Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 февраль , 22:26

Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (1)

Авыл уртасында, Мәдәният сарае, кибет, почта ягында йөк машиналарының утлары күренә, этләр өрә, ачулы сүгенәләр. Анда алданрак китерелгәннәрне машиналарга төйиләр дә шикелле.

Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (1)
Әмир ӘМИНЕВ. Йолдызак. Повесть (1)

Өйалды ишеген дөбердәттеләр. Рәүф тавышка сискәнеп уянды да, күзләрен уып, әүвәл өй эчен карады, аннан тәрәзәгә күз салды: тышта дөм караңгы, җитмәсә, яңгыр да ява бугай. Яхшы хуҗа этен дә чыгармас мондый көндә кем йөрер икән? Димәк, эше җитди, димәк, Рәүфнең бик кирәге чыккан. Дөбердәтү кабатланды: бу юлы ишекне йодрыклап төйделәр. «Нинди түземсез, дип уйлады Рәүф, – ут чыккан диярсең, килгән кеше, гадәттә, әкрен генә шакый торган иде».

– Ачыгыз! – дигән катгый тавыш яңгырады, Рәүф, чалбарын киеп, аякларына нидер эләктерде дә ишеккә таба атлады.

– Кем?

– Полиция.

– Полиция? Төн уртасында нәрсә кирәк булды данлыклы тәртип сакчыларына?

– Башта ачыгыз, аннары әйтербез.

Рәүфнең хәтереннән яшен тизлеге белән полициягә бәйле булуы ихтимал вакыйгалар тезелеп үтте: кайда, кайчан тәртип бозды икән, төн уртасында артыннан эзләп килерлек булгач? Күпме генә хәтерләргә тырышса да, үзенә шик төшерердәй бернинди дә «эш» таба алмады. Сугышып йөрмәде, урлашмады, кеше өстеннән шикаять язмады, гомере буе закон колы булып көн итте. Мәктәп балалары гына берәр төрле хәл кылмаса? Алай булса, иң беренче чиратта директорга барырлар иде. Хәер, килгәч-килгәч, сәбәбе бардыр, төнлә җил куып йөрмәсләр, димәк, кайсыдыр мәлдә күзләренә чалынган, кайдадыр шик калдырган.

Хатыны уянды, Рәүф сыман борчылмады, халатын киде, бәләкәй караватта йоклаган кызы янына барып, өстенә япты, ишек ягына ымлап:

– Кем? – дип сорады да урынына барып ятты.

– Полиция.

– Полицияме? Сәгать ничә?

Рәүф, кухняга кереп, утны яндырды, күзләрен кысып, стенадагы сәгатькә карады.

– Өч.

– Ач соң, нигә көттерәсең кешене?

Рәүфнең өйалды келәсен ычкындыруы булды, ишек шар ачылып та китте, әйтерсең көчле җил аны тыштан суырып алды. Болдырда бертигез буйлы, өсләренә кап-кара плащ, башларына киң кырлы кара эшләпә кигән 25-30 яшьләр тирәсендәге өч кеше басып тора. Йөзләре бөтенләй ят, берсе дә таныш түгел. «Болар әллә башка планетадан килгән инде», – дип уйлады Рәүф, куркып.

– Юламанов, киен, безнең белән барасың, – диде алда торганы. Сүзләре, мылтыктан аткан шикелле, аерым-аерым һәм хәрбиләрчә катгый яңгырады.

– Кая барам? Сез кемнәр? – Рәүфнең, тамагы кибеп, теле аңкавына ябышты, бөтен тәне буйлап салкын дулкын йөгереп үтте. – Берәрсе белән бутамыйсызмы?

– Баргач күрерсең, ә безнең кем булу сиңа кирәкми. – Алдарак торганы, мөгаен, башлыкларыдыр, кыю атлап өйалдына кергәч, өй ишеген ачып җибәрде. Каршысына чыгып килгән Сәгыйдәне тырма сабы сыман озын кулы белән җиңелчә генә читкә этте дә өй эченә үтте. Икенчесе аның артыннан иярде, өченчесе, өйалды ишеген ачык көе калдырып, тышта сакта калды. Алдан кергәне бала караватын күрде дә, янына килеп, йоклап яткан кызчык өстенә иелде. Озын кулларын артына куйган килеш, нигәдер аңа озак итеп текәлеп карап торды. Бала, аның авыр карашын күтәрә алмый, йөзен җыера, башын боргалый башлагач кына, көянтә кебек бөгелгән гәүдәсен турайтты. Озын плащыннан, итекләреннән идәнгә су акты. Шуннан ул, бөтен гәүдәсе белән борылып, өй эчен күздән кичерде, хром итекләрен шыгырдатып, кухняга үтте.

– Рәүф, кемнәр соң бу бәндәләр? Нәрсә кирәк? Ни эзлиләр? Нигә сорамый-нитми ачтың ишекне?  Хатынның әлеге кешенең кыланышларыннан ис-акылы киткән иде.

– Ничек ачмыйсың? Үзең, ач, дидең лә… Кем белгән?

– Ханым, тынычланыгыз, Юламановка берничә соравыбыз бар, артыннан килдек. Юламанов, сиңа киенергә бер минут вакыт.

– Сорауларыгызны шунда бирегез, нигә аны каядыр алып китәргә? – диде Сәгыйдә.

–Тукта, чынлап та, кая алып китәргә җыенасыз? – Мин беркая да бармыйм. Сез кем? Давай документларыгызны күрсәтегез. Мин –укытучы.

– Безгә сезнең кайда эшләвегез мәгълүм. Нинди документ күрсәтергә?

– Ордер на арест.

– Без үзебез ордер. Ил иминлеген саклаучылар.

Шунда гына башына барып җиткәндәй булды бу төнге «кара карга»ларның – эченнән аларны шулай дип атаган иде – кем булуы. Әйе, болар белән сүз көрәштерүнең мәгънәсе юк. Карышып торсаң тукмаулары, хәтта атып китүләре дә бар. Кушканнарын үтәү хәерле. Гаебең булмагач, нәрсәсенә куркырга? Кая кирәк алып барырлар да сорау алгач кайтарырлар әле.

Рәүф залда утны яндырыйм да киеним дип урыныннан кузгалган гына иде, арттарак торган «кара карга» җәһәт кенә урыныннан кубып, каршысына төшеп: «Кирәкмәс, күренә бит», – диде. Рәүф киенде, сәгатен, кесә телефонын, паспортын алды, озак тотмаслар, тагы нәрсә аласың, дип уйлады да, мин әзер дигәндәй, ишек төбенә килеп басты.

– Ярый, Сәгыйдә, бу – ниндидер аңлашылмаучылык, тикшергәч кайтарырлар. Боларга, – ул «кара карга»ларга ишарәләде, – безнең алда гафу үтенергә туры килер әле. Кулга алырлык бернинди дә гаебем юк. Исән-имин торыгыз.

– Плащыңны йә курткаңны ки, фуражка… – диде Сәгыйдәсе, – ява бит.

Рәүф, плащын, фуражкасын киеп, болдырга чыкты. Дөм караңгы, яңгыр һаман ява. Гаҗәп, күп йортларда ут бар, ишегалларында этләр өрә, ишек-капкалар ачылып ябыла, хатын-кыз сыкранганы, катгый боерыклар ишетелә. Өйалды кыекларына эленгән лампалардан ишегалларына төшкән яктылыкта озын плащлы, киң кырлы эшләпәле кешеләр шәйләнә. Рәүф башта шаккатып карап торды бу төнге күренешләргә, «кара карга»ларның берсе, атла дип, аркасыннан эткәч кенә кузгалды. Димәк, аның гына артыннан килмәгән конвой, авылда аннан башка да берничә сорау бирер кешеләре табылган. Бу нәрсә, утыз җиденче елның кабатлануымы, әллә, сугыш чыгып, демобилизация үткәрүме? Алай дисәң, радио, телевидение аша игълан бирерләр, газеталарга язарлар иде. Ишетмәгән кешеләргә авыл хакимияте хәбәр итәр иде. Бернинди мәгълүмат, боерык, указ булмады, директор да берни дә әйтмәде. Гаҗәп һәм сәер бөтенесе дә.

– Слушай, иптәш, берни дә аңламыйм, нәрсә булды, ә? – Рәүф авылдагы төнге мәхшәргә төшенми, берсе – алдыннан, икенчесе – артыннан, өченчесе уң кулдан атлаган «кара карга»ларның кайсыннан булса да җавап алырына өметләнеп, шулай дип сорарга мәҗбүр булды. – Сугыш чыкмагандыр бит?

Җавап бирмәделәр. «Кара карга»лар эшләпәле башларын, гәүдәләрен уклау йоткандай туры тотып, стройдагы солдатлар шикелле эндәшми генә атлауларын белделәр. Караңгы, ә ялгышмыйлар, роботлар диярсең. Үзеннән өч йорт аша гына яшәгән физкультура укытучысы Галим хатынының чәрелдәгәне, биш яшьлек кызларының буылып елавы ишетелде, кара плащларның укытучыны җилтерәтүләре күренде. Авыл уртасында, Мәдәният сарае, кибет, почта ягында йөк машиналарының утлары күренә, этләр өрә, ачулы сүгенәләр. Анда алданрак китерелгәннәрне машиналарга төйиләр дә шикелле.

Машиналар янына килеп җиттеләр. Кузовларның арты ачылган, менәр өчен кыска тимер баскычлар куелган. Кешеләрне, этә-төртә, кузовка меңгерәләр. Күпләрнең утырасы килми, «Кая алып барасыз, сез кемнәр, ни өчен төнлә эшлисез кара эшегезне?» дип тарткалаша, ирләрен озата килгән хатын-кызлар елаша. Сәгыйдәнең озата чыкмавы дөрес булды, шушы мәхшәрне күрмәве хәерле, ә болай, киттеме – китте, авылдан ул гына булмаган бит (таң аткач беләчәк), кайтарырлар дип, бераз тынычланыр.

Рәүф, карышмый гына, кузовка менде дә, капшана-капшана, ике як борттагы такта эскәмияләрнең берсенә чүгәләде.

Кеше байтак. Күп тә үтми, алдагы машина кузгалды, башкалары аңа иярде. Авылны чыктылар, район үзәгенә барган олы юлга төштеләр. Байтак кына килгәч, сулга борылдылар, димәк, район үзәгенә алып бармыйлар булып чыга. Борылуга асфальт бетте, басу юлы башланды, аннары урман эченнән бардылар. Анысын инде брезент япмага агач ботаклары сугылуыннан, юлның тигез булмавыннан чамаладылар. Бара торгач, Рәүф юнәлешне тәмам югалтты. Таң сызылганда, ниндидер авылга (һәрхәлдә, берничә йорт шәйләнде) туктап, яннарына тагын ике ир-атны мендерделәр. Утырырга урын булмаганлыктан, алар аягүрә басып, бортка тотынып барды. Байтак кына юл үткәч, олырагы Рәүфнең янына кысылып утырды.

Тәмам яктыргач, машинаны, ниһаять, туктаттылар. Жиргә төшсәләр – киң генә яшел тугай. Ямь-яшел үк булмаса да, үлән бөтенләй саргаеп өлгермәгән. Еракта калын урман караеп күренә, урман артында сөзәк тау сыртлары сузылып киткән, елга да шул тирәдә булырга тиеш – салмак кына искән җил дымлы һава алып килә. Озак карап торды бу сихри иркенлекне Рәүф, иректә булса, болай ук сагышланмас та, матурлыгы күренмәс тә иде, мөгаен. Үзенең әлеге хәле табигатьнең шушы иркенлеге каршында тагы да мескен булып тоелды, хәтта башка мондый хозурлыкны күрә алмамдыр, ахры дигән хыянәтчел уй да килде башына…

Кысталышкан ирләргә ни, бортка баскыч терәгәнне дә көтми, җиргә сикерешеп төштеләр дә машинаны уратып бастылар. Кайсылары, тартынып-нитеп тормый, олы йомышын да башкарды. «Нишлисең, хәҗәткә хөҗәт юк. Кая туктарга белгәннәр, хәшәрәтләр, – дип уйлады Рәүф, – ялан кыр уртасы, качу мөмкин түгел, бөтен нәрсә уч төбендәгедәй күренеп тора – яшеренер урын табармын димә». Рәүфнең шулай дип уйлавы булды, алдагы машинада барган егетнең еракта каралып торган урман ягына йөгерүе күренде. Кыю кешеләр бар барыбер дә. Аларның машинасындагы олы гына бер ир, ай, качсын иде, безне кулга алганнарын кирәк җиргә җиткерсен иде, диде, икенчесе, хәзер атып үтерәләр, дип ачынды, өченчесе нигәдер мыскыллы көлде. Тоткыннарның берсен дә танымады Рәүф, авылдашларыннан берәү дә юк: туктаган арада кайдадыр төшереп калдыра барганнар, алар урынына икенчеләрне алганнармы икән?

Ләкин «кара карга»лар тиз килде аңнарына: өч кеше, озын плащ итәкләрен җилфердәтеп, сажиндай эре-эре адымнар белән качкынның артына төште. Шәп йөгерәләр, каһәр, иң кызыгы: стройдагы сыман бер тактта, эшләпәле башларын бертигез туры тоталар, кул селтәүләре дә бертөрле. Качкын ничек кенә шәп йөгермәсен, йөз илле-ике йөз метр арасында куып җиттеләр. Этеп еккач та, егет тиз генә бирешергә теләмәде: җәһәт кенә торды да тегеләр белән сугышырга тотынды. Шәһәрдә берәр төрле секция-фәләндә шөгыльләнгән спортчыдай оста сугышты. Ләкин көчләр тигез түгел иде, төрле яктан ябырылып, конвоирлар аны җиргә екты, кулларына богау салды. Шуннан, җилкәсеннән сөйрәп, аягына бастырдылар, этә-төртә, машинага китереп ыргыттылар. Дүрт йөк машинасында килгән әллә никадәр халык шуны тамаша кылып торды, әмма берсе дә кыю егеткә ярдәмгә бармады. Уйлап карасаң, сакчыларга караганда тоткыннар байтакка күбрәк бит. Араларга теләмәгән хәлдә дә, кайсы кая качарга мөмкин иде. Һәркайсын берәмләп барыбер тотып бетерә алмаслар иде. Менә шундый күңелсез нәтиҗә ясады Рәүф бу вакыйгадан һәм кешеләр арасында бердәмлек булмавына, башкаларның язмышына, димәк, үзләренекенә дә битараф булуына аптырады. Хәер, үзе дә шул хисапта…

Машиналар асфальт юлга төште, байтак кына баргач, тагы басу өстеннән, аннан ташлы юлдан бара башладылар. Туктап та алалар, туктаган арада кемнедер алып калалар, кемнедер өстәп утырталар. Димәк, кемне кая урнаштыру буенча үзләре генә белгән планнары бар. Кузовта канәгатьсезлек, сорау бирү, хәтта таләп итү вакыйгалары булып ала, берәү кычкыра, икенчесе җырлый, күмәкләп аяк дөбердәтәләр, брезент япманы ачарга маташалар. Әмма арттагы өч «кара карга» аларга кысылмый да, тыймый да һәм җавап ишетерлек тә түгел – авызларына су капкан кебек, бер сүз эндәшмиләр.

Рәүф туктаусыз уйлана, мәсьәләнең асылын эзли: кулга алу нигә шулай кинәт, төнлә башкарылды соң әле? Тарих кабатлана икән – утыз җиденче ел вакыйгаларына кире кайтабыз, димәк. Кая алып баралар? Дүрт машинага шыплап тутырылган халык өчен урын да кирәк бит әле. Казарма, лагерь яки төрмә. Ашатырга тиешләр, кирәк булса – медицина ярдәме күрсәтергә, юындырырга. Алар мал түгел, малны да карыйлар. Күпме баралар, бер йотым су биргәннәре дә юк…

Озын юл дәвамында берничә тапкыр кесә телефоны шылтырады – Сәгыйдәсе. Әмма кеше алдында сөйләшәсе килми, шулай да, кабат шылтырагач, җавап бирергә булды – телефон бар өстенә нигә хәсрәткә салырга? Болай да ут йотып утыралар. Аның хәл-әхвәлен, исән-сау икәнен белсә, бик борчылмас иде.

– Әйе.

– Рәүф, син кайда? Нигә трубкаңны алмыйсың? Үзең шылтыратсаң була бит. Кич җитеп килә, син юк та юк. Тиз кайтарырлар, дигән кеше… Хатынының тавышы борчулы. – Бер-бер хәл булдымы әллә?

– Машинада китеп барабыз.

– Кая китеп барасыз? – Хатыны еламсырый башлады. – Кемнәр белән? Авылдан синнән башка әллә никадәр кешене алып киткәннәр бит. Директорны, Галимне, син алар беләнме?

– Юк, мин алар белән түгел. Икенче машинада гына булмасалар. Кая алып барганнарын белмим. Әйтмиләр, Сәгыйдә…

– Ханым, юкка борчыласыз. Юламанов белән бернәрсә дә булмады. Бүтән шылтыратмавыгызны сорыйбыз.

Рәүф телсез калды. Гомердә күрмәгән-ишетмәгән хәл: аның шәхси кесә телефон номерыннан кемдер Сәгыйдәсенә җавап бирә! Димәк, эләктерә алалар дулкынны. Ай, техниканың мөмкинлекләре, мобильнигы да «кара каргалар» карамагында!

– Әйе, ярый, Сәгыйдә, мин исән-сау, бүтән шылтыратма, үзем… Балалар ни хәлдә?

Хатыны аның сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде, арага янә теге тавыш килеп кысылды:

– Сезгә дә шылтыратмаска киңәш итәм, Юламанов.

Берәүләрне төшереп калдыра, алар урынына икенчеләрне төйи-төйи килә торгач, кич белән Рәүфкә дә чират җитте. Озын эскәмиянең очында утырган сакчы, торып, аның җилкәсенә кулын салды да башын селкеде һәм, кузовның арткы ягын ачып, теге тимер баскычны аска төшерде. Йокымсырап килгән Рәүф, оеган гәүдәсен көчкә язып, җиргә төште. Дүрт машина да туктаган, ләкин берсеннән дә бүтән кеше төшмәде, димәк, биредә ялгызын гына калдыралар булып чыга.

Баягы сакчы аның нәкъ үзе сыман карадан киенгән, йөз-кыяфәте, хәрәкәтләре белән үзенең күчермәсе булган берәүгә тапшырды да машинага кире менеп утырды. Баскычны тартып алды, яңа сакчы шарт та шорт кузовны япты. Машиналар ары китте.

Авыл мәктәбенә дә, клубка да охшаган ялгыз бер йорт каршысында торалар иде. Йорт биек, бетон нигездә утыра, башы шифер белән ябылган, анысы иске, яшелләнеп беткән. Өй түбәсендә – кызыл флаг, кыегайган кыска антенна, төбе төшкән сыерчык оясы, аннан хәтта салам, кош йоннары салынып тора. Урам якка өч тәрәзә карый, өчесе дә тимер рәшәткә белән тышланган, төз нарат бүрәнәләрдән салынган, хәзер инде яңгыр, кояш каралткан йорт. Тирә-ягы бакча: карлыган, крыжовник, кура җиләге куаклары күренә, берничә алмагач та бар, ахры. Су мичкәләре, көрәк, сәнәк-тырма, чүп өеме шәйләнә. Әйе, монда торганнар, яшәгәннәр, бәлки, әле дә яшиләрдер.

Пешкән бәрәңгедәй шома йөзле, авызы-борыны кечкенә, ялтыравык күзле, кашсыз, сакал-мыексыз сакчы, уклаудай төз һәм юка гәүдәсен селкетми генә, эшләпәле башын йорт ягына какты, янәсе, атла, килеп җиттең. Рәүф йортны күздән янә бер үткәрде дә өстенә вак таш сибелгән тар сукмактан җай гына атлап китте. Эзенә басып диярлек теге килә. Тез биеклегендәге штакетник кагылган капкадан керделәр. Ишеккә кадәр егерме метр чамасы ара. Кердеңме –бикләндең. Әллә мәңгелеккә, әллә берничә көнгә. Бу – чик, бу – бөҗәк урынына көн итәчәк мескен дөньяга күчерәчәк ара…

Рәүф кинәт кенә яшел яланда качкан кыю егетне исенә төшерде. Кача алмады, ләкин маташып карады бит. Нигә аңа үзен сынап карамаска? Аны өч сакчы куып тотты, ә монда берәү генә. Нишләп ул, кая куалар шунда китеп барган күндәм бозау кебек, үзе теләп дигәндәй бикләнергә тиеш соң әле? Качуы килеп чыкмаган хәлдә дә, шушы йорттан да ары җибәрмәячәкләр, җибәрә алмаячаклар, чөнки машиналары ары китте.

Капкадан өйгә кадәр шулай ук тез биеклеге штакетник кагылган киртә. Тигез итеп, җентекләп, бер аралыкта какканнар. Рәүф шуларны, уңышы җыеп алынган түтәлләрне караган булып тукталды, дөресрәге, игътибарын капыл гына түтәл читендә ут кебек янып утырган йолдызак туктатты. Ул шулкадәр җете, шулкадәр күзнең явын ала, хәтта тере чәчкә икәненә дә ышануы кыен – кәгазьдән кисеп, буяп утыртып куйган сыман. Ә бит көз, тышта хәзер суык, озакламый кар да төшәр. Башка чәчкәләр өшеп сулган, бу һаман бирешми утыра. Гаҗәп!..

Рәүфнең күзе чәчкәдә, үзенең башын туктаусыз бер уй телә: хәзерме, ишек төбенә җиткәчме? Ишеккә җиткәч соң була, мәйдан тарая, сакчы ача да эткәләп-төрткәләп кертеп тә җибәрә. Димәк, шушында, хәзер… Ул күз чите белән генә сакчыга карады да берзаман алга атлады һәм шундук, артына килеп басуына, тегене бар көченә җилкәсе белән этеп җибәрде. Сакчы, әлбәттә, моны көтмәгән иде, әлеге штакетник аша түтәл өстенә мәтәлеп барып төште. Рәүф җәһәт кенә борылды да, кечкенә капканы сикереп чыгып, урам ягына таба йөгерде. Теге аңына килеп, торып басканчы, мөмкин кадәр ераккарак китеп өлгерергә кирәк! Тапталып, мунчала кебек уралып-чорналып яткан, урыны-урыны белән бил тиңентен булган үлән комачаулый, җитмәсә, аяк астындагы җир дә тигез түгел, күрәсең, сазлыграк, шуңа күрә кайбер урыннарны чикерткә кебек сикергәләп үтәргә туры килә. Сөрлегеп тә китә, кыек та баса, әмма бар көенә йөгерүен белә. Ачыклыкны тизрәк үтеп, урман эченә керү кирәк – агачлар арасында «кара карга»ның күзеннән югалу барыбер җиңелрәк булыр.

Ләкин никадәр генә шәп йөгерсә дә – һәрхәлдә, Рәүфнең үзенә шулай тоелды – сакчының куып җитеп килгәнен бөтен тәне белән тойды. Үлән егылганы, кипкән ботакларның шарт та шорт сыну тавышлары якынайганнан-якыная барды. Урман авызындагы ваграк агачларга җиттем дигәндә генә: «Тукта, атам!» – дигән катгый боерык яңгырады. Рәүф агачлар арасына кереп югалса, эләктерүе авырлашасын чамалый иде сакчы.

Нишләргә: туктаргамы, әллә качуны дәвам итәргәме? Туктаса –ябыла, йөгерсә – аркасына пуля эләгеп, шушы үләннәр арасында ятып кала. Урман исә кул сузымында гына. Тик шулчак агач төбенәме, әллә үлән арасында яткан кипкән ботаккамы сөрлегеп барып та төште. Бәлки, «кара карга», куып җитеп, аяк чалгандыр?

Ул үлән арасында селкенерлек тә хәле калмыйча ятканда, сакчы аның янында басып тора иде инде. Рәүф чалкан әйләнде, битараф кына бер-берсен куышып каядыр ашыккан күктәге шомлы кара болытларга текәлде, шуннан карашын «кара карга»га күчерде. Ул шулай ук шомлы, башыннан аягына кадәр карадан киенгәнгәме, әллә астан өскә карагангамы, әлеге болытларның бер өлеше кебек күренде.

Сакчы аны нигәдер ашыктырмады, иректә аз булса да ятып калсын дигәндерме, ачуланып, бер сүз дә әйтмәде – Рәүф тәмам тынычлангач, кулы белән торып басарга ишарәләде дә, плащының аскы сәдәпләрен ычкындырып, бил каешыннан «беләзек» алды, бер боҗрасын аның кулына, икенчесен үзенекенә кидереп бикләп куйды. Гаҗәп, хәле дә бетмәгән, тын алуы да тип-тигез, йөзендә, маңгаенда тир әсәре дә юк, әйтерсең лә бөтенләй йөгермәгән, аның янына очып кына килеп төшкән! Хәтта башындагы эшләпәсе дә кыйшаймаган! Бу нинди бәндәләр? Теге егетне куып тоткан өчәүнең йөгерүен шулай исе китеп карап торган иде, хәзер моның гайре табигый гамәленә тагы гаҗәп калды Рәүф.

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас