Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 февраль , 22:33

Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (2)

Хатын-кыз кайда да хатын-кыз булып кала инде, дип көлемсерәде эчтән генә Рәүф, суга батып барганда да чәчен төзәтер, иренен буяр. Шул ук вакытта күңеленә кереп оялаган шиге арта төште: шпион!

Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (2)
Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (2)

Бияләй зурлык йозакны җиңел генә ачты «кара карга». Калын, авыр ишекнең уртасына аркылы куелган тимердәгесен дә ачып, бер якка ыргыткач, ишекне тартты. Үзе алдан кереп, Рәүфне эчкә сөйрәде. Богавын ычкындырды, көн итүең шушында дигәнне белгертеп, карашы белән өй эчен күрсәтте.

Өй эче ярыйсы ук иркен иде. Ишекнең уң ягында – иске генә ике агач утыргыч, буявы купкан түгәрәк өстәл, савыт-саба киштәсе, идән уртасында – калын такталардан кагылган озын өстәл, күптән агартылмаган, корымланып беткән урыс миче. Стенага эленгән түгәрәк көзге, иске генә кием элгеч тә бар. Эчтәрәк – киң тимер карават, диван. Ике тәрәзә төбендә сулган ике гөл утыра, бөтен тәрәзәләр дә тыштан рәшәткәләнгән. Димәк, элек монда кемнәрдер яшәгән, алар биредән бернәрсә дә алмыйча күчеп киткән йә куылганнар, ә йортларын тоткыннар өчен файдаланганнар, әле дә файдаланалар, дип фаразларга кала.

– Нигә, ни өчен? – дип сорады Рәүф, өй эчен карагач. – Берничә сорау бирү өчен, нәкъ шушында китерергә кирәк идемени?

Сакчы эндәшмәде.

– Бу сәяси сөрген дип аталамы?

– Анысы миңа караңгы. Безнең эш – сезне китереп урнаштыру. Калганын белмим.

– Ә нәрсә эшләдем соң монда китереп ябарлык?

– Ярый, Юламанов, диван, карават, өстәл бар, түшәк-фәләнне әнә теге шкафтан табарсың. Ризык, су, башка кирәк-ярак кертерләр. Савыт-саба әнә киштәдә.

Сакчы Рәүфнең соравына җавап бирмәде. Ашыкмый гына чыгып китте. Тыштан тимер ишекне бикләгәне ишетелде. Рәүф, идән уртасына басып, өй эчен янә бер күздән кичерде дә, утыргычка утырып, кургаштай авыр уйларга чумды.

Кичә төн уртасыннан башланып шушы өйгә бикләнүенә кадәрге вакыт арасындагы вакыйгалар аңа төштә генә булган кебек. Уяу килеш булган төштә. Чөнки аларның чынбарлык икәненә һич ышанырлык түгел. Кайдадыр читтә, әйтик, Латин Америкасының берәр илендә, хәтта икенче планетада булган кебек барысы да. Нишләп алай кинәт гына кулга алулар башланды? Авылда, укытучылар арасында бернәрсә дә ишетелмәде, сүз-хәбәр, имеш-мимеш йөрмәде. Гадәттә, булачак ниндидер үзгәреш алдыннан халык барыбер сизенә, сүз йөртә, фикер алыша торган иде. Илдә берәр төрле переворот ясалып, властька хәрбиләр яки оппозициядә торган көчләр килдеме? Юк, бүгенге системада моның булуы мөмкин түгел. Хәрбиләр моны булдыра алмый, оппозициянең реаль көче юк. Дөресен әйткәндә, оппозиция дә юк. «Бердәм ил» – власть фиркасе. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчелектә күпчелек шушы фирка вәкилләре утыра, шулай булгач, үзен шул урынга утырткан, казна казаныннан ашаткан үзәк җитәкчеләренә каршы ничек баш күтәрсеннәр? Жәмгыятьтә, һәрхәлдә, авыл җирендә, колхозларны бетерү, әмма аның урынына бернәрсә дә төземәү, җирләрне шикле кешеләргә сату, участок хастаханәсен, медпунктларны, мәктәпләрне ябу сыман яңа Президент үткәргән сәясәт белән канәгатьсезлек бар, әмма ачыктан-ачык аңа каршы чыгар көчләр юк. Матбугат тулысынча хөкүмәт карамагында – финанслагач, ничек каршы язсыннар? Забастовкалар, демонстрацияләр, стачкалар үткәрү өчен, безнең ил Европа илләре, АКШ кебек демократик булып җитлекмәгән. Ул дәрәҗәгә барып җитү өчен, безгә Бөек Кытай диварына җәяү барган кебек ара үтәсе бар. Яңа җитәкче көн саен диярлек телевизордан, хокукый, демократик җәмгыять төзибез, илдә сүз ирке, фикер ирке булачак, дип сөйли, халыктан ләчтит-гайбәт җыяр өчен, Интернетта үз блогын ачкан, янәсе, һәркем үз фикерен, илдә барган теге яки бу иҗтимагый-сәяси, криминал вакыйгага, урындагы хакимият вәкилләре эшчәнлегенә карата мөнәсәбәтен яза ала. Әйтерсең лә шул юл белән илдәге тәртипсезлеккә, түрәләрнең башбаштаклыгына, криминалга чик куеп, кайсыбер караңгы почмакларда әле дә феодаль, хәтта һаман да борынгы йолалар яшәгән илдә тиз арада демократик җәмгыять төзеп була. Аның өчен йөзәр еллар кирәк. Йөз елдан демократия урнашсын өчен дә, бүгеннән актив эш башларга тиешләр. Бер классик әйтмешли, Русияне акыл белән һич аңларлык түгел.

Ил белән, ярар, анысы караңгы, ә Рәүфнең язмышы белән кем шаярды икән соң? Ул – җитәкче түгел, башкаладан ерактагы бер авыл мәктәбенең гади укытучысы. Аның сүзеннән, кырынрак әйтелсә дә, ил иминлегенә бернинди дә зыян килми. Чөнки аның, аның ише кешеләрнең «эше» чебеннең, тәрәзә пыяласын ватып, тышка чыгарга маташуына бәрабәр. Илдә гади кешенең бернәрсәгә дә хокукы юк, ул – көтүдәге берәмлек, соры масса…

Әллә аның белән берәр тикшерү үткәрергә ниятлиләрме? Галимнәр лаборатория шартларында тычкан, куян, башка хайваннар белән төрле тәҗрибәләр ясый бит, шуның кебек, аны да сынау объекты рәвешендә файдаланмакчылармы әллә? Йөрисең инде шуннан соң зомби йә манкорт сыман. Йөри алсаң ярый ла, бөтенләй аягыңны сузмасаң…

Тәмам караңгы төшкәч кенә, авыр уйларыннан бераз арына алды Рәүф, дөресрәге, кинәт алдына килеп баскан мең сорауның берсенә дә җавап таба алмасын аңлап, кул селтәде дә урыннан торды. Ашыйсы, эчәсе килә иде. «Кара карга»ның ишекне бикләп китүен белсә дә, башта аны этеп карады, аннан тәрәзә алдына барып басты. Рамнар икешәр катлы, пыялалары гади түгел, калын, бәлки, ватылмый торгандыр да әле. Тимер рәшәткәләр, бармак юанлыгы арматурадан ясалып, тышкы яктан стеналарга кадакланган. Ватып чыгып качу турында хыялланма да…

Эчтәге җиһаз-әйберләрне карый-барлый торгач, кинәт үзенең тормышы исенә төште дә, күңеле сыкрап куйды, шуннан Сәгыйдәсенә шылтыратып карарга булды. Номерына басып, телефонын колагына китергән иде, хатынының түгел, янә теге ирнең калын тавышы ишетелде:

– Юламанов, мин сиңа шылтыратмаска кушкан идем бит. Тагы шылтыратсаң, телефоныңны кереп алачакмын. Аңлашылдымы?

 – Мин, һич югы, исәнлегемне гаиләмә белдерергә тиешмендер бит? Нишләп тыясыз, ни хакыгыз бар? Алар мине кая алып киткәннәрен дә белми… Алайса, үзегез хәбәр итегез…

Элемтә өзелде. Бераздан мәктәп директорының номерын җыйган иде, шул ук җавапны алды. Шымчылык итәр өчен калдырганнар, димәк, телефонын да югыйсә тартып алырлар иде. Хәрбиләрнең яки дәүләт иминлеге органнарының техникасы башкача һәм югары дәрәҗәдә, әлбәттә…

Бер йөри, бер утыра торгач, эчендә янә бүреләр улый башлады. Савыт-саба куелган кухня шкафыннан пыяла банкага салынган тары ярмасы, аз гына он, кибеп беткән ике баш суган, лавр яфрагы, тоз тапты. Идәндәге алюмин бидон төбендә су да бар икән. Су, күренеп тора, әллә кайчангы, яшелләнеп беткән. Нишләсен, эчте инде, бик сусаган иде. Өстәл астындагы электр плитәсен алды да, тимерчыбыкларын караштырып, розеткага тыкты. Спираль, тиз арада җылынып, кып-кызыл булды. Иске генә алюмин кәстрүлгә тары ярмасын салып пешәргә куйды…

Капкалап алгач, чишенеп тә тормый, түшәк-фәлән дә җәйми, диванга бөгәрләнеп ятты һәм шунда ук йоклап та китте. Төн уртасында өшеп уянды. Уянгач, кайда ятканын аңламый торды. Ут яндырудан нигәдер курыкты. Сакчы әйткән шкафтан түшәкне барып алырга иренде. Өши-өши ятты да тагын йоклап китте. Начар төшләр күрде, саташты, бастырылып кычкырды, Сәгыйдәсен ярдәмгә чакырды. Соң гына уянды. Кырыкмаса-кырык уянгач, тәне дә, җаны да ял итмәде, киресенчә, башы авыртып интектерде.

«Кара карга» килде. Чүпрәк сумкада – азык-төлек. Алюмин бидонны алып чыгып, кайдандыр су тутырып  кертте. «Суны каян алдың, якын-тирәдә юк лабаса?» дигәнгә җавап бирмәде, «Бер электр баганасы күренми, ә ут бар», – дип аптыравына да җилкәсен генә сикертте. Өч көнгә бер шулай ризык кертүен, көненә өч мәртәбә – иртән, төш, кич – бәдрәфкә чыгарасын әйтте. Аның сагында кичләрен ишегалдында йөреп керү мөмкинлеге дә бар икән. Монысы тоткынның теләгенә карап, ә менә кайчанга кадәр тотачакларын, нинди гаеп такканнарын һәм ни өчен нәкъ шушында китергәннәрен төпченсә, шулай ук, «белмим» дигәнне аңлатып, җилкәсен генә җыерды.

Калдырылган ризык – ике буханка кара икмәк, көнбагыш мае, тоз, ит банкасы, карабодай, дөге ярмалары. Димәк, үзе пешерергә, үз тамагын үзе туйдырырга тиеш була Рәүф…

Сакчының тагы бер кергәнендә Рәүф: «Әйт: нигә монда утыртып куйдылар мине, судья йә тикшерүче кермимени, сорау алмыйлармы, кемгә мөрәҗәгать итәргә соң?» – дип, янә төпченгәч, теге, таләп-үтенечләрегезне язып бирегез, җитәкчелеккә тапшырырмын дип, беркөнне кәгазь, авторучка бирде. Рәүф, озакка сузмый, кулга алынуының сәбәбен, нинди гаеп такканнарын, кайчанга кадәр утырасын әйтүләрен таләп итеп, ачулы хат язды. Паспорт мәгълүматларын, кайда һәм кем булып эшләвен, минем турыда шуннан сорый аласыз дип, мәктәп директорының исем-шәрифен, телефонын, тулы адресын язды, үзенең кайдалыгын гаиләсенә хәбәр итүләрен, кесә телефонын тыңламауларын, өе белән элемтәгә керергә комачауламауларын сорады. Икенче бит кәгазьгә кирәк булган көнкүреш әйберләр, кием-салым исемлеген тезде.

Язганнарын тоттырып чыгарганның бишенче көнендә резин итек, калын табанлы ботинка (боларын сорамаган иде), иске кием-салым, фуфайка, бүрек, буйлы-буйлы  арестант пинжәге белән ыштаны, башка вак-төяк, азык-төлек керттеләр, ә язмышына кагылган бер сорау-таләпкә дә җавап юк. Миңа беренче чиратта шулары кирәк ләбаса, дип сораган иде, сакчы, алары минем вазифага керми, мин үтенечегезне җитәкчелеккә тапшырдым, дию белән чикләнде. Шулай булырын Рәүф чамалый иде инде, ләкин бу кадәр озакка сузарлар дип уйламаган иде. Айга якын, бәлки, аннан да озаграктыр, вакыт үтте, җавап һаман юк. Булмас та, ахры…

Шулай итеп, ачка үлмәслек кенә туенып, көненә өч мәртәбә бәдрәфкә чыгып килеп, кичләрен ярты сәгать чамасы ишегалдында йөреп, бер ятып, бер торып, өй эчендә арлы-бирле йөреп, рәшәткәле тәрәзә төбендә йолдызакка карап зарыгып үтә көннәре Рәүфнең.

 

Беркөнне колагына машина гүләве чалынды. Моңа кадәр дә ишетә иде, әмма алар өйдән ерактан үтте шикелле, тоныграк иде тавышлары.

Ә бу юлы ап-ачык ишетелде. Минем арттан килмиләрме икән, дип йөгереп дигәндәй барып, тәрәзәгә капланды. Өч ЗИЛ машинасы урман авызына килеп туктады. Туктавын туктады, әмма кабинадан да, кузовтан да төшүче озак булмады нигәдер. Әйтерсең лә кемне калдырырга белми аптырашып утыралар. Ниһаять, иң арттагы машинаның кабинасыннан «кара карга» төште дә, кузовның арткы бортын ачып, эчтән тимер баскыч алып терәп куйды. Өстән, Рәүфне тәмам гаҗәпкә калдырып, яшь кенә хатын-кыз килеп төште! Әллә Сәгыйдәме? Буй-сыны, хәтта пальтосы, ябынган яулыгына кадәр аныкына охшаган. Юк, ул түгел, кызганычка каршы.

Кай арададыр янә бер «кара карга» пәйда булды – әллә машинадан төште, әллә машина артыннан килеп чыкты, Рәүф күрми калды – хатынның терсәгеннән тотып, өй ягына әйдәде. Үзен кая китереп төшергәннәрен хәтерендә калдырырга теләгәндәй, хатын алан-йолан карана, берничә мәртәбә сөрлегеп егыла язды. Кулында сумкасы да бар. Өйгә килеп җиткәч, сакчы шарт та шорт йозакны ачты. Өй эченә башта хатынны үткәрде, аннан үзе килеп керде.

– Юламанов, ялгызыңа күңелсез булмасын өчен, сиңа иптәш җибәргәннәр, – диде «кара карга», – хатын-кызсыз кыендыр да… Йөзендә бер мускулы да селкенмәде, хәтта күзе дә йомылмады, үзенең тозсыз шаяртуыннан уңайсызлану да кичермәде сакчы. Рәүф аның ике-өч көн саен янына кереп йөргән кешеме, әллә бөтенләй икенчеме икәнен дә аера алмады. Чөнки алар барысы да игезәкләр кебек бертөсле иде.

– Саумысыз, – диде яшь хатын тыныч кына, оялып-тартынып, сакчы чыгып ишекне бикләгәч. Исәнләшүдән бигрәк, үзе килеп керүдән туган киеренке тынлыкны бетерергә теләп тавыш бирде шикелле.

Рәүф алдында мөлаем йөзле, нечкә борынлы, читләре калмыкларныкы шикелле ике якка тартылган кысыграк күзле, кыска чәчле, тулы гәүдәле хатын басып тора иде. Аягында – кыска кунычлы зәңгәр резин итек, өстендә – өй белән мунча, лапас арасында йөри торган көзге пальто. Әйтерсең лә, көтүдән кайтмаган танасын эзләп, авыл очындагы әрәмәлеккә чыккан. Ә менә йөз-кыяфәте бер дә кайгылы түгел сыман – хәлен тулысынча һаман аңлап җиткермәгән, ахры.

– Арубыз әле, – дип сәламне алды Рәүф, көттереп кенә. – Зинданда утыргач, ару дип әйтеп булса, әйдә, үтегез, үт.

– Сез монда күптәнме? – Хатын һаман ишек төбендә торуын белде. Әйтерсең йомышка гына кергән дә хәзер чыгып китә.

– Байтак инде. Егерме өченче августта китергән иделәр. Бүген ничәсе?

– Унтугызынчы сентябрь.

– Димәк, айга якын.

– Шуннан бирле ялгызмы?

– Әйе.

– Кыендыр бит?

– Рәхәт түгел. Нишлисең, китереп япкач утырасың инде.

– Озак тотарлармы икән?

– Белмим. Чыгармыйлар, сөйләшмиләр, допрос-фәләнгә чакырганнары юк. Гаеп тә такмыйлар. Тулы изоляция. Ашау байдан, үлем Ходайдан, кыскасы, оныттылар. Нишләп алдылар соң үзеңне? Кемнең юлын кистең, нинди түрәгә каршы сүз әйттең?

– Минме соң инде түрә-карага каршы сүз әйтә торган кеше? Уйлыйм-уйлыйм да бернинди дә сәбәп таба алмыйм. Берәрсе белән бутап кына китермәсәләр.

– Кайсы авылдан?

Хатын авылының исемен атады. Ул авыл Рәүфләрнекеннән егерме биш чакрым арырак. Булганы бар, мәктәпләре спортта, бигрәк тә йөгерүдә, чаңгыда узышуда, елның елында районда беренчелекне бирми, республика буенча үткәрелгән ярышларда да алдынгылар исәбендә. Уку-укыту эшләре яхшы куелган – һәр чыгарылыштан классларының яртысы чамасы югары уку йортларына керә. Авылларыннан Салават дигән шагыйрь, Һидиятов дигән җырчы чыккан, бер фән кандидаты да бар.

– Нигә алай җыялар соң халыкны? Өч зур машина шыгрым тулы кеше. Килә-килә, бер-икесен төшереп калдыралар, алар урынына икенчеләре утыралар, янә туктыйлар да тагы төшерәләр, тагын алалар. Һәр җирдә аларны көтеп, каршы алып торган кара киемле кешеләр дә бар. Ул кадәре халыкны кая таратып бетермәк кирәк? – Хатын ихлас гаҗәпләнде.

«Менә монысы – җитди сорау, сөйләшүнең төп темасы», – дип уйлады Рәүф, аның кем, кайда эшләвен чамаларга тырышып. Укытучы түгел, берәр оешма, әйтик, авыл хакимияте тирәсендә эшләгән кешегә дә охшамаган. Сәүдә тирәсендәдер дисәң, үтә беркатлы күренә. Әллә шулай булып кылана гынамы?

– Ил зур, кая тыгарга белерләр. Барысын да алдан хәстәрләгәннәрдер – мәктәп салмыйча, бала җыймыйлар.

– Нинди мәктәп? – Хатын аңламады.

– Образлы әйтәм. Хөкүмәт, уйламыйча, бернәрсә дә эшләми. Авылдан, шәһәрдән берәмләп җыеп, җыйганны каядыр таратып, ябып йөрү өчен, алдан ук шушы йорт ише урыннар әзерләнгәндер, дим.

– Авылдан, шәһәрдән җыя башласалар, ай-яй, яман күп килеп чыга түгелме соң? – Хатын янә гаҗәпләнде.

– Күп инде. Илне зинданга әйләндерәләр.

Шуны әйтүе булды, башына кылт итеп бер уй килде: әгәр бик гади дип исәпләгән бу мөлаем хатын аның янына махсус китерелгән шымчы булып чыкса? Машиналар өй янына килеп туктагач, аны таба алмый әнә ничек озак мәшәкатьләнделәр. Бу – бер. Икенчедән, нигә һаман сорау алырга чакырмыйлар яки тикшерүче килми? Димәк, аннан кирәкле мәгълүмат суыру өчен, шушы хатынны көткәннәр. Менә килде, алдында басып тора. Юк-бар белән кызыксынган, сораган булып, тегеләргә мәгълүмат җыячак… Сак кыланырга кирәк, артыгын лыгырдарга ярамас.

Танышу-сөйләшүнең аягүрә өлеше шушының белән тәмамланды. Хатын пальтосын, яулыгын чиште, төенчеген утыргычка куеп, эченнән күлмәкме, халатмы, аннан бәләкәй көзге, төзәтү-бизәнү әйберләре чыгара башлады. Хатын-кыз кайда да хатын-кыз булып кала инде, дип көлемсерәде эчтән генә Рәүф, суга батып барганда да чәчен төзәтер, иренен буяр. Шул ук вакытта күңеленә кереп оялаган шиге арта төште: шпион! Кирәк-ярагын ничек алып өлгергән? Димәк, алдан әзерләнгән, белгән кая барырын, димәк, махсус задание үтәү өчен җибәрелгән разведчик! Әнә Рәүф юка гына плащыннан, фуражкасыннан башка бернинди кием дә җыеп өлгерә алмады. Анысын да Сәгыйдәсе искәртте, юкса футболкадан яки күлмәктән чыгып китә иде.

Хатын чүпрәк-чапрагын утыргыч башына таслап элде, бизәнү-ясану әйберләрен көзге алдына тезеп куйды, шуннан, итекләрен чишәргәме-юкмы дигәндәй, аякларына карап торды-торды да эзләнергә кереште. Ката-фәлән карый, дип фикер йөртте Рәүф. Эзли торгач, кирәген тапты бит: диван астыннан иске тапочкалар тартып чыгарды да, каккалап-суккалап, аякларына киеп тә куйды!

– Йә абый, танышыйк! – диде шуннан, күңелле генә итеп. Көлгәндә, бит очларына чокырлар хасил булды, тигез ак тешләре ялтырады. Килешә иде көлү хатынга! Нәкъ өйрәтелмәгән, кулга ияләштерелмәгән колын инде! Аның җитез хәрәкәтләрен күзәткән Рәүфтә капыл ирлек теләге уянды, каны кызды. Хатын, аның кызышуын сизгәндәй, иелеп, янә аякларына карады, куллары белән күлмәген сыпырды, чәчләрен төзәткәләде. – Болай кайгырып утыру килешмәс, кайчан чыгарулары билгеле түгел, дисез, шулай булгач, – хатын кирәкле сүзен таба алмый тотлыгып торды, – дөнья көтәргә кирәк. Абый, исемегез кем була?

– Рәүф.

– Рәүф дисезме? – Хатынның күзләре маңгаена менде, үзе артка чайкалып китте дә шаркылдап көләргә тотынды. Төрмәдә түгел, әйтерсең кунакта утыра. Ә мин – Рәүфә.

Хәзер Рәүф көләргә тотынды, исемнәренең туры килүенә аптыраудан бигрәк, хатынның шулай сөенеп көлә белүенә сокланды. Гел баш иеп, хәсрәтләнеп йөрү туйдырган иде, тәмам өметсезлеккә бирелеп, башны әллә элмәккә тыгарга да куяргамы дигән мәлләре дә булмады түгел, шуңа күңеле булып сөенеп көлеп куйды.

– Рәүф плюс Рәүфә тигез була мәхәббәт! Мәктәптә мине шулай дип үрти иделәр.

– Анда да Рәүф бар идемени?

– Бар иде шул параллель класста. Тәнәфестә янга килә дә текәлеп карап тик тора торган иде.

– Ә син игътибар итмәдең инде?

– Юк. Ул маңкага ничек игътибар итәсең? Җитмәсә, бәләкәй буйлы, колаклары әрекмән яфрагы сыман тырпаеп тора. Янымнан әрләп куа торган идем. Кусам, күз яше белән елый.

– Мескен адаш. Синең мыскыллауларга ничек түзгән диң? Мин аның урынында булсам асылыныр да үләр идем. Хәзер кайда инде ул маңка?

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас