Ул хәзер бик еш елый. Елаган саен бер үк сүзләрне кабатлый:
– Их, нигә әйттем икән шул сүзләрне? Мин бит аны ишектән чыгып киткәндә: «Үзеңне җир упсын!» – дип озатып калдым! Шундый ачы итеп, бөтен үпкә белән, ярсып һәм ... ихластан әйттем. Өч сәгать вакыт үттеме, хәбәр килде: җир убылып төшеп, Марсель вафат булган. Шахтада калды, чыгалмады. Мин һаман үземне бу фаҗигадә гаепле саныйм: минем сүзләр, мин әйткән ачу шушы һәлакәткә китергәндер кебек. Чөнки башкалар чыккан, исән калган. Шундагы бер хатын: «Рәхмәт инде, догалар саклап калгандыр, ирем эшкә чыгып киткәндә һәрчак догалар укып, аның исән-сау әйләнеп кайтуын теләп торам», – диде. Ә мин үзем теләп аны җир куенына ташладым – ничек теләсәм, шулай килеп чыкты: аны җир упты, – дип йөзенче, меңенче кат ярсып елый Нәрисә.
Нәрисә җомга көнне ирен хыянәттә гаепләп, өйдә тавыш чыга. Тегесе киресен исбатлый, эштәге хатынны утыртып беркая да бармавын, ә кискен хәл килеп туып объектка барырга кирәк булганлыктан, водитель кайтканчы үз машинасы белән бер чакрым ераклыкта урнашкан шахтага бүлекчәдәге белгечне илтеп куюын аңлата.
– Юкны сөйлисең, миңа ул ир кеше булды ни, хатын-кыз булды ни, эш анда түгел иде бит: ул белгеч, объектка тизрәк барып җитәргә кирәк иде, ә үч иткәндәй, водитель кайтып җитә алмый. Машинам булгач, мине илтеп куярга сорадылар. Мин ул хатынның хәтта исемен дә белмим! Ә син инде әллә нәрсәләр уйлап чыгаргансың, – дип Нәрисәгә эшнең чын асылын аңлата Марсель
Ә «ирең бер чибәркәйне утыртып, шәһәр читенә чыгып бара иде», дип «ахирәтләре» сүзенә ышанган Нәрисә котырыпмы котыра, Марсельнең сүзләренә ышанмый, шимбә-якшәмбе тиргәшеп үтә, ә дүшәмбе ире эшкә чыгып киткәндә, Нәрисә ире артыннан: «Хыянәтче! Үзеңне җир упсын!» – дип кычкырып кала.
Өч сәгать үтүгә шахтадан шылтыраталар: Марсель җимерелгән шахта астында торып калган... Менә инде ничә ел хатын шушы йөк белән яши, иренең үлемендә үзен гаепли.
Әйтелгән сүзнең көче һәрберебезгә билгеле. Халыкта «Кеше сүзе кеше үтерә», «Сүз – балдан татлы» дигән мәкальләр юкка гына яшәми.
Беребез дә сүзне тик торганнан гына әйтмибез, аның артында һәрчак уйлар бар. Шуңа да ул гап-гади авазлар җыелмасы гына түгел, «Сүз – уйның киеме» дигән мәкаль дә шуннан барлыкка килгәндер. Сүз ул бик нык көчле корал. Аның белән үлем хәлендәге, төшенкелеккә бирелгән кешене терелтеп тә була, сау-сәламәт кешене чиргә сабыштырып, үтереп тә була. Шунысына игътибар итегез: кибетләрдә сатыла торган корал һәрберебездә булмаса да, тел дигән корал барыбызда да бар, шуңа күрә дә аның белән дөрес эш итү, телебезне дөрес куллана белү дә мөһим.
Сүз көченә кагылышлы булган, галимнәр үткәргән тәҗрибәләр турында һәрберегезнең ишеткәне бардыр. Шулай да мисалга китереп үтәм: бер төркем галимнәр арабидопсис дигән үсемлекнең орлыкларын алып, аларга ниндидер бер билгеләнгән вакыт эчендә гел каргыш сүзләре әйтеп торганнар. Нәтиҗәдә, үсемлекнең ДНК чылбыры һәм хромосомалары өзелгән, геннары чуалып беткән. Күп кенә орлык шытып чыга алмаган, үсеп киткәннәре дә зәгыйфь буын калдырган. Ләгънәт сүзләренең мәгънәсе орлыкларга тәэсир иткән. Шуннан галимнәр яхшы сүзнең тәэсирен сынап караган. Яхшы теләкләр теләп, ягымлы сүзләр әйтеп утырткан орлыклар бердәм шытып чыгып, үсеп киткән. Ә бит үсемлекнең дә, кешеләрнең дә, бөтен тереклек иясенең генетик аппараты бер үк законнар буенча эшли!
Шулай ук су белән эшләп караган тәҗрибә дә бик фәһемле. Япон галиме Эмото Масару яхшы сүзләр әйтү нәтиҗәсендә суның кристаллары бик матур сурәт барлыкка китерүен, ә начар сүзләрдән соң, киресенчә, ямьсез рәвешкә керүләрен исбатлаган. Сүз тәэсирендә суның да структурасын үзгәртеп була икән. Ә кеше организмының 70-80 проценты судан тора.
Без сүзләр арасында яшибез, сүзләр ярдәмендә аралашабыз. Сүзне әйткән кешегә дә, сүз адресланган кешегә дә ул бердәй тәэсир итә, аларның икесенең дә энергетикасы үзгәрә. Әгәр дә начар сүз әйтелсә, энергетик кырлары тишелә, организмда баланс югала. Бу сүзнең авыру китереп чыгаруы да мөмкин. Шуңа да кемгә дә булса нәрсәдер әйткәндә, башта уйларга кирәк.
Тормыштан канәгать булган кеше беркайчан да авыр, начар сүзләр әйтми. Ул тормышының уңай якларын гына күрә белә, шуңа сөенеп, канәгать булып яши, бик сирәк зарлана.
Күбебез «исәнлегем юк, чирлим», «акчам юк», «минем көчемнән килә торган эш түгел» ише зарланулы сүзләр әйтергә яратабыз. Аларны әйтеп, үзебезне шулай программалаштырабыз. Акчам юк диясе урында «акчам күп булуын телим» яки «миңа акча күп һәм еш килә» дип кабатлагыз. Кешенең телендә һәрчак «мин булдырам», «мин уйлаган тормышка ашачак», «минем моңа көчем җитәчәк» кебек җөмләләр булса яхшырак. Берәр эш башлар алдыннан «мин аны булдырачакмын» дисәгез, сез инде үзегезгә программа биргән булып чыгасыз.
Яшерен түгел, Нәрисә сымак, адәм баласының теленнән кайчак каргыш сүзләре дә ычкынгалый. Аларның тәэсире тагын да көчлерәк. Каргыш сүзләре әйтеп, сез кешенең күңел тынычлыгын аласыз, чиргә дучар итәсез. Бу бигрәк тә ата-аналарга кагыла. Ачудан бик каты ярсып әйтелгән каргыш сүзләре баланың тормышына бик нык тәэсир итә, аның энергетик балансын боза. Каргыш сүзе балага гына түгел, нәселенә дә барып җитә. Сүз теләсә нинди салкын коралдан да көчлерәк.
Бүгеннән үк, хәзердән үк позитив сүзләр әйтергә, позитив уйларга өйрәнегез, тормышыгызны үзгәртегез. Ә инде тиргәшү сүзләрен, бигрәк тә тәртипсез сүзләрне лексиконыгыздан чыгарып ташларга киңәш итәбез. Моның өчен Уилл Боуэнның тәҗрибәсе сезгә ярап куяр: кулыгызга шәмәхә төстәге беләзек бәйләгез дә, үз-үзегезгә 21 көн эчендә бер генә дә гайбәт, тәнкыйть сүзе, кешеләрне рәнҗетә, хәтерен калдыра торган начар сүзләр әйтмәскә, ачуланмаска, зарланмаска сүз бирегез. Әгәр дә инде бу көннәр эчендә начар сү әйтелсә, беләзекне икенче кулга күчереп киясез һәм тагын 21 көн йөрисе була. Эшләп карыйбызмы, дуслар? Нәтиҗәсе искиткеч – үзеңне контрольдә тотарга өйрәнәсең. Уилл Боуэнга телен, уйларын «тәртипкә китерү» өчен өч ай кирәк булган. Аның фикеренчә, кешеләр – негатив сүзләр, уйлар корбаны. Алар үз тормышларын үзләре җимерә, шулай яшәүләрен дәвам итә.
Әйдәгез әле, Яңа елда үзебезне матур уйларга, матур эшләргә багышлыйк: кеше сөйләмик, тиргәшмик, кеше тикшермик, бары тик матур фикерләр белән генә яшик. Бу бит бер дә авыр түгел. Ә инде кемгәдер әлегә авыр икән: бүген үк шәмәхә төстәге лентаны сатып алып, кулыгызга бәйләп куегыз! Һәр иртәне елмаеп, әти-әниләргә, балаларга, туганнарга, дусларга яхшылык сорап башлыйк. Һәр туган көнгә рәхмәтле булыйк, аның кадерен белик! Һәм беркайчан да бер-беребезгә Нәрисә кебек гомер буе үкенерлек начар сүзләр әйтмик. Хәтерегездәме, безнең нәнәйләр, дәү әтиләр безне берәр зыян эшләсәк, берәр әйберне төшереп ватсак, «Аллаһның рәхмәте яугыры!», «Рәхмәт төшкере бала!» – дип әрлиләр иде! Карагыз әле, алар нинди бөек педагоглар булган икән бит! Менә кемнәрдән өйрәнергә кирәк безгә! Ә бит без үзебез яхшы якка үзгәрсәк, тирә-ягыбыз да үзгәрәчәк, бөтен дөнья үзгәрәчәк. Әйдәгез, дуслар, «сүз» дигән җир йөзендәге иң көчле корал белән коралланыйк та, киттек дөньяны яхшы якка үзгәртергә!
Фото: ru.freepik