Хатын, үкенеч белдереп, кулын селкеде, йөзенә сүрәнлек ятты, нәрсәдер әйтергә уйлаган иде дә, өлгермәде, ишек шакыдылар.
– Иптәшкә өченче кешене дә китерделәр, – диде Рәүфә моңсу гына. Үзе, сагаеп, ишеккә текәлде. – Күңелле булачак.
Әмма шаку кабатланмады. Күп тә үтми, җиде-сигез яшьләр тирәсендәге ике малайның алмаш-тилмәш тәрәзәдән үрелеп караганы, аннан, шаркылдап көлә-көлә, маймыл сыман кылана-сикерә, урман ягына йөгергәне күренде. Бала-чага йөргәч, якында авыл бардыр дигән нәтиҗә ясады Рәүф. Олыларның килеп чыгуы да ихтимал. Димәк, бөтенләй дә ялгыз түгелләр, ул кадәре дә еракка алып китмәгәннәрдер. Хәер, бикле утыргач, аларның булуы-булмавының, йөрүе-йөрмәвенең файдасы юк, барыбер ачып чыгара алмыйлар. Тирә-якта тормыш бар, кеше йөреп ята дип кенә, үз-үзеңне тынычландырмасаң…
Ә менә Рәүфәнең килүе яхшы булды. Ул инде, иптәш булудан тыш, эч пошыргыч ялгызлыктан коткарды, сөйләшергә, аралашырга мөмкин, пешеренер-төшеренер дә әле, юкса бу эштән тәмам туйган иде.
– Йә Рәүф абый, булмаса, өй җыештырып алыйк. Синең, күпме яшәп, бернәрсә дә эшләмәгәнең күренеп тора. Идән пычрак, бөтен җирдә тузан.
Рәүфкә уңайсыз булып китте. Әлбәттә, бер-ике тапкыр себереп чыгарды идәнне, әмма юмады, суны сарыф итәсе килмәде, тузанны да сөрткәләде, җыештыргандай да итте. Хатын-кызга өй эче икенче төрлерәк күренә шул. Болай ул кадәр эт оясы кебек түгел дә, ярый инде, теләгәч, әйдә…
– Иң беренче нәрсә кирәк? – Рәүфә тирә-ягын күздән кичерде. –Су, тас, чүпрәк. Бармы? Су кайда?
– Бидонда.
– Бидонда. Аңлашылды. Әйдәгез, Рәүф абый, сез карават, өстәл, утыргычларны күчереп торыгыз, мин җәһәт кенә идәнне юып чыгарыйм. Шуннан урыннарына кире куя барырсыз. Шулай тизрәк булыр.
– Син ифрат егәрле икәнсең! Әллә шулай кыланасың гынамы? Әйтерсең төрмәдә утырмыйсың, ә өйдә кунак каршыларга әзерләнәсең. Монда әллә бер көн, әллә ике көн тоталар. Син килгәч, эшләре тизрәк тә китәр, дип уйлыйм – хатын-кызны озаклатмаслар бит инде.
– Кыланчыкка охшаганмынмы әллә? – Яңгыратып көлде хатын. – Качып китсәң дә чәчеп кит, ди. Тузан эчендә утырыйкмыни? Давай-давай!
Бәхәсләшеп торуның мәгънәсе юк иде. Рәүф торды да, хатын әйткәнчә, өстәл-утыргычларны, караватны, диванны идән уртасына күчерде. Рәүфә беррәттән тузанны да сөртте, аннан электр чәйнегендә су кайнатты да кухнядагы савыт-сабаны юарга кереште.
Бервакыт Рәүф, онытылып китеп, үзен өендә сыман хис итә башлый, аңына килгәч, Рәүфәне Сәгыйдәсе белән чагыштыра. Ләкин бу озакка бармый, хатынын сагыну сагышы йөрәген биләп ала, йөри торгач, теге хыянәтчел шиге янә килеп тынычсызлый: керү белән дигәндәй, дәртләнеп эшкә тотынгач, аның, эченә кереп, ышанычын яуларга кирәк ләбаса, бу чибәркәй, – чыннан да, аның янына махсус кертелгән шымчыдыр. Монда килеп эләккән кеше башын югалтып кайгырыр иде, ә бу, өй юарга өмәгә килгән күрше кебек, дәртләнеп эшләп алды.
– Менә ичмасам кеше яшәгән өйгә охшап калды. Пычракны, тузанны яратмыйм. Өйдә тәртип, чисталык булырга тиеш. Чак кына ял итик тә ашау ягын хәстәрләрбез. Сез ничектер, Рәүф абый, мин ачыктым – кичә кичтән бирле берни дә капканым юк.
– Минем дә юньләп ашаганым юк инде. Тамак кайгысымыни?! Коры-сары белән торам шунда.
Рәүфә дөге боткасы куйды, чәй кайнатты. Сөтсез генә чәйләп, капкалап алдылар.
Озын-озакка сузылып. кич җитте. Кояш теләр-теләмәс кенә ерактагы кара урман артына чумды. Гөжләп ике ЗИЛ машинасы узды, әмма туктамадылар – аларның икесен генә калдырырга булдылар, ахры; кайдадыр, улап-улап, эт өрде, кеше тавышы ишетелеп калды, мылтык гөрселдәде, күктә бер-бер артлы йолдызлар атылды.
Берара сүз тынып калган арада, Рәүф тәрәзәдән тышка карап торды, «кара карга»ның һәр көндәгечә, дөресрәге, кичтәгечә, өй тирәли ашыкмый гына йөрүен күзәтте. Ул һәрвакыттагыча уклаудай төз, төгәл, бер артык хәрәкәт ясамас һәм, әлбәттә, гел уяу. Рәүф янә өенә шылтыратып карады, янә теге калын тавыш: «Мин искәрттем бит, башка шылтыратма, юкса телефоныңны тартып алырга мәҗбүр булачакмын», – дип, элемтәне өзде.
Шушы мәлдә Сәгыйдәсе нишли икән? Көтүдән мал-туарны каршылыйдыр яки сыерны савып утырадыр, савар да тананы эзләп чыгар. Табып алып кайткач, балалары белән кичке аш ашар, шуннан аларны йокларга әзерләр. Алары, әти нигә һаман кайтмый, дип аптыратадыр. Бигрәк тә малае күңелсезләнәдер. Сәгыйдәсе тынычландырган, кайта, озакламый кайта, күчтәнәч йә берәр бүләк алып кайта, дип алдаган буладыр. Ай, эт талагырлары, кайдан гына килеп капты кулларына? Алданрак сизгән булса, чит авылдагы берәр туган-тумачасына йә дус-ишенә киткән булыр иде. Егылырымны белсәм, салам түшәп куяр идем, дигән сыман, кайдан гына беләсең инде «кара карга»ларның төнлә килеп җитәсен? Хәер, ул төнне тапмасалар, иртәгесен, берсекөнгә барыбер эләктерерләр иде – гел качып йөреп булмый. Кеше энә түгел, кара исемлекләренә теркәлгәнсең икән, җир астына керсәң дә казып чыгарачаклар.
Утны кабыздылар. Рәүф шкафтан түшәк, одеял, мендәр чыгарды. Карый-сайлый торгач, тотылган, ярыйсы ук керләнгән простынялар, пододеяльниклар арасыннан чагыштырмача әйбәтрәкләрен табып, хатын моңа кадәр Рәүф йоклаган тимер караватка – үзенә, Рәүфкә диванга урын җәйде, керләнгәннәрен юарга дип, читкә өеп куйды.
– Рәүф абый, телевизор бар, радио калдыгы, карыйсыңмы, тыңлыйсыңмы соң?
– Маташтырып карадым, икесе дә эшләми.
– Димәк, начар маташтыргансың, – диде хатын, – менә иртәгә ныклабрак маташтыр, монда яту озакка китсә, телевизор карамый, радио тыңламый утырыйкмыни, дөньядан артта калып, тәмам кыргыйга әйләнәбез бит болай.
Рәүф, чыннан да, иртәгә ныклап карарга кирәк дигән фикергә килде. Бу бичәне нигә элегрәк китермәделәр икән дигән уй да килде башына, кара, килеп керде дә дөнья җимертеп көн итә башлады. Ай, үткен үзе, үткен. Шуннан күңелен янә баягы шикле уй биләде: чынлап шпион булса? Аннан алган бар мәгълүматны, ни эшләгәнен, сөйләшкән бар сүзне «кара карга»ларга әләкләп-җиткереп торса? Әләкли-әләкли дә, котыла алмаслык итеп, Рәүфне муеныннан батырып, үзе чыгып китә…
Көне буе машинада селкенеп килеп, җитмәсә, идән, савыт-саба юып, өйне җыештырып, тузан сөртеп тәмам арыган Рәүфә, ятыйм әле, Рәүф абый, диде. Караңгы ныклап төшеп тә өлгермәгән бермәл. Бәй, ят, дип җавап бирде Рәүф, хатынны жәлләп. Теге аягын, өстен салып, төнге киемнәрен киде дә юрган астына чумды.
Барысы да гади килеп чыкты, әйтерсең үз өендә. Ә Рәүф озак йоклый алмый газапланды, уйланып ятты. Берничә мәртәбә торып, кызыл чәчкәгә карап торды. Арып йокыга киткәндә, таң сызыла башлаган иде.
Беркөнне алар арасында шундый җитди сөйләшү булды. Ул турыда сүз көн дә, хәтта көннәр буе бара, әмма ничектер өзек-төтек, өзелеп-ялганып дигәндәй. Ә бу юлы…
– Рәүф абый, болай итеп күпме ятарбыз икән?
– Безнең гаепне, янәсе, исбат итеп, бөтенләйгә япканчы, исбат итә алмасалар, чыгарганчы инде.
– Алайса, нигә килмиләр йә чыгармыйлар соң? Минем килүгә дә әллә ничә көн үтте.
– Кем белә инде? Закон үзләренең кулында, ни телиләр, шуны эшлиләр. Мин сакчыга әллә күпме әйтеп карадым, таләпләремне язып та бирдем. Жавап һаман юк.
– Бәй, нәрсәдер эшләргә кирәк инде. Ничек тавышсыз-өнсез утырабыз?
– Кирәк тә бит, мин нәрсә? Ишек ике йозакка бикле, тәрәзәләрдә – рәшәткә, стеналарны – җимерерлек, түбәне алырлык түгел. Житмәсә, кулда бер корал юк.
– Ә баз?
Рәүф телсез калды. Бу турыда уйламаган иде түгел, кат-кат уйлаган иде, тик гамәлгә ашыра алмаслык эш дип караган иде. Телсез калуы шуннан – фикерләренең туры килүе. Кара син аны, барыбер уйлап йөргән!
– Сабы сынык көрәк белән берүзем ничек казый алырмын икән?
– Көрәк тә бармыни?
– Әйтәм бит, сынык көрәк. Базда ята. Төшеп карадыңмы?
– Карадым.
– Көрәк тә булгач… Аннан килеп, син ялгыз түгел, хәзер без икәү. Сиңа ул нигезне күптән казырга кирәк иде. Мине көтеп утырдыңмы? – Рәүфә янә көлде. – Туфрагын читкә алып булса да торырмын.
– Башларбыз да, тотып та чыгарырлар.
– Чыгарсалар чыгарбыз. Рәүф абый, сез нәкъ тә теге әкияттәге сыман сөйлисез. Картайган әти-әнисе балаларына, чәчү җитте, әйдәгез, ашлык чәчик, дигәч, олы кызы көзгә кияүгә чыгачагы, малае армиягә алыначагы, кече кызы укырга китәчәге турында әйткән. Янәсе, аларга кирәкми, көзгә берсе дә өйдә калмый. Әмма олы кыз кияүгә чыга алмаган, малайны армиягә чакырмаганнар, кече кыз укырга кермәгән, нәтиҗәдә өчесе дә өйдә калган, ди… Шул әкиятне укыганыгыз бармы?
Нишләп белмәсен, белә ул әкиятне Рәүф. Сүз дә юк, бу юлы Рәүфә хаклы: кул кушырып, ишекне ачуларын көтеп утырудан фәтва юк, нидер эшләргә кирәк.
– Үзең әйтмешли, «кара карга»лар кергәндә, ишек ачыла бит, бәдрәфкә дә, һава суларга да чыгаралар – кача алыр идең.
– Юк.
– Нишләп?
– Сакчылар безнең сымак түгел, икенче токым кешеләре. Үзең игътибар белән кара: озыннар, көчлеләр, йөзләрендә тамчы да нур юк. Өй янындагы сакчыдан берәр ничек күз яздырган хәлдә дә, алар күзәтү вышкасыннан күрәчәк тә арттан төшәчәк. Ә мин аларның ничек шәп йөгергәнен беләм. Вышкадан башка да без белмәгән берәр төрле дозорлары бардыр әле. Кесә телефонын тыңлагач, үзең аңла инде. Китергәндә, бер егет качты – тоттылар, шушында керер алдыннан, мин дә качып карадым – килеп чыкмады.
Рәүф ике вакыйганы да җентекләп сөйләп бирде.
– Ничек кыюлыгың җитте алай, Рәүф абый? – дип гаҗәпләнде, хәтта соклангандай итте аның бу гамәленә Рәүфә.
– Ябыласы килмәгәннән инде. Ычкына алырмын, дип уйлаган идем дә, булмады. Бәлки, яхшыгадыр да: качарсың, өеңә кайтып җитә алмассың, кара урманда адашып үләрсең. Бәлки, сине очратуга булгандыр…
«Рубин» – илнең беренче төсле телевизоры. Арткы капкачын ачып, тоткалап, селкеткәләп, тикшереп караган иде, бер чыбыгы ычкынган булып чыкты. Тоташтырса – эшли, әмма төссез һәм сикертеп-сикертеп күрсәтә. Боргалаудан файда булмады. Рәүфә, ярый, бүтән капшанма, юкса бөтенләй бозып куярсың, дигәч туктады – кичләрен шуңа булса да карап утырырлар. Ике тәрәзә арасында эленә торган радионы алган иде, тавышы юк – динамигын каерып алганнар. Берәр җиргә ташламаганнармы икән дип эзләргә тотынды. Йөри торгач, шкаф артына тыгылган бер плакатка юлыкты. Анда рәссам галәм гизгән кешене сурәтләгән. Янәсе, совет кешесе күккә оча, галәмне үзләштерә. Аның тирә-ягында йолдызлар, кояш, зәңгәрсу-ак болытлар йөзә, ракеталар оча. Ул бәхетле елмайган. Әйтәсе дә юк – ирек, хөррият. Плакатка «Вперёд – к коммунизму!» дип язып куелган. Бу йортта кешеләр ирекле яшәгәндә, шушы плакатның стенада эленеп торуы табигый да булгандыр, өйне зинданга әйләндергәч көләсе килә, хәтта күңелдә нәфрәт кузгата. Шуңа да берәрсе алып, шкаф артына тыгып куйгандыр да.
Монда төртелеп, тегендә төртелеп, нәрсә эзләгәнен үзе дә белми бера йөргәч, тәрәзә янына барып басты. Тәрәзә – аларны дөнья белән тоташтыручы, тышка карап, үзләренең әлегә исән икәнен дәлилләүче бердәнбер нәрсә. Шулвакыт тәрәзә пыяласына кайдандыр зур кара чебен шак итеп килеп бәрелде, әйтерсең таш бәрделәр. Бәрелде дә, миңгерәп, идәнгә төшеп ятты. Бераз хәл җыйгач, кыймылдап, яңадан өскә атылды да тәртипсез рәвештә очарга тотынды. Юк инде, килеп каптың минем кебек, ярык-фәлән юк тәрәзәдә иреккә чыгарга, соңгы көннәреңә кадәр шулай эзләнергә туры киләчәк. Хәер, сиңа монда җиңелрәктер дә, чөнки тышта көз, озакламый суыклар башланачак, кар явачак.
Чебен бер тәрәзәдән икенчесенә очты, әйтерсең лә анда котылу тишеге әзерләп куйганнар. Әмма алданды мәхлук: анда да бернинди ярык юк. Тәрәзә рамнары яңакка тыгыз утыртылган, пыяла да рамга су да кермәслек итеп куелган. Элек, үз өендә, оялмый-нитми аш өстәленә, ризык-тәгамгә кунып җәфалаган чебен хәзер Рәүфкә ничектер кызганыч тоелды. Үзе тоткынлыкта утырганга шулайдыр – ул да системаның хокукы нык чикләнгән мескен чебене бит.
…Бер төндә шөкатьсез дөбердәтүгә уянды Рәүф. Өйләрен әйтерсең каядыр сөйрәтә башладылар. Куркып кына, күзен ачты да, башын калкытып, сәер тавышка колак салды. Төрле шау-шу арасында кеше сөйләшкәне, ат пошкырганы, бер-берсенә бәрелгән тимер чыңлау, «кара карга»ларныкыдай катгый боерыклар ишетелгәндәй шикелле. Бу һич малай-шалай йөрүе түгел, шау-шу ерактан, урман эченнән килә һәм якынайган саен көчәя бара.
«Нәрсә бу?» – дип баш ватты Рәүф, тавышның асылына һич төшенә алмый, шуннан түзмәде, торып, урам ягы тәрәзәсенә барды. Йортларыннан ике йөз-өч йөз метрдагы урман авызыннан, колонна-колонна булып тезелешеп, халык ташкыны үтеп бара! Караңгы булгач, аларның кем икәнен һич танырлык түгел, шулай да ай яктысында җәяүле гаскәр атлаганын чамаларга мөмкин. Штыклар ялтырап китә, аксельбантлар, погоннар шәйләнә, фуражкалар күренә. Бу ни галәмәт, дип исе китте Рәүфнең, үз күзләренә үзе ышанмый. Форма- амуницияләренә караганда, 1812 елгы гаскәр бит! Кино төшерәләрме, әллә берәр төрле өйрәнүләр барамы? Әллә күпме пехота үткәч, авыр пушкалар тарткан мичәүле атлар, алар артыннан ябык йөк арбалары, зур-зур төенчекләр, капчыклар, сандык сыман нәрсәләр төялгән олаулар үтте. Юк, кино төшерү түгел бу, өйрәнүләргә дә охшамаган, чын сугыш бара – дошман күрмәсен өчен, төнлә хәрәкәт итүләре яки позиция алыштырулары. Регуляр гаскәр артыннан, аз гына калыбрак, аркаларына ук-садак аскан, сөңге тоткан, башларына колакчын бүрекләр кигән кешеләр төркеме агыла башлады. Әйе, болар – безнекеләр. Кая, тәрәзәне кагыйм, кычкырыйм, бәлки, ишетерләр дә килерләр, ишекне ачарлар, мин дә алар белән китәр идем, дип өметләнде, әмма барыбер ишетмәячәкләрен, ишеткән хәлдә дә гаскәр сафыннан аерылып чыга алмаячакларын чамалап (аннан Рәүфә дә йоклый), бу ярсу ниятен көчкә авызлыклады…
Әллә күзенә күренәме милләттәшләре, әллә, Жир шары кирегә әйләнеп, вакыт бүгенгедән үткәнгә борылдымы?
Озакламый гаскәр урман эченә кереп бетте, әйтерсең лә галәмәт зур елан җир ярыгына төшеп югалды. Рәүф, кино кадрлары шикелле күз алдыннан үткән күренештән һичтынычлана алмыйча, озак басып торды, караңгылыкка текәлеп. Яктыра башлады, күзенә йокы төшмәсә дә, урынына барып ятарга мәҗбүр булды – Рәүфәне уятасы килмәде.
–Төнлә урман авызыннан зур гаскәр үтеп китте. – Иртәнге чәй эчкән чакларында Рәүф дулкынланып шулай диде. Әйтергәме-юкмы дип, байтак икеләнде әле, эндәшер алдыннан. Шуңа да сүзен чәй эчкәнчегә кадәр сузды.
– Гаскәр дисеңме? Нинди гаскәр? – Рәүфә, аптырап, аңа текәлде. – Кешеләрмени?
– Гаскәр булгач, кешеләр инде. Мең сигез йөз уникенче елгы Ватан сугышында катнашучылар. Башкортлар да бар иде.
– Рәүф абый, син нәрсә? – Хатын чәй эчүеннән туктады да чынаягын өстәлгә куйды. – Мең сигез йөз уникенче елгы гаскәр икәнен кайдан белдең?
– Киемнәреннән, коралларыннан.
– Ул чактагы гаскәр хәзер нишләп йөрсен, ди? Ике йөз ел вакыт үткән. Төшеңә кергәндер.
– Мин төш белән өнне аермыйммы әллә? Акылым камил әле. – Рәүф үпкәләгәндәй итте.
– Син нәрсәнедер бутыйсың, Рәүф абый, барыбер. Утыра торгач, акылыңа зыян килмәдеме? Алла сакласын.
– Куй әле. Менә сиңа караган шушы күзләрем белән күрдем. –Рәүфнең ачуы килә башлады. – Безне калдырып киткән яктан килделәр дә урман эченә кереп югалдылар. Күп гаскәр – полк, дивизия генә бардыр, күбрәк булмаса… Мин үзем дә исем-акылым китеп, ышанмый карап тордым.
– Ә нигә мине уятмадың? Икәүләп карар идек. Рәүфә йөзендәге гаҗәпләнү ышанмауга әверелде. Шуңа да сүзне шаяртуга борырга тырышты. – Кычкырып, берәрсен чакырыр идек тә, ишекне ачтырып, алар белән китеп котылыр идек бу төрмәдән.
– Йокласын, дидем шул… Хәер, мавыгып карап онытканмын.
– Бер өй эчендәге кешене ничек онытырга була? Кызык син. Ике йөз ел элек яшәгән кешеләр бүген ничек йөри алсын? Хәзер аларның сөякләре дә череп беткәндер инде.
– Ышанмасаң ышанмыйсың инде. Ә мин күрдем. – Рәүф урыныннан торып ук китте.
– Ярый, Рәүф абый, юкка бәхәсләшмик. Син күргәнсең, мин юк. Башкорт тотып карамыйча ышанмый. Ул гаскәр, мөгаен, кире кайтыр, шунда мине, һичшиксез, уят, яме?
Бу хәлдән соң берничә көн үткәч, Рәүф, бәлки, чынлап та, күземә күренгәндер ул гаскәр, рәшә булгандыр, дип шикләнә башлады. Чөнки моның булуы мөмкин түгел: 1812 елгы Ватан сугышы XXI гасыр башына ничек әйләнеп кайта алсын?
Төштән соң, кичкә кадәр, «кара карга»ның ныклы күзәтүе астында бакчаның чүбен чистарттылар, аны өеп яндыргач, җир казыдылар. Бу эш Рәүфкә дә, Рәүфәгә дә тансык иде, шуңа да сөенеп эшләделәр, әйтерсең лә үзләренең бакчасы. Бакчаның исеме генә калып бара, ташландык хәлгә җиткән. Күрәсең, байтактан бирле кеше кулы тимәгән, тигән хәлдә дә, хуҗаларча кыланмаганнар. Шунда Рәүф Рәүфәгә бирегә ябылуының тәүге көннәрендә үк игътибар иткән һәм тәрәзәдән гел карап-күзәтеп торган йолдыз чәчкәне – йолдызакны күрсәтте. Өшемәсен өчен, төбенә калын итеп кипкән яфрак салдылар. Моңа, Рәүфтән дә бигрәк, Рәүфә куанды. Гомумән, ул шаярды, көлде, Рәүфкә туфрак сипте, кипкән агач ботаклары бәрде, аннан озак итеп сынаулы карап торды, йөгереп китте. Әйтерсең лә, әнисе янында булганга, яшел үләнгә, иркенлеккә куанган колын! Рәүф нәкъ бүген, бакчада эшләгән арада, аның моңа кадәр күрмәгән-сизмәгән кешелек сыйфатларын ачты, сокланды, ошатты.
Кичтән һәркайсы үз урынына ятты. Ләкин моның бүген әдәп саклау өчен генә икәнен икесе дә аңлый иде. Рәүфә, хәерле төн, матур төшләр теләп, бүген төнлә янә кеше-фәлән күрсәң, Рәүф абый, үзең генә карама, мине дә уят, дип яңгыратып көлде дә, мут елмаеп, юрганы астына чумды…
Дәвамы бар.)
Freepik.com