(Ахыры.)
* * *
…– Картатай, нигә син болар хакында элегрәк, нәнәй
яшьрәк чакта сөйләмәдең, бәлки анда калган Динаны,
Александрны табып булыр иде. Германиягә барыр идегез, эзләп табар идегез, очрашыр идегез, – диде Диана.
– Нигә “Эзлим сине”, “Көт мине” телевизион тапшыруларына сорау җибәрмәдегез?
– Әй, кызым, ул заманнарда бу хәлләр хакында авызны
да ачып булмый иде. Хәзер дошманлыкта гаепләячәкләр
иде. Ябып ук куймасалар да, “сатлыкҗан” дигән кара
мөһер шунда ук маңгайга сугылачак иде. Ә сезнең
әтиегезнең, апаларыгызның да язмышы ничек булыр
иде? Һәр замананың үз авырлыгы, үз әтнәкәсе бар шул,
балам. Язмыш кеше башыннан йөри, дигән әйтем кеше
яралган тарихтан ук киләдер ул.
– Картатай, ә бәлки алар сине эзлиләрдер, бәлки ул
синең улың, безнең абый Александр инде зур үсеп, яхшы,
бөек кеше булгандыр. Ни дисәң дә, Көнчыгыш Пруссия,
Кенигсберг туфраклары, без тарих китаплары укып
белгәнчә, даһилар туа торган яклар. Анда бөек философ
Кант, Амадей Гофман һәм башка бик күп бөек кешеләр
дөньяга килгән.
– И балам, – диде Мәрдән карт авыр сулап, – сугыш дигән
нәрсә күзләрне, аңнарны томалый, кешелек хисләрен
ерткыч хисләре белән алыштыра. Акыл күзлегеннән караганда кешегә хас булмаган, ләкин сугыш кына кеше
дигән җанварның иң элекке, миллион еллар геннарында черем итеп, йоклап яткан кыргый, ерткыч, вәхшилек
хисләрен уятып җибәрә. Үзе кебек, үзенә охшаган, үз
затының берсе булган башка кешенең дә йөрәкләре, язмышлары, кичерешләре, сөю‑назлары, гаиләләре, табигать тарафыннан бер генә тапкыр бирелгән гомерләрен
аямыйча, хәтта, алар булуы мөмкин икәнлеген уйламыйча, дошманының, ягъни үзе кебек үк кешенең аеруча
ләззәт белән гомерен ала, менә нәрсә ул – сугыш, кызым!
Аннары 1946нчы елның 2нче августында Потсдам
конференциясендәге килешү буенча ул чакта инде
Калининград дип йөртелгән шәһәр һәм Көнчыгыш
Пруссиянең төньяк өлеше РСФСРга кушылды. Җирле
немец халкы совет армиясе яулап алган Германия
территориясенә күчерелде. Чөнки 1946нчы елның августында бу җирләргә СССРның утызбишләп өлкәсеннән
совет кешеләре күчеп утырды. Болар барысы да Динаны,
Александрны эзләп табу мөмкинлекләрен бик нык кыенлаштырды. Хәер, алда әйткәнемчә, хат белән дә, сораулар белән дә эзләү ул елларда хәвефсез эш түгел иде.
– Ә хәзер, хәзер, картатай, нигә хәзер “Көт мине”гә язмыйбыз?
– Хәзер вакыт үткән инде, кызым, гомер үткән. Динаның
да, Александрның да үз язмышларыдыр. Бәлки, аларның
хәзер мине күрәселәре дә килмидер. Александр, бәлки,
мине бөтенләй белмидер, башка бер немецны әти дип
йөридер. Бәлки алар хәзер бөтенләй икенче төрлеләрдер.
Исән булсалар… Ә бәлки эзлиләрдер…
– Картатай, ә почтальон капка шакып, “Мәрдән бабай,
сиңа Германиядән хат бар”, дисә, нишләр идең?
Ә ник соң теге чегән хатыны: “Дүрт балаң исән булачак,
гомерләре синекеннән озын булачак, дип әйтте икән?” –
дип уйлап алды карт өмет белән. Ул күзләрен йомып бик
озак сүзсез ятты. Һәм мич артындагы такта сәке үлчәп
эшләнмәсә дә, ни өчендер дүрт бала сыешлы киң итеп
килеп чыккан иде бит.
* * *
…1946нчы елның җылы җәе җитте. Көтүләр
көтүлекләрдә. Бакчаларда күкрәп яшелчәләр үсә, тавыклар кыткылдаша, көннәр чалт аяз тора. Сугыш инде бик
ерак калган шикелле. Табигать чәчәк ата. Печән җитә,
дөньяда мәхәббәт патшалык итә.
“Мин матурмы?” дип сорый Дина әллә йөзенче тапкыр
инде иркәләнеп Мәрдәннән. Ул сары чәчләрен кояшка
сибеп салган, йомры ап-ак тез башлары ялтырап күренеп
тора, чиста, матур, яңгыравыклы, көмеш тавыш чыгарып
көлеп җибәрүе йөрәкләрне җилкендерә.
Муенында нечкә генә көмеш чылбырда үтә күренмәле
бал тамчысы кебек гәрәбә медальон яна. Мәрдән аның
кояшта каралган матур озын муеныннан, килешле тыгыз
күкрәкләреннән күзен алалмый.
– Ошыймы? – дип сорый Дина Мәрдәннән медальон
турында. – Кояш ярчыгы ул. Шулай диләр бездә бу таш
турында. Ә миңа икенче легенда күбрәк ошый. Бу кайнар кояш нурлары астында катып, асылташка әйләнгән
диңгез күбеге. Матур легендамы? – Һәм ул ялт итеп муеныннан медальонын салып Мәрдәннең муенына кидерде. – Сиңа булсын! Ул сугыш һәлакәтеннән, чирләрдән,
афәтләрдән, начар күзләрдән саклый. Уңыш, көч, акыл
бирә һәм иң мөһиме – мәхәббәтне курчалый.
Тагын сиздермичә көзләр килде. Кояш көндезләрен
җәйге көннәр шикелле мул җылысын бирә. “Матурсың
син!” – дип йөзенче тапкыр әйтә Мәрдән Динага. “Ә
беләсеңме, минем фотоаппарат бар, көннәр суынганчы, әйдә, фотога төшәбез. Иртәгә Александрны да алып
кил”, – ди ул дәртләнеп.
Чыннан да икенче көнне Дина белән Александр килгәч,
Мәрдән аулак урынга фотоаппарат күтәреп килде. Дина
чырык‑чырык көлә. Шул ук күлмәген кигән, бу юлы тагын
да чибәррәк булып күренде ул Мәрдәнгә. Дина шунда ук
Александрны кулына күтәреп күкрәгенә кысты. Мәрдән
объективны аларга юнәлтеп, төймәгә басты. Дина
кинәт үзгәреп китте. Баланы жиргә бастырды, ялт итеп
Мәрдән янына килеп басты, кулыннан фотоаппаратны
тартып алды һәм әйләндереп-әйләндереп карап, немец
телендә бертуктаусыз кызу-кызу нәрсәдер сөйли, сораша, төпченә башлады. Аның күзләре аптырау, гаҗәпләнү,
өмет һәм берүк вакытта тирән курку белән тулган иде.
Мәрдән берни аңламый гаҗәпләнеп, аңа карап торды
һәм ниһаять, Дина:
– Кайдан, ничек, кемнеке? – дип аңлата алды.
– Сугыштан, фашистныкы. Капут булган фашистныкы,
– дип җавап бирергә тырышты ул.
– Капут? Nein! Ул журналист, ул журналист, минем әти
дип аңлата алды ул, ниһаять.
Аннары күзләрен зур ачып, курку катыш сорау белән
Мәрдәнгә карады. Шул чакта гына бу күзләрнең кайдан
шулай үзенә таныш икәнен аңлады солдат.
Әтисе, димәк ул Динаның әтисенең бугазына пычак
кадаган. Кинәт Мәрдәннең бар булмышын ул минуттагы
халәт биләп алды: ничек итеп немецның аңа йөзе белән
борылганы, курку катыш югалып калган тирән карашы.
“nicht, nicht фашист” дип тамак төбеннән чыккан тавышы
колак төбендә аермачык булып яңгырады. Кул мускуллары, бармаклары тагын бер тапкыр кинжалның муен
мускулын тишеп үтүе, бугаздан кан ургылуы, немецның
бу хәлгә ышанмау катыш газап белән зур булып ачылган
яшел күзләренең күккә багып хәрәкәтсез калуы, уң як каш
өстендәге миңенең ике тапкыр тартышып алуы тагын бер
тапкыр күз алдыннан үтте.
Мәрдән тораташ кебек катып калды. Дина кинәт куллары белән йөзен каплап, бөгелеп-бөгелеп елый башлады,
чәчләре дулкын булып иңнәренә ишелде. Мәрдән чарасыз булып калтыранган бу юка гына гәүдәне кочакларга
теләде. Александр үкереп елап җибәрде, Мәрдән улын
кочагына алды. Ләкин Дина:
– Nicht, кагылма, тимә балага. Ерткыч, кит, югал,
үтерүче, үтерүче, – дип чигенә-чигенә, ачыргаланып кычкырып, Александрны күтәреп хутор ягына йөгерде.
Бу хәлдән соң алар арасында салкын таш стена калыккандай булды. Дина башын басып, Мәрдән ягына
әйләнеп тә карамыйча, эшләде дә эшләде.
Иоганн карт белән карчыгы, Дина белән Мәрдән арасында ни булганын сорашып-сорашып та, барыбер белә
алмады.
Үзәкләргә үтәрлек төнге гыйнвар җиле казарма
тәрәзәсе артында улый, елый, ыңгыраша иде.
Мәрдән шул җилгә колак салып, йокылы-уяулы халәттә
изрәп ята. Оеп киткәндә төшенә туган авылы, шәм кебек ап-ак кәүсәле, яшел шәлле каенлы таулары, тау
астыннан чылтырап тибеп яткан ширбәтле чишмәләре,
шул чишмә суына көянтә-чиләкләре белән суга төшкән
Дина, тезгеннән тотып, ат эчереп торган үзе дә кебек, ат
өстендәге орчык малай – зәңгәр күзле Александр да кебек, бер карасаң Барые да, имеш, аһ, ул да түгел, муены
сынып иңбашына авып төшкән белорус малае икән ич. Ул
куркып уянып китте.
Озак йоклый алмый ятты, тагын оеп китте.
Дина белән Александр тегермән буасында суга бата
башладылар, имеш, Мәрдән баланы коткарырга тырыша, йөзә, аларга таба ишә башлады, тик нидер аның үзен
су астына тарта, өстери, тыны кысыла.
– Тревога, подъем! – дип кычкырды керә-керешкә часовой.
– Әйберләрне җыярга, унбиш минут сезгә, шатланышыгыз, стариклар, туган илгә, Россиягә, эшелон сезне көтә!
Мәрдән бу көннең кайчандыр киләчәген белә иде.
Икеле хисләр белән көтә иде ул аны. Ләкин бу тиклем
көтелмәгәндә һәм бу хәтле тиз арада булыр дип уйламаган иде. Иртәнге дүрт. Казармадан ул иң соңгысы булып чыкты.
– Вася, шушы фотоаппаратны Динага тапшырырсың
инде, – диде ул.
– Аңлыйм, брат, минем эшелон әле бусы түгел. Хәзер
үк илтермен.
– Юк, хәзер түгел. Соңрак илт, эшелон кузгалгач…
…Бар дөнья шавын басып, үзәкләргә үтәрлек әрнү,
өметсезлек, фаҗига белән тулган хатын‑кыз тавышы бер
мизгелгә генә вокзал шавын күмеп китте.
– Nicht! Нет! Нет!
Тарихта булып үткән яки булачак бөтен сугышларга
каһәр укып, аталыдан атасыз булган баласын күкрәгенә
кысып, чәчләрен җилгә чәчеп, эшелон артыннан бер хатын йөгерә...
Милләте кем аның, сәясәткә мөнәсәбәте бармы, нинди
телдә сөйләшә ул, дине нинди аның? Кем генә булса да,
ул сугышка каршы, ул бары тик имин илдә, тыныч, тулы
гаиләдә, ир хатыны булып яшәп, дөнья киләчәген дәвам
иттерергә теләүче гади хатын гына. Сугышка ләгънәт
укып, перроннан, сугыш эшелоны артыннан мәңгелек хатын йөгерә...
* * *
Үлем алкымыннан алгач та Мәрдәннең һаман күз алдында балалары басып тора кебек тоелды. Беренчесе,
икенчесе, өченчесе, хәтта үзе янына чакырып торучы
Барые да, ә Александр?
– Кызым, кызым, Диана, – карт оныгының кулын кулларына алды, аның учына нечкә генә көмеш чылбырга
эленгән кояш ярчыгы тамчысын хәтерләткән гәрәбә
ташлы медальон салды һәм саташу катыш пышылдады: – Кызым, тиз бул, капка кагалар. Капкада кеше бар…
Ачыгыз капканы, ачыгыз… ач…
Фото: Freepik.