– Бүгенге татар язучысы кем ул? Ул нинди шартларда иҗат итә? Башкортстанда татар телендә иҗат өчен мөмкинлекләр бармы?
– Беренче карашка, бик җиңел генә күренгән сорауга бер төрле генә, төгәл генә җавап биреп булмый. Чөнки язучының кайда яшәвен, нинди шартларда иҗат итүен күз уңында тотарга кирәк. Татар телендә иҗат итүчеләр өчен шартларны тагын да яхшыртырга, мөмкинлекләрне арттырырга булыр иде. Язучыларны мәктәп партасыннан ук дулкын-дулкын итеп үстерү, тәрбияләү дә комачауламас иде.
Мәктәп укучылары арасында иҗади бәйгеләр күбрәк булсын иде. Сүзем олимпиада турында түгел. Әйтик, берничә көн дәвамында барган бәйге кысаларында танылган татар язучылары, драматурглар, артистлар белән очрашулар, осталык дәресләре үткәрергә мөмкин. Әлбәттә, “теплица” шартларында гына язучылар тәрбияләп булмый, алар үзаллы рәвештә халыктан чыгарга тиеш, диючеләр дә бар. Ләкин йөздән, меңнән берәү, икәү булса да чыкса да, нәтиҗә бар, дияргә мөмкин. Язучылар арасында бәйгеләр оештырып, аларга премияләр бирелсә дә яхшы булыр иде. Әлбәттә, каләм осталарына игътибар, ихтирам күбрәк булганда, язучы булырга теләүчеләр дә артыр иде.
Бүген, гомумән, иҗат итү җиңел эш түгел. Биредә сүз иҗат турында бара. Шәхсән мин, берәр әсәргә алынсам, һәр мизгелнең ун яисә аннан да күбрәк вариантын зиһеннән үткәрәм. Штампларга, кабатлауларга, плагиатка чик кую өчен. Тә-әк, монысы язылган, монысы төрек сериалларында күрсәтелгән... Интернет челтәре, смарт-телевизорлар кулланышка керү белән безнең көндәшләр дә артты. Смарт-телевизордан йөз илнең йөз төрле сериалын, киносын сайлап ал да кара. Маркетплейстан җаның теләгән китапны сатып алып укы. Тормыш яшен тизлегендә алга бара, үсешә. Шундый шартларда татар язучысы да калышмаска, үсәргә, көндәшлек итәргә тырыша. Бер яктан, авыр булса, икенче яктан, көндәшлек арткан саен нәтиҗәләр дә арта.
Соңгы елларда язучыларның тагын бер көндәше барлыкка килде. Сүзем ясалма интеллект турында. Иҗтимагый челтәрләрдә ясалма интеллект ярдәмендә язылган әсәрләргә очрый башлады. Бик ямьсез күренеш.
Язучыларны борчыган тагын бер мәсьәләгә тукталасым килә. Әдәби әсәр язып кына яшәрлек акча эшләүче һөнәри татар язучылары бик сирәк. Буш вакытында каләм тибрәтүчеләрнең дә хезмәт җимешләренең файдасын мулрак күрәсе килә. Тарихка әйләнеп карасак, Габдулла Тукай гонорар исәбенә кунакханәләрдә яши алган. Бүген берәр язучының кесәсе мондый мөмкинлек бирәме? Повесть кадәр повесть язып та уртача кунакханәдә бер кич куна аласың. Совет чорында китап гонорарына бер автомобиль сатып алу мөмкинлеге булган. Бүген – юк.
Өстәвенә, язучы үз әсәрен матбугатта, гадәттә, бер тапкыр гына бастыра ала. Башка гәзит-журналлар, күпчелек очракта, бер тапкыр басылган әсәрне икенчегә басмаска тырыша. Әйтик, артистларга шигырьне бер шагыйрь яза, көйне музыкант уйлап чыгара. Алар шул җырны йөз тапкыр йөз шәһәрдә башкарып (күпчелектә – фонограммага авызын ачып-ябып кына тора), акча эшләп йөри. Кайда монда гаделлек? Миңа калса, язучыларның әсәрләренә дә басмаларда кат-кат басылырга мөмкинлек бирү дөрестер. Һәр басманың үз укучысы бит. Тагын, әсәр өчен гонорар хакы да игътибар таләп итә.
Теләге булганнарга Башкортстанда татар телендә иҗат итәргә мөмкинлекләр җитәрлек. Басмалар әсәрләрне басарга әзер тора. “Китап” нәшриятында әледән-әле татар иҗатчыларының китаплары табадан төшә. Җаның теләгәнчә яз, иҗат ит. Гомумән, иҗат, тау-ташларны җимереп, төптән, җир куеныннан чыккан саф чишмә сыман үз юлына табарга, ургылып чыгарга тиеш. Кайчандыр яхшы шартларда яшәп иҗат иткән сарай шагыйрьләре булган. Муса Җәлил тоткында кәгазь кисәкләренә каләм сыныгы белән язган. Кем генә, кайда гына, ничек кенә язса да, барысын да иҗатка отмтылу, әдәбиятны сөю берләштерә. Бүген дә иҗатның асылында акча, дәрәҗә, дан түгел, әдәби камиллекә омтылу, яңа иҗади юллар эзләү булырга тиеш. Шул чакта гына әдәбиятыбыз, телебез үсешер.
– Син – өч китап авторы. Язучының чын йөзе өченче китабында гына ачыла, диләр. Китапларың арасында аерма сизәсеңме? Һәм үзең, язучы, шәхес буларак, беренче китаптан өченче китапка кадәр вакыт аралыгында нинди метаморфозалар кичердең?
– Һәр китап – бала сыман. Балаларың бишәү булса да, унау булса да, берсен дә ким-хур итмисең, барысын да тигез күрәсең. Шуңа күрә, минем беренче китабым – начар, соңгысы нык шәп, диясем килми. Алар һәммәсе дә минем күңелемә якын. Шулай да һәрберсенең үзенчәлегенә тукталып үтәсем килә.
2006 елда “Яшьләр тавышы” сериясендә басылган “Кешеләр илендә“ җыентыгыма мәктәп, студент елларында иҗат иткән әсәрләрем тупланды. Әсәрләр тормыш сынаулары белән көрәшеп, үзаллы тормышка аяк баскан язучы каләменнән төшкән. Күп кенә әсәрләрем тулай торак бүлмәсендә сары кәгазь битенә язылды. Ул чакта компьютер да юк иде. Тәүге китабым өчен мине каты итеп тиргәүчеләр дә, уңышлар теләүчеләр дә булды. Яңа гына укуны тәмамлаган, яңа гына өйләнгән идем. Бу китап миңа язмыш бүләге, зур шатлык булды.
“Күбәләк канатлы бал корты” җыентыгым 2017 елда дөнья күрде. Анда, нигездә, Башкортстан, Татарстан басмаларында дөнья күргән әсәрләрем керде. Икенче китабымда үз стилемне, үз юлымны таптым дисәм дә була.
2025 елда басылган “Без югалткан көннәр” китабымда повестьлар һәм хикәяләр урын алды. Аларның һәммәсе дә тәҗрибәмә таянып иҗат ителде. Ул я бар, я юк. Булса, яхшы булсын. Булмаса – булмасын. Шундый девиз белән иҗат иттем. Өченче китапның башкалардан төп аермасы да шундадыр. Моңа кадәр кемгәдер охшарга теләп, кемгәдер ияреп язарга омтылган чаклар да булды. Хәзер дә заман әдәбиятын күзәтеп, укып барам. Ләкин үз юлымнан атларга тырышам.
Кайчандыр китап сатып алучыларга автограф таратырга, дан казанырга дигән хыял бар иде. Хыялым чынга ашты. Мине укыйлар, беләләр, хөрмәт итәләр. Бәлки, күралмаучылар да бардыр. Ләкин язучы булуның тагын бер үзенчәлеге бар икән. Ул язган һәр сүзе, һәр фикере өчен җаваплы. Китабыңны укып, үрнәк алучылар да, гыйбрәт алучылар да бар. Йөгерек елгадай аккан фикерләрне клавиатура төймәләренә баскалап, әсәргә кертеп җибәргән мизгелләрдә бу хакта беркайчан да онытырга ярамый.
Бүген мин әсәр язганда дан турында да, акча турында да уйламыйм. Шуңа күрә әдәби бәйгеләрдә дә бик сирәк катнашам. Кушылган темага әсәр иҗат итә алмыйм. Андый сәләтем юк. Яңа әсәргә алыну – минем өчен яңа сынау. Әсәрнең сюжетын, идеясен, башын, азагын энәсеннән җебенә кадәр уйламыйча эшкә тотынмыйм. Әзерлек эшләре бик озак бара. Аның каравы, бик тиз языла. Ноталарга карап уйнаучы музыкант сыман хис итәм үземне. Бүлмәм иҗат лабораториясенә әверелә. Өстәлдә һәрвакыт дүрт сүзлек ята – татар теленең орфографик сүзлеге, татарча-урысча һәм урысча-татарча сүзлекләр, татар һәм башкорт исемнәре сүзлеге.
БДУда укыганда еш кына заман язучыларының әсәрләреннән өзекләрне тикшерә идек. Теле баймы? Метафоралар бармы? Сурәтләү чаралары кулланганмы? Баштагы чорда, әсәрләремне “бу”, “теге” сыман паразит сүзләрдән чистартып, ясалма рәвештә метафоралар өсти идем. Хәзер алай эшләмим. Язганда ук тел байлыгына, җөмлә төзелешенә игътибар итәм. Язучы заман сулышын тоярга тиеш. Әйтик, элегрәк язучы кояш чыгуны бер бит озынлыгы тасвирласа, осталык билгесе санала иде. Бүген исә әсәрләр хәзерге замандагы тормыш сыман динамикада, үсештә булырга тиеш. Шуңа күрә озын-озак тасвирлауларга, сурәтләүләргә алмашка вакыйгаларның динамик үсеше, “экшн” килде, дияргә мөмкин.
– Синең әсәрләрең заманчалыгы белән аерылып тора. Бүгенге көн героен аңлап бетерә алдыңмы әле? Кем ул? Нинди ул? Һәм аңа китаплар, мәсәлән, татар телендәге китаплар, матбугат кирәкме?
– Бүгенге көнне беләм, заманча язам, дип әйтә алмыйм. Тиз үзгәрүчән, үсүчән чорда яшибез. Мин йоклап торган мизгелдә генә дә Җир шарында әллә күпме үзгәрешләр була. Башка сыймаслык фәнни ачышлар ясала, яңа дарулар уйлап чыгарыла, яңа планеталар табыла. Заманнан калышмаска тырышырга гына мөмкин. Мөгаен, мин шундый язучыларның берседер.
Заманча язуның өстенлекле һәм кире яклары бар. Беренче карашка, бүгенге чорны язу бик җиңел сыман. Әллә ни озак уйлап торасы юк. Тотасың да язасың. Алай ук җиңел түгел шул. Акның – ак, караның кара икәнлеге күпмедер вакыт, еллар үткәч кенә билгеле була. Ак дигәнекң – кара, кара ак булып чыгарга да мөмкин. Тарихта мондый мисаллар байтак. Ә син илдәге, дөньядагы сәяси хәлләрне, халыкның тоемлавын күздә тотып иҗат итәргә тиешсең. Син язганнар еллар үткәч тә үз йөзен саклап кала алырмы? Ялгыш фикер йөртүләр юкмы? Ялгышмас өчен мәхәббәт, дуслык, тугрылык, яшәү һәм үлем, намус һәм башка мәңгелек темаларга өстенлек бирергә кирәк, мөгаен.
Университетта укыган чорда борынгы, совет чоры, хәзерге заман әдәбиятыннан имтихан тапшырдык. Урыс, татар, башкорт, чит ил әдәбиятын йотлыгып укыдык. Төрле чорда геройлар үз алдына төрле максатлар куйган. Бүгенге көн герое заманча киенеп, гаджетлардан файдаланып, ничек күбрәк акча эшләү турында уйласа да, хис-тойгылары башка чордагы геройларныкы белән аваздаш. Әйтик, егет заты күбрәк акча эшләп, фатир алып, сөйгән ярын бәхетле итәргә теләячәк, чөнки башкача мөмкин түгел. Сөйгәненең тәрәзәсе каршына килеп, серенада җырлаганнан гына, мәхәббәт шигырьләре укыганнан гына фатир пәйда булмый. Утыз ел буе ипотека түлисе булачак. Хәзерге заман кызлары тәрәзә төбендә чигү чигеп, Галиябануны җырлап, сөйгәнен көтеп утырмаса да, төс-кыяфәте башкача булса да, мәхәббәт утында янмый калмаячак. Заман башка – заң башка булса да, намус, Ватанны сөю, дуслык кебек темалар да хәзерге заман геройларына хас.
Шул ук тарихка игътибар итсәк, татар матбугаты үсешкән һәм аның хәле мөшкелләнгән чорлар булган. Нинди генә сынауларга карамастан, татар телендәге китаплар, басмалар үз йөзен саклап калган. Татар китаплары яхшыга гына өнди, яхшыга гына өйрәтә. Бу күренеш матбугат басмаларына да кагыла. Яхшылык һәрвакыт җиңеп чыга. Заман герое да үз иленнән, үз теленнән аерылмас, дигән өметтә каласым килә. Һәм заман укучысын җәлеп итәр өчен язучылар, журналистлар да күбрәк тырышырга, искергән калыплардан баш тартырга, иҗатка яңа сулыш өрергә тиештер...
Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.
Фотолар Айдар Зәкиевның шәхси архивыннан.
***
Айдар Мидхәт улы Зәкиев 1983нче елның 24нче декабрендә Бүздәк районы Каран авылында өченче бала булып дөньяга килгән. Беренче әкияте дүртенче сыйныфта укыган чагында “Өмет” гәзитенең “Чаткылар” кушымтасында басыла. “Яшь хәбәрче” исемен ала. 2001 елда Каран урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының татар-урыс филологиясе бүлегенә укырга керә һәм аны кызыл дипломга тәмамлый.
2006 елдан “Кызыл таң” гәзитенең балалар өчен чыгарылган “Әллүки” журналы хезмәткәре, 2011–17 елларда сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге хәбәрчесе. Яшьләр сәясәте һәм спорт темасына язылган мәкаләләр циклы республика күләмендә үткән конкурсларда берничә тапкыр җиңеп чыкты. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар турындагы язмалары Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгуның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2006 елда Казан шәһәрендә үткән “Иделем акчарлагы” әдәби конкурсында – проза буеча төп бүләк иясе, 2007-08нче елларда “Тулпар” журналы үткәргән хикәяләр конкурсы лауреаты. Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Кешеләр илендә” (2006), “Күбәләк канатлы бал корты” (2017), "Без югалткан көннәр" (2025) китаплары авторы. Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлекләре әгъзасы. Әлеге көндә Башкорт дәүләт медицина университетында дәресләрен укыта.