(Дәвамы.)
Өегезне төртеп аударганчы чыксын, дим мин сиңа.
– Мәрдәннең түзәр тәкате калмаган иде.
Өй эчендә чыш-пыш, елау китте.
Ишек ачылды, бусагадан озын ак күлмәктә, аягы
йөзенә чаклы кара чәчләре дулкынланып төшкән чан-
дыр гәүдәле, ак йөзле, бик кадерле, бик якын, шул ук
вакытта ниндидер бик чит тә, чиркангыч хис тә тудыр
ган Илсөяр чыгып ишек яңагына сөялде.
Аны күрү белән буып ыргытырга әзер булган
Мәрдән телсез калды. Элекке Илсөяр белән хәзерге
Илсөяр арасында җир белән күк арасы иде. Йөзе апак булып суырылган, бит очлары гадәти булмаганча тимгелле‑тимгелле, кызыл күзләре эчкә баткан,
иреннәре кара көйгән. Янып-уйнап торган күзләрендә
нур әсәре калмаган.
– Гафу итәлсәң ит, мине, Мәрдән, итәлмәсәң,
үпкәм юк, – диде акрын гына Илсөяр. – Баланың,
Барыемның үлемендә минем зәррә хәтле дә гаебем
юк, дефтериттән вафат булды улым, күз нурым, котка-
рып кала алмадым. Күп балалар авылда шулай үлде.
Былтыргы кыш аяусыз булды, аяктан екты, синнән кара
хәбәр дә шул чакта килде. Баланы күмдем, өметемне
өздем, ачлыктан шешендек, әнкәйгә кайтып егылдым.
– Ә Фәтхи? Бәлки сине Фәтхи коткарып калганга
исәнсеңдер, нигә үзең үлмәдең? Нигә минем улымны
саклап калалмадың? Фәтхи кочагы кайнар идеме? Аның
майлы иреннәре туендырдымы? Их, Илсөяр!!! Мин иң
авыр минутларда да, үлем белән күзгә-күз карашканда
да “сез” дип Газраил тырнагыннан котылып, үлемнең
үзен бугазладым, сезгә кайтам, сезне кочаклыйм,
сезнең белән бергә булам дип, мең җәһәннәмнән коты-
лып калалдым, нәрсә эшләттең син мине, Илсөяр, ни
эшләттең, үтердең бит син мине, улыбызны гына түгел,
минем җанымны да үтердең син!
– “Кара” кәгазең килгәч, мин сине инде кайтмассың
дип уйладым, улымны – Барыемны да югалттым, хәер,
хәзер инде мин үземне дә югалттым, – диде Илсөяр
ишетелер
‑ишетелмәс кенә. – Ә Фәтхи, Фәтхи – беркем
дә түгел миңа, ул минем өчен юк кеше. Батып баручы
кеше саламга ябышкан кебек, бер мизгел генә булды
ул. Улыма, Барыйга файда итәлмәсме дип кенә мин ан-
нан ярдәм сорадым, ә ул үзенчә аңлады.
– Аңлады… Нык аңлаттымы? Аңладыңмы соң? –
диде Мәрдән ысылдап.
Мәрдән Илсөярнең кап-кара толымын йодрыгына
эләктерде. Илсөяр ыңгырашып, артка тайпылды, авы-
зыннан гырылдык ишетелде, ирен читеннән ак яңагына
кызыл тасма булып кан саркып төште. Мәрдән куркып
китте, үзен кулга алып, Илсөярнең толымын җибәрде,
Илсөяр чайкалып, ишек яңагына сөялде, күзләрен йом-
ды:
– Борчылма, син гаепле түгел монда, инде берничә
атна йөткергәндә тамактан кан килә, – диде ул, ел-
маерга тырышып. – Врачлар үтәр диләр, үтмәс, үзем
беләм үтмәсен. Гафу ит мине, Мәрдән, каһәр суксын бу
сугышны! Бәхил бул!
Ул арада Илсөярнең әнисе ишекне ачып:
– Җибәр, җибәр, нишләвең бу, кул күтәрмә хәл
өстендә яткан балама, гафу итәсем юк, гаепле түгел
кызым, каһәр суккан сугыш гаепле, тынычлап җан
бирергә ирек бир кызыма, мөртәт! Кеше каны калмаган
икән синең дә сугыш гарасатында. Үзең генә ут эчендә
йөрисең дип уйлама, монда без дә тәмуг эчендә. –
Карчык Мәрдәнне этеп җибәреп, ишекне ябып эчтән
ишеккә аркылы күгән салды.
Мәрдән Фәтхине атмады. Һичшиксез атар иде, һәм
үзен дә трибунал көтәр иде, ләкин поездда очраган
чегән хатыны чыннан да барысын да күреп, белеп тор-
ган икән. Шуңа да ул яхшылыкка – яхшылык белән кот-
карган: бер биштәр ризыгын урлап таю урынына ниндидер җаен туры китереп револьверын алып ыргыткан
Мәрдәннең. Хәзер генә барысын да аңлады Мәрдән.
Атмады, ләкин җаен туры китереп бик каты кыйнады
ул Фәтхине. Җан ачуы белән изде аны. Канга батып,
мескенгә әйләнгәнче, аяк астында шуышып ялынган-
чы дөмбәсләде. Бусы сугыш утында йөрүче бар ирләр
исеменнән дә дип, җан җиренә кизәнептереп типте дә,
өстенә төкереп китеп барды.
Отпуск дигәне тиз үтте, ләкин авыр вакыйгалар белән
тулы булды. Бер атнадан Илсөяр үлде. Гәүдәсен улы
Барые кырына җирләде Мәрдән, алар яныннан чирле
әнкәсе үзенә урын калдыруны сорады. “Инде озак тор-
мам бу дөньяда, оныгым янында сине сугыштан көтеп
алу җиңелрәк булыр”, – диде ул…
* * *
…– Картатай, сугышны телевизордан күрсәтәләр бит,
шулаймы ул? – дип сорый Диана.
– Кызым, мин ул фильмнарны карый алмыйм, сезнеңчә
әйтсәк, ул – ерунда! Сугыш фильмнарга караганда йөзәр,
меңәр тапкыр хәтәррәк һәм куркынычрак, сезгә андый
нәрсәне күрергә язмасын.
– Шуннан, картатай, шуннан, сөйлә инде тагын. Аннан
соң нинди хәлләр булды?
– Хәзер, кызым, әзрәк хәл алыйм инде. Яңа чәй
җылытчы әле, чәй үтсә, хәл кереп китә.
Мәрдән күзләрен йомып тынып ятты.
…Маршал Александр Василевский җитәкчелегендәге
3нче Белоруссия фронты һәм Балтыйк Флотына
Көнчыгыш Пруссия операциясе барышында Кенигсберг
группировкасын да юк итү, шәһәр белән крепостьне алу
заданиесе дә куелган иде.
Фашист ныгытмалары әкияти җанвар оясы, дию өне
шикелле җиңеп булалмаслык крепостьне хәтерләтә иде.
Бихисап көч, техника сугышчылар белән ныгытылган
озайлы оборонага исәпләнгән цитадель Гитлер өчен
соңгы ышаныч-өмет булса, совет гаскәрләре өчен бу
җиңү Берлинга туры юл булачак.
Шәһәрне алу өчен дүрт көн барган аяусыз артиллерия
һәм һава һөҗүмнәре тукталып тормады. Менә шушы
бөек кыйралышта бәләкәй генә җанына бар дөньяны,
бөтен җиһанны, аның бар ләззәтләрен, газапларын,
кайгы-шатлыкларын, матурлыгын, өмет‑ышанычларын
сыйдырган Мәрдән атлы солдат та окоп туфрагына сые-
нып ята иде.
Бу һөҗүмнәр җир белән күкне бергә тоташтырды,
әйтерсең Җәбраил фәрештә иңеп, сур боргысын өрде
һәм җирнең өсте аска килде, күкләр ишелеп төште, кояш
югалды, хәтта тын алырга һава үзе дә бетә шикелле.
Ниһаять, 1945нче елның 6нчы апрелендә төньяктан
һәм көньяктан совет гаскәрләре берьюлы һөҗүмгә
күчтеләр. Сугыш пехота, танк, орудиеләр ярдәмендә
шәһәрнең һәр урамы, тыкрыгы, һәр йорты өчен барды.
Фашист солдатлары белән берлектә коралланган җирле
халык та аяусыз каршылык күрсәтте.
Ләкин, ниһаять, 9нчы апрель көнне крепость өстенә ак
флаг эленде.
Кенигсберг тезләнде, фашизм оясы һәм аның плац-
дармы, ышанычы булган Көнчыгыш Пруссия совет
сугышчысының аяк астына егылды. Бу инде Берлинга,
ниһаять, юл ачык икәнен күрсәтә иде.
* * *
…Дина, Дина, яшел хәтфә үлән шикелле яшел күзле,
җәйге йомшак кылган төсле йомшак, сары чәчле, суда
чумып уйнап йөргән көмеш балык кебек җитез, болан ба-
ласы шикелле өркүчән, әйтеп бетергесез якын, жәл һәм
кадерле җан иясе.
Нәрсәдән башланды соң әле бер законга сыймый, буйсынмый торган, ләкин үзләре өчен изгеләрдән дә изге
бөек мәхәббәтләре?
Анда-монда сазлыкларда торып калган каршылык
күрсәтүче вак немец төркемнәрен исәпкә алмаганда,
Кенигсберг тирәсендә һәм Көнчыгыш Пруссиядә тынычлык урнашкан иде. Хәрбиләрне һәм җирле халыкны
азык-төлек белән тәэмин итү, ачка үтермәү өчен яз, җәй
иң җаваплы вакыт.
Хәрби комендатуралар халыкка кагылышлы бурычларны эшләп халыкны таныштырдылар. Монда азыктөлек программасы да, өйләрен югалткан немец халкын
урнаштыру, аларны тәгаенләнгән норма буенча азыктөлек белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү,
тәртипләрен контрольдә тоту, шул ук вакытта, совет
солдатларының да рухи һәм мораль тәртибенең ныклыгы, җирле халыкка карата совет солдатлары ягыннан тәртип нормасы, халык санын алу, болар һәм башка
кагыйдәләр бар иде.
Апрель аеннан җирле халык белән берлектә язгы чәчүгә
әзерлек башланды, шул ук вакытта таралып, югалып,
беткән сыер малларын бергә хуторларга җыю, бозауларын коткарып калу, хәтсез күтәрелгән, чәчеп үстерелгән
үләндә герман җирендә немец сыерларын көтү, аларны вакытында саву, сөт азыкларын әрәм-шәрәм итми,
кирәкле җиргә тапшыруны оештыру да совет солдатларына, шул исәптән авыл егете – гомер буе мал асрап
яшәгән Мәрдәнгә дә йөкләтелде. Биш елга якын винтовка
күтәреп сугышып йөргән Мәрдәнгә – Берлинны алу дәрте
белән янган сугышчыга бу хәл мәзәгрәк тә булды-булуын.
Ләкин приказ – приказ иде.
– Берлинны сезсез дә алырлар, – диде политрук – монда, күптән түгел генә дошман оясы булган территориядә,
тыныч тормыш кору, немецларны шуңа өйрәтү, эшләтү
җиңел булмас. Курыкмагыз, Берлин өстенә байрак элү
белән, сезне дә монда озак тотмаслар, кулларыгыз тыныч хезмәт эшенә өйрәнә торсын.
Кенигсбергның хәрби комендатурасы шәһәрдән җиде
чакрымда гына – Нойхаузен дигән бистәдә урнашкан иде.
Мәрдән белән Вася исемле боецка шушы бистәдән
ерак түгел, буасы һәм кечкенә тегермәне булган, Иоганн
исемле немец картының хуторында эш оештырырга задание бирделәр. Үлән инде аяк астында шактый ныгыган. Анда-монда таралган, адашып, кырда бозаулап ядрә
шартлауларыннан куркып, теге-бу битләүдә, агач-куаклар
арасында өркеп йөргән малларны җыеп алу җиңел булмады, билгеле. Ләкин Мәрдән, авыл малае, малларның
гадәтләрен белгәнгәме, бер атна дигәндә унбишләп сыер
малын җыеп, Иоганн картның өеннән ерак түгел, бер ягы
бомба төшеп җимерелгән мал сараен, аннан-моннан кадаклап сыер, бозауларны бергә туплый алдылар.
Ләкин бу әле ярты эш кенә иде. Тирә-якта урнашкан
хәрбиләргә дә, җирле халыкка да ачка үлмәс өчен ашарга кирәк. Чәчү яңа башлана, солдат паегын барысына да бүлеп җиткереп булмый. Җан асрар өчен сөт, эремчек кирәк.
Малкайлар нәселле, сөтле, итле. Сугыш гарасаты үтүгә
карамастан, якты яшел көтүлекләр Польша чикләренә
чаклы барып тоташа. Якындагы су тегермәне буасында ниндидер хикмәт белән тере калган үрдәкләр, кошкорт йөзә. Тирә-якка карасаң, үзеңне нәкъ туган як болыннарындагыча хис итәсең, туган якта үлән яңа гына
яшел хәтфә булып калка булыр, ә монда инде үлән
аяк йөзен күмә. Андагы ястык-ястык болытлар да нәкъ
үзебездәгечә, тик нидер барыбер ят, чит икәнен сиздерә:
җил башкачаракмы, кошлар башкачарак сайрыйлармы, һавада дулкын-дулкын борынга килеп бәрелгән хуш
исләр икенче төрлерәкме, нәрсәдер барыбер безнеңчә түгел.
Менә тегермән буасы янындагы куакларда ниндидер
кош сайрады. Тик ул нигәдер чит телдә, аңлаешсыз
телдә сайраган шикелле тоелды. Менә су өстендәге кыр
үрдәкләре камышка, ояларына чумды, алар, ни өчендер,
бала елаган тавыш чыгарган кебек булды.
Мәрдән ике кулы белән колакларын томалады. Юк, ул
гомердә дә бу тавышны оныта алмас инде. Бу онытыла
торган тавыш түгел.
* * *
Разведка Белоруссиянең бәләкәй генә бер хуторына дистәләгән немец солдатының партизаннарны
эзәрлекләп килеп кергәннәре турында хәбәр җиткерде.
Мәрдәннәрнең группасына хуторны сизмәстән һәм кинәт
азат иту заданиесе йөкләтелде. Бинокль аша көндезге
эсседә немец солдатларының өсләрен салып кызынулары, су сибешүләре, өстәл тирәсендә кунак булып утырулары күренде. Ә бер читтә ике солдат күкрәгенә яшь баласын кыскан анадан кызып-кызып допрос ала. Өстәрәк
лапас тәрәзәсеннән тугыз-ун яшьләрдәге малайның моны
карап торганы күренә. Менә исерек, җиңнәрен сызганган
фашист ананың яшь баласын кулыннан каерып алып
читкә, түтәлләр өстенә ыргытты. Бала чырылдап елап
җибәрде. Бала елаганын авыр кичерүчән Мәрдәннең баш
миенә бар булган бахыр балаларның да елау тавышы кереп тулган кебек булды. Ул автоматын кысып командирга
карады. “Иртәрәк әле” дигәнне аңлатты командирның күз карашы.
Ана балага ташланды, тик исерек солдат хатынны сугып екты һәм типкәли башлады, аннары баланы ботыннан күтәреп алып, читән аша урамга томырды. Яшь бала
лап итеп барып төште дә тынып калды.
Лапас башындагы малай кинәт сикереп төшеп, дүрт
япьле тимер сәнәкне җан ачуы белән фашистның аркасына батырды. Чучка суйгандагы тавышлар чыгарып,
немец җиргә гөрселдәде. Моны һич көтмәгән берничә
солдат малайны типкәләп, лапаска өстерәп алып кереп
киттеләр. Ана алар артыннан йөгерде. Һөҗүмгә ташланырга команда яңгырады. Йөгереп килеп җиткәндә, фашист солдатлары да атыша‑атыша чигенәләр иде инде.
Мәрдән белән өч боец бәрәңге бакчасы аша ихатага
бәреп керделәр. Ихатада җәйге агартылган мич өстендәге
чуенда берни дә булмагандай бәрәңге кайный, янында
ак самовардан пар бөркелә, өстәл өсте генә самогон,
азык калдыклары белән тулган. Тып-тыныч, әйтерсең
берни булмаган. Өй янындагы миләш ботагында немец
фотоаппаратының чехолы бауда тирбәлеп тора. Тирәякта җан әсәре юк. Берничә солдат өйгә бәреп керделәр.
Өй буш. Бик сәер тынлык иде бу.
Мәрдән эчке киеренкелек белән ниндидер шом тойды. Ул йөгереп барып ярым ачык лапас ишеген ачты.
Йә, Алла, лапас ишеге төбендә аркасы шыр канда
хатын-кыз гәүдәсе аунап ята. Аның каршысында лапас
өрлегендә тугыз яшьләр тирәсендәге малай асып куелган. Зәп-зәңгәр күзләре кабакларыннан чыгардай булып киерелгән, сап-сары чәчләре үтәли җилгә тибрәлә.
“Саша, кис бауны”, – дип, кычкырып җибәрде Мәрдән һәм
йөгереп килеп малайның гәүдәсен күтәреп алды. Бауны
кисүгә малайның ак муены табигый булмаганча кинәт иелеп иягенә төште. Әле ныгып та җитмәгән нечкә генә ак
муен ватылган курчак шикелле сынган иде.
Бу вәхшәтнең коточкыч имәнечлеге дә нәкъ менә
шушы гадәтилек белән беррәттән, ягъни агартылган
мич өстендә пешеп утырган бәрәңге исе, кайнап утырган самавыр пары, тирә-яктагы күзне камаштырырлык
якты яшеллеге белән беррәттән, бары тик үз җирен, үз
гаиләсен саклап калырга тырышучы бу гөрләп торган
язгы табигать кочагында, яшел чирәм өстендә үлем каршылаган гөнаһсыз кешеләрнең җансыз гәүдәләре иде.
(Дәвамы бар.)
И. Нигъмәтҗанов рәсеме.