Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 февраль , 09:21

Рима КАҺАРМАН. Ятимнəр. Повесть (1)

Ятимнəрне алда зəһəр дəреслəр көтте. Дəреслəрнең дə ниндие генə əле.

Рима КАҺАРМАН. Ятимнəр. Повесть (1)
Рима КАҺАРМАН. Ятимнəр. Повесть (1)

Калтасы районының Кучаш авылында гомер иткəн
халык табибы, “Мактау билгесе” ордены кавалеры
Рəшидə Мөхəмəдулла кызы Хəмəдуллина истəлегенə
багышлана. Əсəрдə ул үзе иҗат иткəн шигырьлəр
кулланылды.
Сəламəтлеге ярарлык дип табылганнар бер-бер
артлы сугышка алына торды. Кодаш авылыннан бихисап булдыклы ир-егетлəр дə шул исемлектə. Җəйнең
таң сызылып аткан мəле. Хəрби комиссариат бинасы алдына халык җыелды. Ирлəр тигез сафка тезелде. Озата
килгəн якыннары өчен җан өзгеч мизгеллəр. Сүзсез күз
яшьлəре. Өлкəн яшьтəге əби-бабайлар уллары, оныклары белəн хушлашканда түгелеп елашты.

Ə солдат шинелен киячəк батырлар алышның озакка сузылмасына
чын күңелдəн инанган.
– Фашист илбасарларын тиз арада дөмектерəчəкбез.
Озак вакыт кирəк булмаячак. Көтəргə бирмəбез. Дошман
ник килгəненə үкенер...
Мəгъдəннең ялкынлы телмəрен игътибар белəн
тыңладылар. Тынлыкта командирның боерыгы яңгырады. Елаш, тавышка шулчак уянган нарасыйлар да
кушылдылар. Килəчəктə янə күрешергə насыйпмы,
юкмы икəнне белми хушлашу. Ирлəр ат арбаларында урын алды. Билгелəнгəн сəгатькə станциягə барып
җитү бурычы куелган. Боерык үтəлергə тиеш. Атлардан, кешелəрдəн торган колоннадан елга хасил булды.
Кəрван бер дə, ырысы башка. Кемнəргə əйлəнеп кайтырга насыйп булыр да, кайсыларның хəбəрен җиллəр
җиткерер. Иген үстергəн ирлəр Ватанны саклар өчен
кулга корал алырга мəҗбүр. Берəү дə читтə калырга
тиеш түгел. Заман талəбе.


* * *
Шул мизгелдəн сагышлы, кайгылы көннəр башланды.
Халык үзе ач-ялангач булса да фронтка ярдəм итəргə омтылды. Колхоз эшеннəн кайткан хатын-кызлар төннəрдə
биялəй бəйлəп, тəмəке янчыклары – кисет тегеп, кулъяулыкларын чигеп фронтка озатты. Кич утырганда бəрəңге
киптерделəр. Иң яхшысы солдатка җибəрелергə тиеш.
Бу – ташка басылган хакыйкать. Безнекелəрнең əлегə
тик чигенүе турында мəгълүмат бар, ə һөҗүмгə күчүе турындагы яңалыкны ишетергə халык зар-интизар.
Эштəн кайтып барышлый Зиния:
– Инде айлар үткəч, үзгəрешкə вакыттыр. Фронтта
хəл мөшкел булуын берни белəн аңлатырлык түгел лə.
Безнең ил көчле, – дип, аптырап сүз башлады.
Маһирə исə икелəнүен яшерə алмады:
– Сугыш бетə, фашист кача дигəн хəбəрне ник белдермилəр икəн?
– Ишетербез, əлегə дəрьяның көянтə үлчəве безнең
янга авышмагандыр.
Өмет чаткысын сүндермəс өчен бу хəбəр бик кирəк.
Аны һəркем көтте. Авыл очыннан хат ташучының ак яулыгы күренгəч, Зиния кулын каш өстенə куеп аңа бакты.
Хəбəр көтүеннəн йөрəге дөп тə дөп. Хат ташучы исə,
яман хəбəр китермəсəм ярар дигəндəй, өрккəн боландай бу көнне тыкрыктан бик тиз үтеп китте. Аны көтеп
карап калган ике хатын сүз куертып алдылар.
– Күзе зəгыйфьлəнгəнгə күрə Мөхəмəдулланы сугышка алмадылар. Шуңа бигрəклəр дə эче пошты инде, – дип
көрсенде Маһирə. – Күрше, син юл аша гына торасың.
Каршыңда гына торгач, игътибарга аласыңдыр: таңнан
караңгы төнгə кадəр эштəн башканы белми. Əй, тынгы
тапмый да гына шул.
– Һəркем ил файдасы өчен. Берəү эштə бил бөгə, икенчесе яуда кан коя. Менə Кавием сугышта. Бүген-иртəгə
хəбəр килмəсме дип, хат ташучыны зарыгып көткəн
баш, – Зиния яшьле күзлəрен сөртеп алды. – Ирең өйдə
булмаса ни, синең бер кочак балаң бар, ичмаса. Менə
Кавины фронтка алдылар, япа-ялгызыма нишлəргə?
– Дөньяда хəсрəтсез берəү дə юктыр, күршекəем.
Бирешмəскə кирəк. – Маһирə, кайтыр юлга чыккач, кычкырып җыр сузып җибəрде:

Сау бул, җаным,
Дигəн сүзе
Əле дə китми колакта-а-ан...

Бу җыр əйтерсең лə нəкъ менə Маһирəнең никахлы
ире Мөхəмəдулла турында язылган. Беренче хатыны Мəфтухагага нибары кырык өч яшь тулган иде. Бу
көнгə кадəр үзен юксынып телгə алалар. Берəүлəр –
киңəшчесеннəн, икенчелəр сердəшеннəн мəхрүм.
Мөхəмəдуллага тынгы юк. Хəзер ир өчен көн кадагында тик бер сорау. Балаларының килəчəге. Аларны
ким-хур итми ничек үстерергə? Дəү əти, дəү əнилəренең
саулыгы ни арада мөшкеллəнде. Уйласаң уелырлык.
Өч-дүрт ай эчендə вафат булып беттелəр. Ике яклап та.
Балаларына таянырлык бер адəм заты да юк. Ана назыннан мəхрүм итмəс өчен Маһирəне өенең хуҗабикəсе итте.
“Тəүге хəлəл җефетең – җан сөйгəне, икенчесе тез
башына салган ямаулык кебек”, – дип, беркөнне Кави
Мөхəмəдулланы аптыратты. Күршесенə сөйлəнү ансат.
Газиз балалары чүп үлəне түгел лə…
Ирнең эше үтə җаваплы. Басуда өлгерергə, колхоз
атларын карарга кирəк. Иллə-мəгəр үзен саклау уе
Мөхəмəдулланың башына кереп тə чыкмады. Шулай
үзен бераз борчуларыннан бушангандай тойды. Аның
бар дəвасы шул хезмəтендə кебек. Колхоз хаҗəте өчен
юкəдəн бау, аркан, дилбегə ишкəндə үз уйлары белəн
ялгыз калды. Онытылып эшлəве дəвага тиң. Сораулар
күп. Ə менə күңеленə тынгы юк.
Иртүк ат карарга барганда иген басуларын иңлəп кайтырга исəбе бар. Əй, бу вакыт дигəне сөйгəн ярыннан
аерды, əмма дəвасын бирə алмады. Газизен югалткач,
сулышы авырлашты кебек. Актык көнгəчə Мəфтухасын онытмас.
Тынчу һава. Бер болыт əсəре юк. Ирнең тыны кысылды. Күкрəгендə учак яктылармыни?

Ат арбасыннан сикереп төшү белəн Мөхəмəдулланың күз аллары
караңгыланды сыман. Ник чалт аяз көнне кояш сүнде
ул? Баш авыртуы чыдый алмаслык. Алга атлады, тик
аяклары никтер җирне тоймады. Гүя упкынга очты кебек.
Йөзтүбəн яткан Мөхəмəдулланы яшүсмерлəр килеп
таптылар. Аты җирдə яткан хуҗасы янында басып
торганга күрə эзлəргə туры килмəде үзен. Ə дилбегəсе – кулында. Гомергə кабаланып яшəгəннең үлеме дə
шундый ашыгыч. Йөрəк өянəгеннəн…


* * *
Мөхəмəдулла каенагасын соңгы юлга озатырга Дияс
кияве үтə борчылып килде. Кайчандыр указлы мулла
булган Сəлəх кодасы өйрəткəнчə, бар тəртибен үтəп
башкарды дини кануннарны. Озатырга авыл халкы
җыелды. Урамда, йорт алдында мəетне алып чыкканнарын көтеп тордылар. Əтилəре белəн хушлашырга
өч бала чыгып баскач, олы яшьтəге əбилəр түзми күз
яшьлəрен сөрттелəр.
– Зиратка кыз бала барырга тиеш түгел, – дип,
Мөхəмəдулланың сеңеллəре Зөбəрҗəт һəм Зөлəйха
алдан кисəтеп куйды.
– Энегезгə, малай кеше буларак, барырга ярый. Тик
бик бəлəкəй əле. Əхмəтзəки, йөрмəссең. Менə монда
хəзер хушлашырсыз, – дип туктатты Зөбəрҗəт апалары малайны.
– Их, ерак булгач, аралашырга җае, вакыты җитми. Балалар жəл. Аяксыз да кулсыз чаклары бит сабыйларның.
Бүгеннəн тома ятимнəр.
– Шулай инде. Менə Зөбəрҗəт апа белəн якын
яшəсəк тə артык еш очрашырга форсат тими. Дөнья
мəшəкатьлəре бирми, – дип, үкенүен яшерми, балаларны кочагына алып, Зөлəйха апалары елады.
Ə Маһирə өнсез, аның өчен иренең үлеме кояшлы
көндəге яшендəй.
– Сугышка алмадылар. Балаларны бергə үстерербез
кебек иде. Сугыш-афəткə бармаса да үксез ятимнəрне
калдырып китте шул. Башка сыймаслык хəл, – дип, чыланган керфеклəрен сөртте.

Зиния, Маһирəнең кайгысын уртаклашты:
– Аллаһы ярдəм бирсен. Балаларга һəм сиңа сабыр булырга гына кала.
– Сүз юк.
Зиния, асрауга алган кызы белəн таныштырыр исəптəн:
– Кавиемнең туганнан туган кызы ятим калгач, менə
үзебезгə алып кайттым əле. Сания белəн бергə булгач,
җиңелрəк миңа. Хуҗасы үлгəч мəчене дə урамга чыгарып ташларга жəл бит. Ятимнəрне канат астына алмый
булмый, – дип куйды.
– Миндə өч тома ятим. Мөхəмəдулланың əни-əтисе, əби-бабасы да юклар бит.
– Түтилəре дə читтəбез. Янəшə булса, булышырга булыр иде дə бит, – дип, аклангандай Зөбəрҗəт сүз
кушты.
– Хəзер авылыбызда тома ятим өч гаилə балалары
калды. Апалары – Мөкəрəмə, Сəлиха, Рəшидə. Аларның
ныгып бетмəгəн үсмер җилкəсе күтəрə алырмы икəн?
Сынмаслармы, белмим, – дип, күрше Сара түти сүз
кушты.
– Ник ашыгасыздыр, белмим. Арбасы алда, аты артта
булмый да инде. Маһирə барлыгын оныттыгызмы? Үги
əнилəре исəн-сау. Читкə типмəс əле, – дип, Зөлəйха,
кыймый гына җиңгəсенə карап, җылы сүз көтте.
Маһирə ирен җирлəгəндə балаларны карау турында сүз
катмады. Алдагысын салкын акыл белəн хəл итү отышлырак.

Хис-ташкын яшь чакта гына адəм баласының фикерен чуалтырга мөмкин. Һəркем үз килəчəген телəгəнчə
яза алса икəн. Əнə, авылдашларының “карт кыз” дигəн
мөһерлəрен юк итəр исəптəн тол ир белəн чəчен-чəчкə
бəйлəп карады. Тик уйның иртəнгесе кичкə ярамаган
заман. Кичə – ирле, бүген – тол…
Догалар кылынды. Зират əзер булу турында хəбəрне
җиткерделəр. Ирлəр мəетне күтəреп, авыл очына таба
атлады. “Мəрхүмне иртəнге якта җирлəү хəерле, дилəр.
Абыебыз изге күңелле булды. Беркемгə дə начарлыгы
тимəде”, – дип, Зөлəйха күз яшьлəренə ирек бирде. Хатын-кызлар капканың эчке ягында.
Əхмəтзəки шул мизгелне генə көтеп торган, диярсең.
Зөлəйха түтəсе кулыннан ычкынып, урамга атылды.
Газиз əтилəрен кая алып китүлəрен үз күзе белəн күрəсе
килə иде аның. Ул абыйлары артыннан йөгерде. Җилдəй
җитез булып. Яланаяк чабуы хəтəр. Табаннарына юлда
яткан ташлар кадалып авырттырды гына. Ə күз яше
елгадай бертуктаусыз акты. Əхмəтзəки зиратка кадəр
озата барды əтисен. Бəлəкəй əле, зиратка йөрмəсен,
имеш. Таштай яткан əтисе уяныр, сикереп торыр кебек
иде малайга.
Бабайлар укыганнан соң, əтисен казылган чокырга төшерделəр. Газиз кешенең уянасын көтə иде
Əхмəтзəки. Əмма кечкенə малайның тылсым көткəн
өметлəре шунда челпəрəмə. Ярсып елаганын беркем
дə күрмəсен. Ичмасам, читкəрəк китеп елагач, күңеле
бушангандай итте. Димəк, əтисе башкача кайтмаячак.
Беркайчан да. Адəм баласы шулай тормыш сабакларын
ала икəн ул.
Ятимнəрне алда зəһəр дəреслəр көтте. Дəреслəрнең
дə ниндие генə əле.

(Дәвамы бар.)

***

Рима КАҺАРМАН (Рима ВƏЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА) Ырынбур өлкəсендəге
Октябрь районының “Россия” совхозында дөньяга килгəн. Балачагы
Стəрлебаш районының Бахча авылында үтə. Карагыш урта мəктəбендə
белем ала. 1988 елда Башкорт дəүлəт университетын тəмамлап,

Балтач районы гəзите журналисты булып эшли башлый. Сайлаган һөнəренə
38 ел буе тугры, шуның 24 елы – “Балтач таңнары” гəзитенең җаваплы
сəркəтибе вазифасында.
Тормыш иптəше Илүс белəн уллары Руслан, Илнурны тəрбиялəп
үстерделəр. Өлкəннəре гаилəле, оныклары Альтаир үсə.
Əдəби иҗат белəн янып яши. “Өмет” гəзите редакциясе үткəргəн
конкурсларда ике тапкыр җиңүче булып танылды. Чəчмə əсəрлəре
җыентыкларда, электрон китап булып дөнья күрде. Хикəялəре “Юлдаш”
радиосы эфирында еш яңгырый. “Тулпар”га тəкъдим иткəн “Ятимнəр” повесте –

“Туры юл күрсəтүче Рəшидə” романының бер өлеше.

Рима КАҺАРМАН. Ятимнəр. Повесть (1)
Рима КАҺАРМАН. Ятимнəр. Повесть (1)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас