Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 февраль , 09:25

Халисә МӨДӘРИСОВА. Соңгы сер. Повесть (6)

Дина көлгән була, ләкин моңсулыгын эченә яшерергә тырышып, хушлашканда яшь тулы күзләрен Мәрдәннең күкрәгенә яшерә.

Халисә МӨДӘРИСОВА. Соңгы сер. Повесть (6)
Халисә МӨДӘРИСОВА. Соңгы сер. Повесть (6)

(Дәвамы.)

* * *
Мәрдән белән Дина арасындагы мәхәббәт кара болыт
баскан күк йөзендә бер балкып, бер яшеренеп йөзгән
ай, танклар таптап үткән, ләкин үлми калган маргариткалар чәчәге өстендәге таңгы чык, яңгырлы таңда ялтйолт килгән аҗаган кебек гаҗәп оялчан да, самими да,
бар булмышны бөтереп алырлык көчле дә, бәллүр кебек
саф та иде. Мәрдән бу баш җуярлык мәхәббәт белән 
мөлдерәмә тулды. Биниһая ышаныч белән үзенә кара-
ган зур яшел күзләр дөньясында калды, бу минутларда
алар арасында сугыш та, милләт тә, сәясәт тә, дин дә,
тел аермасы да – берни дә юк иде.
Зифа буйлы кыр кәҗәсе кебек җитез, бар булмышы наз,
үзенә тартып торучы көч һәм шул ук вакытта куян баласы
шикелле куркак, калтырап, киеренкелек белән тулы буйсынлы Дина бар дөньяны, бу шәфкатьсез чынбарлыкны
оныттырып, Мәрдәнне үзенә тартты.
Хатын-кызның булмышыннан шактый хәбәрдар булган,
хәтта гаилә корып яшәп караган Мәрдән өчен Динага
булган тартылу бөтенләй икенче, көтелмәгәнчә, баш
әйләндергеч, аңны томаларлык, барлык дөньяны оныт-
тырырлык көч белән тулы иде.
Дина да эш арасында аның ягына күз сала, ул да алар
арасында урнашкан бу күзгә күренмичә бер-берсен тар-
тып торган җеп белән бәйле икәннәрен аңлый. Күзләре
Мәрдәннеке белән очрашса, куырылып, югалып, куркып
кала, тик шулай да ниндидер җиңә алмаслык, биниһая
зур көч аны да Мәрдәнгә тарта.
Җәйге көннәрнең иң кызу мәлендә Мәрдән юынып алу
теләге белән буа буена төште, ул чишенеп киемнәрен яр
буена куйды, инде суга чумарга дип торганда гына куак
артында су дулкынлануын күреп, сагаеп калды. Анда
Дина кулларын җәеп, чалкан ятып дулкыннар кочагында
иркәләнеп, су өстендә тибрәлә иде.
Мәрдәннең башына кайнар дулкын бәрелде, йөрәге
күкрәк читлегеннән чыгардай булып кага башлады, ул
акрын, сиздермичә генә йөзеп килеп, Динаны кочагына
алды. Дина куркып китте, ләкин Мәрдәнне күреп тыныч-
ланды һәм күндәм генә аның кочагына сыенды.


* * *
– Яратам, сезнеңчә ничек була? – дип сорый Дина. –
“Я-ра-там”, – була.
– Матурсың син, – ди Мәрдән Динага.
– Ташлама мине, – ди моңсу гына Дина.
“Я-ра-там” – дип кабатлый тагын ул.
– Мин синсез яши алмыйм, – ди Дина.
– Син яшәргә, яшәргә, һәм бик озак яшәргә тиеш, – дип
җавап бирә Мәрдән.
– Син зур кош, – ди Дина Мәрдәнгә.
– Ә син чабак, – ди Мәрдән, – көмеш балык. Зур кош
кечкенә көмеш чабакны менә шулай эләктереп ала
һәм менә шулай ашап бетерә, – дип Динага ташла-
на. Кочагына ала, алар көлә-көлә киемнәре белән суга мәтәләләр.
Җәйләрдән соң дымлы диңгез җиле Германия җиренә
елак көзләр китерде, тирә‑як таушалган, чагу төсләрен
югалткан карт хатынга охшап калды.
Казарма тәрәзәсенә сугып яуган кара яңгыр Мәрдәнгә
туган якларын, кочагына авылын сыендырып утырган ка-
енлы тауларын, Кибән сыртны, Биек арка үрләрен исенә
төшерде, күз алдына туган йорты, ап-ак мич буенда
тәмле тәбикмәк пешереп торучы әнкәсе килде, колагына
тәрәз пыяласына чиртеп чакыручы миләш тәлгәше тавы-
шы ишетелде.
– Сагынасыңмы, брат, – дип дәште аңа напарнигы
Вася. – Озакладык бугай шул без чит җирләрдә, мин дә
сагынам үземнең туган Борисовоны. Мичтә томиться
иткән кайнар борщ, ыслы чучка салолары төшләргә ке-
реп йөдәтә. Олеся да көтәдер инде, “сине көтәм, кияүгә
чыкмыйм”, ди иде, хәзер сугыштан кайткан фраерлар
– геройлар күбәядер инде, берәр козгын тибеп алмаса.
Бүтән частьлардан кайтып китеп торалар, безне менә ни
өчендер оныттылар. Кызлар монда да бар инде ул, тик
немкалар бит – дошманнар, хатын-кызны болай да ирнең
иң беренче дошманы, диләр, ә болар – икеләтә дошман
инде алар. Иоганн картның Динасы чибәр кыз да, куркы-
та. Якын барсаң, әллә ни булыр. Синең яктан күзен дә
алмый. Синең дә аны күрү белән күзләрең май ашаган
песи кебек ялтырап-ялтырап китә. Кара аны, штабистлар
сизеп калмасыннар.
Салкын, юеш яңгырлары, диңгез якларыннан үтәдәнүтә искән җилләре белән кыш та үтеп китте.
Апрель аеның таңында Дина малай тапты. Аңа
Александр дип исем куштылар. Бу хәл Мәрдәнне
әллә нинди аңлатып бетерәлмәс уйларга салды, баш
әйләндергеч катлаулы халәтләр эчендә калдырды. Ул –
ата, ул – икеләтә ата, беренче улы Барый урынына әле
биләүдә иреннәрен кыймылдатып, әнисенең күкрәген
эзләп, зәп-зәңгәр күзләрен бер ачып, бер йомып, йодрык
хәтле тере җан иясе – аның булмышын, нәселен дәвам
итүче – баласы ята. Һәм ул “дошман” дип аталган хатыннан, димәк “дошман” карынында яралган аның орлыгы.
Аның бер кисәге.
Әллә нинди икеле уйлар эчендә йөзде ул Дина янына
килгәндә. Тик балага бер күз салу белән, аның иреннәре
белән әнисенең имчәгенә терәлеп чәпелдәтеп имә башлавын күрү белән, бармаклары белән сабыйның кызыл,
җылы битенә орыну белән бу төерчекнең никадәр якын,
никадәр үз икәнен бар җаны-тәне белән тойды.


* * *
…Көннәр, айлар үтә торды. Мәрдән башкаларга
сиздермәскә тырышып, Дина белән улына ашарга ташыды, паегын бүлеште, мөмкинчелек
булган саен ачлы-туклы яшәүче Иоганн гаиләсенә онын-ярмасын, шикәр, тушенкасын юнәштергәләде.
Тик без капчыкта ятмый шул. Мәрдәннең, совет
солдатының тәртибе хакында сигнал комендатурага барып ирешкән иде инде. Ыспай киенгән, яхшылап кырынгач зәңгәрләнеп торган ач яңагыннан одеколон исләре
аңкыган, кыр сумкасын таккан лейтенант Мәрдәнне эзләп килеп керде.
Алар арасында сөйләшү казарманың Кызыл почмак
дип аталган бер бүлмәчегендә күзгә-күз карашып үтте.
– Нәрсә, солдат? Ирек туйдырдымы әллә, трибунал кирәкме сиңа? Немкалар кызыксындырамы, әллә
киресенчә, немкаларны син кызыксындырасыңмы?
Нәрсә обещать итәләр? Бәлки вербовка хакында ук хыялланалардыр ул фашист токымнары. Ә син шулар кармагына эләгүгә шатсыңмы? – Һәм башкалар, һәм башкалар. Сөйләшү озак һәм күңелсез булды.
Соңыннан ялтыр лейтенант: “Хәзергә “бывай”, тик очрашу соңгысы түгел”, – дип кузгалды. Бу инде турыдан-туры
янау иде. Мәрдәнне авыр уйлар чолгап алды. Сугышны
үтеп, күпме югалтулар, авырлыкларны җиңеп, инде
кечкенә бәхет күзе ачыла дигәндә башка күсәк белән суккан кебек булды аңа.
Бигрәк тә Дина һәм улы өчен хафаланды ул. Аның үзенә
янаган куркыныч ул кадәр түгел. Динаны – дошман агенты,
совет солдатларын вербовать итәргә тәгаенләнгән элемент дип гаепләргә һәм улы Александрдан аерып, әллә
кайда, лагерьларга җибәрергә, хәтта бу болганчык чорда
үлем җәзасына да хөкем итәргә дә мөмкиннәр. Ул төн буе
йоклый алмады: нәрсә эшләргә? Ничек бу хәлдән котылырга, кая барырга, кайда яшерергә аларны? Беркайда
да, берничек тә котылу, ычкыну юлын күрмәде ул.
Тик Мәрдәннең дә, Дина белән улының да бәхет йолдызлары әле сүнмәгән, ашар ашлары, эчәр сулары бетмәгән икән.
Лейтенант кайтыр юлында, шартламый калган минага
эләгеп, машинасы белән көле күккә очкан. Бу хәлдән соң
Мәрдәнне беркем де бимазаламады, әллә аның хәлен
бары шушы лейтенант белгән булып, кәгазьләре янгач,
эз калмады. Әллә башка сәбәпләрдәндер, аңа кагылучы кеше булмады.
Дина белән Мәрдән арасындагы мөнәсәбәт үз җаена
төште, яшьлек, мәхәббәт үзенекен итте. Очрашкан минутлар алар өчен тормышларының иң матур мизгелләре
иде. Александр да ел үсәсен көн үсә, матур, йомры,
ап-ак шалкан кебек малай булып ныгып килә. Мәрдән
күрешкәндә улын сөеп туялмый. Аңа агачтан юынып
үзенчә уенчыклар ясап алып килә. Дина көлгән була,
ләкин моңсулыгын эченә яшерергә тырышып, хушлашканда яшь тулы күзләрен Мәрдәннең күкрәгенә яшерә.

(Дәвамы бар.)

И. Нигъмәтҗанов рәсеме.

Халисә МӨДӘРИСОВА. Соңгы сер. Повесть (6)
Халисә МӨДӘРИСОВА. Соңгы сер. Повесть (6)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас