Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 февраль , 00:15

Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (5)

– Мин авырга калдым шикелле, – диде бер кичне Рәүфә. – Күңелем болгана, баш әйләнә. Рәүф сискәнеп китте. Әлбәттә, зина кылуларының шулай тәмамлануын чамалый иде, ләкин болай тиз булыр дип һич көтмәгән иде.

Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (5)
Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (5)

Төнен озак йоклый алмый ятып, таң сызыла башлагач кына йокыга китеп бара иде, теге төндәгечә, урман ягыннан авыр гөрселдәү ишетте дә, торып, тәрәзәгә капланды. Урман читеннән арыган атларга атланып, – күрәсең, төне буе киләләр, – әллә күпме хәрбиләр төркеме китеп бара, алар артыннан прәшкәле ат җигелгән озын арба, арбаны озатып – янә бер төркем җайдак. Арбада әллә тимердән, әллә нәзек агачтан ясалган читлек, читлек эчендә кеше гәүдәсе шәйләнә. Ул арба хәрәкәте уңаена тирбәлә, чайкала. Аяк-кулы богаулы, тимер богаулар чыңлап китә. Тоткынның кием дигәне дә ертык-портык, тәнендә челтәр кебек салынып тора…

Бу ни хәл, әллә, теге көндәге кебек, янә күземә күренәме дип, Рәүф күзләрен йомгалап, кул сырты белән сыпыргалап алды, әмма арыган солдатлар, йончыган атлар, читлеккә бикләнгән кеше силуэты югалмады. Ышанды да, ышанмады да бу күренешкә. Тәүге вакыйганы сөйләгәч үзен көлкегә калдырган Рәүфәне уятырга да ниятләде, уятса, йә барыбер күрмәс, йә кешеләр юкка чыгар дип, кире уйлады.

Бермәл боерыкка охшаш катгый тавышлар яңгырады. Халык дулкыны акрынайды, озакламый бөтенләй туктады. Арыган атлар пошкырып башларын иде, җайдаклар җиргә төште, барысы да арбадагы читлек янына җыелды. Арбаның алгы өлешендә барган берәү, читлекнең ишеген ачып, эчкә керде. Тоткынның аягындагы богавын чиште һәм тегене, эткәләп-төрткәләп, җиргә төшерде. Озын гәүдәле берәү, командирларыдыр, күрәсең, нәрсәдер әйтте, янындагылар мескеннең өстендәге сәләмә киемен салдырып, озынча бүкәнгәме сузып салдылар. Кораллы солдатлар аны уратып басты. Шунда Рәүф тоткын тирәли солдатлар гына түгел, чак кына читтәрәк әллә никадәр гади кешеләрнең дә басып торуын күрде. Алар, башларын иеп, тоткынга караган. Карашлары нәфрәтле, йодрыклары төйнәүле. Тирә-як авыллардан куып китерелгән халыктыр, ахры. Тагы баш күтәрсәгез, сезнең белән дә шулай булачак дип, гыйбрәт өчен каратып торалар, күрәсең. Бернәрсә дә эшли алмыйлар шул бахырлар. Корал юк кулларында… Һәм Рәүф монда алып килгән чакларында кыю егетнең яшел яланда качарга маташуын, «кара карга»ларны аны куып җитеп, кулларына богау салып, машинага китереп ыргытуларын шулай күмәкләп карап торганнарын исенә төшерде…

«Салаватке – сто пятьдесят кнутов, Юлаю – сто», – дип чәрелдәде озын… Бәй, Салават батыр белән атасы Юлайны суктыралар түгелме соң? Кабахәтләр, ерткычлар! Рәүф шырпы сыман капыл кабынып-ярсып китте дә, үз-үзен белештерми, тәрәзәгә сукты. «Туктагыз, сез нишлисез, сволочьлар! Ул бит Салават!» Жан ачуына кычкырды, елады, үкседе, тоткыннарның аркасына чыелдап камчы төшкән саен, үзенә суккан сыман үрсәләнде, тәрәзә төбенә менде, рамга ябышты, пыяласын челпәрәмә сугып төшерде дә тимер рәшәткәне селкетергә тотынды. Аннан икенче, өченче тәрәзәгә капланды, читлеккә бикләнгән ерткыч кебек, өй буйлап чапты, ишеккә типте, аннан, үзенең сүзләренә үзе тончыгып, шартлар чиккә җитеп, идәнгә ауды…

Тавышка куркып уянган Рәүфәнең «Ни булды да ни булды?» дип үрсәләнүен дә, тынычландырырга тырышып башын күкрәгенә кысуын да, ашыгып килеп кергән сакчының янына килеп басуын да сизмәде. Бөтен тәне калтырана, йөзен тир каплаган, кулы пыялага киселеп канаган, ара-тирә: «Салават, Салават! – дип өзлексез ыңгырашуын, – гафу ит, берничек тә ярдәм итә алмыйм, үзем зинданда утырам», – дип, күз яшьләрен түгә-түгә пышылдавын гына белде. Аның тартышкан, дерелдәгән, пружина кебек бер кысылган, бер бушаган гәүдәсен кочкан Рәүфә аны «саташа» дип, ә сакчы: «Утыра торгач, бу бәндә, ниһаять, акылыннан язды», – дип уйлый иде…

 

– Рәүф абый, концерт бара бит, нигә карамыйсың? – диде Рәүфә бер кичне. Тавышы шат яңгырады – кинәнеп тыңлыйдыр, ахры. Рәүф телевизорга таба борылды: экранны тутырып, ул сәхнәдә үз-үзен тотышын да, тавышын да үз итмәгән, әмма телевизордан «төшмәгән» халык артискасы җырлап маташа иде. Тавышы бар, ә көе- моңы юк.

– Карыйм бит, – дигән булды Рәүф, хатынны рәнҗетмәс өчен генә.

– Карамыйсың шул, концерт башланса, телевизор алдыннан китәсең дә барасың.

– Әллә җыры да ошамый, телевидениенең шушының ише концертларны үтә еш бирүләрен дә өнәмим. Әйтерсең лә тормышыбызда бөтенесе дә ал да гөл, безнең бернинди проблемалар, җитешсезлекләр юк, аяк салындырып, шоу карарга гына калды.

– Аңламадым. Концертсыз ничек була инде ул?

– Концерт та кирәк, ләкин алай еш түгел, акыллы, проблемалы тапшырулар исәбенә булмасын. Юкса, күр, кич саен концерт, шау-шу, уен-көлке, җыр да бию, халыкны тәмам йоклаталар бит, алдыйлар, кискен сәяси, социаль, иҗтимагый темалардан читкә алып китәләр. Бу бездә генә түгел, Үзәк телевидениесе дә шулай. Кайсы каналны ачма – Америка боевиклары, атыш, үтереш, көчләү, Сталлоне да Ван Дам, терминатор, Задорнов, Петросян. Ә безнекеләр сукырларча шуны кабатлый.

– Куй, Рәүф абый, концертсыз булмый барыбер дә. Сәясәте дә, башкасы да кирәкми, миңа концертны гына бир.

– Шулай икәнен күптән аңладым инде. Концерт башландымы, шул тартма эченә керердәй булып утырасың. Юк, шәхсән сине гаепләүдән әйтмим, безнең барыбызны да шуңа күнектерәләр.

– Син усал барыбер дә, Рәүф абый, ошамый, дисең дә…

– Илдә гади кешенең эшен, эш хакын, көнкүрешен яхшырту өчен бик аз эшләнә, түрәләр үзләрен генә карый, урлаша, алдаша. – Шулай диде дә телен тешләде – артыгын сөйләде. Тәрәзә янына килеп, тышка карады. Күпмедер вакытка югалып торган кара чебен колагы төбеннән чыжылдап очты да шап итеп пыялага килеп бәрелде. Нык бәрелүдән миңгерәп, тәрәзә төбенә килеп төште. Берничә минут яткач әйләнде һәм рам буйлап өскә үрмәли башлады.

Рәүфә эндәшмәде, шатланып, йотлыгып, концерт каравын белде.

 

Көн артыннан көн үтте, алар атнага, айга җыелды. Буранлап кар яуды, аннан эреп бетте, аннан янә яуды. Җилләп алды, суык көннәр торды. Суык көннәрне чуендай авыр болытлы күңелсез тәүлекләр алыштырды. Һава торышына карап, тоткыннарның кәефләре үзгәрде. Әрләшеп тә киттеләр, килештеләр дә, дөньяларын онытып яратыштылар да. Рәүфә елап та алгалый. Һава торышына карап, тораклары бер суынды, бер җылынды. Йөрергә чыгарган чакта, утын дисәң хәтере калыр, череп ауган яки корыган алмагачларны, кипкән карлыган, кура җиләге, крыжовник ботакларын өйгән иделәр берничә урынга, хәзер шуларны мичкә кертеп ягалар. Жылысы чыкмый диярлек: арка, кул җылытырлык кына. Өстәмә рәвештә юрган-мазар керт, дигән иде дә Рәүф, «кара карга» колагына да элмәде. Сорый торгач, бер йөк машина утын галәмәте китереп аудардылар аударуын, тик агач чи, аны көн дә дигәндәй үзләренә кисеп, ярып кертергә туры килә. Керткәч, мич башына киптерергә салалар. Зур өйне җылытыр өчен, каты һәм коры утын кирәк, тик анысын кайдан аласың? Болай да сакчы күрмәгәндә – күрсә дә күрмәмешкә салыша – ишегалдын уратып тотылган штакетникларны киртәсеннән суырып кертәләр. Штакетнигы каты, күбесенчә каеннан, җылысы бар. Мичкә башта шуны салалар бер-икене, өстенә – чи утынны. Пыскып ята инде шунда, аз-маз җылысын чыгарып.

Атна-ун көнгә бер мунчага йөртәләр. Анысы күзәтү вышкасының артында, вак каенлык арасында. Башта – Рәүфне, ике сәгатьтән соң – Рәүфәне. Кара мунча бәләкәй, әмма һәрчак суы күп була, эссе итеп ягалар. Кем яга, кем карый – анысын Рәүф белми. Кергәндә дә, чыкканда да берәрсен күрермен, очратырмын димә. Кием, урын-җирне дә сакчы алыштырып чыга билгеле бер көннәрдә, нишләп башка кеше, әйтик, берәр хатын-кыз шөгыльләнми бу эшләр белән – шулай ук сер.

Газета-мазар, таба алсаң, китаплар керт әле, укып ятыйк, вакыт үткәреп булмый бит, дип әйтеп караган иде Рәүф, сакчы тыңламады. Нишләсен, ара-тирә радионы ача, сирәк-мирәк телевизорга күз сала. Ләкин озак карый алмый, тиз арый, чөнки хәбәр, мәгълүматлары мөһим түгел, бер үк һәм гел «ура», оптимистик рухта. Баксаң, тормышлары ал да гөл, бөтен нәрсә хәл ителгән, мич башына менеп, аяк селкеп утырасы гына калган…

Уку елы башланды, директорны, Галимне, аны алып китсәләр дә, дәресләр төзелгән расписание буенча үтәр. Алар юк дип кенә балаларны укудан туктатмаслар. Кызык, авыл халкы алар турында нәрсә сөйли, алар юклыгын укытучылар балаларга ничек аңлата икән? Мөгаен, район мәгариф бүлегенә дә, хакимияткә дә җиткергәннәрдер. Аптырашып утыралармы, әллә югарырак инстанцияләргә хәбәр итеп, эзләү оештырдылармы? Бәласеннән башаяк дип, беркая йөрмәүләре дә ихтимал. Безнең халык барыбер дә битараф бит…

…Кеше сөяге чыккан көннән соң байтак вакыт үткәч кенә төште Рәүф яңадан базга. Анда да курка-курка гына. Шәмен чокырга мөмкин кадәр якынрак китереп куйды да, тезләнеп, шомлы караңгылыкка текәлде. Көрәге чокыр төбенә ташланган көе ята, башка сөяк күренми. Төште дә бераз сагаеп торды. Чокыр өсте бушлыгында яртылаш асылынып торган бетон нигезендәге элеккеге ярыклар тагын озынайган, яңалары барлыкка килгән сыман. Рәүф, иелеп, көрәген алды, янә стенаның төрле өлешләренә карап торды, аннан җиңелчә генә туфракка төртте. Көрәк очы бернинди каршылыксыз җиңел кереп китте. Бу тынычландырды Рәүфне. Димәк, сөяк берәү генә булган һәм монда очраклы гына килеп эләккән.

Ял иткәнгә күрәдер, ул көнне ифрат нәтиҗәле эшләде Рәүф: нигезнең бер өлеше ике текә тау арасына салынган күпер шикелле чокыр турысында асылынып калды. Кичен өскә чыкканда, бетондагы ярыклар янә озынайган һәм киңәйгән, яңалары барлыкка килгән кебек тоелды аңа. Кем белә, бәлки, арыганга, көне буе дигәндәй ярым караңгыда эшләгәнгә шулай күренгәндер? Бетонга утырган иң аскы имәндә ярыклар, вак кына ак гөмбә каплаган юеш урыннар бар икән. Беренче төшкәндә, Рәүф аларны күрмәгән иде…

 

– Мин авырга калдым шикелле, – диде бер кичне Рәүфә. – Күңелем болгана, баш әйләнә.

Рәүф сискәнеп китте. Әлбәттә, зина кылуларының шулай тәмамлануын чамалый иде, ләкин болай тиз булыр дип һич көтмәгән иде. Ире белән өч ел яшәп авырга калмаганны, моннан соң да калмас, дигәнрәк уйда иде. Баксаң, алай түгел, карыны өйдәге хәләленекен түгел, чит-ят Рәүфнең орлыкларын көткән булып чыга.

– Ничек… шикелле? Калганыңны-калмаганыңны төгәл генә белмисеңмени?

– Кайдан белим? Моңа тиклем калып караганмыни?

Шулай дисә дә, тавышы һич кайгылы түгел, киресенчә, шатлыклы иде Рәүфәнең. Чөнки, өч ел үрчемсез йөргәннән соң, көтмәгәндә-уйламаганда балага узуы аның өчен куаныч, хәтта бәхет, күрәсең. Соңгы көннәрдә ничектер күңеллеләнеп, сүзе күбәеп, шаянланып, йөреше салмакланып киткән иде шул. Менә нәрсәгә булган икән ул үзгәрешләр.

– Да-а-а! Шуны теләгән идең бит, кабул булды, димәк?

– Нинди хатынның ана буласы килмәсен, Рәүф абый? Ә син үзең шат түгелме әллә?

– Шат, синең өчен шат. Тик ничек аңлатырсың икән соң бу хәлеңне иреңә?

– Ул турыда мин бөтенләй уйламыйм әле, кайчан чыгарулары хакында гына уйлыйм. Утыру озакка сузылса нишләргә? Балага тегесе кирәк булачак, монысы…

– Бәй, авырлы хатынны ничек тотсыннар? Әйтербез. Врач килеп тикшерер дә чыгарырга кушар. Хаклары юк моннан соң да сине монда тотарга.

Бер яктан, әлбәттә, шатлык – синең балаң, икенче яктан начар – чит хатыннан. Хәер, Рәүфә Рәүфкә һич чит хатын түгел хәзер. Үз итә, ярата аны. Бергә утырганнан гына тумаган ул хис, җенси якынлыктан да барлыкка килмәгән, кеше буларак та ошый аңа Рәүфә, хуҗабикә буларак та. Аның белән ничектер җиңел, язмышларына язган фаҗига да ничектер кайчан да булса үтә торган вакыйга итеп кабул ителә. Ул булмаса, Рәүф, мөгаен, акылдан язар йә үз-үзенә кул салыр иде. Әлбәттә, хак кайгыра Рәүфә: алдагы тормыш-көнкүрешләре ниндирәк юнәлеш алыр? Чөнки һаман да тотсалар, проблемалар туа башлаячак бит. Иртәме-соңмы чыгарырлар, баласын өендә табар, иренә аныкы икәнен исбатлый да алыр. Ә Рәүф үзе Сәгыйдәсе алдына нинди йөз белән кайтыр соң? Яшерен мәхәббәт җимеше турында гомере буе әйтми йөри алырмы? Әйтсә, олы гауга кубачак. Гаугада гына туктаса. Аерылышуга да барып җитүе ихтимал. Ул чагында үзенең малае белән кызын әлеге балага алыштыра булып чыга. Көтмәгәндә, үзен кулга алырга килгән төндә «кара карга»ның бәләкәй караватта йоклаган кызына озак итеп текәлеп торуы исенә төште. Нигә шулай озак карады соң ул? Бала яратканга түгел бит инде. Берәр уе, нияте, мөгаен, булгандыр. Йөрәксез, бөтенләй эмоциясез, робот рәвешендәге ул кешенең ниндидер хис-тойгыга бирелүе гаҗәп…

Беркөнне, озак кына яуган яңгырдан соң, урман буена җиңел машина килеп туктады. Эченнән башта 7-8 яшьләрдәге малай сикереп төште, аның артыннан кабаланмый гына яшь чибәр хатын белән юан ир чыкты. Фырт киенгәннәр, өчесенең дә аякларында – резин итекләр, өсләрендә – кәпәч, курткалар, хатынның кулында – кәрзин. Димәк, гөмбә җыеп йөрүләре. Малайга кызык кирәк, алан-йолан каранды да, шыксыз өйне күреп, шунда йөгерде. Рәүфәнең шкафтан тапкан чүпрәк-чапрактан үзенә нәрсәдер тегеп, Рәүфнең нигезне казып чыгып, тәрәзә төбендә бер тышны күзәтеп, бер һаман да теге зур кара чебеннең тәрәзә пыяласы өстеннән ярык эзләвен карап утырган чагы иде.

Малай, мунчала кебек яткан үләнгә абына-сөртенә, өй янына йөгереп килде дә тәрәзәдән эчкә карарга маташты, әмма, нигез биек булганлыктан, карый алмады, шуннан, кәрнизгә тотынып, нигезгә менде һәм өлгегә капланды. Рәүф аңа, куллары белән ишарәләп, ишеккә бар, әтиеңә әйт, дигәнне аңлатырга тырышты. Тик, гаҗәп, малай аның хәрәкәтләрен дә, аның үзен дә күрмәде шикелле – бернинди җавап кайтармады. Башын тегеләй-болай боргалап, өй эчен каравын белде. Шуннан икенче тәрәзәгә, аннан өченчесенә күчеп капланды. Рәүф, аның артыннан йөреп, алдында ым-ишарә ясауга, эндәшүгә, хәтта кычкыруга карамастан, бөтенләй дә игътибарсыз калды. Дүртенче тәрәзәдән сикереп төшкәндә, ахры, ялгыш басып, аягын авырттырды – аксый-туксый, машиналары ягына сыпыртты. Атасы янына барып, куллары белән йортка ишарәләп, нәрсәдер сөйләде. Әмма атасы малаеның сүзенә дә, ялгыз йортка да битараф калды, җитмәсә, еламсыраган улы арырак йөргән әнисе янына киткәч, курткасының түш кесәсеннән ялтырап торган яссы савыт чыгарып, берничә йотым нәрсәдер эчте. Бераздан улы белән хатыны аның янына килде, нәрсәдер сөйләшеп алдылар да машиналарына утырып китеп бардылар. Бу тирәдә гөмбә таба алмадылар, күрәсең. Машина күздән югалгач, түтәлдәге йолдызакка күз салса, аны малайның җиргә сеңдерә язганчы таптап киткәнен күрде Рәүф. Аның йөрәге әрнеде – чәчкә тернәкләнә алмаса, аның моннан чыгу өмете тәмам сүнәчәк…

 

(Ахыры бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас