне бик үк танып та җиткермисең шикелле.
– Русияне сезнең кебеклəр бетерə. "Алга" колхозыннан башка җирдə дə камыт табылыр.
– Муеның нечкəгə охшаган.
– Хəрəм ашамагангадыр. – Рəфил ишеккə таба атлады.
– Штубы иртəгə сəгать тугызга минем алга килеп бас!..
Югыйсə, күрмəгəнеңне күрсəтербез!..
Рəфил Төлкебаевны азагынача тыңлап бетермичə,
бүлмəдəн чыгып китте. Хəтта баскычтан атлап түгел,
артыннан килеп каптыруларыннан курыккандай, сикерəсикерə төште.
Төн карасы тагын да ныграк куергандай тоелды.
Кайбер өйлəрнең тəрəзəлəреннəн сузылган яктылык
караңгылыкны урыны-урыны белəн берникадəр сыегайта иде. Ачы җил яңа гына сибəли башлаган очлы вак
кына яңгыр тамчыларын йөзгə китереп бəрə. Лəкин ул
авыл өстенə төшкəн авыр тынлыкка чак кына да тəэсир
итə алмый иде.
Рəфил сигаретын көйрəтеп эче пошуын басарга уйлап
кесəсенə тыгылган иде, урам буйлап беркайчан да төтен
борхытып йөрмəгəнен хəтерлəп, кулын кире тартып чыгарды.

Идарəнең ишеге ачык, бүлмəсендə ут янып калуын хəтерлəп, артына борылып карады.

Ул да булмады, автомобиль моторы тавышы ишетелде. Гөрелдəү
Рəфилне тынычландыра төште һəм ул ашыкмый гына
идарə ягына карап атлады. Əллə ничаклы чакрымнар
юл йөргəндəй, аякларының аруын тойды. Əгəр дə якында эскəмия йə берəр бүрəнə ятса, һичшиксез, утырып
хəл алыр иде. Моңа кадəр идарəгə һəрчак ашыгып, ниндидер күтəренкелек белəн, башкарачак эшлəрен кат-кат
уйлап, беренче чираттагыларын хəтерлəп барса, əле
башы бушап калгандай, миенə көзге салкын җил бəреп
кергəндəй тоелды. Əгəр дə шул җил баштан чыкмый оялап калса?..
Рəфил өстəлендəге аерым-аерым өелгəн, тəртипкə
салынмаган кəгазьлəргə карады. Күпме кешелəрнең
исем-фамилиялəре, ничаклы керем, күпме чыгымнар
теркəлгəн аларда. Каян белəсең, бəлки, килəчəктə архивка тапшырылачак əлеге документларны кемнəрдер
актарыр, өйрəнер, кирəк дип табылганнарын тарих
битлəренə язып куяр... Ни сөйлəсəң дə, туган колхозга
яшьлекнең унөч елы багышланган. Һи, аптырагансың
юкка, бер мəгънəсезе килер дə, яндырыгыз бу чүпчарны дип, утка ташлатыр... Рəфил аларны башкача
ачып та карамас, актарынмас та. Ахыр чиктə архивка да
озатмас. Ул гынамы, бəлки, күпме кəгазь юкка сарыф
ителгəн дип, шаркылдап көлүчелəр дə табылыр...
Нəрсə эшлəп соң əле барысы да кинəт кенə
җимерелгəндəй булды? Нəрсə эшлəп соң əле барысы
да кинəт чит тоела? Күпме гомер җилгə очтымы икəн
ни? Əгəр дə Төлкебаевлар дөньяны үзгəртергə, бозарга омтыла икəн, андыйларны тыярлык көч табылмасмы
икəн ни? Уфа, Мəскəү кая карый? Хəер, анда да шул ук
чүбекне чəйнилəр. Мөгаен, ул əлеге бүлмəгə башкача
кермəс, əлеге кəгазьлəргə кабаттан күз салмас, тотынмас...
Рəфил янə урамга чыкты. Ике-өч йорт тəрəзəлəреннəн
генə яктылык төшкəнлектəн, дөнья тоташы белəн
караңгылыкка чумган. Аяк басу өчен корырак җирне сайлап торудан мəгънə юк. Шуңа күрə Рəфил бернəрсəгə дə
игътибар итми атлавын белде. Əллə үзсүзлəнеп, арты-
гын кирелəнеп ташладымы? Район җитəкчелəренə карата тупас кыландымы? Мондый катылыкны, кирелəнүне
тəүге тапкыр күрсəтте бит. Кемнəргə карата бит əле!
Тик ул үкенмəде. Җаныңны жəллəми тырышып эшлəп
йөргəндə гаепсезгə рəнҗетергə тиешлəрмени?.. Əллə
уйга бирелүеннəн, əллə көзге ачы җилдəн калтыранды.
Берчак, нигə ашыгып атлавына аптырап урам уртасында туктап калды. Кая чаба болай? Əллə зур йомыш
белəн ерактан килеп көтеп утыручылар бармы? Əгəр
дə болай эре адымнар белəн кабаланып атласаң, Аллам сакласын, авылдан ук чыгып китүең ихтимал. Урам
тəмамланып, гүр караңгылыгына чумса?.. Чумса соң,
арытаба болай яшəүдəн нинди тəм дə нинди ямь? Урамнар буйлап суүткəргечлəр сузылды,

һəр өйгə газ кертелде, хəтта чир белəн интегүчелəргə санаторийларга бушлай юлламалар да бирелə башлады... Юк, кемнəргəдер
болар килешми, колхозчыларның көнкүреше яхшыруга
кемнəрнеңдер саруы кайный. Əйдə, ул бахыр кол урынына башын күтəрмичə бушка эшлəсен дə эшлəсен...

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Мансаф Таҗетдин улы Гыйлəҗев 1933нче елның 17нче маенда Чакмагыш районының Яңа Йомран авылында дөньяга килгəн. Үзлəрендə башлангыч, күрше Яңа Калмаш авылында җидееллык мəктəпне тəмамлап, Борай районының Чалкак урта мəктəбендə белем ала. Армия сафларында хезмəт итə. 1952нче елда хəрби очучылар училищесында укый башлый. Өч ел Казахстан, Кыргызстан, Үзбəкстан якларында самолетларда оча. 1960нчы елда Башкорт дəүлəт педагогия институтын тəмамлый. Тəүге курсларда укыганда ук актив языша башлый. Диплом алуга, аны əле яңа гына оештырылган Башкортстан телевидениесенə эшкə чакыралар.
1967-1969нчы елларда партиянең Ленинградтагы югары мəктəбендə укый. Чирек гасыр (1960-1984) телевидениедə эшли, баш мөхəррир вазифасында да хезмəт сала. Башкортстан "Китап" нəшриятында берничə ел – баш мөхəррир, 1988-1998нче елларда "Һəнəк" журналында баш мөхəррир урынбасары була.
Əдипнең күпчелек əсəрлəре документаль яки тарихи нигездə иҗат ителгəн. Язучы шулай сатира-юмор жанрында да уңышлы эшли. Мансаф Гыйлəҗев – тугыз китап авторы. Татар телендə берничə үзнəшер китабы ("Өч елга буйларында" (2000), "Каһəрле язмыш" (2000), "Мəхшəр" (1999)) дөнья күрде.
Русия һəм Башкортстан Язучылар берлеге əгъзасы. Башкортстанның атказанган мəдəният хезмəткəре. Ш.Ходайбирдин исемендəге дəүлəт премиясе лауреаты. 2021 елның 13 октябрендә вафат булды. 

Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (1)
Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ. Бәхет күктән төшми. Повесть (1)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас