(Дәвамы.)
Кинәт Мәрдәннең күз алды караңгыланды, күз алдына
улы – Барые килеп басты, солдатны әйтерсең алыштырдылар. Менә хәзер, шушы минутта аның улын – Барыен
фашист үтерде, фашист һәлак итте. Аның аңы томалан-
ды. Күзләрен кан басты, зиһене чуалды, бүгенге белән
кичәге буталды, үлем белән яшәү урыннарын алыштырды. Ул әйтерсең икенче бер дөньяга күчте. Аның
аңында бары тик бер генә максат иде: бу сабыйларның
гомерен өзгән фашистны ул дөмектерергә, җир йөзеннән
юк итәргә, изәргә, бетерергә тиеш, шуны эшләмәсә, бу
дөньяда яши алмаячак.
Бәрәңге бакчасы артындагы сай гына инешне ничек
сикереп чыкканын да, күпме ара йөгергәнен, күпме җир
үтүен дә сизмәде. Урманга таба йөгерешкән фашистларны гына күрә иде.
Менә алар: солдат күлмәкләрен терсәгенә хәтле
күтәреп ураган, каты табанлы озын итекләр белән туган ил туфрагын таптап, дөньяны канга батырып, басып,
изеп, пычратып йөрүче хәшәрәтләр. Берәү, икәү, өчәү.
Мәрдән пулясыннан алар җиргә каплана бара, тагын,
тагын берәү калды. Тик патроннар беткән иде. Фашист
та артка борылып, эшнең нидә икәнен тиз абайлады.
Пистолетын Мәрдәнгә төбәп ата‑ата чигенә. Берәү, икәү,
өчәү… Хәзер бетерәм мин бу акылын җуйган урысны,
дип уйлады немец. Тик аның да пистолетында патроны
беткән иде. Дошманнар бер-берсенә карап туктап калдылар. Ике көч – ике дөньяга сыя алмаслык нәфрәт дулкыны электр разряды шикелле алар арасында яшьнәп
үтте. Алар бу минутта ике ерткычны хәтерләтәләр иде.
Мәрдәннең алдында бары тик бу яшел күзләр, усаллыктан чалшайган авыз, агарган йөз, һәм ни өчендер уң як
каш өстендә борчак зурлыгыдай миңе генә күренде. Әгәр
аның пистолетында пуля булса, ул һичшиксез нәкъ шул
миңенә генә утыртыр иде.
– Син, хайван, бала җанын алучы Газраил, беттең син,
– дип ни өчендер акрын гына пышылдады Мәрдән. Ул
юлбарыс сыгылмалылыгы белән гитлерчыга якынлаша
башлады. Кинәт немецның йөзе үзгәреп китте.
– Юк, мин түгел. Мин асмадым пацанны. Аларны Ганс
белән Уберт үтерде. Син аларны аттың инде. Мин балаларга каршы сугышмыйм. Мин репортер, газетага язучы,
мин гаепле түгел, – дип, урыс телен вата-кыра сөйләнә
башлады ул чигенә-чигенә. Ни өчендер бу минутта
фашистның бар усаллыгы тыны чыккан шар шикелле,
югала бара иде.
– Минем үземнең гаилә бар, мин балаларга каршы сугышмыйм, минем үземнең балалар өчәү. Мин – репортер.
– Әгәр репортер икәнсең, син нигә безнең балаларны асып, аналарын үтереп, фотога төшереп, газетага
бирәсең, фашист. Кабахәт, канэчкеч!
Мәрдән кыргый песи кебек кинәт дошманына ташланды
һәм хәнҗәрен бугазына батырды. Немец бер-ике секундка тораташтай басып торды. Аннары чалгы белән чапкан
үлән кебек җиргә шуып төште. Нәрсәдер әйтергә теләде,
тик тавыш урынына бугазыннан гылт-гылт итеп кан ургылды. Ул ямь-яшел күзләрен күккә төбәп, гаҗәпләнеп калды. Уң як каш өстендәге кара миңе ике тапкыр дертләп
алды да тынды.
* * *
…Сугыш бетте, сугыш бетте, сугыш бетте! Бөтен дөнья
җиңү шатлыгыннан канатланган, хисләр ташкан, башлар
әйләнгән, күңелләр иләсләнгән чак. Тирә-яктагы бөтен
нәрсә матур, бар кеше якын, кадерле, туган кебек күренә.
Күңелдә әйтерсең караңгы, куркыныч тоннельгә кереп бик озак адашып, аяусыз ерткыч белән көрәшеп,
аның үңәченнән алып, канлы күзләрен чокып, үлемечле
тешләрен җимереп, шул ерткычны җиңеп, үтереп кояш
яктысына, һавага, азатлыкка чыккандагы шикелле иләс
хисләр иде. Кайтырга вакыт җитеп килә кебек. Туган-үскән якларга, үз җиркәемә…
Кемнәрдер ата-ана янына ашкына, кемнәрдер сөйгән
ярларга, кемнәрдер – балаларга. Ә Мәрдән кемгә? Кем
көтә Мәрдәнне анда?
Сугыш авырлыкларыннан бирешеп, сукраеп, кайгы
өстенә кайгы кичереп, гүр куенына кереп киткән газиз анасы кабере, шул кабер белән янәшә тагын бер кечкенәсе
– газиз улы – Барые кабере, Илсөяр кабере?
Юк, аны илендә көтүче кеше юк. Көтсә, шул кадакланган тәрәзәле, бикле ишекле, иске өе генә инде. Тик барыбер туган як тарта. Туган туфрак әйди.
* * *
…Немец Иоганн картның гаиләсендә хатыны Клара, тумыштан гарип, коляскада утыручы егерме җиде яшьлек
улы Эрнест, оныклары – яшүсмер игезәкләр Себастьян
һәм Карл яши. Алар барысы да эшкә яраклы дип
исәпләнәләр.
Аларның җаваплылыгында – мал карау, сыер саву, сарай чистарту, хуҗалыкны тәртиптә тоту. Мәрдән белән
Вася сәгать дүрттән аларны эшкә килеп ала, карап
эшләтәләр, җитештерелгән продукцияне әрәм-шәрәм
итми, казнага тапшыралар. Тәртип монда каты. Ни дисәң
дә инде, җиңү килсә дә, тирә-якта һаман-һаман пулемет
тавышлары, анда-санда урман арасында шартлау-атыш
ишетелгәләп тора. Солдатлар үзләрен җиңүче итеп тойсалар да, элекке дошман җирләрендә икәнлекләрен
онытмыйлар. Монда һәр яктан куркыныч яный. Җирле
халык арасында төрле кеше бар икәнен бер минутка да
истән чыгарырга тиеш түгелләр. Комендатурада һәр немец кешесе исәптә. Һәр хуторда, һәр йортта ничә кеше,
кем яшәгәне барысына да билгеле.
Немецларның хезмәте авыр булса да, алар үзләренең
җиңелүчеләр икәнлекләрен аңлыйлар, шуңа да баш
иеп, ризасызлык белдермәскә тырышып иртәдән-кичкә
чаклы хезмәт итәләр. Бигрәк тә яшь, әле буыннары катып бетмәгән Себастьян белән Карлга авырга туры килә.
Электр станциясе еш сафтан чыкканлыктан, күп нәрсә
кул көче белән эшләнә. Малайлар сөт савыша, авыр
чиләкләрне сөт бакларына ташып торалар, сыерларны
бәйлиләр, ычкындыралар, тазарталар, кирәк чакта ашаталар, көтүгә куалар, алып кайталар.
Мәрдәннең карашы малайларның күзләре белән
очрашканда ул аларда яшерен ерткыч усаллыгы күреп
кала. Бигрәк тә Себастьян усал бүре баласына охшап
тора. Ә беркөнне бер чиләк сөтне бак янына күтәреп
алып килеп куйгач, беркем дә күрми дип уйлап, ул сөт
чиләгенә төкерде. Шул минутта Васяның затвор тавышы ишетелде. Ярый әле Мәрдән якын иде, ул яшен
тизлегендә сакчының автоматын читкә каерды. Кыска
пулемет очереды чиләк белән бакны кыеп алды, җиргә
атылып сөт чаптырды.
– Син нәрсә, малай гына бит әле ул, акылы юк.
– Малай түгел, шакал ул, фашист, – дип усаллашып
җавап бирде солдат.
– Ашыкма, өлгерерсең, чын фашист әнә урманда ата,
патроныңны сакла.
Ул арада фрау Клара атылып килеп Себастьянны кочагына алып, читкә, ышыккарак алып китте. Бу вакыйгадан
соң Иоганн да, Клара да Мәрдәнгә үзләренең коткаручыларына караган шикеллерәк рәхмәт белән карый башладылар. Тик Себастьян гына барыбер күңеле төбендәге
дошманлыгын яшерә алмады.
Вакытын туры китереп икәүдән-икәү генә калганда, Мәрдән аңа русчалап‑немецчалап халык мәкален
аңлатырга тырышты: “Коега төкермә – суын үзең
эчәрсең”. Себастьян аңладымы, юкмы моны, тик бераз
гына холкын тыйды кебек.
Кырык бишенче елның яңгырлы июль таңында Мәрдән
һәрвакыттагыдан алдарак уянып, иртән эшчеләрен алырга китте. Иоганн карт йорты, сугыш үтүгә карамастан,
пөхтә итеп киртәләп алынган, алма бакчасы уртасында
утыра, таштан салынган йорт кызыл черепица белән
ябылган, ул әйтерсең кызыл шәлен ябынган яшь хатын
яңгыр астында моңаеп сөйгәнен көтә. Снаряд, мина ярчыклары тигән жирләре сизелеп торса да, пөхтә хуҗалар
яшәгәне күренеп тора.
Таң беленеп килә, ләкин әле бик иртә, ә бәлки көн болытлыгамы, төн акрын чигенә.
Соңгы вакытта юньләп йоклый алмый иде Мәрдән.
Туган якны сагыну хисләре, югалту газаплары әрнетәме
аны, күңеле тыныч түгел. Бүген ул иртәләгән иде. Өй
түрендә бүлмәдә ут янса да, капка эчтән эленгән,
хуҗалар әле келәне ачмаганнар. Мәрдән шакып тормады, тәбәнәк кенә койма аша җәһәт кенә ихатага сикереп
төште. Овчарка Генри абалап тимер сеткага ыргылды.
Хуҗалар белән беркадәр уртак тел тапса да, менә Генри
белән Мәрдән һич кенә дуслаша алмады. “Фашист” дип
уйлап куйды Мәрдән эт хакында. Аркада мылтык бар,
тик эт булса да җан иясе, тик торганнан кан коясы килми Мәрдәннең. Ул тышкы ишек янына килеп кыңгырауга
басарга теләп кулын күтәрү булды, шул минутта кинәт
ишек ачылды. Ишектән чыккан япь-яшь, уналты-унҗиде
яшьләрдә булыр, ямь-яшел күзле, җитен чәчле, зифа
буйлы, искиткеч матур кыз Мәрдәннең кочагында калды.
– О-о-о, – дип улап җибәрде ишек катында торган фрау
Клара. – Nein, nein, үтенеп сорыйм, зинһар харап итмәгез,
дип такмаклап еларга кереште ул.
Ул арада йөзе ап-ак булып агарган Иоганн күренде,
Мәрдән беренче тапкыр бу карт немецның күзләрендә
чын-чынлап курку күрде.
– Гафу итегез, гер солдат, ул минем оныгым – Дина. Ул
ятим. Әти‑әниләре сугышта үлде. Ул әле бик яшь, аңа нибары уналты гына. Зинһар, харап итмәгез, комендатурага
җиткермәгез, үтенеп сорыйбыз.
Алар икесе дә тезләнеп Мәрдәннең аякларыннан, кулларыннан үбеп ялварып елый башладылар.
Чыннан да комендатурада исәптә булмаган кешене
гаиләдә яшереп тоту чын мәгънәсендә зур гаеп иде. Һәм
моның өчен тиешле җәза бирелергә мөмкин. Сугышның
үз кануннары, үз законнары.
Ә кыз исә болан баласы кебек калтыранып, ишек
яңагына сыенган, йөзе агарган, күзләренә курку, хафа, ялвару тулган. Мәрдән бу хәлгә ничек тә үз бәясен бирергә
белми, аптырап торды. Иоганн карт тагын бер немецча,
бер русча вата‑җимерә аңлатырга кереште.
– Яшь әле ул, жәлләдек. Авыр эштән ватылыр, солдатлар рәнҗетер, дип курыктык. Тентүләр булганда сарайда, печән астында, бочка эчләрендә, подвалда иске
әйберләр астына яшердек, гер солдат, нәрсә телисез
шуны алыгыз, тик харап кына итә күрмәгез, – дип ялвардылар алар.
Ул арада урамга Себастьян белән Карл да килеп чыкты,
гаиләләренә нинди хәвеф янаганын аңлау, курку аларга
да күчте.
– Шнель, тиз-тиз эшкә җыеныгыз! Эшкә! – диде Мәрдән
катгый гына. – Шнель, кызыгыз өйгә керсен!
Немецлар дәррәү өйгә кереп, тиз‑тиз генә әзерләнеп
эшкә җыендылар.
Гаилә көн буе башын иеп сүзсез генә эшләде дә
эшләде. Хәтта шул ук Себастьян да бер генә кыек эш тә
эшләмәде. Нәрсә эшләргә, дип көн буе уйланды Мәрдән.
Комендатурага әйтсә, боларны, һичшиксез, җәза көтә.
Сорау алулар, төпченүләр, төрмә, лагерь...
Ә кыз яшь, шундый матур, немкалар арасында да
шундый гүзәл зат булыр икән дип уйлады Мәрдән.
Алар, гадәттә, җирән чәчле, соры, төссез күзле, кызыл
чырайлы, озын борынлы, такта гәүдәле була. Ә Дина
киресенчә, соры ефәк чәчле, зур ямь-яшел күзле, кара
кашлы, озын кара сөрмәле керфекле, урта буйлы, йомры гына матур кыз. Тикмәгә яшермәгән Иоганн оныгын,
дип уйлады Мәрдән. Күзләре ничектер таныш кебек, кайдадыр күргән кебек ул шундый күзләрне. Хәер, дөньяда
охшаш күзләр беткәнмени!
Бу көн дә, икенчесе дә, өченчесе дә үтеп китте. Тик бу
гаиләгә афәт янау һич кенә дә кимемәде.
Мәрдәннең башында да уйлар өермәсе бөтерелде.
Әгәр кирәкле җиргә җиткермәсә, аның үзен дә яшереп
калдырауда гаепләргә мөмкиннәр, әгәр җиткерсә, бу
гаиләне бәхетсезлек көтә.
Карт анасының шәүләсе, бу дөньяга килеп тә яшел
үләнне рәхәтләнеп таптап йөри алмаган, гүр куенына
кергән улы, лапас өрлегенә асылган белорус малае,
урамга тузанга “гөрс” итеп барып төшкән сабый гәүдәсе
– барысы да Мәрдәннең күз алдыннан ялтлап үтте.
Каһәр суккан сугыш, дип уйлады ул, хәшәрәт Гитлер,
бар дөньяны кайгы, үлемгә күмү генә түгел, үз халкын, үз
кешеләрен дә нинди аяныч хәлгә калдырды.
Тентүләр, анда-санда совет солдатларына һаман почмак артыннан, урман арасыннан атулардан соң оештырылган облавалар еш булып торды. Беркайда да
теркәлмәгән, бернинди дә документы булмаган Динаның
иртәме-соңмы тотылу ихтималы ачык иде.
Бер караганда: “Нигә жәллим әле мин бу немецларны, барыбер безнең өчен дошман инде алар, сугышны
алар башлады, миллионлаган халыкларны җир йөзеннән
кырды, күпме кешеләрнең бәхетен җимерде, гомерләрен
өзде. Гади кеше булса да, Иоганн, аның гаиләсе, аның
кебек үк башка гап-гади немецлар сугышка каршы чыкмадылар. Нигә алар үзләренең хаин Гитлерларын туктата
алмадылар? Нигә үз өннәрендә үк бумадылар үзләренең
аҗдаһаларын?” – дип уйлады Мәрдән.
Икенче караганда: “Ни гаебе бар инде бу шәлперәгән
немец карты белән немец карчыгының, инвалид уллары һәм яшь кенә оныкларының. Алар да бит сугыштан үзләренең җәзаларын тулысынча алганнар. Иоганн
белән Клараның улы, килене, оныкларының әти-әнисе
сугышта һәлак булган”, – дип, үз-үзенә каршы төште.
Күп тә үтми бу вакыйга үзеннән-үзе чишелде дә куйды.
Хәрби комендатура заданиесе белән жирле һәм эш
урыннарындагы халыкның төгәл санын алып комендатурага тапшырырга кирәк булды. Бу халыкны азык-төлек
белән тәэмин итү өчен дә бик кирәкле иде, сәясәткә
кагылышлы башка максатлары да бар. Халык санын
алуга немецларны эшләтүче солдатлар да зур ярдәм
күрсәттеләр. Менә нәкъ шушы исемлеккә Динаның исемен дә кертеп җибәрү иң ансат юл иде. Һәм ул җиңел
эшләнде, беркем сизмәде дә.
Мәрдән кичтән Иоганнарга китте. Шакуга шомланып
кына ишек ачылды. Дина ялт итеп шкаф артына посты.
Фрау Клара тиз‑тиз йөгерткәләп кофе кебегрәк нәрсә
кайнатып алды, Иоганн икенче бүлмәдән графин белән
эчемлек чыгарды.
– Солдат әфәнде, рәхим итегез, шнапс, – диде һәм
бәләкәй генә рюмкаларга эчемлек койды.
Мәрдән эчеп куйды, артыннан алма капты. Иоганн тагын салды, үзе дә бераз гына йотып куйды.
– Дина яшь, әти-әнисе сугышта үлде, улыбыз нацист
түгел иде, ул – журналист иде. Гитлер – капут! – диде
Иоганн.
– Яхшы, – диде Мәрдән, немецчаны яхшы гына “сукалый” белә иде инде ул.
– Дина иртәгә фермага эшкә чыксын, башка яшеренеп
ятмасын, ул рәсми исемлеккә кертелгән, курыкмасын, –
диде дә чыгып китте.
(Дәвамы бар.)
И. Нигъмәтҗанов рәсеме.