Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 февраль , 21:26

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Капка төбендә

Ире кыйнап телсез итте. Өч баласы белән ташлап, Эстәрлетамакта бер марҗага фатир керде.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Капка төбендә
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Капка төбендә

Авылга ялга кайттым. Унбер ел йөреп (өч срок!) полковник дәрәҗәсе алдым. Докторлык диссертациясен тәмамлап, шуны яклауны оештырып йөрим. Военкоматтан абый яшәгән йортка кайтып киләм. Капка төбендә әни белән тагын ике әби утыра. Исәнләшәм. Әни:

– Менә кайтты көткән кешегез.

Карыйм җентекләп. Берсе башкорт авылы Йомагуҗадан. Исеме белән дәшәм.

– И-и, Минсылу әби, син бит бу? Исәнме?

Ике кулын суза исәнләшергә:

– Рәхмәт төшкере бала! Таныды бит әле ул.

– Соң сине танымыйча. Син бит миңа җиңги тиешле әби.

Әнинең сул ягында утырган икенче әби телгә килә:

– Минсылуны таныгач, син мине дә таны инде!

Карыйм, таныйм.

– Син бит Әхмәт Хафиз бабайның карчыгы Минекамал әби.

– Аллага шөкер! Озак еллар күрми торган Зәки таныгач яшибез икән әле. Рәхмәт төшкере!

Минсылу әби:

– Кыштан ук мондагы энем һадига әйтеп куйдым: Лотфулланың төпчек улы әфисәр Зәки кайтса, машинаңны җибәреп мине алдыр. Күрәсем килә шул баланы.

Елмайган чем кара күзләрен миңа теки:

– Минем тәүге ирем Гатаулла, синең әтиең белән бертуган бит. Егерме икенче елны Эстәрлетамакта бандитлар үтерде аны. Милитсиядә эшли иде.

 

– Ничек яшисең, Минсылу әби?

– И-и, Зәки улым! Яшим инде шунда. Синнән бер яшькә бәләкәй Фәридә исемле кызым бар бит. Шуңарда яшим. Ире кыйнап телсез итте. Өч баласы белән ташлап, Эстәрлетамакта бер марҗага фатир керде. Шул кызымда хәзер.

– Ә улың Марат кайда?

– Маратмы?

– Әййе.

– Авылда Марат. Калхузда төнге караулда тора. Үзеннән унөч яшькә олы бер карчыкка йортка керде. Кара эчү белән эчә Марат энең. Шул әби белән яши. Көн-төн эчә!

– И-их, малай! Бик шәп укый иде бит ул мин Куганакта укытканда.

– Шәп иде шул. Юкка чыкты. Авылдан өч малай, авыл янында нифт бораулаган вышкада эшләделәр үсеп җиткәч. Шуларга ияреп китте. Шуларга ияреп авылдан чыгып киттеләр. Теге икесе һаман шул нифтедә, читтә эшләп йөриләр. Эчкән өчен кудылар Маратны эшеннән. Көн-төн шул үзеннән яшькә олы башкорт карчыгында эчеп ята инде.

– Ә абыйсы бар иде бит.

– Анысы әйбәт. Комбайнда, тракторда эшли. Әйбәт итеп йорт салды. Дүрт баласы бар. Хатыны Куганак кызы. Үзебезнең татардан. Бик әйбәт киленем.

Бераз сүзсез утырабыз. Минекамал әбидән сорыйм:

– Син Минекамал әби кемдә яшисең?

– Тәлгать исемле улымда. Элекке синең картәтиең Зәйнетдин бабай урынында, тыкрык эчендә бит безнең йорт. Ышкулда завхуз улым. Эчми, тартмый. Киленем күршедәге Самат кызы. Әйбәт бала. Бик карый мине. Хафиз бабаң үлгәнгә утыз җиде ел тулды бүген. Егерме икенче елны башкортларның командиры Әхмәтзәки үз кулы белән илле камчы сугып, төнгелеккә Шакир мәгъзүмнең таш келәтендә бикләп куйган бит аны. Хафиз бабаң Эстәрлебаш авыл Сәүитенең иң беренче халык сайлап куйган рәисе бит ул…

– Беләм мин ул турыда.

– Бик әйбәт белгәч. Шул кыйналудан ул мескен гомере буена авыру булып калды бит, урамнан барган җирдән бумасы тотып һушын югалтып егылып ята иде. Кырык җидедә, калхуз келәтләрен төнлә каравыллый иде, шуннан кайтканда һушын җуеп сулы канауга егылып сәгатьтән артык, яктырганчы шунда суда яткан. Үпкәләренә суык тигән нык итеп. Үлде унике көн яткач…

– Хөкүмәт ярдәм итәме сезнең гаиләгә?

– Каян итсен инде. Ул хөкүмәт башындагылар, Кадыйров Хафизның рәис булганлыгына дакументларыгыз юк, диләр. Улым йөреп шаһитлардан Хафиз бабаңның рәис булганлыгына күрсәтмәләрен яздырып миңа пинсия юллап караган иде. ЗАГСлары юк бит, дип бирмәделәр.

Бераз сүзсез уйланып утырабыз. Әни миннән сорый:

– Улым! Карале, анау ялгыз каен яланында бер самахут комбайн бодай ура. Күрәсеңме?

– Күрәм.

– Миңа шулай күренәме, әллә дөресме. Карале, шул камбайнның уты яна шикелле.

Ялгыз каен кыры авылдан өч чакрым чамасы. Карыйм – шул комбайнның фарасы яна. Комбайнчы нилектәндер көндез дә яндырган көенә бодай ура.

– Яна уты! Дөрес әйтәсең, әни. Сиңа бит сиксән алты яшь – ерактагыны да күрәсең икән.

Уң кулының очлайтып бөккән бармаклары белән бераз авырттырып минем бөергә төртә:

– Күз тидер тагын әнкәңә. Күз тимәсен, тфү-тфү дип төкер читкә.

– Тфү-тфү! Әниемә улының күзе тимәсен.

Елмаялар әбиләр…

Бу 1981 елның август ае иде. Әнигә сиксән алты, Минсылу әбигә сиксән бер, Минекамал әбигә җитмеш тугыз яшь иде шул елны. Инде өчесе дә күптән гүр ияләре…

 

Автор фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас