Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 февраль , 23:02

Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (4)

Рәүфә аның уй-ниятен аңлап, үзе дә көтеп яткан, ахры: Рәүф диваннан тору белән, юрганын ачты да кулларын сузды – иреннәр кушылды, тәннәр кавышты, тын алулары тукталды…

Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (4)
Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (4)

Һәркайсы, боргаланып, әйләнеп-тулганып, уфтанып, озак ятты. Төн уртасы җиткәч, Рәүф түзмәде – күпме түзәргә мөмкин, тимердән ясалмаган. Тере кеше ләбаса – дәртенә хуҗа була алмый торды да караватка, Рәүфә янына омтылды. Йөрәге гүя күкрәгенә сыймый чыгып бара, тәне пружинадай кысылып, шартлап ычкыныр хәлгә җиткән, әйтерсең лә моңа кадәр хатын-кызны бер дә татымаган үсмер чагы.

Рәүфә аның уй-ниятен аңлап, үзе дә көтеп яткан, ахры: Рәүф диваннан тору белән, юрганын ачты да кулларын сузды – иреннәр кушылды, тәннәр кавышты, тын алулары тукталды…

Сабантуйда чапкан атлар шикелле арып талгач, берникадәр эндәшә дә алмый яттылар. Ярсулары басылып, хәл җыйгач, Рәүфә стенага борылды, үксегәне ишетелде.

– Бәй, адашбикә, ни булды? – диде Рәүф, кулын аның иңбашына салып. Адаш дип беренче тапкыр әйтте. Якын күреп әйтте. Хатын эндәшмәде, шулай да үксүеннән туктады.

– Гөнаһ кылдык бит, – диде, байтак сүзсез яткач.

– Үкенәсеңме әллә? Үкенмә. Без ир белән хатын арасында була торган табигый эшне башкардык.

– Бигрәк эгоист икәнсең. Табигый эш, имеш… Табигый эш – сыер саву, балалар, өй карау, печән чабу. Ә бу… бер-берсен яраткан кешеләр арасында гына…

– Бер-беребезне яратабыз, дип исәплик, алайса. Кайчаннан бирле бергә, бер түбә астында без, йоклап йөргән урыннарыбыз янәшә. Күпме түзәргә була? Акылдан яза яздым бит. Гафу ит. – Рәүф бушанды, аңа җиңел һәм рәхәт, барыбер дә үзендә гаеп сизде: хатын янына үзе барды һәм көчләгән сыманрак килеп чыкты – ир теләгенә хатын карышып тора аламы? – Ярый, алай йөрәгеңә якын алма, син хатын кеше… Кыен булмагандыр бит…

Рәүфә аның ягына әйләнде, муеныннан кысып кочаклады.

– Кәнтәй теләмәсә, ата эт киләме? – диде, янә сыктап, аннан тирән көрсенде дә Рәүфнең иреннәреннән, күзләреннән үпте. – Ир белән күпме яшәп, мондый да рәхәтлекне кичергәнем юк иде. Үләм икән дип торам. Китереп япмасалар, гомер буе моның нинди ләззәт икәнен белмәс идем.

Шушы кайнар төннән соң ике төн янә аерым йокладылар. Рәүф, хатынны рәнҗетермен, дип тә уйлады, Сәгыйдәсе алдында гаеп тойгысы кичерүе дә бар иде. Тормыш шундый шарт алдына китереп куйгач, нишлим, малай түгелмен дип, үзенең гамәлен аклады да. Өченче төнне кичтән үк бергә яттылар. Якынлыклары тәүге тапкырдагы кебек өермә, давыл, гарасат ук булмаса да, һаман да ләззәтле бәйрәм иде.

– Балагыз юкмыни?

Хатынның гәүдә төзелеше, кызларныкы шикелле тыгыз тәне бала тапмаганына ишарәләсә дә, кызык өчен генә сорады бер төндә Рәүф.

– Юк шул.

– Ничә ел яшисез соң?

– Өч, дүртенчесе китте.

– Бишәр, унар ел балага узмаганнар да була. Көтәргә, өметләнергә…

– Андыйлар да очрадымы? – Тимер чыңы яңгырап китте хатын тавышында. Рәүф ирексездән, көнләшә дә башлады бу, дип уйлады. Хатын-кыз ирен һәрчак үзенең шәхси милке итәсе килә, хәтта зинданда да.

– Булды, димәдем бит. Укып, ишетеп беләм. Кеше арасында яшим ич. Әнә безнең авылдагы яшь укытучыларның сигез ел балалары булмады. Нинди генә санаторий, курортка йөрмәде хатыны, больницага да ятып карады, әби-чәбигә дә барды… Тугызынчы ел дигәндә, сабыйлары туды. Ә миннән калсаң… нишләрсең?

– Синеке, дим инде… Хатыныңа ни әйтерсең?

– Мин бит авырга калмыйм.

– Авылыңа бала күтәреп барсам яки хатының син кайтканчы бала табып куйса?

Башына китереп суктылармыни! Шаккатып калды. Чөнки бу турыда Рәүф, гомумән, уйламый иде: башка бичәләр йөри, ә синеке юк. Ирләр, гадәттә, шулай уйлый. Әйе, ул да, күз дә йоммый, Рәүфә кебек, бәй, бала ни – синнән инде, дип җавап бирәчәк. Тугыз ай эчендә булса ышанырсың, аннан да озакка китсә… Вәт мәзәк була инде! Рәүфәнең соравына җавап бирә алмады Рәүф, сүз тапмады. Шунлыктан ачуы килде дә сүзне тизрәк икенчегә борды, дөресрәге, хатынның үзенә ябрылды.

– Син минем янга махсус ябылган шымчы түгелме ул?

– Аңламадым. – Хатын ихлас аптырады. – Ничек махсус ябылган?

– Утырган кешедән кирәкле мәгълүмат алу, кылган җинаятьне фаш итү өчен, җинаятьчеләр янына икенче кешене, ягъни «утка» утырталар. Ул тегенең эч-бавырына төшә, ышанычын яулый да кылган эшен моңа сөйли.

– Син әллә шундый зур җинаятьчеме? – Рәүфәнең, күзләре зур ачылып, йөзенә кызыллык йөгерде. – Ә мине нигә шпион дип уйлыйсың? Әйттем бит: төн уртасында өемнән кереп алдылар да синең яныңда калдырып киттеләр.

Рәүф үзенең шиге нигезсез булуын аңлады. Рәүфә алдамый, эче чиста, күңеле балаларныкы сыман керсез. Ай, уйламыйрак әйтте, ахры.

– Юк, мин болай гына, сине сынар өчен генә… – Гаепле елмайды Рәүф. Күпмедер вакытка хатынның аптырау катыш үпкәле йөзе үзгәрмәде, салкын көе калды. Рәүф, кочаклап, күкрәгенә кыскач кына йомшаргандай итте.

– Уйнап сөйләсәң дә уйлап сөйлә, Рәүф абый… Рәнҗүем бар. Әләкләү, үч алу, кеше артында сөйләү гадәтем юк. Шундый яратышканнан соң да, мондый уй ничек башыңа килгәндер?

– Әйттем бит, уйнап кына дип. Ярый, гафу ит. Хатын эндәшмәде. Ир кешенең шулай аклануына ышандымы, әллә барыбер шиге калдымы – Рәүф моны аңлый алмады. Шиге калган хәлдә, бер уйласаң яхшы да, чөнки ул биргән сорауны Рәүфә исеннән чыгармаячак, димәк, Рәүф салган кармакка эләккән көе йөреячәк. Башта ниндидер уңайсызлык кичерсә дә, бераздан бу уеннан арынды, хәтта дөрес эшләдем дигән ышаныч туды. Хатынның кәефен кире кайтару өчен, тел очында гына йөргән икенче соравын бирде:

– Ә теге параллель класстагы минем маңка адаш аннары нишләде соң?

– Вәт, бернәрсәне дә онытмыйсың, ә, син үзең шпион түгелме икән әле? – Рәүфә елмайгандай итте. Нишләсен, сыер койрыгына ябышкан тигәнәк кебек бер адым да арттан калмый йөргәч, кияүгә чыгарга мәҗбүр булдым мин аңа.

Чак егылып китмәде Рәүф. Рәүфәнең сүзе буенча, бернәрсәгә дә ярамаган бүкән дип күз алдына китергән иде ирен. Шушы чибәр хатынны ризалата алгач, алай ук пешмәгән түгел, димәк. Үҗәтлеге, әрсезлеге, түземлеге белән җиңгәндер.

– Да-а-а, – Рәүф тышка карады. Интриганың шулай гади генә тәмамлануы гаҗәпләндерде аны, хәтта нигә сораганына үкенеп тә куйды. Кызыксынмаган булса, сер сакланыр, бу татлы яшь хатынны кочып яткан бәхетле ир кем икән дигән көнчел уй телгәләр иде күңелен. Хәзер бөтенесе дә ачылды, сер калмады. Хәер, төптән уйлап карасаң, аңа телгәләнергә урын да юк: бу хатын белән вакытлыча гына бергә. Рәүф – үзенең Сәгыйдәсенә, Рәүфә Рәүфенә кайткач, бер-берсен мәңгегә онытачаклар. Барысы да җылы хатирә генә булып калачак. Шулай булуы хәерледер дә…

 

Ашау байдан, үлем Ходайдан, дигән сыман, ашаулары, чынлап та, буштан булып, хөкүмәткә бер тиенлек тә хезмәт күрсәтми ятса да, моннан качу уе бер минутка да Рәүфнең башыннан чыкмады. Ишекне ачып, дүрт ягың кыйбла, дип әйтүләрен көтү мәгънәсезлек иде хәзер. Күпме вакыт үтте, берсенең бер кергәне юк, нигә китереп япканнарының сәбәбен аңлатучы, гаеп тагучы да юк.

Билгесезлек – иң авыр җәза. Әллә тәмам оныттылар, әллә башта шулай рухларын сындырырга чамалыйлар, белмәссең. Телефоны сүнде, язган таләпләренә һаман җавап бирмиләр. Димәк, үзенә, үзләренә бер чарасын табарга кирәк. Тик ничек, ни рәвешле? Бердәнбер юл – базны казу. Ул фикер Рәүфнең башына тәүге көннәрдә үк килгән иде килүен, тик һаман тотына алмады. Йортның кайсы почмагын казырга? Ишек ягыннан ярамый – аңлашыла: бакчага караган ике стена да вышка күзәтүе астында. Бер як кына кала. Бура утырган бетон нигез җир өстеннән ярты метр чамасы биеклектә, җир астында да шул чамадыр, күбрәк булмаса. Әнә шул бетон астыннан үтеп, сакчы йөргән маршруттан ун-унбиш метр узып, җир өстенә чыгарга туры киләчәк. Шуннан да ким ярамый, чөнки вышкадан күренәчәк, аннан килеп, «кара карга» йөреп тора. Уелып төшмәсен өчен, алга хәрәкәт иткән саен, терәвеч белән терәтеп барырга туры килер әле өстәвенә.

Рәүфә башта Рәүфне озак уйлауда гаепләгән иде, шушы хакта яңадан сүз кузгаткач, куркып калды. Бәй, үзең әйттең бит, дигәч, бераз эндәшми торды, аннан, булашма, күңелем сизә: озак тотмаслар, газаплануың гына булыр, диде. Рәүф үз чиратында янә, бу мине чыгармаска чамалый, һаман мәгълүмат җыя, шпионлык итә, дип уйларга мәҗбүр булды.

– Көтеп утыру үлемгә тиң. Бөтенләй чыгармасалар?

– Моңа кадәр нишләп утырдың соң? Мин килгән идем, казыйм да казыйм… Казы!

– Бәй, сине көттем, – Рәүф шаяртырга маташты.

– Алай булмый ул. Бер исләренә төшерерләр. Мин, тикшерәләрдер, справка-фәлән җыялардыр, кирәкле кешеләрдән сорашалардыр, белешәләрдер, дип уйлыйм. Кеше энә түгел. Тиешле мәгълүмат җыйгач, утыртып куерлык бернинди дә җинаять юклыгын күрерләр дә беркөн, ишекне ачып, чыгыгыз, гаебегез юк икән, ялгыш япканбыз, дип әйтерләр…

– Бигрәк беркатлы икәнсең. Безнең белән беркем дә шөгыльләнми, шөгыльләнсәләр, гаеп тагарлар да күптән судка озатырлар иде. Ничә атна, какой атна, ай, берничә ай вакыт үтте, сакчыдан башка берәрсе кердеме? Юк. Йә ялгыш, ягъни берәрсе белән бутадылар, йә районнан төшерелгән разнарядка буенча утырттылар. Так что, урыс әйтмешли, спасение утопающих – дело рук самих утопающих.

 

– Әллә инде, Рәүф абый. Кешенең исем-фамилиясе, пропискасы, яшәгән җире, эше, күршеләре бар, авыл хакимияте, районы һәркайда теркәлгән. Шулай булгач, ул ничек югалырга мөмкин? Мине – ирем, сине хатының барыбер эзлиләрдер бит?

– Эзлидер, ничек эзләмәсен. Тик безнең монда икәнне алар кайдан белсен? Ул мәгълүмат беркайда да юк, беркем дә әйтмәячәк. Мондый учреждениеләрнең барысы да, хәрби частьлар кебек, номер-саннар белән йөртелә, ә аны югары җитәкчелектәге берничә кешедән башка беркем дә белми.

Рәүфә эндәшмәде, тәрәзә аша каядыр текәлгән килеш тынып калды. Кайчакта Рәүф, бу туңбашка нәрсә дип аңлатамдыр инде, аңлыйсы кеше түгел, дип уйлады. Утыз җиденче елда миллион-миллион кешене әлегедәй төнлә алып китеп япканнар, япканнар да юньләп тикшереп тә тормый атканнар. Аларны алтмышынчы елларда гына акладылар. Берсенең дә гаебе юк. Безнең белән дә шул тарих кабатлануы бар.

– Атарлар микәнни шулай? – дип сорады Рәүфә, куркып кына.

– Бик ихтимал. Шуңа, давай, мин казыйм, син тәрәзәдән карап утыр – «кара карга» күренү белән хәбәр бирерсең. Ул кереп җиткәнче, миңа баздан чыгып, капкачын ябып өлгерергә кирәк.

 

Баз стенасы бер кат кирпеч белән әйләндерелгән иде, туфрак убылып, коелып тормасын дигәннәрдер. Җылыны да саклый. Кирпеч стенадан бетон нигезгә кадәр метр ярымлап бардыр. Димәк, нигезгә барып җитү өчен генә дә, кирпеч стенаның бер өлешен ватарга, аннан җирне казырга туры киләчәк. Нигезнең җир асты өлешенең күпме икәнен белеп булмый, бәлки, ярты метрдыр, күбрәк тә булуы ихтимал. Өй зур бит. Сабы яртылаш сынык көрәк белән кирпечкә төрткәләү бер нәтиҗә дә бирмәде. Аннан Рәүф кирпеч стенаны үзенә тартып карады, селкенмәгәч этәрде – кузгалырга уйламады да. Цементны кызганмаганнар. Җимерү өчен – кувалда, кирпечен берәмләп актарып алам дисәң, лом-фәлән кирәк. Ә ул коралны кайдан аласың? Ишегалдына чыкканда, сиздерми, берәр нәрсә генә тотып кермәсәң. Әмма анда бер әйбер дә таба алмады Рәүф. Агач бар, тимерне сиңа кем әзерләп куйсын? Тапкан хәлдә дә, «кара карга»дан яшереп алып керә алмас иде. Шуңа да ул ярдәмгә Рәүфәне чакырды.

Икәүләп тарткан иделәр, стенаның бер өлеше җимерелеп төште, чак өсләренә ишелмәде.

Туфрак нык басылган, җитмәсә, дымлы, көрәк көчкә керә. Әз-әзләп кенә чокыган туфрагын Рәүф, җыелгач, йөргәндә комачауламасын өчен, базның икенче почмагына ыргыта барды.

Иртәнге чәйне эчә дә төшә, Рәүфә төшке ашка чакырганчы хәл ала-ала чокуын белә. Тирли, учларының тиресе кабарып сыдырылып төште, биле, аяк буыннары талды.

Беркөнне, ниһаять, нигезнең астына төшеп җитте. Нәтиҗә күренсә дә, эшләве кыенлашты; кырыкка бөгелеп, көрәк очына эләккән юеш туфракны, хәзер инде балчыкны, борылып, артына ыргытуы ифрат җайсыз. Әкренләп анысына да күнекте, һәм почмактагы туфрак өеме зурая барды, зурая барды. Ә Рәүфә бу эшеннән аны һаман тыя, юк белән маташасың, берәр кайчан чыгарырлар әле, әнә машиналары йөреп тора, берәрсе туктар да алып китәр, дип үгетли. Ләкин башлаган эшен Рәүф туктата алмый инде. Кичләрен, чәй эчеп алгач, Рәүфәнең шул турыдагы сүзен йә уенга бора, йә сәяси тоткыннарның әлеге кебек гади агач йорт түгел, нигезеннән кыегына хәтле таштан салынган кальгадан качуларына тарихтан мисаллар китерә. Мондый сөйләшүләрдән соң Рәүфә уйга кала, күңелсезлеккә бирелә, елап та ала, юктан гына кызык табып көлә дә… Шулай көн артыннан көн үтә тора. Өй яныннан элеккечә авыр машиналар уза, төн буе сакчы йөри, сирәкләп булса да урманнан чыккан яки урманга кергән кешеләрне күреп калалар.

Менә инде «кара карга» өч көн ашарларына кертмәде. Ачтан үтерергә булдылар, ахры, дип аптыраштылар башта, аннан куркуга калдылар. Керткән ризыкны Рәүфә болай да чамалап тота иде, шуңа да запаслары җитте әлеге өч көнгә, дүртенче көнгә судан башка бернәрсә дә калмады. Сакчы, бишенче көнне генә пәйда булгач, Рәүф түзмәде, әйтте:

– Ачтан үтерергә булдыгызмы?

Сакчы эндәшмәде, дөресрәге, ишетмәмешкә салышты, чүпрәк сумкасындагы әйберләрне өстәлгә бушатып, чыгу ягына борылгач:

– Мин – сакчы, нәрсә китерәләр, шуны кертәм, – диде кырыс кына.

– Димәк, онытмасыннар өчен, начальствоны искәртеп торырга кирәк. Без мал түгел, алар сыман ук кеше. Әгәр алар адәм икән…

Ишек төбендә аны махсус көтеп торган Рәүф артындагы утыргычны алып селтәп җибәрде. Әмма сакчы Рәүфнең ниятен алдан сизендеме, утыргычны тотып өлгерде дә ни арададыр чукмардай зур йодрыгы белән аның эченә китереп сукты. Рәүф, эчен тотып, идәнгә егылды. Урындык идәнгә бәрелеп ватылды. Шарт итеп ишек ябылды, йозак бикләнде…

 

Туфракны көрәкнең очы белән генә алса да, эше җайлы барды. Мәктәптә балаларга еш кына, уку – энә белән кое казу, дигән әйтемне кабатлый торган иделәр. Монда белем алу юк, булганын югалтмасаң бик әйбәт, ә менә «энә белән казу» дигәне бик тә туры килә. Ай, авыр бөкшәеп тә туңкаеп казуы, чокырдан чыгарганны баз өстенә ыргытуы да газап. Кабаланып йә онытылып китеп, уяулыкны да югалтырга ярамый, үтә сак кайнашырга кирәк: «кара карга» кергәләп чыга, өй тирәли дә йөреп тора. Рәүфнең күз карашыннан, үз-үзен тотышыннан, хәтта сөйләшүеннән шикләнүе бар, идәндә коелып калган туфрак, чүп-чар, баз исе, тирле киеме аны шулай ук хыянәтчел рәвештә сата ала.

Беркөн иртән эшен дәвам итү өчен төшсә, нигезнең берничә урыннан ярылуын күрде. Кичтән алай түгел иде, анысын Рәүф төгәл хәтерли. Димәк, нигез бигүк калын түгел. Йә искерә, йә йорт авырлыгына түзә алмый чүгә. Казу нәтиҗәсе дә булуы ихтимал.

Ике көннән соң янә гаҗәпкә калды: казып, бетон астына төшкән иде, туфрак җиңел чыга башлады. Рәүфнең уенча, җирне калын бетон катламы басып торгач, туфрак, киресенчә, тыгыз басылып ятарга, шунлыктан тагы да авыррак казылырга тиеш иде. Бер яктан яхшы, чөнки эше җиңелләште, хәзер икенче авырлык туды: чыгарган туфракны өскә, баз эченә ыргытуы кыенлашты. Кырыкка бөкләнеп аска иелә, тезләнеп, көч-хәлгә көрәк очы белән актара да өч бөртек дымлы туфракны, алюмин җамаяк белән сосып, өскә сибә. Менә кайда ул балаларга әйткән «энә белән кое казу»!

Бер кич нигезнең өстән аска таба киткән кыска гына ярыгы иртән күзгә күренеп озынайды, киңәйде, әйтерсең лә ярыкны төн чыкканчы кемдер нәрсә беләндер каерган. Казый-казый, ул һаман киңәя, озыная барды, нигезнең башка урыннары да чатнады.

Беркөн аның көрәге ниндидер каты нәрсәгә төртелде. Рәүф башта, йә фундаменттан кителеп төшкән бетон, йә нигез корганда ыргытылган таш кисәгедер, дип уйлады. Аптырап, туктарга мәҗбүр булды, икеләнде, шуннан янә төртте, бу юлы ныграк итеп. Теге әйбер әллә сынды, әллә ярылды – көрәге төпкә үк кереп китте. Иелеп, тартып чыгарган иде – сөяк. Кеше сөяге! Куркуыннан чак кычкырып җибәрмәде. Чәчләре үрә торып, тәне чымырдап китте. Ул көнне эшен дәвам итә алмады. Курыкты.

 

(Ахыры бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас