Дөньяда нәрсә бара ул, нинди гаебем бар икән соң дигән уй Рәүфне бер минутка да ташламады. Ятса да, торса да. Мондый эш очраклы башкарылмый, икенче кеше белән бутаулары мөмкин түгел, йә аны күрә алмаган берәр авылдашы әләкләгән, йә үзе түрә-мазарга каршы сүз әйткән. Икенең берсе. Кем әләкләве ихтимал да, кемгә нинди авыр сүз әйтүе бар соң, алайса? Директор белән дә, укытучылар белән дә аралары яхшы булды, авылдашларының, күрше-күләннең үч тотканы сизелмәде, сәяси темаларга мәзәк сөйләп йөргәне юк. Сөйләсә дә газетада укыганны, телевизордан караганны гына. Аны кем сөйләмәс, хәзер бөтенесе дә – сәясәтче, гадәттә, андый сөйләшүләр фикер алышу рәвешендәрәк бара. Хәер, теләсәң яки кушсалар, йомыркадан да җөй табып була инде…
Тукта, Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан, район мәгариф бүлеге мөдире Хәбибуллин мәктәпләренә килеп очрашу үткәргән иде бит. Шунда туган бәхәстә катнашуы сәбәп булмадымы икән кулга алуларына? «Күрсәтермен әле мин сиңа, буза кубаручы», – дип янап киткән иде бит. Мөгаен, шуның гына «күрсәтүе»…
«Бердәм ил» партиясен Дәүләт Думасына үткәрү буенча эш кыза барган чакта килгән иде мөдир аларның мәктәбенә. Башта район мәгариф бүлегенең эше, ниндидер зур казанышлары хакында озак итеп сөйләде, башкарылып бетмәгән, әмма тиз арада, һичшиксез, эшләнәчәк эшләр турында шома гына әйтеп үтте, аларның мәктәбенә дә тукталды, мактады, олы бурычлар куйды, аннан төп темага – сайлауларга күчте. Ялыктыргыч озын сүзенең төп мәгънәсе шул иде: тагы да зур уңышларга ирешү өчен, сезгә, укытучыларга, һичшиксез, «Бердәм ил» партиясе кандидатларына тавыш бирү фарыз. Жәмгыять үсешендәге киләчәктәге җиңүле адымнарны тик алар гына башкарып чыга алачак, янәсе. Шуңа кадәрге ике чакырылышта аларның күпчелек булуын һәм әлеге җиңүле адымнарны сигез ел буена нишләп тәэмин итә алмавын, ул, әлбәттә, әйтмәде.
Чагыштырмача яшь булса да – педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлап, район үзәге мәктәбендә берничә ел гына эшләгән җиреннән башта директор, ике елдан әлеге вазифасына утырткан иде дус-ише, агай-энесе – элекке партком секретаре сыман озын-озак сөйләде, азактагы әлеге өндәү-үгете тупас килеп чыкты. Укытучылар аудиториясендә мондый шигарь сыман ачыктан-ачык мөрәҗәгать, җитмәсә, үзен дә өнәп бетермәгәч, сәер, хәтта тыңлаучыларны кешегә санамаган кебегрәк яңгырады. Арзан конфетны ялтыравык кәгазьгә төреп бирә белмәде. Кешегә санамау укытучыларның күңеленә тиде. Физкультура укытучысы Галим район буенча ярышларда мөдирнең, физкультурник чагында, төп дәгъвачысы булган һәм еш кына укучылары тегенекеннән яхшы нәтиҗә күрсәтеп тә җиңелгән. Мөдир судьялар белән әшнәлегеннән файдаланып «җиңгән». Шуңа үч алырга теләптер, ахры, бәхәсне Галим башлап җибәрде.
– Хәбибуллин, сез безгә кайчан кирәк булабыз, шул чакта гына киләсез. Килгән саен, таудай вәгъдәләр бирәсез, ләкин берсен дә үтәмисез. Бу юлы да шулай булачак. Мәктәпнең утыз биш укытучысы сезнеңчә тавыш бирәчәк һәм сез, җиңүне тәэмин иткән триумфатор булып, район администрациясе тарафыннан макталачаксыз. Ә мәктәпкә моннан бернинди дә файда булмаячак. Күрше авыл балаларын, ичмасам, кыш көннәре автобус белән йөртергә кирәк дип, ничә ел әйтәбез, сез, килгән саен, ярар, оештырырбыз, дисез дә авылдан чыгу белән онытасыз. Формалар, чаңгы, спортзалга маталар, башка кирәк-ярак сорыйбыз. Алар һаман юк, чөнки районга бүленеп килгәне сезнең элекке мәктәбегездән артмый. Иң мөһиме: мәктәпкә капиталь ремонт кирәк, анысын да әйтә киләбез.
– Директор йөрсен, йөрми бит, – дип җавап бирде Хәбибуллин, исе дә китми.
– Как йөрми? – Директор урыныннан сикереп үк торды. – Кергән саен, «надоел» дип куып чыгарасыз. Заявкалар күптән сездә ята!
– Сайлаулардан соң хәл итәрбез барысын да. «Бердәм ил» партиясенә тавыш бирегез дә…
– Тагын «итәрбез». Башта гел сезнең эш, шуннан гына балаларныкы. – Монысы янә Галим. – Әлбәттә, теләгәндә, автобус та алып була. Директор Хәбибуллинга гына түгел, Уфага бара, Мәгариф министрлыгына керә ала, ныклап йөрсә, капиталь ремонтка акчасын да юлларга, спорт инвентарен, башкасын хәстәрләргә дә мөмкин. Әмма иң начары – сезнең безне эш үгезе дип санавыгызда. Власть яратмый бу көтүне, аннан җирәнә, чиркана, аның проблемаларыннан ераграк йөрергә тырыша. Ул үзләренә кирәкле сәясәтләрен үткәргәндә генә хаҗәт. Халык хәл итте, дип әйтер өчен.
Шунда Рәүф торды:
– Хәбибуллин, сез безнең мәктәпкә менә ничә тапкыр киләсез – килгән саен соранып та ялварып. Үз мәнфәгатегез белән. Ә болай аяк та басмас идегез. Чөнки әпәт сораналар, таләп итәләр, шулай бит? Зурдан купканда, эш бит монда Галим Мөхәммәткәримович күтәргән мәсьәләләрдә дә түгел. Без ныграк булсак, сез гел генә каршы төшмәсәгез, авыл хакимияте ярдәм итсә, автобусны да, ремонтка акчасын да табып була. Монда эш – демократик принциплар бозылуда, мәктәп коллективына басым ясауда, халыкны сарык итеп күрүдә. Үзәктән күрмәкче, республика, район, шәһәр дәрәҗәсендә дә власть органнары, шул исәптән сез дә, Хәбибуллин, гади җир кешесенә чүп итеп карауда. Соры масса, пластилин – ничек телим, шулай әвәлим дип.
– Рәүф Рәшитович, сез гади генә мәсьәләне үтә катлауландырасыз. Үзәк өчен мин җавап бирә алмыйм, минем компетенциядә түгел, үзем, күреп торасыз, – район мәктәпләре дип җан атып йөргән кеше. Ярый әле саулык бар, спорт белән шөгыльләнү ярдәм итә, юкса сезнең алда хәлем бетеп егылыр идем.
– Харап кына була күрмәгез инде. – Галим мыскыллы көлде. – Халыкны зар елатырсыз.
– Сез, һәрвакыттагыча, бүген дә җаваптан качасыз, Хәбибуллин. Житди җыелышны шауга әйләндереп, халыкның аңын томалыйсыз. Сез власть партиясенә тавыш бирергә үгетләргә килгәнсез, димәк, без, шушында утырган укытучылар, үзебез тавыш бирүдән тыш, авыл халкын да шуңа үгетләргә тиеш булабыз, шулаймы?
– Рәүф Рәшитович, чөнки укытучы – авыл интеллигенты, алдынгы карашлы, сәяси яктан аның позициясе булган идеология фронты солдаты. Һәр командада лидер була, менә сез – авылда лидер, капитан. Әйе, аерым фикерегез булуы ихтимал, ләкин власть партиясе үзенә тавыш бирүне таләп итә икән, сез аңа буйсынырга тиеш.
– Ничек буйсынырга? Мин бит партия әгъзасы түгел. Шуңа күрә ул мине һич мәҗбүр итә алмый.
– Әгъзасы булмасаң ни, син шушы илдә яшисең, партия ил җитәкчесе буларак куша.
– Это мы уже проходили, Хәбибуллин. Буйсынып, күп яшәдек һәм аның нәрсәгә китергәнен бик яхшы беләбез. Ярый, теориягә бирелмик, җиргә төшик. Менә без, агитаторлар, авыл халкын җыеп, сезнең фикерне алга сөрә башласак, алар шундук әлеге дә баягы күпер, балалар бакчасы, медпункт сораячак, күрше авыллар балаларын безнең мәктәпкә йөртер өчен автобус таләп итәчәк. Аларга «Бердәм ил» дә, «Гадел»ләр дә, коммунистлар да, «Алма»лар да түгел, ә мин санаган көн дә кирәкле иң гади уңайлыклар кирәк. Алар сәясәттән ерак, нинди депутат сайланса да ярый, тик әлеге сораган уңайлыкларны эшләсен. Ә без нәрсә дип җавап бирербез аларның соравына? Хәбибуллин сүз бирә, дипме? Халык буш вәгъдәләрдән туйды, «Бердәм ил» рульдә күпме утыра, берәр нәрсә үзгәрдеме? Егерме ел элек ничек яшәсәк, һаман да шул хәлдә.
– Да, сезнең дәгъваларга каршы тору кыен, Рәүф Рәшитович, буза кубаручы, болгатучы идегез, һаман да шулай икәнсез.
– Ничек бар, шулай инде, Хәбибуллин. Сезне дә үзгәртеп булмый бит. Халыкка, нинди әче булса да, дөресен әйтергә кирәк, алдарга, күз буярга ярамый. Бер алдасаң, икенче вакыт ул сиңа ышанмаячак. Шуңа күрә халыкны хәзер «Бердәм ил» өчен үгетләүдән файда булмас, чөнки власть, шул исәптән сез дә, халык алдында ышанычны югалттыгыз.
– Сайлаулардан соң хәл кискен үзгәрәчәк, – диде Хәбибуллин.
– Үзгәрмәячәк, моңа нигез юк, предпосылка. Барысы да чираттагы пиаркампания…
Менә шул рухта башланып, шул рухтарак барды сүз ул очрашуда. Әлбәттә, бүтән мәсьәләләр дә күтәрелде, Галим, мәктәп директоры, башка укытучылар да сөйләде, таләп итте, туган телне укыту, милләт, мәктәп, авыл язмышы, укытучыларны штаттан кыскартулар, ЕГЭ, хезмәт хакларының азлыгы сыман мәсьәләләр калкып чыкты. Элекке физкультура укытучысы күпчелек сорауларга җавап таба алмады: бу сиңа туп тибү, йөгерү яки сикерү түгел – ачыклармын, сорармын, белешермен, дию белән чикләнде. Соңыннан хәтта, мәсьәләләрнең чишелеш-үтәлеше сезнең, авыл халкының сайлауларда ничек тавыш бирүеннән тора, дип әйтүдән дә тартынмады. Очрашу тәмамлангач, сәхнәдән төшеп, директор кабинетына юнәлгәндә, Рәүфне үзе артыннан әйдәп кертте дә, күрсәтермен әле мин сиңа, дип пышылдады. «Бәй, мин генә түгел, барысы да шул ук сүзне сөйләде лә», – дип, беркатлырак җавап кайтарган иде дә, ә син тирәнтенрәк сөрәсең, син башладың, димәк, оештыргансың, димәк, партиябезгә каршы, дип җикеренде… Менә шул «тирәнтенрәк сөргән»е өчен үч алгандыр да Хәбибуллин.
Власть партиясе авылдан барыбер үтмәде – нәтиҗәдә район хакимияте аларның биләмәсенә җаваплы итеп тәгаенләгән мөдирне эшеннән алды. Мәктәбенә физкультура укытучысы булып кире кайтырга мәҗбүр булды элекке түрә. Үчләшеп, ярышларда төрле юллар белән комачаулап, боларны ничек тә булса артта калдырырга тырышып йөри әле дә… Кем белә, Рәүфнең монда ябылуында аның катнашы да юктыр, бәлки, аптыраганнан фараз итү инде…
Бетон нигезнең үрмәкүч пәрәвезе шикелле төрле җирдән ярылуына гаҗәпләнә Рәүф. Ул, казыган, аска төшкән саен, күзгә күренеп тармаклана һәм киңәя бара. Чокыр ягыннан гына түгел, дүрт яклап та. Өй хәтта чүккән дә сыман. Ә беркөнне янә сөяк кисәге килеп чыкты. Аны, өскә ыргытып, көрәген янә төрткән иде, ап-ак баш сөягенә юлыкты. Моны алыргамы-юкмы, күтәрсәм, астан тагы килеп чыкмасмы, дип шүрләп тора иде, тагын бер сөяк күренде. Анысы әллә туфрак астыннан табылды, әллә баз эченнән тәгәрәп төште – Рәүф аңламады. Юк, болай булмый, чыгарга кирәк, дип тезләнгән көе борылды да, таянып, аягына басты. Көрәген, җамаягын баз эченә ыргытты. Шул арада янә берничә сөяк убылып төште. Чокырдан өскә күтәрелгәндә, терсәге белән кагылып, шәмен аударды, анысы тәгәрәп, аска төшеп китте дә сүнде. Аны алыйм дип иелгән иде, капшанган чакта, бармаклары утын агачлары кебек өелеп яткан сөякләргә төртелде. Шәм кайгысымы – коты алынып, базга атылып чыкты, баздан – өйгә.
Туры килсә килә бит: баздан чыгып, капкачны япкан иде генә, сакчының ишек йозагын ачканы ишетелде. Тиз-тиз туфрак тулган, балчык ябышкан галошын, пычранган курткасын чишеп, баз эченә ташлады да тәрәзә янына барып басты. Бернинди кырын эш эшләми, боегып, тышка карап тора, янәсе. Чүпрәк сумка белән ашарга керткән «кара карга» аның куркудан көчкә тын алып торуын ерак булганлыктан сизмәде шикелле. Әмма ул кергән саен нәрсәдер сораган Рәүф бу юлы да эндәшми кала алмады, дулкынлануын ничек тә басарга тырышып: «Минем сәяси таләпләргә нишләп җавап юк? – диде. – Һаман да шулай калса, ачлык игълан итәчәкмен».
Сакчы эндәшмәде. Борылып та карамады хәтта. Рәүф аның бер мәсьләне дә хәл итмәячәген яхшы белә, «Иң отышлы саклану чарасы – һөҗүм» дигән принциптан чыгып, эндәшми торса, берәр нәрсә сизенеп, үзенә бәйләнеп куймасын, дип эндәште. Сумкасындагы барлы-юклы ашамлыкны өстәлгә бушатты да сакчы чыгып китте.
Чокыр төбендәге байтак сөякне өскә, баз эченә ыргытып, алга таба казу нияте белән, көрәген җиргә төрткән иде, капчык тишелеп, игене коелган шикелле, чокыр төбеннән, шыбырдап, сөякләр өскә калкып чыга башлады. Баш сөякләре, кабыргалар, аяк, кул чуклары. Көтелмәгән бу галәмәттән Рәүф миңгерәп калды, ялгышып баткакка яки тизәккә баскандагы шикелле, әле бер аягын, әле икенчесен күтәрде. Аякларын алыштырганда балчыкка түгел, утын пүләннәре кебек тәртипсез рәвештә таралып яткан черек сөякләргә басты. Баскан саен, ташкын су көймәне өскә күтәргән сыман, сөякләр өскә күтәрелә барды, күтәрелә барды. Шулар арасында күмелеп калу куркынычы туды, шуңа да, үрмәләп, чокырдан базга күтәрелде. Арыгына борылган иде, чокырның сөякләр белән тулганын күрде. Сөякләр үзе казыган чокырның төбеннән түгел, ә бетон нигезнең ярыкларыннан чыга, гүя нигез үзе гел сөяктән тора һәм ул, шыгырдый-шыгырдый, төрле урыннан ярыла, ишелә, ватыла һәм сөяккә әверелә бара.
– Сәгыйдә! – дип кычкырып җибәрде Рәүф, бу күренештән коты алынып. Куркуы шулкадәр көчле иде, ярый әле «Рәүфә» димәде, хатынының исемен атады. – Нигез җимерелә, нигез! – Үзе, утырган көе, баз капкачына шуыша.
– Чык тизрәк! Идән селкенә, стеналар кузгала башлады… Күмелеп каласың хәзер, чык, дим! – дип ачыргаланып кычкыра Рәүфә.
Ә Рәүф чыга алмый җәфалана. Аяк-кул буыннары камырга әйләнгән дә куйган. Шуннан бар көчен җыеп көчкә тезләнде, дүрт аяклап көчкә баз авызына килеп җитте. Янә артына борылса, ул казыган якның гына түгел, дүрт якның да нигезе кузгала, ярыла, ишелә… Күзгә күренеп, өй аска чүгә, аскы бүрәнәләр шомлы шыгырдый. Рәүф баскычның иң аскы тактасына түгел, кабаланып, иң өстәгесенә басты, янәсе, тизрәк чыга, күтәрелим дип җирдән этелүе булды, баскыч шуып китеп, ул баз эченә егылып төште.
– Мен тизрәк! – дип кычкырды янә Рәүфә. – Хәзер идән астында каласың бит! – Кулын сузды.
Рәүф торды да янә баскычка тотынды һәм, Рәүфәнең кулына тотынып, ниһаять, өскә чыкты. Ул күтәрелгәнче, дүрт як нигез дә тәмам җимерелеп, сөякләр базны тутырган иде инде. Өскә чыга күрмәсеннәр дип, базның капкачын яптылар да икәүләшеп өстенә бастылар.
Байтак тордылар шулай, әмма сөякләр капкачны төртмәде, өскә чыгарга маташмады, идән шууы да басылды, стеналар да ишелүдән туктады…
Ул төнне йоклый алмадылар. Мич җимерелеп төшәр дип, кичтән якмадылар – төнлә суык булды. Йокламаулары өшүдән генә түгел, куркудан иде. Гүелдәшеп, авыр машиналар узды, кайдадыр эт улады…
Таң аткач, йортларының нигезе бөтенләй җимерелгәнен, бүрәнәләренең җиргә сеңеп утырганын күрделәр – элекке биек тәрәзәләр нык түбән төшкән иде. Гөмбә җыйган теге малай янә килсә, җирдә басып торган көе генә өй эчен карый алачак. Жимерелер, хәзер җимерелер, дип куркып, байтак тик кенә утырган иделәр дә, өй җимерелмәде, стеналар таралмады, почмаклар ычкынмады. Әмма хәвеф бар, ул бетмәгән һәм тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә аның кабат тууы ихтимал.
Алдагы көннәр шулай ук борчылуларда үтте. Бер утырдылар, бер арлы-бирле йөрделәр, аптырашып, тәрәзә төбендә басып тордылар. Рәүфә елады, карынындагы бала өчен борчылды, еш кына Рәүфкә ачуланды, Рәүф тә бала өчен борчылды, Сәгыйдәсе, малае, кызы белән хушлашып-бәхилләшеп бетте, тормышының шулай үтә аянычлы килеп чыгуына йөрәге әрнеде.
«Кара карга» кермәде, ризык та бетте диярлек, бидондагы сулары да азайды. Өйдә өченче җан иясе булган зур кара чебен почмактагы үрмәкүч пәрәвезенә эләкте, бакчадагы йолдызак сулды, өйләре суынды – мич башындагы чи утын озакка бармады.
Беркөнне аптыраганнан Рәүф ишекне эткән иде, ул ачылып китте! Элекке сыман шыгырдамады да хәтта. Бу ни хәл, нишләп бикле түгел? Гаҗәпләнүенең иге-чиге булмады. Нигез таралып төшкәндә, ишек каерылып китеп, йозаклары йолкынып чыкканмы? Әллә сакчы бикләргә онытып киткәнме? Рәүф сагаеп кына тышка чыкты, тикшерде – йозаклар юк, ә ишек төзек, каерылган-кыйшайган җире күренми. Гаҗәп һәм сәер иде ишекнең шулай биксез торуы.
– Рәүфә, ишек ачык лабаса! – Үз-үзен белештерми кычкырды Рәүф.
– Ачыкмы? Булмас! – Ишеккә арты белән диванда утырып, нәрсәдер ямаган хатын эшен ташлап, йөгереп килеп тә җитте. – Ә сакчы кайда?
– Күренми.
– Кайчан ачып китте икән соң? Йозак тавышы ишетелмәде бит?
– Кем белә инде? Ишетелмәде шул. Ә йозаклар юк.
– Алайса, без иректәме?
– Кабаланма. Тикшерик, карыйк әле. Кинәт килеп чыкса, ирек булыр сиңа.
Тирә-якка карана-карана, акрын гына өйне әйләнеп чыктылар. Бәдрәфне тикшерделәр. Сакчы юк иде. Вышкадагы күзәтү пунктында да, мунча тирәсендә дә күренмәде. Киткәндер, постны алганнардыр, үзләренә кермәвеннән, төннәрен өй тирәли йөрмәвеннән аның юклыгын сизгән иде инде Рәүф. Нигә элегрәк ишекне төртеп карамаган – менә хикмәт. Юклыгын сизенгәч үк ачып карарга тиеш булган да бит…
Төнлә тагын кар яуган, тирә-юнь ап-ак, эз-мазар юк. Түбә башындагы кызыл флаг теткәләнеп челтәргә әйләнгән, менә-менә таягыннан ычкынып таралырга җитешкән. Өйләре, чынлап та, җирдә утыра, бетон нигез юк һәм аскы ике-өч бүрәнә кай арададыр чери дә башлаган. Янә ишегалдына килеп, тирә-якка, аннан, аптырашып, бер-берсенә караштылар. Үзләренең азат икәнлекләренә һаман ышанмыйлар иде.
– Нишлибез, кайтабызмы? – дип сорады Рәүфә.
– Кая кайтабыз?
– Бәй, өйгә инде, авылга.
– Ничек кайтабыз, җәяүләпмени? Кайсы яктан килгәнеңне хәтерлисеңме? Мин, мәсәлән, хәтерләмим.
– Мин дә – юк. Табарбыз. Чыгып эзләп карамыйча табып булмый инде. Сакчы юк, димәк, каравыл алынган, берничә көн машиналар үткәне дә сизелмәде. Моннан тизрәк ычкынырга кирәк.
Рәүф Рәүфә белән килеште. Чынлап та, сак юк икән, нәрсәгә монда утырырга тиешләр? Өйгә керделәр дә, булган киемнәрен киеп, кире чыктылар.
– Урман буена барыйк, юл шунда бит, – диде Рәүфә.
Ләкин алда бернинди дә юл юк иде. Кайчандыр булган ул, үләне тапталып, батыбрак ята, әмма кар өстендә беркемнең дә эзе юк. Урман эченә керделәр. Анда кар, ни галәмәттер, калынрак булып чыкты – тездән. Бардылар-бардылар да кире борылырга мәҗбүр булдылар, чөнки болай, кар ерып, ерак китә алмаячаклар. Урман эченнән машинада ярты төн, ярты көн үткәнне җәяүләп, җитмәсә, юлсыз җирдән кар ерып күпме генә бара алалар инде?
– Кире керәбез, – диде Рәүф, Рәүфәгә карамый гына. – Юл юк, бу юка киемнәр, резин итек, галош киеп, җитмәсә, ач көе ничек юлга чыгасың? Хәзер өшеп туңабыз. Йә адашабыз. Син авырлы…
– Өйдә ятып үлдең ни, урман эчендә адашып үлдең ни?…
– Урманда ерткыч тырнагына эләгүең бар, ә монда караватка сузылып яттың да… вәссәлам. Хәер, үләргә ашыкмыйк әле.
– Тәрәзәдәге рәшәткәләрне алсаң иде, ичмасам…
– Торсын, алмыйк, безгә рәшәткәсез һич ярамый.
Ир белән хатын өйгә кереп китте…
Freepik.com